Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАУЛАР БИЕК

А. М. Мортазин,
КПССның Биектау райкомы
беренче секретаре.

езнең район үзәгенә якынлашканда, күл карашы ихтыярсыздан. халык телендә Биек Тау дип
йөртелә торган шактый зур калкулыкка тешә Истәлекләргә караганда, бу тау битендә элекке
чорларда,Себергә сөрелгән тоткыннар. тукталып, хәл ала торган булган Шушы урынның
атамасы соңра авылга да. тимер юл станциясенә дә. тулы бер районга да исем булып күчкән
Районда ерак тарихка бәйле истәлекле урыннар күп Халыкта элек-электән килгән революцион
көрәш рухы сугышчан һәм хезмәт җиңүләренә илтүче гадәтләр саклана Чыпчык авылы, мәсәлән,
Александр Николаевич Радищев турындагы хатирәләр белән горурлана Бу авылның
священнигында Себер соргененә узышлый Александр Николаевич тон кунып чыккан
Моннан йоз илле еллар элек 1831 елның җәендә Кдймар исемле кечкенә генә авылыбызга А
С Пушкинның дусты заманының күренекле шагыйре Евгений Абрамович Баратынский килә һәм
берничә кок яши Казанда ул Пушкин белән очраша Кайнардан ерак түгел. Шушар авылында әле
дә Е А Баратынский утарының бер «моше саклана
Район тарихының иң якты сәхифәләре Биек Октябрь социалистик революциясенә
багышланган 1918 елның августында кызыл командир В М Азин җитәкче легендәге гаскәрләр Биек
Тау авылын акгвардиячеләрдән азат итә Авыл кешеләре әле дә бу авылда Казанның көнчыгышын
азат итү өчен каты көрәш алып баручы азинчыларның штабы урнашкан булу белән горурланалар
Хәзер район үзәгенең бер урамы Азин исемен йорт»
Район үзәгеннән ерак та түгел Калинин авылы бар Аның элекке исеме Соба- кино булган 1933
елны «Бөтенсоюз старостасы» Михаил Иванович Калининнын монда килүе бу ямьсез исемне
үзгәртергә этәргеч була Халык Михаил Ивановичны бик яратып кала Аның истәлеге хөрмәтенә әле
тагын бер хуҗалыгыбыз -Калинин совхозы» дип аталган
Хуҗалыкларны күмәкләштерүгә бәйле яңалыклар тобәкнен сәләтле оештыручы кадрларын
ача Беренче күмәк хуҗалык Чебакса авылында барлыкка килә Аның ялкынлы көрәшчесе
партъячейка секретаре Федор Иванович Беркутов кулаклар тарафыннан атып үтерелә Аның
турындагы якты хатирәләр Чебакса һәм яңа якын авылларда хөрмәт белән саклана Совхозга
шушы көрәшче исеме бирелгән -Бер- кутовскнй» дип йөртелә ул
Добьяэ авылы коммунисты Латыйфа Гаптиевлнын корош юлында һәлак булуына багышлап
хәтта бәет чыгарылган Ул 1932 елны кулаклар кулыннан вафат була Яңалык социаль гаделлек
өчен кискен көрәшкә күтәрелүче ялкынлы активистлар Ленин идеяләрен пропагандалаучылар
безнең районда күп булган Совет властен урнаштыру социалистик Ватанны күз алмасыдай саклау
меңнәрнең яшәү мәгънәсенә әйләнә 1941 1945 еллардагы Боек Ватан сугышында халкыбызның
бу күркәм сыйфаты тагын да ачылыбрак кита Ватанны сакларга күтәрелгән сугышчылар белән
иңгә-иң торып безнең районның 13.5 мең каһарманы утка ташлана Шуләрның 7 мсңл»>бе туган
якка кире ойләнеп кайта алмады Шушы бер төбәктән сугышка киткән егетләрнең бишесе Советлар
Сонмы Герен- исемен алды Н Д Липатов Гыйлъ
Б
фан Батыршин. А О. Ахманов. Г Р Павлов. Г Ф Яшин Уналты егетебез Дан орденының ике
дәрәжәдәгесенә лаек Гомумән, орден-медальләр алып кайтучылар йөзләр белән исәпләнә
Бүгенге көндә бездә ике меңләп сугыш ветераны бар Аларның сөйләгәннәрен- нән чыгып Боек
Ватан сугышының тулы тарихын язып булыр иде кебек М Г Самигуллин мәсәлән сугышның
беренче көннәрен төгәл иттереп тасвирлый, чөнки ул чик сакчысы булган М С Миндрюков —
Ленинград. Ф М Зинин белән П А Громов Кенигсберг өчен барган канкойгыч бәрелешләрне яхшы
хәтерлиләр А В Корольков Балатон күле сугышларында катнашкан Н Ф Пеньков Берлинны штурм-
лаган И Т Заводский Кызыл Мәйдандагы Җиңү парадында булган.
Мәгълүм ки. Җиңү өчен көрәш фронтларда гына түгел, тылда да бик кискен рәвештә барды
Районның хезмәт ияләре, Җиңү көнен якынайту өчен, кулдан килгәннең барын да эшләделәр
Хезмәт урыннарында күрсәткән фидакарьлекләре — бер хәл Алар фронт өчен, авызларыннан
өзеп. -Татарстан колхозчысы» исемле танк колоннасы төзү өчен акча җыюда да бик актив
катнаштылар 1942 елның 17 декабрендә Правда- газетасы Биектау районындагы Вахитов
исемендәге артель колхозчыларының. танк колоннасы төзү өчен — 26 мең. -Трактор» колхозы
членнарының бер көн эчендә—15 мең, Калинин исемендәге һәм -Дружба- колхозларында 9 ар мең
сум акча җыюларын хуплап язып чыга Безнең кешеләр биргән акчага алты самолет та ясала һәм
очучыларга тапшырыла Биектаулылар Җиңү фондына барлыгы ун миллион сумнан артыграк акча
җыялар
1941 елның көзендә район яшьләре, башлыча кызлар. Казан һәм аңа якын районнарның
оборона чиген ныгытуга тартылды Алар бу бөек бурычны намус белән үтәп чыкты, күбесе Мактау
грамоталарына лаек булды, ә районга истәлекле Кызыл Байрак бүләк ителде Ул кадерле байрак
хәзер Биектауның беренче мәктәбендәге музейда саклана
Сугыш елларында колхозлардагы төп эш хатын-кызлар җилкәсенә төште Сугыш чыгып, бер
ай үтүгә, район газетасы « утыздан артык кыз—комбайн, җитмеше трактор йөртергә өйрәнә-.—дип
хәбәр итә. Суксу авылы кызы Бибигайшә Садриева 1936 елда ук тракторчылыкка өйрәнә Сугыш
башлангач, ул район басуларына хезмәт күрсәтерлек 35 кызны үз һөнәренә өйрәтә
Бу авыр елларда районыбызга, бөртеклеләрне җыеп тапшырудагы уңышлары өчен ике
тапкыр партия өлкә Комитетының һәм республика Совнаркомының күчмә Кызыл Байрагы бирелә.
Бүгенге көндә район, мәйданы һәм халык саны ягыннан, республиканың авыл хуҗалыгы белән
шөгыльләнүче зур районнарының берсеннән санала Бездә 52.5 мең кеше яши җиребез - 1730
квадрат километр Район үзәгебез Казаннан — утыз чакрымда гына Тимер юл станциясе бар Ике
юнәлешкә шоссе юл үтә Казанга электричка белән дә. җиде маршруттан йөреп торучы
автобусларга утырып та барырга мөмкин
Бездә промышленность предприятиеләре дә шактый Коркачык төзелеш комбинаты Казан
автомобильләр төзәтү заводы, спирт заводлары
Авыл хуҗалыгына килгәндә. 16 колхозыбыз. 9 совхозыбыз бар Казан ветеринария
институтының өйрәнү хуҗалыгы да—бездә «Дружба» • Берку товский*. Чернышевский»
совхозлары яшелчәчелек буенча специальләштерелде Ике хуҗалык Россия- колхозы белән -
Биектау* совхозлары мөгезле эре терлек симертә, ә -Родина» колхозы нәселле таналар үстерә Ил
күләмендә беренчеләрдән саналган данлы Бөреле совхозыбызда затлы җәнлекләр үстерелүе
күпләргә билгеле Бу хуҗалыкның уңышлары Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек булды Коллек-
тивның уңганнары турында күренекле әдип Әмирхан Еники -Бөреледә ниләр бар?» исемле
кызыклы әсәр дә язган иде
Бу хуҗалыкның тарихы бик бай 1930 елда монда йорт куяннары асрый башлый лар Ике елдан
көмешсыман карасу төстәге төлке үстерергә өйрәнәләр 1950 елда — кеш. тагын бер елдан чәшке
үрчетә башлыйлар 1953 елдан бирле совхоз ил күләмендә әһәмиятле зур хуҗалыктан санала
Аның план үтәми калганы юк Хезмәтнең дөрес оештырылуы — башка күп коллективларга үрнәк
булырлык. Совхоз КПСС Үзәк Комитетының. СССР Министрлар Советының. ВЦСПСның һәм
ВЛКСМ Үзәк Комитетының күчмә Кызыл Байрагы белән дә бүләкләнде. СССР Халык хуҗалыгы
казанышлары күргәзмәсенең Мактау тактасына кертелде. Күргәзмәнең Мактаулы дипломына ике
тапкыр лаек булды «Бөреле»дә үрчетелгән затлы җәнлекләр ил күләмендә оештырылган махсус
күргәзмәдә чемпион медальләре. Лондонда үткәрелгән халыкара күргәзмәнең аерым бүләкләрен
алды Совхоз уңганнарыннан алты кешегә — Ленин ордены, савымчы Екатерина Антоновна
Кузьминага Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде Хәзер районда Кузьмина исемендәге күчмә
бүләк булдырылып, ул ай саен иң уңган савымчыга тапшырыла
Район исемен ил күләмендә яңгыраткан тагын бер мактанычыбызга тукталасы юма Сүз
тәҗрибә төсендә салынган Шәпше авылы турында бара Ул җитмешенче елларда оештырылды Бу
поселоктагы йортлар шәһәрчә иттереп төзелгән, шул ук вакытта анда яшәүчеләр авыл
көнкүрешенә кирәкле шартлар белән дә тәэмин ителгән Поселокта көнкүреш хезмәте күрсәтү
комбинаты сәүдә оешмалары, медпункт балалар бакчалары, мәктәп Культура сарае ашханә бар
Асфальт түшәлгән урамнарның берсе якташыбыз. Советлар Союзы Герое Николай Липатов
исемен йөртә Яшәү рәхәт булган бу авылда кешеләр аеруча тырышып эшлиләр
Тырышлыкка килгәндә -Урак һәм чүкеч- -Алга-. -Татарстан- Ленин исемен- даге колхозларны.
«Дөбъяз» совхозын һәм башка күп хуҗалыкларны телгә алырга мөмкин Барысына да аерым-аерым
тукталып булмый Район узган бишьеллыкны уңышлы үтәп чыккан икән монда һәммәсенең зур
өлеше бар Бу җиңүебез өчен безгә КПСС Үзәк Комитетының. СССР Министрлар Советының
ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк Комитетының күчмә Кызыл Байрагы бирелде Ул еллар дәвамында район
зур-зур бүләкләрне берничә тапкыр алды Шушы уңайдан колхоз-совхозларыбыз да аерып-аерып
күрсәтелде Инде бөтен көчебез, белемебез һәм осталыгыбыз уникенче бишьеллыкта сынатмауга
юнәлтелгән Беренче адымнарга караганда район хезмәт ияләре максатка ныклы ышаныч белән
баралар дияргә мөмкин
Район үзенең уңганнары белән чын-чынлап горурлана ала 22 кешебезнең Ленин ордены бар
43 кешебез РСФСРның һәм ТАССРның атказанган работнигы исемен йөртә Орден-медальләр
белән йөзләрчә уңганнарыбыз бүләкләнде Берничәсен генә атыйк савымчылар Мәүлиха
Дәүлиева, Екатерина Додонова. Диләра Гәрәева. сөт комплексы җитәкчесе Мөхәммәт Газизов,
механизатор Рөстәм Сәгъдиев комбайнчы Мәннаф Батырханов. шофер Рафаил Җамалиев.
бригадир Людмила Ананы-ва һәм башкалар
Хезмәт кешесе рәхәтләнеп ял итсен, белемен күтәрсен, .зәвыгын тәрбияләсен өчен. без
райондагы мөмкинлекләрне киңәйтә барабыз Һәр авылда клублар. Культура йортлары,
китапханәләр эшли Ике музыка мәктәбенең өч филиалын ачтык 17 —урта 20— сигезьеллык һәм
23 башлангыч мәктәбебез бар Алар райондагы ике һөнәр учи лишесы белән берлектә мәгариф
өлкәсендәге үзгәртеп коруларны тормышка ашыра лар 600 укытучыбыз арасында А Д Дәүләтшин
И А Овощникова A Ill Шакир- җанов. А И Бәширова кебек оста педагоглар шактый
Без үз төбәгебездә туып-үскән әдәбият һәм сәнгать әһелләрен һәрчак зур хөрмәт белән искә
алабыз Солтан Габәши. Хәй Вахит Галим Мөхаммвтшин. Әнвәр Баки ров. Габдулла Шәрәфи.
Солтан Шәмси Клара Хәйретдинова Казанның янында гына урнашкан булуы шулай тәэсир итәме
кешеләребез аң-белемгә әдәбият-еннгать дөньясына тартылалар Һәвәскәр җырчы, биюче, нәфис
сүз осталарының арта баруы шуңа дәлил була ала.
Узганы, бүгенгесе матур булган кебек үк, алга куелган бурычларыбыз да киң колачлы Алар
хуҗалыкның һәр тармагында КПССның XXVII съезды куйган юнәлештә алып барыла Җиң
сызганып, шуларны тормышка ашыру чарасына керештек