Логотип Казан Утлары
Шигърият

Өченче теләк


ФЕЛЬЕТОН
Директордан Сәлимҗанга нык эләкте —
Чакыртты да эше турында сөйләтте:
— Аңлат әле,— диде,— миңа ике сүздә, Ничек
тора селекция эше бездә? Голштинофри ыар,
дим, ишәяме? Ярый бирергә аларга биш бәяне.
— Бара,— диде Сәлим аңа салмак кына.
— Шул барганны төгәлрәк аңлат миңа. Дүрт
мең чиген узу — быел безнең бурыч. Бу
җәһәттән синең өскә төшә зур эш. Көтүнең бит
яртысыннан күбесе карт, Сөтле нәсел белән
тизрәк аны яңарт...
— Максат изге,— диеп Сәлим җавап бирә,—
Бу эштә бит мин үзем дә бик вак түрә.
Начальникның олысыннан сорау ярый.
Зоотехникның баш булганы нәрсә карый?
Фермада бит миннән башка күп халык бар,
Мөдире бар, бригадиры, технологлар...
Читләтмәсен ветврачлар күз яуларын. Үтермичә
үстерсеннәр бозауларын...
— Ярар,— диде директор да шунда җиткәч,—
Бөтенесе аңлашылды, Сәлим иптәш.
Үз-үзеңне аклауны син сүз дисеңме, Кешеләргә
күтәртәсең үз йөгеңне. Тизләнешчә атлап бара
илдә халык. Син барасың алардан күп артка
калып...
— Подумаешь — диеп, Сәлим шушы чакта
Бүлмәсенә төшеп китә аскы катка.
Стенада бик куп сыер рәсемнәре, Асларында
төрле токым исемнәре, «Кешеләргә күтәртә,—
дип,— Сәлим йөген»,— Тәрәзәдән үрти сыман
бик зур чебен.
— Безлисеңме? — диеп аны Сәлим тота.
— Кысып тотма,— дия чебен,— зинһар, сытма.
Белмисеңдер әле минем кирәгемне.
Әйтеп җибәр, үтәрмен өч теләгеңне.
— Швицыннан туйдым, кара-чуарыннан. Ял
итәргә китәр идем тизрәк моннан.
— Теләгәнең булыр,— дия шулчак чебен. Ял
йортында итеп тоя Сәлим үзен.
Кырым яры. Диңгез җиле килеп сөя. Т^тын-
кызлар. һәм бернинди селекция...
Юктыр монда төрле сыер рәсемнәре. Асларында
төрле токым исемнәре— Теләгенең Сәлим әйтә
икенчесен:
— Монын өчен житәр микән, чебен, көчен? Ял йортында
ятсам да мин бүген көндә. Аттестация үтәргә тиеш мин дә.
Туйганчы бер ял ит. кызын, су кер үзен. Теләгәнен үтәлер,—
ди ана чебен. Чума-чума, Сәлим эчкә йөзеп китә.
— Эш пеште. — дип, чебен янә килеп житә. Ярый. Сәлим, син
дигәнчә булды болар.
Әйтче тизрәк, тагын нинди теләгең бар? Диде Сәлим:
— Шундый урын табасы иде.
Эшләмичә бик күп акча аласы иде... Бетермәде әле әйтеп
Сәлим сүзен,
— Теләгәнен булыр,— диде ана чебен. Тылсым көче белән
Сәлим шул минутта Кайтты-төште шул элекке кабинетка:
Стенада бик күп сыер рәсемнәре. Асларында төрле токым
исемнәре
— Нәрсә бу? — дип. кабинетны Сәлим кузли. Теләгәнең
шул бит. диеп чебен безли.