Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Әни
Тиз үтте җилекле җәйләрең. Суынды ясалган чәйләрең Юксына күк сине ал гелләр, Җырыңны үз итте топольләр Син киттең. Моң китте. Җәй китте. Без ничек яшәрбез җәйләрсез?
Таңнарда пышылдый чишмәләр: «Җәйләрсез яшәве, ай. җайсыз. Тормышны җәйләрсез җайларсыз...» Җәйләрсез калсагыз, аңларсыз Җәйләрсез бу тормыш, ай, җансыз. Көнчеләр тырыша тешләргә Ис китми үтмәгән тешләргә.
Серемне сөйләргә син кирәк: Җәйләр күк, кер, Әни, төшләргә
Мәңгелек моң кебек
Сиб/ат Хәким истәле/ен»
Изге Хәким! Кинәт ятим калдык, Югалттык күк газиз әтине...
Ләкин
Мәңгелек моң кебек үлемсез син,— Халык күңеленең хакиме!
Мәхәббәт рәсеме
Зәңгәр күкләрдә тәгәрәп, Чайкалып туйгач, кояш Офык артында югала,— Болытка башын куйгач. Көнозын печән исеннән Башы әйләнеп, кыз бала, Яры кочагында, эреп, Кояш кебек югала...
ӘМИР МӘХМҮДОВ *Ма турлыктан гамагы* исемле ши/ырь ки табы ааторы
Әдлби тәнкыйть илкәсендл дә эшли Филоло/ил фәннәре кандидаты Каланда лши
Зиратта
Тирләп-пешеп печән чаба Бер ир заты зиратта.
— Сөякләремне турама! — Диде үлән ир-атка.
Бабай
Өйдәге терәүләр сынган, Бабай үзе терәү булган.. Ак сакалы ак кар сыман. Йөзен җыерчыклар сарган.
Өе исән, имин дөнья...
Чәй эчкәндә, бабай гына Тетрәп ауган олы якта, Яңа өйгә күчәр чакта.
Хисләр
Минем хисләр гүя кайнар дәрья... Еллар аша сиңа юл алам.
Бар дөньяны айкап барган кораб Упкыннарга төшеп югалмас!