Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘЙТЕР СҮЗЕ БАР


ешеләргә әйтер сүзең булу — зур бәхет ул Аны йөзләрчә кешеләрнең күңеленә,
йөрәгенә үткәзерлек итеп әйтә белү исә — икеләтә бәхет!
Шагыйрә Лена Шакирҗанова да әнә шундый шигырьләр иҗат итә алу
бәхетенә ирешкән Аның -Ышанам йөрәгемә- исемле җыентыгындагы (Казан. 1986)
шигырьләр табигыйлеге. кыскалыгы, аһәңле һәм моңлы булуы белән игътибарны җәлеп итә.
эчкерсезлеге, самимилеге белән күңелгә кереп кала Китап ижат газабы, иҗат бәхете,
шагыйрьләрнең яшәү мәгънәсе турындагы шигырь ләр белән ачыла
Мин ирексез.
Язган чакта һәр суз
Бәйләп тота мине газаплап.
Мин — хаким дә —
Буйсындырам әле
Шул сүзләрне уземә аз-азлап.
ДИ автор Мондый юлларны укыганда «Карале, ничек дөрес әйткән, мин үзем дә нәкъ шулай
әйткән булыр идем».— дип уйлыйсың..
Китапта туган җиргә, әниләргә. Тукаебызга багышланган. Җир язмышы, аның киләчәге
хакында ачынып, әрнеп, борчылып язган шигырьләр дә урын алган -Онытмагыз Җирне'»
шигырен. -Хәвеф» поэмасын укып уйланмаган, тәэсирләнмәгән, алар - га битараф калган кеше
табылмастыр
Ишетсеннәр күкләр.
Укысыннар күзләр.
Кабатласын телләр —
Нинди гади сүзләр:
Чишмә җырлап агар,
Кояш Җиргә багар.
Ә бу куллар бары,
Якса, учак ягар.
Якса, учак ягар
ди шагыйрә «Онытмагыз Җирне'• дигән шигырендә «Сугышның җиденче атнасы-. -Уел» көе -
Карт димә син ветеранга» шигырьләре дә чын йөрәктән язылган, шуңа күрә аларның укучы
күңеленә барып ирешмәве мөмкин түгел
Чирәмеңә ятсам, чирем китә.
Кычытканың чакса, коч алам
Кырларыңа чәчеп җыр-моңнарын.
Кайтып бара сиңа үз балаң,
—ди Лена туган жир турында.
Безнең әле бер җир авыртмый-. -Ак кәгазьгә ышанма син артык, диләр - • Шагыйрь догасы
-Без нинди яшь идек» кебек шигырьләрдә лирик героиның хис - кичерешләре күп кешене
борчыган уй-хисләр белән оста бәйләп бирелгән
Шагыйрьнең мәхәббәт шигырьләре дә үзенчәлекле, ниндидер тирән бер сагыш бар аларда.
моң бар Ә моң — шигъри әсәр өчен иң кирәкле әйбер дип исәплим мин Безнең халык — моңлы,
уйлы халык Йөрәктән чыккан, ихластан язылган шигырьләргә битараф кала алмый ул Л
Шакирҗанованың да шигырьләрен укучыларыбыз яратып укый һәм укыр Шагыйрә үзенә хыянәт
итмәс, менгән үрендә, биеклегендә калыр Алай гына да түгел, еллар узган саен, осталыгы арта
барып, тагын да югарырак үрелер Моның шулай булырына бик нык ышанам мин Чын күңелемнән
шуны телим'