Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧЕЛТӘРЛЕ ТӘҢКӘ


Гасырлар дәвамында чарланган татар зәркән сәнгате үзенең рәвеше һәм
конструктив тезелешенең күпкырлыгы, бизәү һәм зиннәтләү техникасының бай лыгы
белән халык иҗатының иң югары баскычка ирешүен генә түгел, аның зәвыгын, дөньяга
караш киң леген дә гәүдәләндерә. Камиллеге, куелган хезмәтнең биниһая зурлыгы,
шаблоннарга бирелмәгәнлеге ягыннан да ул аерым тарихи әһәмияткә ия һәм мәдәният
тарихында шактый мөһим урын били; күрше-тирә халыклар сәнгатенә һәм көнкүрешенә
сизелерлек йогынты ясый.
Кызганычка каршы, татар зәркән сәнгатенең бик күп күренекле истәлек ләре илдәге
төрле коллекцияләргә таралган. Байтагы тарихи гарасатлар вакытында юкка чыккан
һәм. ниһаять, халыкның төрле чорларда башка өлкәләргә һәм төбәкләргә күчеп китүе
нәтиҗәсендә таралган, сибелгән. Ләкин шулай булса да, чнт ил музейларында ХИ—XIII
гасырларга караган миниатюр коръән савытлары, Эрмитажда һәм Мәскәүдәге Дәүләт
тарих музеенда арыслан башы төшереп эшләнгән алтын беләзекләр һәм алтын
сыргалар, Мәскәу Крем лендәге Корал палатасында Казан таҗы, Ленинградтагы СССР
халыклары этнографиясе музеенда сакланучы алтын каптырмалар һәм башка
зиннәтләр халкыбызның зәркән сәнгатен күпьяклы һәм бербөтен итеп күзалларга
мөмкин лек бирә, истәлек-эталон хезмәтен үти.
Казан музейларында металлны төерчекле нәкышләү юлы белән эшләнгән бизәнү
әйберләренең бай тупланмасы бар. Алар ювелир һәм бизәнү әйберләренең барлык
типларын — хәситә, изү, чулпы, яка чылбыры, һәртөрле каптырмалар. беләзек, бөтилек
һәм коръән савытлары, алка, йөзек һәм башка зиннәтләрне эченә ала. Яссы
нәкышләүдән аермалы буларак, бу ысул белән ясалган әйберләрдә металл чыбыктан
үрелгән бөтеркәләр кулланыла, алар шул әйбер фонында нәфис һәм җиңел төерчекләр
хасил итәләр. Мондый эшнең технологиясе гаять катлаулы, ул күп хезмәт куюны сорый.
Казан осталарына хас шушы ысул XVIII—XIX гасыр татар зәркәнчеләренә дан һәм
шөһрәт китерде Яфрак, йолдыз яисә чәчәк рәвешендә, я булмаса күптөрле геометрик
бизәкләр куеп, төерчекле нәкышләп ясалган челтәрле тәңкәләрдәге компози циядә төп
урынны, гадәттә, асылташ алып тора. Беренче карашка двыррак сыман тоелган
конструкция, асылташ балкышы һәм төерчекле нәкышның үтә күренмәле кебек
тоелучан җиңеллеге белән гүзәллек үрнәген тудыра... Татар көмешчеләренең шушы
алымда эшләнгән иң яхшы әйберләре тулы бер тарихи эпос хасил итеп кенә калмый,
бәлки халыкның яктылыкка, сафлыкка омтылышын. аның үткәнен һәм тормыш
фәлсәфәсен дә чагылдыра кебек. Пирамида рәвешендәге нәфис төерчекләрдә
борынгы Болгар архитектурасы истәлекләре чагылышын да тоеп була кебек...