Логотип Казан Утлары
Хикәя

МӘХӘББӘТ БИЗМӘНЕ


хикәя ыелгы хәйнең узуын сизми дә калдым Гел шулай инде мин: кыш буе хәй көтәм Көнен генә түгел, сәгатен минутлап санардай булам Баксан, әйләнеп карарга да өлгермисен, хәй инде үтеп тә киткән. Менә быел да яна гына яз иде. бүген исә август. Йөрәгемнең әллә кай хнреннән сизелми узган көннәр өчен ачы үкенү хисе сызылып үтте Шушы зур хатамны бер көндә төзәтергә хыенган- дай. тәвәккәл генә Горький паркы ягына атладым Бүген иртән үк юк кына сәбәп аркасында ирем белән кычкырышып китүебезне исемә төшермәскә тырышып, эчтән генә бер күңелле хыр көйли- көйли, зират яныннан туры Казанка буена алып төшүче юлга борылдым Биниһая матур, гүзәл яшәештән соң безне бөтенләй башка, дөм карашы дөнья көтеп торганын исемә төшермәс өчен, гадәттә, парк үзәгендәге әйләнеч юлдан йөри идем, бүген исә. үзем дә ник икәнен сизмәстән, зират буеннан барырга булдым һәм гүя мина таныш бу т- маган дөньяга килен кердем Килеп керүем булды, иреккә омтылган кош кебек, күкрәк читлегемә бәрә-бәрә. йөрәгем талпынырга тотынды «Яшәргә, яшәп калырга ашык, бу якты дөньяда һәр минутыңның кадерен бел», дип кисәтә иде ул мине гүя Рәт-рәт тезелеп киткән калку каберләргә карап уйлана-уйлана. юлымны дәвам иттем. Бигрәк кызык инде бу кеше дигәнең: һаман каядыр ашкына, һаман аңа нидер хитми Туктат та әйт әле син аңа беркөнне- «Туганкаем, фәлән көннең фәлән сәгатендә якты дөньяны ташлап китәчәксең»,- диген Кулыннан бөтен эше төшәчәк. ул кинәт туктап уйга калачак Жирдә яшәү дигән аты бәхетнең һәр минутын, минутын гына түгел, һәр секундын тоеп, кадерен белеп калырга тырышачак Кадерен белми шул адәм баласы яшәү дигән бәһасез нәрсәнең. Гомере чикләнмәгән, күпме яшәсә дә. бетмәячәк дип инана Кинәт кенә башыма килеп кергән бу уйларны куарга тырышып, зәңгәр күк йөзенә күтәрелеп карадым Күк йөзе гахәеп чиста, саф Тик иксез-чиксез зәңгәрлекнең бер почмагында чәч бөдрәләре кебек өрфия болытлар дулкынланып тора Кояш та гадәттәгедән нурлырак, хылырак булып китте Баягы хәсрәтләрем онытылды, кәефем, алда ниндидер зур шатлык көтеп юргандагы шикелле, күтәренке, иләс
Ләкин Агачлар арасыннан боргалана-боргалана Казанкага алып төшүче асфальт бетеп, елга буена килеп чыккач, үземнең иртәрәк шат-
Оста ханә
лаиганымны бик тиз аңладым Я. хода! Каян җыелып беткән бу халык Яр буенда да. хәтта су эчендә дә алма төшәр урын юк
Шулай күпме басып торган булыр идем, кинәт халык төркеме аша мине үзе янына әйдәп кул болгаучы бер ханымны күреп алдым Шат лана-кабалана атлый башлаган җиремнән кинәт шып туктадым Ханым миңа таныш түгел иде. Бер күргән кешенең йөз чалымнарын оныта тор ган гадәтем юк минем. Ханым, икеләнеп калуымны күргәч, тагы да үҗәтләнебрәк кул изәргә кереште Янына килеп җитәр-җитмәс кыюсыз гына
— Исәнмесез, хәерле көн.— дидем.
Ханым, мине уңайсыз хәлдән чыгару өчен мәсьәләне тизрәк төшендереп бирергә теләгәндәй, кызу-кызу сөйләп китте:
— Аптырап басып торганыгызны күрдем дә Иртәрәк килү чәерлерәк шул монда, бигрәк тә бүген — ял көнендә...— Аннары, нигә сүз озайтып торам соң әле бу турыда, сез бит моны үзегез дә яхшы белергә тиеш дигәндәй, җиңел генә кул селтәде дә сүзен башкачарак дәвам итте: Әйдәгез, әйдә, тартынмагыз, менә монда утырыгыз, барыбызга да урын җитәр. Минекеләрнең килгәннән бирле судан чыкканнары юк Алар чыкса, без керербез Җәймәгез булмаса. менә монда безнекенә ятып кызынырсыз. Әйдәгез, танышыйк: Шәрига Ямьсез исем, әйеме? Мин аны Казанга килгәч алыштырырга да теләгән идем, әни риза бул мады
Мин дә исемемне әйттем Үзем Шәриганең йөзенә текәлдем Гашыйк күзләр белән Әйе-әйе бу бәлки бик көлке дә тоела торгандыр, ләкин нишлим, мин ана бер күрүдә гашыйк булдым! Искиткеч камил иде аның йөз төзелеше Сүз белән әйтеп аңлата алмаслык әллә нинди эчке нур белән балкый иде күзләре, һәр сүзендә, үзенә килешеп тора торган һәр хәрәкәтендә тормышыннан чиксез канәгатьлек чалымнары Язмыш рәхимсез давылларын беркайчан да тилермәгәндер бу ханымга, ул да. минем кебек, бер күрүдә үз иткәндер Шәригане, ана бирәсе сагыш- моннарны башка берәүгә өстәгәндер Шуңа күрә дә кирәгеннән артык эчкерсез, мөлаемдер бу ханым, башкаларның күңелен сагыш-моң тарайткан. күз нурларын рәхимсез язмыш җиле уңдырган булу мөмкинлеге аның башына килеп тә карамыйдыр Бар иде минем дә Шәрига кебек бөтен эч серемне кешеләр белән бүлешә, һәр шатлыгымны уртаклаша торган көннәрем. Ләкин ул чакта мин яшь. артык яшь идем Кеше күңеленең еллар узган саен һаман тараеп, үз эченә йомыла баруын, тирә- юнеңдә гел әрнең шатлыгыңа көенә, кайгыларыңа сөенә алу мөмкинлекләрен белми торган яшьтә идем. Хәзер исә үземне әзме-күпме тормыш тәҗрибәсе туплаган кешегә санарга, эчемдәге серләремне чит кешеләрдән. хәтта иремнән дә яшерергә өйрәнгән идем Шәригане тормыш андый тәҗрибәләргә өйрәтмәгән иде. күрәсең Минем белән, моңарчы бөтенләй таныш булмаган бер кеше белән, әнә ничек эчкерсез сөйләшә ала бит ул.
— Абау. - дидем мин. сүзсез генә аңа текәлеп торганнан соң. соклануымны яшерә алмыйча — Бигрәк матур икән сез Күз тиярлек Гашыйк булып йөрүчеләр дә күптер үзегезгә?
Шәрига ягымлы гына көлеп куйды:
— Белмим, бәлки эчтән генә янып-көеп йөрүчеләр бардыр, ләкин берсенең дә үземә килеп әйткәне юк Кемнедер үзеңә гашыйк иттерәсе, кемнеңдер үзеңә кызыгып йөргәнен сизеп, битараф кына елмаеп йөрисе килә бит хатын-кызның. Миндә дә бар андый теләк Ләкин Рифкатьтән башка беркемнең дә миңа гашыйк булганын, өзелеп яратканын белмим Ә менә үземнең үлеп гашыйк булганым бар иде Бар иде дип үткән заман белән сөйләү дөрес тә түгелдер. Мин аны хәзер дә яратам Ләкин.
Шушы җирдә сүзебез өзелде. Тәннәре бронза кебек матур булып кояшта каралган, берсе икенчесеннән әз генә калкурак ике малай, алар артыннан ук саргылт чәчле бер ир кеше куыша-куыша безнең янга килеп бастылар Мине күргәч, өчесе беравыздан:
— Исәнмесез.— дип дәштеләр
Шәрига безне таныштырырга ашыкты
Бу Гөлия Ирем Рифкать, улларыбыз Алмаз. Айваз
Ир-егетләр квас кына эчтеләр дә тагын су буена йөгерделәр
Рифкать минем тормыш иптәшем, гомер юлдашым Ике балам нын газиз әтисе.— диде Шәрига бераздан — Мин аны бик-бик хөрмәт * итәм. Ул минем башка кешене яратуымны белә иде. Ин авыр вакытта = яныма килде дә ялгыш адым ясаудан коткарып калды Ә хәзер дә яра- г там дигәнем Ул бөтенләй башка семья кешесе Үз юлы. уз мәшәкате = Әй! Сез минем бу өзек-өзек сүзләрдән бернәрсә дә төшенә алмассыз t Баштан ук. аның белән ничек һәм кайчан танышканнан ук сөйлим 1 инде алайса.
Авыл мәктәбендә унны бетереп, университетка укырга кердем Беренче курсны бетергәндә безне Татарстанның илле еллыгын каршылауга * әзерли башладылар. Моның өчен төрле вузлардан әллә никадәр кешене = бергә жыеп. Горький паркының Сабан туе була торган аланында төрле- - төрле күнегүләр өйрәтә башладылар Бер сафка кызлар, икенчесенә егет- х ләрне аралаштырып бастыралар. Мин. гөнаһ шомлыгына каршы, әллә : нинди бер бәндә белән туры килдем Бу егеткә шулкадәр ачуым килә, әгәр * булдыра алсам, ике дә уйламый кыйнап ташл.ф идем у зен Бөтен кеше = тырышып-тырышып күнегүләр ясаганда, бу. бер генә лә нее китмәгән- * дәй. рәхәтләнеп тәмәке тарта Кайбер көннәрне килми кала бу Андый » чакта мин. кош тоткандай, сөенәм Иптәшләрем исә. миннән көлеп:
Шәрига, егетеңә ни булды икән, кызыксынмадыңмы3 диләр * Куегыз әле. кызлар, яңадан гомергә курмәсәм дә үкенмәс идем =
Ләкин бу башта гына шулай булды. Соңыннан, ул килми калган көннәрдә, мин никтер боегып калам, хәтта күңелемне аның ник килми калганын белә алмавым өчен борчылу да тырный иде
Бераз күнегүләр ясаганнан соң. безгә унбиш-егерме минут ял бирәләр. андый чакта я шундагы чирәмгә утырып ял итәбез, я су коенырга йөгерә идек
Беркөнне исә. теге тәмәкече егет
Матур кызлар, яныгызга утырырга рөхсәтме3 диде
— Рәхим итегез.
Дус кызларым аның белән бик тиз гәпкә дә керештеләр. Инде шак тый вакыт юк-бар сүз сөйләшеп утырганнан соң
Матур кызларның исемен белү ярап куяр иде. дигән булды б\
Мин һәнузә.
Мин Рәбига
Ә минем исемем юк. дидем мин киреләнеп
Ай-Һай. шундый кызны таба белсеннәр, исем генә тапмаганнар, нмеш!
Ә үзегезнеке ничек?
- Әхсән.
Сабакташ кызларым Әхсәннең һаман минем белән генә сөйләшүенә эчләре пошып:
Кыланган булма инде. әй1. шделәр
Ә син. әгәр тартынсаң, жиргә язып курсәт. дип Әхсән миңа шырпы сузды Vie һәр хәрефемне укып барды: Ш-ә-р-и г-а Шәрига Бер дә ямьсез түгел, мина ошый
Шунда МИН апа күтәрелеп каралым Матур иде Әхсән Яшькелт ку з жыйнак кына борын Тынлаучцн коңгырт чәчен бер якка матур гына ят кырын тараган Гел елмаерга торучы уртача гына калынлыктагы ирен нәр Урта бер жиреннән чокыраеп торучы ияк Моның йөз төзелешен бозып ташламагаем дип. кечерәеп кенә уз урынына килеп урнашкан колаклар Ул без яши торгач тулай торакта, өченче катта гына яши икән Гажәп. ел буена аны бер дә күрмәгәнмен Бәлки, күрсәм дә. игътибар нтм.иәнмендер? Хәер, алар беренче сменада укыган, ә без икенчедә
Танцы дисәң, кызыл почмакка бер мәртәбә дә төшкәнем булмады. Теләгем дә. танцыга йөрерлек юньле киемем дә юк иде.
Шул көннән соң мин Әхсәнгә чын-чынлап ияләштем. Иртән ул мине тулай торак ишеге төбендә көтеп тора, һәм без бергәләп әлеге күнегүләрне өйрәнергә юл тотабыз. Икәү дан-икәү генә дисәм, дөрес булмас, чөнки миннән бер адым да калмыйча тагылып йөрүче дус кызларым Һәнүзә белән Рәбига дә безгә иярә. Әхсән, шул ныклап танышкан көннән соң. элекке кебек юкка чыкмын башлады Күнегүләр арасында без чирәмдә утырсак. ул да утыра, без су коенырга йөгерсәк, ул да артыбыздан калмый Мин. бик эсселәсәм дә. аның янында ярым шәрә килеш су коенып йөрергә оялганлыктан, сер бирмим, никтер коенасым килми лә дигән бу-лып. комлыкта гына утырып торам. Әхсән дә кызу-кызу чишенә башлаган жиреннән туктап:
— Онытып жибәрә язганмын, йөзгечем өйдә калган икән бит! — дип шып ТУКТЫЙ
Ул гомумән күп сөйләргә, кычкырып көләргә яратмый иде бугай. Шул ук вакытта аны шаяруны сөйми торган кеше дип тә булмый. Шулкадәр ышандырырлык итеп сөйЛи. үзең дә көләргәме, гажәпләнер- гәме икәнен белмичә, аптырап каласың Мәсәлән. Әхсәннең кулында тырналган урын күреп «Ни булды?» — дип сорыйсың. Андый нәрсәләрне Рәбига бик тиз күреп ала һәм сорауларны да ул бирергә ярата иде Ә Әхсән тыныч кына: «Үгез сөзде».— ди. Яки ияк очындагы чокырның кайдан килгәнен аңлатып: «Кечкенә чакта машина тәгәрмәче үткән ан-нан».—ди Хәер, ул миңа ничек сөйләшсә дә. ни кыланса да. барыбер, ә менә Рәбига белән Һәнүзә аны ничек тә күбрәк сөйләштерергә, үзләренә игътибар иттерергә тырышалар Беркөнне тулай торакка кайтып барганда. Рәбига ни өчендер Әхсән белән бәхәсләшеп китте Төбеннән поездлар үтеп йөри торган чокырга якынлашып килгәндә. Рәбига кинәт кенә:
— Әхсән, син мине чокыр ярыннан үлсәң дә күтәреп менә алмыйсың.— дип куйды.
Рәбига тәнгә таза, авыр гәүдәле кыз. Чокыр да шактый тирән. Бәхәс чынга китсә, әлбәттә. Әхсән Рәбиганы күтәреп менә алмаячак иде.
Ләкин Әхсән дә аптырап калмады. Рәбигага карап, кинаяле генә елмайды да бәхәсне бөтенләй башка юнәлешкә борып жибәрде:
- Дөрес әйтәсең, ә менә Шәригане чокырдан алып менү генә түгел, тулай торакка кадәр күтәреп бара алам'—диде дә. мин «юк!» дияргә өлгергәнче, ялт кына күтәреп алып, түбән төшеп тә китте. Мин. «жибәр. жибәр!» дип чәбәләнә барсам да. тулай торакка житкәнче. кулыннан төшермәде...
Татарстанның илле еллыгына Үзәк стадионда бик зур бәйрәм булды. Безнең дә жәй буена тырышып әзерләнеп йөрүебез бушка китмәде, уңышлы гына чыгыш ясадык. Аннары инде, бер-ике көн киноларга барыш- тырып ял иткәннән соң. кайсыбыз кая жәйге ялга таралдык Суз арасында Әхсәннең каядыр Ерак Көнчыгышка төзүчеләр отряды белән китәргә жыенуын ишеткән идем. Мин аны стадионда чыгыш ясаган көннән соң бүтән күрмәдем. Хат язышу турында да сүз булмады Адресымны да бирмәдем Ни өчен дисәң, ул чакта үземнең аңа мөнәсәбәтемнең чын лыгын. зурлыгын бизмәнләмәгән идем Алай гына да түгел, аның үземә ошыймы-юкмы икәнен дә белми идем Ошамый да иде бугай ул мина
Ә авылга кайтып, балачак сукмакларыма кабат аяк баскач, мин аның бу дөньяда барлыгын бөтенләй оныттым. Болын жиләкләре тәменә, печән исләренә исереп күпме гомер үткәндер, беркөнне миңа таныш түгел кул белән язылган юка гына хат алдым. Әхсәннән! Аптырадым да калдым менә сиңа кирәк булса, адресны да. фамилияне дә тапкан бит'
Хат кыска, ләкин оста гына язылган иде. Бер артык сүзе дә юк. Тик хатның «Әхсәнең» дип тәмамлануы гажәпләндерде дә. ачуымны да китер 134
де Вәгъдәләшкән кешемени, «Әхсәнен» имеш' Бирим әле кирәгеңне бу мәгънәсез сүз өчен! Тик адресны укып карагач, бөтен ачуым дәррәу юкка чыкты Камчаткадагы Петропавловск дигән Унбишенче почта бүлеге. «Сорап алганчы» дигән сүзне дә онытмаган Фамилиясе генә юк Бераз аптырап тордым да, бер дә исем китмичә, хатны китаплар арасына кыстырып куйдым Фамилиясе бул.маса соң! Жавап язарга торган кешедә * юк әле монда! Тик ни өчендер үземнең шушы кирелегем өчен оялу да = тырный иде эчемне «Алай ярамый, кеше сиңа кызу эш арасында да s язарга вакыт тапкан икән. апа. һичшиксез, жавап язарга тиешсен. Жа- = вап көтәчәк бит инде ул» Хатны бер алдым, бер куйдым Ниһаять, бу = чарасыз хәлдән чыгу юлын таптым: Петропавловскинын унбишенче почта i бүлегенә ике хат яздым Берсен — Әхсәнгә, икенчесен почта хезмәт- д көрләренә адресладым Элемтәчеләргә язган хатымда «Әхсәнгә» диелгән У хатны озын буйлы, коңгырт чәчле, ияк очы чокыраеп торган чибәр егеткә « тапшыруларын үтендем «Сез аны күзләреннән танырсыз, менә-менә чай < палып түгелергә торган диңгез кебек булыр аның күзләре Моңлы булыр». 5 дип өстәдем
Көлгәндерме алар минем ул хаттан, юктырмы, күрә алгандырмы д күзләрендәге әйтеп кенә аңлата алмаслык йонлылыкны. белмим - тик < бераздан Царева Татьяна Ивановнадан хат алдым Хатымның тиешле f адресатка, ягъни, Рахимов Әхсән Солтановичка тапшырылуы турында < хәбәр иткән, безгә бәхет геләгән иде Шушы хәлдән соң без берничә еллар - Татьяна Ивановна белән язышып тордык Ул. бертуган сенлесе язмышын = кайгырткан кебек, безнең хәлләр белән даими кызыксынып торды ? Бәйрәм открыткаларын гел Әхсән белән икебез исеменә сала, уртак | бәхет тели Мин моңа әйтеп бетергесез шатлана идем
Сүзебез өзелде. Шәриганең ире белән балалары, су салкынлыгыннан рәхәт пошкыра-пошкыра, җәймәгә килеп яттылар
Комачауладык, ахры, диде Рифкать, кинәт кенә сүзсез калуы бызны күреп
Сездән яшерен нәрсә сөйләшми идек лә,—диде Шәрига, әүвәлгечә матур елмаеп, яка дустыма Әхсән турында гына
Шәрига бу сүзләрен бернинди тартыну-куркуларсыз шундый җинел генә әйтеп куйды ки, мин кинәт сискәнеп киттем Менә-менә берәр күңелсез хәл булырга тиеш дип куркынып. Рифкатькә күтәрелеп кара дым Ләкин аның йөзендә бернинди ачулану билгесе дә күрмәдем Шәрига белән су коенырга йөгердек. Су эчендә баягы хәлгә артык гаҗәпләнүемне яшерә алмыйча *
Ай-Һай. Шәрига, ирегез гаҗәеп тә тыныч кеше икән! Белмәгән кешеңә теләсә нәрсә сөйлисен дип. ник битәрләсен Әхсән турында сөйләшәсезмени аның белән? Беләмени ул анын турында?
Белә дию генә аз. Ул бит Әхсән белән бер бүлмәдә яшәгән кеше Заманында көн саен диярлек безне карточкага төшереп йөрүче дә ул Әхсән белән мәхәббәтебезгә кер тидермәскә, сакларга тырышып ниләр генә эшләмәде ул Бүлмәбезгә тере чәчәкләр кертеп куючыны Әхсән дип уйлап, шулай мине шатландырасы килә икән инде. дип. дәшми генә сөенеп йөри идем Ләкин беркөнне бу сер чишелде Грипп белән авырып өйдә ятып калган идем, йокымсырап киткәнмен Әкрен генә ишек шыгырдап ачылганга күзләремне ачсам, кулына кызыл розалар тотып. Рифкать кереп килә Ишек буендагы тумбочкага чәчәкләрне үрелеп к\н макчы гына иде. күзләремнең ачыклыгын күреп, аптырашка төште Тик үзен бик тиз кулга алды
Менә. Әхсән сиңа чәчәкләр кертергә кушкан иде
Ә-ә. шулаймыни, рәхмәт инде Үзе кертә алмый идемени?
• Лекциягә ашыкты
Ә син ашыкмыйсынмынн?
Мин ни и мин өлгерәм әле.
Башка чакта да чәчәкләрне Әхсән кушуы буенча син кертә идеңме?
Ю-у-к. Минем әле беренче генә...
Кичен хәл белергә кергән Әхсәнгә чәчәкләр өчен рәхмәт әйтә башлаган идем, аптырап китте. Бернинди дә чәчәкләр кертергә кушмаган булып чыкты ул.
Менә шундый иде Рифкать. Ә бит розалар ип яраткан чәчәкләрем Шулай икән, уйлап карагыз инде: яшерергә хакым бармы Рифкатьтән серләремне?!
Ят кешегә, Әхсән дигән кешене һаман яратам бит әле. дип әйтеп кенә кара, иртәгә үк бөтен дөньяга, р ире бар өстенә. чит ирләр белән чуала, дигән гайбәт таралачак.
— Ә мина?
— Сез бөтенләй башка. Мин сезне нишләптер бер күрүдә ошаттым. Кайвакыт берәүне ник бер күрүдә ук якын итүеңне, икенче берәүне күралмавыңны үзең дә аңламыйсын бит. Теләсә кемне бик тиз генә якын итә. теләсә кем белән сер бүлешә торган гадәтем юк минем. Ә менә сезнең кызыныр урын табалмый нәүмиз басып торуыгызны ук яраттым. Үзем дә белмим, ни өчендер нәкъ менә сезгә сөйлисем килде барысын да Ж.ит- мәсә әле жанымны кая куярга белми йөргән чагым. Мин бит әле өченче көн генә аны кабат күрдем. Унике елдан соң!
Шәрига бер минут кына тынып торды Мин аның очкын күзләре яшь пәрдәсе белән өртелгәнен күреп алдым. Бер сүз дә дәшмәдем Бераздан ул үзен кулга алды.
— Менә шулай инде мин.— диде ул. бу вакытсыз күз яшьләре өчен акланырга теләгәндәй. - Әхсән турында тыныч кына сөйли дә. уйлый да алмыйм. Болай елак кеше түгел бугай да үзем...
Аннары, бөтенләй диярлек тынычланып, сүзен дәвам итте:
Укуны бетергәч. Казанда калдым. Аның да Казанда икәнен белә идем Ул бит миннән бер ел алда укып бетерде Ләкин бер мәртәбә дә очратканым, күз кырые белән генә булса да күреп калганым булмады Яшермим, бик күрәсем килә иде. Мин. гомумән, аның алдында үземне бик зур бурычлы саныйм Чөнки аның аркасында гына ярату хисенең тирәнлеген, сафлыгын, илаһилыгын белдем Ул булмаса. бәлки. бу хистән бөтенләй мәхрүм калыр идем. Уйлап карагыз әле. бәхет түгелмени ул ярата алу? Чиксез зур бәхет! Шушы изге хиснең ни икәнен танытканы өчен гел күрәсем килеп тора иде аны Ничекләр генә итеп күз алдына китерми идем мин аның белән очрашуны, аңа нинди сүзләр әйтеремне! Ә менә өченче көн көтмәгәндә юлымда очрады
Ул көнне нигәдер йөрәгем сикергәләп. бер сәбәпсез гел елыйсым гына килеп торды. Яңгыр да яварга жыена иде. эштән соң тизрәк өйгә кайтып житим дип. тиз-тиз урамга чыктым Нидер уйланып барган жиремнән. машина кычкыртканга сискәнеп, ялт борылып карадым Артымнан әкрен тизлектә ниндидер кара «Волга» килә иде. «Машина йөри торган жирдән бармыйм лабаса. ник кычкырта икән бу бәндә?» дип уйлап алдым да атлавымда булдым. Машина тагы кычкыртты, руль артындагы кеше, сузылып ишеген ачты да: «Утырасыңмы?» — диде Бу гадәттән тыш әрсез бәндәгә усал сүз тондырыйм әле дип ачылган авызым артык гажәплә- нүдән ябылмый да калды бугай. БУ — Әхсән иде!
«Утырасыңмы?» — дип кабатлады ул әүвәлге соравын Мин. жавап- мазар биреп тормыйча, машина эченә чумдым һәм ничә еллар күрергә зар булган йөзгә текәлдем. Артык үзгәрмәгән. Бик текәлеп карасаң гына, бераз олыгаю, сабырлану чалымнарын сиземләргә була. Ә менә күзләре, мин үлеп яраткан моңсу күзләре, тагы да моңлана төшкән, саксыз кагылсаң, менә-менә чайпалып түгелергә тора Алар түгелгәнче мин түгелим әле. дигәндәй, коеп яңгыр яварга тотынды. Чиләкләп кенә түгел, мичкәләп койды бит ул көнне. Хәтта машиналар туктап торды. Без дә машина эчендә удырдык. Чытырдап сызылып киткән яшеннән соң көчле күкрәү
тавышыннан сискәнеп, үзем дә сизмәстән. Әхсәнгә сыендым Ләкин бик тиз аңыма килеп, ярамаган эш эшләгән кеше шикелле. гафу үтенергә тотындым
- Без шулай ук бер беребезгә ят булдыкмыни? Барысы да үткәннәрдә калдымыни ? ф
Белмим. Әхсән, белмим. Андый авыр сорауларга жавап бирә ал- _ мыйм мин. дигән булдым. шаяртырга тырышып
Син бер дә үзгәрмәгәнсең бит. Шәрига һаман шулай шат. чибәр 5 Язмыш жилләре сындырмаган сине Рифкать синең белән бик бәхетледер 2
— Бәлки мин анын белән бәхетледер ч
Яратмыйча да бәхетле булырга мөмкинмени? Син бит аны түгел, i мине ярата идең! s
Яратудан өстенрәк нәрсәләр дә бар шул дөньяда. Әхсән' Кеше- * леклелек дип атала ул. Минем бүтәнне яратуым үземне яратучыга ♦ газап китерергә тиешмени? Анын минем алда ни гаебе бар5 7
Рифкать яхшы егет Ихтирамга лаек кеше. Бик ярата иде бит ул L сине. Шәрига Мина сиздермәскә тырыша иде үзе. Сизелмимени инде ул = Төи йокламый карточкаларны ясый Иртән күзне ачып жибәрәсен. бүлм.) = синең белән тулган була Дөрес, карточкаларны ул миңа дип ясый иде С Көнләшә идем аннан Ул мин күрә белмәгән әллә нинди сыйфатларыңны = күрә иде. Соклана белә иде. Гади генә нәрсәдән бөеклек таба белә * Галилеккә табына белә иде Ә мин f
Нәрсә син? Алай авыр сулама әле. Әхсән? Сөйлә әле үзен турын- j да Ничек яшисең? Кайчан өйләндең? Бәхетлесеңмс?
- Бәхетле мин дияр өчен, бәхетне аңлый белергә кирәктер \л Мин = нәрсә’ Ашар өчен яшим, яшәр өчен ашыйм Таң ата да кич була Җырдагыча
Ул ара яңгыр туктады Ялтырап кояш чыкты Мин моны табигать нең безнең күңелләр шикелле чишелеп, бушанып алуына юрадым Аерылганда Әхсәнне үземчә тынычландырдым
- Үткәннәр өчен үзеңне газаплама. Әхсән Кеше бүгенгесе белән бәхетле була белергә, киләчәккә ышанырга тиеш Уйлама үткәннәр турында' дидем
Ә үзем газап утында дөрли-дөрли атладым Менә хәзер ул мина әйдә дисә, барын ташлап жир читенә китәргә әзер идем. Адымнарым аннан ерагайган саен, күңелкәем өзелә барды, өзелә барды
Шәрига йөзен куллары белән канлан, читкә борылды
Без тагы кызынырга яттык Ир-егетләр коенырга йөгерде Мин әле һаман баягы халәтемнән айный алмыйча.
Нигә соң бергә була алмадыгыз сез? Нәрсә комачаулады? дидем
Шәрига кайдан башласам аңлашылыр икән дигәндәй, бер ген > секунд уйланып торды да сүзен дәвам итте
Теге жәйдә аны гына уйлап яшәдем дисәм, алдау булыр иде Уй ламадым Яратып китәргә дә җыенмый идем шикелле Хат языштык Бары шул гына Җәй үтен, икенче курста укулар башлангач та. кайтты микән Камчаткасыннан, дип уйламаганмын Гадәттәгечә, иртәгәге көн өчен дәресләр хәзерләп, соң гына йокларга яткан идек Ныклап оерга да өлгермәдем, кемдер итагатьле генә ишек шакыды Покы аралаш «Кем ул?» дип сорап та тормастан. ишекне ачып җибәрдем Әхсән! Буй-буй диңгезчеләр киеменнән Кояшта янып каралган тәненә иге кием ШУНДЫЙ килешеп тора' Ул мине шундый бер җылылык белән кочып алды, әллә нишләп киттем Әйтерсең, аннан мина ярату күчте Мен • шул минуттан бик нык ярата башладым
\ңа кызыгучылар күп иде Мин. ана ияреп, сирәк-мирәк кызыл почмакка Iаицыга төшәм Ул. беркемгә дә бирә күрмә дшән гәп ил минем кулымнан тотып тора Тулай торак күп балалы семья кебек бит ин.ц ул Анда нәрсә эшләгәнең, кем белән йөргәнеңне бөтенесе белеп яши Шуңа
да карамастан, кайбер әрсез кызлар, музыка уйный башлауга, тиз тиз килеп Әхсәнне танцыга чакыра Әхсән исә. нишлим, дигәндәй, миңа текәлә Кулымнан ычкындырам да «Бар».— дим Әле кызлары да бит нинди, мин аны яратып йөреп тә шулай булдыра алганым юк. муенына асылынып танцевать итәләр.
Икебез бер тулай торакта яшәгәч, салкын көннәрдә урамга чыгып йөрмибез, ул безнең дүртенче катка менә дә. ишек шакып, мине чакырып чыгара Бүлмәбезгә кереп беркайчан озаклап сөйләшеп утырганы булмады Коридорда миңа якынрак елышса. «Кирәкми, алай итмә, гел кеше үтеп йөри, яхшы түгел»,— дия идем «Үтсә сон. безнең бер беребезгә мөнәсәбәтне бөтен кеше белә, үземнең йөргән кызыма якын килеп сөйләшмәскә дә тиешмени мин ди. шулай да читкәрәк китеп баса иде Сиңа өйләнергә дә куркыныч, болай булгач. Кеше күрә, кеше сизә. диеп, гомер буе раскладушкада йоклатырсың»
Ләкин эш өйләнешүгә барып житмәде. Дөресрәге, барып җиткәч, барысы да бер селтәнүдә юкка чыкты
Безнең авылдан бер кыз культура институтында укып йөри иде. Без аның белән элек тә дус түгел идек. Казанда да аралашмадык. Әни дә каникулга кайткан саен гел колакка киртли тора «Берүк аралашма Килсә, куып чыгарма, үзең янына барма» Чөнки аның турында авылда ук әллә нинди казакка ятышсыз сүзләр сөйлиләр, «сигезенче класстан бирле дөрес юлда түгел икән», дигән чыш-пышлар йөри иде. Мин исә акылым белән моның дөреслегенә һич ышана алмыйм, ничек инде кияүгә чыкмаган кыз шулай була алсын. Артык әрсез, кыюлыгын исә аның укытучы баласы булуыннан һәм иркен тормышта үсүеннән күрә идем Бик яхшы: безнең кебек йоклап йөрми, үз сүзен чатнатып әйтә, үзенә кирәкне ничек тә ала «Танцыга килгән идем, соң дип кайтып тормадым, сездә генә йоклап китим әле»,— дип. бервакыт бүлмәбездә кунган иде. Шуннан соң килгәне булмады. Бүлмә кызлары гына кайвакытта, аны исеме белән әйтмичә: «Теге безнең тулай торакта йөри, егетләр ауларга килгәндер инде»,— дип көләләр иде.
Әхсән бишенче, мин дүртенче курста укып йөрибез Май аенда өйләнешергә сүз куештык. Кышкы имтиханнарны биргәч, алар ягына да. безнең якка да кайтып әти-әниләр белән танышып килергә булдык Әхсән диплом яза. без дә әзерләнәбез
Бервакыт дүртебез дә бүлмәдә укып утырган чакта, кичен соң гына ишегебезне шакыдылар Бертавыштан: «Әйе». — дип кычкырган идек, авылдашым килеп керде.
— О! — диде ул бер дә тартынмыйча, мулла кызларына сәлам! Мин элебезнең Шәрига гына шундыймы дигән идем, бүлмәгез белән бер калыптан сөрелгәнсез икән: тәмәке тартмыйсыз, шәрап эчмисез, егетләр белән йөрмисез. Абыстай булырга хәзерләнәсез.
Без көлгән булдык
— Танцыга килгән идем дә,— диде ул,— бер юньле егет тә юк икән бүген. Сезгә менгәндә ннчава гына берәү коридорда тәмәке тартып калды- калуын. Мыеклы Кылын тартып карау ярар иде. Шуның кайсы бүлмәдә торганын әйтегез әле. кызлар. Сез белергә тиеш бит инде, мыеклы егетләрегез күп түгелдер.
Без узышып мыеклы егетләрне санарга тотындык Кунакны бик күрәсебез килеп тормый, тизрәк чыгып китүен тели идек.
- Шәрига, тиз генә бер матур күлмәгеңне биреп тор әле,— диде авылдашым тәмам түземсезләнеп,— табарбыз, ничего!
— Минем матуры юк шул. Кешелеккә киеп йөри торган менә шушы берәү генә Өстендәге күлмәгең дә бик затлы бит
— Әй. матур түгел лә. үзебездәге бер кызныкын кигән идем, биле югарырак.
Күлмәгемне тиз-тиз киеп төзәткәләгәндәй итенде дә йөгерә-йөгерә чыгып та китте...
Ул бүлмәбезгә иртән генә кайтты. Шунда гына күреп алдым: күЗ ләрендә сафлык, нәфислек юк иде анын Кәефе шәп күрәсең, эше пешкән, үз дигәнен булдырган Күлмәгемнең алдын артка киеп куйганлыгын күреп, без пырхылдашып көлеп жибәрдек Эшнең нидә икәнен үзе дә аңлады бугай
— Ярар ла. күлмәк ничек булса да ярамыймыни, егет эләккәч.- диде — Гаптым мин аны Сез әйткән берничә бүлмәгә кергән идем.сорашып таптым үземә кирәкле мыекны Әхсән исемле икән
Өстемә һич көтмәгәндә бер чиләк кайнар су китереп сиптеләрмени, кинәт сискәнеп киттем, әллә нишләдем Ярый әле сизмәде, миндә кайгысы юк. һаман сөйләнә дә сөйләнә. Күлмәгемне салып караватка куйды, үзенекен киде дә китәргә жыенды
- Күлмәгеңне тагы биреп торырсың әле. бәхетле кием булып чыкты ул Бүген кич тагы киләм. башын-күзен тизрәк әйләндерергә кирәк егетнең.
Синең экзаменнарың юкмыни? — диде бүлмәдәшләремнең берсе Иртәгә тарих. Бернәрсә укымаган Укытучысы шәп кеше аның, бер күз кыссам, өчле куяр әле.— Ишекне ачкач, безгә кул болгады Чао. мулла кызлары!
Артыннан ишек ябылуга, кычкырып елап жибәрдем Әхсәннең быел гына үстергән, безне харап иткән кара мыегын, күлмәгемә кадәр кидер гән үземне, гомумән, бөтен дөньяны тирги-тнрги еладым Янымда мине ничек тынычландырырга белми хафаланган кызлардан бер генә нәрсә үтендем
— Үтерегез, кызлар мине! Үтерегез!
Берсе аптыраганнан Әхсәнгә чапкан булган, ишек шакып егетем килеп керде Ki.ni.ip берәм-берәм бүлмәдән чыгып сыздылар
Әхсәнне күрүгә, йөземне ике кулым белән каплап, бераз дәшми тордым Аннары авылдашым салып калдырган киемне алып алдына ыргыт тым.
Миннән оялмасан. күлмәгемнән оялыр идең
Ул әллә нишләп, югалып китте. Аннары тыныч булырга тырышып Шуңа ышандыңмы Ул бит үзе Үзе эзләп килеп керде Хатын кызны кыйнап чыгарырга идемени Син бит мине беләсең Бернәрсә дә булмады диде
- Ялгышасың, мин сине белмәдем дә. белергә теләмәдем дә. Безнең арада бернәрсә дә булмады дип уйла Мин сине яратмадым да. яратмыйм да ГОМУМӘН, мин мәхәббәтнең мондый төре бар дип белми идем
Авылдашым пычраткан, кешелеккә генә кия торган бердәнбер күлмәгем белән бергә. Әхсән исеме белән бәйләнгән, аны хәтерләтүе мөмкин булган бөтен нәрсәләрне ут төртеп яндырдым да көлен җилләргә сибеп тараттым Әхсәнгә булган бөтен хисләрем шул көл бөртекләре белән бергә тузгып бетмәсме дигән идем дә. ялгышканмын Гомергә, мәңгегә үзем белән калдылар Үзен күрмәсәм дә. мин аның дөньяда барлыгын белеп торам. Аның белән сөйләшәм, хәлләрен сорашам Иртәләрен «Хәер ле иртә!» дип дәшәм. кичләрен «Тыныч йокы!» телим Аннан бер серемне дә яшермим Үзен яратуымны да кычкырып әйтә алам Жанымны кая куярга белмәгән иң авыр минутларда аны уйлап үземә көч алам Шатлык бәхеттән җиде кат күктә йөргәндә аның да. үзем кебек, шат- бәхетле булуын телим Беренче балабыз бик елак булды Көйсез баламны багып төннәремне йокысыз җәфаланып үткәргәндә дә мин аның турында уйларга вакыт таба идем Анын турында уйлау миңа дөньяда яшәргә көч бирә ала икән, моның өчен шатланырга гына кирәк Әхсән турында уйлавым миңа Рифкать белән матур яшәргә дә комачау итмәде Риф катык* хөрмәт итмәү, аның турында кайгыртмау үзе тур гөнаһ бу тыр иле Теге чакта Әхсәнне кичерә алмаган иң авыр минутларда Рифкать гел янымда булды Мине тынычландырыр өчен, әллә нинди матур сүзләр, «үләсем килә!» дип кычкырганда, дөньяда яшәү үзе иң зур бәхет икәненә
ышандырырлык көч таба алды ул. Чыннан да. мин үземне бик бәхетлегә саныйм Әхсәннең дә минем кебек бәхетле булуын телим Бәлки сез, юләрдер бу. яраткан кешең белән бергә булмагач, ничек бәхетле буласын ип II. дип уйлыйсыздыр Яраткан кешең белән бергә булып та. бәхетле булмаска мөмкин бит әле Бәхет дигәнең бик киң төшенчә бит ул Бу дөньяда сине ярты сүздән аңлаучы яхшы кешеләр белән яшәү, яраткан эшең, семьяң, балаларын булу. һәр көн кояшны, якты дөньяны күрү, яңгырларга чылану, буранга уралу зур бәхет түгелмени?
Әгәр кодрәтемнән килә торган булса, мин шундый бер бизмән уйлап табар идем Мәхәббәт бизмәне1 Шунда салып мәхәббәтнең зурлыгын, көчен үлчәр идем Әйтик, берәүне ике кеше яратып йөри. Миңа да мина диләр Берсе: аны мин сиңа караганда ныграк яратам, ди, тегесенең дә бирешәсе килми Менә шунда тотасың да боларның мәхәббәтләрен бизмәнлисең. Синең мәхәббәт моныкыннан көчсезрәк, рәхим итеп китүеңне үтенәм. дисең..
— Менә шундый бизмәнгә салып үлчәп карасаң, — дип дәва\1 итте ул бүленеп калган сүзен.—Әхсәнне яратуым аны яратучы бөтен кешеләр- некеннән дә көчлерәк булыр иде...
Сүзебез шунда өзелде. Рифкать миннән итагатьле генә гафу үтенде дә:
— Китик. Шәрига, кинога барасыбыз бар бит. - дип хатынының исенә төшерде
— Сау бул. дустым. Без әле очрашырбыз Шунсыз мөмкин булмас.— диде миңа Шәрига
Саубуллашып ашыга-ашыга китеп бардылар Адресын яки эш телефонын булса да сорарга өлгерә алмый калдым
Өйгә кайтып керүгә, альбом алып, тиешле битен ачтым да. бер фоторәсемгә текәлдем Әйе-әйе! Шәриганең йөз чалымнарын кайдадыр күргәнем бар бугай дип ялгышмаганмын, парк каршындагы һәйкәл янын да төшкән бу рәсемнән миңа ике кеше: ирем Әхсән белән аңа сыеныбрак, ягымлы елмаеп басып торучы, хәзер инде мина шундый таныш һәх| бер кү рүдә үзен яраттырып өлгергән Шәрига карап тора иде. .
Бу ике шат. бәхетле йөзне бик озак күздән кичергәннән соң. үзем дә сизмәстән, кычкырып елап жибәрдем. Ярсый-ярсый. әрнн-әрни. рәнжи- рәнжи еладым Ни өчен елый, кемгә рәнжи идем үзем дә белмим Шәригага ачуым килә, аңа рәнжи идем.ме? Юк! Ни өчен? Мин бит аны бер күрүдә яраттым Чын-чынлап үз иттем Төс-бите генә түгел, күңеле, хисләре шулай матур була алуыннан. Әхсәнне ничә уе уе у<уе эчкерсез, саф ярата алуыннан көнләшеп елый идем бугай. Ничек ираты.,. жылы итеп сөйли бит ул Әхсән турында. Ә мин? Әхсән белән тугыз ел бергә яшәп, һәр көнемне, һәр көнемне генә түгел, һәр төнемне аның белән иңгә-иң үткәргән кеше Сөйли алыр идемме Әхсән турында шулай матур итеп? Юк. Сөйли алмас идем. Киресенчә. Мин аны ярата да. яраттыра да белми торган, үзен генә сөюче бер кеше дип белә идем Хәер, белә идем дию менә хәзер. Шәригане тыңлаганнан соң. дөрес тә булмас Белмәгәнмен мип Әхсәнне. Белергә теләмәгәнмен дә. Менә шуның өчен ярсый-ярсый елын идем мин хәзер Баксаң, әнә нинди зур бурыч йөкләнгән икән бит мина! Берәүнең өзелеп яраткан, күз карасыдай кадерле кешесе белән гомер итү. аны кадерләү, саклау бурычы Ә мин бу бурычны бар дип тә. булырга тиеш дип тә белмәгәнмен Бары тик үзем белән генә мәшгуль булганмын, үземнең бәхетсез мәхәббәтемне генә уйлаганмын Егерме жи- денче яшендә тормыш юлын минем белән бәйләгән бу кешенең тирән кү ңел яралары булырга мөмкинлеген дә. өзелеп сөйгән ярыннан аерылган бу-лырга мөмкинлеген дә уйламаганмын Күңел яраларын төзәтергә, үткәннәрдән калган сагышын оныттырырга, аны аңлавым, белергә тырышуым белән бәхетле итәргә дә тырышмаганмын Оят иде мина бүген. Үз-үземнән оят иде Менә шуның өчен ярсый-ярсый елый идем мин хәзер..