ИЛ КАЙНЫИ, ФИКЕР КӨРӘШӘ

Күренекле прозаик һәм драматург Аяз Гыйләҗевка 60 яшь тулды Шул уңайдан укучыларыбызга аның белән үткәрелгән әңгәмәне тәкъдим итәбез — Аяз Мирсәетович. укучыларыбызга Сезнең исемегез яхшы таныш. -Урамнар артында яшел болын- романы һәм -Өч аршын жир« -Җомга кон кич белән • 'Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят-. -Урталыкта- кебек повестьлар. «Берәү* белән «Үги ана яфраклары - шикелле хикәяләр, шулай ук бик күп санлы очерклар тормыш һәм әдәбият мәсьәләләренә багышланган ялкынлы мәкаләләр — барысы да Сезнең күңел җимешләре булып тудылар да замандашыбыз Йорәгснә килен ирештеләр Ллар безнең чорыбызны тагын ла кытыклырак һәм мәгънәлерәк итү буенча шактый гына эш башкардылар, моһим рухи вазифа үтәделәр Хәтта әле алай гына да түгел -Зәй энҗеләре повестендагы Гәрәй Шамин кебек «Эңгер-меңгер* комедиясендәге Ллим кебек геройларыгыз безнең хәзерге яңарыш чоры очен дә — кон геройлары булып кабул ителә, алар бүген дә иң үткен проблемалар күтәрәләр Сез бүген ул әсәрләрегез турында нәрсә әйтә аласыз’ Сезнең күргәннәрегел кичер- гәннәрегез. уйлаганнарыгыз ул әсәрләрдә ни дәрәҗә чагыла’ Ягъни алтмыш яшьлек гомер һәм иҗат ителгән әсәрләр Аларның эчтәлекләре арасында аерма күпме чыга икән’ — Сезнең сорау мине үткәннәргә алып кайтты әле Иллене узган елларга Кырык яшькә Кырык яшемне үтә авыр кичердем мин һич яшермим кичен ятканда бер кеше булсам. унҗиденче январь иртәсендә. кырык яшем тулганда мин ботенләй бүтән кеш.- идем Үзгәреш шул кадәр тирән, катлаулы, чуалчык иде ки аны бер сүз белән генә аңлатып та булмый Ботен донья, тирә-як яшәгән мохитым мине ураган кешеләр үзгәргән иде Иң гаҗәбе үз-үземв монәсәбәтем. кылган гамәлләргә карашым үткән Наремә, язган әсәрләремә бәям башкача иде Ачыграк дип әйтимме, аныграк доресрәк дип раслыйммы, кабатлап әйтәм үзгәреш кискен һәм тирән иде Бу хакта мин «Урталыкта- повестен язып, үэ-үэемне заманмы кешеләрне аңларга тырышып кара ДЫМ «Кырыкка җиткән кешенең хәлен белү очен үзең дә шул яшькә җитү кирәк Кырыкка аяк баскан язучының хәлен белү авыр Кырык яшеңнең тарихның нинди елларына туры килүе моһим' Минем тормышта искитәрлек берни юк. гал-гади кендекчемен»,—дн ачынып ул әсәрнең герое Сәгыйть Повесть тулысы белән автобиографик булмаса да. аның эченә минем бик күп йерәк әрнүләрем мшерелг .«н Ачыктан-а к әйтелгәннәре дә җитәрлек' Повесть тәнкыйтьчеләр күзеннән читтә кд, ды. нишлисең, замандаш тәнкыйтьчеләрнең кем булуы ла әһәмияткә ия' Кырык яшьне авыр кичердем дидем Шуңа охшашлы фикерне мин тиңсез акыл иясе фил«к-.|ф. хорват язучысы Меша Мәхмүт Селимивичның атаклы .Дәрвиш һәм үлем* әсирендә Д« очраттым «Әсәр герое Әхмәт Нуретдин исеменнән автор мондый фикер әйтә -Миңа кырык яшь. начар чак әле син яшь. тмвклврең суймаган мәгәр IT .К У* Ml 177 син карт та. теләкләреңнең һәммәсен тормышка ашырырга мөмкинлегең юк Дәрт иплән кенә сүнә, син өйрәнгән гадәтләреңә ышыкланып кына яши башлыйсың һәм моннан ары әллә ни майтара алмаслыгыңны ап-ачык аңлыйсың»,—ди Бу гыйбрәтле тәҗрибәләр авазына өстәп, тагын ни әйтергә була9 Соңра, кырык яшен тутыргач җаныма якын рус шагыйре Евг Евтушенко шуңар охшашлы фикерен раслап шигырь язып күңел ачты . Илле яшь Анысы чагыштырмача җиңелрәк узылды Кырык яшьтә соңарып ачылган күз үз көчен бәяләгәндә инде ялгышмады' Елларның авырлыгын әдәбиятның киртә-бусагаларны кичә-кичә абына-сөртенә барганлыгын, сәнгать үсеше юлына аркылы яткан кара ташларның көчен-мәкерен. бушбугазларның, ялагайларның, мөртәтләрнең бер кавымга дилбегәне үз кулларына эләктерүләрен, күпчелекнең ялган белән өстәгеләрнең колагын балавызлап куеп, илне талап, түбәндәгеләрнең рухын сындырып яшәүләрен күреп-белеп яшәсәм дә. бил баглап көрәш мәйданына атылырга көч калмаганлыгын аңладым Хакыйкатьне, үзеңнең көчсезлегеңне аңлау никадәр авыр булса да яшәргә, кулдан килгән кадәр хаклыкны халыкка җиткерергә кирәк иде Җаваплы сынала торган еллар кичердек Чын дөреслекне бөтен тамырлары белән ачып салырга көчем җитмәсә дә. ялганга баш бирмәдем дип ышанам Алтмыш еллыгым илебездәге революцион үзгәрешләр елына туры килүенә шатланам. әлбәттә, бу еллар карт күңелләрдә дә көчне яңартыр, моңарчы кыяр-кыймас кына чагылып киткән уй-фикерләргә иркенлек, киңлек бирер дип көтәм Кайчагында рухи яңарышның соңгарак калып килү ихтималы да буладыр ич9 ' Әсәрләргә килгәндә исә. аларның дәрәҗәсе тигез түгеллеген күңел сизеп яши. Бүгенге көн ноктасыннан торып караганда (биеклектән түгел, мин үземне ниндидер бер биеклеккә баскан дип күз алдыма китермим, һич'), әсәрләрнең төрлелеген ачыграк сизәсең Кабатлап әйтәм язган чакта мин хакыйкатькә, халык язмышына битараф калмаска тырыштым иманымның сафлыгын кылган гамәлләремдә күрсәтергә омтылдым, ләкин бер чакта да ялгышмадым дип әйтә алмыйм Булды, ярарга тырышканны сизми дә калган чаклар булды, әсәрләргә икеле-микеле фикерләр дә саркып керде, бигрәк тә пьесаларда андый очраклар булгалады Хак. үзем күрмәгәнне, татымаганны, кичермәгәнне бер чакта да яза алмадым Географик яктан да урын-юлларны. урман-сукмакларны тәгаен белергә, үзем күргәннәрне генә язарга тырыштым "Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят-тә соңгы бүлекләр сугыш эпизодларын эченә алган иде Мин сугышта булмадым. яшем кермәде, әсәрдәге сугыш эпизодлары җанымны борчып, күңелемне тырнап яшәде, һәм мин повестьны, русчага тәрҗемә иткәндә, тамырдан үзгәрттем, сугыш эпизодларын алып ташладым, яңача. хакыйкатькә туры китереп тәмамладым... Белам, хәзер бик күпләр акыллы булып кыланып »без илдә үзгәрешләр зарурлыгын әллә кайчан белә идек үзгәрешләрне сагыну минем фәлән әсәремдә бар мин дөньяның астын-өстен ап-ачык күреп килдем'— дип күкрәк кагып, «яңа ракурстан» торып әсәрләр язарга керештеләр кайберәүләр, ашыгып-ашыгып. үткәндәге әсәрләрен заманга яраштырып ипләп-сипләп маташалар. Мин үткәннәремнең һәммәсе өчен җаваплы булып калам, бер әсәремне дә үзгәртергә җыенмыйм Мисалга. Татар академия театры сәхнәсендә бара торган -Өч аршын җир» пьесасына «борылыш кертергә» чакырып язылган мәкаләләр матбугатта күренгәләде инде Пьеса, иң авыр елларда. 1972 нче елда язылды Шулай булып калсын Язучы кылган һәр гамәле өчен, язган һәр сүзе өчен бүген дә. иртәгә дә бердәй җаваплы -Киек каз юлы» драмасы 1960—1961 елларда язылып, академия театры сәхнәсендә алтмыш бердә куелды Кемнәр генә тибеп чыкмады мине ул чакта' Газета-журиалларда егермегә якын рецензия басылып, замана кешеләре мине эт итте, бер ай уйналгач та спектакльне туктаттылар Ә ул әсәр — минем йөз аклыгым! Бүгенге көндә калку куелган мәсьәлә — җитәкчеләрнең халыктан тәмам аерылу проблемасы ул әсәрдә заманча бөтен кискенлеге белән куелмаганмыни9 ' — Сезнең иҗатта «Өч аршын җир» үзәк әсәрләрнең берсе булып тора Узегез әйтеп узганча күптән түгел аның сәхнә варианты да дөнья күрде Ул Сезгә ни дәрәҗәдә канәгатьлек китерә алды Бер әсәрнең ике варианты турында фикерләрегез ничек9 — Өч аршын җир» пьесасы шул исемдәге повесть нигезендә язылды Мин повесть-хикәяләрне сәхнә әсәре итеп үзгәртүгә нигездә каршы киләм. әсәр күңелдә үз -килеш-килбәте" белән туа Никадәрле повесть, күпме пьесалар язып мин күңелгә иңгән теманың чишелешендә берчакта да икеләнмәдем пьеса пьеса булып туды, повесть — повесть булып «Өч аршын җир не сәхнәләштерү хакында Марсель Сәлим- җановның тәкъдимен ишеткәч, мин көлеп җибәрдем «Кая ул9 Нигә?» Аннары, кинәт кенә уйладым һәм кыска гына вакыт эчендә яңа пьеса туды Язылу аралары ун елга якын булганга пьесада кайбер фикерләрем житлеккәнрәк к^к тоел, повестьта буямаган яна сәхнәләрдә Мирвәли образы ачыклый торган сызыклар бар Мәсәлән тегермәндә барган вакыйгалар, урманчы белән очрашу күренешләре һ б Күп мәртәбәләр тыелып та. СССРның халык артисты Марсель Смимҗаиов -Өч аршын жир-дәи баш тартмады әсәрне ашык-пошык үзгәртергә ашыкмады мәхәббәте сүрелмәде ниһаять ул сәхнә күрде әсәрнең яңа язмышы башланды Талантлы яшь режиссерыбыз Фаил Ибраһимов -Өч аршын жир.не Минзәлә театрында сәхнәләштерде үз сүзенең югарылыгына иреште үзенчәлекле спектакль тудыр ды Бездә тыелып торганда. «Өч аршын җир.не ерак Нарын каласында кыргыз дусларыбыз күрсәтеп өлгерделәр — Безнең яңарыш чоры рухында бер -авыррак, сорау да бирер.ә рөхсәт итегез Сезнен сәхнә әсәрләренең гомере бик үк озын түгел Бу хакта үзегез ничек уйлыйсыз ' Нигә бу сорау авыр булсын’’ Хаклы нигезле һәм бик дөрес сорау 1 Һәм минем бу хакта кат-кат уйланганым бар Менә без үзебезнең төп йортыбыз -■ Татар аиадешмв театрын «милли театр, аның милли традицияләре бар» дип хаклы рәвештә бәяләп киләбез Ә аның миллилеген (ягъни, татарлыгын, татарчалыгын') ниләр белән раслап була' Театрның нинди асыл сыйфатлары аның милли йозен билгели" 1 Беренче карашка бик җиңел кебек күренгән бу сорау шактый уйланулар, җитди т-.пле җавап сорый Соңгы хөкем чыгаруны үз остемә ала алмыйм мәгәр, бер кызыклы күзәтүем беләк уртаклашасым килә Театрыбызның милли йөзен нинди сыйфатлар белән билгеләп була дигән соравыма, тәнкыйтьчеләрдән берәү, истә-оста юк җавап бирде -Татар театры Чеховны уйнамый уйный алмый Аның беренче тоемере шул- диде Чыннан да' Горький элек-электән куела Шекспирны уйныйбыз боек Островский- ның күпчелек әсәрләре куелып килә, спектакльләр уңыш белән баралар тамашачы ал арны аңлый, кабул итә. җанына азык таба Ә Чехов куелмый да куелмый Нигә алай'1 Гомумән бүгенге көндә Чехов Англиядә Японияда иң куп . ргап ру< драматургы — безнең сәхнәләрдә бүгенге көндә яңгыраш таба алмы*' Башкортлар ку еп карадылар — уңышка ирешмәделәр Рус сәхнәләрендә дә Чехов бүг. >< ■ ............................................................................................................. ...... •< . . ... ларыннан түгел. ВААП отчетларына күз салсаң, сәхнәнең түрендә К*>«. гангин >е-Рацер- лар бара. Нигә алай’ Соңгы елларда, бигрәк тә XXVII съездга кадәр бу и ..н . герме . л эчендә, без халыкның рухын соң дәрәҗәдә тарайттык аның дәртен сүндердек уйлау сәләтен киметтек Картлар да. яшьләр дә стандарт әзер уйлар белән яши башладылар Ә Чехов драматургиясе фикерне азакка җиткерүне кит • у ялый 6- - . ю .. . -рнгң генә күңеленә юл сала, ул рухи сафлыкны, чисталыкны, иде.ллариың «чикөлы .................................................................................................................рый Мин кайчандыр Ибсенны Шоуны Чехов драм ату ргнж-еи яратам дип азып чыккан идем Язучының кемне дә булса ихлас яратуы искиткеч мвһии роль «имм* врагашжән - аңарда рухи остазын таянычын, фикердәшен күрә Юк юк мин һич ты у з драматургиям не Чехов әсәрләре югарылыгына куярга җыенмыйм белгәнсге>чә мин конкрет бер халыкның билгеле бер чорда яшәгән кешеләре түрында язам Алар Чех..а г. р ■•>< тары дәрәҗәсенә менеп җитә алалармы, юкмы, аны да онытырга ярамый әмма минем байтак җитди әсәрләремә Чеховның тәэсире булуын мин бүген үзем яулап алган ноктадан торып, ачыктан-ачык икърар итә алам -Хәдичәнең кече улы» -Киек каз юлы- • Эңгермеңгер- «Җиргә тапшырылган серләр- Югалган кон- пьесаларында Чехов аһәңнәре юкмыни7 Турыдан-туры әсәрләрдә чагыла алмаган нкән. бу аһәң минем җанымда бар тере хәрәкәтчән, көчле һәм кадерле' Стандарт фикерләр торгынлыгында яшәгән тамашачы тормыш «ымлыгымнан \.o.i.uu..< ■« ыамадышы халык? Шуңа күрә театрларда ваемсызлык җиңеллек арт сикер-•: иы.-.ан. к алганда -Җиргә тапшырылган серләр- кебек шактый житди прсАл.м алармы яүтвргәи әсәрләр, әлбәттә уңышка ирешә алмады Рухыма аваздаш режи. ер т.'... -. 1’ежи. серләр арасыннан «мин мондый әсәрләрне аңламыйм ■ дип к.Лрыкмы б. • арасына кыстыручылар да булды Нишлисен дөнья' Кайбер пьесаларымның тиз-тиз мәтәлеп төшүен мин бары чорга т.-атрдарга гына кайтарып калдырырга нм. ...м ' кирәк (халык ашыгып яши) пратага тартым рак .ташашамы кәмит таләп ит.. улып чыкты гаеп атта гына түгел тәртәдә дә -ар -ия «.им аңл-.-м Сәхнә тормышына кагылгач сүз уңы ннан тагыш бер <-|’*' улыгыз а.пь дра матург Мансур Гыйләҗевнын Г Камал жешеидвгг театр ..«илеңдә куелган берен-н әсәренә пичек карыйсыз7 Мансур пьеса явар дип дяггрәк уйлап та к .о наным нд. минем әрчә мин «»ч улымны ла бик яшьтән татар һ-и pv. оатр- • ■•«•.« \ • ■••• . Камал театрын -Ги-знең театр* дип атап үстттр Үз халкыңның Жанын күңел.и аңлатырга теләсәң, балаларыңның туган телне яшьтән үк матур итеп белүләрен теләсәң балаңны бик яшьтән театрга йөрт’ Мансур — архитектор, төзелеш институтының мәгълүм факультетын тәмамлады Тырышып, ифрат зур көч салып укыды Идел буе шәһәрләре студентлары арасында проектлары икенче урынны алды, диплом эшен үрнәк рәвештә Парижга жибәрделәр Ул зур өметләр, якты хыяллар белән укып бетереп, оч елга Мәскәүгә эшкә китте һәм шунда үз һөнәренең нәтиҗәсез. буш. пүчтәк икәнлеген татыды Үз эшеннән ризасызлык, каршылык күрсәтергә әле кулыннан килмәү аны драматургиягә китерде Мәскәүдән ул дүрт пьеса язып кайтты: «Кәгазь шартлау- Бәбәй арбасы» -Метеорит». «Рәхәт яшибез» Соңгысы академия театрында дөнья күр де Биографиясе язучыны язучы итә Дөнья бирде кирәкне .— диде шагыйрь һәм бөек сүзләр әйтә алды Язучылыкка әзерләнгән кешенең язмышы җиңел булса, аның иген кыры уйдырышлы булмый, тиз саега, тиз туза. Мансурның беренче әсәре куелгач, гомере буе газеталарның баш мәкаләләренә генә ярарга тырышкан бер ханым «Улыгызга бик "начар әсәр язып биргәнсез' — диде Сөенеп куйдым. к.»г ,зь колларына, тар карашлы таш маңгайларның үзәгенә үтәрлек пьеса язган икән, Мансурның киләчәге бар дигән сүз. — Фикерне тагын дәвам итик әле Бүгенге әдәбиятта яшьләр. Аларда Сезгә нинди сыйфатлар ошый? Ә нинди сыйфатлар ошамый ’ — Яшьләр, яшьләр «Рәшә повестен юкка чыгарып, авторның намусына кагылырлык ямьсез сүзләр тулы мәкалә басылып чыккач. Әмирхан ага Еники белән очраштың. Хафаланган иде. кыйналган иде Әмирхан ага. Шунда мин аны юатырга теләп: Менә Сезнең яшьтә янымда үзем кебек берәү утырса, мин бик бәхетле булыр идем», дидем Өлкәннәр янәшәләрендә ныклы, төпле, ышанычлы яшь буын вәкилләрен күрер гә телиләр... Бармы бүген безнең күз текәп торган яшьләребез? Юк икән, моңа кем гаепле'* Кемнәр алар бүгенге көндә иҗат юлына тешәргә вак-нак сукмаклардан килүчеләр 9 Нинди чор җимешләре 9 Кайсы түтәлдә үсеп пешеп җиткәннәр алар9 Бүген әдәбиятка кем килә 9 Бүген әдәбиятка нәкъ менә югарыда әйтеп киткән катлаулы чорда азыкланган яшьләр керергә омтыла Алар арасында әрсезләр, бары тик үз мәнфәгатьләрен генә алга сөргән эгоистлар, комсызлар, дан тагарагыннан зуррак өлеш эләктереп калырга атлыгып торучылар прагматистлар күбрәк икән — моны, бу фаҗиганы аңларга да була. Әле союзга кереп җитмиләр, шәп-шәп квартиралар таләп итәләр, иҗат йортларына путевкалар кирәк аларга. калын-калын китаплары чыксын Әле чын йозләре ачылып та җитмәгән, алар Язучылар союзына алуны таләп итәләр, бераз гына кичектереп торсаң да Сезнең өстән канларга жалоба язып була?»—дип. оятсызларча шалтыраталар, әтиләрен җибәрәләр, кабул ителмәсәләр. әтиләре, җәнҗал чыгарып, төрле тарафка шикаятьләр язып йөри Азны биреп күпне умырырга ашкынган яшьләр килә безнең арага Гаеп кемдә9 Гаеп, әлбәттә, яшьләрнең шәхсән үзләрендә дә булып, гаеп бездә дә. без корган чорда да бар Ни күреп үсте безнең яшьләр9 Оясында ни күрсә, очканда шул булыр дигэңнәр бабайлар Авыз пешкәч, салкын суны да өреп кабарга маташсак та — авыз пешкән инде, иреннәр уелган, аңкаулар туналган Комсызлык, социаль күренешләргә битарафлык, сәяси пассивлык бездән балаларга күчмәдеме9 Яшьләр арасындагы бозыклык күренешләренә, эчкечелеккә, алкоголизмга, эгоцентризмга моңарчы үзебез ни дәрәҗәдә таләпчән идек тә ни кадәрле игътибарлы булдык9 Үзебез чәчкәнне урабыз, өлкәннәр, уяу булыгыз: балалар сезне уйнап күрсәтә'» дигән хак сүзне оныттык. Язучы — көрәшче ул Бер чор яшьләре ни өчен, кем өчен көрәшергә икәнен белми- чәрәк калды, без аларны аңлы рәвештә сукырайттык Булды заман, без «яшьләребез ал да гөл. алар чирәм җирләргә китәләр. БАМ төзиләр, диңгезләрне кичәләр», дип чат саен шапырындык Һәммәсе дә хак' Яшьләребез кыю. эшчән, батыр да. матур да . Ә панк- лар. хиппилар, тимергә табынучылар, наркоманнар, токсикоманнар каян килеп чыкты? Газеталар әледән-әле җинаятьләр хакында хәвефле хәбәрләрне җиткереп тора Яшьләрнең бу өлеше кайда үскән9 Булды заман, яшьләребез күңелләренең алласы итеп бөек бардыбыз Вл Высоцкийны сайлап алгач, без мыек астыннан гына көлеп йөрдек. Онытмыйк, алла юк җирдә шайтан түргә үтә! Без яшьләрне, балаларыбызны күрәләтә шайтан тозагына төшермәдекмени?. Без аларны көрәшергә түгел—ярашырга. яраклашырга, сүзсез буйсынырга күнектердек Илебездә бара торган кискен һәм бәрәкәтле үзгәрешләр безнең нигезебезнең ныклыгын раслый Яңа тормыш шартлары яңа фикерләү рәвеше, - гласность», үзгәрешләр һәм тизләнеш яшь буынга яңача җан өрер дип ышанам, шуңа өметләнәм. алгы сызыкка ■ үзе турында түгел, иле турында уйлаучы буын килер дип кетам, һәр чор алгы планга үзенең җаваплы кешеләрен чыгара. Хуҗалык сферасында, сәүдәдә, авыл хуҗалыгында, завод-фабрикаларда рухлары яңача ачылган эшлекле, уйлау сәләтенә ия булган хәрәкәт- чан кешеләр бар икән, нигә алар әдәбиятта-сәнгатъто дә булмаска тиеш’ Булыр алар Кол җанлы, сап-салкын канлы халтурачыларга алар ясин чыкмаса кем чыгар’ - Татар әдәбиятының бүгенге тормыштагы иҗтимагый абруе Тукайлар чоры Ибраһимовлар чоры Җәлилләр . Безнең абруй кайсы якка таба юл тота икән' — Тормышыбызда әдәбиятның урыны Иҗтимагый абруе 3vp җитди сораулар болар Боларга ышандырырлык дәрәҗәдә җавап бирү өчен кулда социологик тикшеренү ләрнең йомгагы да булырга тиеш. Иҗтимагый тормышыбызның эчтәлеген бер әдәбият- сәнгать кенә билгели алмаган кебек, ллардан башка иҗтимагый тормыш та тулы була алмый Әмма, зур кызганычка каршы әдәбият белән халык арасы елдан-ел ераклаша бара Бердән замана безнең кешеләрнең тормышын бетен яктан үзгәртте берәүләр чиксез баеп киттеләр Чамасыз байлык хуҗалары — тук күңелле кешеләр мал артыннан мал куалап, җаннары хакында онытып тордылар Әлбәттә халык бай булырга яхшы яшәргә, теләгәнен ашарга тиеш Бу туклык мул тормыш гадел юл белән килгәндә табигый күренеш. Әмма күпчелек соңгы елларда байлык тарафларына кыек юл сайлады Хәрәм байлык кеше күңелен үзгәрт», каралта тупасландыра Хәрәм байлык хакына кешеләр җаннарын саталар Андыйлариың күңеле бикле җаны тозакта аларга телең дә. Әдәбиятың да, китапларың да кирәкми Телебезгә мвнәсәбәтнең үзгәрүен дә ачынып ис гартеп узарга кирәк Туган телендә дорес сойләУән райком секретарьлары күпме генә икән? Колхоз-совхоз җитәкчеләре’ Югары даирәләрдә утыручы хорм-гтле иптәшләр’ Татар телен белмәүне өстенлек санап йөрүче хәсрәт җитәкчеләр азмы бездә бүген’ Татар культурасының җаваплы кешеләре арасында үз телләреннән чирканган иптәшләр очра мыймы? Ниһаять, татар теле галимнәре, татар яэучыларының балалары телебездән чит дәшмиләрмени’’ Рус теленең безнең тормыштагы чиксез олы урынын зирәкләрнең зирәге Утыз Имәнидән башлап бик күп язучыларыбыз раслап килгәннәр Рус теле арадаш тел гена түгел, ул безнең күңелләргә бәяләп бетерә алмаслык кыйммәтләрне Пушкин Толстой. Достоевский иҗат җимешләрен ирештерә торган тел. аны белү дөнья байлыгы Ләкин туган теленнән йөз чөерү күрәләтә аннан баш тарту кеше өчен ифрат зур кимлек Ни өчендер без бу хакта авыз ачып сөйләшергә куркыбрак яшәдек Ә Чыңгыз Айтматов тотты да шундый гөнаһ шомлыгы булган күренешнең асылын ачып бирде манкортлыккыц нинди нәтиҗәләргә китереп җиткерүен д<».ья каршысынз чыгып әйтте Татар әдәбиятының казанышлары илебез халыкларының уртак хәзинәсе булса да ул казанышлар, иң беренче чиратта татар халкының байлыгы Без ул хәзинәдән рациональ файдалана белергә тиеш Әлбәттә, мәхәббәт бер яклы гына була алмый Сент- Экзюпери раслаганча • мәхәббәт ул бер-береңә карап тору түгел мәхәббәт икең дә бер юнәлешкә карау'* Әдәбият халкыбызның үсә барган зәвыгын канәгатьләндерергә әзерлекле укучыга да җан азыгы булырдай әсәрләр тудырырга тиеш Менә бүген төрле телләрдә «Арбат балалары- -Алтын болыт кунып китте-. «Зубрроманнары йөргәндә газета-журнал мәкаләләрен ябырылып укып көтелмәгән информацияләр алганда без үз халкыбызны орлыгы сугып алынган мәкинә шикелле буш. коры, аңкауга nut торгам әсәрләрдән коткара алмасак. әдәбиятыбыз халыктан тагын да ныграк ераклашачак Халык әдәбиятның тоссеалеген. көчсезлеген. гариплеген берчакта да гафу итми вакытлы уңышлар, арзанлы мавыгулар бе.чнең күзне буа күрмәссеннәр' Әдәбиятта талантлы чынлык кына яшәргә хаклы 1 - Соңгы елларда Сезне куандырган әдәби асәрләр бармы’ Нинднләр’ — Соңгы еллар да әдәбиятыбызда шәхесләр күзгә күренеп кимеде әдәбият хәрәкәте тарайды егәребез кечерәйде Әлерәк кенә арабыздан киткән якты шәхесләрне күз алдына китереп карыйк Ибраһим Гази. Мирсәй Әмир Хәсән Туфан Сибгат Хәкимнәр нинди зур пик гонкл.ц»;. .......................................................... <ист. кешеләр булган икән’ Ә без хәзер көтүчесен югалткан сарык көтүе хәлендәрок калдык шикелле Үзара хөрмәт кимеде .кзылар ояы була алмаган кебек яшьләрдә сөрлегеп таралып беттеләр Әдәбиятның маяклары кал мнды диярлек Татар язучылары, тоссе. төркемнәргә бүленеп бердәй соры уртакул әсәрләр тәгәрәтеп торалар Халык күңелен кузгатырлык әсәрләр сирәк бик сир ак күренеп кала Алар ла кичәгене бүгенгә бүгенгене иртәгә ялгап өлгерә алмыйлар, татар әдәбияты җанлы. т<П« Ш агым булудаИ туктады күлләре кипте елгалары саекты Я НИНДИ әсәрне күтәреп алып халык тормышының кайнап торган уртасына чыгарып салганыбыз бар Мәхмүт Хәсәноаиың -Язгы аҗаган-ы М-охыЯт Хәбибе.хлнмиың -Кубрат хан-ы. Марсель Зармпоаиыц гамь тулы очерклары тагын юрга’ Элгәрерәк М Мәһдие.. Н Фәттах. В Нуруллин В Нурудлинным гакгы помете аның замай ту рында җитди уйлануларын, илебездәге үзгәрешләргә битараф түгеллеген күрсәтә Гариф Ахунов -Идел кызы* романының икенче китабында дөньяны яңачарак күрергә тырышуын раслады Кызганычка каршы, без. романны кулъязма хәлендә укыган кешеләр. аның бу омтылышын аңлап бетермәдек, авторга тиешле ярдәмне заманча биреп бетерә алмадык Мин югарыда телгә алган замандашларым талантсыз кешеләрме әллә? Һич юк! М Мәһдиевның кайбер әсәрләре оста кул белән, вакыйгаларның үзәгеннән торып язылганнар Әмма аларга авторның мөнәсәбәте җитеп бетми, бәһасе. вакыйгаларның юл арасы юк. алар бик турыдан, тапталган сукмаклардан баралар Замандашларыма да. үземә дә сүзем бер без бүгенге көннең революцион үзгәрешләренә әзер түгел идек, пассивлыкны, кыюсызлыкны акларга маташып, төрле сәбәпләр табып, тынычланып, юанып йөрдек. Ә рус әдәбияты вәкилләре, башка милләтләр үз араларында чын сугышчан характерлы әдипләр дә тәрбияләп өлгергәннәр икән Ә безнең хәл бүтәнчәрәк, һаман, чама чамадан артмасын дип. бер-беребезне үткен күзәтәбез. Нинди болгавыр, авыр, чын язучы әрнеп аваз арты аваз салыр еллар кичердек, яшәдек, бер генә әсәребез дә бәхәскә, каршылыкка очрамады диярлек, һәммәсе шома гына шуа барды Чөнки без ботак-сатаксыз язарга остардык, күзебез аяк астындарак булды, чынлап торып артка да карамадык, алга карауны әйткән дә юк инде анысы, «белми калдык, сизми калдык* Шу лай түгелмени’ Иң кызганычы, яшь прозаиклар арасында да кыю. тәвәккәл, әдәбиятка очраклы гына килмәгәнлеген раслап сискәндерерлек авторлар юк диярлек «Бик сагынган чакларында- Туфан Миңнуллин. «эх. бәхәс кузгата торган берәү килсен иде!*—дип юкка гына әйтәмени” Менә замандашларымны күз алдымнан үткәреп утырам Бар аның, үз дәрәҗәләрен белеп, тыйнак кына язып килгән, затлы хезмәт күрсәткән авторларыбыз да бар Ләкин заман көткән, заман таләп иткән гаҗәеп китап, әдәбиятның таҗы булыр лык. укучыларның бөтен катлауларын берләштерерлек, татар халкын бер башка югары күтәргән китапны беребезнең дә язганы юк әле. Шундый китап кирәк. Күктә йолдызлар күп. ләкин әлегә аның кояшы да. ае да юк Мин бүген драматургия бакчасына кермим шигърият түтәлләре арасында йөрергә җыенмыйм, сүзем проза, прозаиклар турында гына. — Сер булмаса. Сезне хәзер нинди уйлар борчый’ Бу уйлар язып утыра торган әсәрегезгә керәме’ — Шундый бер риваять бар Борынгыда бер кабиләдә искиткеч егәрле бер батыр яшәгән Чукмары белән бер селтәнсә — дошманның бер дистәсен, кылычын бер айкаса, йөзен кырып сала икән теге Кылычын да. чукмарын да бүтәннәрдән берәү дә күтәрә алмый икән баһадирның Менә ил чигенә дошманнар басып кергәннәр Баһадирга хәбәр салганнар Ничәү алар..дошманнар’- дип сораган каз боты кимереп, кырын яткан батыр Ике дистәләп булыр дигәннәр аңа «һәй1 * дигән батыр, ике дистә дошман өчен кузгалып тормыйм әле'* Дошманнар кабиләнең елкыларын куып алып та киткәннәр Икенче вакыт берничә еллар үткәч, йөзләп дошман килеп, кабиләнең сарык көтүен әйдәп алып киткән Икенче юлы ике йөз дошман басып кереп, кабиләнең байтак кешеләрен әсир иткән Атаклы баһадир үз көченә торырлык дошман килүне еллар буе көткән Ниһаять, дошман явы кара болыт булып илгә ябырылган Офыкны иңнәниңгә басып киләләр икән явызлар Баһадирга хәбәр салганнар -Көнең килде, кузгал1 Кыр дошманнарны' Баһадир сикереп торган, каз ботын читкә бәргән, кылычына тотынган — селти алмый Чукмарына барып ябыша — күтәрергә көче җитмәгән Язып утыра торган әсәрем шундый-шундый'» дип мактанырсың Көчең җитмәсә? Егәрең калмаса’ Талпынып карыйк каравын Ни барып чыгар Язарга кирәк кирәген' Мөмкинлекләр ачылды, ил кайный фикерләр көрәшә, халыкларга уйлау сәләте кайта, күздән ал пәрдәләр төшә Ил бездән җитди сүз көтә Егәр җитәрме хәл калганмы — карап карыйк...

Реклама