Логотип Казан Утлары
Публицистика

Поэзия

Мәхмүт Газизов

Капка ныгыта әти...

— Сайланып та, сырланып та йөри, диген, бер адәм: андыйларга тир түгеп ипи ашату хәрәм. Илен ташлап чыга да, «ялгышынган икән», дип, сайрап ята, «кертсәгез, китмәс идем бүтән», дип. Ил капкасы — зур капка, ул бит түгел җилкапка, теләсә кем ачарга йомышка йөргән чакта... Җилкапканы да менә барлап-карап торасы,— күгәнен тарттырасы. тегесен-бусын борасы. Аларга — ил капкасы!— Чыгалар да керәләр; бушамый да какшамый торсын әле келәләр. Ачуны китерсәләр, бик нык булыр бик бездә, үтеп-сүтеп йөрергә ындыр арты юк бездә. ...Картның үз фәлсәфәсе, белмим нәрсә әйтергә. Әти капка ныгыта, мин булышам әтигә.. Морҗа Җимерелде дөньясы — ишелеп төште морҗасы; агач өйне сүттеләр, төяп алып киттеләр. «Шәп булган! Яңа йорттан фатир алыр хуҗасы, оҗмах анда — ис тими, юк мич ягып торасы». Әйе, өйне сүттеләр, тузылып калды морҗасы... Туздырылган морҗага - уйласы да уйласы: ә кем төтен чыгарыр без утырган нигездә? Бульдозерлар килер дә эһ дигәнче тигезләр,— һәркемнең үз нужасы. ...Яңа шәһәр астында ята авыл морҗасы,— катламкатлам дөньясы. Мәхмүт ГАЗИЗОВ (1940)—шагыйрь. ‘Миләш сиртмә*. *Бер. ике. »ч...«. «Тәгәри китте йомгагым* исемле шигырь китаплары авторы. Чаллыда яши. — Сайланып та, сырланып та йөри, диген, бер адәм: андыйларга тир түгеп ипи ашату хәрәм. Илен ташлап чыга да, «ялгышынган икән», дип, сайрап ята, «кертсәгез, китмәс идем бүтән», дип. Ил капкасы — зур капка, ул бит түгел җилкапка, теләсә кем ачарга йомышка йөргән чакта... Җилкапканы да менә барлап-карап торасы,— күгәнен тарттырасы. тегесен-бусын борасы. Аларга — ил капкасы!— Чыгалар да керәләр; бушамый да какшамый торсын әле келәләр. Ачуны китерсәләр, бик нык булыр бик бездә, үтеп-сүтеп йөрергә ындыр арты юк бездә. ...Картның үз фәлсәфәсе, белмим нәрсә әйтергә. Әти капка ныгыта, мин булышам әтигә... Соңгы окоп (БАЛЛАДА) Ак, сары, кара тәнлеләр — барыбыз да бергә монда; басып торабыз җирдәге ин соңгы окоп янында. Без аны күмәргә килдек, тигезләргә килдек аны. томаларга, җир күкрәген әрнетүче ул яраны. Аһ, ничек соң күрмәгәнбез моңа чаклы?!— Күпме вакыт яп-якты кояш астында яткан бер кап-кара окоп... Без аны күмәргә килдек, мәрхүмнәр, бездән көнләгез: сез күмә алмый калдырган соңгы окопны күмәбез, көтәбез сукыр солдатның килеп җиткәнен генә без. Көрәкләр алып килмәдек, нигә кирәк алар монда, аяксызда — кул. кулсызда исән аяклар барында Ни аягы, ни куллары булмаганнар нәрсә эшләр? Окопка балчыктуфракны гәүдә белән аунап ишәр! Булды, башлыйк,— сукыр солдат килеп җитте, бетеп хәле: — Үзем чәчәм!— һәм күрсәтте эре бодай бөртекләре... ♦ Безне тудырган - вакыт, безне үстергән — вакыт, маймылдан аерып, адәм хәленә җиткергән — вакыт. Вакыт кылган бөек эш! Без — бала, вакыт — ана. үз баласыннан ана игелек көтә ала. изгелек көтә ала,— шәфкатең булу тиеш! Нияз Акмалов Иөк атының абзар баганасына сөйләгәне Син, багана, тыңлый беләсең шул — Бу җәһәттән холкыңфигылең әйбәт. Мине сиңа бәйләп куйдылармы, Куйдылармы сине миңа бәйләп? Ахмак, дияр берәү, баганага Зарын сөйли, диеп көләр берәү. Син, багана, минем күкләремне Каплап торган түбәләргә терәү. Син беләсең минем төннәремне, Җиде кат тир исен, тире исен. Күп нәрсәне беләсең син, дускай... Куп нәрсәне ләкин син белмисең. Син беләсең минем тәннәремдә Төннәр буе мускул шыгырдавын. Төшкә керә таудай йөкне тартып Менеп барган чагым Шөгер тавын. Хуҗам минем мәнсез бер зат булды, Мәңге айный белмәс мужик сыман,— Урап кына үтеп китәр үрне Менә бирде һаман турысыннан. Үзе какты һаман дилбегәсен, Чыбыркысын төшермәде кулдан. Үргә куды, сазга илтеп тыкты. Йөртәм диеп, имеш, туры юлдан. Юк, типмәдем түгел, сабыр беткәч, Тугарылып типтем тәртәгә мин. Чыбыркылап ярды мине хуҗам. Хәлсез яттым ничә мәртәбә мин. Бәйгеләргә бүтән атлар китте, Эш аты мин — булмый сатулашып. Гомер үтте шулай, сарыкларга. Дуңгызларга яшел азык ташып. И багана!... Мин бер колын булсам, Син дә нәзек киртә булыр идең. Тик синең дә язмыш: йә — бастырык, Йә, барыбер, тәртә булыр идең. Ачуланма, болай сөйләшергә Өйрәндем мин шактый соңга калып. Бар белгәнем — авызлык та тышау, Татыганым — чыбыркы да камыт. Инде менә соңгы сәгать сукты... Җибәр мине, зинһар, булма надан?! Минем өчен синнән үч алмаслар, Нияз АКМАЛОВ (1954) —шагыйрь. ’Учак» исемле шигырьләр җыентыгы авторы. Проча әсәрләре дә яза. Казанда яши. Кем уч алсын синнән — баганадан9 Жан бирәсем килә иркенлектә. Иркеннәрдән иркен бер далада. Нинди хурлык, әгәр үлә калсам Асылынып сиңа — баганага! йөгәнемне салыр чаклар узган. Кызган мине, зинһар, җибәрә күр?! Син дәшмисең... Димәк җибәрмисең,— Каян килде сиңа шундый мәкер? Син дәшмисең?! Әйе... Син — багана. Холкын әйбәт синең, фигылен әйбәт. Мине сиңа бәйләп куйдылармы. Куйдылармы сине миңа бәйләп?.. Үч Эз югала!.. Күк капусы ачылмады, юк-юк! Тик, атылып киткән йолдыз сыман. Төн карасын кыл урталай ярып. Вакыт үЛте минем баш очымнан. Мин тойдыммы аны бик ашыгып. Мин тойдыммы аны соңга калып? Кыргый атка менгән җайдак кебек. Үтеп китте Вакыт сөрән салып: — Эз югала Жирдә. эз югала! Былтыргыдан бигрәк тиз югала Быелгы эз! Сезнең өчен оятымнан үләм. Женазама минем җыелыгыз!.. Мин атылдым Вакыт артларыннан. Табармын дип аның яшен ташын. Тарих дигән мең колачлы имән Коеп калды чорлар ябалдашын. — Хәрәкәттә — бәрәкәтнең башы. 81 Алпавытның ихатасы яна!.. Халык тынган кино залында. Мин утырам сәер ләззәт тоеп. Бер тантана тоеп җанымда. Бу фильмда - гарасатлы хәлләр. Бу кадрлар — шундый кырыслар. Алпавытның ихатасы яна. Шартлап оча нарат борыслар! Үч алучы күптән ат өстендә. Чалынып кына калды гәүдәсе. Аның бүген бөек тантанасы — Офыкта) ы ялкын шәүләсе. Ул үч алды — шушы алпавыттан Мәсхәрәгә тарган яр өчен. Ул үч алды — сөйгән яры өчен. Кара төнгә салды бар үчен. Ул үч алды үз яшьлеге өчен һәм яшьлек* өчен ярының. Ул үч алды — ярлы гомере өчен Дусларының-ту) аннарының. Ах. бу җанның үчтән шашкан чагы! Ах. бу җанның сәер гадәте! Жимерүнең татлы мизгелләре. Үч алуның татлы сәгате! Дошман курка, диләр, гаирәтледән. Дошман курка, диләр, көчледән. Көчледән ул курка... Әмма дошман Икеләтә курка үчледән! Үч алучы егет атта чаба. Табылмас күк юлын бүлүче. Үч алынган... Әмма белүче юк — Тынды микән аның бу үче? Тый атыңны, егет! Ял ит бераз. Шәүләсенә утның төбәл дә. Тик мин генә чынлап аңлармын күк Тантанаңны синең бу мәлдә. Алпавытның ихатасы яна! Алпавыттан яман көчләр бар. Күкрәкләрне каерыпкиереп торган. Ватып-җимереп торган үчләр бар. Башкаларның үче сискәндерә Үз үчләрең көчсез чагында. Алпавытның ихатасы яна! Халык тынган кино залында... Хәрәкәттә — һәлакәтнең башы! — Бер хакыйкать белеп калды тарих Коелганда соңгы ябалдашы. Күк капусы ачылмады, юк-юк! Тик, атылып киткән йолдыз сыман, һәрбер чорның кисәтүле тавышы Үтеп китте минем баш очымнан: — Эз югала Җирдә, эз югала! Былтыргыдан бигрәк тиз югала Быелгы эз! Сезнең өчен оятымнан үләм. Җеназама минем җыелыгыз!.. ...Китте тавыш без барасы көнгә, Ә мин калдым шушы бүгенгедә. Җеназадан кайткан кеше сыман, Каршыгызда басып торам менә... Шулай да?.. Җил тегермәне икәнен Аңлыйм. ләкин шулай На. Аның ташын әйләндергән Суы, улагы кайда? Алсу таңнар, айлы төннәр Калды яшел тугайда. Яшьлек кире кайтмый, диләр — Аңлыйм... Ләкин шулай да?.. Зөһрә кызның үзе дә юк, Чиләге дә юк айда. Аңлап торам, күреп торам, Беләм. Ләкин шулай да?.. Бәхтиярлар кабат тумас. Кабат тумас Юлай да. Аккан сулар кире кайтмый. Кайтмый. Ләкин шулай да?.. Дон Кихотлар көлке хәлдә. Җилләр исми уңайга. Тегермәннең ташы тыгыз, Аңлыйм. Ләкин шулай да?.. Җил тегермәне икәнен Аңлавымнан ни файда? Аның ташын әйләндергән Суы, улагы кайда? Белеп китәм Юлларыңа синең яр ишелмәс, Сыкрау тавышларың ишетелмәс, Ишетелмәс, әгәр мин китсәм. Мин ашкынып кире кайтыр идем, «Ялгыш миндә...» диеп әйтер идем, Әйтер идем, әгәр ишетсәм. Юк, Алдан ук әйтәм төгәл белеп: Озатырсың мине бары көлеп, Аязланып калыр бар күгең. Шуңа күрә китәм мин бүген. Хәбәр Күпме көтеп, көтеп яшәдем мин Сезнең яктан килер хәбәрне. Җиде ятлар, җиде ятлар килеп Сөйли мина синең хәлләрне. Еллар үткәч, безнең баш очында Тагын бер кат яфрак коелыр, һәм ул чакта безнең бу ялгышлар Бик мәгънәсез булып тоелыр. Ә аңынчы Җирдә сагыну яшәр. Кабатланыр шул ук рәнҗүләр. Җиргә вакытлыча килүебезне Соңлап тойганбыз шул. без җүләр. Тирәлектә, вакыт, чиксезлектә Очраклы һәм зарур табышу. Очрак җиңде: яңгырап калды җанда • Хуш, мәңгегә!..» дигән тавышын. Ярга ятып яккан ул учаклар. Безне озата барган ул утлар! Гомерләрнең кыйбла ягы икән Зар-интизар булган минутлар. Кабат яна хәтер учаклары. Кабатлана шул ук рәнҗүләр. Җиргә мәңгелеккә килүебезне Тәмам тойдым, ахры, мин җүләр. Очраштырыр очрак — ялган назлар Сискәндерсен өчен көн тугач. Сулышлары бәгырьләргә кабар — Тик ул инде барыбер син булмас, һәм кайдадыр, бәлки бик якында. Мендәр күмелер синең толымыңнан. Бар да якын, бар да таныш тоелыр — Тик ул инде барыбер мин булмам. Бу дөньяда бер яраткан ярлар Сүнмәс газап белән тоташкан. Мәңге шулай: Җирдә сагыну яшәр, Taian яшәр аннан тоташтан. Мен ел үткәч, безнең баш очында Тагын бер кат яфрак коелыр. Җилләр исәр, күктән йолдыз явар — Миннән хәбәр сиңа шул булыр...