Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Энҗе Мөэминова Нәрсәдер югалтам сыман, Нәрсәдер табам сыман; Кемнедер эзлим кебек мин Юлдашлар арасыннан. Нигә соң һаман юлда мин? Нигә соң түгел ялда? Кайда соң юлның азагы? Ни көтә мине алда? Юл башында, кулын изәп, Бәхетем калмый микән? Юл азагы бәхет, бәлки,— Әллә шул алдый микән? Табышмак Энҗе МӨЭМИНОВА — шагыйрә. Ефәк яулыгым». ‘Синең өчен язам». •Исемдә» һ. 6. шигырь китаплары авторы. Әлмәт районының Гапдрихман авылында яши. Таң атуы сизми калынган, Озак эшләп кичтән, арылган. Таң йокысы җиңгән үземне: Көн иде инде, ачсам күземне. Сукмакларда — агач шәүләсе. Күтәрелгән томан пәрдәсе. Мин ашыктым диңгез янына. Дулкын бәрә диңгез ярына. Акчарлаклар канат кагына. Нидер сөйли сыман, сулкылдап. Гәрәбәдәй сары дулкыннар. Сөйләр дә шул диңгез — сере бар,— Күбекләрен чәчә ул шуңар. ...Ачмады ул серен, ачмады, Агач тамыры китереп ташлады, Бер чуерташ чыкты ияреп, Йөзеп килде такта кисәге... «Серем шунда!» — дигән шикелле Дулкын ашыгып кире чигенде. Өч табышмак миңа калдырды: такта, таш һәм агач тамыры! Ярга күмдем агач тамырын. Ташын истәлеккә алырмын. Калыр анда ялгыз тирбәлеп Табышмаклы такта кисәге. 6 Хокукым бар— димәк, хакым бар! Хакым бар, дип, хокук даулар өчен Хокук биргән олы халкым бар. Исемләнгән байлык /Литыш шагыир>хг М. Залит е&»н) Көмешебез — хәзинәбез: Урман, елга, күл. һәм әнкәмнең көмешләнгән Чигә чәче ул. Исемләнгән көмеш байлык Менә шул безнең. Кеше аннан чәчәк түгел. Яфрак та өзми. Без үлсәк тә исән калыр Кул. елга, урман. Мирас булып күчәр алар Килер буынга. Хәзинәбез арта барыр Еллардан елга. Көмеш нурын юмарт сибәр Күл. урман. елга. Берәү йөрәк рәсемен ясаган да «Яратам!» дип язган ак комга. Ярга дулкын килеп бәргән иде, Агып китте ул сүз сулкылдап. Шул ук сүзне, җылы хискә төреп. Шагыйрь язган ихлас күңелдән. Еллар түгел, инде гасыр үткән, Ә сүз тора һаман җемелдәп. Табигатьнең иң зур могҗизасы Бу дөньяда кеше! Кеше үзе — галәм киңлегендә Сәяхәтче төсле. һәр кешенең гомер сукмагында Өмет йолдызы бар. Ү зе өчен олы бәхет санап. Омтыла ул шуңар. Бәхет күген аның нурлап тора Хыял белән өмет. Кеше өчен алар - очар кошның Пар канаты кебек. /W' Лапмш. Госман Садә Хәтер җебе I Тарих сыры катлам-катлам... Хаклык кайда? Кайда ялган? Үткәннәргә күз төшерсәк. Анык түгел хаклык һаман. Кемгә хаҗәт, кемгә кулай Хакыйкатьне инкарь итү? Аннан өзеп, моннан кисеп. Хәтерҗепкә учак төртү? Янган җепкә мөмкинме соң Дисбе итеп мәрҗән тезү? Бер яндымы хәтер җебе — Берни түгел илдән бизү. Кадер белмәс хәтерсезгә Тарих ни дә, иманың ни. Туып үскән нигез ни дә, Кардәш-ыру, туганың ни. Тарих сыры катлам-катлам. Хаклык кайда? Кайда ялган? Эзләү кирәк бүгенгене Шул тарихи катламнардан. Тарих сыры катлам-катлам... Булган заман... Нил ярыннан Безнең якка килгән кәрван. Кәрван башы — Ибн Фазлан. Ялга туктап болынлыкта. Эңгер төшеп кич җиткәндә. Арган дөя. атларына Этил суын эчерткәндә. Гарәп углы Ибн Фазлан Киңлекләрне хозур кыла. Елга буйлап каек килә. Этил иңләп җыр агыла. Җырлый аны болгар кызы: «Этил суы ака торур. Кыя төби кака торур... Ака торур... кака торур...» Фазлан кебек тыңлыйм бүген Болгар җырын, чулпы чыңын. Укыйм аның китабыннан Ядкарьләрен шушы чорның. Болгарларның мәркәзе дә Мәккә кебек мәртәбәле. Хөр мәмләкәт шөһрәтенең Рим-румнарга җиткән мәле. Ерак юлдан арып килсәң, Юын мәрмәр мунчаларда. Монда — аклык, монда — сафлык! Карап йөри ул шуларга. Кичләр җитсә, саз моңнары — Көмеш ефәк чатырларда. Сарайларда — көтепханә, Дастан теле — шагыйрьләрдә. һәммәсенә Этил шаһит. ...Идел һаман ага тора. Ни хәл итик: Яманлыкны Кемдер һаман тага тора. Яманлыклар, яманатлар Идел өчен күбек кенә. Нишләп була — хакыйкатьне Күбек белән күмеп кенә? ...с-ман САДӘ (1949) — цшгыир!.. •МихаМ.п е,ы -Җныкле гэраы.ъч» чсем.и- шч.ырь кагаплиры ангоры. Ки.шнди яши. II Тарих сыры катлам-катлам... Булган заман... Нил ярыннан Безнен якка килгән кәрван. Кәрван башы — Ибн Фазлан. Ни ишеткән, нәрсә күргән. Арттырмыйча, киметмичә, Барсын-барсын теркәп барган. Беркемне дә кимсетмичә. Шул китапны укыйм бүген: Тарих сыры катлам-катлам Сәяхәткә алып чыкты Сәяхәтче Ибн Фазлан. Заман җиле гел җилгәрә: Кайда чыны... Кайда чүбе... Без булганда чуалмас та Утта янмас Хәтер җебе! Лев Толстой кабере янында булганнан соң язылган шигырь ■ Иске Заказ урманында Без дә көзен йөрдек бергә. Ява иде пыскак янгыр. Охшап тыныч, тын шигырьгә. Ә ул шушы тын урманда. Тыныч, аулак бер урында Гүрдә ята, тынлап безнен Сөйләшкәнне ни турында. Ko3ie урман тынлыгында Безнен сүзләр гади иде. Ләкин хисләр Бу урында Булу белән гали иде. Телгә килде көзге урман: — Шулай булган ул элек тә. Хәзер дә ул һаман шулай Галилекләр — гадилектә! II Көзге янгыр. Кө не урман Гадилекнен җыры сыман. Кайткан чакта чән эчтек без Синен кытай термосыннан. Хисләр иде ашкынулы. Шул хн. ләрдән ашыгумы?— Азак белдек: Төшеп калган Синен алтын бал кашыгы. Кайгырма, дус! Югалтулар Килә безгә ачыш белән; Шунысын да ачык беләм: Җыр язмыйлар кашык белән. Сынау Аи нурыдай йоп-йомшак Назлы сүзләрен тезеп. Учыңа учын куеп. Әйтсә өздереп-өзеп: «Мәңгегә мин синеке!»— Дип әгәр дә сөйгәнең. Йөрәгеңнең хисләрен Йолдызларга сөйләрсең. Йолдызлар киң күңелле, Көнләшмиләр беркемнән. Балкыйлар, якты алып Гашыйклар йөрәгеннән. Моңарчы да мәхәббәт Сынау узган мең тапкыр. Сынатмасаң, сөюдә Яңа бер йолдыз калкыр. ...Ә Чилида Менә бүген Яшьле күздәй яшькелт шәфәкъ. Неруда да, Туфан кебек. Яшел белән язган фәкать. $ Яшел төскә иңәдер ул Шагыйрьгә хас рәхим-шәфкать. ...Ә Чилида Үги ана яфрагыдай Бүген шәфәкъ. Куера һаман болытлар... Берсеннән-берсе гайрәтле... Күк йөзе нурсыз, караңгы. Карашы явыз, нәфрәтле... Яралды кинәт болытта Йөз чатлы яшен тармагы. Йа хода! Җәйге челләдә Ишеп лә ишеп кар яуды. Болыт та шундый халәткә — Нәфрәткә бик тиз күчала. Гөнаһны, ахры, күп кылдык — Табигать бездән үч ала. Күк читендә, офыкта Аҗаганмы, яшенме? ...Килеп кердең яшендәй — Сорамадым яшеңне. Әллә инде син үзең Сеңлесеме яшеннең? Күрсәтмичә йөзеңне Чәч араңа яшердең. Карашыңда чагылды Бер чаткысы яшеннең. Шуннан бирле, яшермим, Яшен көтеп яшим мин. Акъегет Җир хуҗасы булсак... Хуҗа булып, кеше урман кисә... Җир селкенә агач ауганга сизми чишмәләре кибәчәген, калачагын шәрә яланга. Дөньялыкта берни эзсез узмый, гөманыңа җиңел карама. Чячлк »ле чячгк кяня түгел. Шул ук чачяк — яле орлык та / көньякларда пальма ава икән, төньякларда корый карама. Әйе. Кеше хужа шушы Җиргә. Җир язмышы Адәм кулында... Хуҗа була белгән онытмасын — Табигатьнең ул бит Улы да. Ул урамның иске йорты Ул яшәгән иске йорт та инде исемдә генә. Колакта тора сүзләре: «Өметем синдә генә...» Бар иде ул адашулар сыерчык буранында. Ай нурларын көрәгән чак кар көрте урынына. Тәмәке кабызган мәлләр йолдыздан гына гелән! Тәрәзәләр ачылуы бер сызгыруым белән. Менә килдем ул җирләргә. басып торам тын гына. Торна тавышыдай сузылып калган икән моң гына. Ул урамның иске йорты инде исемдә генә. Әле дә ишетелә кук «Өметем синдә генә, өметем синдә генә...» Су буйлары Су буйларын кичке якта таптадым мин. таптадым. Тирәюньдә ул тирәкне тапмадым шул. талмадым. Ул тирәкне күңелем шулай исән дип саклый бугай. Баш очымнан оча бер кош. оясын тапмый бугай. Ай толымын назлый дулкын, җилкән сорап җил исә. Ул тирәк юк. таллар үскән тирәкнең тирәсенә Башларын суга игәннәр. бу моңсулык билгесе... Җирси күңел, дөрли учак, били тугай як хисе. \кы I I I (Р« > >м ФЭЙ Ю ЛЛИН) кшиЛы авторы Кимнди мши Ана ялваруы «Адашып булса да, кире кайт...» Тәрәздән ага төн буе ут яктысы юлларга. «Адашып булса да, кире кайт...» Ялвару булып ага ут, кушылып яңгырларга. «Адашып булса да, кире кайт...»— Тәрәздән карый ана. Юк, еламый, яңгыр-тамчы кунган тик пыялага... Мәҗүси ШОМ Йөрәкләрне убылдырып, ни сагайтты күңелне? Ялгыш тамган тамчымы, ярдан ишелгән коммы, сүзсез моңмы?'.. Баш өстеннән очкан төнге кош-байгыш аңласа аңлый сихерле һәм серле мәҗүси бу шомны... Күкне кара болыт каплап, кинәт кояш тотылды... Җиргә инде караңгылык, җиһан тын алмый торды... Күз алдында — күрмәделәр, тик сукыр сиземләде: ут бөҗәге, төн дип уйлап, кабынды — җемелдәде... Язгы КӘЛӘШ Зәңгәр күктән өлге кисә яшь кәләшкә карлыгач. Гөлгә түк яшең, яшь кәләш, кайгыдан еламагач. Ак күбеккә баткан шомырт, шау чәчәктә алмагач. Күз яшьләрен чык дип белеп, гөлдән эчәр сандугач. Тәңгәллек тойгысы Дулкыннарның йөгерүе, кошның канат кагуы, җилләрнең исеп куюы, болытларның агуы... Мәңгелек гармония бу, бу — мәңгелек тәңгәллек: Иделемә күкләр сыйган, сеңеп беткән зәңгәрлек™ Күл төбендә йоклыйдыр төн. йолдызлар шунда төште. Таң атты да — төнбоеклар каплап куйды су өстен. Кайчак Бәхетлене гафу ит син, белмәгәнгә сагыш тәмен; Кайчак чәчәк бәйләменнән кадерлерәк була әрем...