ШӘҺРЕ БОЛГАР

Редакциягә журнал укучылардан борынгы Болгар шәһәрләре турында материал лар бирүне сорап күпсанлы хатлар килә. Шул сорауларны истә тотып, журналның быелгы саннарында Болгар шәһәрләре тарихына багышланган яәмалар урнаштыры ла чак. г әһре Болгар... Бу исем рухи дөньябызга, күңелләребезгә әнкә- I без күкрәгенең җылы сөте аша, сабый чагыбызда ул җырлаган [ җырлар, сөйләгән бәет -дастаннар, риваятьләр белән тирән уелып калган. Менә ни өчен ул гомер буена күңелебезнең иң нечкә кылларын да тибрәтә ала торган моңсу аһәң булып яңгырап тора. Борынгы калабызны үз һәм якын итү, төп нигез — туган йорт буларак табыну, күп еллардан бирле буыннан-буынга бирелгән кайтаваз сыман хәзерге җиребез, туган туфрагыбыз, туган төбәгебез, туган илебезгә карата тирән мәхәббәт хисе булып үрли, какшамас тамырларын җибәрү белән бергә безнең гараждайлык позициябезне билгеләргә, тормыштагы кыйблабызны ачыкларга ярдәм итә. Аңлатып та була алмый торган магниттай тарту көченә ия шәһре Болгар... Шуның өчен булса кирәк, ямьле җәйгә чыгу белән, көннәр җылы туга Татарстан районнары авылларыннан әби бабаларыбыз икешәр, өчәр кеше берләшеп, яисә төркем-төркем булып, ерак бабаларыбыз җире, данлы һәм шанлы шәһре Болгарга юл тоталар. Нигә, ни өчен, ни калган аларга хәрабәләрнең кайберләре генә сакланган бу борынгы шәһәр урынында? Шушындый сорауны мин гомерен Тау ягы төбәгендә, Апае районының Болын- балыкчы авылында эшләп үткәргән, яше хәзер 70 кә җиткән Бибигаян әби Гыймалетдиновага бирдем. Сорауны ишеткән әбәкәй яшәреп киткәндәй булды, битендәге җыерчыклар тигезләнгәндәй итте, авырткан аяклары белән кузгалып, янымарак килеп утырды һәм, җавап биреп тормастан, таныш бәет юлларын яттан көйләп китте. Сәлам улсын сиңа. Болгар, олуг данлар күтәрдең. Мәдәни шәһәр улдыгың Яурупага күрсәттең. Синең изге балаларың китапларын алдылар. Наданлык вә җәһаләтне аяк аска салдылар. Тимердән вә ташлардан салган биналар вәйран. Ни сәбәптән улды вәйран, белмәүче улыр хәйран. Шәһре Болгар юлларына таш пулатлар салалар. Шәһре Болгар вәлиләре каршы чыгып алалар. Габдрахман коесындан дәвага су алалар. Габдрахман тау башына нәзер корбан чалалар. Шәһре Болгарларга бардым зиярәт кылырмын дип. Рабига күлләрен күргәч, сәламәт булырмын дип. Әби үзенең авылдашлары, яшьтәш карчыклары белән бергә шәһре Болгар газизләренә, Габдрахман коесына, Рабига күленә зиярәт кылу максаты белән баруларын һәм юлда булган бер хәлне сөйләде: — Аякларым озын-озак юл йөрер өчен ярамый, сызлый һәм авырталар. Ләкин, нихәл итмәк кирәк, әби-бабалар хәтере авыртудан кыйммәтрәк бит. Кайтышлый, метеордан төшеп Тәтеш тавын менә башлагач, бара алмас булдым. Юлга утырдым. Иптәшләрем аптырап янымда басып торалар. Шунда артыбыздан килгән ике яшь ир үземне баскычлардан күтәреп алып менде Ш ләр һәм автобуска кертеп үк утырттылар. Гомерләре озын, бәхетләре мул булсын, нәүмиз итеп юлда ташлап калдырмадылар, рәхмәт яшьләргә - дип. гби күңеле тулудан чыккан яшьләрен сертеп алды — Яшьрәк вакытта шәһре Болгарга ел саен бара идек, хәзер инде картлык ягына чыккач, ике елга бер бармый калмыйбыз, дип әбекәй сүзен тәмамлады. Халкыбызның бу шәһәргә юлы өзелми, анда баруны авыру һәм картлык тоткарлап кала алмый икән. Үткәннәр хәтеренә тап төшерми кадерләп саклый белә торган шушындый сабыр һәм тыйнак ана әбиләр, ата бабалар — шәһре Болгар нәселләре, республикабыздагы һәр татар авылының нигез ташын тәшкил итәләр, эшлекле, хезмәт ярата торган алмаш үстерәләр. Борынгы бабаларыбыз шундый зур таш пулатлары булган калалар төзегәннәр, килгән кадерле кунакларны каршы да чыгып алганнар Алар киң күңелле, саф фигыльле, эш сөючән, башлы һәм мәнле булганнар Урта гасырларда Европа һәм Шәрык илләрендә дан тоткан, халкыбызның хәтереннән, теленнән һәм җырларыннан төшмәгән бу шәһәр. Болгар дәүләте яшәешенең аерым тарихи чорларында аның үзәге — башкаласы хезмәтен дә үтәгән. Болгар исеме урта гасырлардагы гарәп фарсы, шулай ук татар тарихи чыганакларында, нумизматика һәм эпиграфика материалларында чагылыш таба. Шәһре Болгар, аның даны, матурлыгы урыны халкы тормышының мул Һәм иркен, өс-аяк киемнәренең күркәмлеге, базарларының кайнап торуы, товарлары күплегеннән киштәләр сыгылуы, кызларнын тал чыбыгыдай ма тур-сылулыгы, ир-егетләренең батыр, курку белмәс йөрәкле булулары һ. б. турында бик күп язылган. X гасырдан башлап, дөнья аренасында Болгар экономик яктан нык үскән, мәктәп-мәдрәсәләре гөрләп торган шәһәр буларак дан тоткан. Аның болай алга китүенә үзендә акчалар сугу да, һичшиксез, зур ярдәм иткән, билгеле. Шәһәрнең кайсы елда салынганы төгәл генә билгеле түгел, ләкин куфи дирһәмнәренә охшатып Болгарда сугылган һәм датасы билгеләнгән беренче акчалар 903 — 908 елларга карый. Алар болгар ханы Җәгъфәр бине Габдулла исеменнән чыгарылганнар. Болгар халкының абруйлылыгы. тормыш көнкүрешенең яхшы иминлеге килгән кешеләрнең күзенә иң беренче чиратта чагылган. 985 елда Киев князе Владимир, абыйсы Дрбрыня белән. Болгарга яу чаба. Добрыня. болгар сугышчыларының күн итек читектән икәнлекләрен күреп, князьгә, болар безгә ясак түләмәс, әйдә, башка урыннардан чабаталыларны эзлик, дип эшлекле киңәшен бирә. Болгар иле белән Киевнең үзара тыгыз мөнәсәбәте яу чабулардан башка тагын сәүдә торгызып аралашуда да күренә. Мордва һәм бо^тас җирләре аша. Югары Сор суын аркылап. Болгардан Киевкә сәүдә юлы да үткән. 986 елда Киевкә. Владимир янына, Болгардан илчеләр килә. Алар князьне халкы белән бергә мөселман диненә күчәргә өндиләр. Владимир илчеләрне әйбәт кабул итә Киләчәктә бу турыда ныклап уйлап карарга ышандыра. Ләкин ахырда аларга уңай җавап бирелмәве мәгълүм Шәһре Болгар зур ике су — Идел һәм Кама кушылган урынга утырган. Европа һәм Алия арасындагы су һәм кәрван сәүдә юлларын үз кулына бикләгән, зур сәүдә үзәге буларак билгеле булган Болгар Рус князьлекләре. Урта Азия. Гарәбстан, Әрмәнстан. Кытай. Византия һәм башка илләр белән сату иткән. Сәүдәнең болай чәчәк атуы болгарларның варислары т атар халкының авыз иҗатында да яңгыраш тапкан. Болгар Биллр дилеег. Болгарданмы кәлзсез. Болгар елкыларын һгйдгп. һинд иллгрен гилгсег Җүкг лгнггскгргг балга, җам аяклар ачы Ваз/ө. Энҗе млрҗлн. ггүһгр-якуг агыла шгһре Болгарга Ибис Фазлаи язмаларындагы .Русларның тотор тояг.и кораблары Болгар пристанена килеп туктыйлар,.- лига., тузлар с.туалу болгарлар тормышында ашау чыганагының аһамнятлг бер торт булуын кургято. "уда.е аша ае. толке, кеш. тиен, гусар. «о-Амз «галары. бая.аыз. укХ б.л£к тораба. бал. чикламкзар. затлы кун. кылыч шТОилар. ш..н ^ачы к Нам ниже торелзре. буранлар. сарыклар, «атолл, торлак Һ а By пйберлвр читка да чыгарылган Ьозе.рнын уз .йберларгинан ?V.»TOPJ7MXXXX»\^ УРТ* ААХХ халыклары яхшы күнне болгар күне, болгари дип йөрткәннәр. Ул татар халкы җырларында да сакланып калган. Сәхтиян читек лә, ай. бизәүле. Болгарныкы икән олтаны шул. Болгарныкы икән олтаны... Болгар сүзе. Болгар белән бәйләнеш шагыйрьләребез һәм язучыларыбыз иҗатында да зур урын алган. Ул шагыйрьләргә илһам, галимнәргә бетмәс- төкәнмәс фидакарьлек биргән. Болгарда татар халкының бөек фикер иясе Ш. Мәрҗани булган, йөрәге түреннән алып аңа шигырь юллары язган һәм татарларның килеп чыгуын болгарлар белән бәйләү өчен күп дәлилләр эзләп тапкан. Татар халык шагыйре Г. Тукай Болгарга мөнәсәбәтен болай белдерә. Дөньяда болгарларның бар икәнлегенә ышансыннар: Якты бәхетебезгә башкалар да көнләшсен. омтылсын. Шәһре Болгарны монгол яулап алучылары җимерү дә халык авыз иҗатында тирән эз калдырган, халыкта кара кайгы уяткан. Тарих җиде йөздә Килде Тимер Болгарга. Габдулла ханның кулындин Болгар шәһрен алдыйа. Болгар бабаларыбыз, килгән яуга карап, кул кушырып утырмаганнар, аларга каршы батырларча көрәшкәннәр һәм күбесе һәлак тә булган. Шәһре Болгар көнбатышка юл тота торган яу юлында калкан хезмәтен дә үтәгән. Исән калган халык көче белән Болгар тиз арада яңадан торгызыла. Болгар һәм болгар җирләре 1250 елда төзелгән Алтын Урта дәүләте составына керә. 1250—1350 еллар азагына кадәр шәһре Болгар үзенең чәчәк ату чорын кичерә. Шушы чорда рус елъязмаларында ул Бөек Болгар дип атала башлый. Анда эшләнгән бизәнү әйберләренең даны еракларга таралган. Таш һәм кирпечтән йортлар төзү, керамик әйберләр ясау, күн эшкәртү һөнәре үскән, алга киткән, чуен кою үзләштерелгән. Акча сугу, сәүдә итү тагын да көчәйгән. Ләкин Алтын Урда эчендәге каршылыклар, алып барылган үзара сугышлар Болгар җире һәм шәһре Болгарны бик нык какшаталар. 1431 елда князь Фе дор Пестрый Болгарны җимерә һәм аны Казан алмаштыра. Борынгы болгар шәһәренең хәрабәләре хәзерге Куйбышев районы Болгар авылы урыныда һәм аннан көньякта, Идел суының сул ярында урын алган. Элекке шәһәр урынында соңыннан барлыкка килгән рус авылына Болгар исеме бирелгән. Куйбышев ГЭСы төзелү уңае белән, монда элекке Giacc районының үзәге Спасс шәһәре күчереп утыртыла һәм аңа Куйбышев дип исем бирелә. Хәзер бу урында 1969 елдан бирле дәүләтебез тарафыннан Болгар дәүләт тарихи архитектура заповеднигы оештырылган. 1722 елда Иран сугышына узып барышлый шәһре Болгар хәрабәләрен Петр 1 карап йөри. Кече Манара өстенә менә, тирә-якны күзәтә һәм ул шәһәр урынының оста сайланган булуына соклана. Ахырдан аунап яткан кабер ташларын җыеп куярга әмер бирә. Болгар дәүләтен, шәһре Болгар тарихын өйрәнүгә бөтен гомерен Мәскәү профессоры А. П. Смирнов багышлый. Татарстан картасында шәһре Болгар, кызганычка каршы, хәзер рәсми кулланылмый. Ләкин халык хәтере шәһре Болгарны күңелендә йөртә, оныт мый. Ул яклардагы җирле халык район үзәге Куйбышевка барырга кирәк булса. Болгарга барабыз, дип сөйли. Шунысы игътибарга лаек, борынгы шәһәр атамасы рәсми кулланылыштан чыкса да, элекке Болгар дәүләте җирендәге Татарстан районнарында Болгар сүзе белән дистәләгән авыл, елга, күл, тау һ. б. объектлар аталган. Мондый атамалар тагын элекке Болгар дәүләте белән чиктәш яки аның политик һәм экономик йогынтысы астында булган урыннарда да очрый. Ока суы тирәләре, Пермь өлкәсе, Урал буйлары, Төньяк Кавказ һәм Украина җирләрендә болгар сүзе истәлек булып, географик атама буларак ныгып калган. Шәһре Болгар халык хәтерендә, күңел түрендә, җырларда, бәет һәм дастаннарда. Улк— халкыбызның данлы үткәне, барасы юллар, күтәреләсе үрләр өчен якты маяк, юаныч һәм ышаныч. Фирдәүс ГА РИПОВА, филология фәннәре кандидаты.

Реклама