Логотип Казан Утлары
Шигърият

Әдәбиятлар дуслыгы — халыклар дуслыгы

Эдуард Балашов, рус шагыйре Тамчылый ут... Апрель узды, карлар эреп Еракларга акты су. Әмма тагын тама тамчы. Саркый ак кар яктысы. Тормыш елгасы өстендә Агыла утлы томан. Тамчылый... ут — көннен зәңгәр Түбәсе кыегыннан. Салават күперләре Төн төбендә яктылыкның Чирәме үсми уйнап. Акмый яктылык елгасы Төн үзәннәре буйлап. Тәрәзләрен ача көннең Канаты фикерләрнең һәм кабына ышанычның Салават күперләре. Йом күзләрең... Йом күзләрең: кара төндә Мизгелләр елтыраша. Ачкычлар чыңлый тынлыкта — Таң биген алар ача. Бал исе Мин бу Җир-әнкәгез. Канат бирдем Сезгә, бал кортлары. Очыныгыз* һәрбер йолдыз сезнең өчен чәчәк, һәрбер чәчәк сезнең өчен — йолдыз. Бер адым Тик бер адым кирәк миңа тагын! Күк гөмбәзе шундый зәңгәр, якты Таралдылар яшьлек томаннары. Чәчләремә еллар кары ятты Язмышымнан тик бер адым сорыйм. Шул адым да җитә миңа хәтта Үлем аша атлап чыгар өчен... Мин ran булдым бүген мәхәббәткә* Үтенеп бак: дөм сукырлар А>1латыр җиһан хәлен Җемелдәшкән йөрәкләрнең Гөлт итеп алган мәлен. Уйнаклагыз иркен болыннарда. Барысы да сезгә, иркәләрем. Тузгытыгыз ерак йолдызларның Бал аңкыткан кайнар серкәләрен! Мизгел Тавышың пычак шикелле Янып-ялтырап китте — Кычкырдың... Өнең кемнеңдер Йөрәген кыеп үтте. ’ Болын гөле Узды күкрәп июнь яңгырлары. Болын гөле тирән сулыш алды — Үрелеп чиксез яшәешнең гүя Аргы якларына ул күз салды. Аның ап-ак таҗы керфегендә Күз яшедәй тамчы кгглтыранды. Җилпенеп бер очар иде мәгәр!- Авыр тамчы җиргә тарта аны... ЗОЛФӘТ тәрҗемәләре. Михаил Гусаров, рус шагыйре Кызыл миләш җилдә ялкынлана — Яктырып ук китә күңелем. Ни яратсаң, шуның барын, күңел, Шул учакка ташлыйм мин бүген. Кылганлыкта калган яшьлек кошым Очып килсен аның утына. Азга гына, бик-бик азга гына Зәңгәр яшьлек тавы артыннан. Җыеп кайнар миләш тәлгәшләрен Ашатырмын кошка туйганчы — Ьнгений Иванович Носовка Киләчәгем күге гөмбәзендә Йолдыз булып балкып торганчы. һич адаша алмам мин җиһанда Аның белән: ул — җир сагышы. Юк, тынгылык бирмә күңелемә, Яшьлегемнең изге ут-кошы! Гомрем сүнгән мәлдә сүнә күрмә. Хәтердәге чорлар җылысы. Ватан дигән гади, тыйнак сүздә Чылтырасын чишмә сагышы. Бары алма гына... Әмма анда Яши Орлык дигән могҗиза. Тыгызланып тулган шул Орлыкка Күпме Вакыт — бәхет һәм җәза. Анда кояш, йолдыз яктылары Терелүне көтеп торалар. Яз җылыткан Җиргә орынуга Җанланырга план коралар. Шулай итеп Орлык тагын үсә. Вакыт җиргә тамыр җибәрә. Мәңгелекнең нәсел агачына Әверелә алма... һәм янә Син кулыңа ал да алмаларны, Акыл белән уйла шул турда: Татлы катлам уртасында яши Яңа Орлык дигән могҗиза. Җиргә тию белән, ул яңадан Мәңгелеккә дип юл тотачак... ...Кил син миңа, иркәм — бу дөньяда Мәңгелек бер агач шытачак. Таң атканда, эңгер-меңгер мәлдә йокла! анда урман, болын, кыр — Янәшәдә генә дәртле итеп Аваз салып куйды бер суер. Аннан тынды... Янә бер гөлдерәп Аваз бирде... үзе күренми Шул чагында урман арасына Алсу нәзек нурлар үрелде. Сазлык читендәге карг наратка - Ап-ак таң нурына төренеп. Мәхәббәтен җырлап торган, тере Шәүлә булып суер күренде. Борынгыдан калган гашыйк кошы... Ул үз җырын әле югалтмый. Таш гасырдан килгән дәрте белән Салкын ботакларны уйнатып. Кара кояш кебек талпына ул. Кыргый җыры үтә йөрәккә. Ботакларга үтә. тамырларга. Корып бара торган тирәккә! Бу гөлдерәү, бу сайрауда яши Алга табан дәшү, чын җыру. Юк. бу түгел суер гөлдерәве. Бу — җанымны минем чакыру. Мәтелеккә табан чакыру. Басулардан авгус i чабып узды. Тезеп узды салам чатырлар. Көтү-көтү кошлар дәшә күктән. Җирдә кызыл миләш чакыра. Кыр өстендә зәңгәр сагыш булып Эленеп тора зәңгәр төтеннәр. Уҗым кыры көләч анда әле Яшел төсләр һаман бөтеннәр. «• Әмма кояш инде кан төсендә. Төнге чыкта ак кар өннәре. Хисләр сизгер, канлы яра сыман,— Бик нәзберек, моңлы көннәрем. Урамнарда инде төннәр буе Утлар сүнми тәрәзәләрдә. Күңел шаша йолдыз арасына Очып китәр дәрәҗәләрдә. Гәрәй РӘХИМ тәрҗемәләре. Яшәү белән үлем... Җиһан белән атом... Буранга юлыккан юлчыдай — Бу мәгънәләр мине адаштыра — Чыга алмыйм мантыйк очына. Боларның соң кайсы ин кирәкле — Планеталар, йолдызлар өчен?! Кайсы җиңә ала бу дөньяда Чынлыкның зур. сүнмәс, саф көчен?.. Бәлки Чынны эзлим9 Шул түгелме Эзләп гомер буе тапмаган?! Ә Чынлык бит гүя ялгыз тирәк Тирә-ягы әнә,шыр ялан. Аны аңлап була бер күрүдә. Ул табигый, бердәнбер, ялгыз. Тик нигә соң бөтен бер Чынлыкны Утын итеп турап ташлыйбыз?.. Ник Чынлыкны Вакыт. Көнлек диеп Ваклый, сүтә, бүлә башлыйбыз?- Ә галәмдә безнең буй җитмәгән Биниһая серле урынга Безнең начар гадәт аркасында «Б\<>1лык» дигән мөһер уела. һәм беркем дә миңа әйтә алмый: Кайсы чын Чын. кайсы чын Ялган... ...Бәлки алар кинәт аңлашылыр Үз-үзеңә текәп күз салсаң... Кадыр Мырзалиев, казах шагыйре * Бүгенге шелтәм дә син. Иртәнге шелтәм дә син. Син минем сулышымда. Кимчелек, уңышымда. Тынгысыз конем дә син. йокысыз төнем дә син. Иңбашымнан төшми торган йөз батман йөгем дә син. Саф алтын ярчыгы кебек, йөрәкнең төбендә син, Диндарларның догасыдай һәрвакыт телемдә син. Нурлы гомер, шомлы үлем төйнәлгән төендә син... Бу таеңның биле йөктән ничек соң бөгелмәсен! « «Катюшаны» танып кал. Ул әҗәл тарагыдай. Тимер йөрәк танклар һәлакәт табаныдай. Бергә урыс, казахлар Игзәгедәй халыкның. Ялт-йолт иткән дзотлар — Тәрәзәсе тәмугның. Кеше җирне кочаклый Күкләр янган вакытта: Блиндажлар бу чакны Әйләнәләр табутка... Монда шомы аз аның — Газраилләр эшенең: Сугыш кырында җанын Кеше ала кешенең. Шагыйрьгә иргә чыккан хатынга «Талант минем теләктәшем һәм сердәшем, Сихерләсә шул көч мине сихерләсен!» Дия идең, инде үзең яры булдың. Шагыйрь яры булуыңа сөенәсең. Күрәм, бәхет өрекмәгән икән синнән, Кызганмаган абруен һәм атын биргән: Тарихка керде, гөлем, исемең синең Килен булып шушы өйгә кергән көннән. Шатлык шәраб шикелле ул, баплап эчсәң, һәр дәм сакла аны чайпалдырыр көчтән. Кызганып карый сиңа кордашларың. Горурлана кардәш-ыру. күңеле үскән. «Шагыйрь җырын бергә укып, уртак дәрттән Бергә янып.^ туңса — бергә дерелдәгән»,— Диеп өмет белән карый заман сиңа. Халкың карый сиңа тирән хөрмәт белән. Ләкин инде кызыклардан калдым дип бел. Иңбашыңа авыр йөкләр салдым дип бел. Шагыйрь мине хатын итеп алды димә. Мин шагыйрьне бала итеп алдым дип бел. Шикләнү Син картлыктан, элеккедәй, бик курка торгансыңдыр. Яшь колыннардай күренү хәйләсен корасыңдыр. Кинәт кызып китмәгәем дип курка торгансыңдыр. Сабыр да салмак күренү хәйләсен корасыңдыр. Көйгәләк ул, диюләрдән дә курка торгансыңдыр, Шат күңелле күренүнең хәйләсен корасыңдыр. Масаючан дигәннән дә бик курка торгансыңдыр. Гадиләрчә күренүнең хәйләсен коргансыңдыр. Тугры булып алдамакчы буласыңдыр күңелне... Шулар үзе үк хыянәт-хәрәмләшү түгелме?!. Кызыгу Йортны талап уза ерткыч, эзе — кан. Арынамы җир кодрәтле бозыктан! Ләкин, каплан, тешләреңә кызыкмыйм. Мин толпарның тоягына кызыгам! Син, ташланып кыядан, кыр казын ал. Кош патшасы, агыз җиргә кызыл кан! Ләкин, бөркет, бу эшеңә кызыкмыйм. Мин былбылның сайравына кызыгам. Төндә, яткан арада Елагачтын, балаңа Ун уянып, ун тордың. Күкрәгеңне тоттырдың. Син безгә килгәндә Улыма Уенчык бер мылтык китердең. Тик, сатып алганда, уеңда Ни иде, дускаем, фикерең? Бала бит, Куанды: «Тор-тор!» лап Сугышып уйнарга өндәде. * Мылтыкны маңгайга турылап Алды да Үзеңә төбәде. Үзең дә уйнадың. Теләпме?.. Балалар уенга комар бит... Ник бирдең аңа бу бүләкне? Уенчык булса да, Корал бит! Син миннән чын-чыннан сорадың: — Нигә син шигырьләр язасың, Юкбарга көчеңне саласың? — Башта син сорау бир шулай дип Басуда өлгергән солыга: Нигә ул һәрвакыт кыштырдый, Нәрсә ул туктаусыз пышылдый? Анда-санда күз элеп Йокы тәмен таттың син. Бу хәлеңне сизенеп Калгып-карап яттым мин. Кайчак Кайчак минем улым йөри, уен-көлкедән аек: — Бүген бер дә «Айналаен!» димәдең,— дип турсаеп. Кайчак ярым — моңсу, гүя рәнҗетелгән бер мәләк: — Бүген чыгып киткән чакта үпмәдең,— ди, үпкәләп. Кайчак үзем дә борчылам, тик бер нәрсә уемда: — Нигә әле бүген болар сарылмады муенга?! Нури АРСЛАНОВ тәрҗемәләре Ашальчи О к и, удмурт шагыйрәсе Удмуртия җәмәгатьчелеге үз халкының беренче шагыйрәсе Ашальчи Окинын тууына 90 ел тулуны киң күләмдә билгеләп үтте 1898 елның 4 апрелендә хәзерге Удмурт АССРнын Грахов районы Кутебай авылында туган шагыйрәнең (чын исеме — Акилина Григорьевна Векшина) тормыш юлы Татарстан белән дә бәйле: ул Балтач якларында балалар укыта, аннары Казан рабфагында укый, соңыннан Казан университетының медицина факультетын |әмамлап. күз врачы белгечлеге ала. 1925 елда Ашальчи Окинын беренче китабы — «Юл читендә» исемле шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Удмурт хатын-кызларының яңа тормышка килүен, аларның язмышын, бай күңел дөньямын җырлаган бу китап бик җылы каршылана, атаклы удмурт шагыйре Кутебай Герд тәрҗемәсендә ул русча да дөнья күрә... Халык җырларыннан профессиональ поэзиягә үзенчәлекле юл салучы дип бәяләнгән шагыйрә утызынчы елларда халык дошманы дип игълан ителә, иҗат эшеннән бөтенләй читләштерелә. Ул врач булып эшли. Бөек Ватан сугышында катнаша, медицина хезмәте капитаны дәрәҗәсен ала. Сугыштан соң да Ашальчи Оки исеме матбугатта бөтенләй күренми. Бары XX съезддан соң гына, акланып, яңадан иҗат эшенә кайта, хикәяләр яза... Шагыйрә 1973 елның 31 октябрендә Алнаш авылында үлә. Аның сүзләренә бик күп җырлар җырлана, китаплары сөелеп укыла; туган йортында исә әдәби музей ачылган. Халык беренче шагыйрәсен әнә шулай олылый. Ашальчи Оки шигырьләрен үз тәрҗемәсендә редакциябезгә Удмурт дәүләт университеты \кытучысы. филология фәннәре кандидаты, тугандаш әдәбиятлар, телләр бәйләнеше өлкәсендә эшләүче Риф Насыйбуллин тәкъдим итте. Син миннән сорадың Тирбәтсәң дә ничәмә, Сүз әйтмәдең ачынып Анам төште исемә, Йокым китте ачылып. Син сора чишмәмен суыннан: Син сора яз кайткан былбылдан: Нигә ул өзлексез чылтырый. Җәй-кышын нәрсә дип ул җырлый? Нигә ул бакчада гел сайрый. Ник һаман моннары яңгырый? 1919. Шушы зур шәһәрдә Шушы зур шәһәрдә. Бу якты төннәрдә Ник уяу хисләрем? — Йокыга китәлмим... Мин монда — ар кызы.— Бөтенләй ялгызым. Еракта авылым. Урманым, кырларым. Урамнар буйлатып. Башымны уйлатып, йөримен төнгәчә — Тынгылык белмичә. Бу олы шәһәрдә, йокысыз төннәрдә. Шигъри юлларым Үрмәли югары; Янымнан кешеләр Узалар — бик күпләр,— Бик күпләп узалар. Сөйләшеп үзара. Тик куркам: бөркү бу Шәһәрдә дим. алар Яктылык күрмәгән Чәчәктәй сулсалар?! 1924. Исемә төшерәм Басу-юл буенда Күкчәчәк мин күрсәм. Зәп-зәңгәр күзеңне Исемә төшерәм. Җырлаган җырыңны Исемә төшерәм. Кырларда өлгергән Җитенне мин күрсәм. Болынны чапканда Ал чәчәк мин күрсәм. Ал чәчәк йөзеңне Исемә төшерәм. Сап-сары чәчеңне Исемә төшерәм. Аргы як кызлары Су алып менсәләр, Яз — сабан өстендә Тургайлар сайраса. Мин зифа буеңны Исемә төшерәм. 1924. Удмуртчадан Риф НАСЫЙБУЛЛИН тәрҗемәләре