Логотип Казан Утлары
Публицистика

Бер сорауга — бер җавап

— Гомәр ага* Сез алдагы елларда •Казан утлары»нда нинди әсәр белән катнашырга уйлыйсыз? Гомәр Бәширои, Татарстанның халык язучысы — Хәзерге заман яшьләренең кайберләрендә халыкның тарихына ихтирам һәм игътибар җитеп бетмәве сизелгаләп куя Алар мәсәлән «Үткән заман кешеләреннән нәрсә көтәсең7 Аларның культуралары шактый ук түбән булган бит* дигән кебегрәк фикер йөртәләр Бактың исә үзе шул ук борынгы кешеләр чыгарган соклангыч җырлар белән күңелем ача. моннан 800 ел элек язылган «Йосыф кмтабы*н укып хәйран кала, Сак-Сок бәетеннән гыйбрәт ала Әле җитмәсә, үз фикерен куәтләү өчен иң ышанычлы дәлил итеп, ике сүзнең берендә бабайлар әйтеп калдырган табышмакны мәкальне, тапкыр сүзне искә төшерә Киләсе елда • Казан утлары «на тәкъдим ителәчәк яңа әсәремдә мин әнә шулайрак уйлаучы сай карашлы кешеләр белән бәхәскә керәм «Үзе ярлы булса да күңеле бай- диләр бит Мин бу әсәремдә революциянең беренче елларында яшәп хәзер инде ветеран дигән хөрмәтле исем йөртүче бай күңелле батыр йөрәкле, фидакарь җанлы шәхесләр хакында язам Димәк, аларның дәртле яшьлек еллары легендаларга әйләнерлек кайнар мәхәббәте, яңа тормышны аякка бастыру менә хәзерге муллыкка байлыкка нигез ташлары салу өчен конен-тонен белмичә, җаннарын да аямыйча көрәшүләре хакында булачак ул әсәр Бу әсәремне язганда замандашым Әхмәт Ерикәй җыры гел исемдә булды Ул онытылмас бер аһәң булып күңелем түрендә моңландырып торды Яшьлесехә кире кайтыр идеж. Кире кайта торган юл булса дигән иде ул Әмма әдәби иҗат кешесенең бәхете шундадыр ки аның өчен яшьлегенә кире кайту юлы бикләнмәгән Әдип кеше әгәр бик теләсә яшьлегенә кире кайтып анда яңадан бер мәртәбә яшәп кала, әгәр таланты яисә сәләте җитәрлек икән нәфис сүз ярдәмендә, әдәби образлар аша аны башкалар күңеленә дә тәэсир итәрлек дәрәҗәгә менгерә Мин хәзер нәкъ әнә шундый бер үк вакытта бәхетле һәм газаплы көннәр кичерәм