Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЕШЕ КҮРКЕ — КИЕМДӘ

Өс киеме, киенү рәвеше халыкның гасырлар буена туплаган тәҗрибәсен, аның милли үзенчәлеген, этник төсмерен чагылдыра. Туку. тегү. чигү, бәйләү кебек сәнгать төрләренең һәммәсен берләштергән, гамәли сәнгатьнең һәркаисын үзенә туплаган гаҗәп катлаулы һәм табигый бер өлкә ул. Татар кием-салымы ның үзенчәлеген билгеләүче шартлар бик күп. Монда этник характерны да. табигатькә һәм географик шартларга бәйлелекне дә. кием хуҗасының кем. ничә яшьтә һәм нинди катлаудан булуын да һәм. әлбәттә, заманга ха< аерымаерым төсмерләрне дә күпләп санарга мөмкин. Әмма, ни генә булмасын, татар киеменең үзенә хас төсмерен, милли үзенчәлеген билгеләүче тотрыклы кануннар бар. Нәфислеккә һәм төсләр балкышына омтылу, төсләр нисбәтен, аларның талгын һәм кискен күчешен бертигез дәрәҗәдә оста файдалана белү, киемнең матурлыгына, уңайлылыгына омтылу — болар барысы да ата-баба- ларыбызның тормыш тәҗрибәсеннән килгән кануннар. Казан татарларының өс-баш киеме формалашуга халыкның нәкъ менә Көнчыгыш һәм Көнбатыш тоташкан тирәлектә яшәве, башка күрше милләтләр белән тыгыз элемтәдә торуы да нык тәэвир иткән. Әйтик. Көнчыгыш халыклары киеменә хас күп кенә элементлар татар киемендә җирле мөмкинлекләргә, географик шартларга бәйле рәвештә үзгәреш кичергән. XIX гасыр татар хатын кызларының ж баш киеме аеруча бер тотрыклы үзенчәлеккә, классик үрнәккә ия. Каты якалы, изүле күлмәк. Аска таба киңәеп төшкән итәк. Дулкынланып торган, берничә рәт итеп тегелгән бәби итәк яки бөрмәле итәкләр аңа кабатланмас матурлык өсти. Күлмәк өстеннән бәрхет. парча, ефәк кебек төсле тукымадан тегелгән кыска җиңле камзул киелә. Күлмәклек өчен атлас, парча, ефәк, сатин кебек кыйммәтле тукымалар файдаланыла. Киемдә төсләр балкышын арттыру өчен күкрәкчә, хәситә, беләзек, йөзек, алка, чулпы, тәңкә кебек бизәнү әйберләре кулланыла. Бөрмәле һәм бәби итәкләр. энҗе һәм алтын чуклар, җиңсәләр, борма-борма җепләр, төймәләр белән бизәлгән өс киеме шактый катлаулы һәм саллы бер композиция хасил итә. Аяк киеме, һичшиксез, күлмәктәге һәм камзулдагы төсләргә аваздаш була, бизәкле чүәкләр һәм чәмчәле читекләр өс киеменең ритмнарын, дулкынсыман аһәңнәрен дәвам итә. Ә инде укалы яисә чигүле нәфис калфак шушы катлаулы композицияне төгәлли аны тагын да җыйнакландыра, бөтенлек тудыра, хатын-кызның буй сынына зифалык өсти. Калфак — татар хатын-кызлары киемендә төп бизәнү әйбере булган. Ничә яшьтә һәм дә нинди катлаудан булуга карамастан, һәр хатын кыз аны яратып кигән. Югары катлау вәкилләренең өс-баш киеме, гадәттә, тукымаларның, җепләрнең, бизәнү әйберләренең кыйммәтлерәк булуы, күлмәк тегелешенең яңа модага җиңелрәк бирелүе һәм катлаулырак итеп тегелүе белән генә аерыл ган. Без журналның быелгы саннарындагы рәсемнәрдә татар хатын кызлары киеменең кайбер үрнәкләрен генә күрсәттек Чынлыкта исә Казан татарла рының кием салымы гаҗәеп күп төрле, һәм бу күп төрлелек һич кенә дә милли үзенчәлек белән каршылыкка керми, киресенчә, халык арасында та ралган сәнгать традицияләренең бик борынгыдан килүен, халыкның иҗат тәҗрибәсе байлыгын раслый.