Логотип Казан Утлары
Публицистика

УКУЧЫ СҮЗЕ

«Иртеш таңнары» романын («Казан утлары» №№ 1, 2. 3. 1988 ел) тирән ләззәт белән укыдым Әсәрнең денья күрүе Себер татарлары тормышында зур вакыйга булды Роман геройлары аша якташларым —туган авылым Саускан кешеләренең язмышлары белән очраштым, аларның көнкүреше, тарихы, төрле йолалары безнең күңелгә бик якын Инде романның икенче кисәген түземсезлек белән көтәбез Тукай Сөечев. Төмән өлкәсе. Тобол районы Безнең авылда «Казан утлары» кулдан-кулга йөри «Иртеш таңнары »н һәркем зур кызыксыну белән укый Хәтта Кави бабай да чират көтә Аңа 78 яшь Авылда укучылар конференциясен уздырырга җыенабыз. Газиз Әхмәтов, Шакирҗан Ибраһимов. Төлн алабыз Һәр номеры безнең өйгә үзе бер бәйрәм булып керә Быелгы саннары тагын да кадерле, алар әлеге роман белән башланды бит Безнең бурыч булдыра алганча, әсәрне халык арасында киңрәк тарату Әсәр буенча китап укучылар конференциясе үткәрергә җыенабыз X. Хәбибуллии. Томлн өлкәсе. Акъяр авылы Хөрмәтле «Казан утлары- журналы хезмәткәрләре' Ерак Сахалиннан сезгә сәламнәр һәм изге теләкләр юллыйбыз Сезнең журналда шәхес культы елларында һәлак ителгән кешеләр тормышын сурәтләгән роман басылды («Тайгак кичү» «Казан утлары- 4. 5. 6 1988 ел) Бу әсәрдә минем иремнең әтисе — Рияз Йосыф улы Алкин турында шактый күп язылган Иремнең үз әтисе турында күбрәк беләсе килә Ул әтисе кулга алынгач 1938 елда туган Әтисен күреп белми Алкиннарның өч балалары булган Олы кызлары Резеда Казанда яши. пенсиядә Икенче уллары Разит Татарстанның Балтач районында физика-математика укыта Ирем Роберт - хәрби кеше Әниебез (минем каенанам) Хәтирә Хөсәеновна исән-сау Аңа хәзер 82 яшь Сезгә рәхмәт хисләре белән Е. И. Алкина. Кеньлк-Салолинск шәһәре И Салаховның «Тайгак кичү- романын тетрәнеп укыйбыз Без. утызынчы елларда туган кешеләр, бик күпләрнең бер гаепсезгә һәлак ителгәнлекләрен ишетеп белеп үстек Ләкин бу кадәр дә җәзалау, кырылыш булган дип уйламый идек әле Мине бер нәрсә борчый кайда соң ул гаепсез кешеләрне җәзалаучылар кыйнап, этләрдән талатып үтерүчеләр'* Алар персональ пенсия алып иң затлы квартираларда яшәп ятмыйлармы икән? Болар да үз җәзасын алсыннар иде Шунсыз җаным тынычланмаячак Бу хатымны елый-елый язам Нәзирә Галимова, пенсионерка Чаллы шәһәре Безнең гаилә -Казан утлары- журналын күптәннән яратып укый Әниебез аны гомер буе укыды Соңгы елларда азучыларыбыз күңелгә якын темаларны күтәрәләр һәр әсәрне ахыргача укып чыгасың И Салаховның «Тайгак кичү- романын заман рухына туры килгән, кешеләр көткән әсәр дип әйтер идем Аны авыл халкы бик тиз укып чыгып үзара фикер алышырга да өлгерде Безгә бигрәк тә кадерле булды бу әсәр Анда әтиебез Алкин Рияз турында язылган Бу турыда әниебез елый-елый укыды Ул бүгенге көндә Казанда тора Әнине әти белән күрештермәгәннәр Суд та булмаган Әтинең шуннан соңгы язмышы безгә төгәл билгеле түгел иде Разит Алкин, укытучы. ТАССР. Балтач районы. Чутай авылы Батуллиның «Юл өстендә зәңгәр чәчәк» әсәре («Казан утлары- М 4. 5 1988 ел) күңелгә кереп калды Үзем дә сугыш алдыннан туган кеше Әсәрдә барысы да дөрес сурәтләнгән диясем килә Бала чакларны искә төшергән бу әсәрне укыганда күңел тула Ач вакытлар, күргән михнәтләр халык өчен авыр чаклар Ятим балаларына бер уч арыш алган өчен ун елга төрмәгә ябылган кешеләрне дә беләм Яшьләр өчен гыйбрәтле әсәр язган язучыга рәхмәтләремне юллыйм Хәкимулла Базырхя. Төәын шәһ.» - «Юл буенда зәңгәр чәчәк» повестын яратып укыдым. Хатын-кызлар язмышын уйландырырлык итеп язган. Укый-укый бер нәрсәгә ачык төшенәсең: кеше кылган һәр явызлыкның сәбәбе бар икән бит Ул сәбәпләрнең серенә төшенү өчен тормышны гына күзәтергә кирәк. Аларны булдырмый калу яки алдан кисәтү өчен без күп нәрсәләр эшли алабыз. Әйдәгез, яшәвебез мәгънәлерәк булсын Габделхак Фатыйхов. Удмуртия АССР, Воткинск шәһәре Журналны кулга алу белән иң элек аның тиражы күпме икән дип карыйм Аз-азлап булса да арта тора Ана телебезнең көч-куәтен саклый, яклый алсак, тагын артачак бит Безнең гаилә М. Хәсәновның «Язгы аҗаган». Я Зәнкиевнең «Иртеш таңнары» романнарын бик җентекләп укып чыкты Туган телнең көч-куәте әнә шундый әсәрләрдә күренә инде Ф Латыйповның «Татарстан читекләре» дигән очеркын укып куандык та, хафаландык та Читекләрне матур итеп, сыйфатлы һәм мул итеп эшләп чыгаруга каршы корылган киртәләрне (алар әле бар икән) җимерәсе иде Безнең Оренбург якларында, Казан читеге киясе иде. дип өметләнеп яшәүче хатын-кызлар аз түгел. Т. Әбдрәшитов. Оренбург шәһәре. Безгә дә ата-бабаларыбыздан калган архитектура исәлекләрен реставрацияләү өчен аерым фонд булдырып, счет ачарга кирәк Борынгы Болгар истәлекләренә ■ җан өреп-, кеше күзенә күрсәтерлек итсәң, яки Казанда булган борынгы биналарны реставрацияләсәң, начар булмас иде Казанда булып кайткан кешеләр бу мәсьәләдә башкалабызны бик мактамыйлар Халкыбызның йөз аклыгы булыр дәрәҗәдә аны матурлыйсы иде Рухи байлыкларыбызны барлап, яшьләрне шулар җирлегендә тәрбияләү бурычы безнең өстә тора. Юкса, алар таралган, сибелгән, кайберләре югалган һәм югалып баралар Бу минем генә уйларым түгел. Гади балта остасының гамьле уйлары сезгә дә ят түгелдер шәт Журнал әнә шул мәсьәләләрне дә күтәреп чыксын Бик вакыт инде. Хәбир Габдуллин. Оренбург өлкәсе, Октябрь авылы • Казан утлары» журналының быелгы 3 нче санында Клара Булатованың «Югалтмаска' исемле шигыре басылды Шифалы шигырь ул: йомылган күзләрне ача, йокыга талган күңелне, фикерләрне уята Мең рәхмәт ул шагыйрәгә! Халкыбызның шундый талантлы хатын-кызлары булуы куандыра Шигырь үзгәртеп коруның чынлап та революцион булуын ачып бирә Бу илаһи дулкыннан шагыйрә үзенә илһам алсын, иҗат уңышлары ишәйсен Ф. Сәйфуллин, медицина фәннәре докторы Ташкент шәһәре Хөрмәтле вә кыйммәтле туганнарым' Мин олы яшьтәге кеше инде Журналыгызны укып барам, анда басылган әсәрләр белән рухланып үзем дә шигырьләр язам Биредә үзешчән сәнгать түгәрәге оештырдым Эшне алып бару шактый авырга туры килә Милләттәшләрнең күбесе үз телебезне белми яки начар белә Татарча тапшыруларны Мәскәү күрсәтсә генә карый алабыз Торгынлык елларында «эше хәләл, үзе хәрәм- диебрәк карамаган булсалар, бәлки безнең шәһәрдә дә татарча ансамбльләр оешыр үзешчән сәнгать түгәрәкләре барлыкка килер иде Эшче кешенең тормышы белән бергә күңеле, рухи дөньясы да матурланырга тиеш Шунсыз үзгәреп, яхшырып булмас. Халидә Хөснетдинова. Үзбәкстан ССР, Әндиҗан шәһәре Халкыбыз найларда гына яшәми Алар арасында хезмәт батырлары чын хезмәт кешеләре исәпсез-хисапсыз Магнитогорск мартеннарына Чилэбе трактор заводына Донбасс һәм Кузбасс шахталарына нигез салуда халкыбыз уллары зур тырышлык куйган Хәзер дә алар топ хезмәт кешеләреннән санала Нигә менә шул кешеләр янына язучылар шагыйрьләр артистлар онытканда бер генә килеп китәләр Нигә алар турында әдәби әсәрләр язылмый Әдәбият-сәнгать. алар хезмәте бергә кушылса, халкыбыз горурлыгы булырлык әсәрләр туар иде Хәммт Дияров. Чилэбе шәһәре «Казан утлары*н котеп алам Анда басылган әсәрләрне укыгач, үземне Татарстанда. туган авылымда итеп хис итәм Марсель Зариповның журналның 2 санында басылган «Тагын карабодай турында- дигән очеркын укып чыккач тирән уйларга баттым, җаным кузгалды Анылда яшәгән кеше белә ничәмә-ничә еллар карабодайны санга сукмыйча яшибез шулай итә-итә карабодай эзләп таба алмый торган малга әйләнде Хәзер кайбер яшьләр анык исемен дә. нәрсә икәнен дә белмиләр Халык хор- мәт иткән бу кыйммәтле ашлык менә шушы хәлдә калды Марсель Зариповка зур рәхмәт Ул шундый аңлаешлы итеп, исбат итеп карабодайның кыйммәтен күрсәтеп бирә Карабодайны күбрәк игүнен файдасы турында ышандырырлык итеп свйли Марсель Зарипов ондәвенә игенчеләр гамьсезлек күрсәт мастер Кашшаф Юиысов. Тахикстан ССР. Кайракким шәһәре Журналда -Татарстан туган тобәгем • рубрикасын ачу — редакциянең бик акыллы, кирәкле эше булды «Зоя буе йолдызлары* дигән мәкаләне кат-кат укыдым Мин үзем бу тобәктәи булмасам да озак елларга сузылган хезмәтем, гаилә тормышым буенча ул яклар мина бик таныш бик якын Татарстан районнарында күп кенә авылларда булырга, тирле кешеләргә, катлаулы вакыйгаларга очрарга туры килде Әмма Зоя буеның табигать матурлыгы, кешеләрдәге әдәп-гадәтләрнең матурлыгы, тормышкөнкүрешләрендәге пөхтәлек, чисталык, эшлеклелек миндә гомер буена якты эзләр калдырды Мәкаләдәге һәрбер кеше зур шәхес, иҗтимагый һәм политик тормышта жуелмас эз калдырган кешеләр Мисал «чей революционер Вәли Шәфигуллин яки галим Жамал Вәлидине генә алсак та. алар фәнни һәм тарихи өйрәнүне көтеп яткан гаять зур шәхесләр Кайбер теләкләремне дә әйтәсем кил » Халык артисткасы Галия Кайбиикая йолдыз Бик дорес Аның агасы җырчы һәм мәгърифәтче Камил Мотыйгый да йолдызлар арасында урын алырга хаклы кеше Кара коннәрдә күп кыйналды Гаделсезлек»; ■ i > ’■малы Г.Н1 елда ү » \ »енә кул сал ДЫ Йолдызларны тәрбияләгән укытучылар партия эшлеклеләре дә бар бнт әле 3 Рәмиен, М Гайнуллин. Я Насибуллин һ б Башта укытучы, аннан 25 ел буена партия эшлеклесе булып танылган Фатих Адаматов та бу очеркта урын алырга тиеш иде Шушы кадәр бай материалны район үти. -ндэ му н-Й им п формалаштыру турында уйларга кирәк Жами.т В.ыиева. хезмәт ветераны Козин шәһәре Журналның быелгы 3 нче санында Сәгыйть Хафнзовның -Үзеңне твп ивгыйрь'* дигән мәкаләсен укыгач, үлемнең ф»-» -.• мн- » дым Автор Р Миңнуллинның Сон .- и .......... ............ - Башк*»ртстандаем бу инешкә Мамадыш егете 3 Мансуров та бары» чу - . .»• ■ риы ижаг «тикасын бозуда гаепли аңа үл инешен табарга киңәш итә Бу уңайдан мин шуны әйтер идем Сян елгасы Башкпртстанның Бакалы районыннан башланып Татарстанның Актаныш районы Чуракай авылы аша Татарстан җиреннән ага Минем үземнең бу елгада (ул инеш кенә түгел) су коенганым бар Аның өчен Башкортстанга баруның кирәге юк. Татарстанның Мамадыш районында Югары Сөн Кече Сөн. Түбән Сон дигән авыллар бар Бу авылларның исеме үзләре урнашкан шул исемдәге елгачыклар белән дә бәйле Сәгыйть Хафизов үзенең мәкаләсендәге ялгыш сүзне төзәтсен иде Габделхак Хафизов. Азнакай районы. Журналны мин хәреф таный башлаганнан бирле укып үстем Аның әле «Совет әдәбияты • исемендә бик ябык-нәзек чагы, кытыршы кәгазьгә басылып чыккан еллары бар иде Шул еллардагы бер истәлекне һич оныта алмыйм Күрше малае Фәсихулла, минем кебек үк ата-анасыз үсүче ташбаш, кайдадыр казынып йөреп, кылыч табып алган Кылыч тимгел-тимгел яшелләнеп күгәргән инде Безнең Алпар авылы аша гражданнар сугышы елларында ак чехлар да. кызыллар да j зган. Кылыч шулардан калган булырга тиеш, диде безгә Югары оч карты Мәтәлли бабай Ул кылычны без Чирмешән буена алып төшеп, ком белән ышкый-ышкый ялтыраганчы чистарттык Шул кылычны әбиләр тегеп биргән киндер ыштан бөрмәсенә, күрше белән алмаштилмәш тагып бөтен авылны әйләнеп чыгабыз Малайларның күзләре кыза' Бигрәк тә укытучы Заһитов абый малае Роберт безгә чат ябышты. Миңа бирегез дә. бирегез» дип арттан калмый — Сездә китаплар күп Китаплар кигерсәң, бирербез.— дибез тегеңәр — Күпме китерим соң’— ди теге Күршем Фәсихулла җиңе белән борын пстын ышкый-сөртә бераз нәрсәдер исәп- ләп-чутлап торды да — Ун ‘Совет әдәбияты ■ китерсәң, кылычны бирәбез, диде Роберт бик тә риза булып өенә чапты Көтәбез Килми дә килми теге Караңгы төште Бермәлне, килеп керде бу безнең ызба алдына Безне эзли Куены тулы — китап! Сигез данә «Совет әдәбияты» журналын алып килгән бу Сатулашып тормадык инде — бирдек кылычны И шул ук кичне, ай яктысында ук. тотындык журналларны укырга Рәхәте, “шатлыгы — ат биргесез! Дөньяда тиңе булмаган хәзинәбез бар сыман тоябыз үзебезне малайлар арасында Аннары инде ул журнал безнең избачка килә башлады Без аны дүрт күз белән көтеп алабыз Миңа биш-алты ел Себер. Кемерово якларында яшәргә туры килде Мин анда да якташлардан журналны эзләп таба идем Кави Нәҗминең «Язгы җилләр». Гомәр Бәшировның Намус ’ романы. Габдрахман Әпсәләмовның сугыш хәлләрен язган хикәяләре, повестьлары, романнары. Шәрәф Мөдәррис шигырьләре минем күңелгә әнә шул чактан ук сеңеп калды Хәзер инде ' Казан утлары-нык һәр санын диярлек укып барам Миннән соң малай укый, аннары — кече кыз Журналга теләкләрем дә бар Нигә безнең атаклы елгалар, күлләр, төрле исемдәге чишмәләр, аланнар, болыннар, таулар, үрләр турында ешрак, матуррак итеп, җанга ятышлы итеп язмаска’ Һаман да гражданнар сугышы Ватан сугышы турында укыйсы килә Узган сугышта да татарның зурзур командирлары булган бит Алар турында күбрәк беләсе килә Журналның . Елмаеп та. көлеп тә» дигән битләре бик сирәк күренә. Минемчә, усал да түгел ул. Әллә кемнәрне тәрҗемә итеп маташалар Үзебезнеке, татарныкы әз чыга Мине әнә кайбер татар егетләренең эштә адәм рәтле эшләмичә, азып-тузып йөрүләре бай хатыннар эзләүләре шәфкатьсез сугышулары бик борчый Нигә шундыйларны журнал аша да ныграк пешермәскә’ Яки өлкәннәр теле белән аларга үгет- нәсихәт. гыйбрәт бирмәскә’ Журналның мәртәбәле булуы — безгә дә сөенеч Дусыңның шатлыгы, синең дә — куанычың, диләр бит Ихлас күңелдән уңышлар телим мин журналга Фәргать Шакирөв. Чаллы шәһәре