Логотип Казан Утлары
Публицистика

АБРУЙЛЫ ТӘНКЫЙТЬЧЕ


Г. НИГЬМӘТИНЕҢ ТУУЫНА 90 ЕЛ
герменче еллар татар әдәбияты тарихында исемнәрен горурланып телгә алырлык шәхесләр бар Аларның берсе — әлбәттә, Галимҗан Нигьмәти. Бик кыска, ләкин эчтәлекле һәм игелекле иҗат гомере кичергән бу күренекле тәнкыйтьче һәм әдәбият галименең тууына быел 90 ел тулды.
Галимҗан Нигьмәтинең исеме марксистик-ленинчыл әдәбият тәнкыйтен һәм гыйлемен үстерү, марксистик-ленинчыл эстетиканы нигезләү эшенә бетен иҗат ялкынын, яшьлек дәртен. акыл энергиясен биреп хезмәт итүнең кабатланмас үрнәге, гүзәл өлгесе булып тора.
Ул әдәбият мәйданына катлаулы һәм каршылыклы чорда — иске тормыш белән яңа тормыш алышынган елларда, яңа идеяләр, карашлар, эстетик принциплар белән искеләре арасында килешмәүчән кискен көрәш барган вакытта килде Әдәби тәнкыйтьне, әдәбият фәнен яңа нигезгә утырту — марксистик-ленинчыл платформага кору эше бөтен актуальлелеге белән көн тәртибенә баскан чор иде бу. Әдәбиятның киләчәге, алдагы язмышы белән бәйле булган бу гаять җаваплы, авыр, масштаблы эшне Г Нигьмәти Галимҗан Ибраһимов, Габдрахман Сәгъди. Гомәр Гали һәм башка танылган марксист тәнкыйтьчеләр белән бергә күтәрде, алар белән бер сафта торып башкарды, әдәби процесска тон бирүче, аны әйдәп баручы көчле һәм абруйлы тәнкыйтьче булды. Каләмдәшләре арасында Галимҗан Нигьмәти тирән эрудицияле, яхшы теоретик әзерлекле, прин-ципиаль һәм объектив тәнкыйтьче булуы белән аерылып торды.
Г Нигьмәти. әдәби тәнкыйть хәрәкәтенә килеп кушылганчы, зур мәктәп — иҗтимагый тормыш мәктәбе узды. Ул бик яшьли матбугат, совет, партия органнарына эшкә тартылды. К. Маркс. Ф Энгельс. В И Ленин әсәрләрен өйрәнү, тәрҗемә итү, пропагандалау эшенә актив керешеп китте Аның -Октябрь һәм әдәбият» (1922), «Карл Маркс безгә нәрсәләр калдырды» (1922). «Ленин һәм пролетариат революциясе» (1924), .Адәмнәр ничек яратылган» (1924) һ. б мәкаләләре, «Коммунизм турында- (1924), башка авторлар белән берлектә чыгарылган «Сәяси лөгать» (1925), -Иҗтимагыять дәреслеге» (1925), «1905 нче ел» (1926). «Көнбатышта сыйныфлар көрәше тарихы» (1928) һ. б хезмәтләре марксизм-ленинизм нигезләрен нык үзләштергән, яхшы политик калыплы кеше булуы турында сөйлиләр
Марксизм-ленинизм классикларының фәнни-теоретик мирасын өйрәнү барышында Галимҗан Нигьмәти марксистик эстетика мәсьәләләренә дә җитди әһәмият бирде, Маркс. Энгельс. Ленинның әдәбиятка, сәнгатькә мөнәсәбәттә әйткән тирән методологик фикерләрен үз тәнкыйть арсеналына алырга, аерым әдәби күренешләргә бәя биргәндә, аларны нигез принциплар буларак кулланырга тырышты.
Галимҗан Нигьмәтинең әдәбият белеме буенча язылган хезмәтләрендә, әдәби тәнкыйть мәкаләләрендә сәнгатьнең үзенчәлекле бер төре буларак әдәбиятның спецификасы. социологиясе, әдәби әсәрләрдә тормышны чагылдыру принциплары, сыйнфыйлык, халыкчанлык, партиялелек кебек һ б гаять әһәмиятле методологик проблемалар күтәрелде һәм теоретик яктыртылыш тапты.
20 нче елларда әдәбиятны иҗтимагый нигезләре буенча тикшерү, ягъни сыйнфый- социаль күренеш буларак өйрәнү мәсьәләсе беренче планга чыкты Әдәби тәнкыйтьтә Плеханов ортодоксиясе нигезендә һәр әдәби күренеш шул чорның материаль җирлегеннән үсеп чыга дигән вульгар карашка таянып, һәр чорның әдәбияты һәм язучысы шул чорның хаким идеологиясенә хезмәт итә дигән ялгыш караш яшәде Нәтиҗәдә, үткәндәге әдәби мираска тулаем ялгыш бәя бирелде, әсәрнең социологиясен тикшерү, язучының социаль чыгышы мәсьәләсен ачыклау үзмаксатка әйләнеп китте. Әдәби-эстетик күренешләрне барлыкка китерүче төрле идея тенденцияләре, һәр дәвернең үз эчендәге социаль-сыйнфый каршылыклар исәпкә алынмады, әдәби үсеш үзенчәлекләре тулысыңча һәм туп-туры иҗтимагый үсеш үзенчәлекләренә буйсындырылды
Е
Галимҗан Нигъмәтинең тирән теоретик әзерлеге, әдәбиятны бик нечкәләп аңлавы, эстетик сиземләү көче әдәби тәнкыйть һәм әдәбият белеме үсешенең ерак кыйбласын ачык итеп күрүе мондый катлаулы шартларда аиы вульгар социологизм чиренә бирешүдән саклады, дөрес методологик юнәлешнең үсүенә һәм ныгуына китергән сәбәпләрнең бик әһәмиятлесе булды Аның „Әдәбият мәйданында» (1925). «Революция елларында әдәбиятыбыз» (1929). «Татар совет әдәбияты күтәрелештә» (1934) кебек күләмле хезмәтләре, «Әдәбиятта формализм — буржуа карашы» (1930). «Әдәбият фәненең үсеш юлы нинди булырга тиеш» (1930). «Әдәби тәнкыйтьтә механистлык һәм эклектик чыгышларына каршы» (1931), „Әдәби тәнкыйть һәм әдәбият белеменең үсеш юллары» (1930). «Татар совет әдәбиятында социалистик реализм мәсьәләләре» (1933) һәм башка мәкаләләре әдәбият тарихы материалларына һәм җанлы әдәби процесска таянып, марксистик-ленинчыл эстетиканың актуаль мәсьәләләрен теоретик хәл итүгә, әдәбият белеме һәм әдәби тәнкыйть методологиясен нигезләүгә кыйммәтле өлеш булып керде.
Әдәбият социологиясе буенча теоретик карашларына килгәндә, галим һәм тәнкыйтьченең асылда дөрес позициядә торганлыгын билгеләп үтәргә кирәк Әдәбиятның үсеш динамикасын әйдәүче көчне, бу катлаулы структураның төрле элементларын хәрәкәткә китерүче төп моментны Нигъмәт и тормышның социаль-экономик шартлары җыелмасында күрде Ул әдәбиятны җәмгыять тормышына бәйле өйрәнү белән бергә аны үзенең эчке үсеш кануннарына ия булган мөстәкыйль организм итеп карау кирәклеген әйтеп чыкты. «Әдәбият идеологиянең бер тармагы булу белән.— дип язды Г Нигъмәти.— идеологиянең башка тармаклары рәтеннән җәмгыять үсеше законнарына бер үк нигездә баш игән кебек, аның тагын үзенә генә караган аерымлыклары да бар» Вульгар социологларның һәм формалистларның төп ялгышын галим һәм тәнкыйтьче әдәбиятның нәкъ шушы ике яклы үсеш үзенчәлеген аңлый алмауларында күрде Әдәбият — «идеологиянең үзенә хас сыйфатларга да ия булган тармагы- ләкин ул аерымланган, изоляцияләнгән организм түгел «Әдәбиятны, сәнгатьне марксистча тикшерү.— дип аңлата Нигъмәти,— аны идеологиянең башка тармакларына һич бәйләнмәгән, фәкать үзенә генә махсус кануннарга ия булган күренеш итеп механик рәвештә аны аерып йөртүнең дә дөрес түгеллеген күрсәтә» ;.
Нигъмәти әдәбиятның башка идеологик формалардан аермасын аның образлылыгын- да күрде «Сурәтлелек — әдәбиятның спецификасы — дип язды ул.
Шул рәвешле. Галимҗан Нигъмәти татар тәнкыйтендә марксистик әдәбият социологиясе принципларын кыю рәвештә формалаштырган дип әйтергә мөмкин
Нигъмәтинең тәнкыйть методологиясендә отышлы фикерләр уңай табыш казанышлар белән бергә кайбер кимчелекле яклар да бар иде Әдәби әсәрләргә бәя бирүдә сыйнфыйлыкны төп критерий ител карау кирәклеген таныса да, тәнкыйтьче, бу мәсьәләне теоретик планда хәл иткәндә, вульгар социологик хаталар да җибәргәләде Хәтта «Әдәбият мәйданында» кебек җитди хезмәтендә дә «сәнигъ. шагыйрь нинди иҗтимагый халәттә. кайсы сыйныфтан булса, аның ясаган, язган әсәре шул мохитның сыйныфының фикер- карашларын белдерә» дигән ялгыш фикер үткәрелде Мондый хаталар теге яки бу дәрәҗәдә аның башка хезмәтләрендә дә чагылды Әдәби мираска, язучылар иҗатына бәя куйганда да ул аерым очракларда вульгар социологик методологиягә нигезләнеп эш йөртә Мәсәлән, шагыйрь Габдулла Тукайның үлеменә ун ел тулу уңаеннан язылган бер мәкаләсендә («Кызыл Татарстан^ 1928, 15 апрель) Нигъмәти аның «бөек шагыйрь» икәнлеген таныса да, «иҗтимагыи мотивлары ягыннан революциячел вак буржуа әдибе - булуын исбатларга тырышты
Ләкин шунысы характерлы, Г Нигъмәти үзенең хата карашларында катып калмады, художество күренешләренең катлаулы сыйнфый табигатен аңлау юнәлешендә үсте, тикшерү методологиясен туктаусыз камилләштерү өстендә эшләде Аның язучы иҗаты һәм шәхесенә мөнәсәбәттәге абстракт-сыйнфыи карашны кискен тәнкыйть итеп язган мәкаләләре, Переверзевның әдәби образны язучының икенче төрле яшәеш формасы дип тануына капма-каршы юнәлештә әйтелгән теоретик фикерләре татар тәнкыйтендә сыйнфыйлык мәсьәләсенең марксистик хәл ителә башлавына китерде «Сурәт — иҗтимагый характерны күрсәтә, аның аша иҗтимагыи характер эшләнеп күрсәтелгән була дип алу,— дип язды Г Нигъмәти.— сәнгать сыйныфның үз портретын бирүче дип аңлауга илтеп чыгара Ләкин бу караш дөрес түгел. Бу— тар караш Чонки нинди генә сыйныф художнигы булмасын, ул үз сыйныфы типларын бирү белән чикләнүе зарур түгел, художник сурәтләрне теләсә нинди катлау эченнән алуы мөмкин»1 Күренә ки. тәнкыйтьче иҗат шәхесенең аңлы социаль позиция алу мөмкинлеген яклады, үз иҗатында җәмгыятьнең социаль практикасы тудырган бик күл башка якларны да чагылдыра алу мөмкинлегенә төшенде.
' Ни>ьмЯ1« Г ЭА«6««> ф»««»вн угяш голы бтлыргя ««ы»' *ча»«ф- I га»
» I ӘА«6» <•«•*«’»>■ -•••—•«•««<» Ь«~ хаммп» а «арш» — Я„.—ф. IBJI
1 Ни> >.««>« I Әд.Ли». -.»Д«..»,»Я. М '№ 18 6
• Нигьм«гн Г ддабиа' ф«»«и«ч «сяш «опн «ииД» булмр-а • »»«.’ — -Ячалиф- t930, I гхи
сүз художнигының дөньяга карашы аиың социаль симпатияләреннән киңрәк булуын зңлады. Теоре-х.к карашларындагы мондый югарылыкка ул туктаусыз актив иҗади эзләнүләр, киеренке практик эшчәнлек нәтиҗәсендә, партия карарлары, марксизм классикларының эстетикага кагылышлы фикерләрен тирән үзләштерү нәтиҗәсендә иреште.
20 иче еллар тәнкыйтендә Плеханов концепциясе нигезендә әдәби әсәрнең социаль эквивалентын билгеләү һәм художество ягын тикшерү аерым ике акт итеп карау гадәте •эргән иде. Галимҗан Нигьмәти моның белән нигездә килешмәде. «Әдәби тәнкыйтьнең бер-береннән аерым ике акты юк»,— дип белдерде ул. әдәби-эстетик анализ берлеген яклап. Художество иҗатында идея югарылыгы белән эстетик камиллек мәсьәләсен ул бер нәрсәнең аерылгысыз ике ягы ител карады. Революциядән соң әдәбият мәйданына китеп кергән яшь язучылар иҗатын югары идеяләрне сәнгатьчә оста сурәтләп бирү куәтеннән чыгып бәяләде, әдәби әсәрләрне коры идеяләр схемасына, политик тезислар иллюстрациясенә кайтарып калдырудан сакланырга чакырды, «әдәбият партияле булырга тиеш» дигән лозунгны әдәбияттагы художество үзенчәлекләрен агитка белән алмаштырудан гыйбарәт булмаганын»' раслауга күл кәч куйды. Ул В. И Ленинның «Партия иешмасы һәм партияле әдәбият» исемле мәкаләсеннән үз карашларын нигезләү өчен методологик әһәмиятле тезислар китерде.
20 нче еллар татар әдәби тәнкыйте методологиясендә халыкчанлык мәсьәләсенә дә гаять җитди әһәмият бирде. Әлбәттә, аның куелышы һәм хәл ителеше әдәбиятның ■ оциологиясе, сыйнфыйлыгы, партиялелеге проблемалары белән тыгыз бәйләнештә барды Марксистик тәнкыйть матур әдәбиятның эчтәлеге ягыннан да. художество эшләнеше белән дә халыкның эстетик зәвыгына туры килерлек булуын таләп итте. Галимҗан Чигъмәти К. Нәҗми, Г. Кутуи, Сирин һ. б шагыйрьләр иҗатындагы формалистик мавыгуларны бер яктан да хупламады, «төрле «-измпнар юлы белән язылган әсәрләр язуга бирелеп китү революция әдәбиятына күп кыйммәт өсти алмас», дип кисәтте Бу мөнәсәбәткә дә тәнкыйтьче В. И. Ленин позициясен үзенә төп ориентир итеп сайлады. Ленинның «сәнгать халыкныкы» дигән сүзләрен мисал итеп китерде. «Измпнар юлы белән язылган а.-әрләрне мин сәнәиг нәфисәнең югары дәрәҗәдәге әсәрләре дип хисаплый алмыйм,— диде В И. Ленин (тәрҗемә Г, Нигъмәтинеке).— Мин алардаи бернинди дә ләззәт таба алмыйм. Сәнгатьнең миллионнарча саналган халык арасыннан берничә йөз яки берничә ■ең кешегә генә кызыклы булган нәрсә бирүе әһәмиятле түгел, сәнгать бөтен халыкка булырга тиеш. Ул массага аңлаешлы, масса тарафыннан сөелерлек булсын. Ул шул массаның уе, тойгы һәм ихтыярын бергә җыйсын, аның күңелен күтәрсен Без һәрвакыт -шче-крестьяннарны күз алдында тотарга тиешбез»' Галимҗан Нигъмәтииең тәнкыйть 'ләкаләләре һәм хезмәтләрендә формализм, футуризм һәм башка -измнарга каршы ' өрәш әдәбиятның-сәнгатьнең халыкчанлыгы өчен, һәм, димәк, тормыш чынбарлыгын >.урәтләүнең дөреслеге — реализм өчен көрәшкә кайтып калды, партиянең «массовый укучыга исәп тотучы матур әдәбият тудыруга, әдәби иҗатта тәкәбберлек хорафатлары белән араны кыюрак өзәргә, иске мирасның бөтен техник казанышларыннан файдаланып, миллионнарга аңлаешлы яңа форма эшләп чыгаруга» чакыруына аваздаш булды Биредә шунысын да билгеләп үтәргә кирәк ки, Г Нигьмәти татар әдәби тәнкыйтендә «иске мирастан, аның художество, нәфислек ягыннан ирешкән җиңешләрен үрнәк итеп алу. өйрәнүгә» кыю әвештә чакырып чыгучыларның берсе булды. Аның «Иске мирастан файдаланырга /чрәкме» (1928), ^Дәрдмәид турында» (1929), «Дәрдмәнд әсәрләре» (1929) кебек һ б. мәкаләләре — моның ачык мисалы.
Нигьмәти татар әдәбиятының революциягә кадәрге үсеш этабында булган реалистик и нәлешне яңа чорда да дәвам иттерергә кирәклекне әйтте, яңа иҗат методының з.-ылыи яктырту, аны теоретик яктан нигезләү эшенә үзеннән зур өлеш кертте татар эикыйтьчеләре арасында беренчеләрдән булып, романтизмның милли әдәбиятыбыздагы идея-эстетик катлаулануын аңларга омтылыш ясады. Аның «Революция елларында әдәбиятыбыз» дигән хезмәте. «Бу томда Галимҗан Ибраһимов безгә ниләр биргән?» (1929), «Ун ел эчендә әдәбиятыбыз» (1927), «Максим Горький ни белән зур?» (1928) һ б мәкаләләре татар әдәбиятында романтизмның прогрессив канатын күрү, «кызыл», «революцион» романтизм күренешләренә бәя бирү ягыннан характерлы Әдәбиятчы прогрессив романтизмның реалистик әдәбиятны, юнәлешне үстерүдәге роленә игътибар итте
Кыскасы. Галимҗан Нигьмәти үзенең кыю. сугышчан, ару-талу белмәс, ялкынлы эочәнлеге белән татар совет әдәби тәнкыйтенең нигезләрен салуга булышты Аның теория һәм методология өлкәсендә авыр көрәш белән яулап алынган прогрессив мирасы әдәбиятыбызның алга таба үсешенә юл ярды.