Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДУСТЫМ ТУРЫНДА ИСТӘЛЕК

Рәссам Лотфулла Фәттаховны уйлаган чагымда күз алдыма еракта калган. әмма онытуы мөмкин булмаган малай вакытларыбыз, сугыш алды еллары килеп баса. Безнең класс малайлары «Яшь ленинчы* газетасында шигырьләр, хикәяләр бастыргалыйлар иде. Көннәрдән бер көнне безгә Горький өлкәсе Анда авылыннан хат килеп төште- Лотфулла дигән малай безнең класста укырга тели икән Хәер, бу малай моңа кадәр дә безгә яхшы таныш иде инде аның «Канлы юллар» исемле хикәясе пионер газетасының ике санында басылып. һәммәбеэгә нык тәэсир иткән иде Кече яшьтән атасыз-анасыз калган Лотфулла әнә шул рәвешле безнең сабакташыбыз булып китте. Казанга ул җәяү килгән иде һәм бар мөлкәте — өстенә кигән киеме иде Баштарак ул класста йоклады, ашарына да без генә китерә идек. Аның нинди хәлдә икәнен өйдәгеләргә кайтып сөйләгәч, безнең әни ул малайны алып кайтырга кушты Шуннан инде Лотфулла бездә яши башлады Без аның белән бик тиз дуслашып киттек. Бергәләшеп рәсем ясыйбыз, мәктәптәге рәсем түгәрәгенә йөрибез. Яраткан укытучыбыз Габдрахман абый Свиргузин безне әлеге түгәрәктә күп нәрсәгә өйрәтте Мәктәптә шагыйрь Һади Такташ оештырган әдәбият түгәрәге дә эшләп килә иде Лотфулла ул түгәрәкләрнең икесенә дә бик теләп йөрде. Өстәвенә әле бик рәхәтләнеп «Әдәбиятчы* дигән стена газетасын чыгаруга да катнаша — рәсемнәр ясый, мәкаләләр яза иде. (Ул чакны матур гына язып килгән егетнең тора-бара әдәбиятка күңеле сүрелүенә әле бүген дә җан сыкрый (Берьюлы ике түгәрәккә йөрү аның укуына һичбер зыян китермәде, болай ул ярыйсы гына укый иде Ярыйсы гына диюемнең сәбәбе: Лотфулла дәрестә җавап биргәндә әүвәл бераз сузыбрак, мишәрчәләтеп сөйли, укучылар тыела алмый көлә иде. Баштарак Лотфулланың җавапларын тулаем аңласа бары аның якташы, биология укытучысы Богданов абый гына аңлагандыр Хәер, егетебез тиз арада «казанча» сөйләшергә ейренөп китте. Озакламый рәсем түгереге белен генә канәгатьләнеп каласыбыз килми башлады, күбрәк эшләргә хыялландык. Чын-чынлап рәссам булырга иде безнең исәп! Шуннан без студиягә йөри башладык Анда без карандаш, сангина һәм күмер белән ныклап торып эш итәргә өйрәндек. Скульптурадан күчереп рәсем ясау кулыбызны ныгытты. Моның белән генә чикләнмичә, табигатькә дә чыга идек, урамда кешеләрнең сурәтләрен гәүдәләндерә идек Кесәбездә һәрвакыт кечерәк кенә альбом булыр, очраган бер нәрсәне рәсемгә төшерер идек. Акварель белән эш итүнең дә серенә төшендек. Әгәр без элек аны кәгазьгә майлы буяу шикелле калын һәм күп итеп сыласак, шуның нәтиҗәсендә буяуларыбыз җиз самовар кебек ялтырап торган булса, хәзер инде рәсемнәребездә акварель белән эшләү техникасына хас билгеләр сизелә башлады, ягъни буяуны мөмкин кадәр юкарак салып, төсләрнең аермачык күренүенә ирешә торган булдык. Рәсем ясау культурабыз нык күтәрелде. Укытучы биргән темага үзебез дә төрле композицияләр уйлап чыгарырга өйрәндек. 1934 елның көзендә «Яшь ленинчы» газетасы. мәгариф Халык Комиссариаты белән берлектә, иң яхшы рәсемгә конкурс игълан итте. Лотфулла белән без дә утызлап рәсем җибәрдек Конкурс йомгаклангач, аның нәтиҗәләренә багышлап «Пионер* каләме» журналы махсус мәкалә бастырды. «Яшь рәссамнар иҗаты» дигән мәкаләдә С. Әхмәтова безнең икебез турында күңелгә ятышлы сүзләр әйтеп үткән иде. Лотфулла эшләреннән бигрәк тә А С. Пушкин әсәрләренә. Котов- скийның батырлыгын күрсәтүгә һәм иптәшләренең көндәлек тормышын чагылдыруга багышланган рәсемнәр уңай бәяләнгән иде. Әлбәттә, кимчелекләребез дә әйтелгән иде. Әлеге мәкаләдә фоторәсемнәребез дә басылгач. безнең инде түбәбез күккә тиде. Шуннан соң пионер газетасында һәм журналында рәсемнәребез чыга торган булды Өлкән яшьтәге рәссамнар һәм язучылар белән танышып киттек. Әлеге конкурска чаклы ук «Яшь ленинчы» газетасының рәссамы Александр Полуев графика, штрих, цинкографиянең нәрсә икәнен әйбәтләп төшендереп, безне эшкә ейретөп азапланган иде. Сөнгать техникумы тәмамлаган тора-бара зур шаР Сәнгать гыирь булып киткән Нури ага Арсланов «Пионер каләме»ндә эшли, ул безнең белән һәрвакыт бик ягымлы сөйләште Журналның редакторы Ләбиб Гыйльми иде Көннәрдән бер көнне Балалар культура йортына очрашуга Хәсән абый Туфан килде һәм бик дәртләнеп бала-чагаларга шигырь укыды Мәшһүр шагыйрьне беренче күрүебез иде Аның мәһабәт гәүдәсе дә, тубал кебек чәче дә. күзен кысыбрак елмаеп сөйләшүе дә күңелебезгә бик хуш килде, күрәсең,— альбомнарыбызга Хәсән абыйның портретын ясадык 1935 елның язында шәһәр күләмендә балалар иҗатына багышланган күргәэмә-кон курс уздырдылар Лотфулла белән без анда скульптура һәм акварель эшләребезне тәкъдим иттек Икебез дә бүләккә лаек табылдык — безгә рәсем ясау өчен альбомнар, акварель буяулар, сынлы сәнгатькә багышланган китаплар бирделәр Шул ук елда безне Казанның сәнгать училищесына да кабул иттеләр. Димәк, хыялыбыз тормышка ашты дигән сүз! Дәһшәтле сугыш алды еллары Безнең ил ныклы сынауларга әзерләнә Фин сугышы башлангач, без. бишенче курстан унлап егет военкоматка юнәлдек һәм фронтка җибәрүләрен үтендек Военком хәтле военком безне хәрби типография училищесына язылырга үгетләде Тик андый нәрсәгә генә риза булабызмы соң! Өлкән яшьләрдәге полковник, сугышның ни икәнен яхшы белгәнгә безне кызганып гаризаларыбызны дүрт мәртәбә кире кайтарды. Ләкин без яшь идек, бирешергә һич исәбебез юк иде 1940 елның гыйнварында үз дигәнебезгә ирештек Кече командирлар хәзерли торган полк мәктәбендә укыган чагын әле дә яхшы хәтерлим Лотфулланың башында буденовка, өстендә шинель, аягына обмотка урап ботинка кигән, аркасына мылтык аскан Озак та үтмәде, безне төрле якка — аны көнбатыш чик буена, мине Саратовка җибәрделәр Сугыш) Дәһшәтле сугыш. Бөек Ватан сугышы. . Лотфулла хезмәт иткән Кызыл Байрак орденлы 86 нчы укчы дивизия ул чагында Бресттан бераз төньяктарак. Цехановеи шәһәре I ирәсенә урнашкан иде Совинформбюроның беренче тапшыруында ук ул шәһәрнең дошманга калганын хәбәр иттеләр Дустым шунда ятып калгандыр сыман тоелды Ә 1946 елның язында Лотфулладан хәбәр килеп төшә исән икән, сау икән. Будапешт шәһәрендә икән) Демобилизацияләнеп, Казанга кай’ып төшкәч тә, ул әле янә оч ел чамасы бездә торды Бәләкәй бүлмәдә мольберт куярга урын булмаганлыктан. мин караватта. Лотфулла сандык өстендә эшләп маташтык. Шулай да сугышта узган вакытны кире кайтарырга иде исәп «Авылда 9 майны бәйрәм итү» (1947) дигән картина герчә дустымның зур уңышы дип саналмаса да. аның әле киндергә буяу төшерүне бөтенләй үк онытып бетермәгәнлеген исбатлады Нәкышнең кануннарына туры китереп рәссам шактый катлаулы композиция корган һәм сурәтләрне болай оста гына төшерүгә ирешкән иде Зур күләмле хезмәт буларак ярыйсы гына килеп чыкты болай үзе. Әмма шулай да бу әле рәссамның сугышка бәйле рәвештә авыл темасына якынлашуы буларак кына бәяләнергә тиеш иде . 1948 ел — рәссамга зур уңыш китергән ел булды: «Туган ил турында җыр» картинасын Мәскәүдә әувәл РСФСР күләмендә аннан соң СССР хәрби көчләренең 30 еллыгына багышланган Бөтенсоюз күргәзмәсендә күрсәттеләр Чит җирләр панорамасы Калкурак җирдә безнең солдатлар ята Эңгер-меңгер Хәйран оста язылган алтынсу-кызгылт-сары күк йөзе Туган илне сагынып җыр җырлыйлар. Әлеге картина игътибар үзәгендә булды Аны мактап ничаклы җылы сүзләр әйтелде) Тора-бара Лотфулла Жиңү темасына багышлап янә дә бер картина язды Анысын ул «Дуслык истәлеге» (1949) дип атады Совет солдатлары белән чехларның Прага Кремле янында фотога төшеп торган чагын тасвирлый рәссам Татарстанның 30 еллыгы якынлашкан бер дәвердә Лотфулла белән икебезгә «В И Ленинның Татарстан АССР оешу декретына кул куюы» (1950) картинасын язарга тапшырдылар Зур бер дәрт белән, бик тырышып эшләдек Этюдларны В И Ленинның Кремльдәге кабинетында язып алып кайттык Әлеге хезмәтебез зур-зур күогәэмәләргә куелды, аның өчен үзебезне СССРның Дәүләт премиясе белән бүләкләделәр Лотфулла — авыл малае, һәм ул гомере буена авылга тугры булып кала килде Иген игүчеләрне әйбәт белә, кеше таный иде Жә- нынтәнен кызганмыйча «Игеннәр өлгерде» (1952) исемле картина иҗат итте Аның өчен этюдларны Арча районындагы Кече авылына барып язды, картинасын Калинин өлкәсендәге иҗат йортында очлады. Лотфулланың хезмәт темасына багышланган һәм кояш тулы, шатлык тулы картинасы 1952 елгы күргәзмәнең түрендә булды Дустымның хезмәтенә чыннан да сокланмый чара юк иде биеклеге ике метрга якын (190 см). киңлеге нәкъ оч метр арым (350 см) тәшкил иткән шундый эур киндерне ике айдан чак кына артыграк вакыт эчендә очлады да куйды бит) Авыл темасын дәвам итү максатыннан, рәссам Кече Кабан авылына барып чыга, анда аны селекционер Н А Гусев чакырган була Рәссамның бу юлы авылда күргәннәре «Күчме лаборатория» (1954) дигән киң күләмле гүзәл картинага кереп урнаша Автор әлеге әсәрен фәнгә таянып авыл җирендә икмәк үстерүчеләрнең хезмәтен тасвирлауга багышлый Аның бөтен иҗатында да авыл темасы төп урынны алып тора, аеруча көчле яңгырый, таланты шунда ныклап ачыла Рәссамның авыл тормышына, иген игүчеләргә багышланган әсәрләрендә хезмәт кешесенә олы мәхәббәт чагыла. Моны Лотфулланың күп эшләрендә күрергә мөмкин. Әйтик. «Табигатьне үзгәртүчеләр» (1949). «Яшьлек* (1955). «Сабантуй* (1957), -Тынгысыз яшьлек» (1958). -Яңа буралар» (1959). «Тургайлар- (1959) «Райком секретареның эш көне» (1961), «Шәһәрдән кайталар» (1964). «Юллар-юллар» (1974) һәм «Сабантуйдан кайту» (1979) кебек әсәрләре белән ул татар авылына мәдхия җырлаучы зур оста буларак мәшһүрлек казанды Халык бәйрәмен күрсәткән «Сабантуй»— якты һәм гүзәл әсәр Биредә милли колорит та, кешеләрнең характерлары да. җилнең исеп куюы да. агач ябалдашларының җилгә тибрәнүе дә. яшеллек дөньясы да, кояш нурында коенган мәйдан да гаҗәеп дәрәҗәдә оста сурәтләнгән. Үзенә кирәкле, ярардай күренешне, сюжетны Лотфулла тормыштан, гап-гади вакыйгалардан тотып ала белә иде Аның күзәтүчәнлегенә еш кына хәйран кала торган идем. Бер көзне шулай Лотфулла белән икәү Вышний Волочек янында басуга чыктык Баш өстебездә куе кара болытлар актарыла, куәтле җил безне чишендерергә азаплана Мин болытларны рәсемгә төшерәм. дустым исә минем сурәтне ясап маташа. Басудан кайткач, әлеге рәсемен зурайтып ясаган иде, ни күзем белән күрим — җил йолкыган плащка зифа буйлы кызны төрендергән дә куйган башындагы яулыгы белән нәзек аяклары гына күренә! Рәссамның үткен күзе нинди күренешне сайлап алган бит! Аннары инде әсәргә киң күләмле фон бирү — Идел, пристань, зур төзелешкә китүченең чемоданын ясап кую — рәссам өчен әллә ни кыен түгел иде Егет белән кызның саубуллашуы, яшьлек романтикасы әнә шулай олы бер картинаны «Тынгысыз яшьлек» (1958) әсәрен китереп чыгарды. Натураны күрә белү «Яңа буралар- исемле киндердә дә үзеч сиздерә Бервакыт шулай икәүләшеп Лотфулланың туган авылы Андага барып чыктык. Авыл карга күмелгән. Зәмһәрир суыгында буяуларыбыз ташка әйләнсә дә. ничек тә язарга тырышабыз Каралты- кура арасында анда-монда алтынсу яңа буралар күренгәли иде Өлкәннәр яшьләргә башка чыгарга булыша, өй җиткерергә булыша. Лотфулла шунда беренче этюдларын алды: бураны ясап куйды, аның янына җемелдәп торган хәтта әле кояшта уттай балкыган бүрәнәләрне төшерде. Бураучы балта осталарының да сурәтләрен ясады. Киндеренә төп герой булырдай затны да тапты — озын буйлы, Терәк дигән абзый бик рәхәтләнеп позировать итте. Без аңардан — Мондый сәер исем каян килде сезгә? — дип сорагач, Идрис ага көлде генә: — Мине әүвәл Совет властеның терәге дип йөриләр иде, әнә шуннан калган кушамат ул...— диде. Ватан сугышыннан соң һәр авыл яңарды диярлек. Тыныч тормышка аяк басуның әнә шул чагылышын Лотфулла рәссам буларак күрә белде һәм ышандырырлык итеп тасвирлап бирде Кышкы күренешне дә зәвык белән гәүдәләндерде. Менә ни сәбәпле «Яңа буралар»— аның иң әйбәт әсәрләреннән санала Сугыштан соңгы елларда без А. М. Горький музееның гаҗәеп уңган һәм булган директоры М. Н. Елизарова белән таныштык Ул безне музейга хезмәт итәргә дә күндерде Егерме елдан артык вакыт эчендә Лотфулла музей өчен шактый гына иҗат итеп өлгерде; гәрчә ул әсәрләр күләм ягыннан алай артык зур булмасалар да. рәссам аларда Алексей Пешковны һәм Казандагы әдәби хәрәкәткә катнашкан башка шәхесләрне гәүдәләндерде. Рәссамның тарихка мөнәсәбәте китапка рәсем эшләүдә дә үзен нык сиздерә. Әйтик, 50 нче елларда ул К. Нәҗминең «Язгы җилләр» романына рәсемнәр ясады. Шунда Мулланур Вахитовның чыгыш ясаган чагын тасвирла! ан иде. Еллар узгач, ул моңа яңадан әйләнеп кайтты һәм ялкынлы революционер образын осталык белән гәүдәләндерде «Мулланур Вахитов портреты» 1964 елны «Зур Идел» зонасының беренче күргәзмәсендә күрсәтелде. Сугышта Лотфулла фашистларга әсир төшеп, тоткынлыкта яшәүнең ни икәнен үз җилкәсендә татыган кеше. Шунда алган тойгыларын киндергә төшергәч, «Яшәү көче. Тиздән азатлык килә» дигән картина туа. «Совет властенең беренче көннәре» (1967) әсәре авторның элегрәк иҗат иткән «9 май» картинасына аваздаш революция уяткан татар авылы крестьяны кулында кызыл әләм җилферди. Байрак тоткан хезмәт кешесе рәссамның графикасында да матур чагыла. Зур күләмле әсәрләр белән параллель рәвештә Лотфулла кечерәк күләмле, гаять дәрәҗәдә тормышчан картина-новеллалар да иҗат итте. Менә алар «Әни күрмәгәндә». «Көч биреп утыралар». «Язгы бер көндә» һәм «Булыша, имеш». Рәссамның үткен күзе бохарны да тормышның үзеннән эләктереп алган: язгы су эченә кереп баскан хыялый малай дөньясын онытып уйнап ята; хоккей җене кагылган җыен ыбыр-чыбыр койма башына менеп кунаклаган; кыз балалар тротуарга уйнарга чыкканнар аларга язгы кояш елмая; Лотфулла үзе палитрага буяулар кысып чыгарган арада аңа булышу йөзеннән киндерен чуарлап маташучы — аның үз улы Рәшит (соңыннан ул да әтисе профессиясен сайлады) Бу эшләрнең һәркайсы — рәссамның табышы. Алар аның зур күләмле төп әсәрләрен тулыландыралар сыман. Лотфулла гомере буена үзенең кыйбла- сыне тугры кала килде: нәкыш өлкәсендә һичбер вакыт «мөгез чыгару» юлына басмады; гәрчә үз халкының гореф-гадәтләрен һәм тормышчан традицияләрен яратса да, алар алдында баш исә дә. искелекне яклап мәдхия җырламады; заман сулышын абайлап, бүгенге көн таләпләренә тәңгәл килердәй әсәрләр иҗат итте. Рәссамның колачы киң иде, ул китап графикасына да шактый зур өлеш кертте Мәсәлән, рус әдәбияты классикларыннан Л Толстойның «Хаҗи Морат» повестена. Шәрык классикасыннан «Фәрхәт белән Ширин» һәм «Мең дә бер кичә»гә рәсемнәр ясады Үзебезнең татар язучыларыниан К. Нәҗминең «Язгы җилләр» романына, Г Бә- шировиың «Нам,с» романына. Г. Әпсәләмов- ның «Ак төннәр» повестена, Н. Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» повестена һәм башка китапларга иллюстрацияләр иҗат итте. Рәссамның китап графикасындагы хезмәтләре дә нәкыш әсәрләренә бик нык аваздаш һәм алар тормышчан яңгырыйлар Лотфулла бервакытта да китапның эчтәлеген ачып бирү белән г< <<ә чикләнмәде, авторның тол фикерен укучыга үтемлерәк ител җиткерү өчен әдәби образларга тәңгәл килердәй сәнгать образлары иҗат итте һәм бу өлкәдә сәнгатьчә дөреслеккә иреште. Икәүләшеп «Татар халык әкиятләре» җыентыгына иллюстрацияләр ясадык Лотфулла анда да, нәкыш өлкәсендә эшләгән кебек үк, искиткеч дәртләнеп, илһамланып эшләде Әлеге хезмәтебез өчен беэгә Татарстанның Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде Лотфулла белән без бик күп еллар буена икебез бер остахаиәдә эшләдек Күңелебезгә шулай ошый иде. Киңәшләшеп эшләдек, әмма бер-беребезгә каты бәрелмәскә, индивидуаль үзенчәлегенә зыян китермәскә тырыштык. Хәтта бергәләшеп эшләгәндә дә (ә без икәү бергә өч зур картина иҗат иттек) һич акыл сатмыйча, берберебезне ихтирам итеп, килешеп, дустанә эшләдек Югыйсә берни килеп чыкмаган булыр иде Лотфулланың эшләвен күзәтү дә хәйран кызык иде Ул иң әүвәл майлы буяу белән эскизлар ясый. Аннары натурага чамалап картон хәстәрли Материалны берәмтекләп җыя — төп персонажларга этюдлар ясый, фон өчен күренешләрне махсус яза Төсләрне дерес бирүне күздә тотып, детальләр эшли: кочерәк-кечерәк кенә рәсемнәрдә кешенең йоэ-кыяфәтен, кулын, килеш-килбәтен, хәрәкәтен. хәтта әле характерын аермачык бирергә тырыша. Үзе һәммә нәрсәне әллә кайчан уйлап куйган була Шуннан инде картинаны җыясы гына кала. Кайчагында олешләп-өлешләп язар иде Кабат-кабат, боза- боэа язуны һич өнәмәс, андый рәссамнарны булдыксызлыкта гаепләр иде. Соңгы елларда үзенең эш стилен ахырынача җиткерү аның ечеи авырлаша башлады, түземе текәнде Ихтимал. аруы да җиткәндер Әмма ул үзе һич күңелен төшермәс «Шәп килеп чыкты бит, ә!»— дияр иде. Кызганычка каршы, үзенә таләпне киметү рәссамга һичбер вакыт уңыш китерми Ашыкканда абынмый калу һич мөмкин түгел Хәер, Лотфулла үзе үк «Картина язу ул сиңа этюд язу гына түгел, ашык- пошык эшләп берни чыгара алмыйсың».— дияргә ярата иде. Үзенең сыналган эш стиленә хилафлык китермәгән тәкъдирдә, кайбер зур күләмле әсәрләрен иҗат иткәндә ул тагын да ныграк камиллеккә ирешкән булыр иде. Ара-тирә Лотфулланың, сигарет суырасуыра. күңелле генә сызгырынып җнңелчә эшләгән чаклары да булгалады Дустымның борчусыз-илһамсыз дәртләнми-ни-ми генә эшләве минем каныма тоз сала иде Чөнки җитди әсәр бит ул дәртләнеп-үҗәтләнеп. күңел газаплары кичереп эшләгәндә генә дөньяга килә. Ә инде илһамланган чагында Лотфулла яныпдәртләнеп. бөтен дөньясын онытып эшли иде һәм «Сабантуй». «Яңа буралар» шикелле камил әсәрләрен ул нәкъ әнә шундый чакларында иҗат итү бәхетенә иреште дә Лотфулла белән икәүләшеп бсэ еш кына «Академик дачапга. иҗаг йортына бара идек Ул анда йә берәр яңа эш башлый, яки инде иске эшен тәмамлый юрган иде Еш кына табигать күренешләрен яза иде Төсләрне әйбәт сиземләгәнгә, буяуларны катнаштыру юлы белән әллә нинди төсләр китереп чыгара ала. шуңа күрә көзге күренешләрне аеруча зур осталык белән гәүдәләндерә иде РСФСРның атказанган рәссамы Вячеслав Шумилов болан дип исенә төшерә «Ничектер шулай кар өстендәге җигүле атның — туры бурлының — сурәтен киндергә тешереп маташабыз Янымда гына естеиә телогрейка, аятына киез итек кигәй, авызына тәмәке капкан озын буйлы берәүнең буяуны гаҗәеп җиңел салуына күзем төште дә. сокланып, эшемне бөтенләй ташладым Күз дә соң үзендә! Төсне искиткеч дерес сиземли, буяуны нәкъ кирәкле микъдарда сала! Ак фонда соры тесне ни рәвешле кигереп чыгарырга икәнен мин әнә шунда Фәттахоатан өйрәндем » «Академик дача»да Лотфулла эур тәҗрибә туплады Ә бер юлы. этюдлар белән ма- выгын китеп, суык тидерде, радикулит белән авырып. Вышнии Волочек больницасында ай ярым дәваланып ятты. Шуннан соң ул якларга бүтән бармады Лотфулла искиткеч күп эшләргә сәләтле шәхес иде Коие буе эшли, авырган чагында да буягычын кулыннан тешермәс иде Күршекүләннең, •аныш-беләшләрнең портретларын язды (Хезмәт ветераны Р Бик- мөхәммәюв портреты нәкъ әнә шул дәвердә иҗат ителде ) Хәер, дустым һичбер вакытта натурщик булмаудан зарланмады. Кешеләр белән каи арада танышып ала да. каи ара- Ad дуслашып кита диген син аны! Яшьли ятим калганнан соң Лотфулла үз-үзенә юл ярырга тиешлеген, беркемнән өметләнеп көтәргә ярамаганлыгын яхшы аңлагандыр, шуңа үткенләнеп киткәндер, мөгаен Чит-ят кеше белән бер-ике очрашып сөйләшә, тегенең күңеленә һичшиксез хуш килә дә: — Улмы? Ул бит минем якын дустым! — ди иде Хәтта әле төне буе әләк язып утырган «Әләкче» темасына алынгач та, кыяфәте белән шуңа якын нагурщикны рәссам бик тиз таба Теге кешегә — Сине комиссар итеп язмакчы булам әле.— дип юмалый Шулай итеп Фәйзи лампа яктысында язып утырырга риза була. «Утырыш җене кагылганнар» картинасын ул Васильевода яза. Шунда яп итүче берәүгә сүз кушкач, теге — Кем итеп язасың инде мине? — дип кызыксына — Мин яза торган картинада син гражданнар сугышы герое буласын,— дип жавап кайтара Әлеге кеше бик рәхәтләнеп риза була. Рәссамның ахырдан — Әгәр дә, картинада син иң зур бюрократ образын гәүдәләндерәчәксең, дип әйтсәм, әллә нигә дә риза булмас иде,— дип көлдергәне хәтердә. Лотфулла бервакытта да югалып калмас иде һич хәл итеп булмастай мәсьәләләрне дә җиңел генә хәл итеп куяр иде. Сугыш беткәч, миңа Будапешттан бер хат килеп төште Конвертына: «Г. Казань, ул. Б. Вахитовская. Хөрмәтле почтальон! Әҗем мәчетеннән дүртенчеме, бишенчеме йортта художник Якуповны сорагыз!» дигән сүзләр язылган Бу хат, әлбәттә, Лотфулладан булды. Озак та үтмәде, Лотфулла үзе дә кайтып төште Нилектәндер аягында итаге юк, һәм ул галош киеп, аны киндерә белән бәйләп куйган иде График буларак таныштырырга дип китап нәшриятына да әнә шул кыяфәтендә алып бардым бугай әле... Авыр еллар кичердек сугыштан соң Азыктөлек карточкага гына бирелә, кыйммәтчелек хөкем герә иде. Мин Мәскәүгә чыгып киттем, Лотфулла Буа районына бәрәңгегә дип барырга булды Авылга ул караңгы төшкәчрәк килеп керә Чит кешедән шикләнеп, аны авыл Советына алып баралар Анда аның кем икәнен сорыйлар Лотфулланың янында бер төрле документы да булмый. Үзен оәгсам итеп таныта Искереп беткән шинель кигән, буш капчык аскан бу кешегә, әлбәттә, ышанмыйлар. Шуннан Лотфулла стенадагы плакатка төртеп күрсәтә дә: — Әнә теге плакатны минем дустым эшләде Аның астына «Художник X Якупов» дип язган булыр,— ди Карасалар, чыннан да шулай язылган икән ләбаса! Ышанмый хәлләре юк. Кунарга фатир табалар моңа, ашаталар-эчертәләр Ә иртәгесен капчыгына бәрәңге тутырып, бәләкәй арба белән станциягә илтеп куялар, вагонга кертешәләр, тагын килергә чакырып калалар..- Аның оптимистлыгына хәйран калырлык иде. Тормыштан һәрвакыт канәгать булыр иде Хәле мөшкел икәне кыяфәтеннән күренеп тора инде югыйсә, хәл-әхвәлен сораштыра башласаң: — Әйбәт бит, әй! — дип кенә җибәрә, һичкайчан уфтанмас, фәкать иҗат эшенә вакыт җиткерә алмавыннан гына зарланыр иде. Анысы хак инде, җәмәгать эшләренә күп көч салырга туры килә иде. әле Художниклар союзында, яки худфондта. әле худ- советта. яки выставкомда. Шәһәр Советы депутаты да. РСФСР Художниклар союзы идарәсендә секретарь да булды. Җитмәсә әле тагын художество училищесында диплом яклаучыларга рецензент сыйфатында бик еш чакыралар иде Яшьләрне ярата иде инде анысы. Союзыбыздагы изостудияне ничәмә- ничә ел буена җитәкләде. Дәресләрен дә башка укытучылар кебек алып бармады: иптәшләрчә атмосфера булдырып, бераз рәсем ясап күрсәтер, бераз төшендереп бирер иде. Аның тәҗрибәле рәссам булуына сокланып, шәкертләре үзенә хөрмәт белән карыйлар, сөйләгәнен олылап һәм колак салып тыңлыйлар иде Лотфулла балык тотарга бик ярата иде. Балык капса, шундук авызы ерыла: — Мин бит карт балыкчы! — дип җибәрә иде. Шулай бер көнне көймә белән балык тотарга чыктык. Дустым кай арада гына өч балык эләктерде дә, алариы кая куярга белмичә аптырап калды. Уйлый торгач, тапты юлын берсен бот арасына, икенчесен култык астына кыстырды, артта койрыклары селкенә, алда башлары калкына балыкларның — күзләре шар кебек, авызлары бер ачыла, бер ябыла... Көлеп эчебез катты. Икенче юлы Мста елгасында хәйран зур чуртан каптырдык. Агач ботагына асып куйган идек — нәкъ Лотфуллабыз чаклы булды да куйды. Ә менә бакча эшләренә һич күңеле ятмады. Карап торсаң, үзе авыл кешесе бит инде, ә үзе чүп үләнен кайчы белән кыркудан ары китә алмады Лотфулла озын буйлы, чандыр гәүдәле кеше булып, кулыннан тәмәкесен ташламас, йөзе елмаюдан туктамаас иде Аның көләч йөзен, үзүзеннән һәрвакыт канәгать икәнен күреп, кайберәүләрнең аны ваемсызга санаулары ихтимал иде. Әмма һич тә алай түгел — Лотфулла вакытның кадерен белеп яшәгән кеше иде. Ул искиткеч укымышлы, әдәбиятны яхшы белә иде. Хәтта әле студент чакны китап та язарга тотынды шикелле. Күргәзмәгә Лотфулла ныклап әзерләнер, алдан ук хәстәрен күрер иде. Бер генә әсәрен, тик инде җиренә җиткереп эшләнгән әренә әсәрен тәкъдим итәр иде Ә менә илле тулганда үзенең персональ күргәзмәсенә (исән магында бердәнбер булып калды шул) кул гына селтәде — Аның белән маташырга вакыт тар.— диде Шулай да үзе тапты вакытны һәм уг күргәзмә шәһәребез ечен зур бер тантанага •верелде Юбилей көнендә иптәшләр исеменнән мин аңа зур тартма белән буяулар һәм пумалалар бүләк иттем, палитраң бервакытта да кипмәсен, дип теләгебезне белдердем һәй. дустым шунда сабыйлар шикелле сөенгән иде Рәссзм буларак Лотфулланың көче нәрсәдә иде соң? Барыннан да бигрәк, туган якка — Ватаныбызның кечерәк кенә бер кисәгенә анда яшәгән хезмәт ияләренә олы мәхәббәт, үз халкының тормышын, гореф- гадәтләрен искиткеч яхшы белү Аннан соң — киндергә шигъри аһәң ору, җан җылысын салу осталыгы Янә килеп, берөзлексез, ару- талуны белмичә эшләү дә бәр бит әле Менә ни сәбәпле рәссамның иң әйбәт әсәрләре халыкның олы мәхәббәтен яулады һәм татар совет сынлы сәнгатенең алтын фондына кереп калды 1981 ел Герләп яз килә. Дустым янына сугылдым ■ Академик дача-га барырга чакырам. Аида хәзер кояш, гөрләвекләр ага булыр, умырзаялар килеп чыгар, үләннәр баш калкытыр, дим. шулерны язарбыз, дим. сокландырам, янәсе — Аяклар авыртып тора бит әле. малай. ә анда дымсу була,— дигән булды, бармады Кем белгән бит соң< ы күрешүебез икәнен «Тормышп дип аталган әкияткә тиң гүзәллекне киндердә гәүдәләндерү өчен нибары ике-өч ай гомере калганын Июнь уртасында өй!Ә кайтып төштем Юынып-кырынып алган арада сеңелем килеп житте. Лотфулланың әле генә дөнья куйганын хәбәр итте Рәссамның остаханәсечдә мольбертка подрамник белән куелган киндердә — башла ан яңа эше Аңа кирәкле детальләр һәм каотон диварга эленгән. Этюднигында буяу- ль палитрасы ята Лотфулла сәнгатьнең гаҗәеп авыр өлкәсенә бетен талантын багышлады һәм утыз биш еп буена шуңа хезмәт итте Үз халкының күпкырлы тормыш-көнкүрешен үҗәтләнеп өйрәнү, илнең патриоты булу, нәкыш вә графикага тирән мәхәббәт, иҗади омтылыш РСФСРның халык художнигы Лотфулла Фәттахоаны сәнгатькә. Олы әнгатькә алып килде Рәссамның әсәрләре үзеннән соң да яши. кешеләрниң күңеленә куаныч-юаиыч китерә... Харис ЯКУПОВ. СССРның халык художнигы. СССР Сәнгать академиясенең член-корреспонденты. СССР, РСФСР һәм Татарстанның Дәүләт премияләре лауреаты