Логотип Казан Утлары
Публицистика

АТТА ДА БАР, ТӘРТӘДӘ ДӘ

Ул вырткан җирдән кул китми, диләр. Хак сүздер бу. Журналыбыз битләрендә дәвам иткән бәхәс тә моның шулай икәнлегенә ышандыра. Дис- I\ куссиягә килгән язмалар татар шигъриятенең хәлен ачыклау ечен җыелган тәҗрибәле белгечләр консилиумын хәтерләтә Әйе. бәхәстә хакыйкать туа. Төрле караштагы фикерләр шигъриятнең укучыга йогынтысы кимү сәбәпләрен генә ачып калмыйча, хәлнең төзәлүенә дә булышырлар дигән ышаныч та зур Ләкин әлегә ул өмет матур хыял гына булып кала бирә. Чөнки, әләге «консилиумда» катнашучылар авыруның тарихын тикшерү, аны китереп чыгарган тирән сәбәпләрне ачу урынына, килеп туган хәлдән ничек итеп тизрәк котылу турында баш ваталар. Бу хәлнең сәбәбен ачыклаудан битәр, аларны нәтиҗә — шигъриятнең күңелсез яклары күбрәк борчый Әмма диагноз дөрес куелмыйча һәм дәвалау курсы ачык билгеләнми торып, авыруны терелтү мөмкин түгел Шигъриятебезнең укучы алдында абруе төшүгә аның үзенә бәйле булган субъектив сәбәп белән бергә, поэзиягә бәйсез рәвештә туган икенче объектив сәбәп тә бар Шуңа күрә без бу мәкаләдә әлеге сәбәпләрне ачыкларга тырышыйк. Гаеп атта микән, әллә тәртәдәме? «Юность" журналының 1987 елгы 9 санында күренекле язучы Фазыл Искәндәрнең «Куяннар һәм буар еланнар» исемле фәлсәфи әкияте дөнья күргән иде Күләме ягыннан әллә ни зур булмаган бу әсәр әдәби җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты. Язучы кыска гына әсәрдә чынбарлыгыбызны тасвирлаган да биргән. Үз акылы белән «Безнең куркуыбыз — аларның гипнозы. Аларның гипнозы — безнең куркуыбыз» дигән кыю нәтиҗәгә килгән уйчан куянны буар еланнарга корбан итеп куяннар Короле үз властен һәм йогынтысын саклап калырга омтыла. Куркудан айный баручыларны да ул шулай берәм-берәм юк итеп бара Югыйсә, алар — коллык авыруыннан арына баручы куяннар — кубәеп китеп аны да, Король хәзрәтләрен дә. урыныннан төшерүләре бик мөмкин бит! Шуңа күрә сатлык Король чарасын алдан ук күреп куя кабиләдәшләрен буар еланнарга биреп, җан тынычлыгы сатып ала Фазыл Искәндәрнең бу фәлсәфи әкияте җәнлекләр канына сеңгән куркуның коточкыч көчен күрсәтеп кенә калмый, бәлки шул психик үзенчәлек ярдәмендә канлы режим урнаштырган куяннар Короленың сатлык йөзен дә фаш итә. Язучы илебез тарихындагы тирән яраны — Сталинның рәхимсез шәхес культын шундый гротеск ярдәмендә тасвирлап, аның бүгенге көнгәчә яшәп килгән «тирән тамырлары»н да ачып сала «Казарма социализмы» моделенең әле һаман да үз позицияләрен бирмәскә тырышуын искәртеп куя. Төрле вакытта язылып та, хакыйкатькә хыянәт итмәгәнгә күрә басылмый яткан әнә шундый әсәрләр башбаштаклыкка каршы көрәш рухы белән сугарылган иделәр. Халыкның әрнутетрәүләрен. кайгы-сагышларын сеңдергән мондый әсәрләр адәм балаларының аңын куркудан һәм коллык психологиясеннән азат игү өчен көрәштеләр. Ибраһим Салаховның «Тайгак кичү» романы, Хәсән Туфанның дәһшәтле лагерьларда язган шигырьләре илебез язмышының авыр чорын тасвирласалар да. аларда хөр табигатьле. сыгылмас рухлы кешеләрнең саф җаннары чагылды Дөреслек хакына әйтергә кирәк, фаҗигале язмышка очраган «Идегәй» дастаны белән берничә әдәби әсәрдән кала, басылмый яткан бүтән әсәрләр булмады бездә Шигъриятебез нигездә заман идеологиясенә яраклашып үсте Кулы елларында хөр табигатьле шигырьләр бетенпәй диярлек язылмады Менки •э гына булса да азатлык рухы сизелгән яки системаны тәнкыйть күзе аша үткәргән шигырь язу ул вакытта үз муеныңа элмәк кию белән бер санала иде Ил тарихында Н С Хрущев исеме белән бәйләнгән «җылылык чоры» гына шигъриятебезгә бераз шифалы тулышын ерде Шул вакытта Ә Давыдов Ш Галиев Г Афзал. Ә Баянов, И Юзеев, С. Сөләиманова, Роберт Әхмәтҗаиовлар буыны Хәсән Туфанның иҗади йогынтысы ярдәмендә ныгып өлгерделәр Бу буын С. Хәким Ә Фәйзиләр белән иҗади бәйгедә сынатмыйча, үз тавышларының мөстәкыйль булуын ишеттерде Алтмышынчы еллар уртасына кадәр шигърият жәбәрдарлык һәм ачыклык шартларында үсеп килде Аның примитивлыктан, декламация стиленнән арына баруы да шул чорта туры килә. Әмма, үз сулышын киңәйтеп җибәрәм дигәндә генә, шигъриятебезнең авызын каплаган яки аны дәшмәгкә мәҗбүр иткән чаралар күрелде. Хәзер 'ор'ынлык чорлары дип бәяләнгән алтмышынчы-җитмешенче һәм сиксәненче еллар башында культ идеалы яңадан тергезелә башлады. Бу үз чиратында иҗтимагыи аң иәзгесе булган әдәбиятыбызда да чагылмый калмады. Халык күңелендә тибрәнгән тирән уйларны, хөр ниятләрне якты хисләрне шагыйрьләр катлаулы образларга, ассоциатив фикерләү алымнарына тореп бирергә мәҗбүр булдылар Шигърияттә шартлы рәвештә •интеллектуаль поэзия» дип аталган Р Фәйэуллиннар, Р Харислар Г Рәхимнәр буынь иҗатын тикшергән тәнкыйтьче Тәлгать Галиуллин да бу чорда ассоциатив фикерләү алымнарының нәкъ менә шул чикләүләргә, тыюларга яшерен оппозиция сыйфатында тууын күрсәтә Безгә калса, шигьрият тәнкыйтьчесенең фикерендә зур хаклык бар Ул чорда шигърият үсеше алга китсә дә, шагыйрьләребез, әнә шундый мәгълүм сәбәпләр аркасында, халкыбызның рухи юлбашчылары булып китч алмадылар Аларга торгынлык идеологиясе нык комачаулады Баштагы мәлне шигъриятебезнең кыюлыгына, ныклыгына, сафлыгына, ихласлылыгына сокланып, аңа гашыйк булган укучы, тора-бара аның заман идеологиясенә яраклаша баруын күреп, шигъри әсәрләргә суына башлады Китапларның тиражы кимү укучыларда туган канәгатьсезлекнең бер билгесе генә түгел, бәлки җитди авыруның башлануын хәбәр игүче борчулы симптом да иде Төрле алдаулардан һәм буш вәгъдәләрдән туеп беткән халкыбыз шагыйрьләрнең дә хәиләли, алдаша башлавын күрел, еларга ышанычы кимүен әнә шулай белдерде Бетен җәмгыятебезгә таралган чир иҗат кешеләрен дә читләтеп үтмәде Хакыйкать өчен утка керәм дип игълан иткән һәм шуңа халыкны ышандырган кайбер шагыйрьләр дә үзләренең авыр миссияләрен ахырына кадәр үти алмыйча сынаттылар. Укучы күз алдында барган шундый эшләр, билгеле, шигъри сүзнең кыйммәте кимүгә китерде Укучының шагыйрьгә ниндидер бер тылсым кодрәтенә ия булган илаһи җан, халыкның әрнү авыртуларын йөрәгендә йөртүче намуслы чичән ител каравы шулай җимерелә барды Иҗат кешесенең әхлакый йөзе белән аның әсәрләрендә игълан ителгән югары кешелек сыйфатлары арасында яткан тирән упкын да шигырь китапларының тиражын йотмын калмагандыр, билгеле. Әнә, чын мәгънәсендә халык рухы ечен шигъри утта янган X. Туфан, Г Аф зал, С. Сөләимановаларның китаплары кибет киштәләрендә тузан җыеп ятмый ич1 Нәниләр, сабыйлар яраткан балалар поэзиясе дигән тылсымлы тармак та бар бит әле Анда эшләр ничек тора соң? Югарыда телгә алган авыру күренешләр аңарга да хасмы, әллә ул өлкәннәр шигъриятенә хас симптомнар гынамы’ Балалар шигъриятенә күз салгач, гаҗәеп бер үзенчәлек ачыла әллә аңа сабынлар әдәбияты дип рәсми идеология һәм аның цензурасы игътибар итмәгәнме, яки ул үзенен беркатлы, самими, ихлас «холкы» белән тегеләрне хәйләли алганмы — баксаң ул торгынлык идеологиясе белән күптәннән керешеп килгән икән Мисал ечен Шәүкәт Галиея иҗатын гына алыйк Аның басылган китапларының тиражы күптән инде миллион данә чиген үтеп китте Китаплары да басылып чыгуга ук таралып бетә Шагыйрьнең и.- леслыгын, самимилеген олылар гына түгел, балалар да ярата, үз игә Ул беркайчан да иҗади уңышсыэлыгын заманга сылтап, үзен аклау ечен терпе сәбәпляр ээлеп яшәми* ЯЛГЫШЫН да. уңышын да укучысы белән тигез бүлешә Шул ук вакытта. Шәүкәт Галиев иҗаты, торгынлык идеологиясенең до колы булмады Әгәр игътибар итсәгез, зирек Шәвәли бюрократ лардан һәм функционорлардан ничек келде' Шул уңайдан шагыйрьнең без хәзер торгынлык еллары дип бәялеген чорда иҗат ителгән бер әсоренә тукталып китү урынлы булыр «Ленин бабай икмәк бүлә, диген шигырь социаль гаделлекне торгызырга һем намуслы яшәү рәвешен әхлак кагыйдәсе итәргә чакыру рухы белән сугарылган Ул якка да, бу якка да Калынрак каермас ул. Үзе де аерым калмас, Тамак га аермас ул. Торгынлык идеологиясен шулай нечкә ирония белән тәнкыйтьли шагыйрь, ленинчыл принципларны сүздә генә түгеп, гамәлдә дә тормышка ашырырга чакыра. Икенче бер балалар шагыйре Хәкимҗан Халиков та җансыз сыннарга табыну культы чәчәк аткан чорда «Робот» исемле шигырен язды. Ике күзле булса да, Әллә берни күрми ул: Бәхәскә һич керми ул. Без мактасак — мактый ул. Без таптасак — таптый ул. Без утырсак — утыра, Без тик торсак — тик тора. Торгынлык чорындагы гомуми апатия, рухи сукырлык, инициативасызлык әнә шулай үзенчәлекле деталь аша оста чагылды. Ш. Галиев, X. Халиков, Ж Тәрҗемановлар буыны әзерләгән шифалы җирлектә үсеп чыккан Р Миңнуллин, Җ. Дәрэаманов, Р. Корбанов һәм башка шагыйрьләрнең балалар өчен язган китаплары тиз тарала икән, бу аларның укучы алдындагы абруе хакында сөйләүче яхшы фал. Нәшриятта пропаганда хезмәте өчен җавап биргән кеше буларак, шуны әйтә алам: балалар өчен язылган шигырь китаплары басылып чыгып бер-ике ай үтү белән үк таралып бетә. Тышлыгы әйбәт булмаса да, бизәкләре кәефне кырса да, сатып алалар. Чөнки, балалар шагыйренең каләменнән чыккан һәр сүзгә ышана әдәбият сөюче. Балалар шигърияте беркайчан да нәниләр һәм өлкәннәр алдында ышанычын җуймады. Өлкәннәр һәм нәниләр өчен иҗат итүче шагыйрьләрнең кайсы китаплары яхшы укыла соң дигән сорауга мин һич икеләнмичә балалар өчен язылганнары дип җавап бирәм. Сәүдә оешмалары җибәрә торган мәгълүматларга караганда, балалар өчен язылган бер генә шигырь китабы да сәүдә челтәрендә озак ятмый. Балалар шигъриятенә ихтыяҗ элек тә кимемәгән иде, хәзер исә, хәбәрдарлык һәм ачыклык шартларында ул үсә генә бара. Шигърият китапларының язмышы аның укучысыннан башка аяныч булуы һәркемгә билгеле Алар укучы кулына ничек барып ирешә соң? Шул юлда аны нинди киртәләр һәм башка төрле тоткарлыклар сагалап тора? Хәзер шуның кайбер сәбәпләрен ачыклар)а тырышыйк. Атаклы кинаяче Эзоп безнең чорда яшәсә нәшриятта китап пропагандалау эшенең куелышын ике аяклы, бер күзле арык атның олы йөкне биек тауга алып менәргә маташуына тиңләр иде. Әйе, бездә пропаганда эшенең куелышы заман таләбенә һич тә җавап бирми. Китап нәшрияты үзфинанслауга һәм хуҗалык исәбенә күчкән чорда пропаганданың роле күтәрелеп кенә калмыйча, ул башка редакцияләр шикелле үк мөһим органга да әйләнергә тиеш. Бу — заман таләбе? Яхшы әзерлекле хезмәткәрләрдән торган оператив орган булдырылмый торып бу эш алга китмәячәк Пропаганда эше республиканың кайбер нәшриятларында принципиаль рәвештә хәл кылынган Мәсәлән. Латвиянең иҗтимагый-политик әдәбият бастыручы «Авотс» һәм матур әдәбият чыгаручы «Лиесма» нәшриятларында дүртәр хезмәткәрдән торган мөстәкыйль пропаганда редакцияләре эшли. Аларның дистәләгән реклама материаллары чыгып килә. Беэ исә республикабыздан читтә яшәүче якташларыбыз өчен дөнья күрәчәк китаплар хакында алдан мәгълүмат бирә торган махсус реклама басмасы да әзерли алмыйбыз. Шундый басма рус һәм татар телләрендә даими рәвештә чыгып килсә, шигырь китапларына тираж туплау проблемасы да тумас иде Мәгълүм булганча җиде миллионга якын халкыбызның аз өлеше генә туган республикабызда яши. Калганы илебезнең тәрле регионнарына таралган Нәшриятка килгән күп санлы хатлар буенча, якташларыбызның туган телебездә басылган матур әдәбият китапларына һәм шул җөмләдән, шигырь җыентыкларына да зур кытлык кичерүен беләбез. Әмма алар белән әлегә хәтле ныклы бәйләнеш урнаштыра алганыбыз юк. Кайбер әдипләрнең һәм нәшрият хезмәткәрләренең татарлар яшәгән төбәкләр белән элемтә урнаштырырга тырышулары гына әллә ни зур нәтиҗә бирми. Илебезгә сибелеп утырган татарларны рухи азык белән тәэмин итү өчен китап сәүдәсе эшен үзгәртеп корырга кирәк Татарстан китап нәшрияты басмаларын укучыларга китап сәүдәсе белән шөгыльләнүче ике зур оешма җи-керә Ләкин алар. Татарстан китап нәшрияты басмаларыннан тыш. җитмешкә якын үзәк нәшрият китаплаоын да укучыга юллый. Әйтергә кирәк сәүдә оешмалары үзәк нәшрият китапларына заказны теләбрәк бирәләр Чөнки. Мәскәү нәшриятларының полиграфик базасы яхшы булу сәбәпле, басмаларның сыйфаты да югары була. Ә яхшы эшләнгән китап, һәрвакыт табыш китерә инде ул. сәүдә оешмаларына финанс планын үтәргә булыша. Кем өчен дә сер түгел, туган телебездә дөнья күргән шигырь китапларым үзәк нәшриятлар чыгарган шигырь җыентыклары белән янәшә куеп карасак, басмалары- бызның тышлыгы югары зәвык белән бизәлмәвен күрербез Шул сәбәп аркасында, алар сатылу буенча РСФСРның 70 ләп нәшрияты чыгарган басмалар арасында соңгы урыннарны билиләр дә инде «Татарстан китап нәшрияты үз китапларының художество оформлениесенә салкын карый. Бу башбаштаклык кайчан 6етәр? Җавап ль* кешеләрне эзләп табыгыз Хәзер Тукайның томнарын ала алмыйбыз һәр том аерым төстә, битләре бер-берсенә ябышып катканнар » Кызганычка каршы, шундый эчтәлектәге хатлар әле байтак килә Мондый кимчелекләр булгач, ана телебездә басылган китерә торган китапларга гына йөз тоталар Бу хәлне сәламәт күренеш дип атап булмый Киләчәктә китап сату эшен тәртипкә салу һәм камилләштерү буенча җитди оештыру чаралары күрелмәсә. проблеманың тагын да җитдиләнеп китү куркынычы бар Китапның язмышын бер генә кулга тапшыру мәсьәләсе күптән өлгереп җчтге инде Китап хуҗасызлыктан интегә. Нәшрият аңа кулъязма хәлендә генә хуҗа Полиграф- комбинат өчен ул план күрсәткече генә Сәүдә оешмасына килеп керүтә. ул гади товарга әйләнә Менә шул күренешләрдән котылу өчен, китапны бастыру һәм сату эшләрен нәшрият кулына тупларга кирәк. Полиграфия комбинаты һәм китап сәүдәсе оешмалары нәшриятның мөһим тармакларына әйләнгәндә генә алга китеш булачак Әгәр без китап басу эше тарихына күз салсак, моның матур гына мисаллары белән очрашырбыз Мәсәлән, бертуган Кәримовларның 1899 елда ачылган һәм мәдәниятебезне үстерүгә зур өлеш керткән типографиясе каршында махсус китап кибетләре дә булган. Шәһәр-авылларда кырыктартмачылар китап сатып йөргәннәр Алар табыш артыннан гына кумаганнар, халык арасында мәгърифәт нуры да таратканнар Бу хакта сүз чыккач әйтеп үтик революциягә кадәр Казанда 24 типография эшләгән, Анда татар китапларының 75—85 проценты басылган 1809 нчы елдан алып 1917 елга кадәр татар телендә барлыгы 8 915 исемдә китап, брошюра һәм башка төр басма дөнья күргән Аларның гомуми тиражы 68 млн 479 508 данә булган 1913 елда игълан ителгән статистика мәгълүматларына караганда, патша Россиясендә бары алга киткән биш милләттә (рус, латыш, татар, эстон, әрмән) генә китап басу эше киң таралган. Басмаларның саны буенча татар халкы руслардан һәм латышлардан кала, ечвнче урынны биләгән. Ләкин һәрбасмага тираж туплау буенча татар халкы беренче урында торган. Ул чорда Казанда басылган бер милли китабыбыз уртача алганда 4 900 данә тираж җыйган. Эстон китабы 3 440 данә рус китабь. 3.370 данә, латыш китабы 2.845 данә, әрмән китабы 1 400 данә тираж туплаган Милли изелү гаять авыр һәм тупас булуга, тормыш шартларының кайбер милләтләр белән чагыштырганда гаять фәкыйрь булуына карамастан, татар укучысы ачлык һәм мохтаҗлык белән исәпләшеп тормыйча, милли китапка акча кызганмаган Бертуган Кәримовларның хисап кенәгәсенә караганда, татар укучысы ана телендә басылган китапны бер елга ул чордагы акча белән 7 сум 32 тиенлек сатып алган Әгәр ул чорда татар китабы тираж җыю буенча Россиядә беренче урынны билеген һәм китап сатып алу буенча да беренче урында торган булса, ул хәзер ничек соң? Бөек Октябрь Социалистик революциясеннән соң аив телебездә барлыгы 10 000 иән артык исемдә китап басылган Аларның гомуми тиражы 61 млн SOU мең данә тәшкил итә Рус телендә нәшриятебез 21 498 исемдә китап бастырган Алар-ың гомуми тиражы 313 млн 500 мең данә Күрүебезчә, милли китапларыбыз сан буенча да тираж соң! Туган телебездә басылган бер китабыбызның уртача тиражы 198/ елда таплардан җыелган керем дә сәүдә оешмалары өлешендә зур түгел. Таткниготорг хәленнән килгәнчә чит өлкәләр һәм республикалар белән дә бәйләнеш тотарга тырыша. Бу эш Казандагы 14 нче номерлы махсус китап кибетенә һәм 1 иче номерлы китап кибетенең почта аша сәүдә итү бүлегенә йөкләнгән Әмма бу кибетләр чит өлкәләрдән килгән заказның 30 процентын гына үтәп өлгертә алалар Китап сәүдәсенең почта аша эшләү төрен киңәитү һәм укучылар ихтыяҗын канәгатьләндерерлек дәрәҗәгә җиткерү — көн тәртибендә торган кискен мәсьәләләрнең берсе Республика китап сәүдәсендәге тагын бер тенденциягә игьтибар итәсе килә. Китап сатучылар үзәк нәшриятларның басмалары белән мавыгарак төшәләр Ана телебездә дөнья күргән басмаларның тиражын исә ясалма рәвештә чикләп табыш ки (1913 елда ул 4 900 данә иде) булды. РСФСР китап нәшриятлары бер китапка туплаган тираждан (аларның тиражы уртача 6 000 данә) бу шактый түбән Бүгенге көндә без милли китабыбызга җыйган тираж буенча ут күршеләребез башкортлардан да калышып (аларнын тиражы уртача алганда 5 200 данә), РСФСРда иң соңгы урыннарның берсен билибез Авылларда яшәүче укучыларыбыз арасында җан башына китап сату буенча да без ут күршеләребез булган башкорт дуслардан калышабыз Бездә бер кеше елына 4 сум 7 тиенлек китап сатып ала 1913 елда исә бер кеше елына 7 сум 32 тиенлек китап сатып алган Рухи культураның үсеше матди культураның тизләтелгән үсеше белән бер дәрәжәдә булмау сәбәпле, диспропорция килеп чыкты. ААоңа, әлбәттә. беренче чиратта шәхес культы чоры һәм торгынлык идеологиясе гаепле. Ләкин ничек кенә булса да без әлеге зур аерманы, диспропорцияне бетерми торып. үзебезне алга киткән халык дип саный алмыйбыз. Әдәбиятыбызны ил күләмендә күрсәтүдә алга китеш бар дип әйтеп булмый әле Басылган материаллар саны буенча (1985 елның январеннан алып 1988 елның январена кадәрге өч ел эчендә үзәк матбугат битләрендә өч йөздән артык язма дөнья күргән) беркадәр алга китеш булса да. аларның сыйфаты һәм тәэсир итү көче ягыннан эшләр мактанырлык түгел Әлеге өч ел эчендә ике йөзгә якын әдибебез арасыннан бары дистәдән артык кеше генә үзәк матбугатта чыгыш ясаган Әдәби хәрәкәтебезнең кайбер актуаль проблемаларын яктыртып чыгыш ясаучылардан Нурмөхәммәт Хисамов. Нил Юзиев, Туфан Миңнуллин. Ренат Харис Рафаэль Мостафин. Вакыйф Нуруллин, Равил Файзуллин, Флүн Мусин, Диас Вәлиев. Әмир Махмудов мәкаләләре генә әдәбиятыбызны аерым алганда, шигъриятебезне күтәрерлек югарылыкта язылганнар Үзәк матбугатта дөнья күргән башка язмаларның күпчелек өлеше аннотациядән ары узмаган, нигездә шагыйрь яки әдипнең иҗат юлындагы кайбер фактларны теркәп бирү төсен алган Әдипнең юбилее уңаеннан язылган әлеге язмалар, кызганычка каршы, хәзинәдә барын ил күләмендә күрсәтеп җиткерә алмыйлар гына түгел, бәлки бөтенсоюз укучысында мең еллык әдәбиятыбыз хакында ялгыш фикер дә калдыралар. Зур байлыклары булмаганга күрә олыдан кубып сөйли алмыйлар дигән ялгыш фикергә нигез бирәләр алар Әдәбиятыбыз турындагы төссез язмалар белән без үзебез үк бөтенсоюз укучысын рухи хәзинәбездән читләштерәбез. Шигъриятебезне дөнья күләмендә пропагандалау эше дә кызганыч хәлдә. 1987 елның сентябрь аенда башкалабыз Мәскәү шәһәрендә VI халыкара китап күргәзмәсе булды. Дөньядагы бөтен әдәбиятлар белән дә тыгыз багланышка керү мөмкинлеге ачкан бу олы форумны да юньлән файдалана алмавыбызга бары үзебез генә гаепле -Алма пеш, авызга >өш>.— дип көтеп ятмасак, бәлки кайбер уңышларга да ирешкән булыр идек Хәтта күргәзмә стендларына куелган китаплар саны буенча да без Идел буе автономияле республикалары һәм нәшриятлары арасында гаять сынаттык. Күргәэмә-ярминкә стендларына ике дистәгә якын татар китабы, шул җөмләдән, XIX йөз башында яшәгән татар шагыйре Г Утыз-Имәнинең -Сайланма әсәрләр» җыентыгы. Г Тукайның - Шигырьләр-е, Муса Җәлил фотоальбомы. Г Хәйямның «Робагыйлар »ы куелган иде Әмма әлеге шигырь китапларыбыз белән кызыксынучы табылмады. Бары рус телендә басылган -Татар халык әкиятләре» китабын гына Польша вәкиле ошатты Шигырь китапларыбызга чит илләр тарафыннан игътибар булмауның сәбәбе нидә соң? Уебызча, моның бер сәбәбе- халыкның рухи байлыгын үзенә туплап, аны күз карасыдай саклаган китапка бернинди дә пропаганда булмау һәм реклама басмаларының ярминкә стендларына бөтенләй куелмавы һәм гомуми сәбәп күргәзмәгә әзерлекнең югары дәрәҗәдә булмавы, аңа тиешле әһәмият бирелмәү Әгәр дә һәр басма хакында укучыга кыска һәм тирән мәгълүмат бирә алучы аннотацияләр мең еллык тарихы булган әдәбиятыбыз хакында сөйләүче махсус басмалар әзерләнсә, һәм алар чит телләргә тәрҗемә ителсә — күргәзмәдә бер дә мондый кыен хәлгә төшмәс идек 1989 елда булачак халыкара китап ярминкәсендә дә уңайсыз хәлгә калмас өчен, әзерлек чараларын алдан күреп куярга кирәк Минемчә, бу проблеманы китап нәшрияты көче белән дә уңай хәл ител була Чит ил укучысына юлланган реклама басмалары әзерләүгә махсус чыгым табып, бу җаваплы һәм абруйлы эшкә Казан дәүләт университетының чит телләр кафедрасы укытучыларын, педагогия институтының чит телләр факультетында эшләүче галимнәрне һәм өлкән курс студентларын тартып булыр иде. Әгәр басмаларны пропагандалау эше ныклы фәнни җирлеккә куелса бүгенге кендә сәүдә челтәрендә сатылмый яткан шигырь китаплары да күп булмас иде Ә бит «Лиесма» (Рига). «Дншро» (Киев), .Bare» (Вильнюс). «Жазушы» (Алма-Ата) «Ээсти рамат- (Таллин) кебек күп кенә китап нәшриятларында бу эш күптән инде фәнни нигезгә салынган Молдавия ССРның «Тимпул» («Реклама») нәшрияты исә бары тик реклама басмалары чыгару белей ген» шегыльләиә Әлеге нәшриятлар «Заказчы» — «Тамплаи» «Реклама» «Тираж» кебек бер-берсенә тыгыз бәйләигән дүрт месьелене комплекслы чишү естендә нәтиҗәле эшлиләр Бу нәшриятларда укучыларның китапка булган ихтыяҗын ачыклау ечен терле алымнардан уңышлы файдаланалар Аларда укучылар ихтыяҗын ейрәнүнең әйбәт формасы булган белешмә — библиография бюроларының да нәтиҗәле эшләяеи искәртәсе килә Рига шәһәренең үзәк китап базасында телефон аша эшли торган белешмә бюросы, мәсәлән, укучыларны кызыксындырган китап турында бай мәгълүмат бирә Мәскәүнең китап сәүдәсе челтәрендә дә белешмә бирү хезмәте булдырылган Фәнни нигезгә корылган бу реклама һәм пропаганда органы мәскәүлеләргә, килгән кешеләргә, чит ил кунакларына хезмәт күрсәтә Менә шундый прогрессия ысулларны безнең сәүдә челтәренә кертү һәм нәшрият эшчәнлегендә куллану китапларыбызны халыкка тиешле күләмдә җиткерергә булышачак