Логотип Казан Утлары
Публицистика

КИЛӘЧӘККӘ КАЙТУ

Онытма, Европа. Ну минем илем Яртысы Азияда, яртысы синдл. Димак. Европа, Татарстанның Яртысы Азияда, яртысы синда. Димак. Европа. минем агмнең Яртысы Азияда, яртысы синда. Димак. Европа. минем миемнең Яртысы Азияда. яртысы синдә Модәррис Әгьләмовның яңа китабын (■Киләчәккә кайту» Шигырьләр бмладв- лар. поэмалар Казан. 1987) ачып җибәргән һәм әнә шундый сискәндергеч качка ия булган к>ллардан башланып киткән поэмасы б» лиең Татарстан кешеләренең генә түгел. 9 бәлки күңелләре һәм уй-хисләре белә» ньк о чей борчылып яшәүче ммл Лионнарның да рухи халәтен чагылдыра Ишег»- > тоясыз микән үзенең югары (фльтурасы һәм купшы яңа модалары белән, бик күп боек ачышлары һәм даһи укы иышлылары белән мактанырга, горурланырга ярата торган Европага алеге юлларда безнең шагыйребез нинди кырыс тонда эндәшә — Онытма. Европа 1 Әмма без, бүгенге кешеләр, бу кырыслыкның сәбәбен бик яхшы беләбез Европа егерменче гасырда гына да ике олы кырылышны ике донья сугышын кабызып җибәрде Шуның аркасында дистоләгән миллион халыкның җаны кыелды чәчән гой гомере өзелде' Җир йозендә моннан да зуррак жиналтьнең булуы момкииме'* Безнең уйлавыбызча һәм шагыйрь фикереңчә бүген Европа барыннан да ым анә шул турыда уйларга тиеш' М Әгьләмовның яңа китабы шулай итеп башта ук заманыбызның иң хәвефле кичерешләре эченә алып кереп китә Җыентыкны ачып җибәргән әлеге пк« кеиине' Фучик ИЫ тулыр.аи М..Һ.Л.Т Бер ~ К*»«ӘИ СкКЯ.ДИ калыктык • ӘЯе Меларрие Әгклано. ппхж.ге янган дарышын .гннм т.н. бак тка үаана кирт.. Үлек» кирт,, ю кнтапт.ты таж.рлг ...нг,аралар н..ыктыр.ыч STVUM., лраиатик птмстж- .«.аналар Сла. "Р.™Р" Ал.рл. гели, герыышы га» тар .па. кип һ..н үинаППИ. шитүрк _ШИ» т.Л. К.т.птл.н ..ртарл. күплагак гашелар ..... рн. иып ««ткан олы л.ул.р ла. ..тарла. <п нангеге ... ашге ле Сулып калган тнл хатыннар ла атин Салалар ла кшн Ә аның шикелле илемда Мецлааан хатыннар үләәндер Онытма, кешелек. Ул минем Әнием иде бит. Бердмбер' Биредә тагын ирләр һәм хатын-кыз мәхәббәтенең, егет һәм кызлар мәхәббәтенең күп төрле төсмерләре дә «Йортка кертү Ярага тоз салган Шушы әче сүзләр өченме’ Сөеп яшәмичә, үз иреңне Төнлә чыгып эзләр өченме’» Монда шулай ук ир-атларның һәм хатын-кызларның һәркайсыныкы аерым трагедия дәрәҗәсенә күтәрелгән бәхетсезлеге дә «—Акча салып, хатлар язып тордым. Шуның белән гөнаһ сипләгән Балалардан оялырга иде. Балалардан нәрсә җитмәгән?» Әсәрләрдә бүгенге япь-яшь җаннарның үзара мөнәсәбәтләреннән туган тетрәндергеч халәтләр дә бар «Сорама — ник болай. ник алай’ Ярып бак җанымны урталай Ярып бак. курыкма, эчкә кер! Тапмассың син анда шик-мәкер» һәм китапта халыкларның бөек уллары турында — Володя Ульянов. Тукай. Акмулла, Җәлил. Туфан турында шигъри уйланулар да. «Син ул булып кара* ■-Тукайдан хатлар». «Ут». «Акмулла арбасы». «Шагыйрьне озату» һ. б. әсәрләр Китапта урын алган поэзия әсәрләрендә халык яшәешенең мәгънәле күренешләре белән очрашасың, аларны бетен рухың белән кичерәсең. Әнә шул очрашулар вакытында шагыйрь иҗатының бер зур үзенчәлегенә дә игътибар итә барасың. Ул үз шигъриятендә тормышны үткәнгә, бүгенгегә һәм киләчәккә бүлмичә—аны бер итеп, бербөтен итеп карый Күренешләр, вакыйгалар кайчан гына һәм кайда гына булсалар да. шагыйрь аларны бер үк яшәешнең чагылышы итеп күз алдына китерә Укучы алдында чорларга, дәверләргә бүленмәгән зур бер тормыш җанлана Гүяки төрле чорларның төрле кешеләре безнең алда бер тормыш кичерәләр, көрәш һәм уй-хис белән тулы бер гомер үткәрәләр Давыллары хәтта берсен-берсе Сүндермичә барган ялганып; Әнә шулай Моабитка җиткән Тукайлардан төшеп калган ут Ут» исемле шигырьдә әнә шулай бер-берсенә тоташкан давыллар бербөтенлек- не. бер үк процессның дәвам итүен чагылдыра Ягъни патша Россиясе чорында якты идеал өчен көрәшкән Тукайның һәм фашистлар тоткынлыгында кешелек ныклыгы күрсәткән Җәлилнең көрәшләре — асылда бер күренеш, дигән фикер үткәрә шагыйрь Инде без аңларга теләгән әлеге сыйфатны тагын да ачыграк күзаллау өчен авторның Володя Ульяновка багышланган «Син ул булып кара» шигыренә мөрәҗәгать һәр яшь кеше уз дигәнчә бара. Уз дигәнчә якты юл сала Син ул булып юлга чыгып кара Тик бер генә тапкыр булса да. Егерменче гасыр бетеп бара, Килер гасырга мин ышанам. Бүген менә барып и т ү кирәк, К а й т у к и р а к Кокушкинодан ■ Бүген менә барып җитү кирәк*—шигъриятнең образлы теле белән әйтелгән бу сүзләр нинди мәгънә бирә’ Кинәт чыккан буран аркасында Кокушкинога бара алмыйча торуын гына әйтергә телиме биредә автор’ Бары тик шуны гынамы’ һичшиксез, иң беренче, иң гади мәгънә биредә әнә шул — юлга чыга алмый тору Аты да юк хәзер Чор атлары — Бульдозерлар әнә юл сала» Ләкин без әлеге шигырьне укый-укый бик яхшы итеп аңлый, төшенә барабыз бу әсәр зуррак нәрсә турында, кешенең олырак сәфәре — рухи сәфәре турында Әсәрнең исеме дә әнә шуңа ымлый, «син ул булып кара» ди. Димәк, биредә бүгенге яшь кешенең һәм гомумән безнең замандашыбызның Ульяновка таба юл тотуы хакында сүз бара Тормышта, яшәештә аның сыман була алу хакында сүз бара Ә инде шигырьнең моннан соң килгән юлы «Кайту кирәк Кокушкинодан» хәзер безгә шактый җиңел аңлашыла Биредә инде сүз Ульяновка барып җитә алган, ягъни халыкка һәм партиягә үзен аның кебек фидакарьләрчә, тулысынча багышлый алган кешенең бүгенге чор эшләренә тотынуы, аларны тормышка ашыра башлавы хакында бара Күрәсезме «бару» һәм «кайту» сүзләре аша. бер шигырь аша шагыйрь төрле чорларны, төрле кешеләрне ничек оста тоташтырды Гүя алар барысы бер заман, бер дәвер кешеләре* Гүя без бүген яшь Ульянов белән бер елларда яшибез! Әйткәнебезчә, монда Мөдәррис Әгъләмов иҗатына аеруча хас булган бер үзенчәлек. бер сыйфат зур роль уйный Шагыйрь биредә сәнгать көченең чорлар һәм еллар каршында искерми, тоныкланмый торган дәрәҗәсенә ирешә Ул кеше күңелендәге искә төшерү. уйлану һәм киләчәк турында хыяллануны — кыскасы, төрле вакыт яссылыкларын бер шигъри давыл итеп туплый Элегрәк без күреп үткән «Ут- шигырендәге сыман, дөресрәге аннан да ныграк укмашкан, берләшкән хәрәкәт. процесс барлыкка килә Мондый берботенлек тойгысы кешеләр тормышында, социаль реальлектә генә чагылмый Шагыйрь аны бөтен тереклектә, бөтен табигатьтә нечкә тоя Үз тирә- ягындагы табигать гүзәллегенә исе китеп, сокланып торганнан соң шагыйрь Үзе бәхет бит ул- исемле әсәрендә болай ди Юк. түгел бу кошлар җыры гына. Түгел кәккүк авазы гына Сине җиргә, куккә, тирәлеккә Бәйли торган җепләр сузыла Әнә. күрәсезме, нечкә тойгылы кеше ничек итеп табигый бөтенлекне тойды. Шул табигый гармония, бөтенлек уртасына ничек матур һәм ипле итеп, үзенең кайнар хисләре һәм тирән кичерешләре белән бергә кереп урнашты, шунда ипле яши башлады Менә шушы күренеш әнә шундый бөек берлекне, бөек бөтенлекне олы гармонияне нечкә тою Модәррис Әгьләмов поэзиясен гаять камил итә, тәэсирле игә. көчле итә Ә -Шигърият* дигән әсәрендә шагыйрь шушы күренешне ничек тоюын болай тасвирлый Тамырлардан актарылып менде. Мине өскә, Оскә әйдәде Күтәрелим дисәм, җиргә мине ычкынмаслык итеп бәйләде Яфрак булып яуды иңнәремә. Карлар булып җанга иңде ул Шуннан бирле шаулый, шаулый. шаулый — Табигатьме9 Әллә минме ул?! Безнең уйлавыбызча, китаптагы барлык әсәрләрдә диярлек алга сөрелгән бербө - тенлек тойгысы яшәешнең үткәнгә, бүгенгегә һәм киләчәккә бүленмичә каралуы, шулай ук китапка исем итеп куелган төшенчәгә җавап - иң калку һәм иң ачык булып шагыйрьнең -Бары хәтер- шигырендә әйтелә Анда М Әгьләмов башта -Хәтер һич тә үткән генә түгел Хәтер синең киләчәгең дә- дигән поэтик идеяне үткәрә, нигезли дә шуннан соң менә мондый чагыштыру ясый Юккамыни, бишегендә сыман. Орлык ята гол чәчәгендә Күрәсезме, шагыйрь безнең игътибар үзәгенә -орлык- дигән төшенчәне китереп куйды Орлык — ул үткәннең нәтиҗәсе Орлык — ул киләчәкнең башы Шулай булгач, димәк үткән белән киләчәк бер үк орлыкта очраша, кавыша дигән сүз бит' Алар бер тән. бер җан булып яши дигән сүз1 Ә социаль тормышны, кешеләр яшәешен алсак анда орлык хәлендә без үзебез түгелме соң’! һәр яңа буын кешеләре үткән һәм киләчәк «чей әнә шундый орлык, орлыклар кебек бит! Менә шул гаять мөһим мәгънә М Әгъләмовның яңа китабын дагы иң уңышлы әсәрләрдә үткәрелә Без ияләнгән рәвештә өчкә аерып үткән бүгенге һәм киләчәк дип йөрткән бүленешне шагыйрь үзенең иҗатына бөтенләй бүтәнчә итеп бер үк күренешкә, бер үк вакыйгага оч яктан төшкән яктылык кебек игеп файдалана Әнә шулай оч яктан төшкән яктылык үткәннән, бүгеннән һәм киләчәктән төшкән яктылык аңа бик күп күренешләрне, някыйгаларны, шәхесләрне социаль һәм фәлсәфи яктан тирән масштаблы яктыр тырга. күп төрле бәйләнешләрдә, катлаулы диалектик халәттә һәм торышта күрсәтергә мөмкинлек бирә Шагыйрьнең уңышлы әсәрләрендәге күренешләр һәм вакыйгалар. үзәккә алынган шәхесләр әнә шуңа күрә зур масштабка һәм киң полифоник эчтәлеккә ияләр Шагыйрьнең яңа китабы Басылып чыккан һәр китабы әдәбият өчен вакыйгага әверелгән шагыйрьләр була Модәррис Әгьләмов та. һичшиксез безнең поэзиябезнең әнә шундый шагыйре Кайчандыр күңелебезне кайнаткан уйларны яңадан өскә калкытыйк, иска төш. рик 1970 елда басылып чыккан «Кыңгырау» исемле китап дөньяга Мөдәррис Әгъ - ләмов дигән өр-яңа шагыйрь тууын ышанычлы поэтик аһәң белән игълан итте 1973 тә исә яшь шагыйрьнең «Учак урыннары» басылып чыккан Ул елларда әдәби җәмәгатьчелек. поэзия сөюче яшьләр арасындагы кайнар-кайнар әңгәмәләр әле һаман да күңел түрендә 1978 ел — М Әгъләмовка иң җитди китапларыннан берсен — «Исәнме, йөрәк-не бүләк иткән ел Шагыйрьнең дөньясы иң тирән һәм иң югары кайнарлыкта ачылган китап 1 һәм инде менә 1987 елда— Киләчәккә кайту» Шагыйрь турында Хәсән Туфан. Сибгат Хәким Наҗар Нәҗми һ б лар үзләренең зур фикерләрен язып чыкканнар Аларның сүзләрендә олы өмет, олы ышаныч ачың чагыла Югарыда атап үтелгән китаплар, чыннан да, поэзиянең җитди юлын лаеклы дәвам итүне раслый М. Әгъләмовның шигъри дәрьясы куәтле агуны күр сәтә Ләкин тормышның һәр өлкәсендәге кебек Мөдәррис Әгъләмов поэзиясендә дә еллар узу белән үзгәрешләр бара Шагыйрьнең китапларын янәшә куеп, яңадан һәм кат-кат укып карау әнә шуны күрсәтә Беренче һәм аннан соңрак дөнья күргән китаплар безгә шагыйрь йөрәгеннән ургылып бәреп чыккан хисләр ташкыны турында сөйли Шул хисләрнең яшәеш күренешләре белән аралашкан кардиограммасын сурәтли. Әнә шул хисләр, шул ялкынлы күңел халәте беренче чор әсәрләренең бөтен асылын һәм эчтәлеген тәшкил игә Ә инде безнең кулдагы соңгы китаптагы күпчелек әсәрләрнең эчтәлеген күңел халәте, йөрәк хисләре генә тәшкил итми. Биредә инде тышкы дөнья, олы дөнһя — чын һәм зур яшәеш күренешләре тулы көчләренә сөйлиләр, күрсәтеләләр. Ягъни поэтик эчтәлек күбрәк вакыйгалар, реаль күренешләр аша ачыла. Шагыйрь иҗатында барган бу үзгәреш тенденциясен иң дәлилле итеп китапка кергән поэмалар, балладалар раслый М Әгъләмовның моңа кадәр чыккан җыентыкларында бер генә эпик әсәр дә юк иде. Ә бусында шагыйрьнең үзе тарафыннан □пик әсәр дип жанры билгеләп куелганнары гына да дүртәү Асылда шулай ук эпик характерда булып, махсус билгеләнмәгәннәре дә шактый. Ләкин «Киләчәккә кайту» китабын укыган вакытта эпиклык көчәю белән бер гә икенчерәк төрле үзгәрешләрнең дә урын алуын сизми калу мөмкин түгел. Шуңа күрә менә хәзер, шагыйрьнең поэмалары турында сөйләшүгә күчкәнче, күңелне тырный торган әнә шул үзгәрешләр хакында да уйланып алырга кирәк. М Әгъләмовның беренче китапларындагы һәр шигырьдән ташып торган кайнар хис вулканы кызганычка каршы, биредәге байтак кына әсәрләрдә суына төшкән Җыентыкны ачып җибәргән беренче бүлектән соң андый шигырьләр китапта укучыга һаман ешрак очрый башлый Ә инде 65 һәм 66 битләрдә урын алган «Синең әкиятең- һәм «Тупил» шигырьләре. 110 һәм 113 битләргә урнаштырылган ■Барыбер» һәм Әгәр бер кызны яратсаң» әсәрләре бу күңелсез күренеш хакында аеруча ачык итеп сөйлиләр Менә бер өзек китерик: Яңа йортлар булып калка шәһәрдә, Алып чыга океаннарга, галәмгә — Шул мәхәббәт тудырган бер могҗиза Яхшылыкка хезмәт итсә әгәр дә, Чәчәк атар иде дөнья... Кешегә Янама улем коралы булып. Куләгәсе кара булып төшсә дә, Ак булып калыр барыбер ак болыт. «Барыбер» дигән шигырьдән китерелгән менә бу юлларны хәтта М. Әгъләмов- ныкы дип ышанасы да килми Беренче китаплардагы көчле хисле, бер генә буш юл да бастырмый торган шагыйрь кая китте соң әле? Менә шуның ише шоп-шома һәм безгә, укучыларга, бер генә яңалык та китерми торган юллар ничек итеп килеп кер гән аның китабына9 Ә бит шигырьдә сүз мәхәббәт турында бара Кешеләр өчен иң изге, иң кадерле булган хис хакында Укучыларны зур кичерешләргә ымсындырган мондый җитди мәсьәләләргә шагыйрьнең җиңел карашын, әлбәттә, гафу итүе кыен Әйе. кызганычка каршы йомшак әсәрләр дә байтак кына урын алган бу җыентыкта Без башта сүз алып барган тирән фикерле шигырьләр янәшәсендә алар андый әсәрләр, бигрәк тә ачык булып күренәләр. 64 биттә «Урманнарга кереп китә идең «, 72—75 битләрдә «Хәерле юл!». -Җиргә иминлек теләп», «Тукай көне-. «Үрләр дәшә киләчәккә» дигән шигырьләр бар. Укучы хәлне дөрес күз алдына китерсен өчен шагыйрьнең «Хәерле юл» дигән шигырен озын булса да тулысынча китерик Укучыга шигырь дип тәкъдим ителгән бу язманы мөгаен һәркем һәм әнә шулай бик озак дәвам итә а лыр иде Дәвам итүен итә ала. ләкин һәркем булдыра алган дәрәҗәдәге генә иҗат инде бүген безне канәгатьләндерми. Андый әсәрләр безнен күңелләрдәге көчле рухи ихтыяҗларга җавап бирә алмый Биредә шагыйрьнең көчле йөрәк хисе юк, күңеленең тулып ташуы юк' Ә алар булмагач — гадәти. тыныч халәттәге кешенең гадәти тыныч сүзләре генә — укучының игътибарын җәлеп итә алмый Гәрчә анда матур-матур теләкләр белдерелсә дә' Менә шушындый озын һәм көпшәк шигырьләрне укыганда инде бүтән әсәрләр дәге чын Поэзиянең бәясен аңлый башлыйсың һәм менә шушындый әсәрләр белән очраша-очраша соңгы елларда ни өчен безнең шигырь китаплары азрак тарала башлауның да серенә төшенәсең Чыннан да, барыбыз да белеп, аңлап торган хтемен- тар нәрсәләрне шигырь рәвешенә генә кертеп, көйгә генә салып сөйләп чыгу кемгә, кирәк соң ул7 ' Аның бит беркемгә дә кирәге юк' Әйе.' танылган шагыйрь китабын рухланып, зур өметләр белән кулына алган укучы, кызганычка каршы, биредә яхшы әсәрләр белән бергә эче буш булган язма- ъзрга да юлыга Тик менә ни өчен андый әсәрләр Мөдәррис Әгьләмов кебек шагыйрьләр китабына да үтеп керә соң' Бу да безнең поэзиядә талымсызлык көчәюгә бер мисалмы? Соңгы елларда шагыйрьләребез арасында калын китап чыгарырга теләү. зур күләмле поэма язып, аны һичшиксез бастырырга теләү модасы киң таралыш тапты Әнә шундый калын китап белән озын поэма авторы булу хәзер иҗат лиендәге ниндидер бер дәрәҗә, югары баскыч кебек карала башлады Шулай икән шул. озаграк вакыт дәшми торсак — яхшының яхшы икәнен, начарның начар икәнен әйтми яшәсәк — безнең яхшы дигән кайбер шагыйрьләребеэ- нең китапларына да йомшак әсәрләр үтеп керә башлый икән Таләпчәнлек кимүнең билгеләре китапларда бик тиз күренә Шагыйрь М Әгьләмов үзенең •Урманнарга кереп китә идең* дигән юллардан башланган шигырендә болай дип яза Гөлләр йөгерә, гөлләр кал чаба7 Кая таба чаба тугайлар7 Ник күп нәрсә калды зңырда гына Сөйләргә дә ярый Ни файда7 Ә бит табигатьнең әкренләп һәлак булу хакында безнең танылган шагыйребез зчкәрәк кереп, тирәннәнрәк актарып һәм укыган кешенең үзәге өзелерлек итеп яза ала иде Ул вакытта инде бу шигырь ахырындагы шикелле битараф, тыныч һәм начар тенденция белән килешүне белгерткән «Сөйләргә дә ярый Ни файда'* дигән сүзләр тормас иде Андый шигырь язылган очракта ул инде безне тетрәндерер, опак вакыт исебездән чыкмас иде Ул безнең күп нәрсәгә күзебезне ачар иде' Ә биредә шагыйрь хәтта үзенең битарафлыгы укучыга да күчүдән курыкмыйча, «ни файда'’* ди Китаптагы кайбер әсәрләр (мисал өчен 115 биттәге • Безнең җыр* шигыре) хәтта бүтән авторларның шигырьләренә дә охшап китәләр Син аны үзеңә диеп Ышанып кабул иттең Еракка алып киттең дә. Озын гомерле иттең Бу көннәрдә бик еш ишетелә торган бер җыр сүзләрен хәтерләткән мондый юллар инде М Әгьләмов китабына кермәскә тиешләр иде Логики аксап киткән һәм сүзнең, фикернең мәгънәсе чуалып китә торгаи эсерлар д» очрый Китапта әйбәт исем биргән -Киләчәккә кайту* дигән шигырьнең Керде январь Илем туфрагына Тәңкә-тәңкә карлар төшкәндә Тик бер теләк бетен планетада Икмәк булсын һәрбер өстәлдә. Керде январь Юк. кайтмасын кеше Таш гасырдан чыккан чагына. Яхшылыкка юллар ачсак әгәр. Яманлыкка юллар ябыла Керде яяларь Ул бит безнең өчен Ак карлары белән кадерле Алып барсын сугышларсыз чорга. Хәерле юл аңа. хәерле! Керде январь Ул гадәти сыман. Ул гадәти, әмма асылда — Тагын бер адымга капка ачу Егерме беренче гасырга Керде январь Шатлык алып килсен Җир шарында барлык өйләргә, Кешелеккә язсын тагын мец ел Искә алып аны сөйләргә Керде январь Дәвам итсен безгә Сугышларсыз яшәр дәверне Ак канатлы бураннары белән Хәерле юл аңа, хәерле! үзендә дә — шагыйрь әйтергә теләгән поэтик мәгънәнең күп катлылыгын төше», ген хәлдә — логик эзлеклелек җитеп бетмәвен әйтергә кирәк Әсәрдәге эчтәлек тирәнлеген бит буталчык һәм томанлы фикерле юллар түгел, ә ачык шигъри күзаллаулар бәйләнеше тудыра' Киләчәккә кайту- китабын укыганда шундый кызыклы бер халәт кичерәсең, гүя бу китапка ике төрле шагыйрьнең шигырьләре, әсәрләре килеп эләккән дә — аларны ни очендер бергә, аралаштырып биргәннәр Бүлеп куймаганнар Әле генә без сүз алып барган байтак кына уңышсыз әсәрләр гүя ниндидер бер билгесез авторныкылар Тизтиз генә һәм шоп-шома иттереп кенә шигырь коеп куя торган шагыйрьнекеләр Ә китапның беренче бүлегендәге шигырьләр, аннан соңгы бүлекләрдәге уңышлы әсәрләр һәм балладалар белән поэмалар — болары инде безнең танылган шагыйребез Мөдәррис Әгьләмовныкылар' Аларны инде һичкемнеке белән бутап та беркемгә биреп тә булмый' Бер китап менә шундый ике тойгы уята Ике төрле шагыйрь белән очраштыра Поэмалар Балладалар Алар безнең укучыга нинди рухи азык бирә’ Бүгенге шигырь сөючене алар нәрсә белән куандыра’ Җыентыкны ачып җибәргән «Онытма. Европа» поэмасы хакында алда сүз булган иде инде Хәзер «Көтүче малайдигән әкият-поэмага тукталып узыйк. Борын заманнарда түгел. Борын төбендә генә. Аваз салып кари малай Якты дөньяга килә. ӘКИЯТ поэма әнә шулай, чыннан да, халык әкиятләренә охшап: җиңел һәм җитез агышта мавыктыргыч вакыйгалар белан күңелне кызыктыра-кызыктыра башланып китә Күрәсезме, беренче юлларда ук дөнья белән контраст бирелә — якты дөнья һәм кара малай Бу инде укучыга кайбер нәрсәләрне әкрен генә сиздереп куя аның күңелен сагайтып куя Әсәр шулай әкият рәвешендә бара, ләкин анда бик тә тормышчан эчтәлек ачыла. «Көн үсәсен көн үскән. Ай үсәсен ай үскән» кара малайның язмышы җиңел түгел Кара малай—ятим малай...»—Кеше булмас, бәхетсез.— ди Түбән очның Фәхриясе.— Ятим артса, бәхет кими.— ди арз.якның Наҗиясе- Авыл кешеләрендә кара малайга карата әнә шундый караш урнаша Аның күп кенә балалык шуклыкларын да җиңел генә үткәреп җибәрмиләр әлеге апалар. усал телләре белән нәтиҗә ясап куярга ашыгалар Көннәрдән бер көнне авылдагы бу баләдән котылыйк дип. кара малайны көтүче игеп куялар Ул маллар туплап кырга чыга Ә анда: -Сайрап җибәрмәсенме бер Туган якның сандугачы». Шунда усл»ер телсез кала, Җиргә бага, куккә бага Котелмәгән кодрәт белән Моң бәрелә күкрәгеннән. Поэманың менә шушы өлеше игътибарга лаек Чөнки биредә сүз без исемнәрен яттан белгән бик күп бөек кешеләрнең язмышларындагы мөһим борылыш турында бара Кечкенәдән үк тормыш авырлыгын татый-татый үскән җаннарның халык өчен бик тә кадерле шәхескә әйләнеп китүләре бу' Халык күңелендә ни барын, андагы моңны, аның рухи халәтен якты йолдыз сыман балкытучы алар Шагыйрь биредә хезмәтнең иң югары ноктага күтәрелгәнен — иҗади яссылыктагысын ала. Ләкин менә бу җырчы егет язмышында безнең илебезнең бик күп хезмәт каһарманнары да үзләрен — үз язмышларын танырлар Чөнки шагыйрь яшәү диалектикасын нечкә тоя: зур шәхесләрнең зур каршылыкларны җиңәҗиңә генә зурлыкка ирешүен сәнгать чаралары аша оста тасвирлый Әсәрнең ахыры ничек бетә соң дисезме’ Авылдашлары — басуга эшкә чыккан әлеге усал телле апалар радиодан кара малайның җырлавын тыңлыйлар — « һәммәсен дә рухландырды Шушы җирнең бер бәндәсе» Тормыш авырлыклары каршында кешенең сынмавы, киресенчә, аларны җиңә барып, үз яшәве аша рухи батырлык, башкаларга якты үрнәк күрсәтүе, кешенең бөеклеген раславы — М Әгъләмовның башка поэмаларында да шигъри фикер үсеше әнә шул юнәлештә бара 'Көтүче малай- поэмасында без күреп үткән кара малай язмышы «Акмулла арбасы»нда тагын да югарырак баскычка күтәрелә. Биредә шәхеснең көрәше тагын да көчәя, конкретлаша һәм шул ук вакытта аның масштабы да киңәя Ләкин бу поэма һич тә бер Акмулла турында гына түгел Чөнки М Әгъләмов башта ук эчтәлекне киң һәм ерак тарихи фонда иңли, кузгалып киткәндә үк фи- кер сөреше зур чорлар фонында бара Поэманың һәр юлы әнә шул сәбәпле үткәнгә дә. бүгенгә дә карын Шигырь язып Тукай булмакчылар. Акмулла ул. әйе, тикмәгә Үзе белән йорт салырга корал Сабак өчен хитап ияртмәгән Бүген әдәбият белән шөгыльләнүче бик күпләргә үрнәк булып еллар аша бара. тәгәри бирә Акмулла арбасы Ул арба өчкә бүленгән аның беренче бүлегендә шагыйрь үзе утырып йөргән. һәм тагын — •янәшәңдә ике бүлек кирәк Шагыйрь булыр өчен иң злек Кара эшне сею — берен чесе. Икенчесе китап — җылы суз Шундый шигъри тәкъбирләр аша безнең алда халыклар хәтеренә озакка кереп калган зур шәхес образы гәүдәләнә М Әгьләмов үзе дә аның белән чын мәгънәсендә рухланган чын илһам кичереп язган М Әгъләмовның яңа китабындагы поэмалар арасында иң уңышлысы — укучыга иң тирән фәлсәфи һәм әхлакый эчтәлек алып килгәне — «Тукайдан хатлар* поэмасы Бу әсәр шагыйрьнең олы проблемалар күтәреп аларны~оста. сәнгатьчә югары дәрәҗәдә хәл игә алуын раслый Тукай Соңгы елларда менә шунысы да уйландыра бүген бу кадерле исемне әйткәндә без һәрчакны да Тукайның гаять тирән мәгънәле тормышын, донья караңгылыгы белән кискен рәвештә бәрелешкән тетрәндергеч язмышын исебездә тотабызмы’ Без. бүгенге рәхәт тормышта яшәп, әлеге исемне еш кабатлаучылар. Тукай язмышының, Тукай шәхесенең иң асыл иң төп сыйфатларын онытмадыкмы аларны хәтердән чыгармадыкмы’ Без бүген Тукай юлына Тукай рухына тугрымы’ һәм инде ахыр килеп әдәбияттагы хәзерге иҗатчыларны егерме җиде яшендә якты идеал өчен көрәшә-корәшә һәлак булган япь-яшь Тукай белән янәшә куеп карау ниндирәк нәтиҗәләр бирер иде икән’ Бүгенге поэзия һәм аның тормыштагы роле турында уйланган саен һәрвакыт диярлек әнә шундый сорауларга килеп чыгасың М Әгъләмовның -Тукайдан хатлары» да күп төрле фикерләр кузгата Торле чорларны, торле елларны төрле шәхесләрне бергә колачлый торган уйлар хисләр алар Поэма очен реаль җирлек булып Тукайның төрле елларда төрле кешеләргә язган хатлары хезмәт итә Унөч хаттан алынган уноч өзек поэма бүлекләренә рухи кереш ачкыч ролен үти •Тукайдан хатлар* белән танышканнан соң күңелдә туган иң тәүге тәэсир, иң беренче фикер шундый әсәр бөек шагыйрь образын аңлауда, күзаллауга алга таба атланган зур бер адым булып тора Биредә, бу әсәрдә, моңа кадәр бу темага язылган байтак иҗат җимешләреннән аермалы буларак. Тукай образы бер үк вакытта үз чорының конкрет җирлегендә дә һәм күп чорлар күп гасырлар өчен хас булган, искерми торган мөнәсәбәтләр - әхлакый һәм фәлсәфи конфликтлар эчендә дә карала Әсәрдә реаль Тукай образы белән лирик герой образы (ул да шагыйрь) бергә кушылу әнә шундый киң масштаблылык. монументальлек хасил итә Төрле чорлар һәм геройлар бергә ялгануның матур нәтиҗәсе буларак әсәрдә гәүдәләнгән Тукай образы гаять үсә. күтәрелә. Әлбәттә. Тукай үзенең кыска гына гомере белән дә шигъри бөеклекнең гасырлар буена искерми торган үрнәген биреп калдырды Бу факт үзе М Әгъләмовка күпмедер дәрәҗәдә булышкан дияргә мөмкин Ләкин ничек кенә булмасын — поэманың төп уңышы халык шагыйренең зур һәм җанлы образын тудыруда Тагын шунысына да игътибар итик күп гасырларга халык шагыйре булып калырдай андый образның нигезе өчен дә Тукайның үз сүзләре җирлек хасил игә - «Шат яратса да. җнһанга ят яраткан раббысы- Менә бу юлларда халык ның чын шагыйре булып туган моңлы җанның бар булган бәхете дә һәм реаль тормыштан, бүгенге коннан генә канәгать кала алмыйча гел алга, гел яңа матурлыкка ашкынган — шуңа күрә әле үзен бүгенге җиһанга ят итеп тойган нечкә күңелле трагик язмышлы җан да! Барлык зур шагыйрьләр язмышы өчен диярлек хас шушы үмкне дөрес тотып алу Тукай хакында шигъри фикер йөрткәндә аны нигез итү - поэмага уңыш китергән көчләрнең зурысы М Әгъләмов күп кенә олы шагыйрьләрнең әнә шундый мәңгелек бәхетләр* н һәм шул бәхет белән бергә үк, янәшә үк. икесе бербөтен булып йоргән мәңге зек трагедияләрен поэмасында реаль тасвирлый Әсәр Тукай гомереннән, аның ялкынлы хатларымнан кузгалып китә дә сәнгатьнең бөек кече ярдәмендә халкыбызның Тукайга хәтле булган уллары язмышын да аннан соң яшәгән моңлы жаннар тормышын да бергә колачлый һәм. шуның аркасында. үзәккә, уртага куелган Тукай образының эчтәлеге гаять тирәнәя, киңәя Тукай ераклашкан заманда Азмыни ул көлеп йөрүчеләр Тик шүрәле кытыклаганга. Күрүебезчә, поэмада -Тукайдан ераклашу* дигән сүз ул һич тә вакыт узуны, күп еллар үтүне генә белгертми Бу сүз — чын. олы шагыйрьлекнең үзәк юлыннан читләшү, шуннан ераклашу дигән сүз. Мондый хәлләр һәрбер чорда булырга мои- кин Әнә шуңа күрә, поэманың багышлау өлешендә үк укучының хәтеренә сеңәрлек игеп болай диелә; Тик сорала шигъри матурлыктан Матурлыкта булсын батырлык! Бу юллар аша гына да әсәрнең бөтен ялкынын һәм рухи үзәген чамаларга мөмкин Бер үк вакытта әлеге сүзләр төрле чорларда төрле хәйләләр белән шигъриятнең ялкынлы гражданлыгын киметергә теләүчеләргә карата кискен каршы төшү булып та яңгырый Тукайлык. аның юлына тугрылык — чын шигърият, көчле шигърият — ул һәрвакыт Матурлык белән Батырлыкның бербөтен булган ялкынлы гармониясе дигән сүз! Әсәрнең тагын бер зур уңышы шунда: бөек шагыйрьнең бөек батырлыгын ул үз халкының авыр һәм катлаулы көрәше процессында ача. Бу көрәш — самодержавиегә каршы көрәш, социаль гаделлек, чын ирек, рухи яңарыш өчен көрәш Автор үз әсәрендә халык тормышын шактый киң планда тасвирлый, социаль күренешләрне һәм тенденцияләрне бар катлаулылыгында аңлый; Исереге дә шул. аегы да Казаны да шул ук, Җаегы да. Баер өчен җанын фида кылыр Җае гына чыксын. Җае гына.. Поэманың -Учак сүнеп, тимер калачак* һәм -Җирдә апрель» дип исемләнгән бүлекләре халыкның революцион көрәшен югары шигъри дулкында сурәтләү белән аерылып торалар Аларда бер яктан -Ничә гасыр буе агып килгән Чүп тыгылган Азмы шакшылар’!»—булса, икенче яктан; «Син агымны туктатырмын димә. Актарылып чыкса, бер бәреп'*— дигән юллар Шагыйрь Тукай әнә шул ташкын, әнә шул көрәш эчендә, шуның уртасында булуы белән бөек һәм көчле 1 Үз дигәнчә бара халык һаман. Үз дигәнчә бара кешелек. Казан өязендә кыссаң аны. Ул Җаектан чыга бүселеп Син сөрәсең аны мәсләгеннән, Ә ул урап бөтен җир шарын. Бер гасыр да узмый, кире кайта Эзләп тамырын, эзләп туфрагын Нишләтергә мөмкин бу халыкны Җылаганда хәтта җырласа? Ул барыбер кайта сөргеннәрдән. Җырда кайта — ни дә булмаса. Әйе. М Әгъләмов менә шундый шигъри юллары белән тагын бер мәртәбә раслый шагыйрь үз халкының язмышы белән аерылгысыз береккәндә генә, аның алы көрәше эчендә генә алы шәхес булып өлгерә ала. чын гражданин булып җитлегә ала! Тукайның апрель аенда — бөек уяну вакытында башланып, апрельдә өзелгән гомере дә тоташтан язгы ташкын! Тормышны, дөньяны чистартучы һәм аны яңартучы. уятучы, сугаручы куәтле язгы ташкын ул Тукай һәм Тукай рухы! Поэма бездә шул ышанычны ныгыта ■Тукайдан хатлар* Әсәрнең исеме шулай куелган Моның да сере, хикмәте бар Юк. бу поэма шагыйрь хатлары турында гына түгел Поэмада Тукайның бүгенгә төбәлгән йөрәге, күңеле Поэма Тукайны бүгенге көнгә кадәр китереп җиткерергә тырышу Тукай рухын бүгенгә ялгарга, кушып җибәрергә омтылу Шулай итеп без шагыйрьнең яңа китабын уку процессында төрле дәрәҗәдәге шигъри әсәрләр белән очрашабыз Күргәнебезчә, аларның бер ишләре безне мавыктыра. дөнья һәм яшәеш турындагы яңа хис-кичерешләргә алып килә Ә икенчеләре исә урта кул поэзия- дип йөртә торган дәрәҗәдә генә язылганнар Ягъни артык тир түкми, авырлык күрмичә—җиңелчә. шома гына Кайчакта «газета шигырьләре- дип те йөртелә торган югарылыкта гына -Синең кулда каләм» дигән шигырьдә М Әгъләм ов үзенең поэтик декларациясен болай белдерә Уз сукмагың' Үзең салдың, Беркем көчләп кертмәгән Карасы бетсә, ханың бар — Халкың тапшырган каләм! Атаң-бабаң беркайчан да Уракка кичекмәгән Син дә кырда Синең кулда Халкың тапшырган каләм Менә бу юлларны укыган вакытта без шулай да чын шагыйрь, элекке китаплары аша без белгән шагыйрь Мөдәррис Әгьләмовка ныграк ышанабыз Чонки әлеге юллар дагы ихласлыкны фидакарьлекне үз эшеңә, үз иманыңа тугрылыкны сизмичә, тоймыйча калу мөмкин түгел Аларда ярсу хис кайнар йөрәк авазы* Шигъри чагыштырулар да иң житди халәттә, максимализм дәрәҗәсендә -Язарга караң бетсә — каның бар», -Атаң-бабаң уракка кичекмәгән, син дә үз кырыңда шулай бул'- Иҗатка мондый караш, билгеле укучының өметен арттыра Ә инде М Әгьләмовның «Соңгы чиктә- дип исемләнгән һәм китапны ябып куючы шигыре безнең күңелгә тагын да хушрак килә Ахыргача! Ахыргача барам — Юк калмады көчне саклар чама Чорлар аша хәбәр китерергә Янып егылачак атлар чаба Яңа гасыр энә капка ача — Ахыргача барам, Ахыргача' Әйе, бу ялкынлы юллар нәкъ менә без белгән шагыйрь юллары! Нәкъ менә Мо даррис Әгьләмов кайнарлыгы бу* Шуңа күрә без аның ахыргача барачагына ышанабыз Хисләрне сүрелдермичә барачагына ышанабыз Очраклы шигырьләр белән юлдаш булмас дип тә ышанабыз Чонки Чонки -синең кулда халкың тапшырган каләм-'