ФИЛОСОФ ҺӘМ ФИКЕР ИЯСЕ

Чыкты ахыр бездән да бер бетен кеше. Яхшы аңлап, тәкьдир итү читен кеше. Татарда да гыйрфан уты кабынганны Күрсәтергә күтәрелгән төтен кеше Кирәк булса, әйтеп бирим ул шәп хәзрәт. Тулгап ай күк балкып чыккан Шиһаб хәзрәт. Мәгарифкә әүвәл башлап адыл салган. Милләт өчен бәһа җитмәс, кыйбат хәзрәт Габдулл» Тукай үренекле галим тарихчы, фикер иясе һәм философ Шиһабетдин Баһаветдин улы Мәрҗани— татар мәдәнияте һәм мәгърифәтчелек хәрәкәте тарихында тирән эз калдырган олуг шәхес Татар иҗтимагый фикер тарихының күренекле вәкиле III Мәрҗани Татарстанның хәзерге Арча районы Ябынчы авылында 1818 елның 16 январенда рухани гаиләсендә дөньяга килә Озак та үтми, Мәрҗанинең атасы Баһаветдин Ташкичү авылына имам булып сайлана һәм шунда ук мәчет каршындагы зур мәдрәсәгә җитәкчелек итә Бәләкәй Шиһаб шул мәдрәсәдә белем ала Табигате белән зирәк Мәрҗани балалык чорында ук күпне' белергә омтыла, мәдрәсәдәге дәресләр белән генә канәгатьләнмичә. әтисенең һәм бабасының шактый бай китапханәләрендәге барлык китапларын да кабат-кабат укып чыга Унҗиде яшендә ул әтисенә шәкертләр укытуда ярдәм итә башлый. Ул заманнардагы гадәт буенча, атасы мәдрәсәсен тәмамлаган Ш Мәрҗани. белемен арттыру нияте белән. Бохарага юнәлә. Монда ул шәһәрнең иң өлкән һәм могтәбәр мөдәррисләрдән берсе булган Мирза Салих әл-Хоҗәндидән дәрес ала башлый. Моннан тыш. ул Бохараның башка күренекле мөдәррисләренең дә дәресләрен тыңлый Ләкин Бохара мәдрәсәләрендә уку-укытуның куелышы аның кыэыксынуча'1 акылын, белемгә омтылышын һич тә канәгатьләндерми Шуңа күрә ул күп вакытын китапханәләрдә эшләүгә сһрыф итә. мөстәкыйль фикер йөртергә омтылган кешеләр белән аралашырга тырыша Хөсәен бине Мөхәммәд әл-Кирмани ал-Каргалыйны Ш Мәрҗани әнә шундыйлардан санаган Хөсәен бине Мөхәммәд ;ш-Кирмани рәсми рәвештә мөдәррис дип саналмаган, ләкин ул киң карашлы фикер иясе була, бик бай китапханә туплый, гарәп, фарсы һәм күп кенә төрки телләрне камил үзләштерүе өстенә. шул телләрдә шигъри әсәрләр дә иҗат иткән һәм тарих фәне белән дә тирәнтен кызыксынган Кайбер галимнәр фикеренчә. Бохара чорында ук Ш Мәрҗанидә Вафиятел-әсляф вә тәхиятел-әхляф» исемле җиде томлык ЯХЪЯ ГАБДУЛЛОВИЧ АБДУЛЛИН (1920)—философия фәннәре докторы, профессор. РСФСРныц Һәм Татарстан АССРның атказанган фән эшлеклесе Татарстанда иҗтимагый һәм философик фикер тарихы проблемаларын яктыртуга багышланган Татар мәгърифәтчелек фикере- 119761 монографиясе һәм күп санлы башка хезмәтләр авторы Казанда яши. К китап язу теләге тууга да шул кеше сәбәпче булган Бохарада ул Низаметдин әл- Илһами кебек күренекле галим белән дә якынлаша Низаметдин әл-Илһами медицина, астрономия һәм математикадан яхшы мәгълүматлы шәхес була Беркаян да матди ярдәм алмаган III Мәржани. яшәргә акча табу өчен җирле байларның балаларын укытырга яллана, китап күчереп язу белән шөгыльләнә, ә язларын балалар укыту өчен тирә-юнь авылларга чыгып китә Әмма тапкан акча ик кирәкле ихтыяҗларны канәгатьләндерергә генә җитә торган була Соныннан ул үзенең шәкертләренә' «Бохарада вакытта яланаякка башмак киеп һәркөн өч- дүрт чакрым җиргә дәрескә бара идем - — дип сөйләгән (Мәржани Казан 1915 44 б > Бохарада биш ел яшәгәннән соң, Ш Мәржани ул заманда Урта Азиянең икенче фән үзәге булып саналгай Самаркандка күчә һәм Шердар мәдрәсәсенә урнаша С Айни фикеренчә. ул бу адымны Әмир Насрулла эзәрлекләве нәтиҗәсендә эшләргә мәҗбүр булган Монда ул казый Әбү-Сәгыйд Габдулла бине Габделхәй әс-Сә- мәрканди белән якыннан таныша. Бу галим — теологиядән тыш тарих, математика, астрономия, география һәм фәннең башка тармакларын да тирән үзләштергән шәхес Мәржанигә ул бик сирәк китаплардан торган бай китапханәсеннән файдалану мөмкинлеге биргән «Ошбу казый Әбү Сәгыйд хәзрәтләренең китапханә вә китаплары минем башлыча Мөршидләрем (юл күрсәтүчеләрем) булды Миңа аң биргән, фикеремне төзәткән шунлардыр — дип сөйләгән соңыннан Ш Мәржани (Мәржани Казан 1915. 47 б.) Мәржанинен фикерләре үзгәрүдә дини фанатизм һәм схоластиканы ачы һәм үткен тәнкыйть утына тоткан күренекле татар галиме Габ- деннасыйр Курсави хезмәтләрен өйрәнү тирәнтен үзләштерү дә зур әһәмияткә ия була Акрынлап ул мотәккәлимнәр тарафыннан алга сөрелгән тар кыса-формула- лардан арына бара, мөселман руханилары тарафыннан гөнаһсыз, изгеләр дип саналган борынгы авторитетларга гади кешеләр итеп карый башлый Самаркандта ике ел яшәгәч. Мәрҗани якадан Бохарага кайта һәм ул заманда атаклы саналган Миргарәп мәдрәсәсенә урнаны Монда Мәржани үзлегеннән белем алуын дәвам иттерә, элеккегечә үк татар үзбәк һәм төрекмән шәкертләренә дәрес биреп, яшәр очен акча эшли Бохара һәм Сәмәркандта яшәү һәм уку дәверендә Ш Мәржани мөселман дине нигезләреннән тыш гарәп һәм фарсы телләрен ныклап ойрәнә. философия. тарих, математика, бигрәк то геометрия һәм астрономия белән шөгыльләнә Ул монда әл-Фараби, әл-Бируни, Ибне Сина. Ибне Рошд. әл-Кинди. әл-Мәгарри Ибне Халдун кебек философ һәм тарихчылар. Көнчыгышның Сәгъди. Фирдәүси Хәйям. Низами, Нпваи һәм башка атаклы әдипләрнең иҗатлары белән һәрьяклап тирәнтен таныша 1849 елда туган якларына кайткач 111 Мәрҗани Казандагы беренче мәчетнең имамы һәм мәчет каршындагы мәдрәсәнең мөдәррисе итеп билгеләнә Монда ул баштанаяк педагогик һәм фәнни эшкә чума, мәдрәсәдә укытуны тәртипкә салу һәм аның эчтәлеген үзгәртү буенча яңалыклар кертә башлый Казан татарлары арасында тарихта беренчеләрдән булып ул мәдрәсәдә эчке тәртип кагыйдәләре булдыруга ирешә Мәдрәсә попечительләрен сайлап куюны кертеп Мәржани укуукыту эшләрен таккәббер байгураларның тыкшынуларыннан азат итә Аның дәресләре ул заманнардагы мөселман уку йортлары өчен бөтенләй диярлек хас булмаганча, материалны тирән анализлау аларның фәнни мәгълүматларга бай булуы белән аерылып торган Дини уку йортларындагы гадәти предметлар белән бергә ул шәкертләренә тарих. география, математика астрономия буенча да киң. тирән мәгълүматлар бирә алврны Көнчыгышның атаклы фикер ияләре һәм шагыйрьләренең әдәби җәүһәрләре. Һәм шулай ук татар әдәбияты һәм халык авыз иҗаты әсәрләре белән таныштыра Илебезнең университетлы эре фән үзәге булган Казанда яшәү һәм эшләү III Мәрҗани алдында алдынгы рус культурасы һәм иҗтимагый фикере белән ташашу мөмкинлеге ачты Ул көнчыгышны өйрәнүче күренекле галимнәрдән А К Казембек В В Радлов. университет профессоры И. Готвальд һәм башкалар белән иҗади дуслык элемтәләре урнаштыра X Фәезханов аркылы Петербург галиме, академик В В Вельяминов-Зернов белән бәйләнешкә керә Шушы элемтәләр. Казан университеты галимнәре белән даими аралашу аңа рус һәм Көнбагыш Европа фоне ирешкән казанышлар белән якыннан танышу мөмкинлеге тудыра Казанда ул русча тарихи чыганаклар белән дә таныша башлый Замандашлары сөйләвенчә Ш Мәрҗани китапханәсендә татар гарәп һәм фарсы теллә^нд-.г.- томнар белән бсрроттчн рус телендәге басмалар да күп булган Рус н >>< аралашу рус һәм Көнбатыш Европа фоне һәм культурасы кл' шышл.ц.ы г. тән танышу Ш Мәржанинен мөселман дини тәгълиматының катып калын өйрәтүләреннән арынуында һәм аның мәгърифәтчелек карашлары формалашуында мөһим роль уйный Ш Мярҗанинең иҗат эшчәнлеге Бохарада башлана һәм Казанда гомеренең соңгы көннәренә кадәр дәвам итә Аның беренче хезмәте — Бохара галимнәре арасында хөкем сөргән наданлык һәм фанатизмны тәнкыйть иткән «Игъляме әбнаи әд-дәһер би-әхвяли әһли Мәвараэннәһер' («Урта Азия кешеләре һәм эшләре турында үз чорының уллары мәгълүматлары») исемле китап була. Бу китапта Ш Мәрҗани яшьләрне Бохарага укырга барудан баш тартырга һәм дөньяви фәннәрне өйрәнергә өнди Үзеннән алда Бохарада укыган, схоластиканы, дини тәгълиматны, суфизмны тәнкыйтьләп чыккан һәм шуның өчен, динсезлектә гаепләнеп, үлем җәза* сына хөкем ителгән күренекле татар галиме Г Курсави язмышына дучар булмас өчен Ш Мәрҗани бу китапны үзе Бохарадан киткәннән соң гына таратуны үтенә. Ул Тәнбиһе әбнаи әл-гасыр галя тәнзиһе әнбаи Әбу-Насыр» («Әбү-Насыйр юлында гасырның уллары уянуы») исемле китабын да Бохарада чакта яза һәм анда үзенең Курсави идеяләре белән тулысыңча килешүен бәян итә Болардан тыш. ул Урта Азия тарихы һәм географиясенә багышланган хезмәтләр дә яза. Казанга кайткач Ш Мәрҗанинең фәнни-иҗади зшчәнлеге аеруча киң колач жэя. Ул утыздан артык зур фәнни хезмәт яза Алар арасында фәнни-философик һәм сәнгать фикере, аның күренекле вәкилләренең тормышы һәм зшчәнлеге турында җиде томлык еВафиятел-әсляф вә тәхиятел-әхляф ( Бабайларның үлеме һәм аларның киләчәк буыннарга васыяте ) һәм ике томлык Мөстафадел-әхбар фи әх- вали Казан вә Болгар- (-Казан һәм Болгар хәлләреннән файдаланылган хәбәрләр») исемле хәзергәчә зур фәнни әһәмиятен югалтмаган хезмәтләре бар. Ташып торган энергияле Ш. Мәрҗани фәнни-оештыру эшендә дә актив катнаша Ул. тагар галимнәреннән беренче буларак, Казан университеты каршындагы Тарих этнография һәм археология җәмгыяте әгъзасы итеп кабул ителә һәм җәмгыять эшендә актив катнаша. Профессор Е. Малов әйтүенчә, Ш Мәрҗанине ак чалмадан һәм яшел чапанда килеш җәмгыять утырышларында бик еш күрергә мөмкин була 1377 елда Казанда IV Бөтенроссия археология съезды чакырыла. Бу съездга илнең төрле шәһәрләреннән һәм шулай ук чит илләрдән өч йөзгә якын галим килә Оештыру комитетының әгъзасы сыйфатында, Ш Мәрҗани съездны оештыруда һәм аның эшендә актив катнаша. Пленар утырышларның берсендә ул Болгар һәм Казан тарихы турында доклад белән чыгыш ясый Докладны Ш. Мәрҗани үзе татар телендә укый, ә соңыннан В Радлов тәрҗемәсендә ул русча укыла Соңрак бу доклад съезд материаллары җыентыгында 1884 елда ике телдә дә дөнья күрә Киң карашлы галим буларак. Ш Мәрҗани фәннең бик күп тармаклары белән кызыксынган. Ул безнең күз алдыбызга киң мәгълүматлы философ, телче, әдәбият белгече, үз халкының һәм күрше халыкларның мәдәниятен һәм тарихын тирәнтен белүче галим булып килеп баса. Мәрҗани философия, археология, этнография, нумизматика, астрономия, география, медицина һәм фармокология тарихы, музыка Һәм сәнгатьнең төрле тармаклары тарихы белән кызыксына Ул татар галәмендә беренчеләрдән булып фәннең югарыда саналган тармаклары буенча төпле, дәлилле һәм файдалы фикерләр әйтеп калдыра Ш Мәрҗанинең мәгърифәтчелек идеяләрен чагылдырган Һәм татар иҗтимагый фикер тарихы үсешендә мөһим роль уйнаган фәнни эшчәнлеге үз халкын фео- даль-патриархаль мөнәсәбәтләр хакимлегеннән һәм урта гасыр идеологиясеннән азат итү, аны Дөнья цивилизациясе казанышларына якынайту идеяләре белән сугарылган иде -Аның барлык әсәрләре.— дип язды Г. Ибраһимов.- фикердә хорлек белән, киләчәккә якты карау һәм адәм акылына ихтирам белән сугарылган. Аның әсәрләре баштанаяк адәмнең акылы өстенә салынган богауларны өзү. фикернең искелекләргә кол булуына каршы көрәшүдән гыйбарәт- («Аң*. 1915. 1 сан 14 б.) Рационалист буларак. Ш Мәрҗани схоластик баш ватуларга каршы чыга, дини китаплардагы өйрәтүләрнең какшамас дип саналган нигезләрен шик астына ала һәм хөр фикерлелекне яклый Диннең үзен тулаем инкарь итмәсә дә. ул үзенең хезмәтләрендә дини тәгълимат принципларын тәнкыйть итә Моның өчен ул кайвакытта изге саналган китаплардан да файдалана, әмма үзенең төп һөҗүмен фанатизм һәм мистицизмга юнәлдерә, дини хезмәтләрдән алынган өземтәләрне аларның позициясен җимерүдә оста файдалана Ул бигрәк тә мөселман дине тәгълиматы нигезен тәшкил иткән төп принциплардан булган тәкълидкә каршы чыга Бу принципка таянып, мөселман руханилары замандашларының иҗади эзләнүләргә хакын танымаска тырыштылар, үткәй заман авторитетлары фикерләрен берсүзсез ышанып кабул итәргә борынгыларның сүзләренә һәм традицияләренә сукырларча иярергә өндәделәр. Бу идеянең киң таралуын Ш Мәрҗани халык өчен зур афәт, фанатизм өчен уңдырышлы җирлек, наданлык һәм катып калганлыкның таянычы дип тәнкыйть итте -Сәгадәт гасыры», ягъни гомуми гаделлек дәвере, ләззәт һәм бәхет заманнары инде артта калган, торган с аен гыйлем нурлары сүрелә, сүнә бара һәм кайчан да булса ул бөтенләй сүнәчәк дигән фикерләрне кире кагып, Мәрҗани • Кирәк кайу заманда булсын һәрбер мөэмингә иҗтиһад юлында булырга лязим- дыр».—ДИЛ язды (Маржами Казам. 1915, 275 б) Мөселман дин өйрәтүләре меж тәһидлэрие ягъни үткяи заманның ижади фикер йөртергә сәләтле һәм яңа тәгълимат хокуклы галимнәре, кешеләргә абсолют белем калдырган хатасыз авторитетлар дип таныта Ш Мәрҗани исә бу затларга гади кешеләр дип карады һәм • можгэһиднең дә хатасы булуы момкин- дип язды 1 Шуңа күрә алар әйтеп калдырган сүзләрне сукырларча кабатламаска кирәк «Истидлял (берәр дәлилгә таянып нэтиж-г чыгару} куәсен тэхсил кылырга (булдырырга) иҗтиһад итмә к (тырышу) һәркемгә гиепгле - дип яза Ш Мәржани (Мәрҗани Казан 1915. 509 б i Тлкт.лид принципларын һәм »иҗтиһад дәвере- ягъни мөстәкыйль фикер йөртеп ижади эзләнүләр дәвере үтте инде дигән дини өйрәтүләрне тәнкыйть итү кеше акылына салынган богауларны изәргә кешеләрне үле традиция-гадәтләр хакимлегеннән азат итәргә булышты, хакыйкать законнарын эзләргә мөмкинлек тудырды финне дин тәэсиреннән коткару өчен алшартлар хәзерләде Дин белән фәнн< бер-бер- о-ннои аерып карау, бу өлкәдә дин өйрәтмәләреннән аерылу Ш Мәржанигә - хакыйкать һәм табигать законнарын пәйгамбәрләр өйрәтүеннән эзләү урынсыз аны кеше үз тәҗрибәсе үз эзләнүе белән табарга тиеш» дип игълан итәргә мөмкинлек бирде’ Чон к и пәйгамбәрләр өйрәтүе кешеләрнең иманы, инануы мәсьәләсенә генә карый ■табигать законнарының һәм чынбарлыктагы күренешләрнең асыл нигезенә аның катнашы юк Бу законнар һәм күренешләрнең сәбәпләрен пәйгамбәрләр өйрәтүеннән эзләү урынсыз, алармы ачыклау — кешеләрнең бурычы Мәржанинең тәкълидка каршы көрәше, кеше акылын урта гасырчылык богауларыннан азат итүгә юнәлтелгән эшчанлеге әдәби ижат эшчәнлеген традицияләр һәм дини өйрәтмәләрнең тар кысаларыннан чыгаруга булышлык итеп калам әһелләренә ирекле рәисштә яңа әдәби эзләнүләр алып барырга мөмкинлек ачты Татарларда мәгърифәтчелекнең формалашты һәм үсеше, башка халыклардагы кебек үк, буржуаз милләт оешып килгән дәвергә туры килде Шуңа күрә милләт һәм халыкның тарихи язмышы проблемасының мәгърифәтчеләрдә, шул исәптән Ш Мәржани эшчәнлегендә дә төп мәсьәләләрнең берсе булуы очраклы ххл түгел ид< Аның фикеренчә. милли үзаңның басылганлыгы үз халкыңның тарихи үткәиен һәм аның мәдәни мирасын белмәү социаль һәм милли прогресс юлында җитди киртә булып тора Шуның очен милләт уллары аңына халыкның үткәнен аның матди һәм рухи культурасы тарихын җиткерергә •). «Әл-хикмәтел-балига («Өлгергән философия») Хак- кыл-мәгърифәт» («Танып белү хакыйкате »). урта гасырның теологы Дәванинен • Мелла Җәлал» китабына комментарий рәвешендә язган Әл-газабелфирәт • («Сафландыручы су ») кебек китапларында Ш Мәржани доньяга карашның төп мәсьәләләре буенча моселман дине әһелләре өйрәтүләрен тәнкыйтьли, чынбарлыкны фәнни-материалистик аңлатуга юл сала Дөрес, аның доньяга карашы эзлекле түгел ул фәлсәфи фикерләвендә мөселман көнчыгышы өчен хас булган Традицион формалардан арына алмый әле Шул ук вакытта Мәржани фикерләрен традицион моселман дине кабыгына төреп бирүенә карамастан, алланың асылы һәм аның төп билгеләре дөнья һәм аның яралышы заманның чиклелеге һәм чиксезлеге. барлык һәм юклык кебек ул заман өчен гаять әһәмиятле мәсьәләләр буенча дини тәгълимат вәкилләренең өйрәтмәләрен төрле яктан һәм дәлилле итеп тәнкыйтьли, ул вакытта бәхәс үзәгендә булган ходус замани» ( заманда барлыкка килү-) формуласына кискен каршы чыга Мөселман дине идеологлары, бу аңлатмага таянып, дөньядагы бар нәрсәне, шул исәптән заманның үзен дә. алла яраткан дип игълан иткәннәр; Мәржани мондый карашларны нигезсез һәм мәгънәсез дип саный Боек галим карашынча. туктаусыз хәрәкәттәге предметлардан башка заман төшенчәсе юк реаль вакыттан тыш һәм вакытлы нәрсәләрдән башка заман — юк сүз Шулай булгач һичнинди реаль нәрсә булмаган заман турында сүз йөртү — мәгънәсезлек, • Заманның хасил булуы- төшенчәсен кире кагуы белән Ш Мәржани мөселман дине кануннарының, алла заманга караганда да алданрак б/лган. барлык әйберләрне һәм күренешләрне ул үзеннән соң билгеле бер вакытта барлыкка китергән дигән өйрәтүләрен инкарь итә Шул ук вакытта ул алла идеясен дә кире какмый Нәтижәдә аның философик карашлары формасы буенча объектив — идеалистик булып кала Чөнки Мәржани алла объектив дөнья һәм аның күренешләреннән алда килә дип Мәржани Ш Мостафалм-ахбар фи «хвали Kaiau в в Болгар. Казпн 1807 11 б саный Аның фикеренчә күренешләр двньясы да алла кебек үк мәңге һәм чиксез предметларның («мимкинат.) взлексез һәм мәңге алышынып торуыннан гыйбарәт Монда максат «үткәндә Һәм киләчәктә чиге булмаган вә туктаусыз яңаручан булган җвзьиятнең нәүвотдэнүе нәтиҗәсендә саклана (яши) торган взлексез бер табигать барлыгын исбат итмәктер Вә бу взлексез табигать, үзенең дәвамы һәм езлексехтеге җәһәтеннән мәңгелек иҗат итүчедән чыга җваьият үзенең үзгәрүчән булуы җәһәтеннән күренешләрнең барлыкка килүенә башлангыч була дибез- (Мәрҗани Казан 1915. 244-245 бб ) Бу очракта Мәрҗани йончыгышның беек фикер ияләре Әл-Фараби. Әбугалисина һәм Ибне Рвшд кебек галимнәр позициясенә баса, табигатьнең дә. алланың да мәңгелек булуы турында алар әйткән фикерләрне алга сорә Бу концепция буенча, күренешләр двньясы. алла кебек үк. мәңге булган һәм булачак Мәрҗани заманында дини карашлар встенлек иткән заманда бу идеяне яклауның әһәмияте бик зур була Ш Мәрҗани алланың асылын да догмаларга ябышып ятучы дин белгечлә- ренчә аңлатмый Аныңча алла — күренешләрне үз теләгәнчә барлыкка китерүче дә Табигатьтән аерылган зат та түгел, ә һәр җирдә һәм һәрвакыт барлык нәрсәләрнең һәм күренешләрнең нигезендә яткан гомум яшәеш принцибы, алла — үткәйне хәзергене һәм киләчәкне үтеп чыгучы мәңгелек аның асылы матди һәм рухи күренешләрдә һәр җирдә һәр нәрсәдә ачыла Алла табигатен болай аңлату Мәрҗа- нине пантеистик рухтагы нәтиҗәләргә китергән Мәгълүм булганча, пантеизмга алланың асылын донья күренешләрендә эретү хас Алла һәм ул барлыкка китергән нәрсәләр турында фикер йорткәндә. Ш Мәрҗани дә алла асылын табигатьнең реаль күренешләрендә эретә һәм. ахыр чиктә алланы яңарып торучы табигать белән тиңләштерә Ш Мәрҗанинен философик проблемалар олкәсендә тоткан позициясен дини- идеалистик карашлардан арыну һәм татар иҗтимагый фикер үсешенә рационализм үтеп керүдә хәлиткеч адым дип бәяләргә момкин Мвселман дине пйрәтүләрен рационалистик тәнкыйтьләү чынбарлыкны фәнии-магериалистик аңлатуга илтте Дини ойрәтүләрнең донья га караш мәсьәләсендәге күрсәтмәләрен тәнкыйть итеп Ш Мәрҗани шәригать кануннарыннан фәнни белемнең остенрәк торуын исбатлый һәм мондый фикере белән заманы очен бик кыю позициягә баса Әгәр дә шәригатьтә фәнни нигезләнгән фактларга каршылык була икән ул очракта дәреслеге ачык мәгълүм нәрсәне инкарь итүгә караганда, шәригать күрсәтмәсен үзгәртеп аңлау яхшырак дип саный Мәрҗани Ш Мәрҗани тәкфирнең ягъни чынбарлыкны фәнни аңлатуга һәрбер омтылышны. ирекле фикер йортү күренешләрен мвртәтлек дип гаепләү практикасының дошманы иде Динсезлектә гаепләүнең бу үзенчәлекле формасы күп гасырлар буе теологлар һ»м консерватив руханиларның фәнгә һәм философиягә каршы керәшендә корал сыйфатында хезмәт итте Еретик һәм алласыз ярлыгы тагылган кеше законнан һәм җәмәгатьтән тыш калган. читкә тибәрелгән ул һәрторле эзәрлекләүләргә дучар булган Шул сәбәпле тәкфир моселман деньясына фәнни белемнәр һәм яңа идеяләр үтеп керү юлында бик зур киртәгә әверелде Мәрҗани ТОкфирне халыкны артка сойрәүче сәбәпләрнең берсе дип санады һәм аннан кискен рәвештә читләште Карашларның догматик динчеләрнекеннән тон аермасын ассылыклап. мәгърифәтче болай дип язды • Бел хәкимнәр вә әһле мәгърифәтне гакыл вә хикмәтне дошман күрмибез һәм айларның долил илә исбат иткән нәрсәләрене шәрә фанатизм в.» дошманлык белән инкарь итмибез Әһле мәгърифәтне гакыл яә хикмәтне дошман күрмик дәлил белән сабнт булган нәрсәләрне пшра фанатизм белән инкарь итмәк әһле калям ‘ вә мвтәфә- ләсиф (ялган философ) гадәтедер Әһле калам вә мотәфәләсиф сүзләре гаять зәгыйфь һәм хаклыктан ерак • (Мвржани Каван. 1915 24. 6i Фән белем алу средствосы дип басым ясый Мәрҗани шуңа күрә аңа дошмани мәнәсәбәт берни белән дә акланырга моМКИН түгел - Гыйлемне зәмм (хурлау) вә инкарь кыйлу мәгърифәтсез вә тоҗрибәсез ләйим (түбән! кешеләр эшедер* дни я.ы Ги-гк мәгърифәт дип язган Мәрҗани эшчәнлегенең Урта Азия халыкларының иҗтимагый фикеренә шифалы йогынтысы турында күренекле таҗик язучысы Садретдин Айни. профессор А М Баһаветдинов һәм башкалар да күрсәтеп уздылар Ш Мәрҗани Россиядә генә түгел, ә аннан еракларда да таныла Аның хезмәтләре. эшчәнлеге белән Кончыгышта да Көнбатышта да кызыксыналар .Zondon Pub lishina Kompany" 1874 елның 30 мартында аңа махсус хат юллый Компания Ш Мәр- җанидән энциклопедия очен фоторәсемен һәм автобиографиясен җибәрүне сорый By үтенеч канәгатьләндерелә Аның белән Тунис Каһирә. Мәдинә Һиндстан. Тор- кия һәм башка илләрнең галимнәре дә кызыксына Ш Мәрҗани биографларының берсе, күренекле татар язучысы һәм галиме Риза Фәхретдинев Мисыр журналы «Әл-мөктатыйф-тан түбәндәге озекне китерә «Берничә еллар үткәннән соң. бездә галим Шиһабетдин бине Баһаветдин бине Сөбхан бине Габделкәрим әл-Мәрҗанинең ■Вафиятсл-осляф вә тәхиятел-әхляф* исемле китабы килеп җитте Ул Европа Россиясенә буйсындырылган Казан өлкәсе галимнәреннән. 1203 ел хиҗри белән күр сәтелгән китабы безгә килеп җиткәнгә күрә, мин бу ихтирамга лаек кеше әле дә исәндер дип уйлыйм Аның китабы сүзләр сайлавының һәм сөйләменең синтакснк төзелеше ягыннан гадилеге, фикеренең тирәнлеге буенча Мисыр Димәшкъ яки Гый- рак галимнәренең моңа охшаган әсәрләреннән берсеннән дә калышмый- (Мәрҗани Казан. 1915. 414 б.) Болар барысы да Ш Мәрҗанинең дөньякүләм танылган галим булуы турында сөйлиләр Кеше акылын рухи коллыктан коткаруны тирән аңлаган Ш Мәрҗани үмдоң бөтен гомерен прогресс очен кешеләрнең аңын уяту хәбәрдарлыгын киңәйтү «чем коротка багышлады Шуңа күрә дә аның эшчәнлеге татар халкының иҗтимагый фикер үсеше тарихында тирән эз калдырды

Реклама