Логотип Казан Утлары
Хикәя

ОРЕНБУР ШӘЛЕ


ледән-әле Фәрит сулышы белән туң тәрәзәгә өр- гәләп утыра Калын бозда, ниһаять, «күз» ачылды Тик әнкәсен ул аннан да күрә алмады «Бүг^н дә поезд соңлаган, ахрысы»,— дип уйлады Фәрит пошынып.
Быел кыш суык һәм карлы килде, шуңа күрә тәрәзә пыяласын сыр-сыр боз каплап алган иде Аннан әллә ни яктылык үтмәсә дә, ишектән өргән кебек салкын бәреп тора Фәрит, аның каршында утырып тәмам туңгач, исенә төшеп, бусага белән ишек арасына кыстырылган иске юрган кисәген рәтләргә кереште. Шуннан кереп кай арада җир идәнгә
җитәр, әллә юк.
Шуларны уйлый-уйлый, Фәрит өйнең иң җылы урынына — мич буендагы сәке түренә менеп утырды һәм әнисе кушып калдырган эшне дәвам итте. Ничәнче көн эшли инде Фәрит, ә кылыннан арындырасы кәҗә мамыгы һаман кимеми. Киресенчә, кулга тоткан, язгалаган саен ишәя генә сыман «Дебет эше үрчемсез ул» дип тикмәгә генә әйтмиләрдер шул Дебет шәл бик җылы, бик йомшак та бит, мәшәкате күп шул аның. Иңгә салганда йомшак тоелсын, кабарып, күпереп тә торсын, ә үзе балдактан үтәрдәй юка да; җиңел дә булсын өчен аңа күпме кул көче керә, күпме күз нуры түгелә. Фәрит бер кат язып, кылдан аралаган ул дебет-мамыкны әле Гөлсем апа үзе дә тагын бер кат тетәр, язар — ая агачына ике рәт итеп чәнчеп куелган камыт энәләре аша кат-кат чыгарып аялар, түбереннән арындырыр. Аннары Фәния апасы аны бик оста итеп эрләр, бәйләгәндә өзелмәсен дип неп-нечкә фабрика җебен — «пу-
РАВИЛ МИРХӘЙДӘРОВ (1941) — прозаик, рус телендәге «Оренбур шәле». «Безне онытмагыз». «Дамба» һәм башка китаплар авторы Ташкентта яши.
сыланып өлгергән ап-ак кар «онын» себереп алды. Бу хәлне ярый әле әнисе күрми калды, югыйсә бүген дә, «ник ишекне яхшылап япмадың, ник өйне суыттың» дип ачуланыр иде. Әйе, җылысы бетеп барган мич авызына хәзер үк бер-ике шакмак кизәк ташласаң бик ярап куяр иде дә. «кизәкне бетерәсең» дип әнисенең тиргәвеннән шүрләде Фәрит Кышның әле уртасы да җитмәгән диярлек, ә кизәктән сарай почмагында туфрак өеме генә калып бара Киләсе базарга кадәр ягулыклары әллә
тинкә»не кушып катар. Шуннан соң гына Гөлсемдәй түзем, оста шәлчеләр аны һәркем сокланырдай иттереп «дебет шәл»гә әверелдерерләр
Фәрит өй эченең тәмам караңгылана, шомландыра баруын тоеп, «нишләп Фәния апам кайтмый инде» дип тә борчылды Дөрес, төштән соң укучы сигезенчеләряен ара-тирә соңлап кайтуын да бетә ул. Тик әниләре дә кайтмаган көнне нишләп соңлый сон әле Фәния? *
Башка көннәрдә дә Фәрит өчен иң бәхетле, иң рәхәт вакыт кичке 5 чәйдән соң гына башлана диярлек Нәкъ шул сәгатьләрдә инде әни- 3 сенен, дә көндәлек ыгы-зыгысы төгәлләнгән. Фәния апасы да кайткан | була Алар тиз тиз генә ашап-эчәләр дә. җылы сәке өстенә. мелт-мелт = килен янган керосин лампасы тирәсенә утырышалар «Дебет эшен» бер- 3 гәләп дәвам итәләр Гөлсем апа шунда, күңелләрен жилкендереп. эшкә ♦ тагын да һәвәсләндереп. балаларын мактап та кунгалый *
И улым, күзең очлы шул синең, бөтен Мәрдүктә дә синдәй оста * кыл чүпләүче юктыр, дигән була. Сәке читендәрәк мыштым гына мамык - тарткалап, зур каба янәшәсендә жеп эрләп утыручы Фәния дә өлешсез ® калмый, билгеле
Бармакларың шул чаклы сизгер, жебең тигез, кызым, шәлче бу- = лып тугансың син. - дип мактый аны әнисе
Хәер, аларны әниләре генә түгел, күрше-күлән дә һәрчак хөрмәт бе- 5 лән телгә ала. «бигрәк сүз тыңлаучан үзләре, йомышка йөгереп кенә = торалар» дип сөйли
Ә инде өч хатынның берсе шәл бәйләп көн күргән Мәрдүк бистәсендә Гөлсемнең иң уңган шәлче икәнлеге һәркемгә мәгълүм Аның шәлләре һәрвакыт тиз кабаручан. тигез бәйләнгән һәм матур бизәкле булалар Чөнки ул бер бизәкне дә ашык пошык эшләми: үзенә үзе бик таләпчән «Күз» төшерә-төшерә шәл бәйләүчеләрне жене сөйми аның Җиренә житкереп эшләргә иренәсең икән, алынма'
Әнә бит бистәнең иң көяз һәм иң көйсез хатыны кибетче Нюра Коже- вякина да Гөлсемгә ялына Югыйсә. Мәрдүктә «сатучы Нюрка» белән әшнә булырга теләүчеләр азмыни’ Күп алар, берсе дә кибетчене кире бор мае иде хәзинәгә әлегә ул баш. ул хужа Ул сиңа бер үк әйберне күп итеп тә, «тамызып кына» да жибәрә ала Шундый кире беткән, үзсүзле кеше инде Кожемякина Ә менә бер букча мамыгын күтәреп үзе Гөлсемне эзләп килгән. Фәритнең әнкәсе бу хәлгә бик сөенде, билгеле Шулай да әүвәл:
Нүрә. дебетен әйбәт күренә, төсе дә бик килешле икән Кушып катарга шундый күмгелт төстәге пүтинкәм дә бар-барын. Тик мамыкның кылы ишлерәк күренә кимендә ике атна чүплисе булыр Помышынны тиз үти алмам Өстәвенә, өч шәлне килешеп эшли башладым, хакын инде кигерделәр Нишлим икән? диде
Юк, юк. көтәрмен, миңа бит ул бүген иртәгә генә кирәкми әле. Гөлсем Аллага шөкер, иңемдә шәлләрем бар Син былтыр бәйләп биргәнне дә күргән берсе мактый, кайчан бәйләттең, өр-яңа бит диләр Бусының төсе матуррак, шуңа гына кызыккан идем
Шулай диде дә Нюра. бер мәл тнрә-якка карангалап сабыр гына утырды, аннан соң Гөлсем бөтенләй киреләнмәсен диптер инде
Бәйләү хакына бер пот оным әзер,— дип өстәде Ә үзе борыл галап, саман өйнең карланган почмакларын тагын бер кат күздән кичер де Караңгы төшкәч Фәрит минем яныма килсен, сабын әржәләрем бар не. алып китәр
Нюранын күңеле йомшаруын шәйләп өлгергән Гөлсем шунда
Бер такта чәй белән чак кына шикәр дә өстә инде, жаным. дебетеңнең эше күп ич. диде
Нюрка бер мәл түшәмгә текәлеп торды да әйтте Килештек Онны хәзер үк барып аласынмы?
— Хәзер үк. Нүрә. хәзер үк' дип. Гөлсем апа ашыга ашыга кие иеп чыгып та китте
Бу сөенечтән тыела алмыйча Фәрит жир идәндә биеп алды Он! Димәк. иртәгә әнкәсе аларга төче күмәч пешерәчәк...
Инде шул Кожевякина төенчеге белән атнадан артык утыра Фәрит Тикмәгә генә чәй-шикәрләр өстәргә килешмәгән икән шул кирпечтәй кызыл битле, мичтәй юан Нюра түтәй Мамыгы әнисе чамалаганнан да чүплерәк, түберлерәк икән ләбаса.
Нүркә алдатмас. - диде кич утырырга кергән күрше казах хаты ны Науша апа да — Дебетне дә бит ул безнең авыл картларыннан чәй-шикәргә генә алышып ала.
Гөлсемнең никтер бу сөйләшүне дәвам иттерәсе килмәде. Янар- янмас ут яктысында күз иярмәс тизлек белән озын шәл энәләрен йөртүен генә белде Бу тынлыкта ике нечкә энәнең бер-беренә бәрелгәләп чең- чек иткәләүләре генә ишетелгәли иде Фәния белән Науша апа исә. үз эшләреннән аерылмастан. ара тирә аңа карап куйгалыйлар. Андый чакта Фәниянең ачык йөзеннән «Мин дә шулай матур итеп бәйли алырмынмы икән?» дигәнне генә шәйләп була Әнисе малаеның дебет кылы чүплим дип. лампа куыгына борын төртеп утыруын күргәй, Фәриткә карап:
Тагын бөкрең чыгаргансың, бабаймы әллә син? Кызлар сөймәс үзеңне. - дип кисәтте.
Бу кисәтүдән соң Фәрит чак кына артка чигенгәндәй итте, иңбашларын турайтып куйды. Тик. каһәр төшкере вак кыл бөртекләренең мамык артына сыена-сыена яшеренеп калырга тырышулары сәбәпле, ул та гын ут яктысына тартылырга, бөкресен чыгарып иелергә мәҗбүр булды
Мондый «күңелле» кич утыру кичә булды. Ә бүген Фәрит әнә бер ялгызы калды Боз каткан кечкенә сыңар тәрәзәдән кергән яктылык сүрелгәннән-сүрелә бара Әнисе белән апасы һаман да күренмиләр әле Кичке эшкә утырганчы дәрес хәзерлисе дә бар ич Фәритнең Нишләп бо- лай соңлый соң бүген әнисе? Фәрит инде ике-өч мәртәбә тышка чыгып та карап керде аны Шулай йөри-йөри өйне тәмам суытты да шикелле. «Әллә поезд бик әзгә туктаганга, теге вакыттагы кебек төшә алмыйча, күрше станцага чаклы киттеләрме икән? Шәл бит ул бияләй түгел, куеннан чыгару белән сата алмыйсың аны. Вагоннаи-вагонга йөри-йөри дә арып беткән чаклар була Әгәр шунда берәр усал кеше очраса, тартып алып китсә!» дип борчылды малай.
Әйе. андый хәлләр дә ишетелгәли әле. Сугыш бетүгә инде ел тула, ә андый яман халык һаман кимеми, хәтта ишәя сыман әле.
Хәер, станциядә шәл белән сату итәргә ярамаганны, милициянең ара- тирә аны «конфисковать» иткәләвен дә белә Фәрит Ул. күрше Рәбига карчык төсле, битен сыпырып алды да. «бүген Вәлижанов абый дежур торсын иде» дип пышылдады Әнисе Гөлсем беркөнне үк инде: «Алыш- биреш итүчеләрне станцага ияләштергәне өчен имеш Вәлиҗанны эшеннән алалар икән», дигән яман сүз ишетеп кайткан иде Ул китсә, хәлләр мөшкелләнәчәк.
Ә бит шул'дебет шәл. дебет пирчәткә, йон оекбашлар тотып станция тирәсендә тукланучылар әле әзмеэ Ярты бистә диярлек Гөлсемгә инде, вагон тирәләрендә бик чуалма, ябып куябыз, дип кисәтүләр дә булга- лады. «Әллә чынлап та әнине ябып куйдылармы икән?»
Күңеленә шундый уйлар килгәч. Фәритнең башта күз төпләре дым-ланды Аннары ул чын-чынлап үкереп еларга ук кереште
Караңгы ишек төбеннән әнкәсенең:
Чү. ни булды улым, ник елыйсың? - дигән тавышын ишеткәч кенә сискәнеп китте ул һәм ананың суык сеңгән сырмасына барып капланды Тик елавыннан тиз генә арына алмады.
Булды, балам, син зур ич. диде аңа әнисе Өйдә бердәнбер ир затыбыз бит син. кеше күрсә көләр үзеңнән.
Шулай дип сөйләнә-сөйләнә Гөлсем апа аны суык куллары белән башыннан, аркасыннан сыйпарга кереште. Аннары
— Әнә. күр. нәрсәләр алып кайттым сезгә бүген. Хәзер үк мичкә ягармын, чәй кайнатырмын,— диде
Тиздән казан тирәсеннән майда кыздырылган бавырсак исе килә башлады. плитә өстенә куелган чәйнек капкачын биетергә кереште Шул арада Гөлсем апа лампага яна филтә, яңа куык куеп җибәрде Өй эче шундук яктырып киткәндәй булды Хәтта Фәриткә өйнең сәкегә каршы * почмактагы бәсе дә тоныкланып калгандай тоелды Ишекне ачып керү - белән Фәния дә, сөенечен яшерә алмыйча
Бүген саткансың, ахры! — дип куйды
Саттым, кызым! Чишен тизрәк!
Тик Фәрит кенә, киез итекләрен салып торган Фәниягә үпкәсен бел- ’ дереп ♦
Бигрәк соң кайттың! Көтә-көтә дә арып беттем' - диде “
Чишенеп табын янына утыргач. Фәния әнисеннән
Ничек булды, әни. сөйлә әле? — дип үтенде
Мәскәү поезды бүген бик соңлап килде, дип сөйли башлады ® әниләре Аны көтә-көтә урамда йөреп тәмам туңган идем Инде ки- * тимме әллә дип торганда гына шул яктан сузып кына паровоз кычкыртты. Тавышыннан ук сизәм. түземсезләнеп сузып кычкыра бу Мәскәү дән ки- ' лүче скорый, мин әйтәм. Шул арада килеп тә туктады Тик тышта җил. ® суык ник берәү чыксын вагоннардан Шуннан арт урамдагы Нәгыймә с апагыз әйтә, әйдә Гөлсем киләсе станиага чаклы утырып китәбез, шунда * берәр җае чыгар шәт ди Тик ул сүзен әйтеп бетермәде, якындагы вагоннан яшь кенә бер хәрби кеше килеп чыкты
Мамаша, күпмегә сатасыз шәлегезне’ ди бу Ә җилкәсе аша яшь. чибәр генә хатыны да карап тора. Безнең шәлләрне тәрәзәдән күреп, мөгаен, үзе ирен чыгаргандыр Бу шәлне инде атнадан артык тотып өшеп-туңып йөргәнне беләсез Шуңа, ахрысы, боларга мин иң җүн хакны әйттем дә бирдем, ходаем.
Алайса вагонга менмәссезме сон? дн теге чибәр хатын Ире шундук кул биреп тартып та алды үземне Ә хатыны шәлемне шундук бөркәнеп, ишек буе зур көзге каршына барып көязләнә, карый да баш лады И-н. күрсәгез аларның ул көзгесен, вагонын искиткеч инде менә Бөтен нәрсә пөхтә, елкылдап тора инде Ә теге Катын, көзге каршында боргаланган арада
Килешә бит! Бигрәк әйбәт инде үзе! ди. Аннары поездның озак тормасын исенә төшерде, ахрысы, кабатлап: Җиде йөзгә бнрәм дидегезме әле? - дип сорады
Курка калдым тагын Сатулашырга ниятли икән, дим Җидедән дә кимгә бирмим, дип торам күңелемнән «Җиде шул», дидем дә шәлемне алып төенләргә керештем И-н. сөйкемле кеше һәрчак сөйкемле инде ул «Вадим, сигез йөзне гүлә, шәле бик әйбәт, миңа ошады, ди бит матур каем һәм шунда үз итеп кочып алды үземне.— Апа да изге гелма » кал сын. рәхмәт ана!» ди. Мин дә: «Рәхмәт, дучка. рәхмәт», дидем
Тик күземә яшь тулып кына харап итте, әфицәрнең күпме акча биргәнен дә санап тора алмадым Күпме бирделәр, шуны кесәмә салдым да куйдым Инде вагоннан чыгып җитәм дигәндә генә тагын куып җитте бу көмеш погонлы кеше Кулыма бер төргәк тоттырды
Мамаша, монысын да алыгыз, бу минем паек Консерва белән печенье, ди бу. рәхмәт төшкере
Әйе. сохарига тартым ул коры печенье Фәриткә бик ошады Ә консерва итеннән иртәгә аш пешерергә сөйләштеләр
Бар бит дөньяда шундый яхшы кешеләр Үзләре дә бәхетле шул. ходаем бәхетләрен сакласын. - дип төгәлләде сүзен Гөлсем апа
Аннары ул, җылы күкрәкчәсенең эчке кесәсеннән бер төргәк акча алып, ал арны ашъяулык читенә таратып салды
Кузгалып баручы поезддан сикереп төшүемә үзебезнең бистә хатыннары чорнап алды үземне Беришенә бурыч кайтарасым бар. кем
нәрдгр әхәткә алырга өмет итә Кемгә ун, кемгә утыз сумлап өләшкәннән калганы менә шушы. Алла боерган булса, без бу якшәмбедә Фәрит белән базарга чыгарбыз, берәр чана кизәк сатып алырбыз, авыллар килә алса бу суыкта,— дип, Гөлсем апа ашъяулык читендәге акчаның бер өлешен аерыбрак куйды. Аннары бер өчлек алып Фәриткә сузды — Мәгез, бусы сезгә кинога
Әйе, хәзер үк шулай эшләмәсәң, соңыннан тиенен дә балаларга дип аерып булмасын белә иде Гөлсем.
— Ә болары тагын бурыч түләргә китәр, Матвей карттан бу кышта өч мәртәбә пима төпләттек, бусы аңа булыр. Нүркәгә дә мин тиеш әле. хәзер үк бирмәсәң, кибет ишеген дә ачып керә алмассың...
Сөйләнә-сөйләнә ул тагын ике-өч утызлыкны аерып куйды. Шулай аера торгач, ашъяулык кырыенда көндәлек кирәк-яракка бер яшел өчлек, бер-ике бишлек белән берничә берлек акча гына торып калган иде.
— И-и, ходаем, болай булгач яшибез әле, кул-аяклар сау булсын да. сездәй булышчыларым яшәсен,— дип. балаларын юаткандай итеп әйтеп куйды Гөлсем апа. Аннары яраткан улының башыннан сыйпап, сөеп алганнан соң, табынны җыярга кереште.
Озакламый алар тагын якты лампа тирәсенә тезелешеп утырып, көн-дәлек эшләренә тотындылар Башка көннәрдән аермалы буларак, бүген барысының да күңеле көр. әниләре хәтта ямьле Агыйдел буйларын, сихри «Кара урман»нарны искә төшереп, ишетелер-ишетелмәс кенә көйләп, моңланып утыра. Җырын бүлеп ара-тирә щәл сырларын санап алгалый Әйе, шәлнең һәр җөе төгәл, санаулы шул аның. Кайсы бизәккә ничә җөй, кайсы телгә ничә сыр төшәсен даими рәвештә санап, тикшереп барасы.
Шулай күпмедер утыргач Фәния генә:
— Әни. икенче чирек тәмамланып килә, укыган өчен түләмәдек, ахры, мәктәптән чыгармаслармы мине? — дип кыяр-кыймас кына әйтеп куйды.
Гөлсем апа бер мәлгә тынып калгандай булды. Аннары:
Борчылма, балакай Кузнецов абыегыз мәктәп директоры булганда андыйны эшләмәс,— диде - Укуыңны да бик мактый, күргән саен, «унны бетерсен инде Фәния, белемлеләр заманы хәзер, белем алсын» дип тора «Сугыш бетте инде, ярдәмен дә иткәләрбез», дип кайчан гына әйткән иде әле үзе. Кумас, һич кумас ул сине, кызым.
Дөрес, Гөлсем апа үзе уку мәсьәләсендә элек башкачарак фикер йөртә иде Кулы эш белсә, шәл бәйләргә өйрәнсә, кыз балага җиде класс белем дә бик җиткән диебрәк йөри иде. Кулы эшкә ятышлы кешенең болай да ким-хур булганы юк дип белә иде. Аннары бит әле укытыр, кеше арасында йөртер өчен аның адәм арасына чыгардай рәтлерәк кием- салымы да кирәк Мәктәпкә рәхмәт инде, укырга төшәр көннәрдә генә бу кадәрен үзләре кайгыртты Беркөнне Кузнецов чакыртып алды да: «Менә Гөлсем апа, шуннан кызыгызга кием сайлагыз»,— ди. Ә анда төрле-төрле төстәге пальтолар, төшкә дә кермәгән йон күлмәкләр, җылы-җылы киез итекләр - Мәрдүктәгечә әйтсәң, «пима»лар икән. Шуларның барын да төенчекләп күтәртеп җибәрде директор Балалар укысын дип, шулай ярдәм итеп торган бер заманда «кумаслармы» дип борчыласы юк, әлбәттә.
- Бер дә борчылма, кызым Тырышып укуыңны гына бел Икенче юлы уку өчен дә түләрбез.— дип өстәде ул аннан.
Үзе шунда мәктәп директорының тагын бер яхшылыгын исенә төшерде Сугышта үлүчеләрнең балаларына әзме-күпме пенсия түләнә, ә аларга ул никтер юк иде. Гөлсем апа аптырагач ярдәм сорап тагын аңа барды «Юрий Александрович, собес безгә пенсия түләми — сугыштан алган кәгазегездә «үлде» дигән сүз юк, «юкка чыкты» дип кенә язылган диләр Ничек алай булсын, барлык Мәрдүк ирләре бер көнне эшелонга төялде, күбесе берьюлы әлеге Мәскәү янында һәлак булды, бөтен солдаткалар бер тирәдә кайгы кәгазьләре алдык, аларга акча түләнә, миңа
юк*, диде Кузнецов та боларның барысын да белә иде; эшелон озатышкан да ул. кайгы кәгазьләре килгәч, халыкны мәктәпкә жыеп. матәм кичәсе уздырган да ул булды
— Авылдашлары белән бер сугышта йөргән, әле көлке сөйләп, әле хак сүз әйтеп, һаман кеше күңелен күрә торган бер тугры бәндә, өстәвенә әле ф партийный үзе — нишләп юкка чыксын ди. Мәрдүктән киткәндә үк ва х гон башлыгы иткәннәр иде ич,—диде Гөлсем апа
Шул хакта сөйләшеп аңлашкач, алар кабат собеска юл тоттылар г Тик бу юлы Гөлсем апа анда Кузнецовка ияреп кермәде — урамда көтә § калды Керсәм, тыела алмый, шундый зур кеше алдында тагын тегеләр z белән әйткәләшә башлармын, хур булырмын, дип шикләнде Озак, бик S озак торды алар янында Кузнецов Шәт ике сәгатьләп булгандыр һәм * һич көтелмәгәнчә, бик ачулы кыяфәттә, кем беләндер әрепләшә эреп- ~ ләшә килеп чыкты Бер читтәрәк көтеп торган Гөлсем апа каршына якын i лашкач кына бераз тынычланды Кузнецов «Монда булмый Югары - оешмага язам. Сабырың жуйма»,- гына диде ул аңа Шуннан соң да бер генә язмады әле Кузнецов Мәскәүгә үк житте шикелле Әмма үзенекен * итте, балаларга чак кына булса да акча юллап бирә алды Шуңа күрә = Гөлсем апа мәктәп директоры хакында сүз чыкса балаларына да даими: s
— Тормыш ул Кузнецов ише яхшы кешеләр аркасында алга бара. - Z дип кабатлый иде
Ачык далада, жиде жил чатында утырган Мәрдүкне декабрь азагындагы бураннар бөтенләй күмеп китте диярлек Әле аннан, әле моннан бөтерелеп килгән жил кешеләрне аяктан ега. этеп-төртеп жибәрә иде Шул сәбәпле ике-өч көн инде Фәритләр мәктәпкә йөрмиләр Әмма өйдә дә бик жылы түгел Тәбәнәк саман йортның морҗасыннан үкереп елаган жил авазы ишетелә. Ишек-тәрәзә тирәләреннән жил дулап өреп тора Җылы тормас өен жылытам дип Гөлсем апа көн төн диярлек санаулы кизәк кантарларын мичкә ташлый Шулай итеп, аларнын Фәрит белән алган соңгы олау кизәкләре дә бетеп килә иде Ә бит буран болай котырынса, тагын берәр атнадан кизәкне әжәткә түгел, акчага да табып булмаячак Кайсы авыл кешесе мондый буранда кизәк сатам дип базарга килсен ди Шул уй борчый башлады Гөлсемне Юл ачылса, кизәксез утырмасын да белә Гөлсем тирә-як авыл казахлары аны яхшы таный, аңа ышаналар. бик үтенсә, әжәткә дә берәр олау ягулык калдырып китәчәкләр иде Тик менә көне бер дә рәтле түгел дип пошынды ул
һәм шундый борчулы көннәрнең берсендә, өй ишеге киң ачылып, анда таныш йөз күренде. Гыймай абзый иде бу Бу өйгә ул сирәк килә килсә шатлык алын килә торган иде. Гадәттә, ул нәкъ шушындый җил-буранлы берәр кичтә пайда була. Хәер, ишек ачылуга әүвәл аның үзен түгел, туп тулы зур капчыгын күреп аласың. Әйе. элек ул шул дәү капчыкны ишек катына кертеп утыртыр да. чоланга чыгып, байтак кына вакыт шап шоп китереп киемнәрен кагар, өс-башын рәткә китерер Икенче әйләнеп кер гәндә инде аның бер кулында туны, икенчесендә зур казах малахае булыр Ә гимнастеркасы аның шәп тә шәп инде
Фәния аны һәрчак диярлек бер үк сүзләр белән каршы ала Бу юлы да
Гыймай абый, сиңа бит станца аръягыннан ук килергә кирәк, күз гә төртсәң күренмәс шушындый кичтә ничек итеп тәвәккәлләдең’ Адашырмын дип бер дә курыкмыйсың. ахры?! дип сорады
Мин бит. кызым, сугышның беренче көненнән разведкада йөрдем Яу беткәндә фронт күләмендәге разведчик идем
Сүзгә Фәрит тә кысылды
-Ә нишләп минем әтине очратып үзегез белән алмадыгыз' диде ул.
Әй. бала, фронтта кем белән кая барасын сорап тормыйлар шул Ә атаң Шакир белән без эшелоннан төшүгә үк аерылыштык Бер комай
дирга минем буй-сын бик ошады, ахрысы, шундук «әйдәле, батыр» дип үзенә ияртеп алып китте.
Гөлсем апа баштарак әңгәмәгә катнашмады, мич, казан тирәсендә кайнашты. Чәй табынын хәстәрләгәч кенә:
— Болай йөреп берәр бәлага тара күрмә тагын, Гыймай,— дип, ишек төбендәге капчыкка ымлады
Гыймай абзый бер ара Чапайныкына охшаган мыегын сыпыргалап утырды. Аннары күзен нурландырып Гөлсемгә туп-туры карады:
— Юкка хафаланма, тире китерәм, тире алып китәм мин синнән. Ә мамыгы аның безгә өстәмә мәшәкать кенә, белсәң. Тире заводы аннан зыян гына күрә: таралмаган тирене тарап, кыркылмаганын кыркып утырырлык кеше юк бездә. Ничек килә, шулай чанга тутырабыз, аннары җәфаланып ул чанны сәнәк белән чистартабыз, тагын күпмедер тире саласы урынга анда укмашкан шул мамык әвәләнә. Шуңа күрә күпме химикат әрәм-шәрәм китә. Ә син тарасаң — кругом файда.
— Әй, дәүләт малына тигән сыман, шикләндерә шул бераз.
— Шуңа күрә күз ачкысыз буранда киләм дә сиңа; ил бәндәсе аны-моны уйламасын дим Юкса бит һичкемнән куркасы юк, урлап алынган мал түгел.
Шул арада Гыймай абзый, көчле куллары белән зур капчыгының авызын чишеп, идән уртасына туңган кәҗә тиреләрен бушатырга кереште. Тире өстендә күпереп торган мамыкларын тоткалап:
— Моны харап итү ярый торган эшме? Шәлгә бармаса, аннан ничаклы пирчәткә әмәлләрлек бит! — диде.
Гөлсем дә инде идәндә, тире өстендә иде. Ул да кызыгып куйды.
— И-и, бусы менә бигрәк затлы дебет,— дип сөенә-сөенә сөйләнде.
— Ә мин сиңа ни дим! — дип куйды Гыймай канәгать төстә. Аннары тунын алып аның ике кесәсеннән ике авыр төргәк чыгарды. Чүпрәккә төрелгәнендә зур кайчы икән. Аны Гөлсемгә сузды,— Менә, кайрадым, сүземдә тордым Рәхәтлән.
Икенче төргәктә тире заводы үз кирәк-ярагына дип кайнаткан катар- катмас сабын булып чыкты. Гыймай кул югыч янына килеп, сабын кү- бекләндерә-күбекләндерә дәү кулларын юарга кереште.
— Сабынны бер дә жәлләмәгез. Әллә кайлардан килгән ул тире, чирле хайванныкы булуы да мөмкин, тотынган саен сабынлап кулыгызны юыгыз,— дип кисәтте, һәм шуннан соң гына Гыймай абый, бик канәгать кыяфәттә, самавыр янына килеп утырды.
Декабрь ае никадәр усалланмасын, барыбер суыклар чигенде. Мор-җасына чаклы кар көртләре астында калган Мәрдүк авылы тагын җанланды, көннән-көн иркенрәк сулый башлады.
Хәзер исә паровозның семафорга җитәр-җитмәстән үз итеп, сузып- сузып кычкыртуын ишетүгә, урамнар җанланып китә. Бар халык «станца» ягына ашыга Фәритнең дә бу көннәрдә тагын да үсеп, «зураеп» йөргән чагы Чөнки Гөлсем апа аңа да башка малайлар белән бергә шул «станца- га» төшәргә, поездлар каршы алырга рөхсәт иткән иде. Ә Мәрдүкнең үскән үҗәт малайлары шул паровозлар бушатып калдырган шлак арасыннан көнлек ягулык табалар
Дөрес, соңгы көннәрдә олыларның боек күңелен язырдай «җылы» хә-бәрләр дә булгалап алган иде. Моңа, беренче чиратта, Гөлсем ише солдат-калар бик сөенеште. Айлап-көнләп эш хакы түли торган чын оешма, шәл бәйләүчеләр әртиле ачыла икән дигән хәбәр таралды Мәрдүктә Кулы эш белеп тә, кайда эшләргә белмәүчеләр өчен моннан да артык сөенеч булырга мөмкинме? Күпереп, тәнгә җылы, җанга рәхәт биреп торучы ул йоп-йомшак «ырымбур шәле» әртиле ачылуы шәлчегә генә түгел, бар халыкка көтеп алынган бер сөенеч иде шул. Шуңа күрә ул хәбәрне Мәрдүк халкы былтыр җиңү шатлыгын кабул иткәндәй каршы алды.
Лерон ХӘМИДУЛЛИН тәржемәсе