Логотип Казан Утлары
Повесть

ЧАТТА ТУКТАЛУ


өз якынлашып килгән көннәр. Күк йөзе чалт аяз булса да. кояш инде алай кыздырмый, битеңне рәхәт җылыта гына. Басу юлы. авыл урамы буйлап үтсәң, һавада кара болыттай карга көтүләре. җый- нак-тату сыерчык өерләре очып үткәнлегенә игътибар итми калмас идең; битеңә көмештәй тоҗым җепселләре йомшак кына килеп сыланыр, колак турыңнан пырылдап соңгы күбәләкләр соңгы салышларын өреп узар иде. Ләкин Салих басу юлы, авыл урамы буйлап үтми, зур булмаган бер шәһәр урамыннан атлый, һәм ул. һәр шәһәр кешесе кебек, һаваларга күз
йөртеп, җай гына баруларны күптән инде оныткан. Карашын алга гына төбәгән дә җәһәт-җәһәт атлавын белә. Адымнары җиңел булса да. яшь кеше түгел инде үзе. Коңгырт эшләпәсе астыннан бүселеп чыккан аз гына бөдрәрәк купшы чәчләренә бәсләр шактый мул кунган, яңак, авыз кырые җыерчыклары, җир башындагы дутай буразнадай, бер карауда ук күзгә ташлана
Әледән-әле каршы очраучылар белән сәламләшеп үтүе бу шәһәрдә аның абруйлы кеше икәнлеген курсәтә. ә беләгенә аскан күк плащы һәм әле бер. әле икенче кулына күчереп күтәреп барган кызгылт сумкасы исә аның юл кешесе икәнлеген дә сиздереп тора
Урам чатына җиткәч. Салих халык агымы белән бергә тукталып калды Машиналар үткәреп басып торганда. Салихны һәрвакыт тыенкы гына эчке бер ярсу биләп ала «Тор инде менә хәзер! Машинага утырып алганнарның барысы да — бик кирәккә, бик хаклыга утыручылар да. бүксәләрен кырын салган көйгә кукыраеп кына киләп салырга яратучылар да. җыен бушбугаз да. бер-берсенең иреннәренә сөлектәй ябышкан пумала башлар да. ягъни, дүрт көпчәккә ия «эте дә. бете дә» үтеп киткәнче.— тик басып тор Никадәр генә ашыксаң да. бик кирәкле эш белән йөрсәң дә иң элек үткәреп җибәр әнә шулай дүрт көпчәккә ияләрнең барысын да, аннары гына сиңа да юлыңны дәвам итәргә чират җитәр Аннары гына син дә үзеңнең җир өстеннән йөрү хокукыннан файдалана аласың.
РАФАИЛ ТӨХФӘТУЛЛИН (192-1) — прозаик. Татарстанның атказанган культура эш- леклесе. 'Йолдызым». «Жиләкле аланнар* 'Акбүз ат* һәм башка повестьлар, хикәя китаплары авторы Әсәрләре күп кенә совет һәм чит ил телләренә тәрҗемә ителгән Әлмәттә яши
Кайчан башлангандыр мондый ярсулы хис, Салих моны үзе дә хәтерләми. Студент чагында, лекциягә соңармагаем дип бик ашыккандамы. әллә аякларын көчкә сөйрәп, авылга кайтышлый, кулыңны күтәрсәң дә. туктамый торган машинага, былчыракка чыгып, юл биреп калгандамы? Әллә сабый чакта ук: «Таптап, сытып үтә күрмәсен тагын бу тырылдык нәмәрсә». - дип шүрләү белән үкчә ялтыраткандамы? *
Ни генә булмасын, һәр чат саен уяна мондый ярсулы хис Салихта =■ Уяна һәм чатны үтеп китүгә онытыла да. Шулай, дөнья мәшәкате без- - нең күңелләрдә һәртөрле фәлсәфәдән һәрчак тизрәк өскә калкучан *
Бу юлы да шушы ярсулы уй-хис күңелдә уянып өлгерде
Үтә дә үтә машиналар. Әллә светофор ватык инде, яшел ут һаман ? янмый. Салих сәгатенә күз төшерде: Казан автобусы китәргә ун минут ♦ кына калып бара «Ах. япты башмак!» — дип. юлчы үзенең бердәнбер * сүгенү сүзен пышылдады, шуңа ялгап, теленә бабасыннан күчеп калган әлеге «эте-бете» дигәне килде Шул сүз тел очына килүе булды, нинди- “ дер «Запорожец» тәрәзәсеннән тупыйк танаулы кыяфәтсез бер эт анын - битенә генә иләмсез өреп тә үтте Салих тагын «ах. япты башмак!»ны 2 кабатлады, машиналар агымының очын күрергә теләп, сулга текәлде ' Кәефне жибәрергә машиналарның гадәттәгедән дә озаграк агып торуы. 2 тупыйк танаулы этнең аны мыскыллагандай һаулап узуы бик житкән - иде инде Шулчак якынлашып килүче бер машинада шофер белән янәшә “ утырган таныш йөзне күреп алды ул Бик таныш, бутарга һич мөмкин е булмаслык артык таныш йөз иде бу. Зиннур Дибаев Калын гына кара £ кашлары, шакмакланыбрак килгән нык ияге, матур гына зуррак коңгырт күзләренең үтә житди карашы - бөтен кыяфәте белән «Мин барында һәммәгез дә читтәрәк торып торыгыз әле» — дип әйтеп торган Зиннур Дибаев килә иде ялтыр кара «Волга»да.
«Тагын юлыма аркылы төшәсеңме?!» дип. гасабилы уйлап куйды Салих. Шунда ук үз-үзенә жавабын да бирде әлбәттә, төш.» Менә ул чаттан тоткарсыз гына үтеп китәр, машинасында кырын ятып кына Казанга ук барып житәр. Ә син. аңа юл биреп, шушында басып кал. аннары да кырык мәртәбә туктала-туктала. автобуста тыркылдап бар. аннары троллейбусны көт. . Әлбәттә, тагын ул алдан өлгерә.
Күңел күз алдыннан үткән мондый күренеш белән һич килешә алмый иде. «Юк инде, бәгырь кисәгем, бу юлы Салих моңа юл куймас! Хәзер үк аэропортка, самолеттан төшүгә — такси эләктерергә Ә син хәзергә тыныч кына машинаңда бара бир. Әйе. хәзер үк аэропортка! Юл кагыйдәләре, имеш. Студент чакта, бик ашыкканда, яшел утны гына көтеп тормый идек бит әле Әйдә. Салих, күрсәт өлгерлегеңне!
Уйлар елдамлыгы аякларга җитезлек бирде Чираттагы машина үтүгә, Салих алга ыргылды Бик ачы гудок яңгыраса яңгырады, бу машинаны үтте. Аннары тагын гудок, бот турысы бик каты авыртып китте, шулай да алга Ләкин ни булды соң әле? Абындымы, әллә машина бәрдеме? Нигә дөнья болай караңгыланды?
Көпчәкләр шыштырдавы. чылтырау, чыңлау, кешеләр кычкыруы Барысы да караңгылык эченнән генә ишетелә иде инде Караңгылык куерганнан-куерды. тавышлар тынганнан-тынды «Әнием' Беттем!» Монысы инде уйларның да бетүе иде
Машинаның кинәт туктавыннан Зиннур Дибаев бөтен гәүдәсе белән алга сөрлекте, аяклар да идәннән купты Ләкин бер жире дә бәрел мәде куллар алдагы тоткага нык ябышып өлгерде
Ни булды? диде ул. шап итеп кире утыруга Шофер егет сүзсез генә иңнәрен жыерып куйды да машинадан чыкты Бик тиз әйләнеп тә килде
Бер тилесе машина астына ташланган анда Бездән алдагы шофер. «күзләремә карап, юлга үзе ятты», ди.
ләл-ләәр! дип. уфылдаулы сузды Зиннур һәм үз ягындагы ишекне бик кискен кытырдатып ачты да алдагы кешеләр төр
кеменә таба атлады Төркем артык шаулашмый, сөйләшүләр тыенкы, уйчан.
— Барып житте мужик
— Милиция килгәнче, кагылма! Шулай тиеш
— Ничек инде? Бәлки һуштан гына язгандыр?
— Белмим, малай. Ай-Һай .
Зиннур күз алдына кан эчендә яткан гәудәне кигерде дә тукталып калды. Олы буе алга-артка чайкалып куйды «Юк, күрмәвең хәерле. Әллә нигә кадәр күз алдыңнан китмәс һәрвакыт шулай — ашыккан юлга таш ишелә».
Ул арада, тәшвишле кычкыртып. «Ашыгыч ярдәм», аның артыннан ук милиция машиналары килеп житте Зиннур тагын алдагы төркем ягына китте «Тик мәеткә карамаска! Күз дә төшермәскә! - дип, күңеленә беркетә барды ул — Юкса, бүгенге көн бетте дигән сүз Бүгеме генә үтсә әле Кайдан чыкты соң әле бу афәте3 Тизрәк барып житәсе иде бит»
Аяклар атлый бирде. Төркем сүзсез генә икегә аерылып, ана юл бирде. Аны танулары булдымы бу, әллә нык иякле, нык адымлы, олы гына гәүдәле бу кешегә шулай тиешле дип санадылармы — ни арада Зиннур ак халатлар, зәңгәр фуражкалар янына килеп басты Хәзер инде карамый мөмкин түгел, хәзер инде күз алдында иде: юк. алай кан эчендә ятмый икән, йөзтүбән барып төшкәнгәме, канаган, имгәнгән жире дә күренми, әмма шунда ук Зиннурның бөтен тәне буйлап көчле ток үткәндәй булды Ул түгелме соң бу?
— Ничек? Исәнме ул?—диде Зиннур, янәшәсендәге ак халат жи ңен бик кискен тартып
Ак халат жавап бирмәде һәлакәткә очраучыны носилкага әйләндереп салуга, Зиннур үзе ике кулын алгарак суза төшеп, үзе ярым- йорты адымлап арткарак чигә башлады Ул! Кисәк борылып, машинасына таба ыргылды Төркем бу юлы аңа бик юл биреп тормады, этә- төртә, аны ерып узарга туры килде. Машинасы ишеген ачуга, гадәттәгечә салмак-таләпчән әйтте:
— «Скорый» артыннан калма. Киттек Тизрәк!
2
Ничек иркен, ничек киң һәм никадәр тар. никадәр кысан да бу дөнья дигәнең.
Күреп ятасың, өстеңдә генә бик матур, ихтимал, бик тәмледер дә нәрсә ялтырый Кулларыңны, аякларыңны сузасың, бар көчеңә селтисең — барыбер тотып, авызыңа кабып булмый Өстәрәк тагы да матур рак, тагы да тәмлерәк әйберләр бар бугай Кул-аякларыңны тагы да, тагы да көчлерәк селтәсәң, житеп булмасмы?
Житеп булмый. Шунда дөнья кинәт тап-тар булып кала. Тап-тар. ләкин ифрат йомшак, ифрат рәхәт, ифрат тәмле бу тар дөнья Борыныңа төртелгәне дә. аркаңнан кочканы да йомшак, иреннәрең белән суырганы шундый тәмле.
Аннары тагын киң дөньяга чыгасың. Өстеңдә, як-ягыңда тагын бик матур әйберләр ялтырый, ләкин хәзер инде аларны суырасың, авызыңа кабасың килми Карап кына ятуы да рәхәт Рәхәтен рәхәт, ләкин нәрсәдер житми Баягы тап-тар дөньядагы кебек, түп-түгәрәк түгел бу рәхәтлек Нидер житми. һәм син, шулай нидер житмәгәнен белдерү өчен, бар көчеңә кычкырасың
Шунда, бая сине тап-тар дөньяга алып киткән рәхәт йомшаклык тагын кочып ала. Син югарыдагы шул матур әйберләргә табарак очып китәсең Ләкин очып житмисең, борыныңны ифрат тәмле рәхәт ис тутыра да, анда таба очып житәсең дә килми. Бая гына нидер житми ке-
бек иде. менә шушы тәмле ис житмәгән булган икән. Тәмле ис гел килеп тора, суырмасаң да тәмлелеге сизелеп торган ифрат йомшак әйбер иреннәрең янында гына, кая карама, матур-матур ялтыравыклар Ир- кен-киң дөньяда да бик рәхәт икән
Бу киң рәхәтлектә күпмедер назлангач, сиңа тагын нидер жит.ми һәм син инде беләсең: шулай нидер житмәгәнен белдерү өчен, бөтен көчеңә кычкырырга кирәк. Кычкырасың, һәм тагын үзе тап-тар. үзе рәхәт-йомшак дөньяда каласың. Иреннәрең ифрат тәмле нәрсәне хәзер инде үзе табып ала. Суырасың, суырасы килми башлаганчы суырасың. Инде берни дә кирәкми Кулларыңны, аякларыңны тагы да житезрәк селтәп булганын гына сизәсең. Кулларың, аякларың белән генә түгел, башың белән дә омтыласың, өстәге шул матур әйберләргә таба житеп булмасмы? Була түгелме? Тагы да. тагы да өскәрәк башны!
Шулчак әллә ни була. Бик тәмле исле жылы йомшаклыкның сине тагын кочып алуына куанырга да өлгермисең, тагын да кысанрак дөньяда каласың Аягыңны-кулынны да. башыңны да селкетерлек түгел бу тагы да кысанрак дөньяда, хәтта кычкырып та булмый. Шушындый ифрат кысынкылыкта үзеңнең каядыр очып барганыңны сизәсең. Очып баруы күңелле, ә аяк-кулыңны. башыңны селкетеп булмау бер дә әй бәт түгел. Бик тәмле исле рәхәт йомшаклык та әллә кая китте Якында гына да кебек, каядыр еракта да. Кычкырсаң, килер иде дә... Кычкырып булмый. Инде кычкырырга, аяк-кулларыңны селтәргә кирәклеген дә онытып бетергәндә, көтмәгәндә тәмле исле бу йомшак рәхәтлек битеңнән сыйпап ала. Шунда ук дөнья яктырып китә Бнектә-биектә бик матур әйберләр дә ялтырый Шундый да ялтырый, озаграк карап та булмый Иге дә,чиге дә юк бугай бу якты, киң дөньяның
Бу киң яктылыкның иге-чиге булмаса да. синең тагын тап-тар. ләкин ифрат жылы-йомшак. ифрат тәмле дөньяга кайтасын килә Кай тасың килә икән, кычкырырга кирәк Кычкырасын, тагы да катырак кычкырасын һәм менә бит ифрат тәмле исле рәхәт йомшаклык килеп тә житте. Суыр, суырганың бөтен тәнеңә тәмле-рәхәт җылылык биреп, йөгереп кенә тора.
Шулай әле тап-тар. әле чиксез киң рәхәтлек кичә-кичә генә алдын дагы матур әйберләрне тотып ала белә башлыйсын Тотып аласын да авызыңа кабасың. Юк икән, бөтен әйбер дә алай тәмле түгел икән Тәм лесен ифрат тәмле исле жылы йомшаклык кына бирә икән.
Хәзер инде син бу ифрат тәмле исле жылы йомшаклыкның «әннә әннә» икәнен беләсең. «Әннә-әннә»нен ифрат тәмле «мәм мәм» бирә икәнен беләсең. «Мәм-мәм» генә бирми «әннә-әннә». тыңлаган саен тын лыйсы килә торган бик матур гөр-гөр итә. үзенә караган саен карыйча гына килеп тора аның. Боларны ничек белеп алганыңны үзен дә сизми каласын Шулай үзең дә сизмәстән, кулың житмәгән матур әйберләрне тәпиләреңә бассаң тотып буласын белеп аласың Белеп аласың да. әннә-әннәгә тотынып, бар көченә өскәрәк калкынасың И-и. әннә-әннә янда булганда, берни куркыныч түгел! Менә бит. әннә-әннә янда булгач, тәпиләренә торып та бастың Торып бассаң да. алдагы матур әйбер ләргә житеп булмады Кулларыңны гына түгел, тәпиләреңне дә а.н арак сузсаң, житеп булмасмы? Ин элек берсен, аннары икенче тәпиеңне ал- гарак сузасың. Аннары, алмаш-тилмәш, тагын, тагын Алдагы матур әйбер якыная төшә. Әйдә, тәпиләр, кулларга ярдәм итегез Була бит. була Әннә-әннә янда гына, бик матур әйберләргә таба'
Ишет, дөнья! Кеше жир йөзе буйлап беренче адымнарын атлап китте Туп-туп! Туп-туп...
Хәтереңдәме базар? Син «Бу нинди ахмак сорау5» — дигәндәй, елмаеп куясың Алайса нигә бая. караңгылык дөньясына чумып барганда. хәтереңдә соңгы очкын булып, «әнием!» сүзе кабынып узды? Шул шул Сүз белән әйтеп, сөйләп була торган хатирәләр түгел базар. Багар
сиңа ана сөте белән бөтен барлыгына сеңгәннәр дә. үзең булып калганнар. Сүзләр булып түгел, хисләр дулкыны булып кына уяна алар хәтердә.
Сүзләр белән сөйләп була торган хатирәләр телең ачылгач башлана.
Андый хатирәләргә инде әни генә түгел, әти дә катнаша. Еш кына әнигә караганда да күбрәк катнаша әле әти кеше.
Әти. карале, әнә нинди зур печени! Син күрәсеңме?
— Кайда ул?
— Әнә бит. биектә-биектә. Янында кечкенә печениләр дә бар.
Әти көлә.
— Печенье түгел, ай ул. нәнием. Янында йолдызлар.
Синең буең житәме анда? Минем ашыйсым килә Күп кирәк- ми-и... Берәү генә.
Минем дә буем житми шул. улым. Әйдә, тизрәк кайтып житик тә. әниең безгә я печенье, я бүтән берәр тәмле әйбер бирер.
Бик күңелсез булып кала. Күп нәрсәләрне булдыра ала әти. ә менә югарыдагы шул бик тә тәмле булырга тиеш зур печеньены алып бирә алмый. Кайткач, әниең бирер, ди. Ә югарыдагысы аның, ихтимал, әни биргәнгә караганда да тәмлерәктер? Андый зур печенье ашагач, бәлки, бик тиз дәү үсеп тә китеп буладыр әле!
Белдем! Без. кайткач, баскычка менәрбез. Баскычка менгәч, буен житәр.
Белмим шул. улым. Анда кадәр менәр өчен бик тә. бик тә озын баскыч кирәк.
Мин өй баскычын әйтмим. Лапаста бар бит әле баскыч? Бик озын. Шунда менәрбез
Юк шул. улым, печәнлек баскычы да айга кадәр менәргә житми Андый озын баскычны әле бөтенләй ясамаганнар
Ә син яса
Мин дә ясый алмыйм шул хәзергә, улым
Аннары алар сөйләшми генә атлыйлар Айга кадәр менә торган баскычның булмавы белән дә. андый баскычны хәтта әтинең ясый алмавы белән дә һич килешәсе килми.
Бервакыт, һич көтмәгәндә. Салих дөньяда андый баскыч барын үз күзләре белән күрде
Үз капкаларыннан чыгып, икенче капкага керсәң. Зиннурларның өе. Аларга керсәң, һәрвакыт күңелле. Кергән саен Зиннурның әнисе: «У у. син тагы да дәү үскәнсең бүген. Салих». - ди Шуны белү күңелле. Зиннур белән бик озак уйнап, бик озак сөйләшеп була Күңелле Уйнап туйгач. Зиннурның әнисе икесенә дә ипи кисеп бирә Салихның әнисе кебек, май ягып түгел, май якмыйча гына бирә Болай тагы да тәмлерәк икән, ашап бетергәнеңне сизми дә каласың.
Бервакыт, бик озак уйнагач, бик тәмле ипи ашаганнан соң тагын бик озак уйнагач. Зиннурның әнисе: «Салих, бар кайт инде, әниең көтәдер». диде Бер дә кайтасы килмәсә дә. Зиннур: «Мин озата чыгам»,— дип киенә башлагач, тыңламый булмады Тышта бик караңгы да түгел, бик якты да түгел иде. Капкага житкәч. Салих ку pen аллы: тәмле печеньегә охшаган ай бөтенләй ту бәндә генә, өй түбәсе өстендә генә эленеп тора иде. Тизрәк кире йөгерде. Өй янына житкәч. бер сүз дә әйтә алмый торды. Ай да өй түбәсе өстендә генә, түбәгә кадәр менәргә баскычы да бар1 Ясамаганнар әле андый баскычны», дигән иде бит әтисе Инде менә ясаганнар! Менеп кит тә. зур печенине. сындырып- сындырып алып. аша». Әнә шуны әйтәсе килә, нигәдер әйтеп жибәреп булмый иде.
— Зиннур! Әйдә менәбез Печени ашарга... дип. бераздан гына әйтеп булды.
Нәрсә, нәрсә?
Салих бер басмага, аннары икенчесенә менеп тә өлгергән иде инде Өченче басмага менүе кыенрак булды Тырышасың-тырышасын. тәпи җитеп бетми.
Зиннур! Син арттан эт. Шулай итсәң, була
Беразга Зиннурның мыш-мыш килгәне, борын тартканы гына ише телеп торды •
Этмим,—диде аннары Анда менәргә ярамый Әти әйтә, анда - зурлар гына менә. ди. Морҗа төзәтергә.
Без морҗа төзәтмибез. Без печени ашыйбыз
Нәрсә, нәрсә?
Печени Бик зур ул. Мина да җитә, сиңа да Эт инде!
Үзе бик тырыштымы, әллә арттан Зиннур бик көч и. эттеме, тагын бер басманы менеп булды Аннары тагын бер басманы Тагын ничәнчедер басманы менәргә бик тырышып маташканда, арпа бик куркыныч _ тавыш ишетелде:
Кая үрмәлисез инде, шайтаннар' Төшегез \»H,I үк'
Ничек төшкәннәре һич хәтердә юк. Шунысы гына \..црдә: Зиннур бик ачу китергеч итеп, телен чыгарып күрсәтте
Әйттем мин сиңа! Ярамый дидем
Нигә ярамый? Зур печени дәү үстерә ул
Нәрсә, нәрсә?
Тагын шул бик истә: кычкырып-кычкырын елыни. килә, ләкин елан 7 булмый, керфекләр тулы яшь. ләкин сөртәсе ки .ми ип
Доктор, зинһар ирләрчә сөйләшик Бик куркыны чы аның ләл< * Медицина һәр авыруга оптимистик күзлектән карый, иптәш Дибаен.
Бәлки, бездән ярдәм кирәктер? Ниндидер дарулар табарга? Ниндидер азыклар?
— Хәзергә берни дә кирәкми, иптәш Дибаев.
Шулай да. мин калдырыйм әле.. Монда барысы ди язылган Эш /елефоны. өйнеке Ах. туктагыз. гараж телефонын язып куйыйм, алай-болай кирәксә, һич тарсынусы i шалтыратыгыз Любой вакытта Мин әйтеп куярмын анда
Рәхмәт. Зиннур Галимович
...Әллә нәрсә булды бу Зиннурга. Тәнәфескә чыгуга, бар белгәне - кызлар белән уйнау Әле бер кызга төртеп киткән була, әле икенчесенең чәч бавыннан тартып үтә Икенче карасаң, кызлар белән җиләкләнешеп, әйлән-бәйлән уйнап йөри. Уртада калса, әй кыланып, әй боргаланып биегән була Кызларга нәрсә, чырык та чырык көлешәләр
Баштарак Салихның моңа аз гына да исе китмәде Үзенә шулай кызык икән, кылана бирсен. Малайлар белән уйнауга ни җитә «Әйдә. Илгиз, кое чыгарабыз!» Аркага арканы терәп, бер-береңнең кулларын терсәк тиңентен эләктерешәсең дә. иң элек син аны аркаңа күтәрәсең, аннары ул сине «Әйдә. Илгиз, тиз-тиз! » Монысын уйнап туйгач. «Кул аударыш» Аннары. «Аксак төлке» булып, титак-титак йөгерүләр китә Базарны тышта, ишегалдында уйнавы күңелле Аннары көзге яңгырлар китте, аяк аегы лач былчырады. Кыңгырау шалтырауга, бер дә тышка йөгерәсе килми. Коридорда гына «кое чыгарасың» Укытучылар күрмә гәндә ярый, монда да күңелле. Укытучылар күрсә, ачуланалар, «ту заи кубармагыз, әнә Дибаев кебек, тәртипле уеннар уйнагыз», диләр Юк инде. Дибаев кебек, кызлар белән җитәк.тәнешеп. авыз күтәреп җырлап йөргәнче, әйдә. Илгиз. «Кул аударыш»тан. Кулыңны гел аударып торсалар, әлбәттә, бер дә кызык түгел I ш кына үзен дә ау тарасың
Илгиз кулын күпме генә көчән, бүртен барыбер аударып булмый булуын, башка малайларныкын булгалый Шулчак никадәр күнелле булып киткәнен укытучылар белми дә белми инде, ихтимал. Зиннур бичара да белмидер Бичарасын бичара инде ул Зиннур, шул бичараны укытучылар нигә мактыйдыр?
' Ул мактаулы Зиннур белән мәктәптән дә бергә кайтмыйлар хәзер Үзеннән-үзе шулай килеп чыга: Салих белән Илгиз жыен кытыклар сөйләшеп кайтучы малайлар арасында. Зиннур карашын әллә кая. Чагыл тавы ягына төбәгән дә (әйтерсен. анда бик кызык нәрсә күргән) артта берүзе атлый.
Мәктәпкә бергә барып, бергә кайтмасалар да. һаман бер партада утыралар. Бергә утырмаслар иде. сере бар Салих сулагай. Зиннур, башкалар кебек, уңагай: язганда терсәкләр терсәккә тия дә еш кына каләм дәфтәр битенә һич кирәкмәс сызыклар сызып куя Әлбәттә, ачуланышып аласын, аннары онытыла. Дүрт ел бергә утырып, моңа ияләнешеп беттеләр инде Терсәккә терсәк тиюгә дә. ачуланышуга да Башкалар белән утырсаң, ияләнешеп булырмы-юкмы? Менә сер нәрсәдә
Быел, бишенчедә укый башлагач. Салих үз-үзенә сүз бирде тер сәккә терсәк терәп утырганчы, бүтәннәр кебек, уң кул белән язарга өйрә нергә кирәк Җитәр! Күп түзде
Тырышсаң, ун кул белән дә язып була икән бит Дөрес, бик акрын языла Болай мыштырдап утырганчы, сул кул белән тиз-тиз сырлап китәсе килә. Юк инде, әйткән сүз - аткан ук. барыбер сул кулны парта астыннан чыгармый Салих.
Баскан саен аягыңны лычкылт тартып ала торган былчырак урам нар. хәзер инде эреле-ваклы таш таратып салгандай, туңып, катып кал ды Ничәмә көннәр шулай, эреле-ваклы ташларга баскандай, шак-шок атлап йөргәч, жир өстен ап-ак. тип-тигез кар каплады Аякларга бөтен ләй жиңел хәзер, йоп-йомшак кар өстеннән йөгер генә! Колак яфракларын салкын чеметеп-че.метеп ала алуын. Әни кушканча, бүрек колакчыннарын төшереп йөрсәң, бәлки, чеметмәс тә иде. Ләкин алай итәсе килми, бөтен малай: «Әй. авызыңа сүски да кап!» - дип шарык та шо- рык көләр иде бугай.
Көлми торсыннар әле! Инде менә, терсәккә терсәк бәрелгән саен Зиннур да: «Әй. сулагай!» — дип. кашларын жыермый башлады. Башка малайлар да. жае чыкса-чыкмаса: «Сулагай-кыегагай». дип. авызын ера алмый хәзер. Уң кул белән һаман да акрын языла әле язылуын, шулай да ручканы сул кулга тотып та караган юк Кайчак укытучы әйткәннәрне язып өлгереп булмый да. үрелә-үрелә Зиннурдан күчерергә туры килә — шунысы гына жайсыз
Беркөнне математикадан контроль эш ясадылар Алай авыр мәсьәлә түгел иде Тик менә уйлаганны тиз-тиз язмыйча булмый, сул кулга күчерергә туры килде. Шулай сул кул белән тиз-тиз мәсьәләне чишеп бетергәч. Салих, иркен сулап, ашыкмый гына чишелешне акламага күчерә башлады Зиннурга жайлы. алай мыштырдыйсы юк. контроль эшен, класста беренче булып, укытучыга тапшырып та өлгерде Салих үз эшен барысыннан да соңлап, кыңгырау шалтырагач кына тапшыра алды
Иртәгәсен дәфтәрләрне таратканда, укытучы иң беренче Зиннурны мактады. «Молодец. Дибаев, иң дөрес чишелеш тапкансың, бишле». - диде Салихның дәфтәрен нигәдер бирми дә бирми Ах. әнә нн аста калган икән
Син. Мәрдәпов. Дибаевтан күчергәнсең. Моннан ары алай итмә Икеле, диде укытучы
Салихның өстснә. әйтерсең, кинәт чиләге белән кайнар су ордылар. Башка килгән беренче уй да гадәттән тыш кайнар Иде. миләрне яндыра иде: «Кем кемнән күчергәндер бит әле! Син нәрсә беләсең соң?»
Әйе. яңа укытучы әле белми Ә менә моңарчы аларны дүрт е.г буе укыткан Шакир абый белә иде. Класска математикадан мәсьәлә биргән 86
саен әйтә иде «Син. Мәрдәнов. монысын, ихтимал, тиз чишәрсен Менә боларын да чишеп кара»,— дип. үзенә генә әллә ничә мәсьәлә бирә иде Салих боларын да чишкәнен, нәкъ китап артындагы җавап килеп чык канын үзе дә сизми кала, һәр мәсьәләне чишкән саен, күңеле әйтеп аң латып булмый торган куаныч белән тула иде
Инде менә ишет: «Син Дибаевтан күчергәнсең ..» *
Шакир абыйсы Дибаевка математикадан бер вакытта да «биш»ле | куйганы булмады Өчле дә өчле Ә сөйләү дәресләре буенча бишлеләр күп алды Зиннур. Сөйли башласа, укытучы: «Ярар, аңлашылды», дигәнче туктый да алмый, яттан шигырь сөйләсә, бөтен класс тыны.1 5 кала, әйтерсең. Казан артисты килгән!
Бөтен дөньясын болыт баскандай, караңгы иде ул көн. кара бо- ♦ лыт хәтта күзләргә, борын тишекләренә кереп тулган кебек иде = Мәктәптән кайтышлый малайлар тагын ниндидер кызыклар сөйләш г теләр бу1ай. көлештеләр дә көлештеләр. Салих иптәшләренең ни - сөйләгәннәрен дә ишетми, аның аз гына да көләсе килми иде. Көләсе н килмәгәч, артка борылып карады да. Зиннурны күреп алды Гадәтенчә. 2 Чагыл тавына карап атлый, нигәдер елмайган була Күңелледер ш\л. ’ бишле алды бит. ' *
Салих, малайлардан артта калып. Зиннурны көтеп алды.
Ни күрдең анда һавада?
— Нәрсә, нәрсә? ®
— Авызыңа карга аэай итмәсен, дим Жиргә дә кара
— Нәрсә, нәрсә?
Калганы Зиннур да. Салих үзе лә һич көтмәгәнчә килеп чыкты.
— Менә, нәрсә-нәрсә! —диде Салих, сумкасын ялт читкә атты да. мәче җитезлеге белән ташланып. Зиннурны жиргә егып та салды
— Жиргә кара дим. җиргә «Нәрсә-нәрсә»'
Шулай дия-дия Салих Зиннурның башын җиргә бәрә, кызарып бүртенеп чыккан баш аз гына күтәрелүгә, тагын бәрә, тагын. Зиннур да аста тик ятмый, куллары, аяклары белән касыкка, күкрәккә, тагын әллә кай җирләргә тондырып өлгерде Салихнын исә бар омтылганы - карга әвәләнгән аклы каралы бу башка аз гына да калкырга ирек бирмәскә!
Шунда Салих арт якадан ике куллап йолкыганнарын сизеп алды
— Нишлисен син. хулиган' Туктагыз хәзер ук! Әтигә әйтсәм әле.
Күтәрелеп караса. Рәисә икән Шакир абый кызы Дүртенчедә укый Салих сикереп торганын сизми дә калды
— Әйтмәгәең Әйт! — дип. мыгырдана-мыгырдана, сумкасына үрелде. — Әләкче!
- Әләкче дигәч, инде барыбер әйтәм
Салих кызга күтәрелеп карады Күтәрелеп карауга, йомарланган йодрыклары акрын гына язылды, тел очына урслеп килгән бик усал сүзләр тамак төбендә укмашып калды «Күкнең узе кебек Юк. зәңгәр чәчәк кебек икән моның күзләре,—дип, уенда чагылды Салихнын - Кыңгырау чәчәк кебек»
— Әләкче димәсәң, әйтмәс идем Әләкче дигәч — Кыз тотлыгып калды Кыңгырау чәчәк кебек күзләр, нәкъ кыңгырау чәчәк кебек, сизе- лер-сизелмәс тибрәнәләр иде бугай Үзе бик усал да карый иде бу кыңгырау чәчәктәй күзләр, керфек очларыннан менә-менә яшь тә тамып төшәр кебек иде Салих, белмим купмегәдер. аягын да кыймылдата алмыйча басып торды Бик тирән итеп сулыйсы килә, анысын да булдырып булмый иде
Шулчак кар йомарламына әверелеп калган Зиннур җирдән сикереп торды, тора-торышка Салихка ыргылган иде. әллә кайдан гына килеп чыккан Илгиз араларына килеп басты
- Икегезне тиңентен әнә шул көрткә башыгыз белән тыгып к\ярмын Яшь әтәчләр'
Илгизнең йодрыкларына ышанмыйча булмый иде
— Доктор. Мәрдәновның хәле ничек?
— Бик җитди, Зиннур Галимович. бик җитди. Тиздән Казаннан самолет килеп җитәргә тиеш Баш врач Мусина үзе килә.
— Кем? Мусина? Рәисә Шакировна түгелме?
— Әйе, Рәисә Шакировна үзе килергә чыкты.
4
Шулайдыр ул... Узган гомер хатирәләре бик кирәген белеп кенә, нәкъ кирәк чакта һәм нәкъ кирәкләре генә күңелдә кабатланадыр. Әни искә төшкән чаклар кебек.
Баштарак Салих моны үзе дә абайламый йөрде. Армиядә беренче генә айлары иде. Әле марш, әле строй адымнары белән атлап, әле йөгереп кенә көннең үткәне сизелми дә кала, баш мендәргә тиюгә йоклап та китәсең, «подъем!» кычкыруга сикереп тор да тагын йөгерә башла. Төш күрдеме ул төнен, юкмы — онытыла да Шулай ук марш атлап кына төшлекне ашап кайткач, почта килә. Сиңа да хат бар! Әни күренгән иде бит төштә, тикмәгә булмаган икән. Хат еш кына өйдән дә түгел, я Рәйсәдән, я Илгиздән була. Ләкин нәкъ менә әни төшкә кергән көнне килә хат Әй, әни, әни'..
Илгиз белән алар армиягә алынганнан бирле хат алыша башладылар Комиссияне бергә үтсәләр дә, икесе ике якка китте. Сагынулар, армия тормышына ияләнүләр — икесенең дә бер чама Аннары. Илгизнең хатында Рәйсә турында да сүз булмый калмый, шуңа күрә бу язышуны һич сузарга ярамый иде. Иптәшенең хатында Рәйсә турында сүз булмый калмауның сере шунда: Илгизгә хатларны өйдән сенлесе Илсөяр язып тора, Рәйсә белән бик дуслар алар Илгиз һәр хатында: өйдән хат алдым, Рәйсә синең турыда, хатыңда ниләр язуың турында бик төпченеп сорашкан, ди.
Салихка да өйдән хатларны күбесенчә Зәйтүнә сеңелесе яза. Ләкин Зәйтүнә хатларында Рәйсә турында бер сүз дә булмый Алар алай Рәйсә белән дус түгел, яшькә яшьрәк шул әле Зәйтүнә.
Зиннурның армиягә алынмавы (ниндидер авыру тапканнар), хәзер Казанда. КХТИда укуы турында да Салих Илгиз хаты аша белде. Тагын бер елдан Рәйсәнеңдә медицина институтына керүе турында хәбәр иреште. Илгиз хатларында Рәйсә турында соңгы хәбәр булды бу Илсөярнең, ахирәтен Казанга озаткач, бу турыда язар сүзләре дә калмады бугай
Хәбәре ирешми, ә Салих уйларында Рәйсә нәкъ менә шуннан соң аеруча еш кабатлана башлады. Шунысы кызык, студентка булып та түгел, аларны армиягә озату кичәсендәге кебек, ак алъяпкычтан, шоколад төсендәге күлмәктән дә түгел, ә бөтенләй балачактагыча сизелер- сизелмәс тибрәнүче кыңгырау чәчәктәй булып күз алдына килә Рәйсә Ниндирәк икән син хәзер? Ниләр уйлыйсың икән? Бу дөньяда Салих исемле солдат та барлыгы исеңә кереп чыга микән?
Казарма тып-тын, караңгы Лампочка аның янында, дневальный тумбочкасы өстендә генә яна Салих, йоклап китмәс өчен, акрын гына йөренә Дүрт адым бире, дүрт адым кире Адымнар салмак, уйлар ж.и- тез Жнтез булсалар да. әллә нинди буталчык, катлы-катлы уйлар Шунда кинәт Шакир абый сүзләре искә төшә: «Даһи фикер гаять гади була» Ж,итди итеп тә, кайчак шаяртып та кабатларга ярата иде Ша кир абый бу сүзләрне.
Салих, тумбочкага ике куллап таянып, туктап калды Гади әлбәттә. бик гади Менә хәзер үк Рәйсәгә хат язарга' Илсөярнең Илгизгә Рәйсә турында ни язганын, аннары Илгизнең бу турыда кайчан хәбәр иткәнен көтеп йөр имеш.. Никадәр ахмаклык!
Рәйсәгә беренче хат әнә шулай юлланды Жавап әллә ни көттермәде Ничектер, уйларның дәвамы кебегрәк булып килеп төште хат 88
«Мин синен турыда еш уйлыйм. Салих Шул уйларымны нигә үзенә дә белдермәскә? Әти әйткәнчә, бик гади бит бу Моннан соң да берберебез турында ниләр уйлавыбыз турында, һичнәрсәне яшермичә, язышып торыйк без Хәзер генә түгел, мәктәптә укыганда да гел уйлый идем синен турыда. Бөтен малайлар арасында син иң батыры, иң матуры идең минем өчен Ләкин нигәдер бу уйларымнан үзем үк * ояла да идем Еллар үтәр, синнән дә батырракны. синнән дә матур- 5 ракны очратыр кебек идем. Каядыр еракта еракта йөридер кебек £ иде әле ул минем ин яраткан егетем Инде менә ул ерактагы егет * әллә син микән. Салих?» 2
Бик күңелле булды мондый сүзләрне укулары Укыган саен укыйсы ? гына килеп тора Аз гына ислемай исе аңкып торгандай ran гади бу ♦ дәфтәр битен Салих еш кына ут яктысына тотып карый иде: нинди сихри с көчләр ишерелгән икән соң хатка? Шуны укыдыңмы, ни шыксыз яңгыр- “ лы-жилле көзге көн. мул кояшлы жәйдәгедәй. якты-жылы нурга чума ару-талуның ни икәнен дә онытасың Әгәр: «Бар. егет, әнә шул тауны £ актарып ташла да. жир белән тигезләп куй әле»,— дисәләр. Салих, ике ё дә уйламастан, кулына көрәк алып, шундый эшкә тотыныр иде
Бер хатында Рәйсә болай дип язды «Хәтереңдәме. Салих, сезне •армиягә озату кичәсендә, истәлек бүләкләр тапшыргач, уеннар башлан- ~ ды. Без бер буш класска кереп утырдык Син. мин. Илгиз Бераз утыр- < гач. Илгиз: «Карап керим әле. нишлиләр икән анда», дип. чыгып китте ® «Рәйсә. син бит кыңгырау чәчәк Шуны үзең беләсеңме?» дидең син. - «Чәчәк икәнемне беләм. кызларны гел чәчәккә охшаталар Ә ни өчен кыңгырау? Анысын белмим», - дидем Үзем көләм дә көләм Гел көләсем генә килеп тора иде минем ул кичтә Шулай гел көлеп-чыңлап торган өчен әйтүеңдер инде, дип уйлап куйдым эчтән «Белмисең шул», дидең дә мине кочаклап алдың. Башка берәү кочакласа, бар көчемә карышыр идем, сугышыр идем, барыбер моңа юл куймас идем. Ә син кочаклагач. китапларда язганча, «эредем дә киттем» «Әйт инде, нигә кыңгырау мин?» — дим «Нигәме? Әйдә, колагыңа гына әйтәм»,— дидең. Колагымны сузуга, шул турыдан үптең дә алдың Үбүең булды, кинәт ишек ачылды. Илгиз кердеме, дисәм. Зиннур икән Шунда яңагына берне чәпәдем Бик ачуың чыкты. Әйтеп яз әле. Салих, минамы, әллә вакытсыз килеп кергән Зиннургамы ачуландың шул чакта?»
«Берәүгә дә түгел, үз-үземә бик ачуым чыкты минем ул кичне. Рәйсә. дип язды Салих Нигә шулайдыр инде, минем күп кенә кы ланышларым. әйткән сүзләрем һич тә үземчә килеп чыкмый да. аннары бик ачуым килә. Ачуым килә дә,сөйләшәсем дә килми башлый Теге кичне дә шулай булды Залга уенга чыкканда, минем инде сөйләшәсем дә. шаярасым да килми иде Шуңадыр, син гел Зиннур белән танцевать иттең Ә Зиннурның күңелләре бик шат иле. гадәттәгедән дә остарак такылдый, шаяра, бөтен кыланышлары килешеп тә тора иде тагын үзенә Шулай Зиннур белән көлә-көлә биегәндә, пичәмә тапкырлар мина карап- карап куйдың «Менә. Салих. Зиннурдан үрнәк ал. син дә шулай матур һәм тапкыр сөйләшергә өйрән», дия кебек тоелды миңа бу карашың Рәйсә. син дә әйтеп яз әле. бу карашларыңның мәгънәсен мин дөрес аңлаганмынмы?»
«Дөп-дөрес сизенгәнсең син уйларымны. Салих Беләсеңме, бу бит бик тә әйбәт! Коточкыч әйбәт' Димәк, без бер-беребезнең уйла рын сүзсез дә. күз карашыбыздан ук аңлап алабыз икән, бу инде Беләсеңме, нәрсә-' Бу инде мәхәббәт дип аталмый микән? Ничек уйлый сын. Салих?»
«Син дә нәкъ мин уйлаганча уйлыйсың икән. Рәйсә. дип язды Салих Бу дөньяда бөтен уйларыңны уртаклашып була торган Рәйсә барлыгын белеп яшәү нинди күңелле, нинди рәхәт' Ләкин хатка бөтен уйларны да язып бетереп булмый Очрашкач, туйганчы сөйләшербез, сөйләшмәгәннәрне сүзсез дә аңлашырбыз Шулай бит?»
Рәйсә:
«Төшемдә без үбештек. Озату кичәсендәге кебек, бер кат кына ту ел, кабат-кабат. озак-озак итеп үбештек. Нигә андый төш керә икән Салих?»
Салих:
«Очрашкач үбешәчәкләребез төшеңә керәдер синен, Рәйсә Бер төнне мин дә сине төшемдә күрә башлаган идем, «подъем» кычкырдылар да. сикереп тормыйча булмады»
Рәйсә:
«Теге хатымда язып бетермәгән идем. Уянгач, төшемне кабат күз алдыма китереп яттым Бик рәхәт иде аны күз алдына китерүләре Ләкин. шунысы гаҗәп, нәкъ сине күргән кебек идем үзе. шул ук вакытта, сине дә түгел кебек. Өнемдә бервакытта да күрмәгән бүтән берәү кебек тә. Нигә алай икән. Салих?»
Салих:
«Төшләребез турында түгеп, уйларыбыз турында күбрәк язышыйк без. Рәйсә. Шулай күңеллерәк ич».
Рәйсә:
«Кайчак сине үземнең ирем итеп күз алдыма китереп карыйм. Ләкин дөресен әйтим, андый күренешне, ягъни үзебезне ир белән хатын итеп һич күз алдыма китерә алмыйм Киресенчә, мәктәптә укыганда, малай белән кызчыкның үртәшә-үртәшә уйнап йөргән күренешләре генә күз алдымнан үтә. Синең ничек, Салих, бу турыда хыялланып караганын юкмы?»
Салих:
«Син тагын очрашкач кына сөйләшәчәк сүзләрне язгансың. Рәйсә Инде моңа күп калмады. Ихтимал, безне октябрьда кайтарып та җибәрерләр. Хәбәрләр шулайрак йөри».
Алай октябрьны ук көтәргә туры килмәде.
Зәйтүнә сеңлесе бер хатында: «Әни авырыбрак тора. Без әти белән зна. больницага барып күрен, дибез Ул кулын гына селти, үтәр әле. ди Менә бүген әйбәт кенә йөри тагын. Әллә сер генә бирми, әллә дөрестән дә хәле әйбәтләндеме, белмибез»,—дип язды
Хатның бу юлларындагы һәр сүз Салихның йөрәгенә генә барып- барып кадалгандай булды. Нәрсә әле бу? Төшкә бик матур кергән иде ич әни Имеш. Салих каяндыр кайтып килә. Әллә шулай армиядән кайтуы, әллә биләмнән генә әйләнүе. Өй ишегеннән каршыга әни килеп чыкты Тулы чиләк күтәргән. Чиләгендә яңа гына бәрәңге пешереп алган тозлы су. ахры, сыек кына пар күтәрелеп тора, бүртеп, аксылланып киткән ипи кыерылары йөзеп йөри. Акмаңгайны сыйларга чыгышы инде әнинең, ә үзе бөтенләй бәйрәмчә киенгән Өстендә — эре-эре чәчәкле ефәк күлмәге, аягында — яшел-кызыл чигүле читеге Бөтен йөзе, бөтен киемнәре белән нурлы елмая, балкый әни «Кайттыңмы, улым?» — ди.
Куп төшләр уянуга ук онытылучан Монысы — көне буе күз алдыннан китмәде. Күз алдына килә дә тагын күкрәк турысында чәнчеп- чәнчеп ала «Тазара гына күр. әнием җаным!»
Иртәгәсен Рәйсәдән дә хат килде. «Авылга кайтып килдем Кибеткә барышлый. Фатыйма апа очрады Бергә-бергә. күңелле генә сөйләшеп бардык. Үзем әниеңнең сорауларына җавап бирәм. үзем йөзен> күтәрелеп карарга да оялам Оялсам да. бик тә рәхәт булды мина әниең белән янәшә атлап барулары. Салих»
Хат күңелгә бик мул итеп, кушучлап-кушучлап җылы салгандай б\ ■- ды «Шулай Рәйсәне оялта-оялта күңелле ’ йөре, әнием, авырып ята күрмә»
Көннәр сизелми дә үтә башлады Иртән сикереп торулары да. атарга бару кайтулары да һич авыр түгел хәзер. Тупны әзерләү-төзәү командалары үзеннән-үзе. кашык белән ботка капкандай гына, үтәлә
Үтәлгән саен бер карыш үсеп киткәндәй буласың. Бер хәрби күнегүне аеруча житсз. аеруча төгәл үтәгәне өчен, командир саф алдына бастырып рәхмәт белдерде Казармага кайткач, часть байрагы янында фотога төшереп алдылар «Шушы фотоны әти-әниләрегезгә дә жибәрегез».— диде өлкән лейтенант
Ул сур -г өйгә барып /киткәндерме-юкмы, бер иртәне. каядыр барыр- * га сафка тезелергә команда булгач, өлкән лейтенант Салихны үз янына г чакырып алды «Ә син. Мәрдәнов. юлга әзерлән.— диде.— яхшы хезмәт £ иткәнең өчен, командование сиңа бер атналык ял бирә» ?
Үзләренең станцияләренә кадәр юлны ничегрәк үтте икә> J Вагон 2 тәгәрмәчләре юл буе «тизрәк, тиз-рәк» дип тыркылдый иде — бары тик < шунысы гына истә. *
Станциядә Bai оннан чыгуга, юлчылар бик ашыга-ашыга рельслар = өстеннән салынган биек күпер баскычыннан менеп киттеләр Ул киткәндә = мондый күпер юк иде әле монда, шуңа бик гажәпләнеп. акрын шна атлаганда, күпләр аны узып киттеләр Төшлек яңа авышуга кара- * мастан. эңгере дә иңә башлаган соры көн иде. Вак кына яңгыр да сибә - ләп тора икән, монысын Салих вокзал алдындагы автобуслар гукгалы- $ шына житкәч кенә абайлады Яңгыр элекке көннәрдә дә яу! .н. ахры. ® тездән былчырак иде монда. Кешеләр йөгереп килә-килешкә. автобус п ишекләре, билет кассасы төбендәге этеш-төртешле төркемнәргә ыргыл s дылар Салих нишләргә, бу төркемнәрнең кайсысына кушылырга да бел- * ми торган арада, шыгрым тулы автобуслар берәм-берәм кузгалып та < киттеләр. Юлаучыларның калганнары чатта күренгән йөк машиналары " артыннан йөгерде
Касса яны бушап калгач кына Салих килеп белеште Алар авылы аша үтә торган автобуслар инде китеп беткән, чираттагысы иртәгә иртән генә булачак икән.
Салих юл капчыгын әле бер. әле икенче иңбашына күчереп, шунда бераз көтеп торгач, былчыракның күзенә үк басып, нык нык атлап китте Солдат өчен утыз чакырым нәрсә ул! Таныш станциягә килеп төшкән нән бирле ул үзен кайтып житкән диярлек саный, өйдәгсләр аны һич көтмиләр. бу көтелмәгән шатлыкны бераз сузганда да ярый ич Юк. сузмыйсы иде. арттан берәр машина куып житсен иде дә утыртып китсен иде Әнә, килә дә түгелме соң? Юк икән, жил тавышы гына булды бугай
Яңгыр инде сибәләүдән туктаганмы дисәң Битеңне сөртеп бетерүгә, тамчылар тагын ияккә таба агып төшә башлый Шинель авырайганнан авырая бара Аяклар ешрак тая. уйларны үртәгәндәй, гел артка таба тая - колак төбендә һаман да «тиз-рәк. тиз рәк», дип. вагон тәгәрмәчләре тыркылдый кебек юкса.
Кешеләрнең вокзал күпере баскычыннан, ашыга-ашыга. аны узып китүләре автобус ишеге төбендәге этеш төртешләр күз алдыннан ү гә дә. күңел әллә нишли кайный, ачыта, бик ачу чыга Берәүгә дә түгел, үз-үзенә ачу бу Шулай мөмкин булса, изә таптый кыйнап, дөмбәсләп ташлар и iv дә үзен, икенче бер «үзе»нә жинел булып калыр, очып кына кайтып та житәр кебек иде
Ачү дигәннәре ул чыннан да эчтә шулай дөбер-дөбер кайный, дөр дөр яна ахры бөтен тән кайнарланып, эссе булып китте Салих ши цель каптырмаларын чишеп жибәрде Ж.илфер-жилфер бераз атлагач, шинель итәкләрен өскә кайтарып, каешына кыстырып куйды Старшина шулай өйрәткән иде. дөрес икән карт солдатның киңәше Адымнар жинеләен китте
Артта тагын машина тавышы ишетелгәндәй булды Салих, ү жәт |әиеп. артына борылып карамады. «Юктыр, тагын жил ыжгыруы гына- тыр» Шулай уйлавы булды, казак төбендә генә бик кискен таләпчән гудок яңгырады Салих, сискәнеп китеп, юл читендәге былчыракка чигенеп. тубыктан кереп батты Шул мизгелдә үк. выжлап, машина үтте, биткә сасы исле жиле генә бәрелеп калды Күтәрелеп карауга, бугаз
турысыннан аска таба бик кайнар бер төер_ ярып узгандай булды. Нидер төялгән машина әрҗәсендә, арт кырыйга ябышып, икәү бара! Бу гадәти күренешнең гаҗәбе шунда Рәйсә белән Зиннур бит батар' Әнә машина, аны узуга, сикерей алды да. Рәйсә Зиннур кочагына ауды. Егет, кызны ике куллап кочаклаган көйгә, туп-туры Салихка карады, үзе. карашын һаман да сатдатка текәгән килеш. Рәйсәгә иелеп, нидер әйтте. Ул арада машина юл уйсуына чумып, күздән дә югалды
Чыннан да булдымы бу? Әллә күз алдына гына килдеме мондый күренеш?
Катаклар шаулый, тагын вагоннар тыкылдаганы ишетелә кебек иде: «Тиз рәк. тиз-рәк» Юк. бөтенләй бүтәнчә тыкылдый хәзер: «Бул- дык-сыз син. Бул-ма-ган җан!»
Ә күңелнең әллә кай җирләрендә бик ягымлы бер аваз да яңгырый... яңгырамый, аермачык булып хәтерендә кабатлана иде:
— Дөньяга матур итеп карый белергә, гомер буе шуңа өйрәнергә кирәк, балалар Ничек итеп дисезме? Бу бик гади. Күңелеңә күңелсез уйлар килергә тотындымы, син башыңны бер селкеп җибәр дә. иң күңелле нәрсәләрне генә исеңә төшерергә тырыш. Әйтик, әниеңнең бик шатланып елмайганын күз алдыңа китер. Нәрсәгә шулай бик матур елмайган иде әле ул? Әһә. син математикадан «биш»ле алып кайткач, шулай елмайган иде. Ул эштән кайтуга, кушып калдырмаса да. идән-нәрне юып куюыңа бик шатланган иде. Тагын ничек шатландырырга икән әнине? Тагын бер башыңны селкеп куй да шул турыда гына уйларга тотын Дөньяга матур карарга өйрәнүнең бер сере менә шул. Калган серләрне үзегез дә өйрәнеп алырсыз әле. балалар.
Шакир абый сүзләре ич бу
Салих бик кискен башын чайкап алды. Шул мәлдә, инде үзеннән үтеп, алдагы үргә күтәрелеп килүче машина күренде. Юк икән, күзгә генә күренмәгән икән Әнә Рәйсә белән Зиннур һаман да кочаклашып баралар .
Салих күзләрен йомды, чайкалып китте дә тагын ачты, тагын йомды.
Әнә. капкадан керүгә, каршыга әни килеп чыга. Тулы чиләк күтәргән. Үзе ничек шатланып көлә. Матур чәчәкле ефәк күлмәге дә. чигүле читеге дә нур чәчә. Чиләгеннән сыек кына пар күтәрелә, чиләгендә бүртеп киткән ипи катысы йөзеп йөри. «Әни. кая. үзем генә сугарыйммы Ак- мангайны Үлеп тә ярата ул бәрәңге суын, чиләкне ук ялап куя». «Ярый. ярый. улым. бар. Ә мин самавыр куеп җибәрим»
Мең рәхмәтләр сиңа. Шакир абый, акыллы киңәшең өчен! Әнә бит. аяк атлаулары җиңеләеп китте Безгә, класс малайларына әйтә идең син шулай дип Белергә иде. ул кызыңа да әйткәнең булдымы икән бу турыда? Әй. кирәкми Рәисә турында уйларга. Зиннур белән кочаклашып бара бирсен
«Ипчекләр кайта белдең, улым? Кая. сал шинелеңне тизрәк, лачма су! Кара. кара, ничек тагы да үсеп киткәнсең Пәлтәңә сыярсың микән инде, киеп кара әле»
Авыл урамыннан ул дөм караңгыда үтте. Тәрәзәләрдә дә утлар сирәгәйгән иде Капкадан керүгә, алай әнисе каршыга килеп чыкмады. Ярты гына сәгать элек. Фатыйматтәйне район больницасына атып киткәннәр иде.
«Салих1 Мин сиңа инде дүртенче хатымны язам, синнән бер җавап та юк Нәрсә булды? Ник язмыйсың? Без бит бер-беребез турында нәрсә уклауларыбызны һичнәрсәне яшермичә язышып торырга булган идек. Әллә оныттыңмы? Онытсаң, үзеңнең беренче хатыңны исеңә төшер дә минем җавабымны яңадан укып кара. Әллә хатларымны ертып ташладыңмы? Әгәр ертып ташласаң Мин тагын дөп-дөресен язам: әгәр ертып ташласаң, ихтимал, син. мин уйлаганча, иң әйбәт, иң батыр егет ту телсеңдер»
«Ах. бу юллар! Очраштыра да, аера да торган юллар' Бәхеткә дә илтә, һәлакәт упкынына да алып китү ихтималы булган юллар!»
Кайчан, кайсы китаптан укыды соң әле Салих мондый сүзләрне? Анысы истә калмаган, шулай да бик еш хәтергә килә алар һәрвакыт шулай, шушы сүзләр хәтергә килә дә. үткән юллар күз алдыннан кичә башлый Ни гаҗәптер. очрашуга түгел, аеруга илтә торган истәлекләр үтә күңелдән
Әнисе янына көн саен барып йөрде, әлбәттә Килгән саен хәле әйбәтләнә бара иде авыруның «Рәисә килгән иде. озак кына утырып китте һай. ул бала докторлыкка укырга бигрәкләр дә белеп барып кергән Куллары ук, сүзләре үк шифалы /канашымның», дия иде әнисе Бер үк юлдан килә, кайта Рәйсә. ә Салих белән бер генә тапкыр да очраш-мадылар Әнисе Рәйсә турында сөйли башласа, кызның Зиннур белән кочаклашып машинада үтеп китүләре күз алдына килә дә. бу турыда ишетәсе дә килми иде Күңелдә — ачу дисәң ачу түгел, ачыну да ту гел бугай, әллә нинди нечкә генә бер сызлану уяна
Шушы нечкә сызлау Рәисәгә хат язарга утырган саен уяна Уяна да кулдан каләмне төшереп җибәрә иде
Армия хезмәтен тәмам тутырып, ул бик салкын җилле февраль кө нендә кайтып төште Өйдә шатлыклы очрашу чәе эчкәннән соң. урамга чыгуга, күрше капкада Зиннур да күренде Исәнләшү-күрешү сүзләре ничегрәк булды соң әле? Алары һич истә калмаган Хәтергә Зиннурның әллә нинди үртәүле-тәкәббер. олысымакланып елмаюлары бик сеңеп калган
Син. сабакташ, һаман да шулай соңлабрак йөрергә яратасың икән, диде ул. һавалырак тавыш белән Кичә генә бөтен сабакташлар диярлек авылда иде Нинди күңелле очрашу кичәсе үткәрдек Тара лышып беткәч кенә, син кайтып төшкәнсең. Үкенеч Рәйсә белән Илгиз не әле бүген генә озаттык Мин иртәгә китәм Каникул бетте Декан әйткән иде әйтүен, берәр көн соңлабрак килсәң дә ярар, эш белән тоткарладык бит үзеңне дигән иде дә Лекцияләр калдырып йөрисе килми
Шулай сөйләнә-сөнләнә. Зиннур кесәсеннән матур каплы сигарет чыгарды, бик хасиятләп кенә ялтыравык кәгазьле кап авызын сыйпаш тырып шомартып куйгач. Салихка сузды Салих: «Тартмыйм бит мин», дигәч, кап авызын шулай ук бик пөхтәләп кенә ябып, кесәсенә кире тыкты
Мин үзем дә алай үпкәләрне төтен белән агулап йөрүчеләрдән түгел. Кичә очрашуда сабакташ малайларны сыйлармынмы дип алган идем дә Молодцы егетләр, алай бик сыйланып тормадылар Ә син солдат киемнәрен бигрәк тиз салып ташлагансың әле Илгиз кичә хәтта погоннарын ла салмаган иде Сержант булган Әллә ничә значогы бар. бер медале дә Отличник та заслуженный, вообшем
Кая китте соң ул? Кайчан кайтты?
Өченче көн кайтты, бүген гаиләсе династиясен дәвам итәры чыгып та китте Усад механизаторлар мәктәбенә керергә исәбе Кесәсендә тракторчы таныклыгы бар. армиядән кайтучыны сразы икенче курска алулары да ихтимал. Синен перспектив планнар ничегрәк COHJ
Китәм Ихтимал иртәгә үк
Зиннур елык-елык йонлач бүреген (ихтимал, шактый кыйммәтле дер) икс бармагы белән өскәрәк күтәреп җибәрде дә. сабакташын беренче күргәндәй, башыннан аягынача күзләп алды
Кай тарафларга инде сәфәр? Әгәр сер булмаса?
Хәзергә сер дияргә була
Зиннур нәкъ баягыча олысымак-тәкәббер елмаеп. Салихның унын чыда ук киеп йөргән, инде кыскарып калган сукно бишмәте җиңеннән култыклап алды
Диясе юк Аңлашыла серең. Бераз шабашничать итеп, өс-башны рәтләбрәк кайтырга исәбең, һәм бик дөрес итәсең. Хәзерге заманда кешегә бәяне, иң элек, башыңдагы бүрегеңә, өстеңдәге тунына карап бирәләр Между прочим, быел миңа бу яктан бик повезло. Жәйге ка ннкулда стройотряд белән иелинада эшләдек. Акча әйбәт кенә төште. Менә шушы бүрекне, шушы тунны алып кайттым. Биредә мондыйларны акчаңны кулыңда учлап йөреп тә таба алмыйсың, анда — пажа- листы Кара, нишләп монда басып торабыз соң әле без3 Әйдә, безгә Чәй эчеп сөйләшеп утырырбыз, кирәксә, мәен дә табарга була Кругом повезло миңа быел. Целинадан кайтышка, повышенный стипендия билгеләп куйганнар. Әти-әни җилкәсеннән төштем дияргә була. Әйдәле. очрашу кичәсенә кайтып җитә алмавыңның үчен кайтарыйк бер
«Китәргә! Әйе. иртәгә үк»,—дип күңеленнән кабатлады Салих Китәргә Туган-үскән авылны, әти-әнине калдырып .
Юк. һич тә мондый ният белән кайтып төшмәгән иде ул.
Бераз шүрләтебрәк тә көтеп алынган армия еллары, башта кыенга- рак килсә дә. ахырга таба күңелле генә, хәтта макталулар белән дә әле. үтте дә китте Алда, әлбәттә, студентлык еллары. Анысы да — балачактан ук күңелне кытыклый башлаган нәрсә. Әлбәттә. Казанда үтәр бу еллар Әнә Рәйсәләр. Зиннурлар белән Алар алданрак башлады башлавын Аның каравы. Салих армия чыныгуы үтеп, әтисе әйтмешли, акыл утыртып башлар бу дәверне Дөрес, керү имтиханнары бирү авыр- гарак килер, әмма бу киртәне узу үзеннән тора ич Кыш үтеп, язы бар. җәе бар. көз җитәсе бар. Әти-әнисе янында, аларга йорт эшләрендә булышып, көчтән килгәнчә колхозда эшләп, кичләрен акрын-акрын онытылганнарны яңарта барырга була. Ышанычлы, нык адымнар белән барып керер Салих гомеренең студентлык көннәренә
Ниятләр әнә шундый иде. Нәкъ шулай булырга тиеш, бүтәнчә булуы мөмкин дә түгел кебек иде
Инде менә кинәт кенә нәрсә булды соң әле бу күңелгә?
Кичә генә бөтен сабакташлар диярлек бергә җыелганнар Рәйсә дә булган Зиннур әнә шулай тәкәббер генә елмаеп, әйбәт бүреген, әйбәт тунын киеп килеп кергән ул кичәгә Салих исә.. Менә шушы җиңнәре кыскарып калган постау бишмәтеннән, ran-гади солдат бүрегеннән Рәйсәнең карашлары бик ачык күз алдына килә «Әй. Салих, син һаман да шул йолкыш малай икәнсең». Шулай дип Салихка бер генә күз сала да Рәйсә. Зиннур белән елмаеша-елмаеша биеп китәләр. . Уф. ярый әле кайтып җитмәгән!
Китәргә Күз күрмәгән, колак ишетмәгән әллә кай якларга! Баштан мең кыенлыклар, кырык михнәтләр кичсен. Барысын да батырларча үтеп, авылга җиңүче булып, данлы-шанлы булып кайтып төшәргә!
Уйлап баксаң, мондый хыял балачактан ук күңелен айкап-чайкап ала иде инде аның. Булмады түгел, төн урталарында торып, шундый маҗаралы .хикмәтле юлга чыгып китәр дәрәҗәләргә җиткән чаклар булды «Олы максатлар, канатлы хыяллар белән яшәгез, балалар Үз алдына олы максат куеп, шуңа омтылмаган кеше, үзе дә сизмәстән, вакланып, кечерәеп кала,— ди иде бит Шакир абыйсы да
Сүзеңне көтәм. кордаш Безгә булмаса. әйдә, сезгә керәбез Очрашуны билгеләп үтү тиешле. Йоласы шулай бит
Шулайдыр да... Ә без. моннан ике генә ай элек, очрашкан идек бугай инде
«Мин сине, бер караганда, бик яхшы аңлыйм да кебек, икенче уйласам. һич аңламый башлыйм. Салих. Романтика! Күңелеңне яшьләр арасында хәзер бик модада булган әнә шул нәрсә биләп алган синең. Мин һаман да дөп-дөресен язам андый нәрсә еш кына мине дә җиңә язып куя Аннары, иртәгә тапшырырга тиеш экзамен искә төшә дә тиз- P *к конспектларымны, дәреслекләрне кулыма алам. Мин врач булырга 94
карар кылганмын икән, чын врач булырга тиеш. Диплом өчен генә ЧҺЫМЫЙМ ич Күнелем тарткан, кулымнан да килердәй профессия сайлый алуым белән үземне бик бәхетле саныйм Моны газета сүзләрен, укытучылар сүзен генә кабатлап әйтүем түгел. Дөресе шулай. Син анда. ■ рак төньякта, электросварщик булып эшләвенне әйткәнсең Дөп-дө- ресен генә яз әле яратасынмы һөнәреңне? Гомерлек профессияңме бу?» *
Салих: |
«Син. Рәйсә Мин газета сүзләрен, укытучылар әйткәнне генә ка- J батламыйм, -дигәнсең. Уйлап баксаң, мин бит газетада язганча, укы- 2 тучылар әйткәнчә яшим Авырлыкларга карамый, ерак төньякка ҺИ- 2 теп бардым, монда бик кирәкле электросварщик һөнәрен үзләштер- < дом. Илгә бик кирәкле, сирәк металл табышам Күрәсең, барысы ф да. син әйтмешли, газетча Ләкин. Рәйсә. мин үземне һич тә чын - бәхетле санамыйм Күңелем урынында түгел Кайтып кына китәр = идем Ярамый Бу бит. дөп-дөресен әйтсәк, куркаклык булачак. Әйе. * куркак һәм дезертир булачакмын мин аннары' Минем ике елга хез- * мәт килешүем бар. аннан да бигрәк, иптәшләрдән оят К\ нолем я читлектәге кош кебек минем ярсып-ярсып талпына, ә тимер рәшәткәләр х җибәрми ®
Яратасыңмы һөнәреңне, гомерлек профессияңме бу дигәнсең Утлы R һөнәремне яратмаска мөмкин түгел. Гомерлек профессиям булып ки- = тәрме ул? анысын хәзергә әле үзем дә белмим Их. Рәйсә! Кайчак £ үзем дә сизмәстән, сузып-сузып җырлап җибәрәм
Агыла болыт җилләр искәндә.
Өзелә үзәк искә төшкәндә
Мәрдән бабам җыры бу. Яшьлегендә бабам да ерак-еракларда бик ('■ак читтә йөргән. Кайчак «миндә дә бабам каны уйныйдыр инде».— дип уйлап куям Мондый моңлы озын көйне минем башка берәүдән дә. радиодан да ишеткәнем юк. Синең ишеткәнең бармы. Рәйсә5 Әгәр шушы көйне ишетсәң, күңелемне айлар идең кебек».
— Алло! Доктор! Самолет килеп җитте шикелле Мин биредә тәрәзәдән күреп утырдым. Чыннан да Рәйсә Шакировна килгәнме?
— Үзе Рәйсә Шакировна үзе килде. Зиннур Галимович
Агыла болыт җилләр искәндә Кара инде, тагын шул җыр. шушы моңлы озын көй колак төбендә генә яңгырый кебек. Нәкъ бабай үзе җырлаган шикелле яңгырый Ә хәтердә әллә кайчангы хат юллары төп- төгәл булып кабатлана.
«Уянгач, төшемне кабат күз алдыма китереп яттым Бик рәхәт иде аны күз алдына китерүләре Ләкин шунысы гаҗәп, нәкъ сине күргән кебек иде үзе. шул ук вакытта, син дә түгел кебек »
«Кайчак синё үземнең ирем итеп күз алдына китереп карыйм Ләкин, дөресен әйтим, андый күренешне, ягъни үзебезне ирле-хатынлы итеп, һичничек күз алдыма китерә алмыйм »
Күптән ертып ташланган хатлар инде болар, ә сүзләре, ул сүзләрнең ничек язылышына кадәр хәтергә уелган Әнә «ирле-хатынлы» дигән сүздә, башта хәрефләр бик ачык чыкмаганмы, кабат каләм йөр теп чыгылган. Шул арына кадәр күз алдына килә
Агыла болыт җилләр искәндә.
Өзелә үзәк искә тишкәндә.
Шушы җырын да кушып язган хатка Рәисәдән җавап килмәде Аннан соңгы хатлар да җавапсыз калдылар
Аһ. үз башыңа төшкәч кенә беләсең икән ул әнә шулай. Чехов әйткәнчә. «хатыңа җавап бирмәсәләр. бу — күрешергә сузган кулыңны алмау белән бер» икәнен.
Ә күрешүләр тиз генә насыйп булмады.
Кайтып төшүләре болай ук булыр дип күз алдына да китерә алмый иде Салих.
— Күпме алсаң да ал. кайтарып куй!— дип. ул станциядә беренче очраган «Москвич»ны туктатты да. шоферның җавабын да көтмичә, хуҗаларча ишекне ачып кереп утырды. Бер сәгатьтә үтмәгәндер, машина ал арның капка төбенә килеп тә туктады.
— Әти. әллә кибеткә барып кайтасыңмы?— дип. күрешү ыгы-зыгысы тынып та өлгермәстән, өстәлгә бәйләм-бәйләм акча ыргытты.
Болары — кызык та булып, кызарта-оялта торган да булып истә калган.
Шуннан соңгылары кызык та түгел, кызартмый да. Теге җырдагыча:
Өзелә үзәк искә төшкәндә
Әтисе кибеткә чыгып йөгермәде. Җайлап кына, ипләп кенә өстәлдәге пачкаларны өч өемгә бүлде.
— Менә монысы — үзеңә институт бетергәнче укырга, монысына әниеңне санаторий-фәләнгә җибәрербез, монысына — өйне ремонтлыйсы. иркен-якты веранда корып җибәрәсе булыр
Шуннан соң гына беренче өемнән бер ун сумлык суырып алды да кибеткә китте.
— Синең сабакташлардан кем генә өйдә икән соң хәзер,— дип сөйләп китте әнисе.— Илгиз басудадыр инде ул. урак өсте бит. Бик тырыш егет булып чыкты ул. узган ел да районда беренче урынны — Урак Батыры исемен алды. Төсле телевизор белән бүләкләделәр үзен. Бик зурдан тотынып, өй салып йөри Зиннур, һәр елдагыча, целинада бугай. Равил — шофер, гел юлда. Рәисә, укуын төгәлләргә, Ленинградка китеп барган. Нигә алай уйлагандыр, балакаем..
Тагын ниләрдер сөйләде әнисе, ләкин Салих берни ишетми иде инде. «Менә нигә хат язмый башлаган Рәйсә. Ленинградка киткән.. Масаюымы әллә? Юк. Рәйсә андый түгел. Монда бүтән сәбәп Күңел сизә, бөтенләй, бөтенләй башка сәбәп... Илсөяр! Менә кем белсә белергә тиеш. Балачактан ук аерылгысыз дуслар иде бит алар»
Күрше Зирекле егетенә кияүгә чыккан Илсөяр. Салих килеп кергәндә. ялгызы гына бала имезеп утыра иде. Ничек табып барып керде Салих бу өйгә?— анысы аз гына да хәтердә юк.
— Әйт, әле, Илсөяр, нигә китте ул Ленинградка?
— Кем ул? Нинди Ленинград?
— Кыланган булма, кем турында сүз барганын бик яхшы беләсен
Илсөяр йоклап киткән нәниен, иркә сүзләр пышылдый-пышылдый. ипләп кенә арбасына илтеп салды.
— Тсс., әйдә.— диде дә ишеккә юнәлде.
Ишектән чыгуга, аны оя-оя чебиләр, үрдәк, каз бәбкәләре чорнап алды. Илсөяр: «И җанашларым, ачыгып та өлгердегезмени әле»,— дип сөйләнә-сөйләнә. аларга җим сибеп йөрде, аннары койма баганасындагы юынгычта озаклап кул юды. Шуннан соң гына Салих янына баскыч төбенә килеп утырды.
— Син. нәрсә, үзең зимагурлыкта йөргәндә, биредә тормыш туктап торган дип беләсеңме әллә? Әнә Илгиз абыйлар өченче балаларын көтәләр хәзер Равилләрнең икәү. Үзең өйләнмәдеңме соң әле?
— Син. Илсөяр, сораганга җавап бир!
— Хәер, зимагурның хатыны була димени! Кочкан да җилгә очкан... Шуның ише генә.
— Илсөяр!..
— Рәйсә кияүгә чыкты, бик беләсең килсә.
— Ә?.. Кемгә?
— Кемгә булсын. Зиннурга. Ленинградта хирургиягә особый сәләт- леләрне җыеп, махсус укыталар икән. Шуңа китте Туйлары көзгә бу- лачак. Шулай ул тормыш. Син генә зимагурлыкта йөргәч тә. . Кичкә эштән кайтуына Илгиз абыйны күр. Аңлатып бирер ул сиңа. *
Илгиз абый аңлатып бирер Илсөярнең нигә болай әйтүе булды с икән?
Илгиз, башка чыгып, инеш аръягында үз нигезен корып җибәргән Ё икән. Салих яхшы хәтерли: алар балачакта монда, өем-өем яткан ти- < реслек өстендә, карурман күк шайтан таягы, тигәнәк, алабута, кыргый £ киндер котырып үсә. аннан да бигрәк, шул карурман төбе тулы кугәр- ' гән тимер-томыры, шешә ватыклары, котыңны алырдай хайван сөяклә- * ре белән янына бармастай урын иде бу Ләкин килгәләми дә булмый. = монда казып алынган симез селәүчәннәргә, ялтыр мөгезле буынтык- * буынтык ак кортларга балык аеруча шәп каба иде
Инеш аръягындагы бу ялгыз йортка Салих караңгы төшкәч кенә □ барды, хужасы шунсыз кайтмый диделәр Өстә күзләреңне чагылды- * рырдай лампочка янып торган капкага житкәч. тукталып калды Әллә ни- i чек. әкияттәге кебегрәк бит әле бу. Балачакның әрем исле, сукыр кы- ” чыткан исле, шушыннан казып алынган ак кортларга каптырган зур 3 бәртәсләр исле дөньясыннан ул менә хәзер челтәр-челтәр сихри биек кап- < ка аша икенче бер дөньяга барып керә Ниләр көтә икән аны бу шулай 5 ук әкият сыман сарайда?
Капкадан керүгә, борынга йомычка исе. печән исе. бик мул терлек- туар исе килеп бәрелде. Монысы инде бигу к әкияттәге кебек түгел иде. Капка-койманы бик ныгытса да. эчтә әле эш житәрлек икән Дүрт почмаклы өйнең түбәсе ябылса да. шуңа терәлеп тагын өч стена күтәрелеп килә, каралты-кура. вакытлыча диптер, сырт такталардан гына әмәл- ләнгән. киң ишегалдын бүрәнә, такта өемнәре, тоташ йомычка тутырган иде. Хужа. майкадан гына килеш, салмак, әмма бик саллы селтәнеп, бүрәнә юна, капка тавышын да ишетмәде. Балтасын бер чапкан саен, бу - рәнәгә ике яклап баскан аякларын шудырып кына артка чигенә, бүрәнә буе сузылган йомычкасы, өзелми-нитми бик күндәм дугайланып ятып кала бара иде. Салих дәшми генә бурәнәнең бу башына килеп басты. Илгиз, аеруча нык селтәнеп, озын йомычканы чабып төшерүгә, билен язды. Салих шунда ук аны арттан кочып алды Юк. кочмады бу баһадир гәүдә кочакка сыешлы түгел иде. дустының дымлы иңбашларыннан, үрелә төшеп, тотып алды. Илгиз акрын гына борылып карады да иелми-нитми кулындагы балтасын читкә атты, балта шундагы бүкәнгә бик ипле килеп кадалды
— Эх син. котып аюы'— диде, бөтен битен дугай-дугай нурлы елмаю каплады Шунда ук Салих дустының үзе кайнар һәм нигәдер сөт исе дә килгән кочагында калды Кайтып життең, значит, туган туфракка?
Ташларга уйлаган да юк туган туфракны, диде Салих һәм бүрәнә өстенә утырырга чүгәли башлаган иде кинәт һавага очып китте Илгиз аны култык асларыннан гына бик җиңел күтәреп, якындагы тәбәнәк эскәмия янына китереп бастырды Чәергә ябышын каласын бит хәзер, шүрәле Кайтып җиттем дигәч кенә Әйдә, шул хөрмәткә берәрме күтәрәбез!— диде һәм шунда ук иелеп, йомычка арасыннан зур гына кастрюль казып чыгарды Тот. әйдә'
Кастрюльдә әйрән иде. май суын, каймагын кушып ясалган, искиткеч тәмле әйрән иде.
— Ә без менә монда гына төпләнәбез Чүплек башында, значит, диде Илгиз һәм әллә канларга ишетелердәй итеп, шаркылдап көлеп җибәрде Кесәсеннән зур яулыгын чыгарып, битен, муенын озаклап сөртте Яулыгын кесәсенә кире тыкканда, чырае да бик җитди иде инде. гүя шулай ел маю-көлүләрен дә сөртеп алды
Чүплек башы дигәннән, тәмам бәла булды ул... бу җирләрнең шундый яманаты Кем кем, ин беренче, әти кырт кисеп каршы төште «Өеңне чүплек башына илтеп салмасан. беткәндер сиңа авыл эчендә пуста яткан йорт урыннары: . ди. Андый урыннар урам саен анысы. Ләкин, мин әйтәм. алай ата-баба нигезенә кул селтәгән адәмнәр нигезенә якын да бармыйм дим. Шулай дигәч, әти дә ризалашты, әмма кешеләр күңелендә бу урыннарның яманаты һаман яши бит! Шунысыннан ничек котылырга? Менә иң кыены кайда! Башта, кайбер санитария чаралары үткәрдем Теге, химикатлар кулланып түгел, иң беренче, табигатьнең үзен ярдәмгә чакырдым. Башта, резин перчаткалар киеп алып, мондагы тимер-томыр, сөяк-санак, иң күбе — төрле этилен да плассмас әйберләре калдыкларын җыеп яндырдым Көле-күмере генә дә өч машина булды. Шуннан соң. көлне, күмерне таратып, тирән итеп сөрдем дә клевер чәчтем. Утарны әйләндереп алып, рәшәткә буйларына сәрби. канәфер куаклары утырттым. Болар инде иң ышанычлы санитар чара Әй. уңын та карады соң клевер! Эскерт-эскерт печән жыеп алдым, куакларым да бик әйбәт китте. Шуларга куанып кына йөргәндә, һич көтелмәгән яктан удар Берзаман хатын тәртәгә тибеп маташа, значит «Ул чүплек башы печәнен малларга ашатасы булма», значит. Бер башмак тана, кыш чыккан үгез бозау, дүрт сарыктан үземә аерым төркем булдырдым Эпидстанция кешеләрен чакыртып, ул чүплек башы жирен ныклап тикшерттем. Кыш чыккач, тагын тикшертми булмады. Үземнең бернинди шик-шөбһәм юк югын, монысы юри хатынның күңелен тынычландыру өчен Тикшерү төгәлләнгәч, шушы жир печәнен ашатып симерткән бер сарыкны суеп, анысын да хатынның үзеннән сайлатып. бәлеш пешердек. Пешердек дим. итен үзем турадым, үзем эчлеккә салдым. Хатын бәлешкә якын да бармый, эпидстанция кешеләре ашап туя алмый, мин синайтим Бу җирләрнең яманатын әнә шулай юмыйча булмады, значит Шуннан соң гына Ризидә апагызның да фикере үзгәрде. «Үз эргәңдә оя корырга рөхсәт итче», дип. яшьләрдән үтенечләр дә ява башлады. Менә шулай, малай, без дә монда яңа җирләр, яткын хәзинәләр үзләштереп ятабыз.
Илгиз тагын шаулатып көлеп җибәрде Шунда ук кинәт җитдиләнеп. Салихның бер як иңбашын зур учына алды.
— Әйдә, малай, үз ояңны шушында корып җибәр Бергә-бергә. значит һөнәрең дә бик әйбәт икән. Колхозга да бик кирәк электросварщиклар Әйдә!
Салихның күз алдыннан әтисе өч өемгә бүлгән пачкалар чагылып узды.
Белмим шул. малай Мин бит әле. теге Арты белән күлгә чумган үрдәк хәлендәрәк. Башта укырга иде ният.
— Кая керергә инде исәп?
Кереп булса, университетка иде. Геологическийга.
Ишегалдын тагын шаркылдап көлү яңгыратты.
Тәмам җелегеңә сеңгән икән чит-ят җирләр җиле. Геолог булып, яңа байлыклар ачарга, значит Ярый, бик әйбәт. Укырга кирәк, малай Үзем дә быел сельхозга. заочныйга барып кердем. Әйдә, шул хөрмәткә тагын берне тотыйк әле
Шулай әйрән эчә-эчә. алар бик озак сөйләшеп утырдылар. Хуҗаның иртә-таңнан эшкә китәреп искәртеп. Салих әллә ничә урыныннан кузгалды, әмма бетмәс көч-куәт бөркелеп торган сабакташы яныннан һич кенә дә китәсе килми иде.
Алло! Зиннур! Илгиз әлс* бу. Нәрсә булды анда безнең Салихка?
— Хәле әйбәттән түгел егетнең. Язмышы, беләсеңме, хәзер кем ку-лында? Казаннан Рәйсә Шакировна очып килеп җитте Операция ясаячак. Син каян, үзеңнәнме шалтыратасың?
— Ярты сәгатьтән мин дә килеп җитәрмен. Менә бит. әй! Ярый, куз-галыйм әле.
Әй сии. Хәтер, гомер язларыннан Яшьлекләрне безнең чакырып ал'
Кара инде, тагын күңелгә җыр килә Әйтерсең, гомер-гомергә җырчы малай булган /Кырлаучыларга кушылып, борын төбеннән генә мөгрәп утырудан башка, аеруча күңел нечкәреп киткән чакларда өзек өзек куплетлар сузып җибәрүдән башка, җырлап-моңаеп утырганы ла булмады аның Гомумән, берәр җырны башыннан ахырынача белми 1ә бугай ул Монысы нинди җыр булды соң әле?
Безнең гомерләрдә.
Безнең бу кейләрдә, кайтмый калганнарның хакы бар’
Ах. әйе. «Ветераннар җыры» бу Безнең татар көйләренә бер дә хас булмаганча, гитара чиертә-чиертә җырлыйлар бу җырны Шулай гитара чыңлатып та. нинди матур-тәэсирле яңгырый икән ич безнең көйләр Ерак төньякта эшләгәндә, шулай гитара яңгыратып моңаеп утыра иде егетләр. Руслар, молдаваннар Шуны искә төшерүе белән дә күңелгә якындыр инде Юк. барыннан да бигрәк, эчтәлеге беләндер. Безнең әтиләр җыры биз бу. Соңгы елларда гына яңгырый башлады Димәк, әти ишетми дә калган бу җырны Ишетмәсә дә. ку целендә йөрткән 'i зе- нең сугыш юлларын искә төшереп утыра башласа, бик тирән көрсенеп куяр иде дә: «Их. менә шулай, кайтмый калганнар өчен дә яшәп ята быз инде без», дияр иде
Бигрәк кинәт, бигрәк көтмәгәндә дөнья куйды карт солдат. Әнине санаторийга озаткач, өйне ремонтларга бүрәнәләр, такталар кайтартып йөрде. Салихны бу мәшәкатьләргә аз гына да катнаштырмады «Син. улым. бар. имтиханыңа әйбәтләнебрәк хәзерлән Махы бирерлек булмасын!» дип. үзенең дугам тырма тешедәй баш бармагын өскә чөеп күрсәтер иде
Әни санаторий срогын тутырмый кайтып төште «Миңа шушысы да бик җиткән Рәхмәтләр яусын сезгә Инде менә этнең дә Кырым кояшында карт сөякләрен җылытып кайтсын иде. Шуны юллыйсы иде. улым», диде
Юллап өлгерә алмын калдылар
Кырымда булмаса. кырык өченче елны Капка» кояшында бик әйбәт кызынып кайткан солдат бу. дип. мөлаем гына елмаеп утыр ган әтисе, тагын өч көн үтүгә, урын өстснә ятты
Күпмедер вакытлар үткәч, карт солдатның орден кенәгәләрен, медаль таныклыкларын, рәхмәт язуларын актарып утырганда, арада бер гаҗәп кәгазь лә килеп чыкты Әтисенең Салих хезмәт иткән часть политругына язган хаты дөресрәге, шул хатның караламасы иде б\ Русча бик авырлык белән оештырган, бик күп төзәткән бозгнн. шуңа яңадан күчереп җибәргәндер инде Хатта әтисе кыскача гына үзенең сугышчан юлын язып үткән дә. әнисе җеназасына кайтып җитә алмавы гомерлек үкенеч булып калуын әйткән, инде менә Салихның әнисе сәламәтлеге турында бик борчылуын язган һәм. әгәр мөмкин булса, улын ике өч кенә көнкә өйгә кайтарырга мөмкин булмас мы. дип үтенгән иде
И әти. әти1 Әнә ни өчен теге вакытта Салихка, демобилизациягә ике генә ай калып баруга карамастан, отпуск биргәннәр икән Моңа ротада барысы да ничек гаҗәпләнеп калганнар ите аны
Унлап баксаң, әнисенең дә дөнья куюы бик гыйбрәтле
Салих университет бетергән елны бу өйдә бер бер артлы ике туй үтте Үзенең туе әллә ни истәлекле булмады Финанс экономика институты студенткасы Ж.әмилә белән алар инде өч ел буе дуслар, буш вакытларын гел бергә үткәрәләр. чәчләрне чәчкә бәйләү турында зурдан кубып сөй ләшмәсәләр дә. бу үзеңнән үзе шулай булырга тиеш кебек иде Яшьтәш
ләре арасында Салих инде берүзе буйдак. Җәмиләнең дә чәчәк чаклары үтеп бара, моны икесе дә сүзсез дә бик яхшы аклый, икесе дә алан «төшеп калганнардан» түгел. Җәмилә институтка кадәр берничә ел колхозда хисапчы булып эшләгән. Салих та — «дөнья күргән» егет, әйтерсең, язмыш аларны үзе очраштырган да инде бу дуслыкны рәсмиләштерәсе генә калган — туй әнә шул йола-вазифаны үтәү кебегрәк кенә узды
Йке айдан соң Салихның сеңлесе Зәйтүнә кияүгә чыкты.
Бу туйда хәтергә уелырдай истәлекләр булды.
Зәйтүнә унны бетерүгә, фермада эшли башлады. Кияү — колхозда шофер Илгизнең яңарак кына председатель булып сайланган чаклары, яшь кадрларны авылда төпләндереп калдыруга җиң сызганып кереште. Илгизнең ялгыз йорты буйлап, күптән инде Яшьләр урамы үсеп чыкты, бакчаларга төренгән шул матур урамда колхоз хисабына да йортлар салына башлады Илгиз туйда яшьләргә беренче өлгергән шул йортның ачкычын тапшырды.
— Бу ачкыч яңа өйнең ишекләрен ачсын, ә күңел кошларыгызны мәңгегә бу читлеккә бикләп куйсын, значит.— диде яшь председатель, үзенең сабый елмаюлары белән балкып. Бу сүзләрне әйткәндә, шул мөлдерәмә елмаюлы күзләре Салихка таба төбәлгән иде. Шул бик истә калган
Кияү Зиннурга туган тиешле иде. Туйга ул да кайтты. Мәҗлеснең бик оста тамадасы булды ул. Институт бетергәч. Зиннур республиканың нефть якларына эшкә китте, өч ел эчендә нефть Идарәсендә җитәкче эшкә күтәрелеп өлгерде. Салих та хәзер — шул якларда геолог. Университетка кергәндәге яшьлек хыялларына — яңа җирләрдә яңа байлыклар ачу романтикасына тормыш үз төзәтмәсен кертте— Җәмилә тиздән ана булачак иде.
Туй кызганнан-кызды. Ишегалдына чыгып, дөп-дөп биюләр китте. Тамадалык вазифасыннан бушаган арада Зиннур Салих белән Җәмилә янына килде.
— Бу котып аюын ничек авызлыклый алдың син, Җәмилә?—диде ул бөтенләй исермәгәндәй кыланып.— Шулай да. чылбырны ныграк тота күр. Мин ул егетне бераз беләм. тагын төньяккамы, көньяккамы оча күрмәсен.
— Очса, бергә очарбыз. Мин очудан курыкмыйм,— диде Җәмилә, үзенә генә хас сабыр-тыйнак елмаеп.
— Ну. малай, сиңа үпкә зур.— диде Зиннур, кинәт җитди турсаеп.— Бу якларда кунакларга ниятең булгач, нигә үземә ым какмаска иде? Безнең Идарәгә дә бик кирәк геологлар
— Геологиянең эш мәйданы бик киң — дип кенә әйтә башлаган иде Салих, капка төбенә, пыфылдап. машина килеп туктаганы ишетелде
Шушы мизгелләр гомерлеккә хәтергә уелып калган.
Машинадан мәһабәт гәүдәле бер ир җитез генә сикереп чыкты да кочагы тулы чәчәкләр күтәргән ханымга төшәргә ярдәм итте. Ханым килеп чыгуга, барысы да тынып калдылар, әйтерсең, каршыларында нур балкышы пәйда булды: күзләре, энҗедәй тигез тешләре, җирәнсу чәчләре. күкрәгенә кочкан чәчәкләр бәйләме — барысы да нурлы елмая иде ханымның. Мәһабәт гәүдәле ир дә елмая, анысының елмаюы. «Күрдегезме, менә мин кемне алып килдем!» дигәндәй эчке бер горурлык белән балкый иде.
Тантаналы тынлык шунда ук шат авазлар ташкынына күмелде:
— Рәйсә Шакировна'
— Исәнмесез. Рәйсә апа!
— Хуш килдегез. Рәйсә Шакировна!
— Төкле аягың белән. Рәйсә сеңлем!
Тагын шул бик истә. Машинадан Рәйсә килеп чыгуга. Зиннур кырт борылды да өй ишегеннән күренгән хатынына таба кызу-кызу 100
атлады Бик затлы-килешле киенгән, зифа буйлы, зур коңгырт күзләре: «сүзеңне үлчәбрәк сөйләш минем белән»— дигәндәй үткен-горур карашлы ханым иде Зиннурның жәмәгате. Ир. хатынын машинадан килеп чыккан нур балкышыннан ышыклагандай, аны олы гәүдәсе белән каплап алды, нәзакәтле генә култыклап, өйгә таба борды
Илсөярнең: «Рәйсә Зиннурга кияүгә чыга»,— дигәне расланмады ♦ Рәйсә, институт бетергәч, ике ел район больницасында эшләде Ан- | нары, ординатура тәмамлап, республика поликлиникасында эшли баш- £ лады, медицина фәннәре кандидаты булды. Әле студент чагында ук авыл- * да аны «үзебезнең доктор» дип. «Рәйсә биргән дарулар бик килешә» « дип. чын хөрмәт итәләр. Салихның әнисе исә «Рәйсәнең шифалы кул- 5 лары гына чирдән арындырды мине», дип. лае чыккан саен әйтә иде Быел гына: «Рәисә кияүгә чыккан, ире зур галим икән», дигән _ хәбәр дә иреште. =
Хәбәрләрен ишетеп торса да. Салихның ерак төньяктан кайткан- 2: нан бирле Рәисәне очратканы булмады. Салих өчен Рәйсә — егет чакның > кайтарып алып булмый торган иң якты хатирәсе ирешергә мөмкин - дә кебек булган үкенечле бәхете, мәңге төзәлмәс йөрәк ярасы иде * Хәер, дөнья булгач, бер дә очрашмадылар дию дөрескә килеп бетмәс ® Булгалады очрашканнары Ләкин бу очрашулар бары тик тылсымлы *" сирәк төшләрдә генә була торган, бәхетнең иң яктысы, иң олысы, әмма ~ бик тә кыска мизгелләр генә иде. Казанда, авыл урамнарында очраш- « кададылар. Рәйсә. битләре алсулана төшеп, елмая-елмая. хәл-әхвәл « сораша да ни арада күздән дә югала иде Салих Рәйсәнең сорауларына 2 ни дип жавап биргәннәрен аз гына да хәтерләми Мондый очрашу мизгелләреннән соң күңелдә кайчандыр ишеткән жыр сүзләре генә кабатлануы хәтердә:
Сине курсам.
Сине очратсам.
Жир әйләнә Кирегә
Ж ир әйләнсә дә кирегә.
Килче, иркәм, бирегә
Җыр, бигрәк тә анын күңелдә генә яңгыраганы, язмышка аваздаш булмаска да мөмкин икән Рәйсәнең алай кабат килгәне, хәтта әйләнеп бер күз салганы да булмады
Инде менә күңелне гел сызлаткан исем генә түгел, жисем тагын аның каршында Рәйсә. һаман да шулай бөтен барлыгы белән нурлы елмаеп, үзен сәламләүчеләргә баш ия-ия. алга атлады, менә ул Салих белән Җәмиләгә дә нәкъ бер чамада баш иеп, үтеп китте Салих та баш идеме? хәтердә калмаган Ул чын-чынлап тораташтай катып калган иде Җәмиләсе жылы-йомшак итеп яңагыннан сыйпап куйгач кына аңына килде.
Туй иртәгесен Фатыймәттәй урыныннан тора алмады Аның «Рәй сәне чакырыгыз». - дигәнен көчкә генә аңлый алдылар Рәйсә йөгереп килеп житкәндә. ананың йөрәге тибүдән туктаган иде инде
— Изге юлыгыз уң булсын. Рәйсә Шакировна!
Рәйсәнең алдына гына караган килеш, операңионныйга үтеп барышы иде. тукталып калды. бүлмәдәгеләргә күз йөртеп чыкты
- Уһу. монда бәген сабакташлар диярлек җыелган. — диде һәм башта Җәмилә. аннары Илгиз. Равил Зиннур белән кул биреп курите Ишек катында боек кына тезелешеп басып торган өч үсмер чнына җиткәч. тукталып калды ~
Яшь Мәрдәновлар дип белән. Рәйсә апасыз оулам.— диде дә үсмерләр белән дә берәм-берәм кул биреп күреште
Әйе. улларыбыз.— диде Җәмилә.
8
Зиннур «Безнең Идарәгә дә бик кирәк геологлар, нигә үземә ым какмаска иде».— дип. тикмәгә генә турсаеп маташмаган икән Ике ай да үтмәде. Салих Зиннурлар Идарәсенә эшкә күчерелде
Салих башта билгеләнгән районда нефть ятмалары мәйданы инде «картайган» нефть чыгу үсүгә бармый, шунлыктан поселокта торак тезелеше катачы да бик тарайган, Салихларга шактый кысан бер бүлмә генә биргәннәр иде.
Салихны «яучылауны» Зиннур нәкъ шушы мәсьәләдән башлады Нефтьчеләрнең үзәк шәһәренә җыелышка килгән иде Салих, экономист Җәмиләнең дә йомышы чыгып, ул да ияргән иде Зиннур, ир белән хатынны машинасына утыртып аларга бер-бер артлы өч квартира күрсәтте Шәһәр үзәгендә ике бүлмәле квартира Элеккерәк проект буенча, түшәме бик биек, икенче катта, балконы юк. Эшкә йөрергә бик якын булса да. балалар бакчасы шактый ерак икән (Монысына Җәмилә игътибар итте). Аннары, микрорайондагы тугыз катлы йорт янына килеп туктадылар Лифт эшләми иде. тугызынчы катка җәяү менеп киттеләр Өч бүлмәле, балконы булса да. әллә ни иркенлек сизелми Ул арада Җәмилә күршеләрдән «Өске катларда еш кына су булмый, басым җитми», дигән хәбәр дә ишетеп өлгергән.
— Син кашыңны җыерырга ашыкма әле. кордаш,— диде Зиннур һәм машина өченче микрорайонга юл тотты
Биш катлы йортның өченче катындагы квартира ишеген ачып җибәрүгә. битләргә мул булып кояш нуры бөркелде Ике бүлмәле, өченчегә иркен, матур итен эшләнгән лоджия Җәмилә теләгән балалар бакчасы ишегалдында ук Монысы ирнең дә. хатынның да күңелләренә хуш килде
Күченгән көннең иртәгесен үк өй туе үткәрделәр Мәрдәновлар үзләре бу турыда уйламый да. дөресрәге, мондый бәйрәмне «бераз баш-күз алгач»ка ниятләп куйганнар иде. Дибаевлар авыз ачарга да ирек бирмәде.
— Өй туеның бөтен кызыгы шунда инде аның, идәнгә тезелешеп утырып, кансың җамаяктан, кайсың ташаяктан тәгам җыюда да. өй мебельләр белән тулганчы, иркенләп бер дөбердәтеп биюдә,— диде Диләфрүз.
- Коллектив белән якыннан танышып, аралашып китүнең иң шәп ысулы,— дип өстәде Зиннур
Диләфрүз — Зиннурның хатыны — Зәйтүнәләр туенда беренче күрешүдә үз матурлыгына үзе сокланган адәмдәй, бик горур-һавалы кебек күренсә дә. чынлыкта һич тә андый зат түгел икән Ул өй туе мәҗлесенең җаны булды Шаян-мәзәк сүзләр белән таныш булмаган- нарны җаена китереп кенә таныштырды, җиңел сөяктән бөтен кунакларны биюгә тартты
Икс гаилә бик якын дустанә аралашын, бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә бер-берләренә кунакка йөрешеп. күңелле генә яшәп киттеләр. Мәрдәновлар яна өйләнешеп, үз ояларын яңа коручылар буларак, аларга өй җиһазларыннан, тегесе-бусыннан кирәк-яракның иге-чиге юк иде. Диләфрүз ханым мондый мәсьәләләрдә Җәмиләгә иң беренче оста киңәшче булды. Зиннур исә андыйларны табуда, өйгә кайтартуда алыштыргысыз ярдәмче иде Шәһәр җитәкчеләреннән булсын тәэминат бүлеге башлыкларыннанмы - бер дә белмәгән, дусларча мөнәсәбәттә булмаган кешесе юк иде Шуңа да андый мәшәкатьләрне Зиннур һич кыенсынусыз, эш арасында, уйнап кына дигәндәй башкара иде '
Эшендә дә Зиннур Салихның иң беренче киңәшчесе, ярдәмчесе булды Ни генә әйтмә. Зиннур инде стажлы белгеч. Идарәдә шәһәрдә абруйлы кеше Шундый сабакташын, гаилә дустың булу — тормышта ай-һай зур терәк икән ул. Поселокта мондый «терәксез» генә ярты
елдан артык яшәп карамаса. Салих, ихтимал, моны аңлап та бетермәс иде. Бәхетсезлек бәхет китерде, дигән сыманрак
Зиннур җитәкләгән бүлекнең Салих эшенә әллә ни катнашы юк. шунлыктан алар хезмәттә бер-беренә бәйсез диярлек иде Эштә алар начальник кабинетында үтә торган планерка, киңәшмәләрдә ген.» бергә булалар Шунда Салих Зиннурның бөтен идарә эшенә кагылышлы * акыллы чыгышларын ишетә, сөйләү рәвешендә. уз-узен татышында ук «начальникларча» мәһабәтлек бөркелеп тора моның Сабакташының £ мондый чыгышларыннан соң Салих еш кына: «Ерак китәр бу».- > дип уйлап куя иде Үзендә исә мондый сыйфатны аз гына да сизми Са- < лих Үз эшеңнең теләсә кайсы коллегаң белән ярышырдай остасы бул. < бәһале белгеч бул әнә шундый максат, китапчалап әйтсәк, шундый ~ принцип белән яши Салих *
Ике гаилә дуслыгы якынайганнан-якыная барды Аеруча. Жәмилә д белән Диләфрүз аерылгысыз ахирәтләр булып киттеләр Озакламый - Жәмилә бер дә аһ-уп килми генә, гадәти бер хәл кебек кенә, тагын бер * малай алып кайтты Дибаевларның бердәнбер кызлары инде мәктәпкә ~ йөри, шуңадыр Диләфрүз Мәрләновл арның нәниләренә уз уллары ту х гандай шатланды, өйгә килсә, баланы сөеп туя алмый, һәр килүендә, ® кайгыртучан әбидәй, бик кирәген белеп кенә, берәр нәни кием-салым. _ уенчык-фәлән дә кыстыра килә иде -
Салих та Дибаевларның үтә сизгер ярдәмчеллегенә рәхмәтле иде. ♦ әлбәттә Ә шулай да Шулай да еш кына Зиннур белән Рәисәнең " машинада кочаклашып җәяүле солдатны узып кнтуләре күз алдына килә дә күңелләр әллә нишли «Рәисә Зиннурга кияүгә чыга» дигән хәбәр тагы Мондый чакларда «Кеше ни сөйләмәс, ал арның машинада бергә кайтулары очраклы хәл генә ич», дип. үз-үзен тынычландырыр! a тырыша Салих «Нигә төймәдән дөя үстерәм соң әле мин. вак җан!» дип үз-үзен битәрләп тә ташлый иде Үзенең шул рәвешчә «вак җанлылыгы» турында берәүгә дә сөйләгәне-сиздергәне бул-мады аның.
. Ә күңел юшкынын юардай чара-дәва. белмим, бар микән соң ул тормышта?
- Гафу итегез. ничегрәк монда хәлләр?
— Тсс. Диләфр} з Гариевна Операции пара
Сяснечлардә чәчәк атабыз, Кнеисчырг.» кереп янабыз. Үкенечләрдән акыл алабыз
Тагын күңел кылларын җил тибрәтә башлады Нинди җыр сон әле монысы? Юк. җыр түгел, канчандыр укыган шигырь юллары ич бу Әй. бар иде заманнар Армия елларында, аеруча ерак төньякта эшләгәндә, үлеп тә җыр. шигырь ярата торган булып китте ул Баш та әнә. күңел түрендә бабасының әлеге балачактан бирле йоклап яткан моңлы җыры күңелләрне айкап алды Аннары, якташлары очрап, туган якларын сагынуга түзә алмый җыр сузып җибәрсәләр, кузләрдән яшьләр килә me Ерак төньякта якташлар алан еш очрап тормый Ә кунел гел җыр тели Шулай җыр эзләптер инде, кулына төшкән һәр шигырь китабын йотлыгып укый торган булып китте Жыр гына ту гел. шигырьләр дә нәкъ күңелләтеп әйтеп бир.» ала икән ич! һәрбер шигырь ту гел әлбәттә Газета хкыгандагы кебек, акмы ак. карамы кара дигәндәй мен кат ишеткәннәрне матурлабрак кына кабатлый торганнары да бар Бар шундыйлары Күптәннән күңелеңне тынычсызлап, кытык ian йөри ә су зләр белән ШУНЫ һичничек әйтеп бирә алмыйсын Шигырь
дигәнең, болытлар арасыннан кинәт калкыган кояштай, көтмәгәндә күңелеңне балкы I а да җибәрә.
Исемдә исемен.! Көнозын
Кабатлыйм кабынып мин.
Ә бәлки, табынып, дим
Монысы — Рәйсә искә төшкәндә күңелдә кабатлана торган юллар. Кайсы китапта, кайчан укыды ул мондый шигырьне3— анысы һич истә юк. Туган яклардан еракларда уянган шигърияткә тартылу гомерлеккә калды Өлкәнәя төшкәч тә. эш. тормыш мәшәкатьләренә колакларына кадәр чумган көннәрендә дә ул еш кына кулына берәр шигырь китабы ала. андый китаплар өстәл тартмасында (эшендә дә. өендә дә) һич өзелеп тормый, китап кибетенә керсә, кулына берәр шигырь китабы эләктерми чыкмый иде.
Елмай, син. язмыш, ач мина колач.
Михнәт булмасын, дан булсын эшем
Бу юлларны эшкә барышлый еш кабатлый ул. Шушы юллар кәефләрне күтәреп, аяк атлауларны җиңеләйтеп җибәрә
Күңел дөрес сизенгән икән бергә эшли башлауларына ике еллап вакыт үтүгә. Зиннур Идарәнең башлыгы булып күтәрелде. Шулай буласын күңел сизенгәнгәме. Салих сабакташының болай үсеп китүенә аз гына да гаҗәпләнмәде, үзендә чеметем дә көнләшү дигән нәрсә сизмәде. Идарә эшендә нәкъ шулай булырга тиеш кебек кенә бер вакыйга булды бу.
Зиннур, башлык булгач та. үз-үзен тотышында әллә ни үзгәреш сиздермәде. Планерка, киңәшмәләрдә шул ук эшлекле, төгәл, өздереп әйтә торган чыгышлар Хезмәттәшләре фикеренә сизгер колак сала, бәхәсләр чыкса, тыныч-сабыр гына тыңлап утыра да. нәкъ уртак фикерне тотып алып, соңгы ноктаны куя белә Сабакташының мондый сәләтенә Салих соклана гына иде Кара инде, бишектәге бишкә төрләнер дигәндәй, балачактан бергә аунап үскән, бер партада утырып укыган малай әнә нинди талантка ия икән ләбаса!
Бервакыт. Зиннур кабинетында чирагтагы планлаштыру бара иде. Кинәт телефон шалтырады. Гадәттә, планерка, киңәшмәләр вакытында башлык өстәлендәге яшел. ак. зәңгәр телефоннар барысы да тынып тора, күрше бүлмәдәге секретарь кыз аларны ялгамый иде Бу юлы озынча кызыл телефон шалтырады. Монысы — Мәскәү белән туры- дан-туры элемтә телефоны. Зиннур, сөйләвеннән туктап, ашыкмый гына трубканы алды Башта «Исәнмесез. Геннадий Борисович!»—дип. бик гади якын итеп исәнләшү, кыска гына хәл-әхвәл сорашулар Аннары Мәскәү эш турында сорашуга күчте бугай. Зиннур: «Тырышабыз мөмкин булганның барысын да»,— дип. кыска-кыска җаваплады Ул арада сөйләшү конкрет саннар белән бара башлады Зиннур куп саннарны күңеленнән генә әйтә, алдындагы кәгазьләргә күз сала, ул арада трубканы иңбашы белән колагына кыстыра да. куллары белән арифметик линейка шудырмасын күчергәли-күчергәли исәпләп ала. бик тиз арада кирәкле санны әйтеп тә өлгерә иде
Салих сабакташының Мәскәү кадәр Мәскәү белән шушы кадәр иркен-тыныч сөйләшүенә сокланып карап утырды Үз бүлмәсенә чыккач, кинәт мәктәп еллары. Зиннурның математикадан гел өчле алулары хәтердән үтте. «Ничек шулай математик сәләтләре дә ачылып киткән монын3»— дип бик гаҗәпсенүле уйлап куйды Зиннурның тиз-тиз исәпләп, башкалага нинди саннар хәбәр итүен Салих’ яхшы аңлый иде Әле ай урталары гына булса да. план үтәлешенең ни дәрәҗәдә икәне белән кызыксына Мәскәү.
Салих, булмәсенә сыеша алмагандай, ишекле-түрле йөренә башлады Бик кисәк ишекне ачып, план булегенә кереп китте Анда, янәсе, үз эшемә кирәк дип. скважиналардан килгән оператив тас-
маларны сорап алды. Мондый тасмаларны автомат аппаратлар язып бара, алдашу мөмкин түгел иде Салих бөтен эшен куеп, шул арны исәпләп-йомгаклап утырды Ниһаять, бүгенге көнгә нефть чыгару кү ләмен күрсәткән сан аның алдында Чынбарлык саны Зиннур Мәскәү- гә хәбәр иткән саннан бик күпкә ким иде Әйе. әйе. Салих үз зиһененә нык ышана. Зиннур авызыннан яңгыраган сан чынбарлык белән аз ♦ гына да туры килми иде. 5
Диләфрүзнең туган көне икән бүген, эштән кайтуга. Жәмнлә шул ту- - рыда искә төшерде Салих, ябылганчы дип. абына-сөртенә «Бүләкләр» * кибетенә йөгерде
Дибаевларның шәһәр төзелә башлаганда ук салынып калган - «финский» дип йөртелгән, бакча эченә күмелеп утырган йорт-кварти- ~ ралары бу юлы да Мәрдәновларны бик ягымлы каршы алды Башка ку- * наклар да /китәрлек иде. күбесенчә берләшмә кешеләре Өстәлдә, х кем әйтмешли, күгәрчен сөте генә юк (шул исемдәге матур тартмалы ~ кыйммәтле конфетларны искә алмаганда) Салих, барыннан да бигрәк. бакчадан гына өзеп алып кергән кыяр салатына ябышты Шул бик Z истә. ё
Утыра торгач, кунаклар төнге гөлләр исе аңкып торган ишегал- J дына. бакчага сибелделәр Шунда Салих. Зиннурны жинелчә генә •култыклап читкәрәк алып китте дә бүген иртән үзе исәпләгән сан турын - да сөйләп алды «Син. ашыгыбрак китеп, ялгышкансың бит. малай. ~ ә чынбарлыкта хәл менә шулай тора». - дип. Идарә житәкчесенең е ялгышын искәртү төсендә генә әйткән иде Салих бу турыда Зиннур. ' Салихны тагын да шаккатырып, тын гына кеткелдәп көлеп жибәрде
— Саннар ул. дускай, аерым кешенең генә түгел, бөтен бер коллективның язмышын хәл итә хәзерге заманда. — диде ул һәм «һаман да сабыйлыктан чыга алмыйсың әле син», дигәндәй, кайгырту чан ата сыманрак. Салихның кулбашыннан сыйпап куйды
Салих, тәненә ток йөгергәндәй, кисәк кулбашын читкә тартты
— Сестра, әйтегезче
Авыз-борынына марля-япма бәйләгән сестра. операционный ишегеннән чыгуга, бүлмәдәгеләрнең сүзле һәм сүзсез сорауларына уң кулын күтәрә төшеп кенә җавап бирде дә. ашыгып чыгып китте Шунда ук зур гына ялтыравык ик әрҗәдәй аппарат к) тәреп. операцион- ныйга кереп китте. Керешли берәүгә дә күтәрелеп карамады
Бүлмәдә авыр тынлык урнашты. Зиннур сәгатенә карап алды. Диләфрүзнең колагына ук иелеп, нидер пышылдады. Бу пышылдау, аннары Зиннурның аяк очларына гына басып, тышкы ишеккә юнәл\ < ишекнең ачып-ябылуы — берсе дә тынлыкны аз гына да бозмады
10
Тнрлесе булды тормышта.
Сугышып җаным арса
Калган юллары ничек иде соң әле бу жырнын. әллә шигырьнеңме5 Бик яхшы белә иде бит Авылына кайтканда, юл буе эчтән генә гел кабатлый. көйли иде.
Бәлки, һәркемнең дә шулайдыр, үткән гомер юлын турында уйлана башладыңмы, күңелдә һәрчак моңлы бер көй. жыр яңгырый башлый Өлкәнәя башлагач, аеруча
Балачактан ук күңел каядыр ерак-еракларга ашкына Кемдә ничек тер. Салихта мондый ашкыну һәрчак канәгатьсезлек, язмышыннан ризасызлык белән бергә үрелеп барды Солдатка алынгач, юллар аны әллә кайларга. әйтик, дус тугандаш илләрнең берсенә алып китәр кебек иде Язмыш дигәнең бүтәнчәрәк елмайды Бер дә әллә канларда тү
гел. күрше Пермь өлкәсендә генә хезмәт итте. Жире-суы. жәе-кышы туган яклардан бер дә әллә ни үзгә түгел.
Ерак төньякка юл тотканда да. ку иел ашкыну белән тулы иде. Монда, әлбәттә, барысы да бүтәнчәрәк. Озын, суык кышлары, айлар буе караңгы төннәре, искиткеч матур төньяк балкышы Шул суык караңгылыкта үзенең утлы һөнәр иясе булып китүе дә куңелгә бик хуш килде Очсыз-кырыйсыз караңгылыкта ул очкын чәчрәтә-уйната, тимер кадәр тимерне сыга-бөгә Яшь күңелгә бик хозур, бик горур иде бу Аннары. шул ук ут-очкыннар күңел түрендә! е бабасы моң-жырын уятты
Институт еллары да ашкынулы үтте. Курсташлары арасында ул иң өлкәне иде. Төркемдә барысы да мәктәп партасыннан гына килгән егетләр-кызлар. ә ул ил-жирләр гизгән солдат Ашкынулы хыяллар исә барысыныкы да уртак. Алай гынамы. Салих бу яктан яшь сабакташларыннан да уздыра иде бугай Шуңа да. төркемдә барысы да аңа тартылалар иде. Аннары әле. төркемләшләр барысы да әти-әниләре жилкәсеннән төшмәгән, еш кына кесәләрендә тиене дә шалтырамаган көннәре була. Мондый чакларда Салихның яшь дуслары аеруча күбәеп китә, студентлар ашханәсендә Салих абыйлары заказ бирүче-туләүче булып кына утыра, ашын, тегесен-бусын ташып йөгерүчеләр жи- тәрлек
Ж.ӘМИЛӘ белән дә алар шушы студентлар ашханәсендә танышып киттеләр Ифрат сабыр, шулай ук иптәш кызлары арасында өлкәнрәк бу студенткага Салих байтактан игътибар итә. «күз атып» йөри иде инде Беркөнне Салих тирәсендәге күңелле төркемгә көтмәгәндә шушы «апа-студентка» да килеп кушылды Көлемсерәвең бик мөлаем яшереп кенә:
— Бай абзый! Минем дә тамакны туйдырыгызмы, диде
- Зинһар, табыныбызны ямьләндерегез.
Иртәгәсен Ж.ӘМИЛӘ. подносын күтәреп, тагын Салих каршысына килеп утырды. Өстәлгә кичәге әжәтен куйды.
— Ә шулай да. бай абзый, сез бик алай иркенәймәгез. Кулыгызга диплом алганчы, тагын мең дә бер йөз туксан биш көн яшисегез бар. диде шул ук мөлаем елмаю белән
— Кайдан мондый төгәллек?
— Әгәр бер иксны чишә алсам, мин сезгә көнгә күпме туздырырга кирәген дә бик төгәл әйтеп бирер идем.
- Нинди икс икән ул?
— Әнә. уң кесәгездәге кенәгәгә язылган сан
— Кенәгә ун кесәдә түгел, әмма анда язылган сан сер итеп саклана
Танышып киткәч. Җәмилә. үзе сайлаган һөнәренә хас. тормышка шулай төгәл исәп-хисап күзлеге аша каравын моннан соң да куп тапкырлар күрсәтте
Кулына диплом алгач. Салихның бер дә алай ерак-ерак жирләргә түгел, үзебезнең якларга ук эшкә билгеләнүенә һич карышусыз риза булуында да. аннары. Зиннурлар Идарәсенә эшкә күчүендә дә Җәмиләнең практик акылы аз роль уйнамады.
Озак та үтмәде. Салихны Идарәнең баш геологы итеп күтәрделәр. Хәзер инде ул Идарәдә бүтән «Баш»лар белән бергә, эшне төпкә жигелеп тартучы, алай гына да түгел. Зиннурның уң кулы иде Начальнигының «Саннар ул. дускай, аерым кешенең генә түгел, бөтен бер коллективның язмышын хәл итә хәзергесе көндә» дигән сүзләрен дә еш искә төшерергә туры килә иде Искә төшә дә. нихәл итәсең, шулай кирәктер инде ул... Шунсыз булмыйдыр дип. мондый хәлгә күңеле ачыну белән күнегеп тә килә иде бугай
Күнегеп килә, әмма әлеге үз-үзеннән канәгатьсезлек хисе һич йокламый, ул хисне жиңу. ихтимал, мөмкин дә түгелдер
Геолог' Бу сүз үзе үк күңелдә балачактан ук романтик алсу- зәңгәрсу төсләргә төренеп балкый иде. Эшли башлавының беренче
көннәреннән үк бу алсу-зәңгәрлек бик тиз соп-соры төскә керә башлады
Татарстанда төп нефть ятмалары гасырлар буе килгән тарихы белән инде күптән ачылган, аркаңа биштәр асып, яна сукмаклар салып йөрисе юк. Моны, әлбәттә. Салих яхшы белә иде Яна ятмалар ачасы юк. яна чыганаклар ачасы бар .эле Монысы да Салихка яхшы мәгълүм иде Дөрес кулына геолог чүкече тотып, яна сукмаклар салып түгел Яна- * дан-яна приборлар ярдәмендә.
Ләкин эшендә Салих мондый хозурлыктан да мәхрүм булып чык- - ты Яна чыганаклар ачу. кара алтынга кайсы урындарак жир борау- с лап төшү нокталарын билгеләү белән бөтенләй башка оешма - геофизик трест шөгыльләнә иде Салихлар Идарәсенең бурычы исә - < бораулаучылар кулыннан әзер скважиналар кабул итеп алу да шул ф коелардан жае-әмәле белән генә җир маен суыру иде
Жае-әмәле белән генә Монда инде Салихның университетта = алган белеме кирәк, фәнни-тикшеренү нефть институты шул «жае >мә.ц» - дигәннең кырык төрле янадан-яңа ысулын тәкъдим итеп тора Шуларга * үз профессиональ сизгерлегеңне, тәжрибэнне лә кушып, санлап ал. * тикшер дә куллан. 3
Шулай итеп. Салихның эш көннәре геологик карта схема- J ларга, исәп-хисап диаграммаларына, башка кәгазьләргә күмелеп, бер лә г геологларга охшамаганча, башлыча кабинетта гына үтә иде
Жаен әмәлен белеп кенә Әйтергә генә ансат шул бу Кырыкмага 7 кырык ысулның ин кулай дигәнен сайлап алу турында көн-төн уйлана- - сын. жанынны кат-кат айкыйсың, «менә таптым» дигәч кенә CKB.I “ жинаның режим-планына имзаңны куясын
Баштарак, чыннан да. «жае-әмәле» дөрес табылган кебек була Скважиналар, ипле генә, түкми-чәчми генә жир маен суырып утыра План ла әйбәт кенә үтәлә һәм менә, һич көтмәгәндә. Девон бабай үз кәйсезлеген күрсәтә дә куя Каядыр гектарлап жиргә нефть түгел гән. кайсыдыр чишмә, дегеттәй май. нефтьне кысрыклап чьи ару өчен катламга кудырылган химик матдәләр белән катнашып, янына бармас тай сасып ага башлаган Тагын яна ысул, яңа режим кирәк Тагын төн йокылары кача. Мондый көннәр, мондый эзләнү-тикшеру.lap үз чиратында план үтәлешенә китереп суга
Шушы нигездә Зиннур белән дә бәхәскә кереп бетәләр Хәер, бәхәс дигәне алай якага яка килешүгә барын житми. Салихның табигатьне. әйләнә-тирә мохитне саклау турында кызып-кызып сөйләгәннәрен. башлык, әйтергә була. Сократларча бер тынычлык белән тынлап утыра да шулай ук философларча могтәбәрлек белән әйтә
Синең, кордаш, әниеңнең он иләгәнен күп мәртәбәләр күргәнен бардыр инде Никадәр сак. никадәр бәрәкәтле итәргә тырыша ул. әмма никадәр генә тырышмасын, кашларына барыбер ап ак он куна Кашына гынамы сон! Бөтен келәт, жилнуч. куна тактасы ап ак булып кала Тегермәнчене алыйк Ап ак онга батмаган тегермәнчене кайда, кайчан күргәнең бар? Борыи-борыннан шулай Су. жил тегермәннәре заманыннан башлап, хәзер!е электр тегермәненә кадәр ап-ак онга батып беткән булыр тегермәнче Безнең эштә дә шундый хәл инде ул. малай
Яна жай-әмәл. яна геологик режим эзләү озаккарак су тыла баш ласа, начальникның тавышы шактый кырыс яңгырын башлый1
Дәүләт дисциплинасы дигән нәрсәне онытмыйк, кордаш Нефтьнең ил экономикасы, илнең халыкара хәле икәнлеген сиңа аңлатып торасы юк
Бервакыт Салих кабинетына, гомердә булмаганча, ифрат жит- дн талчыгулы кыяфәттә Илгиз килеп керде Жүнләп исәнләшеп тә тормастан. Салих каршына шап итеп килеп утырды да
Сез. кордаш, безнен басуларны та харап итә башлыйсыз икән инде, значит, диде
Ничек харап итәбг»?
— Белми янәсе.. Инеш буена. Яшьләр храмы артына ук вышка китертеп утыртмакчылар анда. Безнең уҗым басуларын, сугарулы болыннарны таптатып, вышкаларын сөйрәп кенә китермәкчеләр. значит.
— Анысы әйбәт түгел, әлбәттә. Ләкин бит. кордаш, бу эш безнең Идарәгә бәйләнмәгән.
— Ничек бәйләнмәгән? Барыгыз да нефтьчеләр ләбаса1 Үзара килешеп тә эшли белмәгәч. . Нинди заман кешеләре соң сез? Кайсы илнекеләр?
— Илгиз, зинһар, тынычлан әле. Андыйга китсә, мин дә сиңа нәкъ шундый ук сорауны бирә алам. Нефтьчеләр белән игенчеләр дуслыгы турында, мәсәлән
— Дуслык! Син тир түгеп иген үстер, икенчең, шуны таптап, изеп үтсен дә. дусларча үбеш!
— Дөресен генә әйткәндә, минем менә хәзер сине, чыннан да. кы- сып-кысып үбәсем килә.
— Ә минем сине тотып дөмбәслисем килә, значит.
— Синең ул йозрыкларга эләккәнче, шуны гына сорап калыйм: ни хәлләрдә яшәп ятасыз? Тагын ишәймәдегезме әле?
Илгизнең ачу-ярсулы йөзе шунда гына нәкъ Илгизчә итеп, сабыйларча елмаю белән яктырып китте.
— Жиденчене көтәбез. Бу темплар белән барганда. Ризидә апагызның герой-ана булу ихтималы да юк түгел. значит
Яңа нефть мәйданының алар авылын да биләгәнен Салих, әлбәттә. яхшы белә иде Яна мәйданнан нефть чыгару нәкъ менә алар Идарәсенә тапшырылачагы да мәгълүм иде. Салих туган төбәгенең мондый киләчәгенә бары куана гына иде. Бу хәбәрне беренче ишеткәндә. Салихның күз алдына, иң әүвәл. көзге былчыракта җәяү кайтып килүче солдат күз алдыннан чагылып үтте. Нефть чыга башлау, барысына да өстәп, яңа асфальт юллар да дигән сүз бит инде ул!. Шулай да. Зиннур әйтмешли, иләгәндә, он тузаны очмый калмый Дөрес, хәзер илленче, алтмышынчы еллар түгел инде.
Моңарчы Салих, яна скважиналар кабул иткәч, вазифасы таләп иткәнчә, алардан нефть чыгару режимын фәнни-тикшеренү институты тәкъдимнәре арасыннан гына сайлап ала иде. Илгиз белән сөйләшү күңелгә чын-чынлап тынычсызлык очкыны кабызды. Юк. андый «он тузанын» бөтенләй дә очырмыйсы иде!
Күңелдәге очкын дөрләгәннән-дөрли барды. Йокысыз төннәр, фәнни- тикшеренү институты. Казан галимнәре белән кайнар бәхәсләр тулы көннәр башланды
.. Илгиз. Илгиз! Рәхәт тә, газаплы да мондый очкынны син кабызып җибәрдең бит күңелдә. Куптәннән пыскыса да. чынлап торып дөрләтүчесе син!
Бүлмәдән Зиннур чыгып китүгә. Илгиз дә Җәмилә колагына пышылдады. Аның пышылдавы исә барысына да ишетелерлек иде:
— Минем дә барып киләсе бар иде бит. теге., бәбәй алып кайта торган җиргә.
һәм бөтен чырае белән якты елмайды. Шушы елмаю бүлмәдәге- ләрнең уңайсыз-җитди йөзләренә дә кунып өлгерде. V
V
Сибелә чәчәк ку иел чәчәкләре.
Йолдыз булып снбелӘ төннәрдә
Шуның шикеллерәк иде ул төннәр. Илгиз килеп киткән көнне Салих төне буе йоклый алмады Вышка күчереп утыртасы урын, әлбәттә, ба-
лачактан ук аңа яхшы таныш иде Чыннан да. нигә ужым басуы, болын буйлап үтәргә сон әле? Әллә ни ерак та түгел, станция юлы бар Нигә шуннан үтмәскә?
Салих төн уртасында торып утырып. таныш жирләр буйлап юл сызып карады. Әллә ни урагыч та түгел, була бит. ужым. болынны бөтенләй диярлек таптамый үтәргә була Бәлки, вышкачыларны * инеш аркылы чыгу куркыткандыр? Салих яхшы хәтерли. Илгизнең әтисе 5 колхозда иң оста механизатор Мәрди ага. язгы чәчу вакытында £ аргы басуга әллә кайдан, станция юлыннан әйләнгәнче, тирә-юньдә иң £ зур тракторы белән гел инеш аркылы гына чыга иде Бервакыт Мәрди < аганын председатель белән сөйләшкәннәре дә хәтердә <
— Синең аннан-моннан гына балчыклы таш жәйгән станция юлын- ф нан да ышанычлырак ул инеш төбе, энекәшкәем. Табигать мен-мен - еллар буе. иң нык чуерташлар белән күптән ныгытып куйган инде ул = инеш төбен.— дигән иде карт механизатор
Әйе. бик ихтимал, вышкачыларны нәкъ шушы инеш өркеткәнгә ох- * шый. Ярлары да. кайчандыр елга төбе булгангадыр, бик нык Дөрес. биек булмаган таулар Ләкин. Салих яхшы хәтерли. Мәрди ага үтеп $ йөргән урында бернинди тау юк. сөзәк, ипле ®
Иртәгәсен эшкә килүгә. Салих, юл сызымын күтәреп, иң беренче.
Зиннур янына керде =
Матур идея бу! Чыннан да. Илгиз әйтмешли, туган басулар- * ны харап итүгә юл куймаска иде шул, диде башлык, папкасына нин < дидер кәгазьләр сала-сала. аннары папкасының ялтыр каптырмасын “ шартлатып япты да урыныннан торды.
Мин хәзер берләшмәгә киттем Бу турыда мин анда суз кузгатырмын Хәзер син вышкачылар конторасына үзең белеп килсәң икән.
Бергәләп коридорга чыккач. Зиннур жиңелчә генә Салихның терсәгеннән алып, сөйләп барды
Беләм мин Иван Кузьмичны. бик үзсүзле кеше Син инде ипләбрәк сөйләшә күр һәр үзсүзлеләр кебек, салпы ягына салам кыстырганны бик ярата Хәтерлисеңдер, алар конторасы вышкачылар ярышында бөтен Союз күләмендә жинеп чыктылар бит Сүзне, мәсәлән, шуннан башларга була
Иван Кузьминның алай үзсүзлеге сизелмәде Салихның юл сызымына бик жентекләп карап торганнан соң. алдындагы өстәл календаре битләрен актарып алды
— Сроклар бик кысан кысанын Шулай да сезнең фикерне исәпкә алырбыз Табигатьне саклаучылар белән конфликтка кермәскә дә бик әйбәт фикер бу. рәхмәт сезгә, диде, һәм урыныннан торып. Са лихның кулын каты итеп кысты
Ике көннән соң Салих, радиодан иртәнге соңгы хәбәрләрне тыңлын-тынлый. кырынып утыра иде. безопаска тоткан кулы тук талып калды Радио алар вышка конторасының вышкалар төзу буенча яңа бөтенсоюз рекорды куюы турында хәбәр итә иде
Эшкә килүгә. Иван Кузьмичка шалтыратты Уңышлары белән котлау сузләреннән соң, сорады
Нинди маршрут белән үттегез?
Трубкада тавышы бик тантаналы-күтәренке иде
Рекордның асылы тәвәккәллектә, иптәш Мәрдәнов' Гомумән, һәр жинү тәвәкәллек белән яулап алына
Тәвәккәллек плюс төпле акыл Бу хакыйкатьне дә онытмыйк. Иван Кузьмич
Шунда бүлмәгә Зиннур килеп керле
Жинучеләрне хөкем итмиләр, кордаш Тизлек заманы' диде һәм «бу турыда суз бетте», дигәнне аңлатып, шунда ук әңгәмәне көндәлек эшләргә борып жибәрде
Зиннур чыгып киткәч, Салих, икс кулы белән башын учлап, хәрәкәтсез калды Гү я уйлар агышы бөялеп калган да. инде ничек ерганак ера алмыйча, чигәләргә ыргыла, дулый, чәбәләнә иде
Уйлар агышы бөялеп калган, ә агым бөтергеләре мең төрле сорау белән тулы иде
Нәрсә соң әле бу? Башта бит барысы да аның яклы кебекләр иде «Матур идея бу!». «Сезнең фикерне һичшиксез искә алырбыз, рәхмәт!» Инде менә, үзләре әйткәнчә, шул «матур идеяне» таптап, изеп үттеләр дә тагып шоп-шома, бик матур һәм дөп-дөрес сүзләр: «һәр җиңү тәвәккәллек белән яулап алына», «тизлек заманы!»
Тизлек заманы Нәрсә, әллә аның. Салихның, инде заман тизлегенә иярә алмыйча, артта сөйрәлә башлавымы бу? Иртәрәк бит Бишенче дистәне әле түгәрәкләп кенә килә Зиннур белән яшьтәшләр. Иван Кузьмич та шул чама Юк. юк. картаерга, артта сөйрәлә башларга иртә. Бик иртә «Матур идея! Рәхмәт, фикерегезне искә алырбыз» Бу инде артта сөйрәлү дигән сүз түгел Киресенчә, аның фикеренә малайсытып кына карау түгелме соң? Картаю түгел, ә малайлык
Сораулы уйлар бөтергәләнә. ярсын, ә күңел сыкрый, көчәйгән- нән-көчәя барып сызлый иде.
Башын кискен генә чайкап алды да кызу-кызу телефоннан номер җыя башлады (бу вакытта хәтердә Шакир абыйсының акыллы- уйчан йөзе, шуның артыннан ук Рәисәнең нурлы елмаюы бик тә ачык чагылып үтте)
Трубка бик тиз. яшь. дәртле тавыш белән җавап бирде: Гараж тыңлый.
— Әә. гафу итегез. Мин номерны ялгышканмын
Дөресе, чыннан да. гаражга шалтыратуы иде аның Хәзер үк машина чакыртырга да. авылга китәргә иде исәбе Трубкадагы тавыш Илгиз тавышына бик охшаш иде Куәтле тракторлар белән таптап үтелгән уҗым басуы, таныш базын күз алдына килде дә. бөтен тәне буйлап суык дерелдәү узды, шунда ук Илгизнең рәнҗү- үпкәле карашы белән очрашкандай булды Берәүгә дә түгел, бары ана. Салихка шулай рәнҗеп карый иде кебек Илгиз
Ашыгып, эшләпәсен башына чәпәде дә секретарь кызга, «мин объектларга барам», дип. урамга чыгып китте
Аз гына җиләс, кояшлы көн иде Бина буендагы чәчәк түтәлләренә яна гына су сиптереп киткәннәр, хәтфәдәй яшел үлән, аллы- гөлле чәчәкләр рәхәт елмая, борынга базын исе килеп бәрелә. Чәчәк түтәлләре базын исе аңкыта, бераз киткәч.. Тузанлы бензин исеннән сулышларны туктатып торасы килә иде.
Салих адымнарын кызулатты
Тукталыш турысына җитүгә. Мыштырдап дүртенче номерлы автобус килеп туктады Шушы автобус күңелдә матур хатирәләр кузгатып җибәргәч. Салих, ашыга-ашыга. аңа кереп тә утырды.
Кайчандыр, моннан җиде-сигез еллар элек буган инде, шушы автобуска утырып китеп, нинди җан рәхәтлеге кичергән иде бит ул Шактый озын маршрут бу. Юл шәһәр читенә ук алып китә, умарта оясыдай җыйнак-матур дача өйләре тезелешеп утырган бакчалар буйлап үтеп. Миңлебай урманы авызына ук килеп җитеп туктый Бервакыт. менә бүгенгедәй. Салихның җанына урын таба алмыйча гасаби- ланып йөргән көне иде. тотты да шушы автобуска утырып китте. Соңгы тукталышта төшкәч, җәяүләп урман эченә юнәлде Йөри торгач. урман сукмагы аны чишмә буена китереп чыгарды Дөресрәге, сукмак түгел, көмештәй агым челтерәве китереп чыгарды аны монда Сукмак, бара-бара. куе үлән арасына кереп югалды, урман тынлыгында, кошлар сайравына кушылып, кайдадыр көмеш челтерәү ишетелеп тора иде Салих, куактай әрекмән, андыз, чукмарбаш яфрак-сабакларын аралап, авышлык буйлап эчкәрәк үтте Менә челтерәү янәшәдә үк.
Әйе. кайчандыр улагы, сукмагы да булган, кешеләргә бик хаҗәт чишмә булган бу. Улак инде череп бетеп, җир төсенә кергән, сукмакны үлән баскан, ә чишмә улактан түгел, үзенә яна юл ярып, һаман да челтерәп агып ята. Салих куак чыбыкларына тотынып тезләнде дә. иелеп, су эчте Салкынча-саф иде. искиткеч тәмле иде чишмә суы Кемнәндер ишеткән: «Бетерде инде ул нефть бу якларның чишмәлә- ♦ рен»,- - дигән сүзләрен искә төшерде дә рәхәт елмайды Юк бит. бет- мәгән әле саф чишмәләр, әнә. яшеренеп кенә, яна юл ярган да ага бирә! j
Менә хәзер Салих шул наян чишмәне эзләп бара Бик таныш * та. бөтенләй чит-ят та икән хәзер бу урыннар Теге вакытта беле- < нер-беленмәс бер генә сукмак иде ул якка таба Хәзер, күр. әллә ничә ; сукмак, хәтта машина юлы да бар Кайсыннан китәргә дә белмәссең. * Бераз баргач, кап-кара учак урыннары да очрый башлады Газета- _ кәгазь чүбе, күтәргән консерв савытлары, шешә ватыклары һай. = ниләр кыланабыз без!
Чү! Чишмә чылтыравы Исән икән ич әле. җанашкаем!
Хәзер инде, теге чактагы кебек, куаклар, биек үләннәр арасыннан £ үтәсе дә юк. әнә ул. күз алдында Авышлык буйлап, киң генә бас- * кыч киртләп төшкәннәр, чишмә, теге вакыттагыча, яшеренеп кенә акмый, х озын гына тимер торба буйлап ага.
Салих, кабалана ашыга баскычтан төшеп, торба авызына иелде = Карачы, тимер аша акса да. һаман тәмле икән ич әле чишмә суы
Инде кабаланмый гына баскычтан кире менеп, куе үлән эченә < сузылып ятты
Тирә-ягында ак каеннар Яфракларын да лепелдәтми, тып-тын калганнар. Әллә нинди, әйтеп-анлатып булмастай, мәгънәле тынлык бу
Бндрә ботакларын түбән иеп.
Тирән уйга калган каеннар..
Нәрсә уйлыйлар икән алар, каенкайлар? Моны, ихтимал, шагыйрьләр генә әйтеп бирә аладыр Ничек әле?
Йез кабат кнмеснәм. алданам, Поз кабат ышанам кешегә.
Уйлый китсәң, күп инде алар, кимсенүләр, алданулар Шу ның артыннан ук ышанулар да
Шунда Салих ямь яшел каен ботаклары арасында сарыл ы* аклы бер нәрсә күреп алды Нәрсә икән бу? Сикереп торып, алып караса каеп тузы белән юкә каерысын аралаштырып. бик матурлап үрелгән чүмеч һич иренмичә, шундый да матур итеп үргәннәр.
Салих, баскычтан тиз-гиз төшеп, янадан су эчәргә тотынды Аз гына саркый саркуын, әмма бу чүмечтән эчкәч, чишмә суы тагын да тәмлерәк икән.
Табигать тә алай тып-тын түгел икән Нәрсәләрдер кыштырдый, пышылдый, лепелди Әле кайдадыр еракта, әле якында гына кошлар чутылдый, сайраша. Шуларга гел көч куәт биргәндәй, өзлексез чишм.» челтери.
Салих янә яшел үләнгә күмелеп сузылып ятты Бөтен тәнендә рәхәт талчыгу иде Уйлар да алай чәбәләнми, сабыр-талгын гына ага лар хәзер Ничек ди әле шагыйрь?
Чишмәләр сафлыгын тынлап.
Чистара Кеше үзе.
Операционный ишегеннән тагын сестра килеп чыкты Бик тиз. эчми һич кабаланмый гына аргы ишеккә үтте шунда ук нидер күтәреп, кире операционныйга кереп тә китте
Бу юлы аңа берәү дә бер сүз дәшмәде Тыенкы уфтанып кына. ку.1 сәгатьләренә карашып куйдылар
12
Инде хәзер кайда ята сон ул? Әллә тагын чишмә буена килеп чыктымы? Сумкасы кайда икән? Югала күрмәсен тагын Ярамый, һич югалтырга ярамый ул сумканы Анда — гади катыргы папка Папкада — геологик карталар, исәп-хисап кәгазьләре. Күпме уйланулар, күпме йокысыз төннәр нәтиҗәсе.
Үтә гаҗәп иде бу Авылга кайткач. Салих, башта күз алдына китергәнчә. Илгизнең рәнҗү-үпкәле карашы белән очрашмады. Аз гына да сизелми иде Илгиздә андый рәнҗү-үпкә
— Бер караганда, шәп булып китте әле бу.— диде Илгиз элеккечә. Илгизчә елмаеп— Тагын берәр яңгыр установкасы алып җибәрергә, кесә ягы саерак иде. значит Вышкачылар акчасын турыдан-туры Сель- хозснабка күчерттем Культуралы көтүлектә торбалар бик тузган иде. каердым үзләреннән Инде таптаган болыннарын да үзләреннән ипкә китертәм Аларда техника җитәрлек Бер рекорд куйдылар, хәзергә җитәр! Инде менә, шуның даны белән җылынып кына, җир-анакай куенына да маңгай тирләрен тамызсыннар Шулай ул дөнья'
Илгизнең хәлгә шушы кадәр дә оптимистик каравы — ни гаҗәп — Салих күңеленә аз гына да тынычлык китермәде.
Сәеррәк иде «бу дөнья» Сүз дә юк. бар да — кирәк эшләр, бар да олы максаттан чыгып эшләнә. Эш эшләгәч, тиешле хакы түләнә Ә күпмедер хак Бер кесәдән икенче кесәгә әвеш тә тәвеш, әвеш тә тәвеш. Ничек аңларга соң моны?
Аннары алар болынга киттеләр.
Әнә. ул. радио, газеталар шаулатып килеп утырган вышка инеш буенда ук кукыраеп утыра Данына масаеп, алай тын-һавалы гына утырмый Гөрли, чыңлый, доңкылдый да башлаган Бораулаучылар да вышкачылардан калышмаска телиләр, күрәсең Девон хәзинәсенә юлны шулай ук рекордлы тизлектә бораулап төшмәкчеләр Тизлек заманы!
Тизлек заманы, ә менә тапталган, актарылган болын, басуны алай тиз генә ипләргә бик ашыкмыйлар икән әле Вышка килгән юл. әллә ничә канау-ерма булып, актарылып-каралып. күз күреме җиргә сузыла да офык артында югала
Илгиз ашык-пошык ыргытылган, сүтелгән сугару торбалары өстенә килеп удырды һәм башы белән кискен генә уңга-өскә ымлап:
Иртәгә үк килеп җитмәсәләр. арт сабакларын укытам әле мин аларның! — диде — Рекордыгыз шау-шуын бик тиз басарлык күтәрермен тавышны, значит Менә бу җимерелгән көтүлек аркасында, күпме сөт алмый калуыбыз бәясен дә. көнлекләп-сәгатьләп икеләтә түләтәм Ул кара ерымлы офыкка текәлеп, беразга тынып калды, аннары салмак кына башын түбән иде. кушырылган зур куллары ике тез арасыннан түбән салынып төште
- И. мала-ай . Ж.ир ярасы ла нәкъ йөрәк ярасы шикелле инде ул. Никадәр генә дәвалама син аны. яра эчтән генә сыкрый бирә .
«Сыкрый» сүзе Салихның да күңелен нечкә-үткен сызып уткәндәй булды.
Илгизнең бу кадәр оптимист-шат елмаюлары яшь аралаш көлү икәнлеген Салих шунда гына сизеп алды.
Кайлардан шушы кадәр көч-куәт килде икән дә. акыл-зиһене ничек шулай галимнәрчә җитезлек, тирәнлек белән эшли алды икән аның ул көннәрдә? Максат шул ук эшли башлавының беренче көннәреннән үк омтылган биеклек - нефтьне алай «он тузаны» туздырмый гына алу. Хәер, күңел турендә мондый максатына үзе ук ышанып та бетми иде әле ул моңарчы «Иләгәндә, он тузаны очмый калмый» . Бигрәк ышандырырлык, бигрәк күз алдындагы хәл иде шул бу. Күпләр, алай гына да түгел, бар нефтьчеләр шул фикердә, ку нет тынычлыгы өчен «он тузанын» мөмкин кадәр азрак очыртырга гына омтыла иде Шушы
ышаныч-омтылыш Салих күңелен дә биләп алган иде бугай инде Ньютонның бакчада алма өзелеп төшүен күрүдән нинди зур фәнни ачышка килүе кебегрәк булды бугай бу Тирә-як чишмәләре инде барысы да куп медер дәрәҗәдә «җир мае» исе аңкытып акканда, урман тынлыгында яшеренеп кенә четтерәп утырган ифрат саф чишмәгә юлыгуы Салих өчен әнә шундый «Ньютон алмасы» булды шикелле ♦
Нефть фәнни-тикшеренү институтының исәпсез-хнсапсыз тәҗрибә- 5 ләре мәгълүматларын. үз күзәтүләре язмаларын актара-актара, шулар т турында уйланып, кат-кат исәп хисап белән утыра торгач, ул тан атка ' нын да сизми кала иле. Атналар буена сузылган мондый йокысыз төн 1 нәр эзсез калмады, әлбәттә. Эшендә аны әледән-әле изрәтеп йокы баса. < хезмәттәшләренең сорауларына әллә ничек аңгыраеп калгандай җавап ф бирә иде Моны Зиннур да шәйләми калмады
— Синең, кордаш, сәламәтлек бик шәптән түгел ахры? Әллә сана- 5 торийга барып кайтасыңмы? Кырымда үзебезнең база санаторие бар - бит безнең, путевканы момент көйләргә була
— Санаторий соңыннан, малай,- диде Салих Яна мәйданга яңа ; ча геологик режим белән утырам мин Тизрәк шуны төгәллисем бар х
— Анысы дөрес, кордаш Буровиклар бик җитез маташа анда J Скважиналарны срогыннан элек тапшырмагайлары Безгә дә әзер булыр- _ га кирәк моңа. Тизлек заманы бит! х
Бер таңны, йомшак халатына уралып, мыштым гына аның янына ' Жәмилә килеп утырды
— Йокларга вакыт, таң сандугачы Эш сәгате башланырга да күп " калмаган, прогулчы иптәш, диде, пышылдап та түгел, балаларны уят- мастай ифрат йомшак тавыш белән
—Әә Әйе. вакыт икән шул Ә нигә прогулчы дисең әле син мине? Эшкә вакытында килеп җитәм шикелле.
— Син генә сәгатькә карамагач та Кайчан, күпмегә соңга калу ларың барысы да исәптә анда
Әй. алай гына Секундлар, минутлар Вак мәсьәлә.
Инде урын өстенә яткач. Жәмилә әйтеп куйды
- Бишьеллык алдынгылары дип. күпләрне хөкүмәт бүләгенә тәкъдим иткәннәр анда. Син юк Зиннур иң югары бүләккә Монысы да вак мәсьәләме?
Вактырмы, эредерме, хәзергә иң мөһиме йоклап алу. диде Салих, юрганына тагын да төренә төшеп
И Салих Нигәдер күңелем сизә. Зиннур белән арагызда кон фликт чыгар кебек сезнең Ул заслуженный да иң югары бүләк иясе, ә син бернинди дәрәҗәсез прогулчы гына Кем сүзе өстен булачак инде шунда?
Боларны Салих йокы аралаш кына ишетте
Кара инде, ул чакта Жәмиләнең сүзләрен шулай йокы аралаш илтифатсыз гына ишетсә дә. менә хәзер аермачык хәтергә төшә
Ә теге иртәне ул туп-туры Зиннур кабинетына килеп керде Ул теләгән. күпме уйланган геологик режим инде, нигездә, табылды кебек, ләкин дөрес юлдан барамы ул? Эшкә барышлый, күңелгә шундый шик килеп төште дә. Казанның таныш галиме белән киңәш итәсе килү тыел гысыз булып уянды Зиннур белән әнә шул турыда сөйләшергә, үзен кичекмәстән Фәннәр академиясенең Казан филиалына командировкага җибәрүләрен сорарга керде ул
Бик хуп. кордаш, әйдә' Буровиклар соңгы метрларны бораулый анда, диде Зиннур һәм шунда ук секретарша командировка кәгазе язарга, гаражга шалтыратып. Салихка машина хәзерләргә кушты
Салих план-экономика бүлегендә утырган Жәмилә янына кереп китте, хатынына үзенең Казанга китүен белдерде Жәмилә өстәл артын нан кубып, нидер әйтә башлауга, ашыгып чыгып та китте
Бәхеткә каршы. Казан галиме кабинетында иде аны тиз кабул итте
в -к »> .ч • ||з
Син хәзер юлдан соң бераз ял итеп ал. аннары иркенләп сөйләшербез.— диде чал галим. Салихның кәгазьләренә ашыкмый гына күз йөртеп чыккач — Парикмахерскийга кереп чыксаң да ярап китәр.— дип өстәде Салих, яңакларын ышкып куеп, үзенең ничәнче көн инде кырынмавын шунда гына исенә төшерде
Галим бу юлы аны лабораториянең тын бер бүлмәсендә каршылады.
Сезгә, коллега.— диде ул. алдындагы Салих папкасын акрын гына сыйпый-сыйпый,—практиканы куеп торып, безгә фәнни эшкә күчәргә вакыт түгел микән?
Әйе. «коллега» диде чал галим Ул үзе дә куп еллар буе нәкъ Салих баш ваткан мәсьәлә буенча шөгыльләнә — шуңа ишарәләве булды бугай галимнең.
Шуннан әйтүем аны. туганкай,—диде галим. Бу юлы «туганкай» диюе дә жанга сары май булып ятты Сез биредә бер генә чыганакның геологик режимы турында фикер йөртәсез. Әйтергә була, гаять оригиналь хәл иткәнсез. Кайбер нәрсәләрне ачыклыйсы бар. әлбәттә Шулай да, беләсезме, нәрсә?
Тыңлыйм. Николай Семенович
Әле монысын әйтергә иртәрәк, әлбәттә. Ләкин мин Сезне азмы- күпме беләм дип уйлыйм Та-ак. Монысы минем үз фикерем генә..
- Сезнең фикерегезне белү миңа бик тә кыйммәт. Николай Семенович
Эш менә нәрсәдә. Бу ачышыгыз нефтьчеләр гасыр буе баш ваткан мәсьәләне хәл итәргә киң юл ача. минемчә
— Гафу итегез, төшенеп житмим. Николай Семенович
— Әйе. бәлки. Сез үзегез дә мондый максат куймагансыздыр. Сезнең ачыш, коллега, нефтьне жир куеныннан моңарчы булганча, яртылаш кына алу түгел, шактый артык алуны хәл итәргә турыдан-туры юл ача. минемчә
— Сез миңа, әйтерсең, тылсымлы канатлар куясыз. Николай Семенович.
Чал галим якты елмаеп жибәрде
Фән һәрвакыт нәкъ менә шундый канатлы кешеләргә бик мохтаж. коллега. Әйтегез әле. Сезнең эш хакы күпме анда? Шулай Күпмедер вакыт бераз матди яктан зыян күрәчәксез икән. Ләкин, ышаныгыз, вакытлыча гына. Бу хезмәтегез - әзер диссертация Фәнни дәрәжә алганнан соң. әлеге зыян капланачак. Уйлагыз әле бу турыда. Салих Шәяхмәтович.
Салихның йөрәге әңгәмә башланганнан бирле рәхәт лепелди иде.
— Беләсезме. Николай Семенович, бу яңа мәйдан - минем туган төбәгем. Туган ягымда нефть чыгаруны табигатьне һич рәнҗетми алуга ирешү — ул минем вөҗдан эшем.
Бу вакыт бүлмәгә шомырт кара күзле, кыйгач кашлы, бик шома таралган кара чәчле, татар кызы икәнлеген бер карауда ук чамалап була торган лаборантка-фәлән бугай, тавышсыз гына кереп, өстәлгә ике чынаяк чәй. бизәкле тәлинкә белән тәм-томын куеп чыгып китте Николай Семенович кызны аталарча назлы-рәхмәтле карашы белән озатып калды.
— Туган як дисез, алайса. Аңлыйм, бик яхшы аңлыйм мин Сезне. Салих Шәяхмәтович. Алайса, бу турыда конкрет сөйләшүне күпмедер вакытка кичектереп торабыз. Ә хәзер мәсьәләгә конкрет килик,— дип. галим папканы кулына алды
Салих бу сәяхәтеннән чын-чыннан канатланып кайтты. Гадәттә, ул самолетта очарга яратмый, күңеле болганучан иде. Бу юлы «Як» нәкъ вакытында очып китеп, бишектә рәхәт тибрәткәндәй генә алып кайтты, очкычтан төшүгә, аны үзләренең идарә шоферы, ягымлы елмаеп, каршы алды.
Проектта Николай Семенович әйткән искәрмәләр, фикерләр турында уйланып, аларны ачыклавына тыелгысыз шатлык та кичереп, тагын икс көн. ике төн утыргач. Салих кадерле папканы башлыгы өстәленә китереп салды
Менә, кордаш, без дә заман тизлегеннән калышу чылардан ту - Iел Яна скважиналарны янача геологик режим белән эшләтәчәкбез * Карап чыгуны да сузмассың дип уйлыйм.
13 ?
Сузмады Зиннур Шул төнне үк Салих папкасы кәгазьләренә кереп = чумды
Сабакташының зирәк акылына еш шаклар ката иде Зиннур Шак- “ ката да эчтән генә соклана Соклана да Күңел түрендә көнләшү - дигәне дә уянып өлгерә иде Ләкин Зиннур мондый яшерен кара хисен ‘ аз гына да тышка чыгармады Чыгаруның кирәге дә юк иде Еш кына. ' икәүдән икәү генә уйнаганда. Салих көтмәгәндә шундый зирәк-үткен i сүз әйтеп куя. Зиннур, бер дә исе китмәгәнгә салышып, бу сүзне күңеленә - салып куя да. малайлар җыелгач кына, моны үз сүзләре итеп кабатлый = Dap малай таң кала. Салих исә. «Ник минем сүзне кабатлыйсың», дни. а ник кенә бер ычкындырсын, киресенчә, моны беренче Зиннур авызыннан ' ишеткәндәй, күзләрен шардай ачып, тик тора
Мәктәп елларында да куп файда күрде Зиннур сабакташының мондый сәер, бик тә сәер гадәтеннән. Контроль эшләрне аннан күчереп, күчереп булма! анда аннан эшләтеп алулар (берсу зсез, ку з ачып йом ганчы эшли дә бирә!) дисенме, укытучы дәрестә сөйләгәннәрдән аңламый калганнарны уен арасында гына Салихтан сорасаң, монын шундый да гади итеп, уен уйнауның дәвамы кебек кенә итеп, төшендереп бирүләре дисенме
Салихның армиядән соң ерак төньякка китеп баруы Зиннур өчен тәмам бер табышмак булды Шул акылы, шул зиһене белән нәрсә эзләп китте икән ул анда? Сабакташының киләчәген бөтенләй бүтәнчәрәк күз алдына китерә иде Зиннур Үзе балачакта ук әйткәнчә, университетка барып керер, ж.ннел укыр, укып бетерүгә, ихтимал, шунда аспирантурада калыр, зур галим булыр Сабакташының киләчәге әнә шулайрак күз алдына килә һәм нәкъ шулай булачагына шик тә юк кебек иде Ә Салих, һич көтмәгәндә-уйламаганда. төн-буран ягына китеп атак- ты да, анда гади сварщик булып эшләп йөри Сәер иде бу. аңлашылмый иде
Үзе дә көтмәгәнчә, сабакташының мондый сәерлеге Зиннурга һич уйламаган бәхет ләззәт китерде Мәктәптә укыганда ук. куп малайлар кебек. Зиннурның да күзе Шакир абыйның чибәр кызы Рәйсәгә төшСп йөри иде Ләкин Рәйсә һич аяламассың бу кызларны үзе алдында чәчләре белән җир себерергә әзер нинди егетләр барында, һәммәсен читкә тибәреп, әнә шул йомыкый Салихны артыграк күрә иде Салихы да. моның кадерен белеп, бик исе китеп торса икән, ичмасам Юк бит. әллә бар Рәйсә кадәр фәрештәдәй кыз Салих өчен, әллә юк - күрми дә иде бугай ул аны.
Үсә төшкәч. Рәисәнең дә бик гаҗәп бер сәерлеген төшенеп алды Зиннур Гадәттә синең белән бер авыз сүз сөйләшүне дә кирәк тап маган горур Рәйсә. әгәр су зеине Салих турында берәр хәбәр яисә мактаудан башласаң, кашкарый гөледәй ачыла да китә иде Сөйләшеп, сүзләре бетми, әгәр әңгәмә берәр кичә-мазарда барса, синең белән һич ялындырмастан. көлә елмая биеп тә кит.»
Студент чакта әле. яңгырлы бер көзге көндә Зиннурның ниндидер йомыш белән авылга кайтып киләсе булды Бик уңайсыз вакытлы поездга утырган, сганннягә килеп төшкәндә, инде бар автобуслар да китеп беткән
иде Ш\нда. тәмам аптырап, яңгырга чыланып басып торган Рәисәне очратты Аның да авылга кайтышы, ул да автобуска өлгерә алмый калган икән.
— Хәзер җаен табабыз аның, Рәйсә. бер дә аптырама.—диде Зиннур. көтелмәгән очрашуга бик шатланып — Син бар. вокзалга кереп утыр, җылын, мин хәзер’ диде һәм пакгауз янына йөгерде Бәхеткә каршы, пакгауз янында алар сельпосы машинасы товар төйи иде Шофер башта: «Йөгем бик уңайсыз, кабинам буш түгел». — дип кырт киссә дә. егеткә тагын бер карап куйгач (бу шома егетнең бригадир әтисенә нинди генә йомышың төшмәс!), ризалашты:
— Поселок башына, юлга чыга торыгыз,— диде
Шактый юл үткәч, алар бер җәяуле солдатны узып киттеләр
һай. Салих ич бу! Туктат тизрәк машинаны,—диде Рәйсә; ике куллап Зиннурга ябышты
Син. нәрсә? Салихның каптырына ярты ел вакыт бар әле,- диде Зиннур,— һәр солдат Салих булып күренә башлаган ахры, сиңа
Шушы кайтудан соң алар Рәйсә белән еш очраша башладылар Рәйсәнең сүзе, гадәттәгечә. Салих турында сорашудан («сиңа хаты юкмы, миңа нигәдер күптәннән язмый») башлана иде Ләкин кыз шуннан соң да тиз генә чыгып китми, күңелле генә бергә-бергә булалар иде. Аерылышканда. Рәйсә тагын сорый:
— Зиннур, сез бит дуслар. Салихка хат язып ropafl кара әле. нигә миңа хат язмый икән ул?
«Дуслар» диюе Зиннурны үсендереп җибәру өчен генә әйтүе иде бугай Сабакташ ике күршенең бер-берсен өнәп бетермәүләрен Рәйсә сизә иде шикелле.
Шулай да. бер кичне. Рәйсәнең күз алдында Салихка бик җылы хат язды Рәйсә чыгып китүгә, хатны ертып ташлады ташлавын, ләкин шәп булып китте бу. «Салихтан җавап килмәдеме?» дип. Рәйсә шуннан соң көн саен диярлек килеп йөрй башлады
Ә бер көнне, Зиннур бүлмәдә ялгызы гына иде. Рәйсә үзен бигрәк- ләр сәер тотты Гел елмая-көлә. моңарчы булмаганча шуклана, тыпырдап биеп тә ала һәм — монысы турында Зиннур башына да китерми, хәтта хыялланырга да базмый иде— кыз бүлмәдә куна да калды. Шуннан соң Шуннан соңгыларын хәтерли башласаң, хәзер дә башлар әйләнеп китә
— Әйдә, язылышабыз, диде Рәйсә күпмедер вакыттан соң. ифрат җитди тавыш белән — Балабыз әтисез үсәргә тиеш түгел
Зиннурның аяз көнне шартлап яшен яшьнәгәндәй яңгыраган мондый хәбәргә ни дип җавап биргәне — \тер — хәтердә юк инде хәзер Соңгы вакытларда Рәйсә бар сыйлардан артык күреп, тозлы кыяр кетердәтергә бик ярата башлаган иде. Зиннур, кыз килешкә, базарда бик озаклап сайлый-сайлый. авызыңнан сулар китерердәй Рәйсәнең шул яраткан ризыгын алып куя иде. Аяз көнне яшен яшьнәмәде, пар кыяр салынган тәлинкә идәнгә челпәрәмә килеп төште Шунысы гына бик истә.
Шуннан соң Рәйсә күзгә күренмәс булды Тагын күпмедер вакыт үткәч. Рәйсәнең Ленинград медицина институтына күчеп китүе хәбәрен ишетте. Анда хирургия буенча махсус төркем җыялар икән диделәр дә диюен Хәер, ни генә булмасын, бу хәбәр Зиннурның сулышларын ир- кенәйтеп җибәрде.
Салихның ерак төньяктан кайтып, университетка, геология факультетына барып керүен ишеткәч. Зиннур үзенең күрәзәчелек сәләтенә тагын бер кат ышанды. Әһә. әнә нинди юл сайлаган икән егеткәй. Ерак төньякта сирәк металлар табуда эшләп йөрүе дә һич тикмәгә түгел икән моның Инде менә, практикасын ныклы белемгә нигезләп, фән юлыннан ышанычлы адымнар белән атлап китәчәк бу.
Юк. кордашы табышмак җан булуын дәвам итте Университетны бетерүгә. перспективасыз иске бер промыселга гади геолог булып эшкә китте
Алай фән юлы белән китмәгәч, нигә әле монын зирәк акылын практикада, төгәлрәге — үз янында файдаланмаска? Бик кирәк белый куюы бар бит бу зирәк акыллы сәер егетнең
Салихны үзе эшләгән Идарәгә күчерү — шома эш йөртергә инде г • мам остарып житкән Зиннурга бер дә алай кыенга килмәде
Бу юлы Зиннурның күрәзәлеге бер дә ялгышмады шикелле Идарә эшендә, бигрәк тә түрә булып алгач. Салихның төпле бетеме, нигезле киңәшләре бик тә ярап куйды Диләфрүз белән Җәмиләнең ахирәт iyc лар булып китүенә дә Зиннур куанып туя алмый иде Тормышта хатын нар сүзенең таулар актара торган әллә нинди тылсымлы көче бар бит' күпләр моңа бәһа биреп житкерә генә белми Салих кадәр үжәтне ү г ку раенда биетә алуында хатыннарның pale аз булмады
Менә хәзер Зиннур алдында бигрәк вакытында өлгергән, бик ки рәкле папка Ай. молодец, кордаш! Тырышкан, нәкъ кирәкле чакта нл герткән. Вышкачылар, заман таләп иткәнчә, рекордлы срокларда буро войлар төзеп куйдылар Бораулаучылар да алардан калышмый Денон бабайга тау токымнары тишеп үтүне планда каралганнан күп алда башкарып киләләр Инде нигә алар Идарәсенә генә калышып торырга? Салих моны бик яхшы аңлый, әлбәттә Шулай ук заман таләп иткәнчә геологик режим эшләгәндер Яңа чыганак уңае белән нефть чыгару пла ны күпкә арта моны да баш геологка аңлатып торасы юк
Зиннур Салих эшләгән геаюгик режим белән танышып чыккач, паи каны бик каты шапылдатып япты да. бүлмә буйлап әрле-бирле йөренә баш лады Нәрсә бу? Әллә акылы авыша башлаганмы бу тинтәкнең? Бөтен бер мәйданны моңарчы ишетмәгән-сыналмаган яңача геаюгик режимда эш ләтмәкчебула бу Әллә фәнни тәҗрибә базасы дип уйлыймы у i произвол ство мәйданын? Мондый юл белән бара башласаң, нефть чыгару планна рыннын чәлпәрәмә киләчәген көт тә тор Планнар да чәлпәрәмә киләчәк үзеннен дә урыныннан ничек очын төшкәнеңне сизми дә калырсың
Бераз тынычланып, урынына кереп утыргач. Зиннур кордашын аңлый башлагандай булды Ю \к. акылы, һәрвакыттагыча. бик шәп эшли кордашның Тикмәгә генә Казан галиме янына барып йөрмәде бит ул Димәк, зур галим дә проектны хуп күргән, акыллы киңәшләрен д» биргәндер Әгәр бу яңача геаюгик режим уңышлы барып чыкса, бик тә матур киләчәк көтә бит кордашны Зур бүләкләргә лаек булыр, тауреат исеме дә алмагае әле Аннары сөйләшеп кара син ү» кул аегыңдагы шул данлы тинтәк белән.
Уйлар гажәп бер житезлек белән ерак-ераклардан айкап йөри башлады Моннан өч ел элек. Мәскәүгә командировка! а баргач, үзенең күптәнге танышы Геннадий Борисович белән ял көнен бергә үткәр деләр Кайчандыр биредә. Зиннурлар Идарәсенең начальнигы иде Ген надий. аннары аны Мәскәүгә. министрлыкка эшкә алдылар Үзенең вари сын бик якын күрә иде Геннадий Борисович Гажәп матур кояшлы җәйге көн иде Геннадий Борисовичның үз «Ватга»сына утырып, шәһәр яны урманындагы дачасына киттеләр Зиннур биредә үзен көтмәгәндә гүя жир ожмахына эләккәндәй тойды Әкият сараедай бизәп-матурлаи эш ләшән дача өе. салкын душы, эссе фин мунчасы, агач күләгәсендәге рәхәт бишектәй тибрәтүче гамаклары Хәтта җыйнак кына бассейны да бар рәхәтләнеп чум. йөз
Шунда Геннадий Борисович, гамакта жай гына тнрбәлә-тирбәлә. әйтеп кунды
- Уйлаганың бардыр инде Сизми дә калырсың, безгә дә лаеклы ялга чыгар вакыт килеп житәр Хәзер менә кулда көч һәм мөмкинлек барында, тыныч картлыгың турында кайгыртмасан. йөрерсең аннары профсоюз бусагасын таптап Уйлаганың бардыр инде
Аннары Геннадий Борисович уйчан гына әйтте
Буыннар алмашына тора Киләчәк буыннар өчен бу мәсьәлә бер дә катлаулы булмас, әлбәттә Ә безнең буын өчен Шуләнрак Тарих
бик елмаймады безгә. Уйламыйча булмый бу хакта Кстати, буыннар алмашы дигәннән. Зиннур Галимович, министрлык Сезнең кебек энергияле. жирле шартларда чыныгу үткән кадрларга бик мохтаж.
Уйламады түгел. Зиннурның да уйлаганы бар иде бу турыда.
Ләкин ул үзенең тыныч картлыгын бөтенләй башкача күз алдына китерә иде. Шәһәрдә уңайлы квартира, ә жәйләрен — авыл
Геннадий Борисовичның сүзләре Зиннурның күңеленә якты нур өстәгәндәй булды. Никадәр мескен, никадәр фәкыйрь итеп күз алдына китергән икән ич ул үзенең киләчәген моңарчы Уңайлы квартира, имеш. Әнә. хәзерге пенсионерлар кебек, йокыдан торуга, сумкаңны күтәреп, кибетләргә йөгер (хәзерге кебек, телефон шалтыратып кына, бер кило колбаса да суыткычыңа кереп утырмас) Җәйләрен авылда Бакчада казын, терлек-туар артыннан чап. чалгы селтән Шунсыз, бер стакан сөткә дә тилмереп утырырсың хәзер авылда
Геннадий Борисович жай гына сүзен дәвам итте:
— Мөмкинлек һәм көч барында. Кырымда, я Кавказда үз ял базаңны булдыру турында кайгыртырга вакыт безгә. Кстати, моны кайгырту хәзер әле сезгә уңайлырак. Идарә исеменнән, мәсәлән
Әнә бит. Геннадий Борисович киләчәк турында ничек колачлы итеп уйлый белә' һәрхәлдә, синең кебек, сыермы, кәжәме койрыгына ябышу түгел инде бу.
Уйларына чумып, тагын күпмедер хәрәкәтсез утыргач, тиз-тиз телефон номерлары жыя башлады Ярамый болай Тизлек заманы, ә ул. кул кушырып, хәрәкәтсез утыра Кичекмәстән чарасына керешергә кирәк Шәһәр башлыгына. Берләшмәгә. Геннадий Борисовичка да хәбәрне оеткыны сала тору хәерле
Телефончының эшлекле ягымлы тавышын ишетүгә, трубканы тын гына кире куйды Болай да ярамый Бары тик дорфалык, акылсызлык кына булачак бу хәзергә.
Ул арада Диләфрүз дә торды Кухня якта нидер чыжлата. Зиннур елмаеп жибәрде. Менә иң дөрес юл кайда* Сыналган ысул — хатыннарның ахирәт дуслыгын эшкә жигәргә! Җайлап кына сүз башларга жеп очын эләктердем дигәндә генә. Диләфрүз, рәхмәт яутыры. бүлмәгә ү зе килеп керде. Бик пөхтә-килешле киенгән, йөзендә эшлекле житдилек.
— Мин киттем әле. Зиннур. Безнең бакчада шәһәр күләмендә семинар үтә бүген Балада кече яшьтән үк хезмәткә хөрмәт тәрбиясе мәсьәләсендә бакчабызны үрнәк итеп тапканнар. Мин анда колбаса кыздырдым, калганын үзең карарсың Киттем мин.
Горур гына шак-шок басып чыгып та китте.
Зиннур, хатынына бер сүз әйтә алмын калуыннан үрсәләнеп, кулындагы карандашын ачу белән өстәлгә атый бәрде.
Менә бит заманнар’ Тизлек жиле хәтта балалар бакчасына кадәр үтеп кергән.
Кабинетына кереп утыруга, бик кыю-таләпчән ишек шакыдылар Зиннур «Әйе. әйе» дигәнен сизми дә калды Ишектән, нык-нык атлап. Салих килеп керде. Зиннур баш геологны беренче күргәндәй, гажәп- ләнүен һич яшермичә, аңа башыннан аягынача күз йөртеп алды Чыннан да. бик үзгәргән иде бүген Салих Ишек шакулары ук элеккечә тыйнак-йомшак кына түгел моның, адымнары ук үзенекенә охшамаган; аннан да бигрәк, кыяфәте Менә күпме көннәр инде Салих арган- талчыккан хәлдә йөри, өс-башы да йончылган, сөйләшүләре дә я жа- вал бирә иде ул сиңа, я юк — әйтерсең, бу дөнья кешесе түгел.
Бүген, күр. кияү егетемени кордашың! Бәйрәм костюмыннан, чытыр ак күлмәктән, галстук тагулары да ничек пөхтә-килешле... «Димәк. Җәмилә дә белә бүген иренең нинди жаваплы көне икәнен Салих үзе гомер-гомергә өс-башына игътибарлырак була белмәде*. Зиннур үзенә шундый нәтижә ясап куйды. Шунда ук Диләфрүзнең горур гына шык- шык атлап чыгып китүләре күз алдыннан үтте. Янәсе, аларның детса-

ды шәһәр күләмендә үрнәк... Бик исе китә иренең уй-борчуларына. Димәк, ахирәт хатыннарның сыналган тәэсир-ярдәме дә Зиннур файдасына түгел хәзергә.
Зиннур Салихны аягүрә басып, булдыра алганча яктырак елмаеп каршылады.
— Хәерле иртә. кордаш! Уңышлы проектың белән котлыйм.
Кул кысышканнан соң. «нигездә уңышлы» — дип өстәүне дә кирәк тапты
Салих Зиннур янына җайлап кына килеп утырды.
— Нигездә уңышлы булгач, минем белән килешеп бетмәгән нәрсәләр дә бар? Сүзне шулардан башлыйк инде без. Минем өчен шулары бик кыйммәт.
Зиннур һич ашыкмыйча, алдындагы папка кәгазьләрен актарырга тотынды.
— Беләсезме, кордаш Проект, әйткәнемчә, нигездә уңышлы Бик оригиналь. Ләкин
Зиннур кесәсеннән матур каплы сигарет чыгарып, өстәлгә куйды. Салих, моны күрүгә, күп еллар элек, бөтенләй яшь чакларда очрашуны хәтерләп алды Сигаретка берсе дә үрелмәде.
— Ләкин, кордаш, үзең дә яхшы аңлыйсын, безнең Идарә фәнни- тикшеренү институты түгел бит.
— Түгел. Проект нәкъ менә фәнни-тикшеренү институтының куп еллык тикшеренүләренә нигезләп төзелде.
— Анысы шулайдыр. Ләкин, һәр фәнни ачышны дип әйтик, практикага кертүдә үтә саклык таләп ителә.
Салих, урындыгы астына нидер эләккәндәй, уңайсыз кыбырсып куйды
— Без инде чирек гасыр буе сак кыланабыз «Иләгәндә он тузаны тузмый булмый», фәлсәфәсен нормага әверелдереп бетердек.
— Әйе. Россиядә йөз елдан артык туза инде ул он тузаны
— һәм моңа чик куярга вакыт! Табигатьне саклау мәсьәләсе, барыбызга яхшы мәгълүм, кешелек дөньясы алдына бөтен кискенлеге белән килеп басты
— Кордаш! Әйдәле, конкрет сөйләшик. Без гомум фикер йөртү юлы белән киттек.
Тыңлыйм
— Хәзергә син тәкъдим иткән режим белән берничә скважинаны гына эшләтеп карыйк. Уңышлы чыкса, безнең бәхеткә.
— Минем проект аерым скважиналарга түгел, бөтен мәйданны тулаем эксплуатацияләүгә исәпләнгән
— Шулай да Саклык бервакытта да зыян итми
— Бу Сезнең соңгы сүзегезме?
Салихның кордашына «сез» дип эндәшүе беренче мәртәбә иде. Зиннур моны күңеленә салып куйды. «Чын-чынлап. ныклап торып уҗәт- ләнергә моның исәбе. Күрәсең, академик Николай Семеновичка таянуыдыр Карап карыйк' Галимнәрнең дә властька буйсынмый хәле юк»
— Әйе. дәүләт мәнфәгатьләрен беренче чиратка куеп әйткән сүзем бу
Салих өстәлдәге папканы җитез генә үрелеп алды да кырт борылып чыгып та китте.
Шапылдап ишек ябылуга. Зиннур телефон трубкасын кулына алды.
Салих туп-туры Җәмиләләр бүлмәсенә кереп китте
— Әнисе! Миңа бик тиз Казанга барып кайтмыйча булмый.
— һай! Шулай булыр дип күңелләрем сизгән иде аны. — Җәмилә сабыр гына урыныннан торды — Карале, анда кибетләргә дә сугылырга вакытың булмас микән? Балаларга кроссовкамы. футболкамы, трикомы очрамасмы? Нинди размер булса да ал. берсенә ярамаса. икенчесе кияр. Яныңда акчаң бармы?
— Син заказларыңны язып бир. әнисе Онытуым бар
— Хәзер, хәзер Мин тиз генә буфетка төшеп меним Бер тамчы ризыксыз юлга чыгалар димени
Бүлмәдәш хатыннар берәм-берәм Җәмиләгә җыйнак кына төргәкләр суздылар
— Буфет бу вакытта ябыктыр ул Менә алыгыз әле
Җәмилә төргәкләрне, һәрвакыт үзе белән йөртә торган кызгылт CVM- кага тутырып, иренә сузды
— Юлың уң була гына күрсен инде. Салих.
Салих бүлмәдәге телефоннан гаражга шалтыратты Автовокзалга кадәр генә булса да машина сорамакчы иде
- Зиннур Галимович бер машинаны да юлга чыгармаска кушты бүген Ниндидер делегация киләчәк бугай,— дип жавап бирде кәефсез генә тавыш.
Тагын биш минуттан кара «Волга»га утырып. Зиннур да юлга кузгалды Башында һаман бер уй кабатлана иде. «Академиклар акылыннан да көчлерәк нәрсә бар әле бу дөньяда...»
Ике сәфәрченең чатта кисешәчәк юллары әнә шулай башланды
14
Зиннур, бая больница залыннан шыпырт кына чыгып киткәч, кызу- кызу идарәгә китте. Кемнәрдер аның белән исәнләшеп үтте, кемнәрдер нидер дәште. Зиннур аларга уйсыз гына баш кагып үтте Үзе берни ишетми, күзенә берни анык кына чагылмый иде
Больница бүлмәсеннән чыгып барышлый. Зиннур үзенә төбәлгән күз карашларын тоеп, ирексездән башын күтәрде. Салихның өч улы. сузылып үсеп киткән өч үсмер, барысы да маңгай асларыннан гына ана төбәлгәннәр иде. Зиннур бу карашлар белән очрашуга, үзендә кинәт эчке бер тетрәнү сизде. Әллә нинди яшерен көчләр сиземләнә иде бу карашларда Тирән рәнҗү. дошманлык, шөбһәләнү, ниһаять. ' чиксез нәфрәт.. - барысы да берьюлы чагыла иде кебек.
Юл буе шушы өч пар күз карашы Зиннурны туктаусыз үтәли бораулагандай булды. «Геннадий Борисович әйткән буыннар алмашының әнә нинди яклары да бар бит әле бу дөньяда »
Бүлмәсенә керүгә, ул партком секретаре белән профком председателен үз янына чакырды Тегеләр көттерми генә кереп тә җиттеләр
- Барыгызга да мәгълүмдер, иптәшләр, диде ул. алдына гына караган килеш,- безнең Салих Шәяхмәтовичның хәле бик җитди Бишенче сәгать инде операция бара. Ярый, медикларның фидакарь хезмәтенә уңышлар телик Амин Безгә шул арада бик мөһим бер мәсьәләне хәл итәргә кирәк
Зиннур, кулындагы карандашына текәлгән килеш, беразга тынып калды Күңелендә тагын үсмерләрнең маңгай астыннан үзенә текәлгән күз карашлары чагылып үтте.
Хәтерегездәдер, моннан бер ай элек, бишьеллык алдынгыларын хөкүмәт бүләкләренә тәкъдим иткәндә, без иптәш Мәрдәнов фамилия сен хәзергә сызып торырга булган идек — Зиннур, бу сүзләрне әйткәндә. башын күтәреп, туп туры партоешма секретарена карады «Туры дан туры нефть чыгаруда эшләүче алдынгыларыбызны күбрәк тәкъдим итик әле Монда җитәкчеләр күбрәк шикелле», дигән иде секретарь Исемлек аның әнә шул тәкъдиме буенча яңадан карап чыгылды Ул чакта секретарьның мондый фикер әйтүенә Зиннур эчке бер куаныч кына кичергән иде Хәзер секретарьга үпкәле-ачулы текәлде Секретарь үзенә төбәлгән бу караштан һич уңайсызланмый иде бугай, һәрхәлдә, тыныч-кыю күзләрен аз гына да читкә алмады
Әйе. әйе Тиешле оешмалар белән сөйләшүне мин үз өстемә алам, диде ул. гадәттәгечә тыныч-йомшак тавыш белән
Документларны оформить итүне мина ышаныгыз, диде профком председателе
Рәхмәт, иптәшләр, диде Зиннур, урыныннан торып Чин больницага киттем Кордашлар, авылдашлар, сабакташлар бит без. \ цл ымсыздыр и н д е?
Бүлмәдәгеләр чыгып киткәч. Зиннур акрын гына тәрәзә янына килеп басты. Больницада чакта ук уена килгән карарының шулай тиз хәл ителүенә ул аз гына да күңел канәгатьләнүе кичерми иде Коридорда кайсыныңдыр (хатын-кыз. әлбәттә) шык-шык атлап узганы ишетелде Шунда ук Зиннурның күз алдыннан бүген иртән Диләфрүзнең горур-шаг кыяфәте чагылып үтте «Безнең балалар бакчасы хезмәткә хөрмәт тәрбияләүдә шәһәр ку ләмендә үрнәк»..
Шунда ук моннан шактый еллар элек булып узган бер вакыйга, күңелдә экрандагыдай аермачык төсмерләнеп у «ды
Мәрдәновларга ниндидер бәйрәм кичәсенә /кыелганнар иде Салихларның әле олы уллары гына мәктәпкә йөри, калган ике улының яна телләре ачылып, армас-талмас күңелле тәтелди торган чаклары Сабыйлар. ишектән Дибаевлар килеп керүгә, үзләренең яраткан «Дияфүз апа»ларын сырып алдылар, сөйләшеп-санрашып сүзләре бетмәде Аннары гына, бу очрашудан бик шат-канәгать булып, изрәп койкаларына тәгәрәштеләр
Мәҗлес күңелле генә дәвам итте
Бәйрәм кәефләре иң күтәрелеп кенә җиткән бер мәлдә һич көтелмәгән хәл бхлып алды.
Стенада Мәрдәповларның өч улы бергә төшкән фотолары тора иде Диләфрү ». балалар йокыга талгач, әнә шул фотога озак кына карап торды да кин »т. тыела алмастан. үкси-үкси елап җибәрде Хуҗалары да. кунаклар да. дәррәү урыннарыннан кубып: «Ни булды? Зинһар, тынычланыгыз, әйтегез, борчуларыгызны уртаклашыйк», дия-дия. ханымны әйләндереп алдылар Диләфрүз үксүен һич тыя алмый, сүз дәшәрлек тә хәлдә түгел иде
Бераздан соң гына урынына килеп утырды, күз яшьләрен сөртеп тә тормастан. иренең йөзенә үк туп-туры үпкәле хәтта каһәрле дияргә була — сүзләрен сулкылдау аша өзлексез сибә башлады
- Син генә Синең аркаңда гына өзелде сабыйларымның гомерләре карында ук. Синең аркаңда гына нинди олы бәхеттән мәхрүм мин У-у. җан кыючы мөртәт1 Күз яшьләрем эгоист башыңа таш бхлып яусын' .
Зиннур ни әйтергә дә гаҗиз калып, уңайсыз-кыек елмаеп хтыра бирде
Кара инде, һич аңламассың бу хатыннарны Күпме кеше алдында ирен әнә ничек мәсхәрә итте бит Вакытында үзе үк ире киңәше белән тулысынча килеште кебек' «Әйе. синең дә хезмәт перспективаңа комачау гына булыр Минем дә институт бетерәсем бар»,— диде Институтын да бетерде, эшендә дә. әнә. үзе әйтмешли, детсадлары шәһәр күләмендә үрнәк Зиннурның да эше республикада гына түгел, бөтен министрлыкта мактаулы Балалар дип ул кадәр . Әнә. кызлары үсеп җитте Акыллы, чибәр Югары белем дә алды, музыка мәктәбен дә уңышлы төгәлләде Чәчәк кук чагын бик уздырмый гына менә дигән кияү дә таба белде Озак көттермәс, оныклар туар Тагын ни җитми бу хатынга? Батарга өстәп. Мәскәүгә эшкә чакырылу, оҗмахтай дача’ көньяк кояшында үзеңнең ял базаң кебек матур ният-планнар да тормышка ашып куйса' Иреңнең кем икәнлеген белер көннәрең алда әле. җүләр хатын
Зиннур, җилкәсеннән авыр йөк төшкәндәй, инде бөтен гәүдәсендә җиңел 1ек сизеп, тагын бер кат ишекле түрле әйләнеп килде дә. җитез генә бүлмәсеннән чыкты, кызу-кызу больницага таба атлады
Зиннур больница залына килеп керүгә, операция бүлмәсеннән Рәисә лә килеп чыкты Ул инде марля-маскасын. ак халатын салып ташлаган. үзенә бик килешле карасу-зәңгәр күлмәктән генә иде Йөзендә ару-талчыгу бик сизелми, әллә сиздермәскә тырышамы5 Ул. ишектән чыгуга, азга гына тукталып. залдагыларга күз йөртеп алды, аннары туп-туры яшь Мәрдәновлар тезелешеп басын торган почмакка жнтез- житез атлады. Үсмерләрнең өчесен берьюлы кочагына алды
— Егетләр . әтиегез тиздән тазарачак
Залдагылар да алар янына жыелды
Операция уңышлы үтте, алайса?
Рәхмәт. Рәисә Шакировна'
Рәйсә үсмерләр янындагы урындыкка килеп утырды Тегеләр, һаман аягүрә баскан килеш, кыюсыз гына сорадылар
— Янына керергә мөмкин булмасмы?
— Озак ятыр микән монда?
Җәмилә Рәисәнең кулын кушучлап кысып алды
Рәхмәтләребезнең иге-чиге юк сиңа. Рәйсә жаным!
Рәйсәнең кинәт бар ару-талулары чыктымы, күзләрен йомды Ул тәрәзәгә арты белән утыра иле. Шуңа берәү дә шәйләмәде керфекләре дымлы иле аның
Шулчак ишекне төбенә кадәр ачып жибәреп. бусагадан очып кына диярлек атлап, бүлмәгә Илгиз килеп керде Аның «теге, бәбәй алып кайта торган жирдән» нинди хәбәр белән әйләнеп килүе йөзенә ук ап ачык язылган иде.
Сигезенчесе белән котлый аласыз Ризидә апагызны' Малай! Әнисенең кәефләре - - менә!
Рәйсә. урыныннан торып, ана каршы атлады
Котлыйм, котлыйм. Илгиз' Яна бәхетегез түгәрәк булсын'
Ул. акрын гына чигенеп, урынына килеп утырды Кинәт жинелчә генә башы әйләнеп китте аның Күптән көтелгән, әмма һичканчан өметен өзмәгән бәхете-шатлыгы хәбәр сала иде ахры