Логотип Казан Утлары
Шигърият

Гөмбәчеләр эзеннән


— Көз узды бит. Инде нинди гөмбә?
— Юкка, йөрмәм — шуны бел, карчык...
һәм китте карт. Ярты көн эчендә Җыеп
кайтты шешә... Бер капчык...
Тәрәзәгә карап уйлану
— Мин бит сиңа якты бирә идем.
Мине бүген нигә ваттың, Кеше?
— И пыяла! Исереккә сүз сөйләп
Тел талдырма юкка... Таптың кеше...
«Уңай тип*
Эштә утыра, җыелышка килә. Эчсә
— яшерә, тартса — ешламый, Кирәк
санаса — елмая белә... Ә җыеп
әйтсәң — берни эшләми.
Сәер имгәнү
Берәү, марля белән бәйләп, Кулын
муенга аскан.
— Ни булды?
— Буфетта кемдер Аягы белән
баскан!..
Хәле мөшкел
«Башым чатный...» — диеп сыкрый,
Бик мөшкел мескеннең хәле...
Сәер кибет
Бәйләнчек
Тагын китте. Тагын «җепшеп» кайтты ул,
Хатыныннан өч сум алып бурычка. «Кызыл
борын, әллә тагын салдыңмы?» Дип
бәйләнде кайткач... кызыл борычка.