Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР МӘГЪРИФӘТЧЕЛЕГЕ ҺӘМ ҖӘДИТЧЕЛЕК ДИП ЙӨРТЕЛГӘН КҮРЕНЕШКӘ КАРАТА

Бу мәкалә. *Татар әдәбиятында тәнкыйди реализмның формалашуы һәм үсеше» исемле докторлык диссертациясеннән 1905-07 ел революциясе алдыннан татар дөньясында яшь. ләкин тиз үсеп килгән яңа фикерле. Европача, реформа яклы татар буржуазиясе белән бетен идеологиясен Көнчыгышка, бигрәк тә Урта Азиягә, Бохарага баглаган иске татар (кадим) феодализм калдыклары арасында каты көрәш бара иде» Көрәшүче шушы ике көчне XIX гасырның соңгы чирегендә кадимчелек һәм җәдитчелек дип йөртә башлыйлар Башта бу атамаларны мәктәптә аваз методы белән укытуны яклаучыларны һәм моңа каршы торучыларны билгеләүдә генә кулланганнар Соңга таба җәдит һем җәдитчелек дигән төшенчәләр татар тормышын һәрьяклап үзгәртеп кору ечен барган хәрәкәтне һәм аның вәкилләрен белдерә башлаган Бу бәйләнештә Г Ибраһимовның түбәндәге сүзләре дә кызыклы «Болар (аваз методын башлап кертүче И. Гаспринскнй һәм аның тарафдарлары — И Н) зшләре буенча шул Насыирилар. Фәезхановлар көрәшкән фронтның бер тармагы иде» (7 т , 264 б ) Шулай итеп ике лагерь, ике идеология Бер якта искелекне, урта гасырча яшәүне яклаучылар, икенче якта — татар тормышының төрле өлкәләрен үзгәртел кору өчен көрәшүчеләр Алар арасында 1905 ел революциясенә кадәр дәвам иткән кискен кереш С XIX гасыр һәм 1905 елгы революция алды еллары татар әдәбиятына тукталып, Г Ибра- һимов М Акъегет-задә. 3 Бигиев. Ф Кәрими. Р Фәхретдинев. Г Камал. М Гафури исемнәрен санап китә дә иҗатлары турында мондый сүзләр яза «Болар һәммәсе искене—феодализм калдыгын сүгәләр, җимерәләр, яңага, рус-европа мәдәниятенә чакыралар иде Болар җәдит хәрәкәтен, дини реформацияне. Европа гыйлемнәрен яклау белән бергә, татарның гаилә, җәмәгать тормышына да кагылалар иде» (7 т, 265 6 ) Игътибар итегез хәзергә кадәр кайбер галимнәр тарафыннан реакцион җәдитчелекнең типик вәкиле итеп саналган М Акъегет-задә исеме 3 Бигиев янында тора. Соңрак начар мәгънәсендә җәдитче дип игълан ителгән Р Фәхретдинев, Ф Кәримиләр мәгъри- фәтче-демократлар Г Камал һәм М Гафури белән янәшә куелган Соңрак икесе исә укыту-педагогика эшләрендә генә түгел, дини реформа мәсьәләләрендә дә Кәримиләргә фикердәш булганнар икән Күренекле әдәбият белгече Г Сәгъди Г Ибраһимов карашларын тулысы белән уртаклашкан «Әлифба укытуда «ысулы саутия» кертелү Һәм әлифбаны шул ысул белән укыта торган мәктәпләр ачыла башлау белән теге Каюмнар башлаган Европа фәннәрен укыту мәгънәсендәге «җәдитчелек хәрәкәте дә» гомумиләшеп, көчәеп китте».’ Күренә ки, Г Ибраһимов һәм Г Сәгъди уенча. Беренче рус революциясенә кадәр татар иҗтимагый фикерендә һәм әдәбиятында кадимчелеккә каршы бер-берсенә дошман булган ике лагерь түгел, бәлки бер генә лагерь— җәдитчелек кенә көрәшкән. Тарихчылар, әдәбият галимнәре һәм педагоглар озак вакытлар Г Ибраһимов карашларына таянып эш иттеләр. 30 ичы еллар ахырында кем тарафыннандыр кертеп җибәрелгән «мәгърифәтчелек» атамасы дә моңа комачаулык китерми, ул «җәдитчелек» дигән сүзнең синонимы итеп йөртелә 1950 елда да әле XX йөз башы татар әдәбияты турындагы мәкаләләр сериясендә Г Халит «мәгърифәтчелек» терминын куллангач, «Моңар чаклы бу хәрәкәт җәдитчелек дип аталып йөртелә иде» дигән аңлатма бирүне кирәк тапкан («Совет әдәбияты». 1950, 2 сан). Менә 1949 елда Б. Г. Гафуровның «Таҗик халкы тарихы» исемле китабы басылып чыкты Сүз арасында автор җәдитчелек мәсьәләсен яңадан карау максатын да куя Китапның бу мәсьәләгә кагылышлы төп пафосы җәдитчелек ул пантюркизм, һәм беркайчан да прогрессив күренеш булмады, дигән раслауга кайтып кала Әнә шул китап бездә татар иҗтимагый фикеренә «ревизия» ясарга сигнал булды 1950 елда Ф Мөсәгыйть Г Халитның югарыда телгә алынган мәкаләләрен элеп алып селкеп салды һәм В И Ленинның «Без нинди мирастан баш тартабыз» исемле хезмәтен кылыч итеп, «җәдитчелек» дип йөртелгән бердәм агымны ике мөстәкыйль кисәккә аерып ташлады мәгърифәтчелек һәм җәдитчелек. («Совет Татарстаны», 1950, 15 ноябрь). Мәгърифәтчелекне сыйфатлауда ул, Герцен, Белинскии. Чернышевскиины эталон итеп алып җәдитчелекне төрлечә каралтып мәгърифәтчелеккә каршы куйды. Әнә шул рәвешле ике нарат үсеп чыкты, һәм без һаман әле шулар арасында адашып йөрибез. Бу буталчык мәсьәләгә ачыклык кертү максатыннан алга таба без XIX гасырда мәгърифәтчелек һәм җәдитчелек дигән ике мөстәкыйль агым яшәгән дип фараз кылырбыз Жәдитчелек үсеп килә торган татар буржуазиясенең идеологиясе, ә мәгърифәтчелек демократик катлауларның, башлыча крестьяннарның, мәнфәгатьләрен чагылдырган агым булсын Инде килеп, үз-үзебезгә мондый сорау бирик татар либераль буржуазиясенең идеологиясе — җәдитчелек дөньяга чыгышыннан ук реакцион күренеш булганмы’ Иң элек В И Ленинга мөрәҗәгать итик «Шуны онытмаска кирәк XVIII гасыр мәгърифәтчеләре (гомуми танылган фикер аларны буржуазия юлбашчылары рәтендә күрә) язган вакытларда, безнең 40 нчы елдан 60 елларга кадәр булган мәгърифәтчеләр язган вакытларда, барлык иҗтимагый мәсьәләләр крепостное правога һәм аның калдыкларына каршы көрәшкә кайтып кала иде Яңа иҗтимагый-экономик мөнәсәбәтләр һәм аларның каршылыклары ул чакта әле яралгы хәлендә иде Шуңа күрә ул вакытта буржуа идеологларда үз файдаларын күзәтү һич булмады Киресенчә. Көнбатышта да. Россиядә дә алар бөтен кешенең рәхәттә яшәячәгенә тәмам чын күңелдән ышандылар һәм шуны чын күңелдән теләделәр, крепостной стройдан үсеп чыга торган стройдагы каршылыкларны чын күңелдән күрмәделәр» ’ Ничек була инде бу. феодаль тәртипләрне җимерү чорында барлык илләрнең дә буржуа идеологлары, шәхси исәп-хисаптан азат булып, прогрессив эш башкарганнар, ә татар һәм бүтән төрки милләтләр буржуазиясе идеологлары — җәдитчеләр генә беренче адымнарыннан ук, тар сыйнфый мәнфәгатьтән чыгып, зарарлы эш кенә эшләгәннәр Бәлки татар буржуазиясе үтә агрессив һәм реакцион булып, идеологларында аз гына да прогрессивлык табылмагандыр' Тагын 8 И Ленинны укып карыйк: «Изелгән милләтнең һәрбер буржуаз милләтчелегендә изүгә каршы гомуми демократик эчтәлек бар, һәм менә шул эчтәлекне без һичсүзсез яклыйбыз, ә милли аеручалык омтылышын һич уртаклашмыйбыз, поляк буржуазиясенең евреиләрне кысу омтылышына Һ.6., һ б каршы көрәшәбез» Бу сүзләр 194 3 елда, Россия яңа революциягә таба барганда. '«’ар әдәбияты тармам Дәресле»-иуллаима Каза». 1976. 70 6 *Ле»»н В И Әсәрләр 4 бәоадат. тарҗа-а 2 т Кам». 1953, 49В— 99 бб *Ле»и~ В И. Әсәрләр 4 6ас~адаи тәриемә 20 • Каха- !96О 417 6 буржуазия Һәм вның идеологлары революцияне булдырмас өчен бөтенесен да эшләгән бер вакыт га язылганнар Әнә шул чорда да изелгән милләтләрнең буржуаз милләтчелегендә димәк, җәдитчелектә — изүгә каршы гомумдемократик элементлар булган икән. XIX гасырның икенче яртысы турында исә сейләл тә торасы юк Татар пролетариаты ул чакта аз санлы һәм зәгыйфь иде, революцион ситуация әле юк, һәм татар буржуазиясенең иминлегенә бернинди куркыныч янамый иде Аны патша жөкүмәтенең милли-колониаль политикасы гына чикли, ул рус буржуазиясе белән конкуренциядән зыян күрә, татар тормышының үзендәге феодализм калдыклары аның үсешен тоткарлый иде Шуңа күрә, изелгән милләт буржуазиясе буларак, ул. феодализм калдыкларына каршы көрәш белән генә чикләнмичә, курка-курка гына булса да, абсолютизмга да каршы чыгарга мәжбүр була. «Реформачы татар буржуазиясе, шөбһәсез, самодержавиегә, аның каты режимына каршы иде Чөнки үзе теләгәнчә киңәеп, үсеп китәргә хөкүмәт ирек бирми... Ләкин бу каршылык эчтән рәнҗү, үзара җыелып зарланулардан күп үтмәде».— дип язды Г Ибраһимов (7 т. 266 б ) XIX гасырның икенче яртысында татар либераль буржуазиясенең уку-укыту эшләрен юлга салудагы тырышлыгын да онытырга ярамый. Мәгълүм булганча, татар мәктәпләренә хөкүмәт бер тиен дә акча бирмәгән, шуңа күрә җәдит мәктәпләре татар сәүдәгәрләре һәм промышленниклары акчасына яшәгәннәр Үз вакытында Г Ибраһимов та җәдитчелек хәрәкәтенең материаль нигезен татар буржуазиясенең субсидиясе тәшкил итте дип әйткән иде «Бу көрәшләре, хәрәкәтләре белән—дип яза ул,—татар буржуазиясе безнең тарихи үсүләребездә тарихи бер вазифа үтәде» Милләт файдасына иөэ меңнәрчә акча тоткан зур сәүдәгәр Әхмәт бай Хөсәе- нов болаи дигән: «Ислам милләте мотлакан укырга вә язарга белсен төркичә вә русча үгрәнсен. дин танымаган мөселман баласы калмасын, һөнәрсез вә ялкау мөселман азайсын, милләт эчендә дөрес белүче вә гакыллы дин галимнәре вә гүзәл холыклы зыялылар хаҗәт микъдарында улып торсын!-' Күренә ки. ярым-йорты грамоталы татар бае да кесә мәнфәгатеннән югарырак күтәрелә алган Эре буржуазия үзе үк тарих кушуы буенча феодализм калдыкларын бетерүгә, капитализмны үстерүгә һәм. димәк, ахыр чиктә тарихи прогресска көч биргән бер вакытта аның идеологлары саналган җәдитчеләр ничек инде XIX гасырда ук тоташ реакцион булсыннар? дигән сорау туа. Г Ибраһимов һәм тарафдарларының карашын аударып ташларга алынган иптәшләр логика дигән нәрсә белән исәпләшмәстән. җәдитчелек өстенә әллә ничаклы гаеп өяләр Жәдитчеләр, күрәмсең, пантюркист һәм панисламистлар булып, «татар һәм башка мөселман халыкларын Россиядән аерырга, аларны череп беткән төрек солтаннары империясенең бер кисәгенә әверелдерергә хыялландылар- («Совет әдәбияты». 1952. 5 сан, 52 б.) Җәдитчелекнең лидерлары Беренче рус революциясе чорында кадетлар программасын кабул иткән «Мөселман иттифакы» партиясен оештыруның инициаторлары булдылар Балкан сугышы вакытында (1912-13) терекләрне якладылар һ.б Һ6 Ләкин бит бу «геиаһкларның һәммәсе дә җәдитчеләрнең 1905 елдан соңгы эшчән- лекләренә карый! Хәтта пантюркизм да. И В Сталинның «Милли мәсьәләдә партиянең чираттагы бурычлары» дигән мәкаләсенә бирелгән искәрмәгә ышансак (С Батыев нәкъ шуңа таяна), шактый соң барлыкка килгән күренеш «Пантюркизм.— диелә анда.— барлык төрки халыкларны төрек хөкүмәтенә буйсындыруны максат итә Балкай сугышы (191213) вакытында күтәрелгән хәрәкәтЯхшы, килештек, җәдитчелек, икенче төрле әйткәндә, XX гасыр башы либераль- буржуаз милләтчелек хәрәкәте 1905 елгы революция барышында һәм аннан соңгы елларда бөтенләе белән реакцион булсын (В И Ленинның буржуаз милләтчелектәге демократик элементлар турындагы сүзләре яктылыгында карасак бусының да шикле икәнен күрербез) Ә 1905 елга кадәр? XIX гасырның икенче яртысында' Ул чакта бит әле «Мөселман иттифакы- партиясе юк, политик агым буларак пантюркизм да дөньяга чыкмаган Госманлы империясенең изге туфрагына аяк басу турындагы «хыял«га киңрәк тукталыйк Җәдитчеләрнең мөселман халыкларын. Россиядән аерып алып, Теркиягә буйсындырырга омтылулары турында яза башлауларына унбиш еллап бар инде Әмма дәлилсез язалар, фактларсыз Бүтәнчә була да алмый Акылы камил булган нинди сә> ИВраһ-моа ' Иыла, тяя. едабиат мЯ1«»л»а»оя Kaja- 1»Л М6 * ф«вр«| дямяа т* Оа-«а 6а« Оря«6уР' ТЯТО 34 6 ’ Карагы» Хасаная X X Яааопюц-а 1ВО5-О7 тт a Тагар— М TH) ЗВ В, Ьагыяа С Тагярхам» а«ад«а-»г таоллииа —«История СССЯа 1*64. 4 са~ * Стаями И ■ Сочиияииа Т ». М IBSJ, 40) 6 дәгәр яисә фабрикант җайланган, юлга салынган сәүдәсен, предприятиеләрен ташлап Төркиягә күчәргә, төрек патшаларына буйсынырга теләсен7 Ярый, буржуазиянең күчеп китүе турында сүз була алмасын Бәлки ул татар талкы яши торган төбәкләрне Төркиягә кушарга теләгәндер? Бусы да көлке. Бер-берсеннән меңнәрчә чакрым ераклыктагы ике территорияне кушу фикере аек акыллы нинди кешенең башына килергә мөмкин? Җитмәсә ул территорияләрнең берсе — Россия кебек бөек державаның состав өлеше Аннан соң, кемгә кирәк бу эш7 Буржуазиягә кирәкми, хезмәт ияләренә — бигрәк тә. Болары — фараз итү, фикер йөртү Ә тормышта? Тормышта да шулай ук. Җәдитчелекне тәнкыйтьләүчеләрнең берсе дә шушы көнгә кадәр Россиядәге мөселманнар яшәгән җирләрне аерып алып Теркиягә кушу юлында, яисә инде татарларны һәм башка мөселман халыкларын Төркиягә күчерү юнәлешендә эш алып баруны раслый торган фактларны архивтан яки матбугаттан алып күрсәтә алганы юк. Дөрес, охранка канце- ляриеләрендә яки карагруһчыл рус газеталарында без җәдитчеләрне сепаратизмда гаепләүне күл табабыз Ләкин җәдитчелекне яманлаучылар боларны күрмәмешкә салышалар. XIX гасыр ахырында мөселманнар күпләп-күпләп Теркиягә күчеп киттеләр бит диюләре мөмкин Әйе. мондый хәл булган. Башлыча. Кырым татарлары киткән. Ә 1897 елда, халык санын исәпкә алу вакытында бу психоз Идел буе татарларына да йоккан. Ләкин моңа җәдитчеләрнең катышы юк. Төп сәбәп — хәерчелек, җирсезлек, башлыча. чукындырудан курку, иске карашлы руханилар тарафыннан куертылган дини фанаБу бәйләнештә «җәдитчелекпнең баш идеологы И. Гаспринскийның күчеп китүгә мөнәсәбәте гаять кызыклы «Тәрҗеман» газетасы редакторы егерме ел буе мөселманнарның Төркиягә күчүенә каршы чыккан Күпсанлы мәкаләләрендә ул күченүне халык башына килгән бәла дип саный. Россиядән сезне беркем дә кумый, Төркиядә беркем дә көтеп тормый, ди Бер мәкаләсендә мондый юлларны укыйбыз «Күчеп китү уен читкә атып, тормышны яхшырту юлларын туган йорттан, аналар һәм бабалар йортыннан эзләгез. Персиядә һәм төрек дәүләтендә тереклек итү, икмәк бирә торган һөнәр табу гадәттән тыш кыен» («Тәрҗеман». 1900, 12 октябрь ) Патша чиновниклары һәм карагруһчыл публицистлар И. Гаспринский эшчәнлегенә шикләнеп караганнар, алай гына да түгел, аны панисламизм, пантюркизмда гаепләгәннәр Шундыйларга җавап итеп И Гаспринский болай дип яза «Көнчыгышта чыннан да панисламизм идеяләре таратыла», әмма «россиялеләр моңа иярергә тиеш түгелләр дип уйлыйм». Россия мөселманнарын берләштерү мәсьәләләренә (пантюркизмга) килгәндә исә. моңа ихтыяҗ юк. чөнки алар инде «уртак чикләр, уртак законнар белән берләшкән Телисез икән, дип дәвам итә ул, мин аларның үзара якынаюын тиеш табам, «чөнки безнең тоткан юл Россиядә яшәүче барлык кабиләләр арасында һәм аларның барысы белән руслар арасында бердәмлек һәм дуслык мөнәсәбәте урнаштыруга кайтып кала» («Тәрҗеман», 1898, 19 июль.) Әгәр без җәдитчеләрнең 1905 елга кадәрге эшчәнлеген күздә тотсак һәм әлеге атамаларга аерылып чыгу мәгънәсе салсак, китерелгән фактлар яктылыгында без җәдитчеләрне панисламизм һәм пантюркизмда гаепләүнең нигезсезлеген ачык күрербез. Җәдитчелеккә кара мөһер сугучылар тагын бер дәлилгә — Тукайның «Китмибез» исемле шигыренә ябышырга мөмкиннәр Әнә бит. янәсе, күчеп китүгә чакыра торган кампания алып барылган, аның башында буржуаз милләтчеләр, ягъни җәдитчеләр торган Бу дәлилнең нигезсезлеген аңлар өчен шигырьне игътибар белән уку да җитә. Кара йөзләр безне булмас эшкә тәкьлиф иттеләр — Сезгә монда юк ирек, солтан җиренә кит1— диләр. «Сезгә» дигән сүзгә игътибар итик. Үзен халык хезмәтчесе дип игълан иткән милләтче бу сүзне әйтә алырмы? Сез китегез, мин калам, дигән мәгънә килеп чыга ич. «Без китәргә тиеш, безгә монда ирек юк», дип әйтер иде ул Тукайның монда ирек һәм җир таләп иткән татарларны Төркиягә куган рус карагруһчыларына каршы чыкканлыгы ачык булса кирәк Шигырьнең соңгы юллары да шушы фикерне ныгыта. Алары русча язылган «Если лучше вам, туда сами пожалте, господа!» 9 Җәдитчелекне баштанаяк реакцион күренеш итеп караучылар аның уку-укыту өлкәсендәге эшчәнлеген дә киметеп күрсәтергә, яисә бөтенләй юкка чыгарырга омтылалар Б Г Гафуров, мәсәлән, җәдит мәктәпләре бернинди эз калдырмадылар алар « эш белүче приказчиклар әзерләү өчен генә» 10 ачылганнар иде. дип яза Безнекеләр «ңа иярделәр «Курсави Һәм Хөсәен Фәезханов кебек реформаторлардан аермалы буларак, дип язды С. Батыев,— җәдитчеләр татар капитализмының мәнфәгатен күзәтеп, яңа метод белән укыту мәктәпләрен күбәйтүгә көч кундылар Алар татар буржуазиясенең социаль заказын үтәделәр» («История СССР». 1964. 4 сан ) Димәк, җәдитчеләр Курсави һәм Мәрҗани кебек дин реформаторларыннан да «кайтышрак» булганнар, яңа тип мәдрәсәләр булдырып бер адым артка чигенгәннәр Җәдит мәдрәсәләрен болай хурлау белән наданлык һәм фанатизм учагы булган иске мәдрәсәләрне өстенрәк сакауга барып җитәргә мөмкин Патша чиновниклары яңа метод белән укыта торган мәктәпләрнең хәвефле икәнен сизеп алып, нәкъ менә иске мәдрәсәләрне яклау һәм саклау юлына басканнар иде Шулай итеп, феодализм калдыклары белән көрәш төп бурыч булган чорда татар буржуазиясе идеологлары, ягъни җәдитчеләр, тар сыйнфый мәнфәгатьләр кысасында калмыйча, объектив рәвештә прогрессив эш башкардылар Алариың эшчәнлеген. 1905 елга кадәрге һәм аннан соңгы ике чорга бүлмичә, бөтенләе белән реакцион дип бәяләү, соңгы чордагы «гөнаһпларын сылтау ител, XIX гасырдагы файдалы эшчәилекләрен юкка чыгару тарихилык принципларына, фәнгә каршы килә Ышандык булса кирәк, 1905 елга кадәр җәдитчеләр гаеп санарлык берни дә эшләмәгәннәр. Шулай булгач, җәдитчелек белән мәгърифәтчелек арасындагы аерма нәрсәдә' «Нарат»ның икенчесе ясалма түгелме' Әгәр дә без «җәдитчелек» идеологы И Гаслринскийиың 1905 елга кадәрге уңай Программасы белән танышсак, Беренче рус революциясенә кадәр мәгърифәтчелек һәм җәдитчелек дигән ике агым ясарга һәм аларны бер-берсеиә каршы куярлык нигез юклыгына тәмам ышанырбыз 20 ел дәвамында «Тәрҗеман» газетасының игътибар үзәгендә яңача, аааэ методы белән укыргаязарга өйрәтү һәм мәктәпләргә фән кертү мәсьәләләре тора И Гасприн- скнй, моннан тыш, җир эшкәртүне яхшырту, сәүдә һәм промышленностьны күтәрү өчен фәннәрне үстерүнең кирәклеге мәсьәләсенә йөзләрчә мәкалә һәм корреспонденция багышлаган Түбәндәге сүзләрне нәкъ менә ул язган «Бөек кешеләр дигәндә без төрле заманнарда дөньяны канга һәм күз яшенә батырган атаклы басып алучыларны күздә тотмыйбыз Дөньяның чыннан да бөек кешеләре алар — пар машинасын, локомотивны, пароход, телеграфларны уйлап тапкан, газаплы авырулардан дәва, дару ясаган яки акыллы фикерләр һәм омтылышлар үрнәге биргән гади кешеләр». («Тәрҗеман», 1890, 14 ноябрь ) «Мәгърифәтчеләр» дә, башлыклары Каюм Насыйри да шулай уйламаган- мыниП Фәнни-техник прогрессны, И Гаспринский фикеренчә, ничек тормышка ашырырга мемкинГ Моңа бер генә юл бар Ул да булса — Европадан өйрәнү, аеруча рус фәнен һәм культурасын үзләштерү Моның өчен исә иң элек рус телен өйрәнергә кирәк («Үз хокукларыңны белү һәм аларны яклау һәм саклау өчен Россиядә русча белү тиеш»— «Тәрҗеман», 1889, 20 сентябрь) «Тәрҗеман» редакторы мөселман мәктәпләренә рус телен өйрәнүне кертү өчен дә армый-талмый керәшә Мөселманнар өчен махсус ачылган хөкүмәт мәктәпләреннән качмаска өнди, рус һөнәр мәктәпләренә гимназияләргә. университетларга керергә чакыра Ниһаять. И Гаспринскии русчадан тәрҗемә итүне даими рәвештә хуплый һәм бу эшне тагын да көчәйтергә чакыра «Россиядә, табигый, рус әдәбиятыннан югарырак әдәбият юк,— дип яза ул.— Шуңа күрә Россиядә яшәүче кабиләләрдә милли әдәбиятка ихтыяҗ булса да. рус әдәбиятына ихтыяҗ тагын да зуррак» Терки халыкларны Пушкин, Лермонтов. Гоголь, Толстой әсәрләре белән таныштыру, аныңча, гаять кирәк эш Тагын бер кызыклы фактка тукталып үтәсе килә Татар мәгърифәтчелеге һәм җәдитчелеге, башлыча, әдәбият галимнәре тарафыннан әдәбият күзлегеннән карал өйрәнелеп килде Бу аңлашыла Af урта гасырчылыкка каршы көрәшүчеләрнең иң күренекле вәкилләре язучылар иде Әдәбият белеменә мәгърифәтчелек төшенчәсе килеп кергәч җәдитчелек лагереннан иң элек К. Насыйри алынды һәм «штаты әле тутырылмаган» юнәлешнең башлыгы дип игълан ителде Вакансияле урыннар берәм-берәм шул ук лагерьдан күчерелгән Г. Ильяси, Ф Халиди, 3 Бигиев һәм башкалар хисабына тутырылды. Шундый көн килде ки, җәдитчелекнең XIX гасырда иҗат иткән бер язучысы — М Акъ- өгет-задә генә калды Әмма 1957 елда М X Гайнуллин шушы «соңгы магикан«ны да мәгърифәтче дип игълан итте Мәзәк хәл туды XIX гасыр җәдитчелек әдәбиятын хурлыйбыз, фаш итәбез, ә аның бер генә язучысы да, бер әсәре дә юн' Феодализм һәм клерикализмга каршы юнәлгән хәрәкәтне бер-берсеиә дошман ике лагерьга бүлүчеләрнең позицияләре ныклы булмауны күрсәтмиме бу' Әгәр андый ике лагерь һәм алар арасында килешмаүчән каршылык булса, керәш барыр, бәхәс кызар иде Әмма мондый хәлнең булганы юк, һәрхәлдә мәгърифәт- " ядяб-хгы XIX аяз Кахяи IBS' челерне җәдитчеләр белаи «кычкырыштырырга» теләүчеләр үз карашларын расларлык бер факт та китерә алмыйлар Хәер, К Ф Фасеее бер факт «тапкан» «1883 елгы календаренда Насыйров әйтә,— дип яза ул.— «бакчасарайныкылар». ягъни Гаспринский һәм башка җәдитчеләр, аннан иелгәннәр, аның татарларга рус теле ейрәтү эшчәнлегенә кимсетеп караганнар" Чынлыкта иелмәгәннәр дә. кимсетеп тә карамаганнар Календарьның үзендә болай диелгән «. гайре телдән ят сүзләр катыштырып сөйләшмәкемездән Бакчасарайда иелделәр». (Календарь 1883 елгы. 28 б.) Күренә ки, сүз бөтенләй башка нәрсә турында бара Мәгърифәтче һәм җәдитчеләр арасындагы фикер берлеге, бер-берләренә булган симпатия турында сөйли торган фактларның исәбе-хисабы юк Мәгърифәтчеләр дип игълан ителгәннәрнең Гаспринскийга мөнәсәбәтеннән башлыйк. Менә мәгърифәтчелек лагерена иң соңыннан күчерелгән М. Акъегет-задәнең «Хисаметдин менла» повестендагы баш герой — яңа метод белән укытучы идеаль хәлфә, күз яшьләрен йота-йота, «Тәрҗеман» газетасы укый. Гаспринскийның милләт язмышы турындагы сүзләре аңа шулай тәэсир иткән. Укуын дәвам иттерә алмыйча, «Афәрин, Исмәгыйль кардәшем»,— дип, газетаны читкә куя Инде менә «ортодоксаль» мәгърифәтче Заһир Бигиевның Гаспринскийга мөнәсәбәте «Тәрҗеман» редакторына ул түбәндәге хат белән мөрәҗәгать иткән: «Галиҗәнап мөхәррир әфәнде! Бакчасарайга баргач, миңа Кайтазан мәхәлләсендә сез нигезләгән җәдит мәктәбендә булырга туры килде Мәхмүт әфәнде тарафыннан яхшы кабул ителгәнлегем хәлдә, мин бу уку йортында берничә сәгать булдым. Балаларның уңышы мине таң калдырды. Моннан сигез ай гына элек мәктәпкә йөри башлаган балалар татарча иркен укыйлар, язалар, Коръән укыйлар, арифметиканы, гыйльми хальне һәм география буенча башлангыч төшенчәләрне нигезле үзләштерәләр» («Тәрҗеман». 1891, 31 октябрь) Ә 1893 елда «Тәрҗеманының 10 еллыгы уңаеннан 3. Бигиев котлау белән бергә газета файдасына 10 сум акча җибәргән. Шактый өлеше соңрак революцион-демократия лагерена күчәчәк икенче буын мәгърифәтчеләре дә "Тәрҗеманонан башлаганнар. Алар укый ала торган беренче газета шул 'Тәрҗеман» булган, ул аларның күзен ачкан. «Закир Һади.— дип яза М X. Гайнуллин,—«...даими рәвештә «Тәрҗеман»ны укыган, анда күтәрелгән мәсьәләләр белән кызыксынган Бу фикерне «Мәгъсүм» исемле повесте да раслый. Аның герое — идеаль шәкерт Исмәгыйль бәкнең «Ике батыр» исемле брошюрасын җылый-җылый укый. Шакир Мөхәммәдев, Галиасгәр Камал, Габдулла Тукай турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Фатих Әмирхан да. малай чагында ук. «Тәрҗеман»ның чираттагы санын түземсезләнеп көтеп алып, баштагы игъланнарыннан соңгы имзасына кадәр җентекләп укып чыга торган булган «Минем белән бер партада утыручы балалардан мондыйлар күп иде.— дип өсти ул — Вакытында зурлардан да мондый «Тәрҗеман» шәкертләренең булганлыгын беребез дә инкарь итә алмыйбыз» («Әльислах». 1908, 25 март). Революцион-демократик позициягә баскан Ш Мөхәммәдев «Хан кызы» исемле китабын хәтта 1908 елда И. Гаспринскийга багышларга һәм кереш сүзендә бу шәхеснең фидакарь эшчәнлегенә югары бәя бирергә мөмкин дип тапкан. Сизеп торам, бу фикергә оппонентлар Тукайның «Тәрҗеман» һәм аның редакторын кискен тәнкыйть иткән фельетоннарын искә төшерергә ашыгалар Әйе, «Шартлар» фельетонында Тукай «Мөселман иттифакы» партиясен яклаганы өчен И. Гаспринскийга очып куиа Әмма бу Гаспринскийның Беренче рус революциясе чорындагы эшчәнлегенә карый. Без исә аның 1905 елга кадәрге карашлары турында сүз алып барабыз. «Тәрҗеманының татарларга галякасы» исемле икенче фельетонында Тукай, татарларның 25 ел соңрак уянуларына сәбәп булды дип. газетаның хезмәтен бөтенләй сызып ташлый Монда «Таң йолдызы» һәм үзе эшләгән «Фикер» газетасын тәнкыйтьләгәне өчен -Тәрҗеман.га нык ачуланудан килеп чыккан арттырып җибәрүне күрми мөмкин түгел. Әмма фельетонның азаккы юлларына игътибар итик. Тукай, беркадәр үэ-үэенә каршы килеп, болай ди без -ак күмәч булмаганда ипи ашаган һәм кыйбатлы тәмәке булмаганда — махорка чорнап тарткан төсле генә «Тәрҗеман-ны укыдык»'* Димәк, «Тәрҗеман таш булмаган, кара булса да ипи булган. Бер генә ел элек ул «Тәрҗеман бу милләтнең дәрденә улсын тәрҗеман,— дип, газетаны хуплап язган иде ич «Тәрҗеман., һәм Гаспринскийга иң объектив бәяне үз заманында Ф Әмирхан биргән Ул «Тәрҗеман-ның Россия мөселманнарына сәяси яктан файдасы күп булмады '• Ф««.. К Ф Из истории татарской передовой общее..ениой мысли Кажаиь. 1955. 55 б ' Татар адабиыы XX йаз. Казан, 194?. 12 6 Тукай Г Эсорлар. 5 томда. 3 том, Каза» 1965, 235-236 66 дип саный Сәбәбен Гаспринскийның, эзәрлекләүләрдән куркып, артык сак кылануында күрә «Ләкин,— дип яза ул,— «Тәрҗеман» газетасының милләтебезнең иң надан вә метәгассыйп вакытында мәктәпләремез исламына иткән хезмәтләрен генә назар дикъкатькә алганда да «Тәрҗеман» чирек гасыр үз җилкәсендә авыр йек тартып килгән дияргә мәҗбүрмез» («Әльислах». 1908. 25 март) Монда шуны искә алырга кирәк «Тәрҗеман»ның политик юнәлешен кабул итмәүләре (Тукайның — кискен. Ф Әмирханның — йомшаграк)—Беренче рус революциясе барышында татар иҗтимагый фикеренең яңа баскычка күтәрелүе нәтиҗәсе Алариын игътибар үзәгендә — газетаның XX гасырның башындагы политик юнәлеше «Тәрҗеман» үзе безнең мәгърифәтчеләргә нинди мөнәсәбәттә иде' Шулай ук уңай мөнәсәбәттә Каюм Насыйрииың барлык «игапларына да. мәсәлән, уңай бәя бирелә. Бер мәкаләсеннән түбәндәге сүзләрне укыйбыз «Насыйров әфәнде — яхшы терәлче, русча башлангыч белем алган Шуңа карамастан, моңарчы дөньяви һәм әдәби китаплардан мәхрүм торган милләттәшләренә ул егермегә якын төрле-төрле әсәр һәм тәрҗемә эшләп бирде. Игенчелек турындагы китабы өчен аңа аеруча рәхмәт» (1892. 10 декабрь) 3. Бигиев әсәрләрен дә мактап яза. Телен «урам теле» дип яратып бе- термәсә дә, Гаслринский Г Камалның беренче пьесаларын да хуплаган Икенче буын «җәдитчеләр» Р Фәхретдииев. Ф. Кәрими һәм «мәгърифәтчеләр» Ш Мөхәммәдев. 3. Һади арасында да ызгыш күзәтелми. Ш Мөхәммәдев «Шәркый рус» газетасында, мәсәлән, Р Фәхретдиневиең «Мәшһүр хатыннар» исемле китабын күккә чөеп мактый Бу — «җәдитчеләр» һәм «мәгърифәтчеләр» арасында 1905 елга кадәр фикер берлеге яшәгәнлеге, апариы аеру өчен 50 иче еллар башында корылган койманың саламнан гына икәнлеге турында сөйләмиләрме? Ул фактлар Г. Ибраһимов һәм фикердәшләренең нигездә хаклы булганлыкларын расламыймы? Хәер, тарих Һәм әдәбият белеме дә соңгы елларда 1905 елга кадәр феодализмга каршы лагерьның бердәмлеге турындагы фикергә таба авыша бара 1957 елда ук инде М. X Гайнуллин, мәсәлән. XIX гасыр җәдитчелегенең прогрессив ролен, кыюсыз гына булса да. билгеләп үткән иде Шулай ител, тәмам ышандык бугай 1905 елга кадәр татарларда феодализмга каршы юнәлтелгән бер генә хәрәкәт булган Соң бу юнәлешне ничек дип атарга7 Г Ибра- һимовтан күчермә алып, «җәдитчелек» дипме? Бу атаманы кабул итсәк, кыенлыкларга юлыгачакбыз Феодализмга, крепостнойлыкка яисә аның калдыкларына каршы юнәлгән хәрәкәт буларак мәгърифәтчелек дөньяның күп кенә илләрендә шул исәптән. Россиядә бар иде Соң җәдитчелек нәрсә? Дөньядагы нинди иҗтимагый күренешкә туры килә ул? Мәсьәләне болай кую конкрет күренешләрне мәгълүм схемаларга буйсындырырга тырышу итеп каралмаска тиеш Чеики барлык халыклар да. гомуми- тарихи закончалыкларга буйсынып, үсешүзгәрешнең бер үк тесле баскычларын, этапларын узалар Аерма булса да, ваклыкларда, бер халәттән икенче халәткә күчеш формаларында гына. Иҗтимагый хәрәкәт һәм иҗтимагый фикердәге охшаш күренешләр оно шуннан килеп чыга Тагарлар һәм Урта Азия белән Кавказда яшәүче халыклар, әйтик. Көнбатыш Европаны» бер генә халкында да булмаган юлга — җәдитчелек юлына кереп китгеләрмпш'? Бу бит мөмкин түгәп! Феодализм җимерелүгә йөз тоткан чорда татарларда мә .■ -фзтчелек булмау акылга сыймый Ачык булса кире» Г Ибраһимовның «җәдитчелек» дигәне мәгърифәтчелек' бүтән нәрсә түгел Бит ул елларда «мәгърифәтчелек» атамасы бөтенләй кулланып маган Ризасызлык белдергән тавышлар ишеткәндәй булам ничек инде җәдитчеләрне В И. Ленин Н Г Чернышевский карашларына таянып сыйфатлаган мәгърифәтчеләр 6е лей бер тактага куярга мамкин? Әйе «Без нинди мирастан баш тартабыз» дигән мәкаләсендә В И Ленин, исемен атап әйтмәсә дә. Чериышевскийны мә> ърифәтчелекнең типик вәкиле итеп саный Әмма ул мәгърифәтчеләргә хас өч сыйфатны буржуа г экономист Скалдин әсәрләрен анализлаудан чыгара. Димәк Чернышевский гына түгел В И Ленинның үзенең сүзләре белән әйтсәк, әлеге «буржуа» да мәгърифәтче икән Шулай булмаса, Ленин мәгърифәтчелеккә билгеләмә биргәндә аның әсәрләренә таяна алмас иде 60 нчы еллар эчен Скалдинның типиклыгына шикләнмеселәреи алдан бел гендай В И Ленин искәрмә бирә, ә анда гүбәндәге сүзләр бар «Эш барлык мәгърифәтчеләр өчен уртак булган һәм Скалдин да уртаклаша торган карашларда» Күренә ки, мәгърифәтчеләр дә горле булган кебек, ул дәрәҗәгә ирешмәгәннәре дә бар икән XVIII гасыр рус мәгърифәтчеләре һәм Скалдин тибындагы буржуаз мәгърифәтчеләр соңгыларына мисал була алалар XIX гасырның икенче яртысында татар җәмгыятендәге феодализм калдыкларына каршы юнәлгән бердәм иҗтимагый хәрәкәт тә әнә шул типтагы мәгърифәтчелек, асылы белән буржуаз шулай да мәгърифәтчелек иде Инде болай диюләре мөмкин идея җитәкчеләре Гаспринский булган җәдитчеләрне мәгърифәтче ясау дөрес булырмы' Гаспринский бит капитализмны үстерүгә, буржуазияне күтәрүгә көч куйган, яңа метод белән укыта торган мәктәпләрдә дини тәрбия бирүне дә күздә тоткан, динне фән белән яраштырырга тырышкан, төрек теленә якын ясалма телне пропагандалаган, ниһаять, аның газетасы, дәүләт строена хәерхаһ булып, патшага һәм хөкүмәткә каршы бер сүз дә әйтмәгән Яхшы, болар барысы да шулай Безнең танылган мәгърифәтчеләребез дә шулай түгелме? 1883 ел календаренда К Насыйри, мәсәлән, кырык өч сәүдәгәр турында мәгълүмат бирә, аларны яхшы яктан сыйфатлый, үз акчаларына мәчет һәм мәктәпләр салдырган өчен ихластан мактый. Яки менә демократ Ш Мөхәммәдевне алыйк. Үзенең повестьларында татар сәүдәгәрләрен ул башлыча эшне искечә алып барулары, фән-тех- ника казанышларыннан җитәрлек файдаланмаулары өчен тәнкыйтьли. «Яфрак асты, яхуд Мәкәрҗә ярминкәсе» исемле повестенда идеаль фабрикантны мондыйларга каршы куя. Бусының эше майлагандай бара, акчасы һәм эшчәнлеге белән ул милләткә күп файда китерә. Әйе. Гаспринский, Курсави һәм Мәрҗани эзеннән барып, динне чыннан да яңа шартларга яраклаштырырга, дини идеология биләмәләреннән фән өчен плацдарм яулап алырга һәм киңәйтергә тели Дин белән арасын бөтенләй өзсен иде, диикме? Күпне таләп итәбез! Тагын К Насыйрига мөрәҗәгать итик Бөтенләе белән дин өйрәтмәләренә нигезләнеп әхлак турында китаплар язган кеше ул түгелме' Пәйгамбәрләр тарихы һәм ислам диненең бердәнбер хак дин икәнен исбат иткән әсәр аның каләменнән чыкмаганмы?<( Инде килеп, И. Гаспринскийның «патшага тугрылыгы» хакында Аны демократ ясарга җыенучы да юк. Ул, башка халыкларның мәгърифәтчеләре шикелле үк, мәгърифәтле яисә конституцион монархия идеясеннән югары күтәрелә алмады. Казах халкының типик мәгърифәтчесе Абай турында Мохтар Ауэзов, мәсәлән, менә нәрсә яза: «Әхлак мәсьәләләрен аңлаткан чагында динчелек элементлары үзен сиздерә, монархия строен ул тияргә ярамый торган нәрсә итеп карый» 1 ’ Яки менә таҗик мәгърифәтчелегенә нигез салучы Әхмәт Дониш «мәгърифәтле монарх турындагы утопик лозунгка мөрәҗәгать итеп, әмирне халыкны агартуның файдасына «ышандырсаң», Бохара чынбарлыгын үзгәртеп корып булачак» дип ышанган К. Насыйри турында да шуны әйтергә мөмкин Календарьларының һәр санында ул патша гаиләсе һәм якыннары турында түбәнчелекле мәгълүматлар биреп бара Ниһаять, әдәби тел мәсьәләсе Бу мәсьәләдә К. Насыйри белән И. Гаспринский чынлап та икесе ике карашта торганнар. Тик шунысы бар: И. Гаспринский алга сөргән тел «Тәрҗеманиның 1903 елга кадәр төрки халыкларга хезмәт итә торган бердәнбер газета булуы белән аңлатыла «Баштан ук без үз өстебезгә бик авыр һәм җаваплы бурыч алдык,— дип яза «Тәрҗеман» редакторы.— Касимнан Кашгарга кадәр барлык халыклар да аңларлык итеп язарга кирәк иде»—(1905, 4 ноябрь) Телгә ике төрле караш — И. Гаспринский белән К Насыйри карашлары — мәгълүм бер вакытка кадәр килешеп яшәгәннәр. Күренә ки, 1905 елга чаклы И Гаспринскийның мәгърифәтче, дөрес, буржуаз, ләкин мәгърифәтче булуы бер дә гаҗәп түгел Р Фәхретдинев һәм Ф. Кәрими кебек «җәдитчеләр» турында исә сөйләп тә торасы юк Шулай итеп, кабатлап әйтәм, 1905 елга кадәр татарларда феодализм калдыкларын йолкып ташлауга юнәлдерелгән бер гомуми хәрәкәт кенә бар иде, һәм аны, һичшиксез, мәгърифәтчелек дип атарга кирәк, «Җәдитчелек» дигән терминны исә мәктәп реформасы өчен көрәшкә атама итеп калдыру кулай булыр. Әмма шул гомуми хәрәкәттә абсолют бердәмлек хөкем сөргән дисәк, бу — хакыйкатькә туры килеп җитмәс иде Әйтик, К Насыйри белән И. Гаспринский, Р Фәхретдинев белән 3. Һади, Ф Кәрими белән Ш Мөхәммәдевләрнең аң-тойгылары, яраткан һәм яратмаган нәрсәләре арасындагы аерманы күрми мөмкин түгел Гаспринский күңеленә, мәсәлән, әзербайҗан миллионеры Тагиев яисә фабрикант Акчуриннар якынрак булган (Акчуриннарның берсенә ул кияү тия). Р Фәхретдинев һәм Ф Кәрими дә субъектив яктан алтын приискасы хуҗалары Рәмиевләргә күңел куйганнар К Насыири, Ш Мөхәммәдев һәм 3. Һадиларга килгәндә, аларның йөрәге башлыча крестьяннар һәм шәһәр ярлылары, приказчик һәм шәкертләр өчен сызлаган. Ләкин баштагылары, күреп үткәнебезчә, ул чакта әле буржуаз чикләнмәгән һәм тар интерес белән яшәмәгән булып, гомум милләт турында уйлыйлар, чын күңелдән прогрессны яклыйлар, чын күңелдән милләтнең барлык катлауларының, шул исәптән ярлыларның ярыйсы гына мул һәм культуралы тормышта яшәүләрен телиләр иде Соңгылары исә халык массаларының мәнфәгатен барыннан да өстен куйган хәлдә, дөньяга карашларының татар тормышында сыйнфый каршылыкларның җитлекмәгән булуыннан һәм дини-схоластик тәрбия алуларыннан чыга торган артталыгы сәбәпле, халыкның бәхетен һәм иминлеген тулаем милләтнең фәнни-техник һәм культура ягыннан күтәрелеше белән бәйләп карадылар Ә мондый күтәрелештә, алар фикеренчә, татар капиталы җитди роль уйный К. Насыйри, Ф Халиди, Г Ильяси, Ш Мөхәммәдеа кебекләрнең «мәгърифәтле» татар байларына «симпатиясе» әнә шуның белән аңлатыла (культура чараларына акчаны алар бирми кем бирсен') Сыйнфый симпатия һәм антипатияләре субъектив яктан туры килмәсә дә, әйтелгән сәбәпләр аркасында, «җәдитчеләр» белән «мәгърифәтчеләр» бергә бардылар Бердәм хәрәкәт эчендәге ике тенденция исә билгеле бер вакытка кадәр яралгы хәлендә яшәде Әлеге тенденцияләр беренче тапкыр 1901 елда әдәби тел мәсьәләсе уңае белән үзләрен сиздерде. Г Иманаев шул елны «Казан мөселманнарының язмалары» исемле мәкалә белән чыга, һәм болай дип белдерә «Казан мөселманнарына атап чыгарылган китаплар, безнең фикеребезчә, саф Казан телендә язылган булырга тиеш Менә ии өчен без И Гаспринскийның татар телен «урам теле» дип атавы һәм бозылган татар телендә язарга чакыруы белән килешә алмыйбыз» («Волжский вестник», 1901, 13 январь ) Мәгърифәтчелек хәрәкәтендәге либераль-буржуаз һәм демократик тенденцияләр арасындагы фикер каршылыгы 1903 елдан соң бигрәк тә ачык күренде Бу хәл пролетариатның революцион көрәштә активлашуы, 1903 елда Бакуда, Тифлиста, Батумида булып узган зур стачкалар, анда «мөселман» эшчеләренең катнашуы, Баку. Казан. Уфа, Оренбург кебек «мөселман» үзәкләрендә марксизм идеяләренең таралуы белән бәйле иде 1905 ел алды елларында революцион күтәрелеш һәм марксизмленинизм идеяләре тәэсирендә Закавказье һәм Идел буеның демократик элементлары да, җанланып китеп, көрәшкә тартылдылар Әнә шуның чагылышы буларак, Кавказда «Шәркый рус» исемле газета мәйданга килде (1903) Редакторы дөньяга карашы ягыннан демократ Мөхәммәт Шахтәхтинский иде Беренче көннәреннән үк газета, байлар мәнфәгатен күзәтүдә гаепләп, «Тәрҗе- ман»га һөҗүм итә башлады Соңгысы үз чиратында «Шәркый рус»ны мөселманнар тормышына таркаулык кертүдә гаепләде Татарларның демократик даирәләрендә дә, «Тәр- җеманпиан суынып, «Шәркый рус»ка күңел баглау сизелә башлый Бүтәичә була да алмый иде Ул вакытларда инде «Тәрҗеман»ның тел мәсьәләсендә генә түгел, бәлки иҗтимагый-политик мәсьәләләрдә дә демократиягә каршы позициягә баса башлаганлыгы сизелә 1903 елгы стачкалар турында белдерүендә ул менә нәрсәләр ди «Заводларны һәм тимер юлны туктату гаять зур зарар китерә» (1903. 14 июль). «Шәркый рус» белән бәхәскә кереп, газета болаи ди • ярым грамоталы һәм ярым ач массаларга хәзер фәлсәфә түгел, башлангыч белем, эш белү һәм хезмәт күнекмәләре кирәк» (1903, II август) Шул ук санда И Гаспринский азәрбайҗан «ради- калпларының үз эшчәнлокләрен укуукытуны җайга салу белән генә чикләргә теләмәүләренә карата үкенеч бөлдерә һәм болаи дип өсти. «Әмма радикальлек Европада яхшы. Бездә ул фикер төрлелегенә һәм талашка гына китерә» 1905 елда «Тәрҗеман», туа алмый калган Булыгин думасы хакындагы манифест уңае белән, мөселманнарны дошманлык орлыгы чәчмәскә, «яшәп килүче идарә итү тәртипләрен җимермәскә» чакырды (17 февраль) И Гаспринский һәм аның тарафдарлары, шулай итеп, демократиягә каршы позициягә күчеп, буржуаз милләтчелек лагере барлыкка китерделәр Гомуммәгърифәтче- лек хәрәкәтенең Ш Мехәммәдев, Г Камал, М Гафури кебек демократик карашлы вәкилләре исә революция елларында формалашкан революцион-демократик лагерьга килделәр Татарларда гомуммәгърифәтчелек хәрәкәтенең «соңгы пәрдәсе» әнә шулай ябылды.