Логотип Казан Утлары
Публицистика

Котлыйбыз!

Нурихан Фәттахка 60 яшь

Нурихан Фәттах (Нурихан Садрилмән улы Фәт тахов) 1928 елның 25 октябрендә Башкорстан АССР- ның Янавыл районындагы Күчтавыл дип аталган татар авылында туган Казан дәүләт университеты ның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган 1944 елда «Совет әдәбияты* журналында аның беренче шигырьләре. ә 1948 елда күмәк җыентыкта беренче проза әсәре донья күрә Ә 1955 елда язучы үзенең «Сезнеңчә ничек’" исемле романын тәмамлый 1962 елда -Бала күңеле далада* исемле романын яза -Мөдир Саҗидә• повесте Н Фәттахны татар прозасына үзенчәлекле шигъри бер төс. аһәң алып килгән каләм остасы итеп таныта Алтмышынчы еллардан башлап язучы үзенең төп игътибарын тарихи жанрга юнәлтә Язучы археологик экспедицияләргә кушылып борынгы Болгар харабәләреи казуда катнаша, сәяхәтләр ясый Әдипнең -Ител суы ака торур* (1970) «Сызгыра торган уклар» (1977) романнары һәм «Кол Гали* (1973) трагедиясе. -Ерак гасырлар авазы* (1976) • Фест дисбесенең сере» (1986) исемле хезмәтләре әнә шул күп еллык эзләнүләр нәтиҗәсе Әдәбиятны үстерүдәге хезмәтләре өчен Н Фәттахка 1978 елда РСФСРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде Нурихан Фәттах — Татарстан Язучылар союзы идарәсе һәм "Казан утлары* журналы редколлегиясе әгъзасы Салисә Гәрәевага 50 яшь Шагыйрә Салисә Гәрәй кызы Гәрәена 1938 елның 6 ноябрендә Татарстан АССРның Минзәлә районы Тулбай авылында туган 1962 нче елдан ул Уралда — Чиләбе шәһәрендә яши. эшли, иҗат итә Салисә Гәрәеваның шигырьләре башта республикабыз көндәлек матбугатында дөнья күрде, аннары татар һәм рус телләрендә басылган күмәк җыентыкларда урын алды 1979 нчы елда «Уралым» исемле мөстәкыйль китабы басылып чыкты быел исә аның иҗатын шактый калку күрсәткән «Тау сукмагы* исемле җыентыгы дөнья күрде Салисә Гәрәевэ — 1982 нче елдай СССР Язучылар союзы әгъзасы Татарстан Язучылар союзы идарәсе һәм «Казан утлары» журналы редакциясе юбилярларны кайнар котлыйлар, аларга сәламәтлек һәм иҗат уңышлары телиләр