Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЪРИ БУШЛЫК


Ике төрле караш
зучылар халкы арасында вакыт-вакыт шундый сүзләр ишетелгәләп ала
— Безгә әдәби иҗат эшендә нинди дә булса зур борылыш ясау кирәк микән’ Һәм.
гомумән, мондый өлкәдә эшне тамырдан үзгәртеп кору мөмкинме’
Әлеге сорауны куярга яратучылар гадәттә иҗатның бик тә үзенчәлекле мохит
булуына басым ясыйлар, талантлы язучының инде болай да — үзгәрешләрсез дә— һәрчак яхшы
әсәр генә тудырырга тырышуын әйтәләр.
Бер караганда, бу фикердә күпмедер дөреслек тә бар шикелле Чыннан да. намус лы язучы
һәр чорда һәм һәр заманда үзенең бөтен рухи һәм физик җегәрен салып иҗат итә бит инде Андый
каләм иясе дөньяда, яшәештә югары кешелек идеалын раслау өчен, чынбарлыкта шуңа ирешү
өчен, зур әхлакый көрәш алып бара. Кагыйдә буларак, нәкъ әнә шул иҗатчыларның әсәрләре
кешелек дөньясының рухи җәүһәрләре буларак яшәп тә кала Алар төрле чорлардагы күп санлы
укучыларның игътибарын тартып торалар.
Ләкин, шул ук вакытта, без бүгенге көндә бөтен тормышыбызда зур үзгәрешләр баруын да
күреп торабыз Тулаем җәмгыятьне биләгән ул яңару, үзгәрү процессыннан «үзенчәлекле тармак»
дигән аклану белән әдәбият кына читтә калырга тиеш түгелдер бит инде?!
Шулай итеп, без бүгенге көндә кайбер язучылар арасында бер үк мәсьәләгә ике төрле караш
яшәвен күрәбез Аларның кайсы дөрес икән соң’ Бу сорауга җавапны да гомуми уйлану юлы белән
генә таба алмабыз, мөгаен Аның өчен, әйдәгез, соңгы еллардагы реаль күренешләргә күз ташлыйк
Әдәбиятыбызның «шигърият» дигән өлкәсендә эшнең ничек торышын барлыйк Әнә шуннан соң
инде бәлки, безнең бу соравыбызга җавап та табылыр — бүгенге әдәбиятта үзгәреш кирәкме-
юкмы икәнлеге ачыграк күренер
Ләкин, узган 1986 елда басылып чыккан шигырь китаплары хакында сүз куз гатканчы. башта
үзебез яшәгән елларның үзенчәлеге һәм халкыбызның соңгы вакыттагы рухи яшәеше күңел
ихтыяҗлары турында искә төшереп алырга кирәк
Үзенчәлек нәрсәдә?
Яшерен-батырын түгел кайчагында без үз чорыбыз турында бер чиккә ныграк ташланып
сөйләшергә яратабыз Яки аны чамасыз күп соклану сүзләре кушып мактыйбыз. үз чорыбыз белән
горурланабыз, яисә инде, икенче урында, аны артык драматик. хәтта трагик каршылыкка ия
иттереп сурәтлибез — тыңлап торган кешенең яшәү дәрте сүнәрдәй, күңеле төшәрдәй итеп Ә бит
боларның берсе дә безгә файда итми
Шуңа күрә хәзер инде безгә үзебез яшәгән чор һәм аның социаль, психологик, рухи
үзенчәлекләре хакында тынычрак һәм эшлеклерәк тонда сөйләшер, аңлашыр вакыт җитте кебек.
Реаль карарлар кабул итә алу өчен, безгә иң элек чынбарлыкны дөрес аңлау кирәк бит
Бөек күчеш, бөек үзгәреш чоры! Без яшәгән егерменче гасырга, бигрәк тә аның ахырына иң
туры килә торган һәм иң характерлы бер зур сыйфат үзенчәлеге, мө гаен. әнә шулдыр
Я
Әйе күчеш Иң башта иҗтимагый-политик пландагы күчешне алыйк безнең чор партиябез
документларында капитализмнан социализмга күчү чоры дип билгеләнгән Шуңа бәйле рәвештә
кеше аңында, психологиясендә бара торган гаять зур һәм катлаулы рухи үзгәрешләр чоры
драматик кичерешләр заманы ул
Икенче терле күчеш, күпләгән халык массаларының авыл җиреннән шәһәр тормышына китүе
Шулай ук кеше өчен бик күп яңалык алып килгән, аның бөтен яшәү рәвешен алыштырырга мәҗбүр
иткән күренеш Гомер буе табигый шартларда яшәгән кешене бөтенләй бүтән хәлгә — таш һәм
тимер арасына күчергән үзгәреш, кешене бөтенләй бүтәнчә итәргә теләгән үзгәреш
Югарыда күрсәтелгән ике олы үзгәреш янына тагын өченчесе дә килеп өстәлә бит әле
җитмешенче-сиксәненче елларда бөтен яшәешне дер селкетә башлаган фән һәм техника
революциясе дә1 һәрберебез күреп тора — хәзер безнең әйләнә-тирәбезне бихисап күп
машиналар чолгап алды, кеше тормышына техника тирән үтеп керде Әнә шулар нәтиҗәсендә
безнең замандашның яшәве бик тә тизләнде, кызуланды Гүя безнең замандашыбыз күп төрле
күренешләр фактлар яңалык-информацияләр һәм хәтта омтылыш-тенденцияләр кайнап торган
бер гигант казанга чумды
Менә шушы күп төрле күчеш процессы барган, күп терле тенденцияләр бәрелеше яшәгән
елларда кеше күңеле дә гаять актив халәт кичерә ул эзләнә күп нәрсәне янәшә куеп чагыштырып
карый, үзенең үткәне белән бүгенгесен чагыштыра Кеше күңеле үзенә ышанычлы юлны, төп юлны
— бик күп кешеләр ышанып һәм матурлык тоеп бара алырдай юлны эзли Элек булган кадерле
эчке иманны, рухи юнәлешне җуймаска, югалтмаска теләү хисе белән бергә яши кеше
күңелендәге әлеге эзләнү һәм табарга теләү омтылышы
Заманыбыз кешесенең күңел дөньясында барган әлеге актив эчке хәрәкәт бик күпләрне
әдәбият-сәнгать әсәрләренә алып килә Катлаулы юлларда адаштырмастай рухи хакыйкать эзләп,
икеләнеп һәм шикләнеп калучан күңеленә таяныч терәк өмет итеп һәм. гомумән, үзенә киңрәк
офыклы, югарырак яшәеш табарга теләп килә бүгенге кеше әдәбият-сәнгать әсәрләре белән
очрашуга Олы өметләр белән
Ә менә өметләр ничек, ни дәрәҗәдә аклана соң*
Бу сорауга җавапны шагыйрьләребез үткән 1986 елда бастырып чыгарган шигырь
китапларыннан эзлик
Нәрсә язабыз? Ничек язабыз?
Үткән ел дөнья күргән шигырь китаплары турындагы сүзне ша1ыирәләреб< i иҗатыннан
башлыйсы килә Ни өчен шулай’ Гадәти хөрмәт, ихтирам йөзеннән гснә - ме’ Юк. аның өчен генә
түгел1 Бу мәкаләдә әйтергә теләгән сүзләребезиең байтак wieuie шагыйрәләр иҗатында күбрәк
дәрәҗәдә чагылганга күрә
Шулай итеп, алай карасак та, болай карасак та юл башыбыз барыбер шагыйрәләр иҗаты
булып чыга
Җырласа һәм җылый белсә
Ил белән бергә генә
Тик шуңа курә генә мин
Ышанам йорагема'
Лена Шакирҗанованың -Ышанам йөрәгемә- исемле шигъри җыентыгындагы әсәрләр әнә
шундый йөрәкнең — ил белән бергә җырлый һәм җылый белә торган шәхеснең төрле халәтләрен
сурәтләүгә багышланган Шагыйрә иҗатка зур җаваплы лык белән карарга тырыша, үзенең бер
әсәрендә ул шигъриятне күздә тотып -Яшәвемнең рәвеше ул тормышымның көзгесе'-—ди
Әйе чын поэзиянең зур үзенчәлеген ачып сала торган бер матур канун кебек ишетелә ул
сүзләр Без бүгенге шигърият турында горурланып искә алсак та. борчылып сөйләшсәк тә
мәсьәләнең үзәге барыбер иҗатчының ничек һәм ни рәвешле яшәвенә кайтып калыр Шигърият
күренешләреннән бик күбесенең серен без үзебез гап-гади дип уйлаган тормышта табарбыз,
шагыйрьләребеэнең конкрет яшәешендә күрербез
Котыра буран.
Буран чытырман’
Себер җилләре
Колакта чиный
Әйтерсең сыный.
Әйтерсең мин бер
Яшүсмер кылый
Менә бу юллар инде татар хатын-кызлары өчен аеруча хас булган халәт тор
мыш авырлыгын җиңә бару халәте хакында җырлый Алар укучыга яшәүнең ышанычлы моңнары,
ышанычлы юллары кайда, кай тарафта икәнен күрсәтеп яна Бу инде зиннәтле сарайларда затлы
киемнәр кигән кыйммәтле асылташлар белән бизәнгән башкала гүзәленең аптыраганнан туган
трагедиясе генә түгел. Бу — җирдә кешелекне яшәтү, җылыту һәм туендыру өчен көрәшүче хатын-
кыз язмышы! Олы яз- • мыш' Әлеге юллар шагыйрә Флера Гыйззәтуллинаның -Утлы минутлар»
к итабыннан
Клара Булатованың Печән өсте исемле җыентыгы да сөю хисенең бөеклеген җырлый Ләкин
бу хис җаваплылык белән, чын тормыш агышы белән тыгыз бәйләнгән
Утлардан — суга.
сулардан
Утларга керәсе бар.
Аласын алган бу җиргә
Бирәсен бирәсе бар
Тәҗрибәле шагыйрә әсәрләрендәге әлеге хисне яшь шагыйрә Фирая Зыятдинова • Матур
буласым килә* китабында болай дәвам итә.
Торҗыш күкләрендә эз калдырып.
Йолдыз кебек атылып бер үткәч.
Нәрсә калыр бездән кешеләргә?
Ни диярләр икән без киткәч?
Шулай ук Бикә Рэхимованың үткән ел чыккан -Сәрвиназ» китабыннан да матур гына шигъри
юллар табарга момкин
Ләкин, кызганычка каршы, шунысы да бар: югарыда атап үтелгән шагыйрә кызларыбызның
узган елгы китапларын янәшә куеп караганда, бик күп кенә күңелсез яклар да күзгә ташлана
Аларның иң киң таралганы, мөгаен, шулдыр; укучыга инде күптән билгеле булган, таныш
фикерләрне әйтеп, яңадан да такмак сыман җиңелчә генә шигырьләр язу К Булатова китабында,
мисал өчен, туган як турында артык хисләнмичә генә тудырылган куплетлар шактый күзгә ташлана
»Әлмәт өсте зәңгәр рәшә» -Татарстан, бәхет җирем син» «Сарманым» «Әлмәт урамында» һ б
шикелле байтак әсәрләр әнә шул фикерне раслый Ерак төбәкләргә багышланган «Обь буенда»,
«Мегада ». “Ак булсын»нар да шундый Талантлы шагыйрәбезгә мондый күренеп торган көпшәк
шигырьләр-такмаклар нигә кирәк булды икән инде91
Ә менә Ф Гыйззәтуллина үз йөрәге аша узмаган, гомуад төстәге мәсьәләләргә багышлап
шигырь язарга теләсә—уңышсызлыкка очрый Былтыргы китабындагы •Мин сезгә эндәшәм- -
Жигулида ». «Туган җир хакына». -Егет тавы» һ б. күп кенә әсәрләр укучыга һич тә тәэсир ясый
алмый Аларда поэтик яктан көчсез, озын-озын юллар өстенлек итә .
Л Шакирҗанова да китабына үзе күргән географик төбәкләр турындагы җиңелчә генә язылган
шигырьләрен байтак керткән Балхаш белән очрашу». «Адресыбыз — КамАЗ». -Самарканд
базары» -Балалар дөньясы кибетендә» Инешләремне диңгезләр көтә» дигән шигырьләр безгә
шигъри бушлык хакында гына сөйли
Берсен дә купсенли ул Ана,
Баласы биш булсын, ун булсын
Барына гомергә җитәрлек
Аналар йөрәге җылысы
Бусы инде Ф Зыятдинова китабындагы аналарга һәм сөйгән ярларга багышланган альбом
шигырьләреннән бер үрнәк Алар да татар поэзиясе өчен бизәк була алмыйлар. әлбәттә
«Сәрвиназ- китабы исә салкын акылга гына корылган, хиссез куплетлар муллыгы белән тешкә
тия Ә җанга тими1 Анда гадәти прозаик җөмләләр дә күп Җыентыкның башында ук төрле
географик атамалар үзәккә куелган уңышсыз шигырьләр урын алгач, шигъри табышларга юл сабу
тагын да кыенлаша -Алтын капкага баргач». •Дербент». -Җайдак малай җыры сыман әсәрләр
шундыйрак тәэсир калдыра.
Шулай итеп, шагыйрә кызларыбызның узган ел дөнья күргән китапларында уңышлы яклар
белән бергә җитди генә кимчелекләр дә күзгә ташлана Барыннан да бигрәк ПОЭЗИЯ1Ә җиңел
карау көчәя бара Ни сәбәпледер ашыгу, кабалану бик еш очрый Кызларыбыз юллар саны .куу
буенча үзара ниндидер бер сәер ярышка чыкканнар сыман тәэсир кала.
Әнә шуңа күрә, хәтта мәкаләбез башында әйбәт яктан мисалга китерелгән шигъри әсәрләргә
дә көчле хис кичереш ташуы җитеп бетми Ияләнелгән бер рәвеш буенча гына язылган әсәрләр
дигән тәэсир туа Укучы күңеленә тетрәнү, аның җанын айкап ташлый торган көчле давыл алып
килми алар Ә инде шагыйрә кызларыбызның
уз китапларыма кертү өчен әсәрләр сайлаганда талымсызлык күрсәтүләре әлеге тойгыны тагын
д а көчәйтә төшә
Ләкин, ничек кенә булса да шунысы факт — хәзер шагыйрәләребез бик актив яза башлаганнар
Күргәнебезчә, бер ел эчендә генә дә аларнык биш китабы чыккан Бу инде безгә байтактан
ишетелә башлаган <кызлар активлашты» дигән сүзнең поэзия жанры өчен дә чынга ашуы дигән
сүз. Соңгы елларда без Н Измаилова. Ф Бәйрәмова. Э Шарифуллина Ш Җиһангирова кебек яшь
иҗатчыларның укучылар арасында да. әдәби җәмәгатьчелектә дә зур җанлану тудыруларына
шаһит булган идек Алар янына әле үзебез сүз алып барган биш шагыйрә иҗатын да ките реп
кушкач чыннан да. әдәбиятта кызларның көчле отряды актив иҗат эше белән шөгыльләнә
башлаганын күрәбез
Бүгенге шигъриятне тулы итеп аң лау аның чын хасиятен дөрес тою өчен, бу күренеш зур
әһәмияткә ия. шунлыктан аңа бераз озаграк тукталып үтик
Мәкаләбезнең алгы өлешендә без соңгы елларда халыкның күп өлеше авыллар дан
шәһәрләргә күчүен әйтеп узган идек Соңгы елларда бездә шәһәрләшү процессы нык көчәйде
дигән идек Ә шәһәр тормышы ул белүебезчә—шактый нык җайланган тормыш, анда яшәү өчен
шартлар нык җиңеләйтелгән анда утын кисәсе юк. печән чабасы юк. маллар карыйсы юк һ б
Әнә шул сәбәпле шәһәр тормышында — кеше көнкүреше шактый нык җайланган. җиңеләйгән
урында — көнкүрештә ирләрнең генә кулыннан килә торган авыр физик хезмәт кими, юкка чыга
һәм менә шушы хәл. шушы үзгәреш ирләрнең дә роле кимү сыман бер күренеш тудыра Ягъни һәр
яктан җайланган комфортлы көнкүрештә инде элеккеге мәгънәдә — иң кирәкле авыр эшләрне
башкаручы, гаиләне туендыручы һәм гаилә башлыгы мәгънәсендә — иргә ихтыяҗ калмады дигән
иллюзиягә якын бер тенденция барлыкка китерә Ул хәзер җәмгыятебездәге байтак кына хатын-
кызлар аңын биләп алды бугай инде
Шулай итеп, хәзер бездә хатын-кыз бер ук вакытта икс миссия башкара башлады. уз
миссиясен дя һәм ир-ат миссиясен дә Ягъни анда әнә шулай яшәү ышанычы ныгыды, шул
рәвешчә уйлау һәм фикер йөртү ныгыды
Менә кайда ул соңгы елларда хатын-кызлар активлашуның психологик нигезе' Һәм әнә шунда
ук икенче бер күңелсез тенденциянең башы да ята Ир-атның пассивлашуы. җәмгыять
тормышыннан, аның интересларыннан күпмедер дәрәҗәдә ераклашуы Һәм инде бу тенденциянең
күңелсез ахыры — эчүчелек көчәю'
Узган елгы шигъри әсәрләрне күзәтү безгә тормышыбызның әнә шул тенденциясен бик тә
ачык итеп күрсәтеп бирә Безнең шигърияттә нәфислек Йомшаклык нечкәлек арткан Ягъни,
күбесенчә хатын-кыз шагыйрәләребез иҗатының нәтиҗәсе буларак шигърияттә әнә шул
сыйфатлар көчәйгән
Ә бит без әле шунысын да беләбез кошның да канаты икәү була’ Шигърият неке дә икәү
булырга тиеш ләбаса канат Аның берсе нәфислек матурлык булса, икенчесе инде — кыюлык,
батырлык бит Тарихка борылып карасак та олы шәхс< ләрнең һәр заманда әнә шундый ике
канатлы булуларын күрербез Алар үзләренең кыю сүзләрен тәэсирле итеп, нәфис итеп әйткәннәр'
Узган елгы шигърияттә әнә шул икенче канат белән — кыюлык белән эшләр ничек тора 00 Ң1
Үткән ел күп кенә шагыйрь ер?тләребезнең дә шигырь китаплары басылып чыккан Башта
аларның өчесенә тукталыйк урта буыннан өч шагыйрь иҗатына Рә диф Гатауллин Кадыйр
Сибгатуллин һәм Әхмәт Рәшитов китапларына Аларның 1986 елда дөнья күргән шигырь
җыентыклары түбәндәге исемнәр белән аталганнар •Китмә, хыял'» «Хыял». --Күңел
кыңгыраулары- Күргәнебезчә, элек бер-берсеннән шактый нык аерылып торган төрле иҗади
юнәлешләрдәге өч шагыйрьнең китап исемнәре дә бу юлы бик охшаш булып чыккан Иҗатта
бертөслелек көчәя башлауның бер чагылышы түгелме бусы да’
Хәзер инде китапларның эченә керик Алар бүгенге шигырь сөючеләрнең игъ тибарын нинди
яңа әсәрләр белән җәлеп итәләр соң1
Р Гатауллин китабы менә мондый юллар белән ачылып китә
Яндырыгыз күперләрне.
. Хыяллар.' Алданмагыз,—
Калсын ул җырлар яшьлектә,
Бүгенгә ялгамагыз.
Кырык яшькәчә гомернең
Күңелдә алтын томы
Ихласлык тарихы итеп.
Хисләрем сайланмасы дип.
Калдырам, яшьләр, аны
Турысын әйтик — бу шигырьнең башлануы ук укучыда сәерсенү тойгысы уята: ни сәбәпле
күперләрне яндырырга куша шагыйрь 7 Нинди, кайсы күперләрне? Укучы бит -күпер» сүзен чын.
туры мәгънәсендә кабул итә Һәм аны шулай кабул итмәскә бернинди дә сәбәп юк Бүтәнчә уйлау
ечен. шигырьдә этәргеч, мотивлаштыру юк!
Инде шигырьнең уртасына якынлаша башлагач кына авторның -күперләрне яндырыгыз»
төшенчәсен -чигенмәгез» мәгънәсендә кулланырга тырышуы а|(лашыла. Ләкин ул вакытта да
күңелдә шик кала хыяллар ни рәвешле чигенмәскә тиеш тә ник алар күпер яндырырга тиеш’
Һәм әле ни өчен яшьлек җырларын бүгенгә ялгамаска өнди шагыйрь 7 Бу укучының күңел
омтылышына каршы килә түгелме соң7 Бөтен кеше яшьлеккә омтыла бит. Шагыйрь үзе дә
китабының исемен «Китмә, хыял!»—дип куйган! Сәер каршылык!
Шулай ук «күңелдә алтын томы» дигән гыйбарә, «ихласлык тарихы» һәм «хис ләрем
сайланмасы» дигән төшенчәләр укучы өчен нинди мәгънә аңлата икән7
Китапны ачып җибәргән беренче әсәрдә үк никадәр буталчыклык, китапчалык. көпшәклек1
Нәтиҗәдә, укучы күңелендә сораудан артык хис тумый — ул моның, гомумән, ни икәнен аң ламый
Хәзер инде К Сибгатуллин китабын алыйк та аның үз җыентыгын нинди әсәрдән башлап
җибәрүен карыйк
Кайгыңны да бүген иртәгэнең
шатлыгына юра
Бәхетеңне узең шәйләлгэсэң,
син язлардан сора.
Без бик комсыз булыр идек, әгәр
пошсак гомер азга
Мәңгелектер әле, бер уйласаң, яшәү шушы язда.
Шагыйрь киңәш иткәнчә, кайгыны шатлыкка юрап буламы7 Бу кешедән көлү генә түгелме,
нигездә7 Аннан соң. яз үзе кешегә бәхетне ничек итеп күрсәтеп, әйтеп бирә ала икән7 Шагыйрь
«яздан сора» ди бит Алтынчы юлдагы «пошсак» ни дигән сүз7 Без «пошынсак» дип сөйләшәбез
түгелме соң7! һәм тагын кеше гомеренең бердәнбер язы. бары бер язы ничек итеп мәңгелек була
ала71 Моның кеше ышана алырдай реаль нигезе кайда7 Нәрсәдә ул ышаныч7
Кызык кына хәл килеп чыга олы гына яшьтәге әлеге ике шагыйрь дә шигырь китабы укырга
теләгән кешене аптырашта калдыруны төп максат саныйлар шикелле Гүяки, бутап, гадәти һәм
кешелек логикасына каршы килеп язуны гына алар шагыйрьлек дип саныйлар! Гүя алар әнә шуның
белән генә башкалардан аерылып торырга телиләр'
Юк. биредә эш һәр ике китапның да редакторы X. Әюпов булуда һәм аның җыентыкларны
төзегәндә тиешле таләпчәнлек күрсәтмәвендә генә түгел Монда эш зурракта: һәр ике шагыйрьнең
дә «китапча шигърилек» чире белән авыруларында Янәсе, купшы сүзләр күбрәк булып, шигырьдә
алтын төсендәге томан куерак таралса — шагыйрь исеме аларга ныграк ябышырга мөмкин!
Юк. шул! Алай түгел' Безнең шигырь сөючеләребез— менә шушы җир кешеләре Алар чын
шигъриятнең нинди икәнен бик яхшы беләләр Чонки бездә аның мисаллары күп. Укучы биредә
адашмый, ялгышмый Ул бары тик мондый шигырьләрне кабул гына итми' Ә китапларны ябып ук
куярга да бик мөмкин! Кызганычка каршы
Без махсус рәвештә ике китапның да беренче шигырьләрен генә карадык Ша-
гыйрьләребезнең бүгенге укучыга ишекне ни дәрәҗәдә «кунакчыл» итеп ачуларын күрү өчен генә.
Ләкин җыентыкларның эчендә дә әнә шундый ук «кунакчыллык»
Р Гатауллин китабының «Тукай елы — ватандар моң» дип исемләнгән (нинди катлаулы,
буталчык сүз тезмәсе') беренче бүлеге бөтенләе белән әдәбият тирәсендәге хәл-әхвәлләргә
багышланган Әмма тематик яктан шактый тар диапазонлы бу бүлек шигырьләренең күбесе һич тә
автор файдасына сөйләмиләр Ә инде Р Гатауллин- ның бөек Тукайны тәрбия иткән Сәгъди
абзыйга мөрәҗәгать кылып: • арбаңа ал Көтәм.»—диюе бөтенләй үк урынсыз һәм хәтта көлке
яңгырый.
К Сибгатуллин китабындагы бик зур күләмле «Хыял» поэмасы үзенең фикри көпшәклеге һәм
эчендә таушалып беткән газета тәгъбирләренең күплеге белән укыган чагында ук борчылу тудыра
Талантлы шагыйрьнең иҗатка, поэзиягә шулай җавапсыз карый башлавына, буш сүзләр тезеп
уйнавына чын-чынлап гаҗәпләнәсең Ә инде • КамАЗ» дигән сүзнең биредә еш кабатлануы поэзия
өчен бигрәк тә сәер.
Дөрес, бу китапта
Йезен сыгып, тешен кысып йөри
алла кемгә. алла нигә үчле хеше
Әллә нигә. алла кемга карап,
нелеп йори, балкып йори көчле кеше,
— шикелле һәм «Трамвайда хат укучы кыз» кебек берничә әйбәт шигырь дә бар Ләкин. тулаем
алганда шагыйрьнең үткән ел чыккан «Хыял- китабы һич тә үсеш түгел К Сибгатуллин укучы
каршында үз исемен югары күтәрә алмаган, минемчә
Каләмдәшләре иҗатындагы мондый күренешкә «Күңел кыңгыраулары» исемле былтыр
чыккан китабында шагыйрь Ә Рәшитов та игътибар итә
Шигырьләр олау-олау ди
Илаһи сүз кирәк
Донъяга юл күрсәтердәй
Пәйгамбәрләр кирак
Әйе. бик дөрес сүзләр! Әмма чынбарлыкка карасак — бу шагыйрьнең үзенең дә «олау-олау»
шигырьләре бик күп икәнен күрербез Әлбәттә, китапта «Хәтер» дигән әсәр сыман, аерым юллары
белән үзәкне өзәрдәй әсәрләр дә юк түгел
Ничекләр итеп юатыйм,
Нинди сүз айтим аяп.
Кызларга күз төшәр чакта,
Бичара — яланаяк
Ләкин алда күргәнебезчә, бүгенге шигъриятнең бер зур кимчелеген атал күрсәтә алган Ә
Рәшитов та. тулаем алганда, аннан котыла алмаган Әйдәгез, кызык өчен, бу юлы да китапның
ниндирәк шигырь белән ачылып китүен күзәтик әле Ул әсәр безне китап эченә тартып, алып кереп
китә алыр микән’’
Җир йөзендә җәелә таң алсуы —
Туган илдә кабат туа көн.
Тын океаннан Карпат тавынача
Йорәкләрдә дөрли бер ялкын
Октябрьдан эстафета сыман
Күчә-кучә кулдан-кулларга яДврора»ның жәңге сүнмәс уты Мирас булып
бара елларга
Менә бу юлларны укып чыкканнан соң. китапны беренче мәртәбә кулына алган укучыны күз
алдына китерик. Ул аннан нинди яңа хис. яңа фикер, яңа кичереш алды’ Юк бит1
Дөресен әйтик, күңелдә туган уй белән уртаклашыйк — әлеге юллар безнең поэзиянең
илленче еллардагы хәлен шома һәм көпшәк сүзләр белән артык нык мавыккан чорын искә
төшерәләр Кызганыч. 1986 елда басылып чыкса да. Ә Рәшитов китабында мондый тенденция
шактый көчле сизелә Яңа хисләр, яңа мәгънәләр бирми торган куплетлар күп анда
Узган ел шулай ук өлкән буыннаН берничә каләм иясенең шигырь китаплары да укучы кулына
килеп иреште Андыйлардан да өчесенә тукталыйк Кави Латый- повның китабы «Хәтер йомгагы»
дип. ә Рамазан Байтимеров белән Сафуан Мулла- галиеннеке «Канатларым» һәм «Салам бирәм»
дип исемләнгәннәр
К Латыйпов җргентыгы «Без — атлантлар» һәм «Гыйнвар төне» исемле шигырь ләрдән
башланк Аларны укыйбыз Беренче әсәрнең топ мәгънәсе «Илләр таяна ирләргә, ирләр таяна
илләргә» дигән фикергә кайтып кала Әйе. бик дорес фикер Бик тә мөһим фикер1 Ләкин ул хәзер
унбиш, егерме ел буе безнең бөтен язмаларда кабатлана бит инде' К Латыйповка. хәзер үз
китабын ачканда, аны нык тирәнәйтү кирәк иде Ләкин ул юк
Икенче шигырь—• Гыйнвар төне» — шагыйрь Һади Такташның Ленин турында • Гасырлар
Һәм минутлар» поэмасы язу күренешен сурәтли
1924 ел
Кыш
Гыйнвар төне
Радио хәбәр сөйли
•Ленин үлгән' Ленин үлгән.'*
Автор шулай үз шигырен язганда да Такташ рәвешен саклый Ләкин биредә охшашлык
формада гына калмыйча, эчтәлеккә дә күчкән Хәтта әле алай гына да түгел үзенең S бүлектән
торган бу озын шигырендә К Латыйпов бер дә кыенсын
мыйча Һ Такташ фикерләрен кабатлап бара Боек шагыйрь фикерләрен үзгәртсә, әз генә үзгәртеп,
ә күп җирдә шул килеш үк сүзгә-сүз үк кабатлап бара «Җил улый, җил дулый, җил котырган, җил
тилергән»— барысы да Такташныкы. Такташ юллары! Хәтта шигырьнең соңгы 12 юлы "Ленин —
бар'» рухындагы бер-берсен кабатлап килүче юллар белән бетә' Бетен әсәр буена К Латыйпов бер
генә үз фикерен, үа сүзен дә әйтми!
Нәрсә бу’ Ни өчен шигырьгә шул кадәр җавапсыз караш яши1 һәм тагын ни өчен шагыйрь үз
китабын башлап җибәргәндә үк әдәби иҗат мәсьәләсен күтәргән әсәрләрне куя1 Аларның да әле
иң уңышсызларын1 Шигырьләрне рәттән укый китсәк. өченче әсәр — -Таң вакыты» Бусында
Ленинның авыру чагы игътибарга алына Монда инде проза җөмләләре урталай сындырылып,
ватылып, форма ягыннан шигырь рәвешенә генә күчерелгән Шигырь ясауның иң җайлы юлы!
Гомумән. К Латыйповның бу китабы да элеккеләре сыман, бик примитив фикерләрне безгә
шигырь итеп күрсәтергә тели Арада очраган аерым шигъри юллар гына китапның тулаем
язмышын үзгәртә алмый'
Р Байтимеровның -Канатларым» китабы ике поэмадан һәм күп санлы сигезь - юллыклардан
тора Беренче поэма «Девон җыры» дип исемләнгән, ул нефтьчеләр тормышына багышланган Ә
аның эчтәлеге моннан гыйбарәт Яша һәм Камал исемле егетләр икесе бер кызны — Гүзәлне
сөяләр Кызны үзара ничек бүлергә белмиләр Шулай яшәгәндә, буровойда авария була. Яша
егыла. Автор ул хакта болай дип яза
Башы аска килеп тәгәрәде.
Аңын җуйды.
Гүя җир ауды.
Шул чагында Камал килеп. Яшага ярдәм итә. аны өйләренә алып кайта Ә инде соңрак
больницага Яша янына сөйгәне Гүзәл килгәч. Яша аннан баш тарта «Мин дустым Камалга хыянәт
итмим!»—ди
Автор үз геройларын әнә шул юл белән мактый Ә укучы аптырашта Яшаны яраткан Гүзәл
нишләргә тиеш соң1 Ә Яшаның шулай эшләве кирәк идеме1 Гүзәл, инде Яшаны ярата башлагач.
Камал белән бәхетле була аламы1 Шулай итеп. Р Бай- тимеров төзегән схема буенча әсәр
геройларына бәя биреп булмый —ул бик примитив Шагыйрь поэмада тормыш ка глаулылыгын
җиңел генә хәл итәргә тырышып, поэзиянең дә тәэсир көчен киметә.
• Илбатыр» дип исемләнгән икенче поэма безнең илебез тарихын шигъри тел белән сөйләп
чыга Ул балалар өчен әкият рәвешендә язылган, җиңел укыла. Әлбәттә бусында шигъри ачышлар
юк Урта кул әсәр дигән бәя белән килешергә мөмкин
Китапның соңгы бүлеге—сигезьюллыклар исә — Р Байтимеровка хас булган сыйфатны иң
калку гәүдәләндерәләр Аларда гомуми төстә генә фикер йөртелә, аерым шәхесләргә хас
индивидуаль билгеләр бөтенләй диярлек чагылмый һәм күпсүзлелек күпсүзлелек Әнә шуңа күрә
сигезьюллыкларның укучыга тәэсире дә бик аз Алар күңел түренә үтеп керә алмый
Өлкән буыннан өченче автор — Сафуан Муллагалиен Ул үзенең бер шигырендә ■ Ах бу кыя
юклыклар - дип язган Р Фәйзуллин белән бәхәскә керә һәм болай ди: ‘
Теләмәдем кыяларга
Бер кош булып ояларга
Җирнеке мин. илнеке мин —
Нәрсәм калган кыяларда9
Җил җимерә. яцгыр ишә
Кыяларның биеклеген
Таудан төшәм. үзәнлекнең
Күреп яшел бөеклеген.
Чыннан да. бу шагыйрь безне үзенә ныграк ышандыра Чонки бит яшәү, тормыш яшел
үзәнлекләрдә бара — ә кыялар алар — үле таш. тораташ' Яшел болыннар исә гел яшәүдә, һәрчак
яңарышта!
Яшь шагыйрьнең кыяга соклануы белән акыл утырткан шагыйрьнең яшел үзәнлекне мактавы
— бик гыйбрәтле фал Безнең шагыйрьләр өчен, гомумән, бүгенге чын яшәү җирлеген, халыкның
реаль яшәешен аңлый алу яисә аңлый алмау дигән сүз бит бу' Уйландырырлык күренеш!
С Муллагалиев китабындагы «Болыннарны, чишмәләрне ташлап. Белмим кая китеп
барабыз1» шикелле юллар да әлеге уйларны ныгыта Күрәсең, болар — ша
гыйрьнең гомере буена җыйналып килгән сүзләре, йөрәк түреннән чыккан сүзләредер '
Әмма, шулай да. икенче китабын чыгару өчен бик ашыкмасын иде хәзер автор Чөнки
биредә, нияте изгедән булса да. килеп чыгышы уртача гына дәрәҗа тәшкил иткән әсәрләр дә
байтак Биредә дә шул ук нәрсә күзгә ташлана уртача гына килеп чыккан әсәрләрен (күрәсең,
тематикасын уйлаптыр инде) гел иң алга куярг • ярата безнең авторларыбыз. С Муллагалиеңнең
«Татарстаным- шигыре әнә шундыйлардан Ул укучының күңелен кузгата алмый' Яшьрәк буын
шагыйрьләрдәй дә өч шагыйрь нең китабына тукталып үтик Узган 1986 елда Нияз Акмалов
укучыларга үзенең •Учак» китабын. Мөхәммәт Шәйхи «Уткүз» һәм Рафаил Газизов «Бөре
керфекләре» китапларын бүләк иттеләр Боларның икесе -Яшь шагыйрьнең беренче китабы* се-
риясеннән. ә М Шәйхинеке — икенче җыентык Ләкин аның беренче китабы матбугатта андый-
мондый сүз ишетмәде шикелле, шуңа күрә укучы өчен алар өчесе дә нигездә яңа авторлар әле
Яшь шагыйрьләр, яңа шагыйрьләр безнең бүгенге шигърияткә нинди яңа хисләр яңа
авазлар алып килә соң’
Уйна миңа.
уйна шушы көйне. Елатырлык итеп, оздереп'
Яшь шагыйрь Н Акмаловның әнә шундый ап-ачык ишетелеп, сизелеп торган үз тавышы бар
Беренче шигырь юлы белән үк кеше күңелен җәлеп итә торган, эретә торган һәм яулап ук ала
торган аһәң бу' Чын шигъри сәләткә хас булган поэтик аһә ң бу1
Халык җырларына тартым эчке моңы Һәм зур тәэсир көче белән истә калган шигырьләрдән
тагын берсе — «Нәҗибә апа-
Юлларыңа чыгып каршылыйммы.
Тезләнимме алларыңа чыгып’ Эре генә үтеп китәрсең кук •Йөрмә әле. энем.
эч пошырып' -
Нәҗибә апа'
Күрше апам минем.’
Нзҗибд апа.
Сере балачакның.'
Малай чакка әгәр кайта алсам.
Синең арттан карап калачакмын'
Әйе. әнә шундый әсәрләре белән шигырь сөючеләргә чын бүләк булды узган ел Н.
Акмаловның «Учагы»
М Шәйхинең -Уткүз«е. автор өчен икенче китап булса да. бүтәнчә тәэсир калдыра Ул
балаларга багышланган әсәрләрдән төзелгән Ләкин анда кызганычка каршы, менә мондый юллар
бар
Эшләвең куэгә күренсә
Күңелле була икән —
Әбине җир я р а т к а н кук
Мине яратыр микән?
Биредә иң элек өченче юлның сәерлеге. дөрес төзелмәве күзгә бәрелеп тора Шуңа күрә
тулаем строфаның да мәгънәсе бутала Аннан соң автор бөтен җирдә диярлек олыларча уйлый,
зурлар кебек сөйли Китапның бала күңеленә бигрәк тә безнең чорныкы шикелле үткен зиһенле
бала күңеленә, ачкыч таба алуы икеле Гомумән, автор үз йөзен, үз тавышын табу буенча җитәрлек
эзләнми
I’ Газизов үз китабындагы берничә шигырьдә безне сөйләшергә чакыра Аның хәтта
•Сөйләшик чордашлар’• исемле шигыре ике урында диярлек (берсе яртылаш) бирелгән Аннан соң
тагын әле •Сөйләшәсе килә, дигән әсәре дә бар
Сөйләшәсе килә
Заман белән,
Барлык сәгатьләрне туктатып
Без. автор сүзенә ышанып, аның белән ихлас сөйләшергә теләп, китап эченә керә без — әмма
анда үзебез өчен кызыклы ачыш булырдай яңа мәгънәле шигъри әңгә мәләрне алрак табабыз
Көтелгәннән азрак Дөр«ч-. җыентыкта бүгенге авыл тормышыннан алып язылган матур гына m-
этик күренешләр ихлас хисләр кичерешләр уңышлы аерым детальләр бар Тик алар барысы бергә
үзенчәлекле яшь иҗатчының
башкалардан нык аерылып торган үз тавышы булу хакында сөйләми ләр әле Тематик яктан
кабатлану да еш кына сизелгәләп китә
Нигә шулай?
Менә без узган ел дөнья күргән күп кенә шигырь җыентыкларын күздән кичердек. Игътибар
итик — алар 1986 елда басылып чыкканнар1 Бөек шагыйрьләребез Г Тукайның тууына 100 ел
тулуны. М Җәлилнең тууына 80 ел тулуны билгеләп үткән елда' Ә бит бу — шигъриятнең бөек
үрләре хакында күпме сүзләр сөйләнгән, никадәр уйлар уйланган ел иде*
Ә үзебезнең бүгенге чынбарлыгыбызда нишләп соң әле әнә шулай килеп чыга’ Ни өчен узган
ел дөнья күргән бик күп шигырь китаплары без — укучыларны рухландырырдай.
канатландырырдай түгел’ Заманыбыз тормышы тудырган яңа хис- кичерешләрне ни өчен алар
безгә бик аз бүләк итә’ Эш нәрсәдә’
Җавап табарга теләп эзләнү безне һәр чорда да чын иҗатның башы булган нигезгә алып килә
Иҗатчы шәхесен, аның кем һәм нинди булуын ачыклау кирәклеге алга килеп баса.
Иҗатчының бүгенге тормышта ничек, ни рәвешле яшәве Нинди принципларга таянуы Шәхси
симпатиясе һәм антипатиясе Кемнәрне, нинди рәвеш белән яшәүчеләрне үз күрүе, якын кабул
итүе, ә кемнәрне — нинди кешеләрне күралмавы, дошман санавы
Җитмешенче елларда җәмгыятебезнең нигездә торгынлык чоры кичерүен хәзер инде без
яшермичә әйтәбез Ә бу бит икенче төрле итеп — шәхесне күздә тотып әйткәндә, болай була чын
һәм ихлас сүзләрнең әйтелмәве, аларның кайдадыр эчтә калуы, яшеренеп калуы Ихлас күңелдән
һәм турысын сөйләшеп яшәүчеләргә көн итүнең авырлашуы Җайлап-җайлап кына алдын-артын
кат-кат уйлап кына сөйләшүләр һәм исәп-хисапка, хәйләгә таянып яшәү Артык ыспай һәм тук
кыяфәтләр Төче реверанслар, һәртөрле тәлинкә тотулар
Әнә шундый яшәү рәвеше иң кайнар хисләр дөньясы булган шигърияткә дә нык тәэсир итте
Социаль торгынлык шигъриятнең канын катырды, сулышын суытты, пульсын акрынайтты'
Җитмешенче еллардагы рухи яшәешнең, мөгаен, иң пешмәгән җимешләре булып чыкканнардыр
югарыда без күздән кичергән шигырь җыентыклары Әнә шул чорның үзенә тәңгәл чагылышы алар'
Ә безнең талантлар әлеге чирне җиңеп чыга аямадылармыни соң’ Әйе. югары шигърият
үрнәкләрен без үткән ел чыккан кайбер китапларда күреп уздык Ләкин аз күрдек, сирәк очраштык
андый әсәрләр белән
Әйе вакытлы матбугатта да аерым шагыйрьләрнең истә калырдай әсәрләре булды Әмма
алар үткән елның тулаем шигъри йөзен нык үзгәртә алмыйлар иде Үткән елда безнең
шигъриятебез үзенең элеккеге позицияләреннән чигенүен дәвам итте!
Усал телле шагыйрь Гамил Афзалның менә хәзер без сүз алып бара торган шигъри бушлык
өчен борчылып язган түбәндәге шигыре үткән ел дөнья күргән бик күп әсәрләргә туры килә иде
һәр өйрәнчек людный киел< киде, Кеше язган сүзне кабатлат!
Шагыйрьләрне өйрәтәсе иде
Яхшы шигырь белән яцаклап.
Поэзиядә кызларыбыз активлашу, югарыда күреп үткәнебезчә, безнең шигърияткә нечкә
хисләр, күңел нәфислеге, йомшаклык һ б сыйфатлар алып килде Әмма кызганыч ир-ат
авторларыбыз үзләренең узган ел басылып чыккан китаплары аша бүгенге тормыш өчен егетлек
күрсәтә алмадылар Поэзиядә дә. тулаем әдәбиятта да гражданлык батырлыгы, егетлек, кыюлык
бик нык кимеде, сирәгәйде Аның каравы, тормыштагы сыман, әдәбияттагы егетләр авызында да
купшы һәм төче сүзләр, мәгънәсе шактый сай булган сүз уйнатулар ешайды Кыскасы, ир-атлар
затындагы хатын-кызлашу тенденциясе тормыштагы шикелле безнең шигърият дөньясында да
нык сизелә башлады Ирләр үзләренең күп асыл сыйфатларын югалттылар!
Бу тенденциянең тагын бер чагылышы шагыйрьләребездә тормышның ничек агышы нинди
юлдан һәм кая таба агышы өчен чын мәгънәсендә борчылу кимеде, җаваплылык хисе кимеде
Безнең шагыйрьләр хәзер иҗат дөньясын үзен аерым бер дөнья дип карап, әнә шунда гына
бикләнеп диярлек, шуннан гына тәм һәм ямь табып яши башладылар Алар үзләре ияләнгән,
күнеккән әнә шул яшәешне генә күрә, аңлый һәм яза башладылар Ә күп кенә шагыйрьләр өчен
иҗат дөньясы һәм аның кыенлыклары. андагы хәл-әхвәлләр еш кына очракларда төп темага да
әйләнеп китте
Югарыда күздән кичергән җыентыкларда без әдәбият иҗат мәсьәләләренә кирәгеннән артык
урын бирелүен күрдек Бу хактагы ши| ырьләрдән тезелгән махсус бүлекләр укыдык Тулаем
поэзиянең абруе төшә барган чагында безнең шагыйрьләр каләменнән «җырым минем* сыман
төче тәгъбирләр дә бик еш тешә башлады
Болар барысы да бүген иҗат итә торган байтак шагыйрьләрдә тормыш белән бәйләнеш бик
йомшак булу хакында сөйли. Олы дөньядан аерылу турында Тар мохиттан генә канәгатьлек табып
яшәү турында Ә нәтиҗәсе күз алдыбызда без хәзер шигырь китапларының аз сатылуы, шигырьгә
игътибар кимү турында сөйлибез Үзебез үк китереп чыгарган күренешкә гаҗәпләнгән булып
кыланабыз1 Күңелләрдәге бушлыктан, анда ялкын булмаудан хасил булган бушлык бит ул —
шигъри бушлык'
Менә хәзер инде иң алда куелган сорауга яңадан әйләнеп кайтыйк Кайбер язучыларның
•әдәбиятта үзгәреш ясау кирәкме'* дигән сорау күтәрүләрен әйтеп үткән идек Мәкалә дәвамында
китерелгән күп санлы мисаллар киләчәктә иҗади эшнен болай. бу дәрәҗәдә барырга мөмкин
түгеллегенә тулысынча ышандыралар
Әйе. бүгенге әдәбиятта һәм конкрет алганда бүгенге шигърияттә зур үзгәреш сорала Бүтәнчә
мөмкин түгел!
Ул нинди үзгәреш булырга мөмкин соң7 Нинди нигездә һәм ничек хасил булырга тиеш ул’!
Әлегә безнең күпчелек шагыйрьләр бүгенге чор үзенчәлеген бөтенләй диярлек искә
алмыйлар утызынчы, кырыгынчы һәм илленче еллардагы сыман уйлап — дрньяны шундыйрак
хәлдә тоеп яза бирәләр
Ә бит бүгенге дөньяда шигъриятнең үзенең дә роле шактый үзгәрде Ягъни хәзер аның бик
көчле көндәшләре барлыкка килде Бу көндәшләрне болай караганда барыбыз да белеп тора —
телевидение һәм радио дигән гигантлар хакында бара сүз Алар сәгать саен, минут саен бүгенге
кешегә берсеннән-берсе гаҗэбрәк хәбәрләр, сенсацион яңалыклар алып киләләр Кешенең
күңелен әсәртеп торалар алып килгән яңа хәбәрләре белән үз тәэсирләрендә яшәтәләр Соңгы
вакытта безнең илебездә газеталар да. бигрәк тә үзәк газеталар, бик кызык чыга башлады Бүгенге
олы көрәш эпизодларын чагылдырган гыйбрәтле конфликтлар, үткен характерлар күп аларда Ал
арны хәзер укып бетерүе кыен*
Шулай икән, димәк, хәзерге кеше, бүгенге шигырь сөюче тирәсендәге психологик шартлар
нык үзгәргән ДИГӘН сүз бит бу' Шигъриятнең көчле көндәшләре яши һәм эшли дигән сүз' Димәк,
бүген инде битараф кына, ялкынсыз гына — урта кул иҗат дәрәҗәсендә генә язу мөмкин түгел
дигән сүз! Димәк, бүген шигърият элеккеге еллар инерциясеннән котылу буенча — үзендә чорга
лаек кайнар атмосфера тудыру буенча гаять тә нык эшләргә тиеш'
Шагыйрьләрдән бүгенге тормышта бара торган үткен социаль һәм әхлакый конфликтларга,
бәрелешләргә чын гражданин һәм намуслы иҗатчы буларак катнашу сорала Үзеңнең ихлас һәм
халыкчан полицияңне ялкынлы сүзләрең аша җәмгыятькә җиткерү' •
Әйе. бүгенге шигърияткә элеккеге югары абруен кире кайтару өчен, иң башта гражданлык
батырлыгы күрсәтү кирәк' Йомшаклык һәм нәфислек әлегә безнең поэ зиядә сүз әйтерлек
дәрәҗәдә түгел - ул як шактый уңышлы бара Хәзер шагыйрьлә- ребездән бүгенге көрәшләрнең:
әхлакый, социаль көрәшләрнең иң алгы сафына чыгу сорала
Юк. ул көрәшләрнең эчтәлеге дә кайсыдыр чит илдә һәлак булган патриотны мактап язу гына
була алмый Безнең шагыйрьләр нәкъ менә үз тормышыбызда олы көрәш алып баручы
каһарманнарны үз йөрәкләре белән тоярга тиешләр* Безнең бүгенге шагыйрьләребезнең
йөрәкләре чорның иң алдында баручы көрәшчеләр белән янәшә булырга, шулар белән янәшә
атларга тиеш'
Тик күреп, белеп торабыз — әлегә шагыйрьләребез үз яшәүләре белән һич тә рухи
көрәшләрнең алгы сызы^нда түгел Юк. түгел' Урта буын һәм яшь шагыйрь ләрнең күбесе хәзер
әдәби иҗатның ниндидер бер ипле җайлы тыкрыгын табып алганнар да шунда әкрен генә,
шауламыйча гына гонорар эшләп яталар
Ә тормышта революциянең яңа этабы дәвам итә Янәшәбездә бик күп санлы каһарманнар
яши фидакарьләр җан-фәрман алга омтыла Безнең поэзия ни өчен болар дан читләшә, бер
кырыйда тора’ Бу көрән. «• шигърият өчен ят күренеш дип саныймы әллә безнең шагыйрьләр’
Аларны алсу томан һәм баллы сүзләр генә канәгатьлән дерәме әллә’ Әй. бәлки шулайдыр Со ңгы
елларның озакка сузылган рәхәт яшәеше бәлки аларны әнә шундый тыныч яшәүгә генә
ияләндертондер
Ләкин безнең олы шагыйрьләребез һич то алай яшәмәгәннәр' Тукай алай яшәмә гән' Такташ
алай яшәмәгән' Җәлил андый булмаган' Алар көрәшчеләр булганнар* Алар те ләсә нинди
шартларда да үз идеаллары, халыкның югары иманы вчен кискен
көрәш алып барганнар' Бүгенге байтак каләм ияләребез кебек вак максатлар белән мавыгып
яшәмәгәннәр көн күрмәгәннәр' Әнә шуңа күрә халык аларны укыган, яраткан'
Әлбәттә, бүгенге шигъриятнең абруен күтәрү буенча башка чаралар да күрү сорала Кече
яшьтән үк башлана торган шигъри тәрбия кирәклеге — үзе аерым сөйләшүне сорый, озакка
сузмыйча хәл итүне таләп итә Бүгенге көннең гармоник үсештәге шәхесен тәрбияләү турында
уйланабыз икән, биредә шигърияттән башка берничек та уңышка ирешеп булмый Бусы ап-ачык
билгеле!
Әдәбиятның үз эчендә дә шигъриятебезнең иҗтимагый абруең күтәрү буенча байтак кына
оештыру эшләре башкарырга мөмкин* Нинди чаралар хакында сүз бара соң’
Иң элек матбугат органнарында елның иң әйбәт, иң уңышлы шигырьләрен, яисә шигъри
циклларын билгеләп бару кебек кызыклы һәм файдалы эшне кире кайтарасы иде Ул бит әдәби
җәмәгатьчелеккә дә. укучыларыбызга да «яхшы* белән «яман»ны аерырга булышлык итәчәк.
Яхшы иҗат иткән авторларга бер төрле стимул иде ул! Матбугат органнарының моны онытулары
бер дә аңлашылмый!
Шулай ук бездә инде күптәннән бирле шигъри конкурслар да үтңәрелми Бу да иҗатчылар
арасында ярыш рухын, тагын да әйбәтрәк, ялкынлырак язарга теләү рухын сүндерә Укучылар
массасының шигърияткә игътибары күбрәк булыр иде зур таләпле иҗади ярышлар уздырыла
башласа
Тагын бер бик мөһим мәсьәлә — талантлы шагыйрьнең һәм урта кул иҗатчының матбугатта
һәм китап нәшриятында ничек, нинди вакыт арасы белән басылуы. Яшер мик. әлегә кадәр бездә
бу мәсьәләдә тигезләп карау, ягъни «уравнилрвка» хөкем сөрә Язучылар союзы членнары икән
— көчле талантның китабы да һәм урта кул иҗатчының җыентыгы да бер ешлыкта басыла килә Ә
бу урта кул иҗатчының кеше укымастай язмалары күбәюгә (югарыда без аның мисалларын күп
күрдек!), талантлы шагыйрьнең исә йөрәге таләп иткән кызу иҗат һәм тиз басылу мөмкинлеге
бозылуга, аның тиз генә китап бастырып чыгара алмавына китерә' Ягъни без ике яклап начар эш
эшлибез талантны тоткарлыйбыз, урта кулга кирәгеннән күбрәк юл ачабыз!
Билгеле, шигъриятебезнең абруен күтәрү буенча башланырга тиешле көрәшнең иң алгы
сафында Татарстан Язучылар союзының поэзия секциясе торырга тиеш Аның утырышларында
шигъри сүзнең җегәрен арттыру, шигъри сүзнең бүгенге укучыга ни дәрәҗәдә тәэсир итүен өйрәнү
шикелле мөһим проблемалар тикшерелсә, ничек файдалы булыр иде бит' Димәк, тиз арада секция
эшендә дә зур борылыш булыр дип ышанырга кирәк
«Узган елгы шигърияткә бигрәк бер яклы гына карыйсыз инде уңышсыз мисалларны бигрәк
күп табасыз инде'»—дип. һич тә аптырамасын укучы. Соңгы елларда шигъриятнең абруе төшү
сәбәпләрен генә аңларга тырыштык без Күңелебездә әнә шул уй. әнә шул теләк иде Ә
шигырьләрнең, кызганычка каршы, уңышсызлары күп очрады шул Бик күп Хәтта без узган елны
нигездә «шигъри бушлык» дип тә әйтергә батырчылык иттек
Ә күңелдә өмет яши менә хәзер, иң-иң якын елларда күтәрелә башласын иде. балкысын иде
безнең шигърият' Тусыннар иде берсеннән-берсе ялкынлырак шигырьләр. онытылып укырдай
менә дигән поэмалар!
Эх. ничек шатланыр идек!