Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨРЕНЕ ТАМЫР УЯТА


шь шагыйрьнең беренче китабын укыйм Яратып, куанып укыйм — сәләтен, мөмкинлекләрен тоеп сөенәм Аптырап, ачуым чыгып укыйм — менә дигән шигырьне юктан гына харап итеп куюына җаным кыза.
Бу чыбыклар — куңел кыллары.
Куйган чыпчыклары — төеннәр
■ Телефон чыбыклары исемле әсәрнең шушы беренче юлларын күздән кичерүгә сәерсенеп тукталам Кабат укып карыйм Тукта әле, нәрсә була соң бу9 Егерменче еллар шагыйре язса, мин. бәлки, гаҗәпләнмәс тә идем Болай 'шаккатыризм»га тар-тым образлар белән язу ул чорга хас Безнең лирабыз — тимер юл зигзагы.
Ә байрак — болытка кадалган ялкынлы торбалар.
Монда да сәерлек җитәрлек бит ләкин яшь Туфанның бу образларында зәвыксызлык юк Өстәвенә алардан шул дәвер колориты оптимистик сулыш бөркелеп тора шуңа күрә табигый тоела Әмма да инде «чыпчыклы күңелләр-’1 Бр-р' Күз алдына китерү имәнеч
Дөрес шагыйрь теләсә нәрсә турында һәм теләсә ничек язарга хаклы Ләкин — бер шарт белән — табигый килеп чыкса гына, ышандыра алса гына.
Шулай да шигырьне укып бетерик әле: Кемнең җаны чыңлый чыбыкларда.
Кем язмышы җилдә тирбәлә.
Кем ядкяре җир-күк арасында Йомры чыпчык булып төйнәлгән’ Ахыргы өлеше алай ук сәер түгел икән Хәтта чыпчык та ярыйсы ук сөйкемле образга әйләнгән Метафора, үстерелеп, шулай ук матур гына төгәлләнеш таба Башлый белмәсә дә төгәлли алды шагыйрь
Студент чаклардан бер вакыйга искә төшә шулай кичен тулай торакта чәй эчәргә әзерләнеп йөрибез, күршеләрнең берсе килеп керде Гадәттәгечә конспект-ма- зар. яисә чәй-шикәр кирәктер инде моңа дип уйларга өлгермәдек
— Егетләр, илле сумлап акча биреп тора алмассыз микән’ — дип сорады
Аена кырык сум стипендиягә генә яшәгән студентка мондый сүзләр башка суккан кебек тәэсир итә Стипендия аласы көнгә кадәр әле ерак икәне, таушалып беткән ике бишлектән гайре кесәсендә ни дә булмавы исенә төшеп, эче сызып куя аның. Дөрес, гозер белән керүченең күзләрендә ниндидер шаян чаткы чагылып узды бугай, ләкин ул безнең аңыбызга барып җитми калды
Су капкан сыман тын утыруыбызны күргәч, әрсез күрше
— Алайса, бер пешерерлек чәй генә булса да бирегез инде — диде һәм авызын ерып җибәрде Фәкать шуннан соң гына безгә барып җитте юри безнең ушны алуы икән'
Актыккы чәйне булса да кулына тоттырдык Хәтта шатланып биреп чыгардык бугай әле. чөнки акча табу янында ул бөтенләй чагыштыргысыз кечкенә булып тоелды
Әлеге шигырьдә дә менә шундый эффект. - Шаккатыризм »лы беренче строфаны укып уза алсаң. гади генә язылган юллар да матур, тирән мәгънәле сыман тоела җанга якын булып китә Аннан соң. монда инде контекст бар. образны кабул итүгә укучыны азмы-күпме әзерләү бар Ә шигырь башланып кына киткән чакта андый контекст каян килсен ди Шуңа күрә дә күңел кыллары урынында алай ансат кына телефон чыбыкларын күрәсе килеп тормый Ул чыбыкка әле чыпчык та кунган булса — бигрәк тә Шигырь түгелдер шигырьгә пародия генәдер бу дигән шөбһәле уй уяна
Кыскасы, ап-ачык, автор гади генә тормыш күренешеннән дә үзенчә мәгънә чыгарырга образлы фикерләргә омтыла Ә менә чама хисе зәвык сизгерлеге, күрәсең, җитеп бетми
Сүз Рафаил Газизов аның «Бөре керфекләре- исемле шигырьләр җыентыгы турында бара Дөньяга чыгуына елдан артык вакыт узса да китапның матбугатта булсын, бүтән урыннарда булсын телгә алынганы юк әле Әйе бездә анализлы бәя. рецензия күрмичә, шыпыртын гына күздән югала, җиңел генә онытыла торган китаплар чыккалый Әллә бу да (яшь шагыйрьнең беренче китабы*) шундыйларданмы’ Бөтенләй үк тәнкыйтьтән түбән әйберме әллә ул’ Поэзиянең канатлы тул-
Конкурска
Я
пары — Пегас ялына Р Газизовның үрелүе юкка гына микәнни’ Әгәр чыннан да шулай булса, әлбәттә, бу китап турында сүз озайтып торуда мәгънә юк
Кемгә ничектер, әмма минем күңелгә юл тапты бу иҗат Шагыйрьлек нуры бар Рафаилдә Шуңа күрә дә мин аның әсәрләре— хәтта камиллектән шактый ерак торганнары да — нинди дә булса анализ, бәя күрергә тиештер дип уйлыйм
Әле телгә алынган шигыреннән үк күренде Р Газизов метафоралар белән фикерли Бу аның образлы фикерләвендәге төп хасият Аңлап эш иткәнме ул. аңламыйчамы. анысы караңгы, әмма яшь шагыйрьнең уңышлары да. уңышсызлыклары да метафорада, метафора белән эш итә белү дәрәҗәсенә бәйле Бәхет орлыклары чәчә кеше.
Чәчкеч яза әмиргә яңа җыр.
Башакларның алтын мыегында Кубыз уйнар эле көзен кыр
Сигез генә юллы әсәрнең беренче строфасы бу, нибарысы дүрт юл. өч җөмлә, һәм шунда— алты метафора -бәхет орлыклары- • чәчкеч җыр яза- “башаклар мыегы» ■■Мыек — кубыз» -кубыз уйный кыр- Дүрт юл өчен алты метафора азмы күпме— анысы хакында сүз куертып тормыйча, шуңа гына игътибар итик боларның соңгы икесе шагыйрьнең үзенеке булып, калганнары — шактый таушалган, тонык лаиган метафоралар Ягъни эмоциональ тәэсир көченә әнә шул автор метафоралары гына ия Фикер формалаштыруда катнашсалар да, калганнары тәэсирне тоныкландыруга, шигырьне авырайтуга күбрәк хезмәт итәләр Җитмәс.. Бәхет орлыклары- дигәне, строфадагы топ фикергә бәйләнмичә. образ тукымасыннан читтә кала, ул монда — «эшсез» артык Шигъри фикер исә болай язын чәчкеч язган көйне кыр. көз җиткәч, башаклар кубызында уйный Метафоралар чылбыры — җәенке метафора бу.
Шигырьне укуны дәвам итик Язгы коннец тәүге нурларыннан Иртэ торып эшли кешеләр
Шагыйрь, әлеге җәенке метафорадагы фикерне калдырып бөтенләй икенче нәрсә турында сөйли башлады Бәлки ул шигырьнең ахыргы юлларында аңа әйләнеп кайтып шигырьне түгәрәкләп куяр’ Бу иртәдә алар чәчкечләргә Килеп кунган кошлар төслеләр.
Юк. булмады Аерым алганда матур тоелуларына да карамастан, бу юллар да шигырьгә бернәрсә өстәмәде Хәтта боларын- да шигырьнең характерына һич туры килми торган комик мәгънә төсмере калкып чыга Бу «кошлар» алда телгә алынып онытылган «бәхет орлыкларын- чүпләргә дип кунганмы әллә? Шулай уйламасаң булмый да. беренче строфа белән ул башкача берничек г» бәйләнә алмый Әсәр, шулай итеп, таралып төште, шигырь юкка чыкты
Образлар да бар иде бит югыйсә Аерым- аерым караганда матур да мәгънәле дә кебек иде үзләре Ә шигырь барыбер юк Чөнки монда ул образларга эш юк Нәрсә әйтергә тели автор — моны ул үзе дә белми кебек
Әлеге ике әсәргә җентекләп тукталуның сәбәбе шул алардагы җитешсезлекләр Р Газизов өчен бик характерлы Гомумән, фикер ачыклыгы җитмәү обрахлар логикасындагы чатаклыклар аның әсәрләрендә еш очрый. Мәсәлән. -Кыйблаларга бо-рыла җан-. -Көз —карт кияү • -Кояш Яңгыр Буран» дигән шигырьләре дә шулай ук логик яктан бер-берсенә бәйләнми торган ике өлешкә аерылганнар Шагыйрь гадәти тасвирый стильдә язып килә-килә дә. мавыгып китеп гади метафораны киңәйтә. җәя башлый Ә метафора, җөмлә эченнән чыктымы инде, ахырга тиклем үстерүне таләп итә Р Газизов исә аны җөмлә эченнән сөйрәп чыгара да. ташлап, икенче метафора белән «уйнарга- керешә Нәтиҗәдә, әсәр эчендә логик каршылыклар, төгәлсезлекләр пайда булып, сәнгатьчә бөтенлек югала
Метафора ясауда чама онытып җибәрүнең бүтән төрле мисаллары да очрый Әйтик. «Кош канаты — скрипка кылы- ди ул «Кош канаты—скрипка», дисә дә. мин риза әле. әмма инде канатны һич кенә дә кыл рәвешендә күз алдына китерә алмыйм Болытлар — боз. кошлар саллар булып Ага куктэ — төпсез елгада.
Моны күз алдына китерү шулай ук кыен • Саллар- -бозлар-га караганда артык кечкенә булып чыга ич Мондый салны ул бозлар шундук эштән чыгарачак Р Газизов язганча ага алмаячак алар
Вак кына төгәлсезлекләр кебек инде үзләре ләкин шигырь юлларын ышандыру сәләтеннән мәхрүм итәләр
Тәрәзәгә
Талгчы әнисенең
Йөрәк тибешләрен язып бара
Бу мисалда исә сүз тәртибен бозу, юлларны дөрес бүлмәү метафораны гына түгел, җөмләне дә аңлашылмаслык хәлгә китергән Сүхләрнең үзара кирәксез бәйләнешләргә керүе аркасында, җөмләнең иясе югалган
Менә бу юллар Г Тукайга багышланган бер әсәрдән
Шагыйрь һәр көн баррикадаларда
Байрак итеп узен яндырган
Яңгырашы матур, сүз дә юк Образлары да эчтәлекле сыман автор Тукайны баррикадада ялкын телләрен хәтерләтеп җилфердәгән байракка тиңләмәкче Ләкин бу - ният кенә булып калган Чөнки монда яну — туры мәгънәсендә Баррикадада Тукай үзен яндыра икән бит* Менә шушы
күренеш байракка, байрак җилфердәвенә тиңләнә икән "Баррикада» сүзе күчерелмә мәгънәдә кулланылса, әлбәттә, әйбәт әйтелгән дияр идек Ләкин әсәрдән алай аңлашылмый бит Беренче юлны укуга ук Тукайны чын баррикадада итеп күз алдына бастырасың. Кыскасы, образ шактый катлаулана. анда каршылыклар хасил була ■Баррикада» сүзенең туры мәгънәсе өскә калкып чыгуы исә эшне бөтенләй бозып ташлый Чөнки монысы инде Тукайга бөтенләй туры килми, тарихи дөреслекне бозу була
Шул ук сам им илеге аның фикер әйтү формасындагы шигырьләрендә кимчелекләр рәвешендә чагылса, кичерешләрен тасвирлаганда. баталар шигырьләрен язганда алыштыргысыз казанышка әйләнә
Кояшлы яңгыр
Җил кызлары күктә керләр чайкый — Керләр сыга, тамчы коела, Кисәк селкеп ала. аннан элә Алтын бауга — кояш нурына Шалтырап ала бәләк-чиләкләре. Көянтәдә җиде төс кенә
Шул җиде төс — төсле музыкадай. Моңнар ява явыл өстенә
Җилләр, тынып, ял итәргә ятты Көмеш нурдан чиккән үзәнгә
Балак сызганып, мин чаба яздым
Изге балачакның
Җиде төсле
Яңгыр тамчыларын эзләргә’
Шигырьне хис ягыннан да. фикер ягыннан да төзек, бөтен дип ышанып әйтергә ярый Иң мөһиме шагыйрь якты бер күңел халәтен — туган як табигатенә булган самими мөнәеәбәт-хисен тәэсирле итеп бирә алган Шигырь авазлар оештырылышы, аһәңлелек тарафыннан да камил Соңгы строфада бик оригиналь яңгырый торган матур бер катлаулы эчке рифма (БАЛАК-f-ЧАБА — БАЛАЧАК) да бар Ул. мәгънәви бәйләнешләрне көчәйтеп, строфадагы тасвирның укучы күңеленә уелып калуына булыша
Шушындый характердагы әсәрләрне җыентыктан тагын да табып булыр иде. -Суык Кышкы авыл . «Болыннарга чыктым». Кирмән буйларының һәрбер киче .-. Сөйләшәсе килә» — менә аларның иң истә кала торганнары
Шулай итеп Р Газиз.ганың шагыйрь булуына шик калдырмый торган сыйфатлары хакында язарга да нәүбәт җитте шикелле
Туган йортына карап, мәрхүм әтисе турында ул менә ничек уйлый: Әнкәйнең күз карашыннан
Өлге алып тәрәз куйган
Бер генә шигъри деталь, әмма никадәрле мәгънәви тирәнлек ата анага булган олы. самими мәхәббәт'
Чиләк өшетерлек чишмәләр бар бездә
Сабан төрәннәре көзгесендә Гасырларны җиңгән таңнар ата. Салам эскертләре төлке кебек Бөгәрләнеп яткан кырларга Беләм, яшәвемнең мәгънәсе дә Әни күзләрендә
Поэтик табыш дәрәҗәсендәге мондый юллар да шагыйрь файдасына сөйли Болар аның художник-иҗатчы буларак потенциаль мөмкинлекләре кечкенә түгел икәненә ышандыра
Соңгы елларда илебез картасында авыл исемнәре кими башлады - кечкенә авыллар бетә, тарала Җыентыкта Монда авыл булган» дип исемләнгән бер шигырь бар. ул кешеләре ташлап киткән әнә шундый авыл турында сөйли Туган җирен, туган халкын өзелеп яратучы шулар язмышы өчен борчылучы, гражданин-шагыйрьнең йөрәк авазы дияр идем мин бу әсәрне Шагыйрь халкыбызның яшәү тамыры авылда икәнен бик ачык аңлый Аның әлеге социаль күренешне фаҗига дәрәҗәсенә кү-тәреп тасвирлавы да тикмәгә түгел Кисәтү яңгырый шигырь юлларыннан Ә кешеләр өзә тамырларны, Ялганмаслык итеп өзәләр
Шагыйрь бу фаҗиганең сәбәпләре турында да уйлана Шуларның иң куркынычын атый Ул — рухи гариплек Шайтан таяклары, тигәнәкләр Баскан ил картлары каберен. - Бу авылдан качкан кешеләрнең Тигәнәкләр баскан бәгырен.
Тарихи хәтерне югалту бу Ә тарихи хәтерне югалту ул һәрвакыт тарихи оптимизмның— киләчәккә ышанычның да җуелуына китерә Шуңа да -тамырсыз» кешеләргә шагыйрьнең хөкеме каты Бу ташландык авыл — сезнең зират-.— ди ул Исән килеш сез күмелгән монда, Тигәнәкләр сезнең кабердә
Миңа иң нык тәэсир иткәне гади генә менә бу ике юл булды
Дөньяда иң кызганыч җирләр — Кеше ташлап киткән авыллар Чыннан да. кызганыч, үгигә әверелдерел- гән тарих, ата-бабаларның киселгән өмете кызганыч Тамырсыз дүңгәләкләрне, гадәттә. җил куып ышык урыннарга җыя. алар шунда өелә, ахырда басылып туфракка иңә. Тынчу шәһәрләрдәге нәсел-нәсәбен оныткан күпләрнең берсе булып көн күрүче дүңгәләкләргә- карата шуңадыр микән күңелдә җылы хис юк
Бу әсәр — әлеге Р Газизов иҗатының иң югарыгы ноктасы
Чагыштырмача зур гына күләмле бу шигырьнең бер сулыш, бер күңел омтылышы белән язылганлыгы сизелеп тора. Сәнгатьлелек ягы да ярыйсы гына, әсәр тәэсирле һәр юлыннан, һәр сүзеннән ша-гыйрьнең йөрәк кайнарлыгы бөркелә
Күңелендәге әрнеш, иң изге хисләр өскә калкып чыкканда. Р Газизов, чыннан да.
шагыйрь икән
Кызык: шигырьләрдә еш кына төгәлсезлекләр. хаталар очрап тора, әмма шуңа да карамастан, авторына карата күңелдә җылы бер хис уяна, зурая, көчәя бара Ва- кыт-вакыт. әсәрләрнең ясалганлыгы яисә ясалып бетмәгәнлеге сизелеп-сизелеп китсә дә. ул үзе бервакытта да ясалма түгел, ул — эчкерсез, туры Шуның белән күңелне яулый да
Урман ешлыгын ерып чыккан кебек әсәрләрендәге төгәлсезлекләр, җитешсез- лекләр арасыннан шигърият, шагыйрь килеп чыга.
Әйе. фикерләве — шигъри, оригинальлек тә ят түгел аңа Аерым юллары, образлары истә кала Һәм ниһаять, әйбәт кенә шигырьләре бар Ягъни иҗади мөмкинлекләренә ышандыра Р Газизов Ләкин еш кына, образ уйлап табу белән мавыгып. шигырьнең төгәллек чиген үтеп киткәнен сизмичәрәк кала
Шагыйрьне чынлап торып шагыйрь итә торган бер мөһим сыйфат бар Ул — әрнү Шигъри шалтыравыклар белән юанырга теләк тә. мөмкинлек тә калдырмыйча бөтен барлыгыңны. эчке-тышкы дөньяны үзенә буйсындырып, һәрвакыт киеренке бер халәттә тота торган күңел әрнешең, шуның чагылышы рәвешендәге темаң булу кирәк Иҗатка шул табигыйлек. бөтенлек, зурлык бирә Шул фикер бирә Ни әйтергә теләвеңне үзең дә тәгаен белмәгәч, әлбәттә шигырь таркау килеп чыгачак ул образлы җөмләләр тезмәсенә әйләнә Чөнки фикерсезлек образлар ясауны үзмаксатка әверелдерә. алар күпләп ясала, һәрберсе шәп искитмәле Берсен генә дә ташлап калдырасы килми — жәл! Автор аларны бергә өя дә оя. тик шигырь генә тумый
Ә бит ул теманы Р Газизов иҗатында бөтенләй юк дип булмый «Монда авыл булган» шигыре мәсәлән, шуңа мисал Бар ул. тик шагыйрь аңа тиешле игътибар гына бирми, әһәмиятен аңлап бетерми кебек әле Ул аның авыл кешесе булуыннан. авылда яшәвеннән килеп чыга. Хәзерге катлаулы экономик, социаль үзгәрешләр эчендәге киеренке тормышлы авыл турында әйтүем
Бу китапка язган кереш сүзендә шагыйрь Зөлфәт менә нәрсә ди. • Кызык өчен генә язган юллар беркайчан да шигырь була алмый Бу шигырьләрдән Мамадыш якларының тарихы, анда яшәүче кешеләр-нең гадәт-холкы калкып чыга икән — моның өчен шагыйрьне мактарга гына кирәк
Ни генә дисәң дә. чорның, туган ягыңның. туган халкыңның чагылышы бит ул шигырь'»
Зөлфәт дөрес тотып алган менә шушы сыйфатны үстерергә иде Әлеге 6v сыйфат бу бәйләнеш Р Газизов иҗатында стихияле рәвештә генә калкып чыккалый
Авыл язарга материал бирә Ләкин шуннан артыгын түгел Тема Анысы материал белән очрашкач шагыйрь күңелендә туа кабына Аны кабызу очен. әлбәттә, күңелеңдә шигырь уты — үз фәлсәфәң булу зарур Гади, беркатлы булсын әйдә Әмма булсын Фәлсәфәсез — шагыйрь юк
Карлар-яңгырлар. көэ-яз кояш-йолдыз поэзиясен аны һәркем яза Ләкин гомер буена аны гына язу кызык түгел бит Шагыйрь фәкать үзен, үз язмышын, халкы язмышын гына гомере буена яза ала Чөнки шәхес язмыш — ул үзе фәлсәфә
Иң мөһиме — шушы
Шигырь текстындагы вак-төяк кимчелекләр. кемнеңдер китабың турында уңай- мы-тискәреме сүз әйтеп куюы моның янында бик кечерәеп, югалып кала