Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДУСТЫМ ҺӘМ ОСТАЗЫМНЫ САГЫНЫП...


хшы ук озынга сузылган гомерем юлында очрап бергә дустанә яшәгән, эшләгән. күңелемдә
якты эз калдырган һәм иҗат үсешемә ярдәм иткән дусларым остазларым күп кенә булды
Алар — Ә Фәйзи. Г Кутуй. X Туфан. һ Такташ. М Җәлил, остазларым Шәриф Сүнчәләй.
Кәрим Тинчурин. Фатих Әмирхан һәм күп кенә хөрмәтле кешеләр Әмма үзенең гаҗәп бер
мөлаем. ягымлы, ачык күңелле, намуслы, тырыш, эшчән, нинди генә кайгы -хәсрәтне дәһшәтле
хәлләрне дә батырларча каршы алган, халык бәхете безнең уртак идеаллары быз очен коротко
багышлаган талантлы әдип, драматург режиссер артист һәм педагог буларак күңелемдә иң тирән
эз калдырган кеше Кәрим Тинчурин булды
Габдулла Кариев. Сәхипҗамал Гыйэзәтуллина-Волжекая Галиәсгар Камаллар белән
берлектә, ул татар театрына нигез салучы һәм аны алга таба үстерүчеләрнең берсе һәм иң
күренеклесе булды
Кәрим Тинчурин татар театры сәхнәсенә даими рәвештә заман рухы белән сугарылган карлар
язучы талантлы драматург иде Игътибар итеп- i аның менә бу түбәндә санала торган әсәрләрнең
барысы да заман таләбе белән дөньяга килгән пьесалар • Беренче чәчәкләр - (1913). «Сүнгән
йолдыхчар» (1923). -Американ- (1924) -Җилкәнсезләр- (1925). «Зәңгәр шәл- (1926). «Ил- (1927) -
Кандыр буе- (1930) -Алар өчәү иде- (1935) Алай гына да түгел. Татар дәүләт академия театры
сәхнәсе ихтыяҗына нәкъ заманча җавап бирү очен ул атаклы драматургия остасы, башка
авторларга ярдәмләшеп. «ларның соавторы булып та. драма әсәрләре язды Шулай итеп 1930 елда
Фа-
Я
тих Сәйфи-Каэанлы белән бергә язган «Корыч орчык». 1931 елны Риза Ишморат белән бергә язган
-Тургай» 1933 елны Кави Нәҗми белән бергә язган «Булат бабай семьясы» пьесалары һәм шулар
нигезендә Татар дәүләт академия театры спектакль ләре мәйданга килде
Тарихчылар колагына шуны әйтеп үтәргә кирәк -бүген мөстәкыйль театр буларак яшәп
килә торган Татар дәүләт драма һәм комедия театры 1932—33 ел сезонында Татар дәүләт
академия театрында колхозларга хезмәт күрсәтүче труппа буларак барлыкка килде һәм «Булат
бабай семьясы» аның беренче репертуарларыннан берсе булды
Күп кенә вакытларда мин үземнең драматургия һәм режиссерлык эшемдә (1930—1940
елларда җиде ел Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры, өч ел режиссер һәм
репертуар эшләре җитәкчесе) нык ярдәме тигән Кәрим Тинчурин- ны сагынып искә алам Ул
минем иң хөрмәт иткән якын дустым да. киңәшчем дә. остазым да иде
1926 елны Театр техникумының режиссерлар бүлеген уңышлы тәмамлап Татар дәүләт
академия театрына режиссер-лаборант сыйфатында хезмәткә кергәч, бер сезон эчендә
режиссер буларак мөстәкыйль рәвештә дүрт спектакль сәхнәләштергән булсам (аларның
берсе Ф Шиллерның «Юлбасарлар» трагедиясе икенчесе Ш Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә»
комедиясе иде) болар өчен мин. бу җаваплы иҗатларны миңа— яшь режиссерга ышанып
тапшырганы өчен. Кәрим абый Тинчуринга бурыч- лымын Хәтта 1927—1930 елларда
Ленинградка барып Сәнгать тарихы институты хозурындагы Дәүләт театры сәнгать
курсларында (Высшие государственные курсы искусствоведения) өч ел укып кайтуга киңәш
бирүчеләрнең дә берсе ул булды
Татар дәүләт академия театрында эшләгән чорда К Тинчуринның «Беренче чә чәкләр»
(1934). «Алар өчәү иде» драмаларын (1936) режиссер буларак сәхнәгә куйганда аның белән
иҗади бәйләнештә үткән сәгатьләр һәм көннәрне иң күңелле һәм бәхетле көннәр итеп искә
алам Аеруча әсәрне икәүдән-икәү генә укып, аның әйтергә теләгән фикерен аңлау, төшенү һәм
характерларның үзенчәлекле сыйфатларын җентекләү һ б Кайсы образны нинди артист
башкаруы турында үзе артист та. режиссер да булган авторның киңәше — сәхнәгә куючы
режиссер өчен иң кадерлесе. билгеле Үз әсәре турында һәр авторның нигезле төп фикере бар
Әмма тирән акыллы Тин- чурин һәрбер очракта үз фикерен генә нигез фикер итеп алып «Мин
шулай язганмын икән, нәкъ шулай булып калырга тиеш».— дип тормый, режиссерны тыңлый
һәм әсәрне төзәтә, ачыклый, тулыландыра, кирәксә сызып ташлый да белә иде
Миңа, режиссер буларак. Кәрим Тинчуринның ике әсәрен — «Беренче чәчәкләр» һәм
1935—36 елны «Алар өчәү иде» драмаларын — мөстәкыйль рәвештә сәхнәләштерергә һәм
аның белән икәү бергә иҗат иткән «Тургай» дип исемләнгән пьесабызны икәүләшеп бергә үк
режиссер буларак сәхнәләштерергә насыйп булды Сталинград трактор заводын төзүче
эшчеләр һәм инженер-техник хезмәткәрләре тормышыннан нәкъ үз вакытында (1931) әсәр язу
һәм. спектакль иҗат итеп, аны тамашачыга җиткерү икебез өчен дә зур җаваплылык, шуның
белән бергә зур бәхет иде
Ике-өч айдан артык вакытка сузылган бу иҗади хезмәт безне якыннан дуслаштырды. бер-
беребезне тирәнрәк аңларга ярдәм итте Гомер юлларымны кичкәндә насыйп булган бу гүзәл
көннәр һәм сәгатьләрне әле дә сагынып искә алам
«Беренче чәчәкләр» пьесасы һәм спектакле турында берничә сүз 1934—35 еллар
сезонында «Беренче чәчәкләр» драмасын сәхнәләштерүне планга керттек Минем тәкъ дим
белән кертелгән бу пьесаны, режиссер буларак, сәхнәләштерү үземә үк тапшырылды Бу
әсәрне мин 1917—1918 елларда Уфада «Нур» труппасы куелышында сәхнәдә күреп нык
яраткан һәм дулкынланган идем Ләкин күп еллар үтеп инде үзем сәхнәләштерү чарасын күрә
башлагач. 1913 елны язылган драма бүгенге көн күзлегеннән караганда күп кенә яктан мине
канәгатьләндермәде Бу турыда Кәрим абый Тинчурин белән бик озак кына әсәрнең төп идеясе,
художество эчтәлеге турында принципиаль һәм шул ук вакыт дустанә әңгәмә барды Бу
пьесада, зур осталык белән сурәтләнгән гаять үзенчәлекле типик характерлар арасында, шул
еллардан алда ук инде, дөньяга чыгып, татар яшьләре, шәкертләре, гомумән киң катлам масса
арасында яшерен рәвештә эш алып бара торган — X Ямашев. Г Коләхметов. Г Сәйфетдинов.
Ш Сүнчә- ләй. М Вахитов кебек революцион позициядә торган бер генә образның да булмавы,
алдынгырак фикерле образларның да артык дәрәҗәдә пессимизмга бирелгән булуы миңа ошап
җитмәде Бигрәк тә иң алдынгы фикер иясе итеп гәүдәләнгән герой иске мәдрәсәләрдәге
пишкадәм шәкертләр арасында байлар тарелкасы ялап, үлем-китем исәбенә яшәгән кеше —
Сукыр суфи булуы ошамады миңа Дөрес. Кәрим абый минем белән барган әңгәмә дә Суфиның
шулай уңай образ итеп бирелүенең төп сәбәбе.
халкыбызның киләчәге турында акыллырак фикерләрне сәхнәдән әйтүче кешенең сукыр суфи
булуы патша цензурасын үтү ечен кирәк иде диде Чөнки сукырга суд юк дигән мәкаль дә бар
бит әле дип. төпле генә сүз әйтеп, мине бу турыда уйларга да мәҗбүр итте Һәм мин. билгеле,
Суфи образын куп кенә үзгәртсәм дә шундый үткен һәм фәлсәфи сүзләренә режиссер буларак
каләм тидермәдем Ниһаять спектакль дөньяга чыкты һәм тамашачылар тарафыннан яхшы бәя
алды Минем өчен иң кадер- лесе Кәрим Тинчуринның спектакльне хуплап яратып кабул итүе
булды Ул бу вариантны хуплап 1935 елны матбугатка чыгарды Үзе исән чакта Татарстан китап
нәшрияты тарафыннан чыгарылган бу җыентыктагы җиде пьесамын берсе, иң беренчесе —
«Беренче чәчәкләр- Аннан — «Сакла, шартламасын- «Американ- «Җилкәнсезләр» «Зәңгәр
шәл». «Ил». «Кандыр буе- пьесалары
Кәрим абый Тинчурин белән бергә үткән көннәрнең иң истәлеклесе. иң кадерлесе айдан артык
гомер алар квартирында икәүдән икәү генә калып (Заһидә ханымны «кунакка» җибәреп, билгеле)
бергә-бергә сөйләшеп, киңәшеп, уйлашып, аерым бер план-сценарий схемасы төзегәч, икебез ике
бүлмәдә утырып язу аннан аны бергәләп тикшерү һәм төзәтмәләр кертү булды Ай бу бик кызыклы
да. җаваплы да. серле дә булган гаҗәеп бер сихри минутлар* Кайвакытларда онытылып шашынып
иҗат газабы яки ләззәте кичергән көннәр сәгатьләр Юк* Ал арның нинди кадерле, серле минутлар
икәнен язып кына аңлатып булмый Мондый хәлләрне бары тик иҗат газабы һәм шатлыгы белән
шашынган шагыйрьләр, композитор һәм артистлар гына аңласа аң лар, мөгаен Сорау: К Тинчурин иҗаты белән танышу
аның драмаларындагы рольләрне башкару
Сезнең иҗат биографиягездә нинди урын алып
тора1
Верп Минкина. РСФСРның һәм ТАССРның
халык артисткасы
Театрда мин бик яшьли эшли башладым
Авылда укыганда ук сәхнәгә булган мәхәб-
бәтем мине 1934 елны Казанга Театр учи-
лищесына алып килде Аны 1938 елны уңышлы
гына тәмамлагач ундүрт ел Республика күчмә
театрында (хәзерге Татар Дәүләт драма һәм
комедия Театры) беренче пландагы рольләрне
башкардым
1952 елдан Г Камал исемендәге Татар
дәүләт академия театрында эшлим Сәхнәдә
уйнагпн рольләрем арасында татар дра-
матургларының да. рус һәм дөнья классик-
ларының да әсәрләре бар
Татар совет драматургиясе классигы Кәрнм
Тинчуринның әсәрләре Татар дәүләт академия
театры репертуарыннан төшми әлегә кадәр
уйналып килоләр Алар минем иҗатымда
кызыклы гына урын алып тора Кызыклы
дигәнем шул еллар үтә торды, еллар белән,
табигый ки. мин иҗит иткән рольләр галереясе
дә үсеш үзгәреш кичерде Әйтик «Казан
сөлгесе- пьесасының беренче куелышында мин
мәзиннең олы кызы Саҗидәне уйнаган булсам,
бүгенге көннәрдә исә Шәмси әби ролен башка-
рам «Зәңгәр шәл- драмасында элек малай
ролен уйнасам, хәзер инде ишаннан печән
өшкертергә килүче карчык ролен башкарам
Шуны да әйтеп үтәсем килә «Зәңгәр шәл-дәге
малай минем иҗат биографиямдә иң беренче
башкарылган малай роле Бик яратып уйнаганга
күрәдер инде мин ул рольне хәзер дә бик
сагынып искә алам • Назлы кияү- комедиясендә
дә бик үзенчәлекле яраткан яучы карчыгым бар
иде
Менә күп еллар буе инде зур уңышлар
белән сәхнәдән төшми уйналып килгән •Сүнгән
йолдызлар-да да озак еллар һич ялыкмый
Гөлнур исемле ятимә карчыкны уйнап киләм
Кәрим Тинчурин Нинди хәтәр җилләрдә дә
сүнмәс утлар кабыза алган бу сәхнә каһарманы
әлбәттә минем иҗат биографиямне дә
читләтеп үтмәде Алай гына да түгел иҗат
юлымда Кәрим ага Тинчурин мәктәбе үзгә,
аерым роль уйнап килгәнен әйтер идем
Кәрим Тинчурин әсәрләрендәге образ-
ларны барлык артистларыбыз да яратып
башкаралар Режиссерлар да Кәрим аганың
әсәрләрен кызыксынып яратып сәх-
нәләштерәләр Бу барыбыз өчен дә зур шатлык
Кәрим ага Тинчуринның әсәрләрендә
катнашуымны үзем өчен зур бәхет дип саныйм Венера Ганиена Татар дәүләт опера һәм
балет театры артисткасы
Тормыш көтелмәгән борылышлар белән
тулы Әйтик, мине — М Җәлил исемендәге
Татар дәүләт опера һәм балет театры со-
листкасын бер дә бер көнне. Г Камал исе-
мендәге Татар дәүләт академия театрына
атаклы -Зәңгәр Шәл-дә катнашырга чакы-
рырлар дип кем уйлаган
• > "I -р шәл спектакле афишасы (1930
Кәрим Тинчурин һәм Салих Сәйдәшев-
ләрнең уртак ижат җимеше буларак барлыкка
килгән гүзәл Мәйсәрә образын башкару һәр
артисткага да буй җитмәслек хыял булып
тоелганын яхшы белә идем мин Өстәвенә,
миңа бу катлаулы рольне 80 еллык бай
традицияләре булган театрның тәҗрибәле
артистлары белән берлектә тудыру сорала
шулай булгач. Мәйсәрәне уйнау турындагы
уйның булуы да мөмкин түгел Әмма чынбарлык
хыялга караганда да кыюрак булып чыкты
Мин үзем Казанда туып үскән кыз Театр
җанлы әти-әниләремә һәм дә мине укыткан Г
Ибраһимов исемендәге 89 нчы татар мәктәбе
укытучыларына рәхмәт, алар мине кечкенәдән
татар театры спектакльләренә йөрткәннәр
Туган телебезгә, туган халкыбызның саф һәм
самими гореф-гадәтләренә олы культурасына
мин шул спектакльләр аша килеп кергәнмен
Шунда халкыбызның бөек тарихына мәхәббәт
бөреләнгән Без караган күптөрле спектакльләр
арасында -Зәңгәр шәл- исемле мелодрама
минем сабый йөрәгемә аеруча нык урнашып
калган Гаҗәп, әмма чын дөресе шулай, театрда
-Зәңгәр шәл-гә репетицияләр барган чакта, шул
бала чакта каралган «Зәңгәр шәл- миңа үзенчә
ярдәм итте Хәтеремдә сакланган җанлы
тамаша залы, сәхнәдәге зур артистларның
уены гел күз алдымда булып иҗат фантазиямне
дулкынландырды Әлбәттә, мин Мәйсәрә
образы г- тән саташып йөргән көннәремдә
әсәрне сәхнәгә куючы Марсель Сәлимҗанов
ярдәмендә бу рольне беренче булып
башкарган артисткалар Галия Кайбицкая һәм
Оркыя Кушловскаялар тәҗрибәсен дә
өйрәндем Шулай итеп. Роза Хәйретдинова һәм
Флера Хәмитоваларның мин күреп белгән,
мине гашыйк иткән Мәйсәрәләре элегрәк
табыл- I ан ачышлар белән дә
тулыландырылды. Һәр яңа куелыш матур
традицияләрне үзләштерү белән берлектә, шул
традиция эченнән шытып чыккан яңа
куелышның яңа бизәкләр белән бизәлгән
булуын да таләп итә.
Кыскасы, мин — опера солисткасы драма
атрында искиткеч мәктәп үттем Бу мин> м иҗат
тормышымда, әлбәттә, зур этәр: • ч булачак.
Инде хәзердән үк драма театрында уйнап
кайтып опера сәхнәсендә җырларга чыккач
драма сәхнәсендә файдаланган алымнарны да
истә тотып эш итәм Нәтиҗәдә мин башкарган
партияләр үзенчәлекле төсмерләр белән
тулылана баралар Әйе. Кәрим Тинчуринның
иҗат традицияләренә тугры артистлар белән
очрашу. Мәйсәрәне уйнау минем тормышымда
гаять зур вакыйгага әверелде. Инде язмыштан
тагын ни теләр идең, дисәләр кабат шундый
очрашуны, дип җавап бирер идем Җырдагыча,
«авыр булса булсын, тик соңгысы гына
булмасын-.
Равил Шәрәфиен. РСФСРның атказанган.
Татарстан АССРның халык артисты
Кәрим Тинчуринның нинди генә әсәрен
алсаң да. зур талант иясе икәнлеге ярылып ята
Аның геройлары чын мәгънәсендә образлар
булуы белән аерылып тора һәрберсенең үз
характеры, үзенең фикер йөреше. үз теле,
хәтта үзенең хәрәкәте, пластикасы күз алдына
килә Мин бигрәк тә аның тел-сөйләм
характерына басым ясап әйтергә телим Хәзер
дә оста гына язылган драма әсәрләре бар.
характерлары да күренә сыман, ләкин
персонажлар барысы да диярлек бер тел белән
сөйләшәләр (Мин. әлбәттә, тере классигыбыз
Нәкый ага Исәнбәтне искә алмыйм ) Телебез
бертөрле, шактый корыга әйләнгән Өстәвенә
телнең нечкәлекләрен бөтенләй диярлек
белмәгән артистлар, бигрәк тә артисткалар
күбәйгән чорда, драматургның тел
характеристи
касы бигрәк тә. заманча әйтсәк дефицит булып
бара
Инде үземнең иҗатымда К Тинчурин нинди
роль тотуына килгәндә эш болай тора Мин К
Тинчурин иҗаты белән беренче тапкыр Мәскәү
театр училищесында укыган чорда,
театрыбызның башкалабызда үткәрелгән
Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы
вакытында күрсәткән «Зәңгәр шәл» спектаклен
карал таныштым (Безгә анда массовкада да
катнашырга туры килде) Шундый тантаналы
көннәрдә күрсәтелгәнгәдер дә инде, спектакль
ниндидер зур бәйрәм булып кабул ителде
Икенче елны, ягъни 1958 елда, театрыбыз
Мәскәү- гә «Казан солгесе»н китерде Ул
спектакльдә дә катнашырга туры килде
Спектакль үзенең ниндидер самимилеге.
сафлыгы белән хәтергә сеңеп калган
Ниһаять аның. «Американ- дигән сатирик
комедиясендә уйнау миңа бер яктан зур иҗат
шатлыгы бирсә, икенче яктан артист эчен бик
зарур булган беренче популярлык китерде
дисәм дә. ялгыш булмас Мине «Американ» дип
йөри хәтта эндәшә башладылар Аннан соң мин
аның «Назлы кияү»еидә. «Зәңгәр шәл-дә
Шәйхи бабай белән Галәвиен. «Казан
селгесе«ндә Хәзрәтен уйнадым
Заманында К Тинчуринның «Җилкән-
сезләр- әсәре буенча режиссер Ширияздан ага
Сарымсаков куйган спектакль дә хәтердә бик
нык уелып калган Анда уйна ган X. Әбҗәлилов.
X Сәлимҗанов. Г Шаму ков. А. Хайруллина. Ф
Колбарисов. III Әсфәндиярона И Гафуров һ б
артистларның кочле ансамбле бик нык тәэсир
иткән иде Әгәр дә ул пьеса, яңадан сәхнәгә
куелып, анда уйнарга насыйп булса мин тагын
да бәхетле булыр идем чонки Граж даннар
сугышы. НЭП чорын чагылдырган зур
полотнолы бик камил әсәр дип саныйм мин аны
Тагын шул әйтик, безгә автор яңа пьеса
укып аны тикшергәндә, әсәрнең кыйммәтен
бәяләгәндә, минем бер критерием бар (хәер, ул
күп артистлар өчен шулайдыр) уйныйсым
киләме юкмы минем бу әсәрдә Килсә — ул
минем өчен әйбәт, килмәс» — начар пьеса
Ә К Тинчурин әсәрләрендә минем
уйныйсым килә' Мәсәлән, шул ук «Американ-
комедиясендә генә дә мин барлык ир
рольләрен уйнап чыгар идем Чонки алар- ның
һәркайсы бик тә үзенчәлекле, бик тә кызыклы,
колоритлы типлар
Хәлим Җәләлоә, Татарстан АССРның
атказанган артисты
К Тинчурин пьесалары буенча куелган
спектакльләрдә катнашуны мин һәрвакыт үзем
өчен бәхет дип саныйм Әгәр аның берәр
пьесасында роль бирелсә мин К Тинчуринның
бөтен иҗатын яңабаштан карап чыгарга
тырышам һәм укыган саен үзем өчен ниндидер
яңалык тапкан шикелле булам Шул ук вакытта
аның әсәрләрендәге нинди генә образ өстендә
эшләсәң дә. дулкынлану хисе кичерми мөмкин
түгел һәм менә шул роль сиңа тапшырылгач,
әлбәттә дулкынлану хисенә җаваплылык хисе
дә өстәлә
К Тинчурин — гаҗәеп дәрәҗәдә популяр
шәхес Аның әсәрләрен тамашачы дистәләрчә
еллар буе яратып карый һәм бу спектакльләрдә
катнашу артист өчен актерлык осталыгын
үстерүдә бер мәктәп булып тора К Тинчурин
сәхнә телеи. татар халкының гореф-
гадәтләрен, уен-җырларын һәм аның
үзенчәлекләрен ифрат нечкә тойган Телнең
нечкәлекләрен белмичә торып, тулы канлы
образ тудыру момкин түгелдер дип уйлыйм К
Тинчурин геройларының сөйләм теле шул
кадәр халыкчан. гади — әйтерсең лә алар
сәхнәдән торып түгел, нәкъ менә тормышта
сөйләшкән кебек сөйләшәләр «Белмисез ат
урлауның тәмен1- кебек гыйбарәләр безнең
телебезгә бик органик рәвештә кереп киткәннәр
1870 елда безнең театр сәхнәсендә «Зәң-
гәр шәл» куелды Бу спектакльдә миңа беренче
пәрдәдә авыл егете Нурыйны. ә урман
картинасында ялган акчалар ясаучы мошенник
Тимушны уйнарга туры килде ә 1971 елда
«Сүнгән йолдызлар-да Ибраһим ролен
тапшырдылар Менә уналты ел инде спектакль
сәхнәдә зур уңыш белән бара Биш йөздән
артык уйналды Кайбер рольләрдә артистлар да
алмашынды. ә спектакль бара Ибраһим роле
зур түгел, эпизодик роль генә Ул каз өмәсе
күренешендә генә катнаша Бүгеигә кадәр шушы
ролемне яратып уйныйм Җыр- биюгә уен-
көлкегә бай бу сәхнәдә авыл егетләренең җор
телләре дә чиста хисләре дә. ташып торган
гайрәтләре дә ачык чагыла.
1975 елда «Назлы кияү» комедиясендә
Төркстаннан өйләнергә кайткан байбәтчә
Рәшит ролен уйнарга туры килде Акыл ягыннан
да ерак китмәгән үзсүзле бу егетнең бай икәнен
белгәч, шәһәрнең төрле • шома» кешеләре аны
алдап-юмалап кесә ягын шактый такырайтып
бер азгын кызны бөдәп озатып җибәрәләр
1981 елда «Казан с«лгесе»ндә Салих
шәкерт быелгы сезонда «Зәңгәр шәл-дә чуваш
П әтрәйне уйнадым
Кыскасы киләчәктә дә театр сәхнәсендә К
Тинчурин әсәрләре ешрак куелсын, һәм шул
спектакльләрдә катнашу миңа да насыйп
булсын иде дип теләк телисем килә