Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗАМАН ҺӘМ ШИГЫРЬ

Шигърият — кеше күңеленең иң кайнар хисләре елъязмасы булган шигърият — бүген ни хәлдә? Соңгы елларда басылып чыккан шигъри әсәрләрне укучылар ничек кабул итә’ Заишндашыбыэның шигърияткә карата нинди таләпләре бар? Менә шундый бик күп сорауларга җавап эзләү лаксаты белән журналыбыз битләрендә «Заман һәм шигыръ» дигән сөйләшү башлап җибәрәбез Аны тәнкыйтьче Рафаэль Мостафин белән Татарстан китап нәшриятының баш редакторы, язучы Вакыйф Нуруллин әңгәмәсе ача. Әлбәттә, бәхәс уртасына салынган ләсьэлә бу әңгәмәдә кузгатылган фикерләр белән генә чикләнми Шуңа күрә, моннан соң сүз алучы укучылар, шагыйрьләр, тәнкыйтьчеләр -Заман һәм шигыръ» темасын тагын да киңрәк һәм тирәнрәк итеп ачарга тырышсыннар, үзләрен борчыган уйларын язсыннар иде Журналыбыз битләрендә барачак бәхәскә рәхим итегез! РАФАЭЛЬ МОСТАФИН Язучылар союзының партия оешмасы секретаре итеп сайлап куелганнан соң миңа эшебездәге күп кенә -авырткан урыннар» белән якыннан очрашырга туры килә башлады Тулаем оешмабыз тормышындагы үткен проблемалар белән һәм аерым язучылар язмышындагы игътибар сорый торган мәсьәләләр белән Вакыйф Нуруллович, менә Сез безнең язучыларны партбюрога күбрәк нинди проблемалар белән мөрәҗәгать итәләр дип уйлыйсыз’ ВАКЫЙФ НУРУЛЛИН Монда инде уйлап та торасы юк, мин Сезгә шунда ук әйтә алам Атар күбрәк нәшрияттан зарланып киләләрдер Хәтта әле ничегрәк зарланганнарын да әйтә алам Биш табак күләмендә китап чыгарган авторлар үзләренә ун табак бирүне сорыйлар Ә китаплары моңа кадәр йомшак тышлык белән чыккан язучылар инде каты тышлык һәм яхшыртылган басма таләп итәләр Бүген нәшриятка үзенең кулъязмасын китереп тапшырган автор исә китабының оч елдан түгел, ә иртәгә үк басылып чыгуын тели Р М Әйе. нигездә Сез дөрес уйлыйсыз. Тагын Сезгә өстәп шуны гына әйтергә мөмкин беренче китапларның дөнь яга чыкканчы бик озак төрле кулларда йөрүенә дә еш зарланалар Чынлап та. яшь автор җыентыгын эшләп бетергәннән алып китапның халык кулына килеп эләгүенә кадәр 5—6 ел гомер үтүне нормаль хәл дип санап буламыни’ Бу әле эш әйбәт кенә барганда шулай Ә яшь кеше өчен 5—6 ел вакыт ул нәрсә дигән сүз’ Ул бит үзенә гаять озак булып тоелган бу чор эчендә борчылудан әллә ниләр эшләп ташларга момкин. әдәбияттан гомумән китеп барырга да мөмкин Аннан соң яшьләребезнең күпләре әсәр төгәлләнгәннән соң, каләмне бер якка куеп, төрле инстанцияләргә чабарга да мәҗбүр була. Үзенең иҗади гомеренең иң яхшы елларын ул шулай әрәм итә. китабын үткәрү өчен йөри Биредә мин Язучылар союзыннан китап нәшриятына һәм аннан кире союзга кайткан, ике арада бик озак йөргән байтак кына кулъязмаларны мисал итеп китерә алыр идем Әнә шуларның барысы турында да Сезнең белән бергәләп уйлансак иде В Н Тик. әйдәгез, башта ук бер бик мөһим нәрсәне ачыклап китик Безнең нәшрият ел саен уртача ун-унбиш яшь авторның китапларын бастырып килә Минемчә, бу аз түгел Хәтта тик әдәби әсәрләр бастыру белән генә шөгыльләнә торган үзәк нәшриятлар да бу кадәр кешенең беренче китапларын чыгармый Р М Анысы бәлки шулайдыр Ләкин менә әлеге авторлар чыннан да яшьләрме соң алар’ В Н Сез беләсез бит инде, әдәбиятка яше дә. карты да —- барысы бердәй гашыйк Бу очракта алар, авторлар буларак, безнең өчен барысы да яшьләр Гәрчә алар арасында инде чәчләре агарганнары булса да Без бит Сезнең белән әнә шул беренче китап чыгаручылар һәм чыгарырга йөрүчеләр хакында сүз алып барабыз һәм бу җәһәттән мин Сезгә алдан ук шуны әйтеп китәргә телим яшь авторларнын беренче китаплары әгәр алар сәнгатьчә эшләнешләре ягыннан җитлеккән булсалар нәшриятта. Сез әйткәнчә, биш-алты ел ятмый, а оч ел эчендә, бик күп булса, дүрт ел дигәндә басылып чыга Мин аңлыйм, үз китабының дөнья күрүен коткән авторга оч-дүрт ел гомер дә аз түгел, әлбәттә Ләкин ышаныгыз, кулъязмаларның китап булып чыкканчы шулай озак тоткарлануы һич тә нәшриятның яшьләргә игътибарсыз булуыннан түгел, ә илебездәге барлык нәшриятларда да эшнең шулай куелышыннан килә Р М. Ә ул эшнең куелышы кешеләргә бәйле түгелмени соң1 В Н Кешеләргә әлбәттә, бәйле Ләкин бу очракта ул сезнең белән безнең ихтыярдан тормый Ә инде яшь авторларның кулъязмаларына килсәк, кызганычка каршы, аларның бишәр-алтышар ел басыла алмыйча торганнары да булгалый Ләкин кабатлап әйтәм, нәшрият хезмәткәрләренең игътибары җитмәгәннән түгел моның шбәбе Сез, әлбәттә, үзегез дә яхшы беләсез Язучылар союзының иҗат секцияләре тәкъдименнән башка, нәшрият авторларның беренче китапларын планга кертми һәм болай эшләүне без дорес дип саныйбыз язучылар җәмәгатьчелеге үз араларына кемнәр килергә омтылганын белеп торырга тиеш Беренче китабын чыгарырга җыенган авторларга алар үзләренең таләпчән сүзләрен әйтергә бары тик киләчәктә перспективалы булганнарына гына үзләренең фатихаларын бирергә тиешләр Р М Шулай, әлбәттә Ләкин иҗат секцияләрендә әсәрләре тикшерелү һәм уңай бәя алу белән яшь язучының мәшәкате бетми ә башлана гына бит кайчакларда В Н Ләкин бит моңа да еш кына шул ук иҗат секцияләре сәбәпче була Алар, яшь авторның тикшерелгән китабы очен ни матди, ни әхлакый җаваплы булмаганлыктан. әле нәшриятта йорү процессында китап эшләнеп бетәр тмпилг дәрәҗәгә җиткерелер дигән омет белән еш кына очракларда әсәрләргә тиешенчә таләпчән карамыйлар һәм урта кулдан түбән кулъязмаларны да китап итеп чыгарырга тәкъдим итәләр Менә ни очен без үзебезгә килгән кулъязмаларны аряңадан рецензиягә бирәбез Күп очракта ул әсәр тиешенчә эшләнеп бетмәген була һәм без аларны авторларына эшләп бетерергә кайтарабыз Бу хәл берничә мәртәбә да кабатланырга мөмкин Үзе катнашмаган бик күлләр күрми торган бу эш оэак вакытны ала. күп көч таләп итә Шуның аркасында кулъязма доньяга чыкканчы берничә ел вакыт үтә күздә тотасыз 7 Р М Мәсәлән, Лениногорскида яшәүче Рамазан Байтммероины Аның • әсәрләре* турындагы әдәби җәмәгатьчелек фикерен сез үлегез дә яхшы беләсез Р Байтимер.»» союз члены түгел Һәм минем белүемчә аның кулъязмаларының иҗат секцияләрендә тикшерелгәне дә юк Ләкин, шуңа да карамастан соңгы биш ел эчендә ул үзенең ..ч җыентыгын бастырып чыгарды -Туган ягым- (1»83> -Жырл.рым солдатларым. ||«1! Һ.К -К.И.Г.14РММ- (!»»«> Ю.Т.П ..•»».₽• УИ-РГ ЫРГ. КЫЗЫГЫП КЛГКН укучыны ЖТ.П Ю» «" »•— Шкгкрк гү.-к тишү әнә шуннан башлана түгелме соң инде В Н Коикрет мигалыгыз очен рәхмәт Ләкин биредә аерым Он шунда — автор чынлап та игътибар»» лаек ш-п • Р М Ә биредә поэзиянең ни катнашы бар «ом* В Н Сабыр итепл әле мии фикер, «н. ә*те«. бетермәдем > лыгын Һ..м дуслыгын файдаланып бик «үп аэтчыхарны Паң», шлкы белән йомшаграк әдипләрне инр. .. чык үзе жакымд» • млә ни мактамыйча .ыиа бхлеа Д. 4*"«-P бирүлек Г “Р кенә хөрмәтле Эдипләребез аның злеккгге хезмәтләрен иск....................................... «җрибәссн әйтеп язалар Әл. бәлки Сезнең үзегезнең дә аның булгандыр’ t Р М Мин тискәре фикер язган идем' В. Н Кызганычка каршы, барысы д* Сезнең кеосктү үзләре әнә шулай уңай фикерләр җыялар ла Г • Р" ' ' . __ ___ ...-.Ы башлыйлар *• б«т гибарлырпк була Р М Шулаен ул бәлки шулайдыр да. Ләкин бит ишьләр менә нәрсәдән зарланалар күп мәртәбәләр тикшерелгән, тиешле дәрәҗәгә җиткерелгән кулъязмалар чират көтеп ятканда, алардан йомшаграк булган икенче бер әсәрләр ниндидер юллар табалар һәм басылып та чыгалар Иҗат секцияләре белми дә кал» Хәтта әле кай - чакларда аларның фикере теге китапларны чыгармау ягында була В Н Бу җитди гаепләү, алайса әйдәгез, фактларга күчик Сез конкрет кемне Эле бу хәзерге демократия һәм ачыклык заманында шулай Ә берничә ел элек аиләр башкачарак иде Китап нәшрияты директорына югары оешмалардан шылтыраталар һәм ул шунда ук редакторны чакыра да «Ничә табак күләм сорый соң ул анда’ ди — Уникене'” Кара нинди әрсез' Ләкин шулай да, бер өч-дүрт табак сайлап алырга булмыймы соң? Фәлән шагыйрьгә бирегез, ярдәм итеп, кулъязмасын әзерләшсен Шуның белән бәлки котылырбыз • Ләкин рәтен бәла дә әнә шунда шул’ Теге әрсез авторлар моның белән генә һич тә канәгатьләнмиләр Бер китаплары чыккач, аяк терәп мин язучы дип. тагын кулъязмаларын тотып нәшриятка киләләр. Гадәттә аларның икенче китаплары беренчеләреннән кайтыш була Чөнки алар, үзләрен инде язучы санап беренче китапларына керми калган чиле-пешле әйберләрен дә алып киләләр Минем сүзгә ышанмасагыз. архив документларын карый аласыз Шуның ише очраклар бездә аз түгел. Р М Аңлавын аңлыйм да мин моны, ләкин килешәсе килми Мондый мәсьәләдә упмшаклык күрсәтү — шулай ук гаепләнергә тиеш бит' Ләкин, әйдәгез, сөйләшүебезнең төп темасына әйләнеп кайтыйк Гадәти шартларда яшь авторның китабын бастырып чыгаруга нәрсәләр комачаулый’ В Н Сез республикабыз районнарында еш буласыз Анда йөргән чагында китап кибетләренә керәсездер һәм китап кибетләрендә өелеп яткан шигырь китапларын, әлбәттә, күрәсездер Алар — беркемгә дә билгесез авторларның беренче, икенче, өченче китаплары Китап сатучы оешмалар андый китапларны бастырып чыгаруга кул- аяклары белән кар шы торалар — укучы аларны алмый диләр Р М Ә аларның укучы исеменнән сөйләргә хаклары бармы соң’ В Н Бар Чөнки китапларны алар сата Алар заказыннан башка нәшрият бер генә китап та чыгара алмый. Р М Китапка гадәти товар дип кенә карарга ярамый бит инде’ Барыннан да аиек ул — рухи азык Ул — идеология бит В Н Сезнең белән тулысынча килешәм Ләкин китап та. сәүдә челтәренә чыккач, билгеле бер дәрәҗәдә товарга әверелә Ә товар сатылмыйча ятарга тиеш түгел Шуңа күрә без аны алучылар, ягъни бу очракта китап укучылар фикерен исәпкә алмыйча булдыра алмыйбыз Р М Ә менә ул фикерне белмәсәләр һәм хәтта бөтенләй өйрәнмәсәләр дә — ул чагында ни эшләргә’ В Н Бу инде икенче мәсьәлә Ә ныклап уйлаганда, әлеге мәсьәләгә язучылар үзләре дә игътибар итәргә тиешләр иде. аның белән шөгыльләнергә тиешләр иде Ләкин мин әйтә башлаган фикеремне дәвам итим әле Сатып алучы беренче китапка, бигрәк тә шигырь китабына, салкынрак карый Аз тиражлы бәләкәй китаплар типография өчен дә кулай түгел — эше бик күп. кереме бик аз. Безнең яшьләр исә үз китаплары өчен нинди тырышлык куелганын бөтенләй белмиләр дә. Р М Әгәр шулай уйлаучыларга иярсәк, без бит беренче шигырь китапларын бөтенләй басмаска тиеш булабыз Әйе дөрес алар — беренче шигырь китаплары — ал кына очракларда йомшак та, кытыршы» да булалар. Ләкин бит Твардовский да Хәким дә. Туфан да беренче китаплардан башлаганнар. Андый китаплар булмаса — әдәбият та үсмәячәк, күтәрелмәячәк Бөгенесе тукталачак .. В Н Мәсьәләне алай ук драмалаштырмыйк әле. Сез атаган шагыйрьләрнең инде беренче китаплары ук бүтәннәрнекеннән яхшы якка нык аерылып торган Ә бу очракта исә сүз чиле-пешле әсәрләр агымына каршы ничек итеп киртә куя алу хакында бара Сезнең менә яшь авторның беренче китабын басып чыгару күпмегә төшкәнне уйлаганыгыз бармы’ Р М Күпмегә төшә инде? В Н Әнә шундый һәрбер китап безнең нәшриятка якынча ике-өч мең зыян китерә Р М Ә конкретрак әйтеп булмыймы соң’ В Н Алайса, әйдәгез, исәпләп карыйк Бигрәк тә хәзерге чорда, продукциянең үзен-үзе аклавы заман таләбе булып торганда, бу мөһим Әйтик. 1986 елда без яшь шагыйрь Ю Макаровның «Круг» дигән китабын чыгардык Китапның күләме 1.9 табак. бәясе 20 тиен тора Йомшак тышлык белән чыккан Тиражы 1200 данә ■ Бу китап дөнья күрсен өчен түбәндәге чыгымнар тотыла авторга гонорар түләнә, китап рәссамнар тарафыннан бизәлә, аларга түләнә, нәшрият һәм типография чыгымнары тотыла, кәгазь бәясе өстәлә. Кыскасы, безнең телдә шаярып кына «профсоюз билеты ■ дип йөртелә торган бу юка гына китапчык өчен нәшрият 2 мең сум акча тотты Ә аны сатудан керем бары тик 180 сум булды Биредә инде, ивт артык аңлатып тору кирәкмидер’ Р М Ә шулай да. минемчә, бу очрак бик үк типик түгел шикелле Әлбәттә, профсоюз билеты- тибындагы басмаларның авторга да. укучыга да бернинди шатлык китермәве белән дә экономик яктан файда бирмәве турындагы фикерегез белән дә ■иешәм Шуңа күр.. бит инде язучыларның һәр җыелышында дияр лек китапмы күбрәк тираж белән һәм калынрак итеп чыгару турында сүз бара Хәтта беренче китапларны да 1 В Н Калынрак итеп, күбрәк тираж белән дисез сез Бу —барлык язучыларга хас хыял Ләкин бит китапның үзен-үзе аклавы аның ничә данә тираж белән чыгуыннан тора Ә тиражны кабатлап әйтәм без билгеләмибез китап сәүдәсе белән шөгыльләнүчеләр билгели Безнең нәшриятта мәсәлән, иң популяр шагыйрьләрнең китап ларына да өч-дүрт меңнән артык тираж җыйналмый Мин инде беренче китаплар турында әйтеп тә тормыйм Аларга кайчак бер мең тираж да җыйналмый Хәтта шагыйрьләребезнең иң яхшы әсәрләрен туплап Шигырь китапханәсе, сериясеннән донья күргән җыентыклар ла дәүләтебезгә һәркайсы ун-унике меңгә ТӨШӘ Менә сез китапка гадәти товарга караган кебек карамаска кирәк дисез Барыннан да бигрәк ул — идеология, дисез. Күп кенә бүтән язучылар да шу лай диләр Барысы да дөрес Китап ул — тәрбияче дә, совет кешеләренең доньяга карашын формалаштыручы да Ләкин бит идеологиянең тәэсир кече зур булырга тиеш Ул кешеләрне ү» артыннан ияртергә тиеш Бу очракта мин укучыларны күздә тотам Ә укылмый да. алынмый да яткан китап, гафу итегез, нинди идеология була ала соң инде ул’ 1 Яшереи-батырын түгел, кайчагында бит бер генә мең тираж белән чыккан китап та тарала алмыйча ята һәм мондый очракта икенче китапларын чыгару өчен яшь авторлар сатылмый яткан китапларны үзләре алырга мәҗбүрләр Чонки бер кита бың сатуда ятса, икенчесен планга кертеп булмый' Р М Ә сезнеңчә ни өчен шулай килеп чыга икән сон’ В Н. Аның сәбәпләре байтак инде Ләкин башта мин китап тиражлары хакын дагы сүземне бетерим әле Әйтеп узганыбызча, аларны китап сатучы оешмалар билгели Урыннардагы китап кибетләреннән һәм укучылардан килгән заказлар буенча билгели Бәхәсләшмим, ул оешмалар һәр вакытта да. һәр китапка да бигрәк тә яшь авторларга карата, тиешенчә игътибарлы булып бета алмыйлардыр Күп чагыида безнең сатучыдарыбыз язучыларны белми дә бит әле Әнә шуңа күрә алар китапларга заказ биргәндә бик тә сак эш итәләр Минемчә, безгә биредә Язучылар аиозының иҗат секцияләре фикеренә дә колак салырга кирәк түгел ымкай’ Әлбәттә аларга китапны басарга тәкъдим итү җиңелрәк Әлбәттә, китапны халыкка таратуы басарга тәкъдим итүгә караганда кыенрак эш Әле Амт тагым шунысы да бар тәкъдим иткән кеше һәрчак — яхшылык эшләүче булып кала Ләкин Ләкин без Р М Мондый ситуациядән чыгу очен Сез нинди юл тәкъдим итәсез соң’ В. Н Иң элек. Язучылар союзының һ»м аның еммшмреяап аямар талппчәнлеген бик нык арттырырга кирәк Союз членнарын саи ягыннан үстарү белән артык мавыгырга ярамый Чын мәгънәсендә талантлы булган «г.чм ипләре белән ныклабрак, җитдирәк итеп эшләргә кирәк Ел саен союзга унар кеше кабул игүне дорее дия алмыйм Сер түгел, аларның кайберләрен идарә әгъзалары ил.р-ш. ң союзга кабул итү утырышы вакытында гына күрә бит Яшьләрнең соихг тормышында актив катнашуы иҗат секцияләре эшендә һәм башка эшләр дә катнашуы да бер өчен авторларгә гонорар түләмәскә' R Н Ә яшьләр үзләре Сезнең такъдиине ничек «adv, итте, I’ М Төрлесе торлечг» кабул ип- Бик кискеи фикер әйтү- авторларның хокукларын чикләүдә һәм хәтта аларны «таларга тез Бу тәкъдимне тыныч кына кабул итүчеләр дә буяды « ■ обозрсни- • журналы буенча ШУИЫ исәпләп чыгарга* артык беренче китап басыла икән Аларга киткән чы «умга җыела икән' Калам сынап караган -син 1 7“°" аләнец икенче игы да бар Без үзебезнең яшьл-репе . ойрәгинб-оме сон’ Ярар беренче китап «чен • tap ““ сыннар ди Ләкин бит бик күпләр ул авансны , * , алай гына да түгел китап чыгарган сагн атармын арта гына бара Шушындый хәлаә наигр миприятның момкннлекләре чамасыз зур түгеллеген дә онытмасак иде шул до артык булмас иде Ул вакытта инде аларның иҗади м«мкиңлекләрен дә. граж данлык сыйфатларын да төгәлрәк ачыклау мамкин булыр нд< һам тагын бер норса. Әйдәгез әле без >рг» .-ироник нс I онытмыйк' Теге яки бу китап җәмгыятькә нинди файл- китерә нәрсә бир..- чыдарга ни бирә’ һәм'әнә шул китапны чыгару дәүләткә күпмегә тишә’ Боларны исәпләп карау мәсызлогә байтак кына ачыклык кертә бит Материаль ьлмәда ген. түгел, рухи яктан караганда да күп нәрсә ачыклана Р М Бер ................... 1 м-к -<ии ' Г" " язып чыккан идем беренче китапларны хәзергедән күбрәк чыгарырга. ләкин алар В Н Шекер, безне классиклар коткарып килә Аларга гонорар түлисе юк Р М Әйе шул, минем дә ишеткәнем бар иде Муса Җәлил шигырьләрен бер мәртәбә бастырып чыгару да унлап яшь шагыйрь китабы ясаган чыгымны капларга җитә икән Ләкин менә Сез үзегез гонорар түләмичә бастыру фикеренә ничек карыйсыз? В Н. Тулаем алганда, уңай Әмма биредә әле бик күп нәрсәне уйлап бетерәсе, җәмәгатьчелек белән киңәшәсе бар — алагаем кизәнеп кенә эшне хәл итеп булмый Әйтик, кемгә түләргә, ә кемгә түләми калдырырга — бусы да четерекле нәрсә Аннан соң. Язучылар союзы члены булу әдәбияттагы уртакуллыктан саклап кала аламы’ Ә бәлки авторлык гонорарларының да шкаласын үзгәртергәдер’ Әйтик, без хәзер шигырь китабының авторына һәр юл ечен бер сумнан ким түли алмыйбыз Әсәрләре моңа тартып җиткермәгәнне белсәк тә, киметә алмыйбыз. Ә нигә кайбер очракларда авторга юлына 30 яки 50 тиеннән түләмәскә’ Р М Ләкин без шунысын да онытмасак иде — шагыйрь кеше нинди генә түзем булса да, аның көн итәсе, ашыйсы, киенәсе бар бит әле .. Бик күбесенең гаиләсе, балалары бар... В Н Миңа калса, без еш кына очракларда шигырь сөючеләр белән, үзешчән иҗатчылар белән профессиональ поэзияне бутыйбыз шикелле Ә алар бит — төрле әйберләр, принципта аерыла торган әйберләр Әсәрләргә түләгәндә дә менә бу аерма сизелергә тиеш Әле хәзер без куллана торган түләү тәртибе, кызганычка каршы, бу ике төрле иҗатны тигезли. Китаплары халыкка чынлап та кирәкле шагыйрь белән шигырь сөюченең хезмәтен тигезләп куя ул. Р М Ләкин шулай да — яшь авторларның китабын күбрәк һәм яхшырак итеп чыгару буенча нинди чаралар күрергә мөмкин соң’ В Н Элегрәк сынап каралган ысулга — яшь авторларның китапларын бергә туплап чыгаруга яңадан кайтмакчы булабыз Аларны бер тышлык эчендә туплап чыгаруны гамәлга кертергә исәплибез Р М Элегрәк мондый алымны сынап карап, укучылар сатып алмаганга күрә баш тартканнар иде түгелме соң’ Без бит китапны конкрет күз алдына китерәбез, аерым бер авторныкы итеп Күмәк җыентыкларга карата укучыда ниндидер бер шикләңү бар В Н Анысы дөрес, болай эшләүнең начар яклары да юк түгел. Ләкин уңай ягын да күрми ярамый Болай иткәндә без кыен сатыла торган кече форматлы китаплардан котылабыз Ун-унбиш табак күләмендәге китапны каты тышлык белән һәм яхшы итеп бизәп чыгарырга мөмкин Андый китапка китапханә киштәләрендә дә урын табылачак, чөнки ул озак саклана Ә иң мөһиме, бу ысул берьюлы ун- унбиш авторның иҗаты белән укучыны оператив таныштыру мөмкинлеге тудырачак Әмма беренче китапларның тиражы һәм таралуы барыннан да бигрәк, аларның авторларына бәйле. Аларның халыкка билгеле булуына, популярлыгына бәйле. Р М Ләкин халыкка билгеле булу өчен аларга иң элек әсәрләрен бастырырга кирәк. В Н. Бик дөрес әйтәсез Әсәрең басылмыйча популярлашу мөмкин түгел Ләкин бит әсәрләрн е китап итеп кенә бастырырга димәгән. Башта аларны газета-журналларда бастырып, радио һәм телевидение аша сөйләп тә пропагандаларга була Ьәм шулай эшләргә кирәк тә. минемчә Югыйсә вакытлы матбугатта өч-дүрт шигырь бастырып, шуннан соң дүртбиш табак шигырь күтәреп, нәшриятка килүче яшь авторлар да аз түгел бит Р М СССР һәм РСФСР язучыларының соңгы съездларында беренче китапларны, бигрәк тә беренче шигъри җыентыкларны, ротапринт ысулы белән һәм 300—500 данәдә генә бастырырга кирәк дигән тәкъдимнәр дә әйтелде. Болар инде сынау өчен чыгарылган басмалар булачак һәм. әлбәттә, аларга гонорар да түләнмәячәк Мондый китапларның тиражы автор үз җыентыгын танылган шагыйрьләргә, тәнкыйтьчеләргә, газета-журнал редакцияләренә һәм инде билгеле дусишләренә җибәрә алсын өчен шулай аз куела Әгәр инде әлеге китап уңай бәя ала икән, аннан соң аны гадәти юа белән дә бастырырга мөмкин Бу тәкъдимнәргә Сез ничегрәк карыйсыз’ В Н Болай эшләүдә дә мәгънә бар Ләкин мондый китапны чын мәгънәсендә китап дип атавы кыен инде аны Бу шул ук кулъязма дигән сүз бит. бары күбәйтелгән генә Шуңа күрә алеге тәкъдим турыдан-туры нәшриятка кагылмыйдыр Мондый очракларда, минемчә. Язучылар союзына типографияләр белән бәйләнешкә керә алу һәм кулъязмаларны күбәйтә алу хокукы бирергә кирәк Р М Кыскасы, без сөйләшкән бу мәсьәлә әдәбиятыбызның киләчәген билгели торган җитди мәсьәлә, шуңа күрә аны уңай якка хәл итү өчен төрле-төрле юллар эзләргә кирәк.