Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҖИРГӘ СЫЕНАМ

Шалил Маннапов шигьрилтебезгә алтмышынчы еллар башында солдат хезлзәтен. яшьлек омтылышларын, студентлар тормышын чагылдырган шигырьләре белән ки-ten керде Туган жир. туган туфрак. әниләр һәм тынычлыкны яклаучы гади кешеләр турында язды ул Халыкта матур яңгыраш алган «Солдатта булган диләр*. «Керфегеңә тамармын мин», «Рәхмәт сиңа» кебек жырлар да шагыйрьнең топ иҗат юнәлешеннән аерылгысыз иде 1979 елдан СССР Язучылар союзы әгьзасы. КПСС члены Шамил Мәгыйзь улы .Маннапов 193в елның 1 январенда Татарстан ДССРның Әлки районы Тагар Мулла авылында туган 1957 елда Лляар урта мәктәбен тамамлагач. туган авылында эшли, аннары Совет Армиясендә хезмәт итә I960 1965 елларда В И Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бу- соң «Татарстан яшьләре» газетасында әдәби хезмәт 1977 елда Горький шәһәремдәге ике еллык югары партия мәктәбен тәмамлагач, «Социалистик Татарстан» газетасында әдә- бият-сәнгать бүлегендә олкән корреспондент булып зшли Хәзерге кондә ул -- Татарстан китап нәшриятының политик әдәбият редакциясендә редактор Ш Маннапоа шигыръларе башта кондәлек матбугатта басыла 1967 елда исә •Беренче карлыгачлар» сериясендә «Яшьтәшләрем» исемле беренче жыгнтыгы донья күр.» Хәзер ул алты шигырь зңыентыгы һәм «Әти урманы» исемле проза китабы авторы 19Я2 елда Мәскәудә «Современник^ нәшриятында шагыйрьнең »Воз вращение» исемле русча китабы донья курде Ш Маннапов шулай ук әдәби тәнкыйть, публицистика һем тлрҗемг олкәсендә дә эшли Илле яшен шагыйрь яңа шигырьләр язып каршылай

 

« Ник яшәргә кыен, димсең, миңа. Тормышлар мул. тыныч заманда? Ышанычым кими бара сыман Тыныч буласына һаман да •Тынычлык!» — дип оран сала донья. Ә кораллар һаман күбрәк итеп. Дәһшәтлерәк итеп ясала. Иртән Кояш имин чыгармы” дип. Борчу ала кичтән ятканда. НИГӘ кайберәүләр карын әле Каеру ягын ү зенә күбрәкне? Ничек карыйм күзенә намусымның •Ышаныч* .» дип типкән йеракнең?!Таш арты таш кителә сыман һәркөн Ышаныч атлы гүзәл кыядан. Йомшакларны тормыш суы юа, Каты хисләр кала хыялга. Бер-береңә изгелекләр кылу Борынгыдан калган лабаса... Аһ, ышанмау! Син яхшылык итсәң — «Нигә?..» — дигән сорау алмашка. Җаның кебек күргән газиз кешең Яра ясый синең җаныңа! Җир имин дә әлегә, Тик йөрәкләр, Тик йөрәкләр менә ярыла. «Кинәт үлде!..» — дигән хәтәр хәбәр Ишетелә бик еш эфирдан. Сизәм: кыен — мине гөл итәр, дип, Кешене бар иткән бу Җиргә. Мин Җир белән бергә борчыламын. Җир — зур. Җир — нык, беләм... Ә йөрәк? — Ул нибары йодрык кадәр генә. Курку ала аны көчлерәк. Җир үзе дә кайнар хисләр тулы Йөрәк шикеллерәк — Галәмдә. Җиргә «инфаркт булмый» икән, димәк. Таяныч бар әле адәмгә. Җир таяныч эзли Кешесеннән,— Тудыргандыр аны шуңарга.— Карап баккан аны миллион еллар... Адәм кимсеткәндә Кыен аңа, кыен чыдарга. Мин йөрәгем белән Җиргә сыенам, Китмәсен, дим кинәт ярылып. Вулкан-хисләр тулы Җир-йөрәктә Әле ышаныч, ныклык бар кебек...     

 

Кара йорт сагышы

монолог

Петрищева авылында партизан кыз Зоя Космодемъянскаядан сорау алган ой саклана. Ул тоташ кара төстә«Мине салган оста әйткән иде: — Иң матур өй булыр авылыгызда! Ни өчен соң күпме елдан бирле Кешеләр миңа кырын карап уза? Тәрәз-күзләремнән ага яшьләр — һич аңламыйм: ни гаебем минем? Мин үземдә бәхетле пар яшәр һәм сабыйлар туар дигән идем. Керде фашист каерып ишек-бикне. Үз тәртибен алып, таләпләрен. Хуҗамны ул әсир-тоткын итте, Мыскыллады гореф-гадәтләрен. Шуңа үч шырпысын сызган кызны Тотып керде бер көн ул урамнан. Идән сайгакларым сыкрап торды Ерткычларча кызны кыйнаулардан.. Еллар узгач һәйкәл булып кайтты — Ак мәрмәргә төреп утлы җанын. Сәламемне никтер алмады ул. Әллә таныды, әллә танымады... ...Аның утларыннан янган булсам. Бу сагышны күрмәс иде башлар. «Кара йорт!» дип кырын карамагыз. Гаебем юк минем, авылдашлар. Үзем кара, ләкин уем якты. Кара коелам бары тик дошманга. Бар диләр бит «Яна сугыш!» диеп. Саташучы кайбер Ак йортлар да... Мин эчемә йотып сагышларны. Каһәр генә сукса иде. диеп. Фашизмны каргыйм, сугышларны. Нәфрәтемнән шулай кара көеп._» 14X7 Мясквү Петрии^ло. Балачактан яшьлек кырларына Йөгерәйөгерә чыгып барганда. Әллә ничек кенә очраштык та Авыл читендәге таңнарда. Дулкынланып торган яшь арышлар Арасында качыш уйнадык. Баш өстендә — тургай.. Шул вакытлар Узмас дипме әллә уйладык. Кыймадык без хәтта берберебезнең Күзләренә текәп карарга.. Ә шулай да синең елмаюың Сызылып китә Сызылып кына аткан таңнарда. Толымнарың — арыш кырындагы Җилдә тибрәп торган бер учма. Хуш исләре иләс-миләс итә. Тотсаң, үзе — сыяр бер учка. Ә күзләрең — авылыбыз күге.— Болыты да. аяз чагы да Газиз җанга: чагыла сыман анда Җырлап торган тургайлары да. Елмайганда шомырт чәчкәседәй Балкып куя ап-ак тешләрең. Иренеңдә — (әле дә тоям кебек) — Яңа гына сауган сөт тәме... Уйлыйм кайчак: нигә шулкадәрле Онытылмаска кергән күңелгә? Яшьлек мәхәббәте була ахры Туган якның үзе төсендә— Яшьлек мәхәббәте... Ул — синеке. Туган якта калсаң әгәр дә. Читкә китсәң, кала икән бары Гомер буе сагынып яшәргә. Илсакчылар өчен калкан булган Белоруссия урманнарының Туганыдай безнең бу урманнар. Җырлары да уртак, таныймын. Сугыш елларының суыгыннан Туңдыртмыйча безне саклады. Тик берәү дә ул чак агачларны (Ат койрыгына таккан комиссардай...) Тракторга тагып кайтмады. Уңны-сулны балта белмәгәнгә Бу урманның җыры кайгылы. Искәртә ул, гүя, балта башлы Бәндәләрнең әле барлыгын... Кадерен бел Кайчандыр үзем хезмәт иткән хәрби частька килгәч уйлану Май. 1987 Мәскәү — Дорохова. Бөтен нәрсә газиз һәм үз монда: шул ук урман, шул ук казарма. Тик солдатлар, командирлар гына таныш түгел — яшьләр, тазалар. Заманында без дә шундый идек, хуҗалары идек урманның. Хезмәтебез тутырдык та киттек... Сизелмәде еллар узганы. Дистә еллар... Эх, беркатлы күңел, элеккечә һаман күрмәкче, элек постта торган урыннарда хуҗа булып үзен сизмәкче. «Юк, ярамый! Булган үзгәрешләр, Яңалыклар сиңа сер инде...» Элек үзең хуҗа урыннарда тыйнак кунак булып йөр инде. Монда хәзер мине таныса да урман бабай таный торгандыр. Ләкин аннан бирле урманда да ничә буын алышынгандыр... Тик шулай да танымыйча калмас серем уртаклашкан каеннар. Сез бит мине яшел шәл бөркәнеп, озатып калган идегез авылга... Ул вакытта айлап түгел, көнләп санадык без солдат хезмәтен. Инде менә, гимнастерка кигән егетләрдән йөрим көнләшеп. Әй. кайда сез, бер аяктан атлап, җырлаучылар поход җырларын? Күз кырыем белән булса да бер күримче дип яшьлек елларым, килгән идем. Ләкин сез булмагач, боектым мин ятим шикелле. Шул вакытта урман юлларында җанга таныш җырлар ишетелде... Безнең яшьлек киткән бүгенгенең ышанычлы нигезен салышып. Бүгенгеләр эше — киләчәкнең нигезләре булып калышлы... Мин аңладым: әнә шуңа икән каты таләп куйган Ил безгә — Ил-йортыбыз ныклы булсын дисәң, нык булырга тиеш нигезләр... Күңелдәге сагыш — Мин бит монда кунак кына, дигән уйлардан... Кадерен бел Җирдә яшәвеңнең — үзең шунда хуҗа булганда! « Бик җырлыйсым килгән идс, бик тә, Чирмешәндә боз кузгалган кичтә. Җырламадым Уйламадым һич тә Калыр диеп болаи үкенечкә. Оялумы, тартынумы тынсыз, Ялгыз гына басып тордым, җырсыз. . Җырла. егет, җырла, синен шунсыз Куңлеңдәген ничек белсен ул кыз. Колак салып тыңлагандыр ничә,— Чирмешәндә гөрләп бозлар китә. Ә мин киттем, имеш, сер бирмичә,— Шул кич калды гомер үкенечкә Куып тотты аның хаты мине: оМин тормышка, дигән, чыктым инде. Мәхәббәтем миңа җырлап килде. Сихерләде алкын күңелемне _» Чирмешәннең кузгалгандай бозы. Актарылып-ташып чыкты моңым! - Инде шушы җырланмаган җырым Гомер буе яңгырый, гомер буе. Сүзең була торып, имеш, тартын.- Сөй1 энеңне ятлар тартып алсын... Җырла, шагыйрь, җырла, синең танышың Ишетерлек булсын сөйгән халкың..