Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ЧИТ ИЛЛӘРДӘ

Гомәр Бәширов. Намус. Роман. Немец телендә. 0. Браун тәрҗемәсе. Берлин, 1954. 2- басмасы 1955 елда нәшер ителә. 344 бит. Шул ук әсәр һинд телендә. Судхир Кумар Махтур тәрҗемәсе. Ташкент, «Прогресс» нәшрияты филиалы, 1981. 424 бит. Тиражы 5000. Шул ук әсәр кытай телендә. Ши Чжепунь тәрҗемәсе. Шанхай, «Хосин», 1952. Романның яңа басмалары 1953 (ике мәртәбә), 1957 елларда чыгарыла. 422 бит. Гомәр Бәширов. Туган ягым — яшел бишек. Повесть. Венгр телендә. Тәрҗемәчесе Дьюла Фюзеши. Будапешт, «Европа», 1982. 575 бит. Тиражы 5500. Әмирхан Еники. Әйтелмәгән васыять. Хикәяләр. Венгр телендә. Будапешт. • Европа», 1986. 191 бит. Тиражы 3000. Җыентыкка • Кем җырлады», «Ялгызлык». «Төнге тамчылар», • Бер сүз». «Әйтелмәгән васыять». «Җиз кыңгырау» әсәрләре авторның «Юлчы» җыентыгыннан Адягасы Клара һәм Баскы Имре тарафыннан тәрҗемә ителгән. Китапта авторның тормышы һәм иҗаты турында Адягасы Клараның белешмәсе дә бирелә. Әмирхан Еники. Җиз кыңгырау. Хикәяләр. Гарәп телендә. Ташкент. «Радуга» нәшриятының филиалы, 1984. 200 бит. Тиражы 3770. Авторның «Юлчы» җыентыгыннан унбер хикәя сайлап алып тәрҗемә ителгән.