ТУКАЙ УФАДА

Уфаларга барып кайт ал. Уфа юлы ачылгач. Оренбург. Әстерхан. Троицк. Уральск. Касыйм... Менә. Казаннан кала, революциягә кадәрге мәдәният үзәкләре. Моңа Уфаны да кушсак. XX йол башындагы мул сулы татар мәдәнияте диңгезен әнә шул Җидегән чишмә туендырып торган дип әйтә алырбыз. Казаннан соң икенче урынга күбесе дәгъва итсә дә, ахыр чиктә атаклы «Галия» мәдрә- сэсе, «Тормыш» газетасы, «Нур» труппасы һәм башка кайбер культура учаклары белән Уфа алга чыга. Татар тобәге чолганышында утыра торган кала ечен бу табигый хәл. әлбәттә. Агы Иделнең һәм аның биек ярына урнашкан Уфаның татар халык җырларында еш телгә алынуы очраклы хәл булмаса кирәк. Халык улы Тукайның да күңеле Агыйдел буйларына. Уфа якларына тарткан. Әнә бит ул 1912 елның язында, саулыгы начарланып киткәч, дәвалану очен коньякка — Кы рым яисә Кавказга китү мөмкинлеге булса да. Уфа. Троицк якларын сайлый Апрель урталары. Тукай, пароходка утырып. Казаннан чыгып китә. Самарада (хәзер — Куйбышев) бер кич кунгач, поезд белән Уфага килеп тошә. Менә ул бер үк ил кытта кетепханә булып та хезмәт итә торган «Сабах» китап магазинында. Ният.- млга зин модире. элеккеге танышы Хәбибрахман Зәбиридән җайлырак номер белешү. Әмма комфорт дигән нәрсәгә исе китми торган шагыйрь, склад хезмәтен үтәүче зур бүлмәнең җылылыгын һәм тынычлыгын ошатып, кунакханә дигән сүзне ишетерго дә теләмичә, шунда торып кала... Тукай Уфада дигән хәбәр тиз таралып, күрешергә килүчеләр күп була. «Галия» укытучылары һәм матбага хезмәткәрләре дә. приказчиклар һәм кыюрак шәкертләр дә килә. Күп торлесүз, уен колке һәм җыр музыка. Кечкенә нәрсәдән дә зур мәгънә чыгара белә торган Тукай бу очрашулардан, һичшиксез, шактый мәгънәви азык алган Гаҗәеп матур танышлы бер хәлфәнең җырлавын онытылып тыңлаганның соңында ул. мәсәлән, башкорт халкының аянычлы язмышлары һәм киләчәге турында тирән уйларга чумган. Әмма Тукайның Уфада үткәргән коннәренә ямь биргән тон кеше Мәҗит Гафури бу ла. Түбә астында утырып ялыккач, алар ашыкмый гына, шәһәр урамнарында йорнләр. Губернатор бакчасына кереп утыралар яисә Агыйдел буендагы «Случевский саджа борып чыгалар. «Күбрәк сүзләребез.— дип яза М. Гафури. шигырь вә шагыйрьләр. Казан һәм дә мохитыбыз хакында иде» Ике шагыйрьнең Казан турында, шигърият һәм аның Россия яңа давылларга таба барган чорда нинди эш башкарырга тиешлеге турында сүз алып барулары табигый. Мохит хакындагы сүзне Тукай тулыландыра. «Читтән безне караган кеше, икемезне әле генә хисапсыз каты шаярып. соңра аналары кыйнаган, бер минут элек кенә җылаудан туктаган балаларга охшатыр иде... Русиядә хәзер уйнаган җилләр во Русин һавасы безнең ботен коллегалары мы.шы шул халате рухиягә китергән •. Уфада оч кич куйгач. Тукий, кымыз вакыты җитмәгәнен искә алып. Петербургка юл тота (аны хат белән чакырган булалар) һәм. анда икс атнага якын вакыт үткәргәч. «Сабах «тагы «резиденциясенә» кайтып егыла. Тагын визитлар, сойлошеп утыру, музыка ярар тыңлау. Вакытының күп олеше тагын Гафури белән үте башлый. Урамнарда йори ләр, бакчаларга баралар, яшел чирәмгә ятып кымыз ачалар. Истәлегендә М. Гафури болай ди «Уфа Тукайның дәрәҗәсенә монасип һичбер хәрәкәт күрсәтә алмады» Үкенеч хәл. әлбәттә. Әмма игътибар үзәгенә эләгергә яратмый торган шагыйрь моңа үзе дә «гаепле» түгел микән? Кистереп әйтергә момкин Тукай Уфага килүеннән канәгать булып киткән. Казах даласы ите. соте. кымызы һәм саф һавасы белән котеп торуга карамастан, икенче килүендә атнага якын Уфада калуын бүтанчо аңлатып булмый. Кыскасы. Уфа Тукай тормышында матур бер эпизод булган кебек, боек шагыйрьнең торып китүе шәһәр тарихында әһәмиятле сәхифә итеп саналырга хаклы.

Реклама