Логотип Казан Утлары
Повесть

ҖАВАП БИР, КЕШЕ


ртәнге сәгать уннар тирәсе Күк йөзе чалт аяз. Йомшак, җылы җил исә Зәңгәрсу ефәк дулкын булып, салмак кына рәшә тирбәлә Әбиләр чуагының соңгы көннәре Котылгысыз якынлашып килгән көз белән җәйнең соңгы тартышы Тиздән, бик тиздән шушы зәп-зәңгәр һәм биек кук йөзен кургашыңдай авыр, соры болытлар каплап алачак Кояш атнага бер-ике тапкыр гына күренгәлн башлаячак. Түбә калайларын дөбердәтеп, тәрәз капкачларын йолкып атардай булып ачы җилләр исәчәк... Шул көннәрне күз алдына китергәч, капка төп-ләрендәге карама бүкәндә утырган Ханәфигә инде хәзер үк салкын өрә башлаган шикелле булды тәннәре калтыранып, бала йоннары кабарып чыкты Ул өстендәге кайры тунның якасын күтәреп куйды, бүрегенең колакчыннарын төшереп бәйләде, олтанлы киез итегенең яңа чагында ук кайтарып куелган кунычларын күтәрде, кулларын кушырып, җиң эченә тыкты «Хәзердән үк болай булгач, салкыннар җиткәч, ничек түзәрмен икән?> дип хафага калды.
Әйе. көзге салкыннар, кышкы суыклар бер дә файдалы түгел Ханә фигә. Көзге салкыннар аңа бик нык сызланулар алып килә болай да туктаусыз борчып торган радикулиты - бил һәм аяк буыннары авыртуы көчәя анын Инде менә җиденче елын чиләнә шул каһәр төшкән авыру белән Ни хикмәттер, көз җиттеме, котырына да китә шул кабих нәрсә үзәкләргә үтеп, йөрәкләрне чәнчеп чәнчеп сызларга тотына Сызлавы гына бер хәл иде. иң яманы кыймылдарга да ярамый бер яктан икенче якка борылып ятулары әҗәлгә тнң була кайчакларда Ә узган ел. октябрь аенда, бөтенләй аяктан ук язды ул. Председатель Нургазиз район больницасына салып дәвалаттырмаган булса ихтимал, аягына бүтән баса да алмас иде Больницада ай да ун көн яткач кына азрак адәм рәтенә кереп кайтты Шуннан бирле, шөкер, үзен-үзе йөртеп килә әле Хәер, йөрү дигәне әллә нәрсә түгел өй белән капка арасы гына инде.
Хәер, йөрер рәте булган тәкъдирдә дә барыр җире юк Ханәфннең. Авыллары кечкенә нибары унбер йорт Алары да. Ханәфн авызындагы
ВАКЫПФ НУРУЛЛИН (1935) прчшин РСФСРнын аталанган лильтура раА<ч хигы *Шинсльсел солдатлар». »Әглр син Лулмасаң » *һллаклт» һ 6 лигаплар автчри Каланда нши
тешләр шикелле, сирәгәеп калган, анда бер. монда бер булып кына утыралар. Өй белән өй арасы йөз иллешәр метр булганнары бар. Ханә* фи яшь чакта картлар сөйли торган иде: моннан туксан еллар элек шушы Куралык авылында ике йөздән артык йорт булган Болай да тау өстендә утырган авылның иң биек урта бер җирендәге мәчет манарасы егерме биш-утыз чакрымнан күренеп торган Ул манараның алтын йөгер- телгән ае. җәйге аяз көннәрдә кояш нурларын чагылдырып, көндез дә Чулпан йолдыз шикелле балкып утырган.
Ханәфи аны-моны аңлый башлаганда, ае гына түгел, мәчет үзе дә юк иде инде. Гражданнар сугышы вакытында аклар аның манарасын аударып, аен үзләре белән алып, авыдга ут төртеп киткәннәр Авылның яртысы һәм мәчет шул чакта янып беткән. Йортлары янган кешеләрнең күбесе яңа өй торгыза алмаган. Кайсылары Донбасс якларына — шахтага. кайсылары Казахстан, Үзбәкстан якларына китеп барган. Шуңа авыл бик нык кечерәеп калган
Егерме беренче елгы ачлык һәм аның артыннан килгән тиф чире авылны тагын бер тапкыр бик нык үзгәрткән: күп кенә семьялар, ачтан үлмәс өчен. Урал. Себер якларына чыгып китеп, шунда төпләнгән. Авылда калганнарының да байтагы ачлыктан һәм тифтан кырылган.
Шулай да әле илленче еллар башында Куралык үзе бер колхоз булып яши. анда алтмышлап хуҗалык бар иде. һәрхәлдә, Ханәфи колхоз председателе булып эшли башлаган илле икенче елда илле жиде йорт бар иде шушы Куралыкта Ә хәзер— нибары унбер! Колхоз эшенә ярардай ир-атлар тик жиде бөртек. Шуларның бишесе колхозда түгел. Үшемкә ПМКасында эшли. Бишесе дә тракторчы. Үшемкә — Куралыкка алты чакрым. Көн саен кайта-китә йөриләр, һәркайсы үз тракторы белән йөри Әле син тракторлары нинди диген: барысыныкы да — «К-150». Шулай итеп, көн саен жиде йөз илле ат көче куып, алты чакрымга баралар, алты чакрымнан кайталар. Үзем тапкан мал түгел, колхозныкы жәл түгел! Ул ПМК житәкчеләре ни карый торгандыр — шайтан белсен! Утынга яки печәнгә трактор белән йөрүне әйтеп тә торган юк инде, хәтта бер кап шырпы өчен дә күрше авыл кибетенә трактор белән баралар. Эчә торган суларына тикле чишмәдән трактор белән ташыйлар.
Ә син шуларга иң тәжеле йомыш белән, әйтик, инде акчасын түләп куйган әзер утынны алып кайтып бирегез әле дип барып кара, мең төрле сәбәп табып, кире борып жибәрәчәкләр.
Ир-атлар гына түгел, авылның хатын-кызлары да өнәми Ханәфине. Аның чишмәдән су алып менә алырлык рәте булмаганын барысы да белеп-күреп тора Үзең ялынмасаң, ник шунда берәрсе үзе белеп бер көянтә су алып менеп бирсен! һәй. кая анда су алып менеп бирү, хәтта Ханәфи менә шушы бүкәндә утырып торганда да аны күрмәмешкә салышып үтә ул тубал башлар' Ярый яшьрәкләре. Хәнәфинең элек кем булганын белмәгәннәре шулай мәнсез дә булсын ди: хәзерге яшьләрдә олыларны олы итү дигән нәрсә юк инде ул. Алар тик үзләрен генә ярата, тик үз мәнфәгатьләрен генә кайгырта. Ханәфи шикелле өлкән буын кешеләренә чүп итеп кенә карыйлар Анысы — күптән билгеле нәрсә Тик шунысы гажәп: яшь-жилкенчәкләр генә түгел, элек, Ханәфи председатель булып эшләгән чагында, аның өчен чукынырга әзер торган үз кордашларына хәтле белмәгән-күрмәгән булып кыланалар. Менә шунысына гарьләнеп бетә алмый Ханәфи...
Әһә. әнә. заманында Ханәфи өчен гарешкә ашырга торган хатын- кызларның берсе — Хөсниҗамал капкаларыннан килеп чыкты да бу якка таба килә. Инде иллесен тутырды, ә аяк атлаулары утыз яшәр хатын- кызныкыннан бер дә ким түгел: шундый жинел ител, уйдырып-уйдырып атлый.
Ханәфи. инде менә дүртенче елы. рәтләп йөри дә алмый. Хөсниҗамал янында ул бөтенләй бабай булып күренә. Ә Хөсниҗамал әнә.
Тормышы да җиңел булмады бит үзенең. сынар канат белән гомер итте. Тик ир-атлы хатыннардан бер дә ким яшәмәде чәчәктәй матур итеп киенде, йорт тутырып мал-туар асрады, җимертеп колхоз эшен эшләде, кызын укытып, кеше итте Әнә. һаман әле яшь килен шикелле җилкенеп-жилкенеп килә Кулына тавык тоткан, суйдырырга килүе булса кирәк Кияве белән кызы кайткан, күрәсең Берәр эшен эшләп китәргә ♦ кайтканнардыр инде Тавыгын Ханәфигә суйдырырга килүе булса — = эшләре хөрти Ханәфинен Бердән, кымшанырга да ярамый - биле авыр- г га. Икенчедән, үг гомерендә тавык суйганы юк Жан кыярга теләмәү- j дән түгел Андый вак төяк эшләр белән булашып торырга вакыты бул- * мый иде анын Ә тавык итен ярата иде үзе! Заманында көненә ике- 5 шәр тавык ашаган чаклары булды Ярар, әгәр суеп бир дисә, гозерен кире « кагып булмас инде 11ыча1ын Хөсниҗамал үзе алып чыгып бирсә, ничек * тә суясы булыр Башын өзә алса бик җиткән х
Туктале. анын янына килүе түгел ахрысы бу хатынның Әнә бит. = бу якка гел дә карамыйча, күрмәгәнгә салышып үтеп бара! һич югы. кү- нел өчен булса да «Нихәл, абзый-'» днп, исәнләшеп кенә китсә дә* ярар иде Юк, ыжлап та бирми үтеп китте әнә'
Сәлам дә бирмичә үтеп китүеңмени, Хөсниҗамал5
Туктады. Үзенә дә уңайсыз булып китте ахры кызарып чыкты * Ләкин артыгын коелып төшмәде
Ә-ә, син икәнсең әле, Ханәфи абзый Бик ашыгадырыем шул, < күрми дә үтен барам икән. Утын кисешергә дип балалар кайтканые я IБуларга төшке ашка тавык суйдырырга йөрүем
Үзем дә суеп бирә алырыем.
Мәшәкатьләп торасым килмәгәнне шул сине Аннары хәлен дә бик шәп 1әц күренми Ярар инде. Хисами картка гына суйдыртып алырга булдым Аның кулы да бик тәмле, догасын да белә
Минем белән хәл белешеп, бер-ике авыз сүз сөйләшеп китәргә дә вакытын юк хәзер, ә?
Сөйләшәсе сөйләшенеп беткән инде безнең. Ханәфи абзый.
Шулай диде дә үз юлы белән китеп барды Кара син аны. ә сөй ләшәсе сөйләшенеп беткән, имеш Заманында шушы Ханәфи абзаңны бер күрер өчен генә дә утка керерлек булып йөргәнеңне оныттыңмыни сон. чәчбикә?! Ханәфи абзацның билләренә каеш урынына уралып, аның күкрәкләренә башыңны салып «Ташла, бәгырем, шул Хәлимәңне Ул сине минем кебек барыбер кадерли белми Әйдә, безгә күч тә. тора башлыйк бергә. матур итеп гөрләшеп Мин сине кадерләп-назлап кына торырмын'» - дип жылый җылын ялынганнарыңны оныттыңмыни?!
Ханәфи абзац тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә килеп керсә дә. ана минуты белән табын әзерләп, куанычыннан кая басканыңны белмичә өтәләнеп йергән кеше син түгел идеңмени? Син идең бит ул, җаным, син иден! Сөйләшеп сүзен, сөешеп, назын бетми торган иде Ә хәзер «сөйләшәсе сөйләшенгән ■
Дөресен генә әйткәндә, син үзен дә бит әллә кем түгел инде, Хөсниҗамал Син дә сулыгып барасың Юк, Ханәфи абзаң белән чуалган еллардагы Хөсниҗамал түгел син хәзер! Алай бик һаваланырга кирәкмәс иде Ханәфи абзан яныннан үткән чакларыңда сәлам дә бирмичә үтү килешә торган эш түгел Аңлый Ханәфи абзаң. Хәлимәне ташлап, синең белән тормаган өчен үпкәң зур булуын бик әйбәт аңлый Бу хакта бик күп уйлаш аны бар аның Шул чакта, сине тыңламыйча, ялгыш иттем ахры, дигән фикер дә башына кнлгәләгәне булды Ләкин бит узган эшне кире кайтарып булмый аны Бәлки, чыннан да. ул чакта Хәлимә белән кешеләрчә аерылып, синен белән кешеләрчә язылышып тора башлау чәерле булган булыр иде Шулай иткәндә, ихтимал. Ханәфи абзаң бу көш ә калмас сау таза булыр, матур гына яшәп, әйбәт кенә эшләп йөрер иде Бәлки, киресенчә килеп чыккан булыр иде Кем белә аны
Анысы шулай Ләкин хәзер бер нәрсә ачык Ханәфинен шушы
хәлгә калуына иң элек Хөсниҗамал сәбәпче булды Әгәр аның белән бәйләнешеп китмәсә. ихтимал, ул бүтән беркем белән дә бәйләнешмәс, үзенең Хәлимәсе белән матур гына яшәп яткан булыр иде.
2
Аның Хөснижамал белән мәтәвекләнеп китүе ул көткәнгә караганда бик күпкә гади һәм ансат килеп чыкты Сүз дә юк. Хөсниҗамал чибәр кыз иде Ләкин бит һәр чибәр кыз Ханәфинеке булырга димәгән Аннары килеп, Ханәфи инде өйләнгән, бала атасы булган иде. Ә ул егет чакта Хөснижамал әле яшьрәк, өлгереп-ачылып җитмәгән, шуңа бер дә алай күзгә бәрелеп тормый иде. Соңгы елларда гына чибәрләнеп китте ул. Аны күргән саен, Ханәфинең йөрәге дерт итеп куя. һәм ул: «Шушы кыз минем хатыным булса, дөньяда миннән дә бәхетле кеше булмас иде. Их. ашыгыбрак өйләнелде шу-ул!» — дип офтана-үкенә торган иде.
Ханәфи председатель булып эшли башлаган елларда авыл җирендә кунакханә дигән нәрсәләрнең әле исе дә юк. районнан килгән кешеләрне фатирга зуррак өйле, бала-чагасызрак, чистарак яши торган хуҗалыкларга урнаштыралар иде. Ул яктан Хөсниҗамалның әнисе Гөл- җамал апа бик тә кулай: бердән, өе бик чиста, икенчедән, Ханәфи кайчан мөрәҗәгать итсә дә. кире борып чыгармый, колхоз кунакларын һәЙбәтләп ашатып-эчертеп, кирәк булганда кундырып та җибәрә иде. Ә иң мөһиме — аш-су пешерергә бик оста иде. Моны инде район начальствосы да белә. Куралыкка килгән чакларында туп-туры шуларга тукталалар иде.
Олырак кунакларның үзләрен генә калдырып булмый, алар белән Ханәфигә дә Хөсниҗамалларга кергәләргә туры килә. Өйдә булганда Хөсниҗамал да әнисенә булышып, кунакларга хөрмәт күрсәтеп йөри торган иде Әнә шундый чакларның берсендә, тәмәке тартырга чыккан җиреннән кереп килешли, караңгы өйалдында очрашты аның белән Ханәфи Шунда, форсаттан файдаланып, кызны кочаклап ук алды Дөресен әйтергә кирәк, әле кайчан гына райкомда эшләгән, хәзер исә колхоз тикле колхозның җитәкчесе булган кешегә артыгын кыланырга ярамавын. хатын-кыз мәсьәләсендә аеруча сак булырга кирәген, чөнки ул начальствоның байтагы нәкъ менә шул юлда «янганын» белә иде Ханәфи Ә ул кичне Хөсниҗамалларда район милиция бүлеге начальнигы үзе кунак булып утыра, кыз алай-болай тавышлана башласа, эшнең күңел- сезгә әйләнеп китүе дә бик мөмкин дип шүрләп тә куйган иде Ханәфи Әмма, бәхетенә каршы (әллә, киресенчә, бәхетсезлегенә каршы микән?), кыз тавыш тын чыгармады гына түгел, шуны көтеп торган шикелле, үзе дә Ханәфигә сыенды. .
Менә шуннан китте инде эшләр! Алар атнасына алтышар мәртәбә очраша башладылар Ханәфи өчен үлеп тора иде Хөсниҗамал, кая чакырса, шунда килә Хикмәт шунда: ул үзе дә Ханәфине яшьтән үк яраткан, сиздерергә генә оялып йөргән булган икән.
— Син армиядән кайткач, сиңа күренер өчен, турыгыздан тугызар тапкыр үткән чакларым булды Шуны бер дә сизмәдеңмени соң? — диде ул бер көнне Ханәфигә. Юк йомышларымны бар итеп, син кайткан көннәрдә көн саен диярлек өегезгә кереп йөрдем. Шуннан да берни чамаламадыңмыни?
— һе. армиядән кайткан егет тирәсендә чуалучы кызлар күп була инде ул. Бер син генә түгел, бүтән кызлар да бик бөтерелеп йөрде ул чакта минем тирәдә Тик ул көннәрдә мине кызлар түгел, эшкә кая һәм ничек урнашу мәсьәләсе борчый иде. Аннары килеп, син дә бит ул чакта хәзерге шикелле пешкән алмадай чибәр түгел, чандыр гына, оялчан гына бер кызчык идең Мин өйләнгәч кенә, шушылай сылулан дың син.
Шул шул менә: сез, ир атлар, хатын-кызның тышкы матурлыгын 1ына күрәсез һәм бик соңлап күрәсез'
Ә шулай да табыштык бит әле менә! Табыштык һәм бер-беребезне яратабыз Безгә тагын ни кирәк?
Уйлап караган кешегә бик күп нәрсә кирәк Ә безнең синең белән телгә алып әйтерлек бер нәрсәбез дә юк. Иң элек безнең арада ♦ синең Хәлимәң бар' Аннары синең малаен бар' Ә безнең менә шушы- = лай, кеше күзеннән кача-поса, курка-калтырый очрашып йөрүебез бо- * зыклык дип атала Ә ул бозыклыкның башы синдә хатынымны аерам. | бергә булабыз без синең белән дип, син алдадың мине
Андый чакта Ханәфи ни дип әйтергә дә белмичә аптырап кала. « сүзне икенчегә борып җибәрергә тырыша торган иде
Авыл җирендә яшерен эшне озак саклап буламыни? Ханәфи белән ф Хөсниҗамал арасындагы бәйләнеш хакында да халык арасында башта - чыш-пыш, имеш-мимеш китте. Аннары ачыктан-ачык сөйли башладылар - Әлбәттә, бу хәл Хәнәфинең хатыны Хәлимәгә дә ирештерелгән иде. Гөнаһысы кирәк түгел. Хәлимә сабыр хатын булып чыкты: бүтәннәр * шикелле тавыш-гауга куптарып. Хөсниҗамал белән әчелешле булып > йөрмәде «Әгәр шушы эшен чын икән, гомер бакый бәхиллегем юк. Ха- ~ нәфетдин'» дип үкси-үкси бер җылады да шуның белән тынды с
Ә менә Хөсниҗамал үзе бик авыр кичерде «Кыз килеш кеше те- 2 ленә керттең, дөньяда яшәрлегемне калдырмадың Син бит ир кеше, - миннән олы кеше, бала атасы. Шулай булгач, ни буласын белергә “ шеш идең. Ә син минем яратуымнан явызларча файдаландың да хәзер берни булмагандай йөри бирәсең! Әйдә, хатыныңнан аерыл да өйлән миңа!» дип. теңкәсеиә тиде Ханәфннең.
Ханәфи аңа «Мин бит җитәкче кеше, миңа аерылышып, хатын алыштырып йөрергә ярамый Без бит бер-беребезне яратышабыз Кеше сүзенә карамабыг, җае чыкканда очраша торырбыз Мин сиңа ярдәм итеп торырмын», дигәч «Миңа синең ярдәмен кирәк түгел, син үзен кирәк Кеше арасында синең белән бергә булу кирәк Кача-поса сөешеп яшәгәнче, бу дөньяда яшәмәвең мен артык Әгәр миңа өйләнмисең икән я суга төшеп, яки асылынып үләм!» дип тә куркытып карады
Ләкин Ханәфи бирешмәде, каты торды «Синең шикелле алданган һәр хатын үлә торган булса, бу дөньядагы хатын-кызларның уннан өче генә исән булыр иде Син мина әкият сөйләмә, яме!» диде ул ана.
Шушы сүзләреннән соң Хөсниҗамал тагын ныграк балавыз сыга башлар дип көткән иде. Алай булмады Хөсниҗамал кинәт усалланып, күтләрен ялтыратып беркавым каран торды ла «Әһә. син әле шулаймы? Их, син, бөҗәк'» дип, чалтыратып, ике тапкыр Ханәфннең яңагына чапты һәм кырт борылып китеп барды.
Берничә көннән, инде тынычлангандыр дип. Ханәфи очрашырга итеп караса да, Хөсниҗамал аны якын китермәде
Берәр ай чамасы үткәч. Сабан туе чорында. Арча якларындагы 1 уганнарына китеп барды да шунда бер егеткә кияүгә чыгып калды Ләкин
Бәхеткәйләрең булмаса, табып булмый эзләп тә дип, юкка гына җырламыйлар икән Кияүгә китүенә ел тулганда аерылып кайтты ул Ү гс генә түгел, ике айлык кыз бала да күтәреп кайтты
Ул арада башкалар белән мавыгып, Ханәфи Хөсниҗамалны бөтенләй диярлек оныткан иде инде. Кайтып төшкәч тә. ул колынлы бия белән пи эшлисең дип. бер дә алай исе китмәгән иде Ләкин колхозга килгән кунакларны әле һаман фатирга шуларга урнаштыралар. Ханәфнгә, теләсә -теләмәсә дә. Хөсниҗамал белән очрашырга-туры килә иде (шунысын да әйтер! ә кирәк Гөлҗамал апа. ни хикмәттер. Ханәфи белән Хөсниҗамал хакында гайбәт чыккан чагында да. соңыннан да ни актан, ни карадан Ханәфнгә теш агартып сүз әйткәне булмады! Ә очрашкач сөйләшмичә булмый бит инде Башта «исәнме - исән», «кайттың-
мы — кайттым» белән генә чикләнделәр. Аннары Ханәфи; «Тора алма- дыгызмыни. кайсыгызда булды гаеп? Ирендә булгандыр инде. Югыйсә синең холкың кешегә ярамаслык түгел иде»,— диде.
Хөсниҗамал аның белән килешер, хатын-кызга хас булганча, ирен яманлап зарлана башлар дип көткән иде. Ләкин алай булмады.
— Гаеп анда түгел, үземдә,—диде Хөсниҗамал,—Торып булмаслык кеше түгел, торырга буладырые. Ни бер авыр сүз әйткәне, ни ачулы караш күрсәткәне булмады. Күземә генә карап торадырые Минем \рында бүтән хатын булса, рәхәтләнеп яшәр, куанып бетә алмасые. Ә мин тора алмадым Чөнки сине сагындым. Шуңа кайттым менә!
Дөресен генә әйткәндә, тыштан битараф булып кыланса да. Ханәфи үзе дә тансыклаган иде Хөсниҗамалны Үзенең эчкерсезлеге, тыйнаклыгы белән күңелен тартып тора иде ул аның Ләкин Ханәфи моны Хөсниҗамалга әйтүне кирәк тапмады.«Хатын-кызга йомшаклыгыңны сиздер генә — хәзер иңеңә менеп атланырга тора алар!» — дип, юри кискен итеп:
— Кайтасы булгач, бозау ияртмичә генә кайтырга ярамый идемени аны? Бу дөньяда синекеннән башка да ятимнәр бетәсе түгел бит! — диде.
— Ятимнәр, әйе, җитәрлек Ләкин алар ике төрле була, бар атасыз ятимнәр, бар аталы ятимнәр. Аталы ятим булуга караганда, атасыз ятим булу хәерлерәк, минемчә. Әгәр анда калса, минем кызым аталы ятим буласы иде. Чөнки кызның атасы ул түгел. Дөрес, ул бу турыда белми Кыз үземнеке дип, башы күккә тиеп йөри иде Ләкин мин — ана кеше, бала аннан түгел икәнен беләм бит Шуны белә торып, ничек итеп тыныч кына яшәмәк кирәк бу дөньяда? Әгәр шулай яшәсәм, минем өчен моннан да зур җинаять булмас, гомерем буена үземне үзем каһәр-ләр идем Менә шуларны уйладым да, аталы килеш ятим булып йөргәнче, атасыз ятим булсын дип. алып кайттым кызымны. Ханәфи абзый Әтисе икәнеңне белмәсә дә, сине күреп үссен дип алып кайттым!
Әле дә хәтерендә Ханәфинең: Хөсниҗамалның бу сүзләрен ишеткәч, тәннәре чымырдап, эсселе-суыклы булып китте.
Ул коты алынып:
— Әллә син ул балаңны миңа такмакчы буласыңмы? дигәнен үзе дә сизми калды.
Тик, шөкер, куркуы урынсыз булып чыкты. Хөсниҗамал аңа үтергеч итеп карап алды да, мыскыллы елмаеп:
— Курыкма, мин аны сиңа беркайчан да такмаячакмын! Үзем дә тагылып йөрмәячәкмен. Намусың белән оятың юк икән, мин сине ни эшләтим? Яшә! Тик шуны бел: шушы хәлеңдә дә мин сине яратам! — диде.
Менә монысы ярый Монысы аның икенче мәсьәлә инде. Ханәфи үзе дә бик тели иде Хөсниҗамалны. Шулай да сер бирмәде:
— Син, давай, шаярма минем белән. Ж,ыен юкны лыгырдап йөреп, минем афтаритка сугасы булсаң — яхшылык көтмә! — дип кисәтеп куйды.
Тагын кеше теленә керүдән шикләнеп, берәр ай аның янына бармыйча йөрде.
Әмма үзенең яшьлеге-чибәрлеге белән Хөсниҗамал аның күңелен һаман магнит шикелле тартып тора иде. Элекке кебек еш булмаса да, алар тагын очраша башладылар. Башта Хөсниҗамал аңа бернинди шарт куймады, һичнинди дәгъва белдермәде. Ләкин хатын-кыз үзенең ахмаклыгын итми калса — хатын-кыз буламыни? Тора-бара теге тагын: «Ташла Хәлимәңне, күч безгә дә, гөрелдәшеп яши башлыйк»,— дип әгъваларга тотынды
Мондый хәлдә шуннан да яхшысы булмас, эшләр тирәнгә киткәнче котылып калырга кирәк бу чәчбикәдән дип, Ханәфи шуннан соң аның янына бүтән бармас булды
Хөсниҗамалның «кыз синеке» дигән сүзе хак булып чыкты кызы, суеп каплагандай. Ханәфигә охшаган иде Ханәфинең күз алдында үсте ул кыз. Үскән саен, ана күбрәк ошый барды Кызым, дип әйтәсе килгән чаклары булды Ханәфинең Ләкин йөрәге җитмәде, кешедән курыкты Ул кызның инде үзенең дә баласы бар Кияве бик уңган нәрсә булып чыкты Түбән Кама химкомбинатында смена башлыгы булып эшли ди ♦ Яшь кенә булса да. инде машина сатып алырга да өлгергән Атна саен = диярлек кайтып Хөсниҗамалга булышып, әле тегесен, әле монысын S эшләп китә. Кирәк нәрсәләрен апкайтып тора. Әнә. бүген дә утын ки- = сешергә кайткан ди бит әле Хөсниҗамал өчен үлеп тора кияве «Әби» 2 дип түгел, «әни» дип кенә йөри Берәү үз әнкәсен дә болай хөрмәт < итми. Мисалга әллә кая барасы түгел. Ханәфинең Хәсәнен генә ал. « Үги малае түгел, үз малае ул Ханәфинең Әмма уги ата урынына да ф күрми Ханәфине «Әти» дип әйткәне юкка да егерме еллап бардыр инде s Студент чагыннан ук авылга әнисе янына каникулга кайткан вакытла- = рында Ханәфине бөтенләй күрмәмешкә салышып китеп бара торган иде S Тик соңгы ике өч елда. Ханәфинең хәле тәмам начарланып, йөрер рәте * калмагач кына, язын бәрәңгесен утыртып, көзен бәрәңгесен алып китәргә * кайткалап йөри башлады Анда да бүтәннәр шикелле вакытында ту гел. “ я кирәгеннән тыш иртә. яисә бик соңарып кайта. Инде менә әбиләр с чуагының соңгы көннәре Авыл халкы бәрәңгесен алып бетереп килә 2 Кызы белән кияве Хөсниҗамалның бәрәңгесен үткән атнада ук алып < киттеләр Бүген, әнә. коры чакта утыннарын кисеп куярга кайтканнар “
Ә Ханәфинең Хәсәне һаман юк Ханәфи аны үткән атнаның үткә нендә үк көтә башлаган нде инде Кайтса, дөрес, үзе генә кайтмый Хәсәне: хатынын, олы малаен һәм Хәлимәне дә алып кайтачак инде ул Бер көн эчендә бәрәңгене алып бетереп китә инде алар китүен Тик нигәдер кайтып җитә алмыйлар шул әле Инде кояш төшлеккә якы наеп килә Төш турына да кайтып җитмәсәләр, ничек алып бетерә инде алар ул унбиш сутый бәрәңгене5 Киләсе атнага калсалар, яңгырлар китүе дә бар лабаса Их их их! Үз балаң ата итмәүдән, үз хатының ир итмәүдән дә яман хәл бармы икән бу дөньяда?!.
Яшь чагында Ханәфинең башына да килмәде шул мондый көн нәргә калыры. Дөнья гел үз кулында булыр, тормыш гел ул дигәнчә барыр шикелле иде Кем уйлаган аны ялгызлык белән көн иткән Хөсниҗамал шушындый матур тормышка тиенер, ә Ханәфи шушы тикле кадерсезлектә калыр дип5 Кара, Хөсниҗамал дигәннән, нигә озаклады соң әле ул? Танык суйдыртырга гына киткән нде бит Хисами картның анда-монда киткәне күренмәде өйдә булырга тиеш иде. Әллә карт бак чаларында бәрәңге алуда булды. Хөсниҗамалның тавыгын шунда гына суеп бирде микән дә тегесе. Ханәфи яныннан үтәргә теләмичә, ындыр яртлатып кына кайтып китте микән5 Мөгаен шулайдыр Югыйсә бер тавыкны бу кадәр озак суймаслар иде
Ә бит урамнан үтсә, Ханәфинең Хөсниҗамалга әйтәсе сүзе бар иде «Сөйләшәсе инде сөйләшенеп беткән безнең дип. син бик алай кукыраеп йөрмә әле. Хөсниҗамал, димәкче иде ана Ханәфи Кызым нан уңдым дип куанып йөрисең дә бит. ул кызның атасы мин икәнен онытма Шулай булгач, синең бүгенге бәхетле тормышыңда минем дә өлешем зур Шул кызың булмаса. аның әйбәт кияве булмаса. ялгызын ни эшләр идеи5 Ә син. нанимает. минем белән исәнләшергә дә телә мисең' Пәри алмаганымны беләсең, хәлемнең шәптән түгел икәнен ку pen торасың һич югы берәр көянтә су апменеп бирсәң дә ярар иде ичмасам Яшь чагыбызда бергә булган рәхәт минутларны бөтенләй үк онытырга кирәкмәс нде сиңа Аларыи оныткан булсаң, ахыр чиктә ба лаңның атасы булган өчен генә дә аз-маз ярдәм нткәләр идең аны’» дип тә исенә төшермәкче нде Ханәфи
Бәлки, бакча артлатып кына кайтып китеп, дөрес тә иткәндер ул чатын Төптән уйлап караганда, ни хакы бар Ханәфинең ана дәгъва
белдерергә? Хөсниҗамалдан туган теге кыз үзенеке икәнен белә идеме Ханәфи? Белә иде! Ул баланы бер башы тәрбияләү Хөсниҗамалга җиңел булмавын белергә тиеш идеме ул? Тиеш иде! Аз гына, күңел өчен генә, сирәк-мирәк кенә булса да ярдәм иткәләргә тиеш идеме Ханәфи ул баланы үстерергә? Тиеш иде! Моңа мөмкинлеге бар идеме? Ничек кенә бар иде әле' Ул елларда хәзерге шикелле председательнең ни эшләгәнен тикшереп-исәпләп тормыйлар, колхоз мөлкәтен теләгәнчә тотарга була иде Үз кесәсеннән бер тиен чыгармыйча да рәхәтләнеп ярдәм итә ала иде аңа Ханәфи. Ә ул. ахмак. Хөсниҗамалның ни үзен, ни аның кызы Гөлинәне бар дип тә белмәде Алай гынамы соң әле? Кара-каршы очрашканда. Хөсниҗамалга хәтта сәлам дә бирмичә үтә иде ул. Шулай булгач, хәзер үзеңә кирәк булгач кына, ничек итеп аңа дәгъва белдер- мәк кирәк? Хөсниҗамал — юләр хатын түгел, барысын да белә, барысын да бик яхшы хәтерли торгандыр
Анысы шулай шулаен. ләкин Ханәфинең хәлен аңлап, күңел өчен генә булса да. тукталып бер сөйләшеп, һич югы үзенең үпкәсен әйтеп, орышып китсен иде ичмасам Анда да бераз җиңелрәк булыр иде Ханәфигә. Югыйсә бигрәкләр кыен бит аның менә шушылай битараф- горур булып йөрүен күреп торулары И-и-их, ун гына ел гомерен кире кайтара алсын иде менә хәзер Ханәфи!
3
Урам тып-тын Адәм заты түгел, хәтта эт тә күренми Берәр эт булса, шуның белән сөйләшеп утырыр иде Ханәфи Эт дигән җанвар барысын да аңлый ул. тик сөйләшә генә белми Яхшысын да. яманын да аңлый Яманлыкны бигрәк тә. Аңлап кына да калмый, яманлык кылучыны фаш итәргә дә тырыша: өрә ул андый чакта Котырып-ко- тырып өрә Көндез, син тиешле эш белән дөрес юлда йөргәндә, бар дөньясына битараф гамьсез булып, башын алгы аякларына салып, капка төбендә тик ята Хәтта койрыгына бассаң да ырылдамый андый чакта. Ә менә берәр төрле яшерен эш белән йөргәндә, әйтик, берәрсенә кереп, шыпырт кына салып чыгарга кирәк булганда, әллә кайдан гына сизенеп. шундук артыңнан килеп җитә дә, чалбар төбеңне умырып алыр дай булып, һау-һауларга тотына
Авыл этләренең әнә шул этлекләре аркасында ниятен гамәлгә ашыра алмыйча калган чаклары байтак булды Ханәфинең. Ләкин этлеккә калгач. Ханәфинең үзендә дә этлек җитәрлек иде Авылдагы этләрнең нәселен үчерде ул: умарта каравылчысы Хафиз карттан мылтык алып торып, сигез этнең сигезен дә үз кулы белән атып үтерде.
Колхоз председателен гадәттә «хуҗа» дип йөриләр Ә хуҗа кешегә ара-тирә берәр түшкә сарык ите алып кайтырга гына ярыйдыр, шәт. Ханәфи алып кайткалый иде. Ә менә теге эт дигән җанварлар шул бик гади хакыйкатьне һич аңларга теләмиләр. Берәр нәрсә алып кайтып кил гәненне шундук белеп, капкадан кереп киткәнче артыңнан өреп киләләр. Әнә шуларына бик нык ачуы чыга иде Ханәфинең. Шуңа, эһ тә итмичә, барысын да атты ул аларның. Шуннан бирле авылга эт заты кергәне юк
Ә менә хәзер аңа иптәшкә берәр эт булса, бик шәп булыр иде. һич югы шуның белән сөйләшеп утырыр, күңелен бушатыр иде Ханәфи Көннәр буе менә шушылай япа-ялгыз утырулары бигрәк кыен бит Беркем килми аның янына. Ж,әй көне ичмаса урамда бала чага була торган иде. Үзе белән сөйләшмәсәләр дә. шуларга карап юанын утыра иде Ханәфи. Хәзер алар да юк Яна сауган сөт эчәргә, саф һава суларга дип. шәһәрдән җәйгә авылга, әби-бабалары янына кайткан ул балаларны кайсын балалар бакчасына, кайсын мәктәпкә укырга әти-әниләре алып китеп бетерде Ә авылның үзендә имгә дисәң дә мәктәпкәчә яшьтәге
бала юк. Мәктәп яшендә ике кыз. бер малай бар барын, тик алар эш көннәрендә Укмас мәктәбендә интернатта, ял көннәрендә әти-әниләре янында булалар Урамга чыксалар да. Ханәфиләр тирәсенә якын килми ләр Әти-әниләре шулай куша торгандырмы, үзләре өнәмиләрдерме — шайтан белсен.
Хәер, авылда балалар күбрәк булса, урамына да чыгарлар. Ханә- * фи янына да килерләр иде. Мәктәп тә булыр иде. Әнә. урамның, аргы i ягында, Хәнәфиләргә каршы гына мәктәп бинасы Сүтеп ташламасалар. * тагын утыз ел рәхәтләнеп торачак әле Ләкин, инде ун елдан артык, = аның ишеген ачып кергән кеше юк Чөнки укырга балалар юк Бөтен _ хикмәт шунда: яшь ата аналар юк авылда Кайсы Казанга, кайсы * КамАЗга. кайсы Түбән Камага китеп беттеләр
Ә бит заманында гөрләп торган авыл иде шушы Куралык. Дүрт Ф класслы мәктәбе бар. класс саен унсигезәр-егермешәр укучы була = иде Кырык сигезенче елны хәтта беренче класска утыз бер бала = укырга кергәне дә хәтерендә әле Хәнәфинең. Сугыш алдыннан, кы- рыгынчы елны туган балалар иде алар Шул утыз бер баланың егерме £ өче малай булып, тик сигезе генә кыз иде Гаҗәп бит ә! Әйтерсең, i әтиләре сугыш кырында сибелеп калачагын табигать алдан белгән дә, “ нәселләрен саклап калу өчен, махсус шулай ул малайларны дөньяга = күпләп тудырган.
Ул балалар хәзер кырык алтыда Дөнья бүген шулар кулында. < Политиканы шулар алып бара Җаваплы урыннарда алар Матди “ байлыкларны тудыруда да җиң сызганып шулар эшли Мораль яктан нң тотнаклы буын шулар буыны Теләсә ни әйтсеннәр, әмма Табигать дигән бөек көчнең ниндидер без белми торган серле могҗизасы — алдан белеп күреп эш итү сәләте барына инанмыйча мөмкин түгел' Авылда яшәсә дә. дөньядан бөтенләй үк артта калган кеше түгел Ханәфи ра диосы бар. авыру сәбәпле эшкә ярамагач, буш вакыты — тәулегенә егерме дүрт сәгать. Дөнья хәлләрен тынлап-белел бара. Галимнәр әнә үзләре үк әйтеп торалар күп нәрсәгә табигатьтән өйрәнергә кирәк әле диләр Күп кенә зур ачышлар табигатьне өйрәнү нәтиҗәсендә туа диләр . Әйе, табигатьтән бик күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк әле адәм ба лаларына
Тик шунысы кызганыч кырык сигезенче елны беренче класска укырга кергән теге утыз бер баланың бүгенгесе көндә нибары дүртәве генә Куралыкта яши. Шуларның өчесе — хатын-кыз Дүртесе төрле сәбәпләр белән вафат булган Башкалары — читтә Шулай булгач, ничек үчмәсен ул авыл? Әйе. үчә Куралык, үчә.
Ник үчә, нинди сәбәпләр аркасында үчә? Яле, һәйбәтләп уйлан да. шул сорауларга җавап бир әле. Ханәфетдин? Ләкин алдашма, дөп- дөресен әйтеп җавап бир! Авылның кайчан һәм нилектән тарала башла вын бүген теләсә кемгә караганда син яхшырак беләсең. Чөнки ул синең күз алдында таркалды. Аны тарката башлаучы кеше кем иде?.. Кызганыч, әлбәттә, ләкин ул кеше — син бит. Ханәфетдин җаным! Оныт канга сабышып, үзеңне-үзең алдап утырма. Барысын да хәтерлисең син Ничек кенә хәтерлисең әле’
Син колхоз председателе булып эшли башлаган илле икенче елда шушы Куралыкта ничә йорт бар иде? Илле җидеме’ Шул илле җиде йортта колхоз эшенә яраклы җитмеш тугыз кеше булуын да бик әйбәт хәтерлисең, шулай бит? Ул чакта Куралык үзе аерым колхоз һәм аның исеме «Кызыл үрнәк» нде. Син председатель урындыгына утырганда, «Кызыл үрнәк» язгы чәчүдә якн урып җыюда, туңга сөрүдә яки көзге чәчүдә булсын, дәүләткә ит һәм сөт тапшыру ягыннан булсын рай
онда гел алдынгы урыннарның берсен тотып килә иде Ә хезмәт көненә түләү ягыннан исә районда апа тиңләшерлек .хужалык юк. Ип аз дигән елны да бер хезмәт көненә өч кило ашлык бүлеп бирмичә калмый иде «Кызыл үрнәк» Биш йөз житмеш өч гектар сөрү жиренә йөз дә утыз бер баш аты бар иде колхозның Ат башына нибары дүрт бөтен йөздән утыз жиде гектар жир туры килә, шуңа колхозның МТС тракторларына мохтажлыгы юк. жирне үз көче белән эшкәртә Шулай булгач, дәүләткә натурплата түлисе түгел, планда каралганын тапшыралар, кирәк кадәр чәчүлек һәм фураж салалар да калганын колхозчыларга бүлеп бирәләр иде Ә иң мөһиме шул: колхозчылар арасында эшкә иренү дигән нәрсә юк. эш сайлап тору яки анда эштә низаглашып йөрү юк Бар халык бер гаилә кешеләредәй тату булып, бер-берләреннән уздырырга тырышып эшли иде Әйтик, кул белән арыш уруның көнлек нормасы унсигез сутый. әмма уракчылардан берәү дә норма үтәү белән генә калмый, утызар-утыз бишәр сутый уручы хатын-кызлар була иде Хәзерге хатын нар арасыннан, бар. табып кара син утыз биш сутый арыш урырдай берәрсен! Хәзергеләрнең күбесе урак уру түгел, урак дип аталган эш кора лының нинди икәнен дә белми Чөнки урак дигән нәрсәне бөтенләй чыгармыйлар хәзер һәрхәлдә, соңгы биш-ун елда Ханәфинең кибет ләрдә урак күргәне булмады Ул колхоз председателе булып эшләгән елларда ике мең гектар чәчү мәйданы булган колхозларда бер «Комму-нар» комбайны булса, сөенеп бетә алмыйлар, алар бай санала һәм алдынгылар рәтендә йөри иде Ә хәзер, әнә, шушы Куралык авылы карый торган бер «Кызыл юл» колхозында гына да утыз ике комбайн бар Комбайн башына нибары сиксән тугыз гектар иген туры килә, диделәр быел Бик хәтерендә әле Ханәфинең: ул председатель булып кайтасы елны «Кызыл үрнәк» колхозы урып жыюны өченче сентябрьдә төгәлләгән иде Ә быел, шул тикле комбайннары була торып. «Кызыл юл» колхозы игенне унынчы сентябрьдә генә жыйнап бетерә алды Кайбер колхозлар аннан да соңгарак калды Эһ-һе-һе. ялкауланды халык! Ваемсызланды Машина эшләр әле дип. шефлар килеп эшләр әле дип. тик яталар Ник шунда бөтен үстергән ашлыгың жир өстендә ятып калмый Болай булса, кая барып чыгарлар белгән кеше дә. ул хакта кайгырткан кеше дә юк. Ә бит сугыш афәте килеп чыгып, иген игү. урак уру эшләре кул көченә, хатын-кызларга калса, ни эшләр икән болар? Юк. урак урудан бөтенләй үк биздермәскә иде аларны Ич-маса мәктәптә хезмәт дәресләрендә булса да урак тотарга өйрәтәсе иде авыл балаларын
Әгәр үз кодрәтендә булса. Ханәфи нәкъ менә шулай эшләр иде дә. . һе. «эшләр иде!» «Кодрәтендә булса1» Ә бит кодрәтле заманнары булды аның. «Кызыл үрнәк» колхозының дилбегәсен кулына алганда, аңа нибары егерме жиде. жир жимертеп йөри торган чагы иде Зама нына күрә белеме дә аз түгел, жиде класс укыган иде Кырык дүртенче елдан алып соңгы көненә кадәр сугышта булган, өч медаль, бер орден тагып, лейтенант чины алып кайткан егет иде ул. Кайтуына ай да үтмәде. финагент итеп районга алдылар үзен Анда эшли башлавына дүрт ай дигәндә, азык-төлек кибетендә сату итүче йомры гына, житез генә бер кызга — Хәлимәгә өйләнде Әтисе сугыш кырында чехлар жи рендә ятып калган, әнисе белән икәү генә яши иде Хәлимә Әнисе дә. Хәлимә үзе дә бик ипле, бик итагатьле кешеләр, берсе кияү дип. икенчесе Ханәфетдин жаным дип кенә торалар, ни әйтсәң - шуңа риза, ни эшләсәң — шуңа канәгать иделәр Артык чибәр булмаса да. нәкъ менә шушы Хәлимәгә өйләнгәненә куанып туя алмый иде Ханәфи Өйләнешүләренә ел дигәндә, уллары Хәсән туды Ул чакта жир йөзендә Ханәфидән дә бәхетле кеше юк иде Чөнки аның яраткан баласы, сөекле хатыны, аны үз улыннан болай якын күрә торган әбисе һәм ул әбинең торак дигән нәрсәсе бик кытлык булган шул заман өчен зур-зур ике бүлмәле фатиры бар иде. Финагент булып дүрт ел чамасы эшләгәч.
зуррак эшкә дә сәләтле икәнен күреп. Ханәфине башта райкомга нн структор. аннары бүлек мөдире итеп күтәрделәр Эне. ул елларда анык ни эш ягыннан, ни тормыш ягыннан зарланырлык урыны юк. тик бер генә борчуы бар: әнисе Куралыкта ялгызы гына тора, бик еш авырый, шуңа Ханәфине семьясы белән үз янына авылга кайтарасы килә иде Аларнын авылга кайтуына Хәлимәнең әнисе дә каршы түгел, ә Хәлимә үзе атлы- * гып тора Тик Ханәфи генә, анда кайтып, кайда эшләрмен икән, гади = колхозчы булып йөрмәм бит инде дип. тәвәккәлли алмыйча йөрде Озак 2 ламый анысының да жае чыкты илле икенче елның башында Куралык- = ның колхоз председателе йөрәк авыруыннан кинәт кенә үлеп киткәч, t райкомның беренче секретаре Василий Митрофановичка Ханәфи шуның 5 урынына кайтырга теләвен әйтте «Беренче» аны хөрмәт итә, аңа ышана иде теләгенә каршы килмәде һәм Ханәфине туган авылына. «Кызыл * үрнәк» колхозына председатель итеп кайтардылар
Шулай итеп, дөнья түгәрәкләнгән, бар тырышлыгын биреп, эшлисе ® дә эшлисе иде аңа Ләкин
S
Ханәфи авылга председатель булып кайтканда, әнисе алты поч- ’ маклы өйдә бер ялгызы яши һәм ул өй әле рәхәтләнеп егерме ел то- « рырлык иде Аны әтисе, мәрхүм. Ханәфнгә дүрт яшь тулган елны жит с кергән һәм үзе урман каравылчысы булып эшләгәч, сагызы алынмаган нарат бүрәнәләрдән бураткан иде Ә Ханәфи нишләде’ Кайтып житәргә өлгермәде, үзенә яңа йорт салдыру артыннан чабарга тотынды1 Аңа кадәрге председатель, жиде ел эшләп тә. үзенә өй салдыру хакында уйламаганын, җитеп килә торган дүрт баласы белән искереп барган кечерәк кенә бер өйдә яшәгәнен, ләкин аңа карап дәрәҗәсе бер дә кимемәвен. киресенчә, исеме бөтен районга билгеле булуын белә иде бит кана Ханәфи Шуннан үрнәк алырга кирәк иде ана Тик алай итмәде Райкомда бүлек мөдире чагында колхозларга шактый еш чыгып йөри, шунда колхоз председательләренең өйләре авылда бер булып, калай түбәләре белән балкып утыруын күрә һәм шуларга кызыга иде ул. Тик шул әйбәт йортлы председательләр җитәкләп бара торган колхозларның экономик хәлләре, гадәттә, арттагылар рәтендә булуына нигәдер игътибар итмәде һәм шуннан үзенә тиешле нәтиҗә чыгармаган иде Ә кирәк иде. ай кирәк иде аңа шулардай гыйбрәт алырга'
Дөрес. Ханәфи алар шикелле үк комсыз кыланмады йортын кол хоз чутыннан салдырмады анысы Районда эшләгәндә, бердән, хезмәт хакы әйбәт кенә, икенчедән, командировка еш булганга, ашавы күбе сенчә авылларда үтә. ә кайтышлый я дәүләт бәясенә, яки гел дә бушлай га итен маен, бәрәңгесен-онын алып тора, шуңа күрә аның үз хезмәт хакы бөтенләе белән диярлек янга калып бара иде Тик Хәлимә генә ул яктан дөньяның рәтен белеп бетерми Аның шикелле азык-төлек кибетен дә эшләүче сатучылар үз тамакларын гына түгел, бөтен туган-тумачаларын туендырып торалар, ә бу үзе өйдән ташып ашый һәм бер тиен табыш та алып кайтмый
- Гөнаһысыннан куркам Кешенең тиене дә кирәк түгел Соңыннан барыбер бише белән чыга ул Болай ичмаса җаным тыныч Теләсә кемнең күзенә туры карап сөйләшә алам, дия иде ул
Шулай итеп, дүрт биш ел вакыт эчендә байтак кына акчасы җыел ган материалын дәүләт бәясеннән алганда әйбәт кенә йорт салдырыр лык рәте бар иле Ханәфинен Әмма йортны ул зурдан кубып, унга ун итеп салдырырга тотынды Дөрес, элекке танышлык аркасында район башлыклары хәленә керде үзе сораган кадәр агачын ла. түбә калаен да. хәтта мич чыгарырга кирпечен дә берсүзсез яздырып бирделәр
Әмма йортны ул барыбер үз көче белән генә салмады Әгәр пред
седатель булмаса.— Ханәфи утырган җиреннән кыенлык белән булса да борылып, өйләренең бизәкләп эшләнгән тәрәз капкачларына, киң итеп һәм шулай ук бизәкләп эшләнгән кәрнизләренә күз салып алды — ул бу йортны елап үлсә дә. менә шушылай гүрнәчә шикелле итеп, бөтен шартын китереп салдыра алмас иде. Эш урыныннан файдаланып, шушылай эшләтте Ул елларда авыл халкы матди яктан инде шактый тернәкләнгән, тамак өчен дип кенә яшәми, йорт-җир яңарту артыннан да йөри башлаганнар иде. Сугыш елларында да колхоз икмәк бүлеп килгәнлектән. Куралык халкы аерата хәлле яши һәр өч хуҗалыкның берсе яңа йорт салдыру, яисә искесен яңарту белән мәшгуль, шуңа күрә авылда балта осталарына кытлык зур иде Ләкин Ханәфи өчен бу мәсьәлә дә бик ансат хәл ителде. Балта осталарының берсе, авылның атаклы куштаны Кукы Габдулы үзе килеп: «Бер дә читтән кеше яллап йөрмә. Ханәфетдин. Минем янга тагын авылыбызның дүрт-биш кешесенә әйтсәң, бер ай эчендә курчак өе ясап бирәбез сиңа».— диде. Шул чакта Хәлимәң «Председатель кешегә үз кулы астындагы осталардан өй эшләтү ярый торган нәрсә түгел, атасы Андый эшнең соңыннан барыбер сасысы чыга аның. Әйдә, тыңла сүзкәйләремне. тотыйк та Үшем- кә урысларыннан салдыртыйк шул өйне!» — дип каршы килеп караган иде Әнисе дә Хәлимәнең шул фикерен куәтләде. Дөресен генә әйткәндә, аның әнисе авыл осталарыннан салдыруга гына түгел, йортлары булган өстеннән йорт салырга йөрүгә гел дә каршы иде. Әмма Ханәфи Хәлимә белән дә. әнисе белән дә исәпләшеп тормады ул чакта
Ә Кукы Габдулы сүзендә торды: ай да унике көн дигәндә, клуб хәтле менә шушы йортны салып бирделәр аңа Әнә — Ханәфи тагын бер тапкыр йорт ягына карап алды әле хәзер дә нинди нык һәм матур ул! Утыз өч ел инде салынуына Тагын утыз ел утырса да. берни булмаячак Чөнки түбәсе, гомерлек итеп, цинкланган калай белән ябылган. кәрнизләре киң. бәреп яуган яңгыр вакытында да стеналарына су тиярлек түгел. Су тимәсә. агач аз дигәндә дә ике йөз елга чыдый ул..
Анысы алаен алай да. тик шушы болын хәтле йортта торыр кеше калмады шул. Инде өченче ел. өй пәрие шикелле, тик берүзе яши Ханәфи Бик китәр иде дә барыр җире, сыендырыр кешесе юк.
Соңгы елларда гына түгел, баштан ук куанычын күрә алмады ул бу өйнең Салып бетергәч, башта әнисе: «Мин әтиең салган үз өебездә калам Шушындый әйбәт өйне ташлап чыгарга күңелем тартмый»,— дип. яңа йортка күчмичә, күпме нервысын бозды Ханәфинең. Дөрес, ул барыбер үзенекен итте: «Бер семьяга ике йорт тотарга ярамый, райкомнан берсен бетерергә кушалар»,— дигән булып. Янтык авылы кешесенә шактый кыйммәт бәягә сатты әтисе йортын Тик ул акчаның игелеге булмады күзгә күренерлек бер генә нәрсә дә алмады аңа Ха-нәфи Районга. Казанга барган чакларында рестораннарда типтереп йөреп, ул акчаның ничек беткәнен сизми дә калды..
Акчасы аның бер хәл. анысына әллә ни шаккатмаска да була, һәм Ханәфи аңа артык әһәмият бирмәде Беткән мал беткән дип. шул ачудан тагын бер тапкыр Казанга барып «җилләнеп» кайтты да тыныч ланган иде Ә менә председатель буларак еллык эшенә халык алдында исәп-хисап ясар вакыт килеп җиткәч, йокылары качты. Ревкомиссия мәгълүматларына караганда, ул җитәкчелек иткән унбер ай эчендә колхозда утыз җиде баш сарык, ике сыер суелган, йөз җитмеш кило бал. йөз кырык тугыз кило атланмай тотылган булып чыкты. Әлбәттә, бүгенге колхозлар мөмкинлегеннән килеп караганда, бу чыгым - пүчтәк кенә. Хәзерге колхозларның иң фәкыйрь дигәне дә язгы чәчү, урып-җыю чорларында бер ай эчендә моннан күбрәк азык-төлек тота. Ә бай тор мышлы колхозлар урып-җыю вакытында механизаторларны һәм кыр эшендә эшләүчеләрне ашатырга ике көн саен бер сыер яки тана суеп торалар. Аларга беркем бер сүз әйтми Тик эшләре генә барсын, тик игеннәрен вакытында чәчеп, вакытында җы^п алсыннар да дәүләт ал 14
дындагы йөкләмәләрен тиешенчә үтәсеннәр генә. Ә Хәнәфи заманында эшләр башка иде шул. Чөнки ул чакта колхозларда ашханәләр юк Кырчылык эшендә эшләүчеләрне ашату юк Колхозга ярдәм итәргә шәһәрдән килгән шефларны ашату юк Ул елларда, киресенчә, авыл үзе шәһәргә шефлык итә кыш көннәрендә колхоз шоферлары машиналары белән шәһәрдәге завод-фабрикаларда эшли иде Ул елларда * колхозның ит-мае тик бер нәрсәгә колхозга килгән район вәкилләрен 5 туендыруга гына тотыла иде Колхоз аларны бушлай ашата, алар тук- 5 талган фатир хуҗаларына шулай ук колхоздан хезмәт көне язып барыла = иде Бәлки әнә шул ашау - байдан, үлем ходайдан булгангадыр, ул ел- 2 ларда вәкилләр авылда айлап айлап ята. колхозларда берәр вәкил бул- * маган көннәр ел әйләнәсендә бармак белән санарлык кына иде
Ләкин, ни генә димә, теге утыз җиде баш сарыкны, ике сыер ф түшкәсен, шуның өстенә тагын шактый гына бал-майны вәкилләр генә = ашап бетермәгән, аларның байтагы колхоз начальствосының үз кирәк- = ярагына тотылган иде Колхоз хисапчысының тамагы бармы’ Бар һәм - ничек кенә иде әле! Бер ашаганда икешәр кило ит ашый, икешәр шешә хә- * мер эчә иде ул елларда хисапчы булып эшләгән чатан Әхәт Шул * чамасыз күп эчүе аркасында үз башына үзе жнтте дә: кышкы сал х кында исерек килеш районнан кайтышлый, чалу урында чанасыннан * егылып, катып үлде, мәрхүм Инде килеп, колхозда завхоз бармы’ з Бар Колхоз мөлкәтенә кагылышлы мәсьәләдә син аны берничек тә читтә X калдыра алмыйсың Чөнки барысы да аның кулында Дөрес, анысы = алай эчә торган кеше түгел, хатын-кыз иде Әмма чүпрәк чапракка, кием-салым җыю мәсьәләсенә килгәндә эчкече ир-атлардан да комсыз рак иде Шактый күп имде ул хатын колхозны
Ә шулай да теге мөлкәтнең иң күп өлеше Ханәфннеи үзенә китте ул елны Йорт салдырган елы иде бит Кырык бер көн хуҗа исәбен нән ашап эшләгән балта осталарына гына да дүрт сарык түшкәсе, сыер арт санының яртысы китте Моңарчы район җирендә яшәгәч. Хәнәфинең үз терлекләре юк. барысы да колхоз маллары иде алар Районнан килгән инспекторыдыр, чуртыдыр муртыдыр, барысы да итен маен сорап тора Бөтенесенә үк булмаса да. аларның да кирәге чыгар, файдасы тиярдәйләренә яртышар түшкә сарык ите биреп җибәрелгәлән гән иде «Синең колхоздан дүрт ат. сигез кеше бер ай юл төзү эшендә эшләргә тиеш Ярар, аларны җибәреп тормассың инде. Казаннан сабан туйга кунаклар кайтасы бар. ит бнк кирәк иде. бер сарыгыңны биреп җибәр дә. шуның белән синең планың үтәлгән булыр», дип. районның доротдел начальнигы бер баш сарыкны тереләтә алып китте «Казаннан иптәшләр кнлә.шуларга шашлык пешерәсе барые». дигәч, райбашкарма председателе урынбасарына да бер сарык түшкәсе илтеп бирергә туры килгән иде
Ләкин отчет җыелышында халыкка боларны әйтеп булмый бит инде Ниндидер саллырак, ышандырырлыграк сәбәпләр унлап табарга кирәк Ханәфигә Исәп хисап көне якынлашкан саен, куркуы арта барды аның Әнә шул көннәрдә генә исенә төште ул җәй көне өй салып йөргән чагында Хәлимәсе әйткән сүзләрнең ни кадәр дөрес икәне Колхоздан икенче түшкәне алып кайткач, әйткән иде аңа Хәлимә «Син болармы ташыйсың ташуын ла. ахыры ни белән бетәрен уйлыйсын микән соң? Алгач алгач, ичмаса акча түләп алыр идең инде син аларны'»
Инде менә шул «хикмәтләрен» халык алдында йолып калырлык нинди дә булса бер җаен табарга кирәк, ә җай һич тә күренеп тор мый Ж.ИТМӘСӘ ревкомиссия председателе дә ишәктәй кире адәм булып чыкты Житмәгән мөлкәтне отчетта бөтенесен дә күрсәтеп тормыйк диюне ишетергә дә теләмәде
Мин - камуннс. иптәш Хәйретлннеф Алдаша алмыйм, турысын әйтәчәкмен, бигайбә' диде
һәм ул адәм сүзендә торды ревкомиссия отчетында барысын да
IS
ничек булган шулай күрсәтеп үтте. Ә бит, югыйсә, Ханәфинең отчет доклады шома гына үтеп киткән иде: беркем дә аны-моны сизмәгән, берәү дә төрткеле сорау бирмәгән иде Бөтен эшне шул ревком пред седателе бозды Жыелыштагылар. тегенең отчеты беткәнне дә көтмичә:
— Ул тамаша ит кая киткән соң?
Шул тикле бал-майны кая куеп бетерделәр икән? — диешеп, ризасызлык белдерә башладылар
Аннары:
— Син ривкум прсидәтеле, син ул мөлкәтнең кая киткәнен ачыкларга тиешсең!
— Давай, шуны әйтеп бир безгә! — дип, ревком председателенең үзен тыкырдата башлаганнар иде. ләкин ул адәм эшне бик кыска тотты:
— Минем эш — булган фактны күрсәтеп бирү. Сез миннән шуннан артыгын сорамагыз. җәмәгать Патамушты дукумитларда ул ит-май- ларның кая тотылганы күрсәтелмәгән. Анысын сез, әнә, персидәтел белән зафхуздан сорагыз' - диде дә котылды
Ә завхоз хатын, күрәсең, эш шулай четереклегә әверелеп китәрен алдан ук чамалагандыр — җыелышта юк. бертуган апам үлем хәлендә ята икән дип, Казанга китеп барган иде. Кыскасы, мәсьәлә әнә шулай кабыргасы белән куелган, башка кешегә ышаныр урын юк. җавапны Ханәфи тик үзе генә бирергә тиеш иде. Уйлап-уйлап та, акланырлык сәбәп таба алмагач:
Шаулашмагыз, иптәшләр Тынычланыгыз! Ул продуктыларнын граммы да исрафка китмәгән Барысы да колхоз хаҗәтенә тотылган алар Бер өлеше районнан килгән вәкилләрне ашатуга, укучы балаларга, Октябрь һәм Май бәйрәмнәрендә колхозчыларга бәйрәм ашлары әзерләүгә киткән Ә бер өлеше общепитка тотылган! — диде Ханәфи.
Халык ышаныр дип түгел, аптыраганнан, бөтенләй дәшми калганчы нидер әйтергә кирәк булганга гына әйтте ул боларны Ләкин, гаҗәп хәл, шуннан соң халык тынычланып калды Тик бер кыбырсык тимерче Шәмгун гына, арткы рәттән башын сузып:
Минем алай зурлап сөйләрлек сүзем җук җугын Шулай да бер нәрсәне ачыграк аңлатып китүегезне сорарыем Ярый, районнан килгән кешеләрне ашатырга тотылган дигәне анлашыла инде анысы. Барыбыз да беләбез, алары бик еш килеп тора. Айлап-айлап колхоз өстеннән ашап китәләр Анысы — хак Әмма мин шунысын бик үк аңнап бетермәдем теге упшипитка киткән дигәне нәрсә була инде аның? — дип, инде җайланып бара дигән эшне боза башлаган иде башлавын «Ни дип җавап бирергә инде бу озын тәрегә?» — дип уйлап алган мизгелдә Ханәфинең маңгаена хәтта салкын тир бәреп чыкты Ни тырышып та, адәм рәтле җавап таба алмагач, тегенең үзенә һөҗүм итеп карарга булды ул:
— Син нәрсә. Шәмгун иптәш Шакиров, иллегә җиткән олы башын белән балалар да бирмәстәй сораулар биреп, җыелышны читкә каерып, дошман сүз сөйләп утырасың3 Общепит — общепит була инде ул Аның башка мәгънәсе юк' — диде.
Ә үзе: «Тагын төпченә башласа — беттем!» — дип, эченнән дер калтырап тора иде.
Халык алдында надан булып күренүдән шикләнде булса кирәк, Шәмгун шуннан ары сүз озайтып тормады:
Ярар, рас шулай икән — шулайдыр инде Син миңа ачуланма, персидәтел Төшенеп җитмәгәнгә генә соравымые,— диде дә шыпырт кына урынына утырды һәм ул хакта бүтән сүз куертучы булмады «Апшипитка» киткән продуктларны шул җыелыш карары белән расладылар. идарә эшен канәгатьләнерлек дип таптылар һәм Ханәфине тагын председатель итеп калдырдылар
Әмма бу мәсьәлә моның белән генә бетмәде, аның исе тагын бер тапкыр чыгып алды әле. Кайсы барып тишкәндер, отчет-сайлау җыел ы- 16
шиннан ары атна-ун көн үтү белән. Ханәфине райкомга чакыртып алдылар Икенче секретарь чакырткан иде Бик коры, әмма гадел, кыйшык мыйшык эшләрне җаны сөйми торган Мансур Сабирович иде ул. Чакыртып алды да:
_ - Синең өстән жалоба бар, егет,— диде Әйт әле дөресен генә, кая куйдың син шул кадәр продуктны5 Механизаторларга ашаттым дия _ алмыйсың, чөнки синдә алар юк' Башка колхозлар шикелле, язгы чәчү. = урып-җыю чорында кырда эшләүчеләреңә төшке аш ашату да оеш * тырмаган идең! Ә утыз жиде сарыкның, ике сыерның башына җиткән- 5 сең! Моны ничек аңларга кушасың, Хәйретдинов5
Ханәфинең, әлбәттә, аны ышандырырлык җавабы юк һәм була да = алмый иде. *
Үзем ашап бетермәдем инде шул тикле әйберне, колхоз кнрә- « генә тотылды, дигән булды ул. авыз эченнән ботка пешереп
— Син миңа әкият сөйләмә, яме' диде секретарь, аның сүз- * ләренә тамчы да ышанмыйча Яхшылап торып тикшертә башласак. бик тиз табачакбыз без ул сарыкларның кая киткәнен' Ул чакта, белә ь сеңме, сиңа нәрсә булачак5 Партбилетың белән саубуллашу турында i әйткән дә юк. төрмәдән башың чыкмаячак' Кара аны. яшьлегеңне, пред- « седатель булып нибары бер ел эшләвеңне исәпкә алып кына бу юлы = эшне зурга җибәрмибез Алдан ук искәртеп куям шундый кырын эшең * тагын бер генә сизелсә, бездән яхшылык көтмә' Бер уңайдан шунысын да * әйтергә тиешмен председатель буларак та канәгать түгел без синең эшеңнән! Хуҗалык белән, кешеләр белән җитәкчелек итүең әлегә бер нигә тормый. Бөртекле ашлыкны узган елдагыга караганда гектарыннан икс. борчакны өч центнерга ким алдың Гомергә өченче урыннан түбән төшкәне булмаган колхозны нт һәм сөт түләү буенча тугызынчы урынга төшердең. Кара аны шушы сөйләшүдән тиешле нәтиҗә ясап, тиз арада эш стилеңне үзгәртмәсән безгә үпкәләмә!
Аның бу сүзләренә каршы Ханәфн берни әйтә алмады Чөнки секре тарь әйткәннәр барысы да хак иде
Әлбәттә, болар Ханәфи тарафыннан юри шулай эшләнгән нәрсәләр түгел иде Бүтәннәрдә булган мин-минлек анда да бар Ул да үзе җитәкләгән колхозның алда баруын тели Ләкин коры теләк белән генә әллә кая барып булмый, аны гамәлгә ашырырдай эшен эшләргә дә кирәк шул Бу яктан аның мактанырлыгы юк Бердән, агрономия өлкәсендә белеме сай Икенчедән, халык белән уртак тел табып, киңәшеп эшләргә тырышмый Дорфалык белән, команда бирү юлы белән генә алдырмакчы иде ул Өченчедән, үзенә йорт салу артыннан йөреп, колхоз эшенә тирән чумарга вакыты да калмады Ниһаять, ул елгы унышсызлы- гының тагын бер бик җитди сәбәбе бар көн саен диярлек салып. Хөсниҗамал белән чуалып йөрү дә аның эшенә бик нык комачаулаган иде
Мансур Сабирович бик шәпләп «борычлап» кайтарып җибәргәч. Ханәфн юлда әнә шушыларны уйлады һәм киләчәктә акыллырак булырга эшне начальство теленә менәрлек хәлгә җиткермәскә, итәк җиңнәрне җыебрак йөрергә дип. катгый нәтиҗәгә килгән иде
Колхозны алдынгылар рәтендә алып барырга теләгән кешегә шуннан башка юл юк. ә ул «Кызыл үрнәк»не алдынгылар рәтендә күрергә тели иде
Тел әвен тели иде дә.
6
Сугыш елларыннан ук эшләп килгән ферма мөдире Гөлбагар исемле, инде олыгаеп барган, бик үзсүзле бер хатын мөдир исемен йөртсә дә. ферма эшен гади фермачылар белән рәттән торып эшли.
мөдирлек өчен аңа аена нибары җиде хезмәт көне артык языла, ә җаваплылыгы зур. сыерларның сөте кимесә дә, сарыкларның йоны аз булса да, сыер-таналар кысыр калса да. маллар арасында үлем-җитем булса да — ул җавап бирергә тиеш. Шуңа ул хатын мөдирлек вазифасын алып барырга бер дә теләми, киресенчә, азат итүне үзе сорап йөри
Ханәфи дә аның бу теләгенә каршы түгел иде Чөнки ферма терлекләренең баш санын ферма мөдире исәпләп бара Аңа сиздермичә, сыер-тана түгел, тавык та суеп булмый. Ә ит мәсьәләсен нәкъ менә ферма мөдире белән аңлашып эшләгәндә генә ревкомиссия сизмәслек итеп хәл кылырга мөмкин Шуңа күрә Гөлбагарны ул урыннан азат итәргә Ханәфи бик теләп риза, тик ышанычлы кешесен табарга гына кирәк иде.
Бер җае килсә килә бит Озакламый анысы да табылды Формасын китерү өчен генә кияүгә барып кайткан, алпут байталы шикелле тулып-ташып торган, төскә-биткә дә хәйран гына Фәйрүзә исемле бер хатын. Ханәфи председатель булганнан бирле, аның тирәсендә ышкынгала п йөри, шуның белән ботка пешереп булыр төсле иде. Тотты да шул хатынны ферма мөдире итеп куйды Ханәфи
һәм ялгышмады. Ым кагып, юнәлеш биреп торасы да булмады: Ханәфи көткәннән дә акыллырак булып чыкты ул нәрсәкәй Бик тиз арада иң ышанычлы кешегә әверелеп китте Ханәфигә кирәк чагында сарыгын да, бозавын да, хәтта танасын да суйдырта Ә Ханәфи аларның итен, керемгә алдыртып тормыйча гына, кая кирәк, шунда тота Шуның өстенә бит әле колхозга килгән вәкилләргә ашату өчен дә маллар суйгаларга туры килә, аларыннан да шактый йогылып кала иде
Җәйгә чыккач, эшләр тагын да җайланды Үзләренә чыбык очы тиешле чулак Зыяны ферма терлекләрен көтүче итеп куйды Ханәфи Яше инде алтмышка җитеп килсә дә, «кабарга» бик ярата иде Зыя абзый. Шешә күрсә, күзләре ялтырый, куллары калтырый башлый, көтүдәге иң зур сарыкны сайлап алып, үзе суеп бирә торган иде
Шул ук вакытта үзен дә онытмый иде ул агай. Бервакыт шулай тана хәтле сарыкны Качкалак урманы буенда тунап яткан чагында өстенә барып чыкты Ханәфи Ни эшләр икән, ни дип акланыр икән дип, аның өчен оялып-уңайсызланып калган иде Ә картның төге дә селкенмәде. Ханәфи, ни әйтергә белмичә, каушап-тотлыгып торган арада, авызын ерды да:
— һе, син икәнсең әле, олан. Килереңне күңелем сизеп, сиңа дип әзерләвемне бу итне, дип тик тора Кызармый да ичмаса! Ә үзенең бер-ике кочак печән төялгән кул арбасы шуннан ерак та түгел, чикләвек куаклары артына шыгайтып куелган. Ханәфи килеп чыкмаса, сарык түшкәсен шул арбадагы печән арасына тыгасы да кичен, көтүдән кайтышлый, ипләп кенә өенә алып кайтасы инде үзе!.
Нишлисең, ул картта оят юк икән, Ханәфидә бөтенләй үк бетеп җитмәгән иде әле ул нәрсә.
— >Бик әйбәт булган, Зыя абзый,— дигән булды ул, картның хәленә кереп — Какраз Пучннкә әртиленә колхозга көпчәк ясату хакында сөйләшеп кайтыйм дип чыгып баруым иде. Әртил директоры белән сөйләшкәндә, ярап куяр бу!
Чынында исә Хәнәфинең ул мәсьәләне инде хәл итеп, Пүчинкәдән кайтып килүе иде.
Ә теге сарык түшкәсен ул шул ук көнне Корноух больницасы ашханәсенә сатып кайтты
Мондый эшләре күп булды Хәнәфинең. Ә фермада сарыкларның' баш саны кимеми: суйганнары урынына исәннәре бәрәнли тора иде
Шулай да җаны тыныч түгел иде Хәнәфинең Авыл хуҗалыгы өлкәсендә белеме, җитәкчелек эшендә тәҗрибәсе булмау өстен.), көн 18
саен диярлек сәрхушләнеп, хатын-кыз тирәсендә кайнашу да эшенә бик нык комачаулый Аннары килеп, никадәр генә сак кыланырга тырышса да. халык аның ул шухыр-мухырларын сизенә иде Хатын- кызның бит һәркайсы сине тик үзенеке генә итеп тотарга тели' Ә Хәнәфинең алай буласы килми Чөнки ул - ир кеше, аңа ирек, ул дигәнчә булу кирәк Тегеләр шуны һич аңламый Бер-берсеннән көн- * ләшәләр Бигрәк тә әлеге шул ферма мөдире Фәйрүзә дигәнен көнче = иде Дөресен генә әйткәндә, нәкъ әнә шул ахмак баш аркасында бөтен 2 авылга фаш булды да инде Ханәфинең кыек эшләре Шулай ук баш- = сыз булырга кирәк бит: шул Фәйрүзә, көнләшүенә түзә алмыйча, тоткан f да Хөсниҗамал белән сүзгә килешеп, кычкырышып киткән Моңарчы да £ нидер сизенеп, шикләнеп йөргән Хәлимәгә дә барып ишетелгән боларның гаугасы Әгәр Ханәфи үзе каты торып •
- Минме соң инде андый эш белән пычранып йөрн торган кеше? = Безнең матур тормышыбыздан көнләшә алар, шуңа төрле гайбәтләр “ уйлап чыгаралар. - дип. Хәлимәне җайлый алмаган булса, эшнең зурга ? китүе дә бик мөмкин иде. ?
Шул чакта Ханәфи «Бу гаугадан котылсам, бетте — ша! бүтән * берсе янына да бармыйм». дип ант иткән иде Ләкин ун көн узды * микән, тагын үзенең иске гадәтен куа башлады
Ә аннары Фәйрүзә белән урманга кергән чагында өсләренә Хәлимә ’ үзе килеп чыкты Икенче көнне үк авыл советына барып, аерылырга < гаризасын биреп кайтты
Аерылышу Ханәфи файдасына булмаячак никадәр генә куштан булса да. ничек кенә яхшатланып йөрсә дә. Фәйрүзә йорт җир эшен алып бару ягыннан булсын, тыйнак сабырлык ягыннан һәм башка якларыннан булсын. Хәлимәне алыштыра алмаячак иде Хатын аерып йөргән җитәкчене халык та яратмый, начальство да бик өнәми ул ягын да искә алмыйча булмый иде Ничек тә семьясын саклап калырга кирәк иде Ханәфнгә Шуңа ул
Әллә ничек ялгыш кына килеп чыкты инде шунда Элеккесе актыгы шул булыр Бер юлга кичер, алтыным Кеше көлдереп, дошман сөендереп, аерылышып йөрмик Мондый юләрлекне бүтән беркайчан ла кабатламам! дип. Хәлимә алдына тезләнеп ялынырга мәҗбүр булды Тик шуннан соң гына гаризасын кире алып кайтты Хәлимә Әмма бу хәлләр авыл халкына инде мәгълүм һәм. колхоз пред седателе буларак. Ханәфинең авторитетына бик нык суккан иде
Житмәсә тагын колхоз эшләре дә көйсезләнгәннән көйсезләнә бара. Ә бит башта, председатель булып кайткан чорда, колхозчылар Хәнәфине ничек хөрмәт итеп, күзенә генә карап торалар иде' Хәзер исә аяк терәп әйткәләшергә дә күп сорамыйлар Күз алдында ук булмаса да. үзе юкта гайбәтен дә саталар «Кияү егете» дигән кушамат та тагып куйганнар иде үзенә
Тагын да яманрагы шул аның шулай егетләнеп йөрүенә хәсрәтләнеп, болай да аиыру әнисе бөтенләй урынга ук яткан иде Ханәфи иртән идарәгә чыгып киткәндә, ут йотып, балавыз сыгып кала, кич кайтып кергәндә күз яше түгеп каршы ала Чөнки Ханәфи көн саен сәрхүш кайта, кыек юлдан һаман чыга алганы юк һәм болар барысы да ана кешегә ишетелеп тора иде
Ә вакыт һаман үз җаена ага торды тагын ике ел үтеп китте Ләкин ул еллар да Ханәфнгә куаныч китермәде Иген уңышы ягыннан булсын, нт-сөт җитештерү ягыннан булсын. «Кызыл үрнәк» тагын да түбәнгәрәк төшкән иде
Икмәк планын үтәмәсәң, без әйткәнне көтеп торма председательлектән бушату хакында гаризаңны алдан ук язып куй да. башка эш эзли башла. Хәйретдннов! дип. урак башланган көннәрдә үк кисәтеп куйган иде аны Мансур Сабирович Аның белән шаярырга ярамый әйткән сүзен үтәмичә кала торган кеше түгел иде ул «Кызыл үп-
нәк»тә эшләр шәптән тормаганын бик яхшы белә: аңарчы да авылга я үзе килеп, я райкомга чакыртып, күп тапкырлар тузанын какканы бар Ханәфинең Хатын-кыз һәм хәмер мәсьәләләрендә «йомшак» булуыннан да хәбәрдар иде. Инде килеп, икмәк планын да үти алмаса, урыныннан мамык урынына өреп очыртачаклар иде үзен.
Ә аның һич тә «очасы» килми Белеме һәм көче җитмәгәнен дә сизә, булдыра алырдаен булдыру өчен тиешенчә тырышмавын да белеп тора, тик барыбер председатель урындыгыннан төшәсе килми. Ә анда утырып калу өчен, ул елны аңа ничек итеп булса да икмәк планын үтәргә кирәк иде.
һәм ул планны үтәде. Начальстводан беркем дә сүз әйтә алмаслык итеп. 102 процентка үтәде ул аны Ләкин колхоз малларына бер грамм фураж калдырмыйча, хәтта чәчүлеккә дигән икмәкнең дә бер өлешен тапшыру хисабына үтәде Председатель булып озак утыра алмаячагын Ханәфи үзе дә чамалый, шуңа алдагы көн өчен кайгыртмый да, кайгыртырга исәбе дә юк Аңа бүгенгесе кыйбат. Шуңа ул тик бер теләк белән: хуҗа булып утыруны мөмкин кадәр суза төшү уе белән генә яши иде.
Ул елны икмәк планын колхозның амбар төбен кырып-себереп, көч- хәл белән генә үтәгәч, ә алда эшне яхшырту җәһәтеннән һичнинди перспективасы күренмәгәч, Мансур Сабирович бер акыллы киңәш биреп караган иде аңа:
— Болай барсаң, ерак китә алмассың сип, энекәш,— дигән иде ул Ханәфигә - Дүрт ел эшләдең, әмма колхозны аз гына да алга җибәрә алмадың түгел, киресенчә, танымаслык дәрәҗәдә артка калдырдың бит! Син әле яшь, җитәкчелек итәргә өлгерерсең. Әллә Казанга барып, укып кайтасыңмы5 Мөмкинлек тә бар: синең ише яшь председательләр өчен авыл хуҗалыгы институты каршында берьеллык курс ачылырга тора, һич югы шунда укып кайтсаң да, колхозыгыз өчен дә, үзең өчен дә файдага булыр
Ул моны Хәнәфидән тизрәк котылырга теләп түгел, аның язмышы өчен кайгыртып, чын күңеленнән әйткән иде.
Әмма Ханәфи риза булмады
- Дөрес әйтәсез, Мансур Сабирович: әйе, уку зыян итмәс иде миңа. Белемем җитмәгәнен үзем дә сизәм Рәхәтләнеп укып кайтыр идем дә, әнием бик каты авырып тора шул. Аны калдырып китә алмыйм,— дип алдашты Ханәфи Әнисе, чыннан да, авырый иде Ләкин, өйдә булганга карап, Ханәфи — аңа ярдәм итә торган кеше түгел, киресенчә, көн саен эчеп, соңарып кайтулары белән борчу, авыруларын арттыра гына ул аның Акыллы кешенең сүзен тыңлап, шул чакта укырга китеп барган булса, әнисенә, ихтимал, җиңелрәк булган булыр иде Ул, бичара, Ханәфи аңа көн саен китереп торган борчу-хәсрәтләргә түзә алмыйча, шул елны үлеп тә китте.
Ул арада сизелмичә генә тагын бер ел үтте. Ханәфигә, председатель буларак, колхозчылар алдында дүртенче тапкыр хисап бирер вакыт җитте. Ә колхозның бер генә бөтәйгән җире дә...
7
Ханәфинең уйларын бүлдереп, авылның аргы башында машина кычкыртканы ишетелде. «Хәсән түгел микән?» — дип, күңеле дерт итеп куйды Ханәфинең. Өмет тулы карашын Качкалак юлыннан авылга кереп килә торган машинага текәде. «Жигули» икәнен шәйләп алгач, күңеле суынып китте: аның Хәсәне «Волга» белән кайта торган иде.
Өмете өзелсә дә, Ханәфи теге машинаның килеп җитүен кызыксынып көтте: «Кем икән? Ни эшләп йөри икән?». Менә машина алар турына килеп җитте һәм. үтеп тә китте. Тизлеген дә киметеп тормады
ичмаса Шулай да танып калырга өлгерде Ханәфи Түбән очның Маһи сәрвәр малае. Исмәгыйль иде ул Хатынын, ике баласын утыртып кан тып килеше тегенең Әй. заманалар, заманалар! Әле кайчан гына кешеләр белән юньләп сөйләшә дә белмәгән юеш танаулы. мокытрак кына бер малай иде шушы Исмәгыйль Сигез классны авырлык белән генә тәмамлап, ары таба гел дә укырга теләмичә, эленке-салынкы гына _ колхозда вак-төяк эштә йөргән иде. Яшьтәшләре арасында абруе бөтен- = ләй юк. «Елак Исмай» дип кенә йөрттеләр үзен Кыз-кыркын хакында : инде әйтеп тә торасы түгел: якын да китермиләр иде =
Әнә шул малай армия хезмәтенә китте дә ике ел эчендә бөтенләй Z яна кеше булып: акыл утыртып, бик нык үсеп-тазарып. чын егет булып £ кайтты Куралыктан яшьләр яңа төзелешкә китә, шуңа күрә эшче кул- < ларга кытлык башланган чор иде Бүтән җирдә котайта алмаса да. • ат җигеп йөрергә, фермага азык ташырга булса да ярап торыр дип = уйлаганнар иде. шушы Исмәгыйль хезмәттән кайткач
Ә ул малай, кайтып, әнисе янында атна-ун көн генә торды да ~ Чаллыга китеп барды Армиядә шундыйрак һөнәргә өйрәнеп кайткан ? булса кирәк. Чаллыда телевизорлар ремонтлау остаханәсенә урнашкан i бу. Кичен укып, башта унны тәмамлаган Аннары. Казан авиация ннстн е туты филиалында укып, югары белем алган Шул ук вакытта эшендә = дә гел үсә. гел остара барган Хәзер менә шул телевизор остаханә- ~ сенен башлыгы, бөтен Чаллыга атаклы телевизор остасы икән Телеви * зорларын шушы малайга төзәттерү өчен, кешеләр айлар буена көтеп, чират торалар, ди.. Машина алганына да өченче елы инде Менә сиңа Елак Исмай'
Әле син аның үз-үзен тотышын күрсәң. Ханәфи белән очрашканда, кулын да теләр теләмәс кенә бирә Ә кайчакта гел дә күрмәмешкә салыша. Әнә бит. хәзер дә тукталып тормыйча, бик важный булып баш кагып кына исәнләшеп үтеп китте Олы кеше янына туктап, адәм чә кул биреп, күңел өчен генә булса да. эшләрең ничек. Ханәфи абый, дип. хәлеңне белешеп китсә нн була инде5' Юк. туктамый' Күрәсең, малай чагында Ханәфи белән ике араларында булган пүчтәк кенә бер вакыйганы оныта алмый, шуңа һаман үпкә саклап йөри булса кирәк
Ул малай җиденчедә укый идеме, әллә сигезенчедә укыганда микән. Ханәфи чыннан да бераз рәнҗеткән иде аны Башка колхозлар инде икмәк планнарын үтәп бетереп килә, хәтта үтәгәннәре дә бар. ә «Кы зыл үрнәк>нең планы үтәлергә бик күп кирәк иде әле Әнә шул хакта Ханәфине районга чакыртып алып, бик һәйбәтләп «борычлап> җибәр тәннәр. аның шуннан кайтып килеше иде Күрәчәгенә каршы, шул чакта Исмәгыйль туры килде аның юлына Кул арбасы белән бер арба кип кән печән алып кайтып бара Какраз шуннан атна-ун көн элек кенә колхоз идарәсе, колхозның печән әзерләү планы тулмыйча торып, колхозчыларга колхоз кырыннан бер грамм да печән алып кайтмаска, дигән карар чыгарган иде
Син. анаңнан ялангач туган малай, печән апкайтмаска дигән карар барын белмисеңмени5 — диде Ханәфи. тегенең үңәченнән алып
Белом. Ханәфи абый' - диде малай, батыр гына итеп
- Соң. шулай булгач, бу печәнне кая алып барасың, селәгәй? Өйгә апкайтам!
- Юк. өегезгә апкайтмыйсың' Син бу печәнне хәзер үк колхоз фермасына" печән өя торган җиргә илтеп аударасын, ишеттеңме5
Мин бит аны колхоз кырыннан түгел, урманнан, каравылчы Вафа абый күрсәткән аланнан чаптым Ул аны безгә узган көз юкә орлыгы җыйган өчен бирде
Ихтимал, чыны да шулай булгандыр Юкә орлыгы, зелпе тамыры, имән чикләвеге җыеп тапшырган кешеләргә урманчылыктан чабулык җир дә. утынлык агач та бнргәлиләр Шушы малай юкә орлыгы алып кайткан чакларны Хәнәфинең дә күргәләгәне бар иде Әмма теге көнне.
районнан нервысы бик нык бозылып кайтып килеше, шуның «стен.» тагын яхшы гына «кабып» та алган булу аркасында, мәсьәләнең ул якларын уйлап тормалы «Илтәсеңме?» — дип тагын бер тапкыр сорады ла теге малай: «Юк. Ханәфн абын, илтмим, чөнки колхоз җиреннән җыйган әйбер түгел ул», дигәч- «Әһә, илтмисеңме? Алайса менә болай итәбез аны!» дип Исмәгыйльнең печәненә ут төртте.
Коры печән күкерт шикелле кабынып китте һәм биш-ун минут эчендә арбасы-ние белән янып бетте. Арбаны гына булса да коткарып калырга итсә дә. Ханәфн малайны утка якын китермәде: саклап торып яндырды һаман әле Хәнәфидән рәхим-шәфкать көтеп, тилмереп. үк< и үкси елап, арбаның тугымнары таралганчы карап торды теге малай. Шуннан соң гына өметен өзеп: «Ну. Кияү тәре! Белеп тор моның өчен үскәч, иманыңны укытам әле мин синең!» — днп, тыелгысыз аккан күз яшьләрен күлмәк җиңе белән сөртә-сөртә, өйләренә чабып китте
Шуннан бер ай чамасы үткәч, төнлә өйләренә кайтып килгән чагын да артыннан таш җибәреп Ханәфинең башын тиштеләр. Башы тишелеп кенә калмаган, мие дә селкенгән иде. Унике көн больницада ятып чыгарга туры килде ана Кем аткандыр ул ташны — Ханәфн төгәл генә әйтә алмын Ана ачулы кешеләр бер Исмәгыйль генә түгел, байтак иде ул елларда Тәгаен генә белмәгәч, берәүне дә төртеп күрсәтеп. җавапка тарттыра алмады. Шулай да Исмәгыйль эше булды бугай дигән шик күңеленә сеңеп калган иде аның. Әмма юк. ул булмаган икән Моның шулай икәне әле шушы ел башында ачыкланды.
Ханәфн - үзе гомерендә дә йорт-җир әйбере алган кеше түгел. Элек. яшь. сәламәт чагында да. әзергә-бәзер булып, бүтәннәр алган әйберләрдән файдаланып яшәде. Хәзер дә Хәлимәдән калган йортта, ул калдырып киткән дирбияләрдән файдаланып яши. «Рекорд» маркалы иске телевизоры да аннан калган иске телевизор иде. Иске булса да. бөтенләй юк ише үк түгел, кабызып куйганнан соң, яртышар сәгать кызгач, хәйран күрсәтә башлый, шуның аркылы илдә, дөньяда ниләр булганын күреп-белеп бара иде Ханәфн. Аңа. дус ише. туган-тумачасы булмаган һәм халык арасына чыгып йөри алмаган кешегә, чын мәгънәсендә бер юаныч нде ул телевизор. Бәхетсезгә вакытсыз дигәндәй, узган ел Октябрь бәйрәме көннәрендә ул да сафтан чыкты: сурәте генә түгел, тавышы да бетте. Районга алып барсаң, төзәттереп кайтырга булыр нде дә. Ханәфинең андый эшләр белән йөрер рәте юк. Ә авылдашларына әйтеп-әйтеп караган иде. берсе дә тыңламады Җитәкче булып йөргән елларындагы кыланышын оныта алмыйлар
Исмәгыйльнең телевизор остасы икәнен белә иде Ханәфн Аның Яна елга авылга кайтырга тиеш икәнен дә ишеткән һәм ике күзен дүрт tften көтеп торган иде Кайтты ул чакта Исмәгыйль. Ханәфинең алар өенә барып йөрер хәле юк. Исмәгыйльне урамнан узганда туры китерт, дәшеп кертергә генә мөмкин иде. Көн буе диярлек тәрәзәдән карап.' шуның үткәнен көтеп утырды Ханәфн Күпме көтсә дә көтте, тәки туры кигереп, чакырып кертте тегене Ләкин, беләсезме, нәрсә диде аңа Исмәгыйль? Телевизорның арткы ягын ачып, бер-ике җирен боргалап кына карады да әйтте:
-- Бик иске нәрсә икән бу Ханәфи агай Чыгарып ташларга да. яңаны алырга кирәк сиңа Хәзерге телевизорлар бик әйбәт бит.
Аның шулай икәнен, әйтерсең, Ханәфи үзе белми’ Ләкин бит алтмыш ике сум пенсия акчасына бик алай иркенәя алмыйсың аны. Ун сутый бәрәңгесеннән тыш. тавыгы да юк бит Ханәфинең. Барысын сатып алып ашыйсы. Аннары шактый бәяле даруларын да алдыргалап торырга туры килә. Шунсы* булмый Ярый әле фельдшер кыз Сәвия рәхимле. Медпункт колхоз үзәгендә. Атнасына бер тапкыр Кече Елгадан килеп. Куралык халкының хәлләрен белеп, авырулар булса, дарулар биреп китә. Хәнәфигә кирәкле даруларны да район аптекасыннан ул алып

кайтып бирә Шулай булгач, яна телевизор алырлык акча Ханәфнгә каян килсен?
— Син. энем. Исмәгыйль, миңа шуны әйт: төзәтеп буламы бу телевизорны?
Ник булмасын Теләгәндә яңага алыштырмаслык итеп була моны.
— Мин снна алай ук дип әйтмим, сурәтен күрсәтә торган итеп бирсән,. үлгәнче рәхмәт укыр идем, энем! Бәясеннән тормам. Анлык кына акчам бар. әле өченче көн генә пенсиямне китерделәр.
— Эш акчада түгел, Ханәфн агай.— диде теге, беркавым уйланып, күзгә карап торгач — Үзең кеше булган булсаң, мин моны бер тиенсез төзәтеп бирер идем Ләкин мин сиңа моны мең тәңкә бирәм дисәң дә, төзәтмим!
— Нәрсә, теге чакта печәнеңне яндырган өчен ачу саклыйсыңмыни? Онытырлык кына булдымыни: арбасы-ние белән яндырдың бит син аны!
— Кызулык белән эшләнгән эш булды ул. энекәш. Салган баштан Соңыннан үзем дә бик үкенеп йөрдем Хәзер дә бик үкенәм. Кичер син мине, энем, аның өчен!
Кичерерлек кенә булмады шул, агай. Ярый, каның кызган чак та булсын ди. Ярый, салмыш чагың да булган булсын, ди. Ярый, печәнен яндыр да. ди Тик нигә соң аның арбасын да яндырырга иде сиңа? Ул елларда кул арбасы авыл халкының иң кирәкле, иң кадерле әйбере икәнен, андый арбаларның базарда бик сирәк булуын, булса да кечерәк бер мотоцикл бәясе торганын син, председатель кеше, белми идеңмени?
Аларын ук уйлап торылмаган шул инде, энем Ярар, алай булгач, оныт дип әйтмим Авыру кеше бит мин. Шуның өчен кызганып булса да ясап бир шушы телевизорны.
— Хәлеңне аңлыйм, агай. Кызганам да үзеңне. Хатының исән-сау булган килеш, шундый зур урында эшләүче малаең була торып, кар- таймыш көнеңдә болын хәтле шушы өйдә берүзең каңгырап яшәүләре җиңел түгелдер Ләкин, нишлим соң. акылым белән шуны аңласам да, күңел кичерә алмый бит теге чактагы этлегеңне. Гаеп итмә инде син мине, яме, агай.
— Син дә әҗәтле булып калмадың бит ул чакта Ачуыңны алдың.
— Кайчан? Ничек итеп?
Төнлә мин өйгә кайтып барышлый башыма таш белән бәреп, больницага керткәнеңне оныттыңмыни?
Исмәгыйль бер мәл аһ итеп, сүз әйтә алмыйча торды.
— Син нәрсә, агай? Аны чынлап та минем эш дип уйладыңмыни әле?
Бернинди дәлиле булмаган килеш шулай кистереп әйтүе уңайсызрак килеп чыкканын Ханәфн үзе дә сизеп алды. Ләкин хәзер чигенергә урын юк. башлаган уенны ахырына кадәр дәвам иттерергә кирәк иде:
Уйладым гына түгел, хәзер дә шул фикердә торам! — диде ул. Исмәгыйль ачуыннан бурлаттай кызарып чыкты
— Их. син, адәм актыгы!—дип. тешләрен шыгырдатып, сугып үтерердәй итеп. Ханәфнгә карап торды да: — Авыру булмасаң, бу сүзең өчен танавыңны җимерә идем җимерүен, шул авыру булганга гына кулымны пычратып торасым килми. Шуны бел: безнең нәселдә арттан китереп сугу гадәте юк! Сугышсак, без дошман белән йөзгә- йөз килеп кенә сугышабыз! — дип, ишекне шартлатып ябып чыгып китте.
Ләкин Ханәфн аңа әллә ни үпкәләмәде. Үзен хаксызга рәнҗетсәләр, ул үзе дә нәкъ шулай эшләр иде...
Әнә шул Исмәгыйль бүген тагын кайтты. Әле күптән түгел генә әнисенә кышлык утын кайтарып киткән иде. Бу юлы бәрәңгесен алышырга кайткан булса кирәк. Бәхете олы Маһисәрвәрнең картаймыш көнендә! Малае гына түгел, килене дә бик ипле, бик уңган нәрсә булып чыкты
Икесе дә әни дип өзелеп торалар Аз куйганда да аена бер тапкыр кайтып китмичә калмыйлар Каралты-курасын төзәтеп, мал-туарына кышлык печән әзерләп торалар Быел яз көне генә өен сипләтеп, түбәсен калай белән яптырып киткән иде шушы малай Инде менә бәрәңгесен алышырга кайткан
Их. шайтан малай. Ханәфиләр турыннан үтеп китешли тукталып та * китмәде ичмаса шул Исмәгыйль' Туктаса. Ханәфи теге чактагы = дорфалыгы өчен гафу үтенеп, тагын бер тапкыр телевизорын төзәтү « хакында сүз кузгатып карамакчы иде Бәлки, бу юлы миһербаны килеп = төзәтеп бирер иде. Туктамады шул Күрәсең. Ханәфинен башын тишү * аның эше булмаган Нахак сүз кемгә дә авыр тия шул ул. Шуңа * шулай выжлатып кына үтеп киткәндер
Ханәфинең Хәсәне һаман кайтып җитә алмый әле Яз көне. Хәлимә ? белән кайтып, бәрәңгесен утыртып киткәннәр иде, шуннан бирле эзләре - дә юк Бәрәңге төбен өяргә дә кайтмадылар Ул эшне Хәсән Нур- “ Җамал малае Хариска кушып, эш хакы өчен акчасын да калдырып с киткән булган икән Ханәфинең бәрәңгесен ат белән шул малай күтәр- 2 теп бирде. Аның бит әле шунысы да бар әллә нигә бер кайткан < чакларында да ни Хәлимә, ни Хәсән менә шушы өйләренең бусагасын “ атлап кермиләр Күрше Гайнелхәятларда тукталып, шунда ашап-эчеп китәләр, әмма өйгә берсе-бер керми Бүтәне бүтән, аның бит авыл халкы алдында хурлыгы ни тора! Кешеләрнең үги балалары да кил гәләп, әтиләренең хәлен белеп, ярдәм итеп йөри Ә батар, берсе ничә ел бергә торган хатыны, икенчесе законлы үз малае була торып, жиле ят урынына да күрмиләр
Исмәгыйле дә, килене дә Маһисәрвәр өчен үлеп торалар Сыер- сарык асрап, берүзеңә бер өй жылытып. иза чигеп ятма, егерме сигез ел фермада эшләгәнең дә бик җиткән. инде рәхәтләнеп ял итәргә вакыт сиңа дип. үзләре янына Чаллыга алып китәргә дә бик чакырып тора лар Фатирлары да иркен, зур-зур өч бүлмә ди Тик Маһисәрвәр үзе китәргә теләми «Балаларым шушылай ярдәм итеп торганда, у земне- үзем йөртерлек көчем булганда, авылда яшисем килә әле. Туган үскән җирләрне ничек итеп ташлап кнтмәк кирәк? Ялгызлыктан мин курыкмыйм Хәзерге заманда кеше ялгыз буламыни? Тәүлек буе диярлек тилибизыры эшләп, илнекен генә түгел, бөтен дөнья хәлләрен әйтеп күрсәтеп бара Күрше-күләннән өзелгән юк Урманы авылга орынып тора Яз-җәй көннәрендә, шул урманга кереп, кош сайрауларын тын лаулар. җиләк вакытында җиләккә йөруләр үзе бер гомер бит ул», дип. авылда яши бирә
Хәер, ялгыз яши дип тә булмый аны Авылның бар хатын-кызы карчык корысы, балга җыйналган чебен шикелле, буш вакытларында гел шул Маһисәрвәр янына килә Чөнки аның самавырында беркайчан чәе суынып тормый Кем килеп керсә дә. уз туганы килеп кергән шикелле куанып, самавырын яңартып җибәрә Шуңа киләләр аның янына Шуңа дөньядагы бар яңалыкны вакытында ишетеп-белеп тора ул Шуңа кызык аның өчен авылда яшәү Шуңа шәһәргә китәсе килми аның Хәлимәсе менә шушында авылда булып. Хәсәне атна саен диярлек кайтып торса. Ханәфи дә менә шушылай, канаты каерылып калган ялгыз торна кебек, капка төбендә каңгырап утырмас иде. билгеле Маһисәрвәрнеке шикелле төсле телевизоры булса. Ханәфи дә шулайрак сөйләнер иде Әболай. көннәр буе капка баганасын саклап, бер ялгызың утырырга кал гач. бнгрәкләр читен икән шул!.
һәй. шәһәргә чакырып торучы булса, менә хәзер, шушы минутта ук чыгып китәр иде Ханәфи Аның Хәсәненең Казандагы фатиры
Маһисәрвәр Исмәгыйленеке шикелле өч бүлмәле генә түгел, полно-метражный дүрт бүлмәле бит! Исмәгыйль шикелле телевизор төтәтүче генә түгел, эше дә бик зур, бик дәрәжәле Хәсәннең: Казан районнарының берсендә райисполком председателе ул. Аның мөмкинлекләре Исмәгыйль некенә караганда йөз мәртәбә артыграк Тели икән, Хәнәфинең үзенә аерым фатир оештырып бирү дә берни тормас иде аңа. Теләсә, үз фатирында да тота алыр иде.
Әмма үз янына Казанга алдыру түгел. Хәсәне аңа фатирының кайда икәнен әйткәне дә юк Әйтергә җыенмый да! Хәсән үзе. их тимал, алай ук каты кыланмас, һич югы кыш чыгарга гына булса да Казанга алып китеп, үзләренә сыендырып торыр иде Бөтен явыз лык Хәлимәдә Ул бик каты тора Ханәфигә карата. Әйтерсең, заманында алар яратышып өйләнешмәгән, әйтерсең, бер-берсен сөешеп тормаган, әйтерсең. Хәсән аларның уртак балалары түгел Өйләнешкән елла рында бер-беренең күзенә карашып кына торалар, бер генә тәүлек күрешмәсәләр дә, бер ел күрешмәгәндәй сагынышалар иде Бигрәк тә Хәлимә куанып бетә алмый: «Бездән дә бәхетле кешеләр юктыр бу дөньяда!» — дип йөри иде.
Хәзер әнә ат чаптырырлык шул фатирларына торырга алдыру түгел, кайда торганнарын белгертергә дә теләми Ханәфигә Сүз дә юк. гаеп Ханәфинең үзендә дә булды Күпме хәсрәт-борчулар. күпме кимсетү- хурлык китерде ул Хәлимәгә Я. кем шоп-шома гына, бер дә тайпылыш сыз, туп-туры гына яши бу дөньяда? Әллә Ханәфинең үзен кимсеткән нәре булмадымы? Ничек кенә булды әле!
9
Бер елны пенсиягә чыккан укытучы урынына Кече Елгага читтән яшь кенә укытучы килгән иде. Тыгыз-йомры гәүдәле, шомырт кара күзле, утызлар тирәсендәге сөйкемле генә хатын иде ул Кияүдә булган мы юкмы, анысын шайтан белгән, әмма икенче класста укый торган малае да бар. Ханәфи ул чакта председателен председатель, әмма колхозныкы түгел. Кече Елгада авыл советы председателе булып эшли иде Телиме-теләмиме. Зәйтүнә атлы ул укытучы иң элек Ханәфи хозурына килгән, чөнки аңа фатирга урнашырга кирәк иде. Зәйтүнә ул чакта әле ялгызы гына килгән, малае бары-югы билгесез, әмма шул беренче күрүдә үк ошаткан иде аны Ханәфи. Шуңа күрә Кече Елгадан Куралыкка үз янына тарантаска утыртып алып кайтты ул аны.
Ниндирәк нәрсә икән дип, кайтышлый ук кылларын чирткәләп кара ды Әмма тегенең кулга килер чамасы күренми иде: Ханәфинең шаяртуын кабул итмәде. Моңарчы беркайчан хатын-кызларның салкын карашына юлыкканы булмаганга, тегенең үзен шушылай битараф-кырыс тотышы бер дә ошамады, Ханәфинең мин миплегенә тиде Шулай да бу хәлгә артык шаккатмаска тырышты «Ничава, синең ишеләрне генә күргән бар, җаным, ничек тә ияләштерербез без сине кулга. Районга барырга ат. ашарыңа ит-май. мәктәбеңә һәм фатирыңа ягарга утын кирәк була башласа, бик алай хан кызы булып йөри алмассың!» дип уйлады ул. Жае чыккан саен, сүз кушып, сөйләштергәли торды тегене Ә бер көнне, кызыйның ронога барасын белгәч, һичнинди йомышы булмаса да. мине дә чакырганнар иде дигән булып, тагын үз янына тарантаска утыртып алып барды. Ж.аена төшенеп булмасмы дип, юлда барышлый тагын «җим» сибеп караган иде, нияте барып чыкмады. «Әгәр тагын шушылай кул озайтып, килде-китте сөйләшеп барсагыз, бүген үк өстегездән райкомга керәм!» — дип, мәсьәләне бик кискен китереп куйды Ә соңыннан. Ханәфи белән кайтырга да теләмичә. Олы Елга мәктәбе директоры белән мотоциклга утырып кайтып китте. .
Монысы инде икенче зур хурлык иде Ханәфигә Ләкин wi өметен 26
өзмәде Яхшылык белән алдыра алмагач, катылык белән эш итеп карарга булды: шул хатынга укытучы буларак тиешле дүрт кубометр утынны башта кайдан алырга икәнен әйтмичә, аннары аны алып кайтырга ат бирмичә тинтерәтмәкче иде. Тик бу планы да барып чыкмады: Зәйтүнә ике тапкыр гына Ханәфи катына килеп, утын хакында сорашып карады да. Хәнәфидән юньле сүз ишетмәгәч, райкомга, беренче секретарьның * үзенә жалоба белән киткән. Беренче райбашкарма председателен ча- = >у>|ртыг| алып, нигә кадрларыңны тәэмин итүне кайгыртмыйсың, синең * эшне мин эшләр дип көтәсеңмени дип, һәйбәтләп пешекләп чыгарган. = Ә райбашкарма председателе, үз чиратында. Ханәфнне чакыртып алып z «Иртәгә төштән соц лично үзем авылыгызга барып карыйм Мин бар- | тайда, Мифтахова Зәйтүнәгә утын китерелмәгән булса, үзеңне председа- тольлектән азат ителгән дип сана’ Бер кешегә утын кайтартмаган өчен ф әллә ни эшли алмаслар дип ялгыша күрмә. Синең өстән болай да = жалобалар җитәрлек, тик моңарчы мин аларга хут кына бирмәдем»,— Z дип. утлы табага бастырып җибәрде
Аның белән шаярырга ярамын тоткан жиреннән сындырмыйча ка- ? ла торган кеше түгел иде ул.
Авыл советының кистереп куйган утыны бар барын Ләкин ерак “ егерме тугыз чакрымдагы Яңарыш урманында Бик теләсәң дә. ярты с көндә алып кайтып җиткерү мөмкин түгел иде Ханәфи ул чакта Зәйтү- нәгә тиешле утынны тимерче Шәмгуннан әҗәткә алып торып кына < бәладән котылды
Котылуын котылды, әмма моның ни өчен шулай эшләнгәнен бөтен авыл халкы белгән һәм. бу хәл Хәнәфинең болай да бик чамалы авторитетына ТӘ1ЫН бер кат суккан иде. Шул көннән соң хәлләр үзгәрде. Авыл халкыннан берәрсе белешмә-мазар дип инәлгәндә, буш кул белән килсә. Ханәфи аны ‘Бүген булмый, вакытым юк Иртәгә килерсең», дип борып җибәрергә итә башласа, элекке шикелле дәшми-тынмый гына кайтып китүләр бетте «Вакытың булырга тиеш, прсидәтел! Син шуның өчен акча аласың! Без сине шуның өчен сайлап куйдык!» дип. аяк терәп сөйләшә башладылар
Ә бит шул Мифтахова дигән укытучы Куралыкка килгәнче, эшләре тәгәрәп кенә бара иде Хәнәфинең. Вакытым юк дип. белешмә бирмичә борып җибәрелгән кешеләр икенче көнне ук «акылга утырып», кесәләренә ярты кыстырып килә яисә: «Әндәлс. парнн. әйдә, күптәннән кер гәнең юк. сөйләшәсе сүзем дә барые». дигән булып, өйләренә алып кереп, һәйбәтләп сыйлап чыгаралар иде Әнә. шул килмешәк хатын аркасында көе китте эшнең
Менә шуңа күрә дә, үзенең мин мннлегеп канәгатьләндерү һәм авыл халкы каршында күзгә күренеп югалып барган авторитетын кайта ру нияте белән. Ханәфи тегене ипчек тә уз ягына аударуны максат итеп куйды һәм шул ниятен гамәлгә ашыру артыннан чабарга тотынды «Мәктәпне яхшылап җыештыралармы. тиешенчә ягалармы». дип. атнасына алты тапкыр сораштыра башлады Зәйтүнәдән
«Кече Елга кибетенә фәлән нәрсә кайткан, кирәк дисәң, әйдә, барып алып кайтабыз», дин тә куштанланды «Ашау-эчү якларың нНчек? Иг-фәлән кирәк булса әйт үзем яздырып алып кайтып бирермен», дип тә ялагайланып карады
Ләкин Зәйтүнә боларның берсен:» дә капланып төшмәде Дөрес, алай оялый читенсенеп тормый иде үзе Ханәфи белән үз тиңедәй кыю һәм дустанә сөйләшә Тәкъдим иткән нәрсәләрдән дә баш тартмый Тарантаска утырып. Ханәфи белән Кече Елгага да. район үзәгенә д» бара Акчасын гүләп, итен маен да алгалап тора Әмма, шул ук вакытта. Хәнәфигә иркенәеп китәргә хут та калдырмый Үзе шунда
«Сезне бнк һавалы, рәхимсез кеше дигәннәр иде. Ханәфи Хәйретднновнч Баштарак миңа да шулай күренгән идегег Ә сез әнә нинди игътибарлы һәм ярдәм чел кеше икәнсез'» дин мактап тә җибәрә нде Андый чакта ул хатын
шундый ягымлы, шундый якын була, Ханәфи ни әйтсә дә каршы килмәс. барысына да ризалашыр төсле тоела башлый иде Ә чынлыкта... Инде була, менә-менә чиертә кармакка дип торганда, кинәт кенә бөтен өмет-ышанычны юкка чыгара да куя! Шунысына җен ачулары килә иде Ханәфинең. —-
Ачуы килә, әмма максатына ирешү мәсьәләсендә берни дә эшли алмый Кайчакларда бөтенләй өметсезләнеп: «Ярар ла, булмаса булмас! Ахыр чиктә ул да әллә нәрсә түгел, ул да башкалар ишедер», — дип онытырга итеп тә карый. Әмма, юк, оныта алмый. Отыры алгысый- котырына бара: «Барыбер минемчә булырга тиеш!» — дигән фикер аның миен корт шикелле туктаусыз кимереп тора Бер заман Ханәфи шул хәлгә килеп җитте ки, бүтән эшләрен бөтенләй онытып. Зәйтүнәне кулга төшерү артыннан гына йөри башлады. Тырыша торгач, бер көнне тегене эләктерергә җае да чыкты, мин сиңа әйтим..
Июль урталары: бар табигатьнең хуш исле яшеллеккә, чәчәккә чумып утырган вакыты, кура җиләге өлгергән чак иде. Зәйтүнәнең, бер төркем бала чага ияртеп, урманга җиләккә кереп барганын күреп, шуның артыннан китте Ханәфи. Балалардан аерылыбрак киткән чагын чамаларга иде исәбе. Ләкин бала-чага, тагылган шикелле, гел тегенең тирәсендә кайнаша, якын килергә һич тә мөмкин түгел. Шулай да, көтә торгач, ниһаять, җае чыкты: ялгызы гына бер читкәрәк китте теге нәрсә. Шуны гына көтеп торган Ханәфи ыслан җитезлеге белән аның артыннан ыргылды, кысып кочаклап алды да, тавышын балалар ишетмәсен өчен, пышылдап кына: «Зәйтүнә, бу — мин! Курыкма, мин сиңа тимим... Әйтәсе сүзем генә бар Әйдә, анавындарак китик әле!» — дип. кеше- кара бик керми торган куелыкка алып кермәкче булды.
Зәйтүнә, ни булганын аңламыйча, башта телсез-өнсез калып торды Үзе сулышын еш-еш ала, борчак-борчак ак төшкән зәңгәр ситсы күлмәге аша кайнарлыгы шул тикле җанга рәхәт биреп тора - сөйләп бетермәле түгел иде. Ул көннән соң инде ничә еллар узган булуга карамастан, менә хәзер дә аермачык хәтерли Ханәфи аның күкрәкләренең тыгызлыгын!..
Кызганычка каршы, ул биниһая рәхәт мизгел берничә секунд кына булды шул Ә аннары. Исенә-аңына килеп, эшнең нәрсәдә икәнен төшенеп алгач, Зәйтүнә шундук усал җанварга әверелде. Балалар ишетмәсен өчен, артык кычкырмыйча, әмма котыңны алырлык җан ачуы белән. «Кит. кабахәт!» — дип Ханәфи кочагыннан ычкынырга талпынды.
Ханәфигә аны ычкындырырга һич ярамый. Бу юлы да ычкындырса. Зәйтүнәне ул бүтән беркайчан да үзенеке итә алмаячагын бик яхшы белә иде. «Зәйтүнә, җаным бәгырем, мин бит сине килгәнеңнән бирле яратып йөрим. Әйдәле, дүрт-биш кенә минут сөйләшеп утырыйк әле!» — диде ул ялварып һәм тегене урман ешлыгына таба сөйрәп. Әмма теләгенә ирешә алмады. Елан урынына бөтерелеп, Зәйтүнә Ханәфи кочагыннан шуып чыкты. Аннары, бөтен урманны яңгыратып, аның яңагына чапты. Шундый каты чапты, көпә-көндез бер көлтә ут бөркелде Ханәфинең күзеннән!..
Нияте гамәлгә ашмасы инде көн кебек ачык, шулай булгач, үз хәлен үзе белеп, шыпырт кына китеп барасы иде Ханәфигә. Ә ул, ахмак баш. яңагы авыртудан бигрәк, хатын-кыздан кимсетелү хурлыгына түзә алмыйча, Зәйтүнәгә үзе дә берне чәпәде. Зәйтүнә аннан бу юләрлекне көтмәгән иде булса кирәк, егылып ук китте. Ләкин мәче тизлеге белән шунда ук сикереп торды да:
— Әһә. син әле шулаймы? Ир башың белән хатын-кызга кул күтәрәсеңме? Алайса күрсәтермен мин сиңа күрмәгәнеңне, сасык! — дип чәрелдәп Ханәфинең битен тырмарга тотынды.
Балалардан берәрсе килеп чыкмасын, шаһиты булса, судка бирергә дә күп алмас бу зобани дип. тизрәк шылмакчы иде Ханәфи Лә-
кин хәзер инде Зәйтүнә аны жибәрми тигәнәк урынына ябышкан да тырматуын дәвам итә иде.
Алар шулай мәтәвекләнеп торганда. Хәнәфинең колак төбендә генә
Ни эшләвең бу. председатель агай? — дигән тавыш ишетелде Борылып караса, узган ел Ханәфине үлемнән алып калган әлеге шул районның баш врачы Фарук С.эләхович басып тора иде алар * янында Ул чакта Фарук әле врач та Сәләхович та түгел. Ул чакта = ул әле тракторчы Сәләхи малае, унны яңа бетереп, институтка керергә I әзерләнеп йөри торган гап-гади бер авыл егете генә иде. =
Фарукны күргәч, кинәт хәле китеп. Зәйтүнә жиргә утырды да -
Энем, җаным. зинһар ташлап китә күрмә, яме' Коткар мине < шушы кабахәттән! — дип елап жибәрде. \
Фарук эшнең нәрсәдә икәнен инде аңлап алган һәм. их. агай-агай. ф хатын кыз белән сугышып тору ир кеше эшемени дигәндәй, мыскыллы - елмаеп карап тора иде. Аннары ул:
Әйдә. апа. торыгыз! Еламагыз. — дип. Зәйтүнә янына чүгәләп. - аны юатырга тотынды Ул арада апаларының тавышын ишетеп. Зәйтү- £ нә белән жиләккә килгән балалар да җыйнала башлаган иде Ярый әле. * башы җитеп, Ханәфи аларны өркетеп жибәрде Аннары ул. ахмаклык е эшләп ташлавына үзе дә үкенеп. Зәйтүнәне торгызырга ярдәм итмәкче с иде Фарук ирек бирмәде
Юк. агай, кирәкми. Барыгыз, китегез моннан! — диде
Фарук шул сүзләрне әйтмәсә. Ханәфи. ихтимал, китеп тә барыр ® иде Ләкин шул малакасусның шулай дип әйтүе Ханәфинең болай да соңгы чиккә жнтеп тартылган нервыларын бөтенләй өзеп үк жибәрде Ул, үзенең ни кыланганын да белештермичә:
Син кемгә акыл өйрәтеп торасың әле? Бар. аттыр моннан! дип, Фарукның үңәченә ябышты Фарук каршылык күрсәтмәсә. шул килеш кенә җибәрмәкче. киреләнә башласа, берәрне «ямап» алырга иде исәбе Тик ул уйлаганча барып чыкмады Фарук ялт итеп Ханәфинең уң кулын эләктерде дә шундый итеп артка каерды. Ханәфи «алла!» дип кычкырып жибәргәнен сизми дә калды
Я. диде аннары Фарук. яхшы такта, кеше кара күргәлә- гэнче, үзең кайтып китәсеңме? Әллә менә шушылай кулыңны артка каерган килеш. Хәлимә апа янына өегезгә үзем кайтарып куйыйммы?
Ханәфинең апа карышып торыр хәле юк. яшь булса да. Фарукның куллары бик нык. боргыч белән борып алгандай иткән иде
Ярар. - дигән булды Ханәфи. эшне шаяртуга кайтарып кал дырмак итеп, булды. Уен күп булмый Җитте, энем Җибәр кулны'
Җнб-эрәм Тик бер нәрсәне колагыңа киртләп куй. агай моннан ары беркайчан да Зәйтүнә апаны кимсетмисең яме!
Ул малай әйтмәсә дә. пәри комалаган Зәйтүнә ягына бүтән әйләнеп карыйсы кеше түгел иде инде Ханәфи Тик бер нәрсәдән — бу хәлне Фарук халыкка таратмагае, дип кенә курыккан иде Әмма акыл лы булып чыкты ул малай Ханәфинең данын сатып, вакланып йөрмәде.
10
Х'анэфи үле шул Фарук белән икенче бер очрашкан чагында егет лек күрсәтә алмады менә Кайсы елны икәнен тәгаен генә әйтә алмый, тик шунысы бик яхшы хәтерендә: июль башлары, дөньяның хуш исле хәтфәгә уралып, игеннәрнең шаулап үсеп утырган чагы иде Сабынлап югандай чип чиста зәңгәр күккә эленгән тургайлар, иген араларындагы бытбылдыклар шул хозурлыкка куанып җырлаганны тыңлап, дөньяда яшәүнең рәхәтен бөтен җаны тәне белән татып, үзе дә күңеленнән жыр лап. тарантаска утырып, районнан кайтып килеше иде Ханәфинең Шул
чакта очрады ана Фарук. Ике кулына ике чемодан тотып, аркасына туристлар биштәре асып Анаташ тавына күтәрелеп бара иде егет Соңыннан белде Хәнәфи: институт тәмамлап кайтып килеше булган Ат пошкырганны ишетеп, Ханәфи әле аның артыннан җиткәнче үк борылып карады Фарук Хәнәфине шундук танып алып, куанып, чемоданнарын җиргә куйды һәм биштәр капчыгын сала башлады Әлбәттә, Хәнәфи атына утырып кайтырга иде егетнең исәбе Әлбәттә, үзе әйтеп утыртырга тиеш иде аны Ханәфи Андый чакта үз авылдашыңны түгел, бөтенләй белмәгән-күрмәгән кешене дә ташлап китмиләр. Ләкин Ханәфи алан итмәде. Теге елны Зәйтүнә аркасында урманда булган хәлләр исенә төште дә «Бөтен эшне шушы малай бозды ул чакта. Үзенең кем юлына аркылы төшкәнен белсен әлеЬ> — дип. Фарукны бөтенләй күрмәгәндәй кыланып, выжлаттырып узып китте. Егетнең: «Тукта инде, Ханәфи абзый! Үземне утыртмасаң, ичмаса чемоданнарымны ал». - - дип. артыннан кычкырып калганын да ишетмәгәнгә сабышты...
Хәзер менә шул чактагы кыланышларын исенә төшерергә дә оят Ханәфигә. Ул ташлап киткәнгә карап кына Фарук юлда егылып калмаган иде Шул көнне, нке-өч сәгатьтән үк кайтып керде ул. Туры килеп торуын әйт син: урамда. Маһисәрвәрләр турында, алар тагын йөзгә- йөз очраштылар! Фарукның әле яңа кайтып килеше, ә Ханәфинең инде тамак туйдырып, ял итеп, берәрсенә кереп баш төзәтү нияте белән урамга чыккан чагы иде
Фарук шунда эт итеп сүгеп китсә дә, Ханәфи аңа каршы бер сүз дә әйтә алмас иде Фартук алай эшләмәде. Әмма сүккәннән дә болайрак итеп
Мин сине халык яратмаганын белә идем. Ханәфи агай. Ләкин ни өчен яратмауларын белми йөргәнмен. Инде аңладым! Рәхимсез, таш йөрәкле адәм икәнсең син! дип әйтеп китте ул.
Әти-әниләре янында берәр ай ял иткәч, шул егет район больницасында врач булып эшли башлады. Өч-дүрт ел эшләгәч, баш врач урынбасары итеп күтәрделәр үзен. Ә хәзер, инде алтынчымы-җиденчеме елы, районның баш врачы. Узган ел шул егет дәваламаган булса, ихтимал. Ханәфи дөнья белән инде саубуллашкан булыр, чөнки билләре-аяклары сызлауга һич тәкате калмаган, дуга шикелле уртага бөгелеп килгән иде. Фарук урынында Ханәфи үзе булган булса, ай-һай. дәшмичә түзә алыр идеме икән? Ә Фарук урманда булган хәлләр турында да. юлда утыртмыйча китү турында да теш агартып ник бер сүз әйтсен ичмаса! Оныткандыр димә: андый хәлләр гомергә онытылмый ул! Ханәфи болай да тиешле җәзасын алган — чыкмаган жаны гына калганын күреп, кәефен җибәреп, вакланып торасы килмәгәндер инде. Да-а, уйланган кешегә уйланырлык нәрсә бар монда!.
Сентябрь ни әйтсәң дә сентябрь шул инде. Кояш төшлеккә җитеп килә, ә кызуы әллә ни түгел. Җәй айларында төш турында бар дөнья тынып, эсселектән чайрап-оеп кала, яфрак селкенерлек тә җил булмый торган иде Хәз.ер киресенчә: иртән тып-тын була, төшкә таба җил кузгала. Менә бүген дә шактый җилли башлады Җил чыкты мы озакламый яңгыр буласын көт тә тор Быел агач яфраклары да гадәттәгедән иртәрәк саргая башлады. Әнә авыл зиратындагы Нәҗметдин хәзрәт каены моннан берәр атна элек кенә ямь-яшел булып утыра иде Инде шул яшел бөркәнчеген алтын тәңкәләр таккан өрфия япмага алыштырып та өлгергән. Димәк, кыш иртә килмәкче Тагын бер җәй үтеп китте дигән сүз. шулай итеп. И-и-их, бигрәк тиз житә башлады бит әле бу көзләр! Әллә Ханәфи генә түгел, дөнья үзе дә картая, авырый инде шунда...
Хәсән белән Хәлимә һаман кайтып җитә алмыйлар әле Кайтмаска булдылар микәнни? Бүген дә кайтмасалар. тагын бер атнасыз кайта алмыйлар бит инде алар Аңарчы яңгырлар башланып китсә, ни эшли инде Ханәфинең бәрәңгесе? Ана ярдәм итәргә берәү дә бик алай атлы-
гып тормый Дөрес, председатель Нургазиз — рәхимле кеше. Ханәфинең бәрәңгесен кар астында калдыртырга юл куймас анысы. Колхозның үзенеке алынып беткәч, яшь-жилкенчәк комсомолларны кушып, ничек тә алдыртып бирер. Ләкин Бердән, колхозның үзенең дә аласы бәрәңгесе — дөнья. Икенчедән, кеше алган бәрәңге — кеше алган бәрәңге инде ул. Анда сиңа жирдә бәрәңге калмасын дип тә. алган бәрәңгең чиста булсын дип. балчыгыннан аерып торучы да булмаячак Ашык-пошык = казып, аннан-моннан жыеп, базыңа тутырачаклар да китәчәкләр алар *
Ахыр чиктә мәсьәлә анда гына да түгел. Үзләре якын итмәсәләр = дә, Хәсәнне дә, Хәлимәне дә. киленен дә күрәсе килә бит Хәнәфинең Z Бил-аякларының сызлавы һаман шушылай үзәккә үтеп торса, кышны = әллә исән чыгыла, әллә юк. Шулай булгач, менә хәзер, көздән, бер < күрешеп калу зыян итмәс иде алар белән Ни әйтсәң дә. үзенекеләр бит * Ханәфи авыл советы председателе булганнан соң гына бозылды ич = Хәлимә белән аралары. Аңарчы хәйран матур гына торганнар иде Z Аннары килеп, авыл жирендә кемгә кайткан — аңа кайткан, кем кайт- ~ кан ул кайткан дигән нәрсәнең дә әһәмияте бик зур бит әле аның, х
Көткән кешеләрең кайтмый дип тормый, тамак дигән нәрсә үзене- 2 кен итә; ашыйсы килә башлады Ханәфинең. Кереп, берәр нәрсә әзерләр- е гә кирәк булыр «Берәр нәрсә» дигәне я шул бәрәңге, яки ботка инде с Шуннан башканы әзерли белми ул Ипи салырга өйрәнде өйрәнүен * Ашыйсы килгәч, өйрәнми ни эшлисен. Кече Елгада әнә пешкән икмәкне * кибетләренә китереп саталар Көн саен яңа пешкән икмәк ашап торырга була. Кечкенә авыл булгач. Куралык халкына андый нәрсәләр тәтеми шул Ярый әле колхоз онын биреп, беткән саен, газын китереп тора Тегермәннәргә барып йөрисе, көненә икешәр өчәр тапкыр казан астына ягып чиләнәсе түгел. Газ плитәсен кабызыл жибәрәсең дә. ун минут дигәндә, чәе кайнап чыга, ярты сәгать эчендә бәрәңгесен пешереп алырга була.
Ярар, бүген алай бәрәңгеләр пешереп тормас инде Ханәфи Иртән- нәп калган йомырка тәбәсе бар. шуны ашар төшкегә Улы белән хатыны кайтса, капка төбендә булуың хәерле бөтенләй үк беткән икән дип уйламасыннар.
11
Кайтканнарын күрми калмагаем дип. йомырка тәбәсен дә жылы тып тормыйча гына ашап чыккан иде Чыкканына инде сәгатьтән артты, тегеләр һаман юк әле Гажәп. ни булды икән соң бал арга? Беләләр бит инде Ханәфинең йөри алмаганын Белә торып тнлмертмәк булалар микәнни? Әтәчләнеп, кияү егете булып, тәүлекләр, айлар, еллар буе безне ташлап, бәйрәм итеп йөргән чагында без аны бик күп көттек, хәзер ул да безне көтсен әле, диләр микәнни? Ну халык! Ну этлек бу адәм баласында! Менә шушылай Ханәфн хәлендә, аның урынында бер генә сәгать көтеп утырып карасын иде алар Белерләр иде аннары көтү дигән нәрсәнең никадәр зур газап икәнен. Ичмаса аракысын да бетерделәр Элек, эчүчелеккә каршы карар чыкканга хәтле, рәхәт иде: кайчан телисең, күпме телисең, рәхәтләнеп чөмер, беркем сиңа бер сүз әйтми иде. Турысын гына әйткәндә, файдалы әйбер түгел ул. билгеле Файда лы әйбер булса, иң элек Ханәфи күрер иде аның файдасын Ул эчкән хәмерне бергә жыйсан кечерәк бер күл булыр иде. Кешегә снздермә- сә дә, үзе бик белә атналар буе сәрхуш булып, томан эчендә йөргән чаклары аз булмады аның Аңа карап нәрсәсе артты3 һе. «артты»' Кая анда арту! Ә менә югалтканын санап бетерерлек түгел Эчмәгәндә, фннагент, инструктор, бүлек мөдире булып эшләгән елларында нинди авторитетлы иде ул! Кая барса да сүзе үтә Бар жирдә хөрмәт итәләр Районда иң перспективалы кадрлардан санала иде Ханәфи председа
тель булып авылларына кайтырга теләк белдергәч, райкомның икенче секретаре Мансур Сабирович әйткән иде аңа «Без синең анда китүеңә каршы түгел. Хәзерге вакытта синең шикелле яшь. энергияле егетләр колхозга бик кирәк. Ләкин без сине башта авыл хуҗалыгы институтына җибәреп, укытып кайтармакчы булып тора идек. Ун класс белән генә ерак китеп булмаячак. Югары белемле кадрлар кирәк булачак киләчәктә Уйла әле тагын бер кат яхшылап Без синнән колхоз председателе генә түгел, зуррак, җаваплырак эшләргә сәләтле кадр чыгар дип өметләнәбез». — дигән иде
Аның сүзләрен Тыңласа. Ханәфи бүген шушындый аяныч хәлдә утырмас, берәр җаваплы эштә эшләп йөрер, халык арасында абруе, семьяда кадере булыр иде. Укырга теләмәде шул Тизрәк җитәкче булырга ашыкты Хәер, колхоз председателе чагында да теләсә укый ала иде ул. Әнә. аның замандашлары кайсы эштән бүленеп торып, кайсы читтән торып укыдылар бит Аларның да гаиләләре бар иде Әмма укырга да вакыт таптылар, эшләрен дә гөрләтеп алып бардылар Турысын гына әйткәндә. Ханәфннең бәласе югары белем алмауда гына да түгел. Әнә. әле бүген дә районда югары белемнәре булмаган ике председатель бар. Берсе инде утыз бишенче елын эшли. Икесе дә эшләрен менә дигән итеп алып баралар колхозлары алдынгылар рәтендә. Әнә. ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое, почетлы академик Терентий Семенович Мальцевның хәтта урта белеме дә юк Үзен бөтен дөнья белә! .. Ханәфинең иң зур хатасы — әлеге шул аракы белән артык мавыгып, эшенә тиешенчә әһәмият бирмәүдә, заман, тормыш таләпләрен тоеп, шул таләпләр югарылыгында эш итә алмауда булды.
Шулай да менә хәзер берәр стакан кызылны гына булса да кабып куйганда, шәп булыр иде аңа. Хәсән белән Хәлимәсен көтә-көтә. бу араларда тәмам эштән чыккан нервылары бушанып, билләре бераз язылып. сызлаулары кимеп китәр иде шикелле.
Төштән соң ару гына җилли башлады Күктә аксыл-соры болытлар пәйда булды Салкынайтып та җибәрде. Бозыла болай булгач көннәр, бозыла Шулай да өйгә керәсе килми Ханәфинең Малае белән хатынын көткәнгә генә түгел, гомумән, башка вакытта да. шушылай капка төбен дә утыруны яратарак төшә ул. Сөйләшер кеше булмаса да. урамда ичмаса чыпчыклар чыркылдашканны, күрше-күлән тавыкларының чирәм чүпләгәнен, комда актарынганын, шул тавыклар белән әтәчнең җитәкчелек итүен карап, вакыт ничектер тизрәк үткән шикелле була. Өенә бер дә керәсе килми, чөнки котсыз аның өе. Хатын-кыз заты булмаганга, юып-чистартып тормагангадыр. күрәсең, һавасы да бик авыр, кабер исләре килә Урамда, ичмаса, бердән, һавасы саф. икенчедән, сирәк булса да. тере кешеләр үткәләп тора Аннары әнә тавыклар, әтәчләр...
12
Әтәч димәктән. әтәч халкы да икмәкне бушка ашамый икән. Шушы капка төбендә көннәр буе карап утырганы бар Ханәфинең. белә: әтәч нең эше тавык та чүпләп бетерерлек түгел аның. Тавык дигән нәрсә бик ваемсыз икән ул «Ка-ка-ка» килеп, чирәм чүпләп йөри торгач, онытылып. күрше әтәч биләмәсенә кереп китү берни тормый аларга Ә анда кердеме, күрше әтәч хәзер тотып таптарга гына тора. Кайсы әтәчнең үз тавыкларын чит әтәчтән таптатасы килсен? Шулай булгач, хуҗа әтәчкә бер генә минутка да сизгерлекне югалтырга ярамый: үз хуҗалыгындагы тавыкларны гел күзәтеп-барлап тору хәерле Аннары ул тавыкларның арканын өзеп, койрык чәнчеп, ындыр артыннан кайтып килүче бозау аягы астында тапталып калулары да мөмкин бит. Шуңа күрә бу мәсьәләне дә һәрдаим истә тотарга һәм сизгерлекне арттырырга туры килә...
Аннары килеп, хуҗа әтәч формаль яктан гына түгел, чын мәгънә
сендә әтәч икән, аның карамагындагы тавыкларның йомыркалары аталы булырга тиеш Ветеринария фәне аңлатуынча, бу бурычны гамәлгә ашы ру өчен, ун тавыкка бер әтәч кирәк Ләкин йорт хуҗалары синең ве теринарияң белән исәпләшеп тормый, егермешәр, хәтта утызар тавыкка тик бер әтәч асрыйлар Шулай итеп, бер әтәчкә ике-өч әтәч вазифасын башкарырга кирәк була һәм алар бу эшне һич тә зарланмыйча, намус белән үтәп киләләр
Йомырка салып төшкәннән соң тавыкларның нигә шулкадәр нык * кытаклавын беләсезме соң әле сез? Бердән, алар йомырка салу шат = лыгыинан шулай итә. Йомырка салулары җиңел түгел аларга' Йомыр Z ка да тавыкның булачак баласы Табигать шулай яраткан бер генә 1 җан иясенә дә бала тудыру җиңел түгел Ни өчен шулай эшләнгәнме? J Сәбәбе бик гади аның җан ияләре бер-беренең кадерен белсен, бер • берен хөрмәт итсеннәр өчен шулай яраткан моны табигать Әнә шуна = ояларыннан төшкәч, авыр эшне уңышлы башкарып чыгуга куанып кы- ' таклый ул тавыклар 5
Ләкин аның өчен генә дә түгел Тагын бер хикмәте бар моның £ йомырка салганнарын әтәч белсен өчен дә кытаклый алар Хәбәр бирүен 2 бирсәләр дә. табигать шулай итеп яраткан бер тавык та әтәч янына * үзе килми Аларны, артларыннан чабып, куып тгггарга яки үзләрен чакы с рып китерергә кирәк Ә алар чакырганда гына килергә ашыкмыйлар “ Әгәч башта җим табарга, шуннан соң гына аларны чакырырга тиеш « Егерме-утыз тавык артыннан чабып йөри башласа, әтәчкә күптән аягын сузарга кирәк булыр иде. Шуңа күрә әтәч хәйлә белән эш итәргә мәҗ бүр бик шәп симез суалчан яки анда алтын бодай бөртеге тапкандай хозурланып, кот-кот-кот дип, тавыкларны үз янына чакырып китерә ул Болай эшләү бик үк егетлек түгел, әлбәттә Әмма тавыкларның йомырка сын атасыз калдыру ярамый
Болардан тыш та эше күп әле әтәч халкының Авыл җирендә йорт саен кимендә бер оя чебеш була да була инде ул Соңгы елларда бу яктан эшләр аеруча ансатлашты әзер чебиләрне инкубатордан гына алып кайталар Тавык астында чыгарганда ип күп дигәне дә ун-уннкедән артмый торган иде ул чебиләрнең Ә инкубатордан аларны утызар да кырыгар данә алып кайта башладылар Аларның барысына күз-колак булырга кирәкме? Кирәк' Югыйсә, үзләрен карга-козгын бик тиз чүпләп бетерәчәк Аннары тагын, үз карамагындагы тавыклар да җитеп ашкан булуга карамастан, әтәч халкының нәфесе күрше тавыкларына да теткәлән куя Әнә шундый чакларда, үч иткән шикелле, хуҗа әтәч килеп чыга да ике арада сугыш китә Кай көннәрне хәтта канга баткан чы сугышырга туры килә Юк, җиңел түгел әтәчләрнең тормышы Икмәкне бушка ашамый алар Эшләп, көч түгеп ашыйлар Аннары бик гадел алар Адәм балалары кебек сайланып, тавыкларның берсен ти беп. берсен сөеп, кыланып йөрмиләр Барысына тигез карыйлар Шуңа күрә бер генә тавыкның да әтәчкә дәгъва кылып, бер генә әтәчнең дә тавыклар белән низаглашып йөргәнен күрмәссез Адәм балаларына, биг рәк тә Ханәфн хәлендәге ир-атларга, уйланырлык нәрсәләр бар монда, бик бар Әйтик, картайган көнендә ялгыз калган әтәчне сез беркайчан да күрмәссез. Ни өчен шулай бу? Чөнки әтәч картайгач та әтәч бу лып кала Аны хуҗалары суеп ашарга мөмкин, төлке тотып ашарга мөмкин Әмма үз тавыклары аннан беркайчан да баш тартмый Шулай ук ташлап та китмиләр Адәм балаларына исә үз әтиләрен ташлап китү, хатын кызларга үз ирләреннән баш тарту берни ту гел икән' Ә бит заманында Ханәфн тирәсендә дә бөтерчек урынына бөтерелеп йөрыннәр нде Ярын, аның теге Хөсниҗамал. Фәйрүзә шикелле вакыт лыча гына булганнарына артык үпкә дә юк инде Дөресен генә әйткәндә. Ханәфн аларның үзләренә дә телгә алып әйтерлек игелек күрсәтмәде Киресенчә, аларныкын ашап эчеп йөрде Шулай булгач, аларыниан әл лә ни рәхим шәфкать көтеп булмый Ә Хәлимәсе? Ул бит аның законлы
хатыны Балалары да аның фамилиясендә йөри һич югы шуның өчен генә...
13
Ханәфинең уйларын бүлеп, урамның каршы ягындагы йортка, Би-бисараларга, әржәсенә өеп каен утыны төягән йөк машинасы килеп туктады Әһә, Бибисараның үги малае Миргазиз икән Әнисенә утын китерткән. Күрәсең, ишегалдында гына булгандыр, Сара үзе дә килеп чыкты Малае да, Сара да, куанышып, тыйнак кына исәнләштеләр дә утын бушатырга тотындылар
Гажәп инде уйлап карасаң. Берәүнең үз баласы да әти-әнисен бар дип белми Берәүнең үги баласы да әти-әни дип үлеп тора Менә шушы Миргазизне генә ал. Сарага үги малай гына бит ул Миргазизнең үз әнисе Миңлегөл икенче балага узганда үлеп киткәч, әтисе Сәхибетдин ире сугышта үлеп калган менә шушы Бибисарага өйләнде. Сараның үзенең дә ике баласы бар иде, Сәхибетдингә шуларны ияртеп килде Сәхибетдиннең сул кулы белән уң аягы йөрми (сугыштан .яраланып кайткан), беренче группа инвалид иде. Әмма, шулай булса да, сәламәт ир-атлардан болайрак эшли: сыңар кул белән утынын да яра. каралты коймасын да карап-төзәтеп тора, абзарын да жыештыра, тиресен дә түгә, хәтта чалгы сабының бер башын күкрәгенә таккан элмәккә эләктереп. печән дә чаба иде. Төнлә амбар каравыллый һәм хезмәт көнен сәламәт кешеләрдән ким алмый иде Бер-берен сөешүдән бигрәк, тормыш итәргә кирәк булганга кавышсалар да, Сәхибетдин белән Бибисара яшьтән йөреп өйләнешкән кешеләрдән матуррак итеп тордылар. Ләкин, сугыштан алып кайткан ярасы көчәя барып, Сәхибетдин илле өчен че елны вафат булып китте Сара берүзенә биш бала белән калды (Сәхибетдиннән бер кыз тапкан иде) Шул биш баланың олысы — Миргазиз. Үги әни дип тормады: дүртенчене бетергәч, Сараның үзенә генә тормыш алып барулары авыр икәнен күреп, зурлар белән рәттән колхозда эшли башлады
Сара шактый кырыс холыклы хатын: иркәләп үстермәде Миргазизне. Дөрес, какканы-сукканы да сизелмәде алай Ничек кенә булмасын, ул малайны Сара үз балаларыннан якын күргәндер дип әйтеп булмый бит инде. Аннары Миргазиз армиягә китте. Шуннан шоферлыкка өйрәнеп кайтты. Авылда машина юк, Куралык инде бригада булып кына калган иде. Әмма жаен тапты Миргазиз: районга барып, больница машинасына шофер булып урнашты Хәзер дә шунда эшли Мактал туя алмыйлар үзен. Фарук Сәләхович та бик ярата икән Сеңелләрен-энеләрен үстереп кеше итү өчен дә Сарага күп ярдәме тиде шушы Миргазизнең. Сараның туктаусыз ягып торсаң да өч еллык утыны бар өстенә, шул малай әнә тагын бер машина шыңгырдап торган каен утыны алып кайткан.
Ә Ханәфинең күп куйганда да берәр айлык утыны калды Аннары ни эшләр, кыш чыгарлык утын каян алыр — шайтан белсен Узган кыш, утыны беткәч, тезмә агачларын алып ягарга туры килде. Инде алары да бетеп бара, катып үләргә генә калган иде. ярый әле менә шушы Миргазиз райтоптан үзенә дип яздырып, ике кубометр утын алып кайтып бирде Май башларына тикле житте шул утын. Аннары Гайнелхәят ма лае Каюм ярдәм итте: үзләренә утын алып кайтышлый Ханәфигә дә берәр кубометр чамасы һәйбәт имән утыны калдырып китте «Бригадир чагыңда безгә эшләгән этлекләрең күп булды булуын. Ханәфи абый. Шулай да миннән булсын яхшылык: мә. як рәхәтләнеп!» — дип чеметтереп куйды куюын Тик ни хәл итмәк кирәк, утынын биргәч, анысына гына түзәсең инде аның. Каюм дөрес әйтә: әйе, аны рәнжеткән чаклары булды Ханәфинең. Бервакыт шул Каюм төнләләтеп, еларлык булып, Ханәфи
катына килде: «Әни бик каты авырып китте, Ханәфи абый Больницага илтәсе иде, — ди. - Трактор белән илтер идем, кабинага утырып барыр хәле юк. Ат белән илтмичә булмый Берәр ат биреп тор әле, зинһар?» — ди.
Ул чакта Ханәфи бригадир Авылда әле тугыз баш ат бар Алар- ф ның дүртесе гел җигелми, чөнки җигеп йөрер кеше юк Теләсә кайсы _ атны биреп торырга була иде Каюмга
Ләкин ул «Юк. булмый, малай, бирә алмыйм Патамушты син * колхозда эшләмисең Әнә, эшли торган җиреңнән. Ушемкәдән сора син = ул атны'» - дип. тегене борып җибәрде.
Мин эшләмәсәм, әни шушы колхозда эшли бит. - дип тә кара- = ган иде Каюм Барыбер тыңламады Ханәфи Бүтән юньлерәк җавап та- * ба алмагач, дорфалыкка күчеп. «Син миңа акыл өйрәтмә, ярыймы’ Ни ♦ эшләргә кирәген мин үзем беләм'» дип куып ук чыгарды Чөнки ул ~ чакта Ханәфинен кичтән эчкәннән башы бик каты авырта, ә Каюм аның R катына буш кул белән килгән иде.. *
Әнә шуңа күрә утын калдырып киткәндә Каюм ыргыткан әлеге £ авыр сүзләргә каршы берни әйтә алмады Ханәфи =
14
И-и-и-их! Шушындый ук мескенлеккә калырмын дип уйлаган кеше идемени ул? Киресенчә, гомере буе җитәкче булып, башкаларны өйрә- теп-эшләтеп. бәйсез-иркен яшәр, берәүгә дә мохтаҗлыгы төшмәс, барысы да тик аның рәхим шәфкатенә мохтаҗ булырлар шикелле иде Чөн ки ул иң акыллы сүзне мин сөйлим, ин эшлекле тәкъдимнәрне мин кертәм дип исәпли. Шуңа да кешеләр белән киңәш-табыш итми, башкалар әйткәнне калагына алмый Ә инде үзенә карата чак кына тәнкыйть сүзе әйтүчеләрне кан дошманы итеп күрә, аларга ничек тә берәр төрле явызлык эшләмичә калмый торган иде Хәзер менә бик тыңлар иде ул аларны эш узган Шулай булгач, заманында ул кыерсыткан кешеләрнең хәзер аңа карата чит битараф булулары бер дә гаҗәп түгел Гаҗәбе шул: элек Ханәфине алла урынына күреп, ул ни әйтсә шуны эшләп торганнарына хәтле бөтенләй башкача сөйләшә башладылар Әнә. авылның югары очында кырый йортта яшәүче Нурмыйны гына ал Гомере буена гади колхозчы булып, атлы эштә эшләде. Бүтәннәр җикми торган иң чыгымчы атны ул җикте Иң начар арбаны, иң начар чананы ана бирәләр иде Ә ул беркайчан зарланмый, үпкәләми Атна ун көн эчендә арба булса арбасын, чана булса чанасын бүтәннәриекеннән әйбәтрәк итеп үз кулы белән үзе теләгәнчә төзәтеп куя Нинди эшкә кушсаң шунда бара, карышып торуның ни икәнен дә белми Аннары бик ярдәмчел иде. Ханәфи өчен аеруча үлеп тора утын печән алып кайтасы бармы, тегермән тартасы бармы, каралты-кура төзәтәсе бар мы — бөтенесен шул Нурмын эшләр иде Колхоз җыелышында берәрсе Ханәфигә каршы берәр сүз әйтсә дә. иң элек аны яклап чыгучы кеше шул Нурмый була Шуна күрә халык аны бик үк яратып та бетерми Үз артында. Мокыт Нурмый. алла бозавы дип кенә җибәрәләр иде
Ханәфи авырып китеп, бригадирлыктан төшерелгәч, әнә шул «алла боаавы»на тикле танымаслык булып үзгәрде Ханәфи белән сөйләшкән дә үз тиңе шикелле итеп тота, кирәксә-кирәкмәсә дә «без фронтаунк лар», «без фрунтта булган җылларда» дип күкрәк кагып сөйләшә торган булып китте Алай гынамы, хәтта Ханәфигә акыл да өйрәтмәкче була кай чакларда Әле атна ун көн генә элек, урамнан үтеп барышлый менә шушында Ханәфи янына тукталган иде Хәл-әхвәл сорашканнан соң Ханәфинен авыруы хакында сүз чыккач, әйтә бу
Килүе генә тиз. китүе озак сузыла шул ул авыру дигән нәрсәнең. Ханәфи парнн Чамасызрак кыландың шул заманында, үзенне-үзен бер
дә саклый белмәдең. Салу белән, хатын-кыз белән артык хнресләнү яхшыга алып бармый шул, - ди.
Әйтерсең, базарны Ханәфи үзе бетми инде!
— Син миңа вәгазь укыма, ичмаса азрак ярдәм ит, атай бик кызгансаң Көрәкнең сабы сынган анда, шуңа яңа сап куеп бир!
Элеккерәк елларда булса, баш өсте дип кенә торыр иде. Ә теге көнне бер дә исе китмичә генә:
— Үз гомеремдә көрәк-сәнәкләренне күп сапладым инде мин синең. — ди — Әмма рәхмәт ишеткән чакларым, ай-һай, булды микән? Ну мин атай үпкә саклап жөри торган кеше түгел. Тәгышту бер бу юлы гына гозереңне кире кагып булмас Тик бүген үк түгел. Хөсннжамал тырма кирәк дигәнне, бүген шуны ясап бирәсем бар Аннары килеп, синең юньле балтаң да, көрәк сабы ясардай рәтле агачың да юк бит. Кая. көрәгеңне үзем белән атып китим дә. шуны ике-өч көн эчендә ничек тә ясап китерергә тырышырмын, — дип ялындырыбрак кына атып китте.
Әллә бөтенләй онытты инде Мокыт тәре: бүген бишенче көн, ә аның ни көрәк саплап китергәне, ни үзе күзгә-башка күренгәне юк. Ханәфи «рульдә» утырган чак булса, сәгате-минуты белән саплап китерәчәк иде ул аны «Ачуланма инде, Ханәфетдин туган, килеп житмәгән жире булса Кул астында шушыннан да әйбәтрәк саплык булмады»,—дип гафу да үтенгән булыр иде әле. И-и-их! Кешенең утырган урынына карап, ник батай тиз үзгәрә икән бу адәм баласы. Нурмый булып, Нур- мый шулай Тукта, әнә, бу таба килүче кеше шул үзе түгелме соң? Ул бит Әнә, кулында көрәге дә бар Кара син аны, ә? Әллә үзе турында уйлап утырганны сизгән дә шуңа килүе микән? Ярабби, бирсә дә бирә икән табигать адәм баласына тазалык-саулыкны! Алтмыш дүртенче яшенә чыккан дип кем әйтер шушы Нурмыйны: утыз биш яшьлек ирләрдән жиңет атлап, нык басып килә бит! Ни гәүдәсендә, ни кыяфәтен дә картлык галәмәтенең эзе дә юк. Әгәр чигә чәчләре дә агармаган булса. аңа әле кырык кырык биш яшьтән арыны берәү дә бирмәс иде.
Әнә, гадәтенчә, бу юлы да ерактан ук елмаеп килә. Әйдә, башлап үзе сүз катсын әле. Көрәкне бик озак тотты бит Ни дияр икән?
— Нихәлләр бар, Ханәфи энекәш?
Ханәфи тетәр-теләмәс кенә кул бирде: тегенең «энекәш» диюе ошамады Шул ук вакытта дорфалык күрсәтергә дә ярамый иде Ни дисәң дә, көрәкне саплап китергән бит.
— Минем хәл билгеле инде, — диде ул.—Сызланудан баш чыкканы юк.
— Озаккарак китте шул авыруың. Түз инде, бәлки үтәр әле, боерган булса.
— Их, шулай булсачы!
— Үтәр-үтәр Тик күңелеңне генә төшермә. Менә, көрәгеңне саплап китергәнием, ошатсаң.
Ханәфи көрәкне кулына алып, көрәк сабын бик жентекләп карап- тикшереп чыкты Сүз тидерерлек жире юк, сапны коры элмә агачыннан бик һәйбәтләп шомартып ясаган иде.
Ләкин Ханәфи мактарга ашыкмады:
— Батай ярыйсы шикелле күренә, кулга тотып эшли башлагач, ни әйтер тагы. — диде ул вәкарь белән генә — Нигәдер бик озак тотып китердең
— Шу.тайрак булды шул, парин. Башка эшләрем барые Аннары Казанга да барып кайтырга туры килде. Ике көнем шунда үтте.
— Ниең калган анда?
— Татваянкум чакыртканые.
— Ни хажәтең булган аларга?
— Үрдин бирергә дәшкәннәр.
— Кемгә?
Мине дәштергәч, мина була торгандыр инде.
Бирделәрме сон?
Ник бирмәсеннәр, дзетуин булгач Татваянкум кукрәккә узе такты Маладис. иптәш Нурислам*® тыныч тормышта әйбәт эшләп. Хезмәт Кызыл Байрагы үрдине белән бүләкләнүеңне беләдериек Сугышта да сынатмагансың икән, менә монысы шуның өчен Рәхмәт, агай- ♦ эне! — дип мактап та җибәрде әле. =
— Нинди орден бирделәр соң? I
— Кызыл Йолдыз ордены. j
Анысы ни өчен инде тагы?
Кырык икенче елда бер сугыш вахытында пулык командирын = коткарып калган өчен диделәр
Ник соң аны кырык биш елдан соң гына бирергә булганнар ♦ Ник вакытында бирмәгәннәр’
Ул сугышта яраланып, гүспителгә эләккәнием мин Ярам тө- * зәлгәннән соң пулыкка кире кайтмагач, күрәсең, мине таба алмаганнар- 5 дыр. Әй. баш исән-сау булгач, анысы әллә ни мөһим түгел инде аның ?
Син бит фронтта ат җигеп, ездовой булып кына йөрдем дигән * идең түгелме? Кайда, ничек коткардың ул командирны'
һи-и-и! Ездавай дигәч тә. син аны кайдадыр артта, тылда, е тыныч җирдә генә йөри торган эш дип уйлыйсыңмы әллә? Әгәр бик ’ беләсең килсә, передовойга караганда да җаваплырак, хәвефлерәк аның « эше. Пулык камандиры гына түгел, дивизия белән командалык итуче ® гиниралларнын да кул биреп күрешкән чаклары булды шушы Нурмый абзаң белән! Тәгышту Ә пулык камандирын мин дошман пулык штабына көтмәгәндә һөҗүм иткән чакта коткарып калдым Мина ярчыгы тиеп, бот сөяген чәрдәкләгәнне Әдүтәнтне үтергән ук ие Әнә шул чакта аркама салып шуышып, сугыш кырыннан апчыктым мин аны
Нурмый сөйләгәннәрне шыпырт кына тышлап торырга да. «бик әйбәт, молодец, булдыргансың», дип ездовойнын фронтта тоткан урыны хакындагы гәпне шуның белән ипләп кенә очлап куярга иде Ханәфнгә Ә ул. ахмак, тегенең орден алуына көнләшүдән, телен тыеп кала алмады
- Да-а-а. уйлап карасаң, гаҗәп инде бу дөнья хәлләре' Шулай бит Нурмөхәммәт, ә? дип көрсенеп куйды
Гаҗәпнең дә гаҗәбе инде, парнн Күпме кеше, күпме ат. күпме техника кырылды бит ул сугышта Күпме байлык, күпме шәһәрләр, күп ме авыллар көлгә әйләндерелде Файдасы кемгә тиде’ Берәүгә дә булмады Фашистлар җиңелде Без җиңүен җиңдек тә. ләкин бик кыйм мәткә төште ул безгә җиңү Сугыш булмаган булса. бу ген балай гына яшәр идекмени без’ Бөтен җир шарында безнең илдән бай ил булмасые. Кырык бер ел үтте, әле һаман беткәне юк шул сугыш китергән афәтнең яралары
Туктале, Нурмый. кеше чалгы белән чапканда, син урак белән урма әле алай Мин бит ул хакта түгел, бөтенләй башка нәрсә хакында әйткән идем!
Ниткән башка нәрсә инде ул тагын? Нәрсә, мин дөрес әйтмәдем мәллә?
Ярый-ярый. синеке дә дөрестер Ләкин мин сиңа бу днньда гаделлек белән тигезлек дигән нәрсә юк ул. барысы да очраклылыкка, начальствоның сиңа нинди мөнәсәбәттә булуына корылган дип әйтмәк че булган идем
Нурмый. гаҗәпсенеп. Ханәфнгә карап куйды
Тел төбеңне бик үк аннап җитә алмыйм әле мин синең, парнн
Менә сиңа бер минутлык батырлыгыңны онытмыйча. кырык биш елдан соң да орден биреп кайтарганнар Мин менә утыз биш ел буе гел җаваплы эштә эшләдем Күпме нервы, күпме көч түктем Орден дип әйтмим, хәтта бәләкәй генә бер медаль дә эләкмәде миңа Алай гынамы сон? Авырып эшли алмый башлагач, эштән киткәндә, хәтта рәхмәт тә
әйтмәделәр! Шул ук вакытта сиңа - кешеләр белән житәкчелек итеп нервы базмыйча, гомерең буе ат жигеп, тыныч кына, кеше кушканны гына эшләп йөргән кешегә — моннан өч ел элек кенә орден биргәннәр иде Быел менә икенчесен, тагын да дәрәжәлерәген биргәннәр Шулай булгач, кайда монда гаделлек тә кайда тигезлек?!
' _ Ә-ә-ә. — диде Нурмый, исе китеп — Менә нәрсәдә икән хикмәт! Күптән шулай дип әйтәсең барые аны Менә хәзер аңнашылды: көнче легеңә көч килгән икән бит синең, парин Рас алайга киткән икән, давай, мин дә әйтим инде әйтәсе сүземне Ул орденнарны ни өчен сиңа түгел, ни өчен миңа биргәннәрен, бәлки, шуннан үзең аңларсың.
Әйе, син гомерең буе гел нәчәнник булып, гел акыллы булырга тырышып йөрдең Башта финагент булып, халыктан нал ук, заем җыйдың Аннары калхузда персидәтел булып, сиңа хәтле бөтен Татарстанга гөрләп барган калхузны өч-дүрт ел эчендә тәмам таркатып бетердең Аннары авыл сәвите персидәтеле булып, халык исәбенә эчеп, типтереп жөрдең Бүтәнен әйткән дә жук, хәтта үзең көн саен суын эчә торган чишмәнең бурасын да яңарттыра алмадың Зират рәшәткәсенә дип халыктан жыйган акчаны исраф иттең Персидәтелдән чыгарылгач, бригадир булып жөргән булдың. Нәрсә кыдырдың инде син анда? Утын, печән алып кайтырга, тегермәнгә барырга ат биргән кешеләрдән хәмер эчеп йөрүдән башканы белмәдең бит син! Ничә хатын-кыз белән мәтәвеклә- неп карадың, туларның кайсы белән адәм рәтле итеп тора алдың? Юк, сытма әле син чыраеңны, тыңлап бетер әле минем ачуланып түгел, үз итеп, сине кызганып әйткән сүзләремне. Тыңла да нәтижә ясарга тырыш Тек, вәт. ни аллага, ни муллага дигәндәй, жәмәгать эшләрен юньләп алып бара алмавың өстенә, үз тормышыңның да рәте-башы булмады Хәзер дә жук Хужасы куып чыгарган карт ишәк хәлендә яшисең бит Шуның өстенә авыруың да бар Сүзләремне авырга алсаң алыр сың, әмма ләкин боларның барысына да иң элек үзең бинават, Ханәфи Шулай булуга карамастан, бик акыллыга салышып, мине гаепләп, халыкка, хөкүмәткә үпкәләп, эшемне күрмәделәр дип лыгырдап утырган буласың. Күрердәй эшең булмагач, кем күрә ди аны? . Кәнишне, мин — алай, синең шикелле, гомер буе нәчәнник булып жөргән кеше түгел. Гомерем буе гади калхузчы булдым мин. Үзең беләсең, кая кушсалар, шунда бардым, ни кушсалар — шуны эшләдем Синең үзеңә дә гомер- гомергә мин булыша килдем түгелме: ягарыңа утынны мин апкайтып бирдем Утыныңны мин кистем. Каралты-кураңны сипләтергә кирәк булса, шулай ук миңа әйтә торганыең. Аллага шөкер, аңа карап, укам коелмады И һәм синнән ким дә яшәмәдем Бүгенгесе көндә дә, шөкер, тормышым кешенекеннән ким түгел Көненә егерме-егерме биш литр сөт бирә торган бура хәтле сыерым бар Шуның янына танам, унбиш баш сарыгым, ишегалды тулы каз-үрдәгем бар Рәхмәт хөкүмәтебезгә, эшләгән кешенең кадерен белә башлады соңгы елларда: мал асраган кешегә курмысын кызганмый, прәме өйгә китереп бирәләр Тик иренмә, асра гына Ә мин иренмим Малын да асрыйм, инде менә икенче ел пенсиядә булсам да, башка эшен дә эшлим Нәрсәгә тагынсам, шуны булдырам, аллага шөкер Шуңа күрә хөрмәт тә итәләр Шуңа күрә мөлкәтем дә бар Кирпечтән салган гаражымны үзең күреп торасын Инде дүртенче ел шул гаражда «Жигули»ем тора. Дөрес, үзем йөрер өчен түгел ул. Бу яшькә житкәч, миңа аның белән булашып йөрүнең хажәте юк. Малай өчен дип тотам мин аны, авылга кайтып тора баш ласа гына бирәчәкмен. Пока малайның кайтасы гына килми Чаллыда шофер булып эшли. Аңламассың хәзерге яшьләрне. Хатыны, ике баласы белән шунда бер бүлмәле бәләкәй генә фатирда чиләнеп ятса ята, әмма авылга, алты почмаклы, болын хәтле өйгә кайтасы килми. Балаларны укытырга мәктәп юк ди. Әйтсәң сүз, төртсәң күз чыга мәктәпне дә син бетерттең бит. Ханәфи. Авылда мәктәп булса, минем малай да, бүтәннәр дә кайтырые Күбесе бөтенләй китмәгән дә булырые Шулай
да өметне бөтенләй үк өзеп бетермим әле кайтыр ул минем малай Балалары үсә төшеп. Кече Елгага йөреп укырлык булгач кайтыр Хәзер бит авылда да шәһәр җиреннән ким түгел Кара син бу иркенлек не! Кара син бу саф һаваларны' Газы бар. электыры бар. тилибизыры бар Әнә. өемдә җиде йөз тәңкәлек төсле тилибизырым эшләп тора Илдәген генә түгел, җир шарының аргы ягында булган хәлләрне көне- ♦ сәгате белән күрсәтеп торалар Турысын әйткән өчен авырга алма, па- = рин. синең бит шушы искереп барган өеңнән башка мәчең дә юк лаба- - са' Менә шуннан үзең фикер итеп кара инде син күпме эш күрсәткән ± дә бу дөньяда мин күпме эш күрсәткән> Мин бит ишегалдым тулы мал- з туарны үзем генә ашап бетермим Карчык белән миңа күпме генә кирәк? = Үзебездән арткан сөтен дә, итен дә дәүләткә сатып барабыз Ә син. 5 нанимает. ни аллага, ни муллага дигәндәй, семьяңа да. дәүләткә дә * юньле эш күрсәтмәдең, киресенчә, гомерең буе үзең халык өстеннән * туенып йөргән башың белән бөтен дөньясына үпкәләп, тигезлек юк. 3 гаделлек юк дип зарланып утырган буласың Әйбәтләп уйлап караган- 2 да. бер дә кешегә үпкәләрлеген юк синең. Ханәфетдин Гомерен буена * калхуз җилкәсен кимереп ятканың өчен, ил алдында үзен оялырга тиеш ~ син. бик беләсең килсә. Калхузның күпме мөлкәтен рисвай иткәнеңне = белмиләр дип уйлыйсыңмы әллә? Ялгышма, барысын да беләләр Төр « мәгә эләкмичә, исән имин пине иягә чыгып котылуыңа куанып, артыңны з кысыл тик кенә утырасы урында, орденнар өмет итеп хыялланып җөрмә * инде, яме Тәгышту
Нурмый булып Нурмый шулай сөйләнеп торгач һәм аның әйткән нәренә каршы куярлык һичнинди дәлиле булмагач, түзмәде Ханәфи
Ж,итте сиңа. Мокыт тәре, тукта' Гомерең буе миңа ялагайланып, надан башың белән минем аркада кеше булып йөргән килеш, алай бик белдекле булып утырма монда' Бар. хәзер үк кит янымнан' дип куып җибәрде
•Китте Нурмый Әмма әйтәсен мәңге онытылмаслык итеп әйтеп китте:
— һәй. куркыттың! һәй. котымны алдын' диде ул. беркайчан да булмаганча ярсып һәм үпкәләп - Үзеңне кешегә санап, яныңа килеп утырганга рәхмәт әйтәсе урынга, кодрәтләнеп торган буласың .зле тагы Миннән башка эт тә килми бит синең яныңа Ярар, китәм Миңа нәрсә. Ят шунда берүзең сөрсеп'
15
Нурмый киткәнгә дә байтак вакыт узды инде. Әмма Хәнәфинең ике күзен дүрт итеп көткән кешеләре һаман күренми әле Юлда ваты лып яталар дияр идең. Хәсәннең яна «Волга» алганына ике ел да юк әле Эшендә берәр төрле тоткарлык килеп чыккандыр дисәң, ата кеше хакына аның да берәр рәтен табарга тиеш иде ул
Нурмый да үпкәләп китеп барды ичмаса Юкка үпкәләтте аны Ханәфи Әйткән сүзләре авыр тоелса да. ничек тә түзәргә иде ана һич югы уен көлкегә алган булып үткәреп җибәрәсе иде Әллә ни зур акыт лы кешебулмаса да. вакыт үткәреп, тегесен монысын сөйләшеп утырыр га ярый иде әле шунда Менә шушылай япа-ялгыз утырулары, ай-һай. яман бит
Әйе. алай дорфа кыланмаска иде аңа Нурмын белән Чынлап торып исәп иткәндә, ул әйткәннәр дөрес бит Калхозны тараттың дип, артты рыбрак җибәрде җибәрүен Ханәфи генә таркатмады аны чор. заман таркатты Чөнки ул чакта мәсьәлә ил күләмендә шулай куелган иде эреләндерергә' Ә менә шул «Кызыл үрнәк»не алдынгылар рәтеннән артка калдыру Ханәфи эше булды Анысын беркая куя алмыйсын Лә-
кин ул бит юри шулай эшләнгән эш түгел Алдынгылар рәтендә булырга Ханәфн дә тели иде. Әмма җаен таба алмады, нидер җитмәде аңа, нәрсәдер комачаулады Авыл хуҗалыгы өлкәсендә алыш-биреше бик сай булуы - анысы билгеле. Әмма хикмәт анда гына да түгеп. Әнә. Ханәфн председатель булып эшли башлаган елларда шәһәрдән килгән утызмеңчеләр арасында иң артта калган хуҗалыкларны да кеше иткән председательләр әллә аз булдымы? Аларныи да күбесенең авыл хуҗалыгы өлкәсендә махсус белемнәре юк иде. Ләкин колхозларга килеп эшли башлау белән, шул хәлне аңлап, укырга тотындылар Ханәфн. мин авыл малае, мин җир кешесе дип. укуны кирәк санамады Ә гомер үтә. заман үзгәрә, таләпләр арта торды һәм ул заман арбасыннан төшеп калганын сизми дә калды . Халык белән дә уртак тел таба алмады Үзе эшнең рәтен белмәсә дә. эш рәтен белгәннәргә җикеренеп, акыл өйрәткән булып, аларның гайрәтләрен чигерде Шуңа күрә колхозның эше алга бармады Ул колхоз председателе булып эшли башлаганның өченче елында «Кызыл үрнәк» бөртекле ашлык уңышы ягыннан булсын, ит-сөт җитештерү ягыннан булсын, районда иң арттагы колхозлар рәтенә калды Авыл халкы шул елны ук аны председательлектән төшерергә ниятләгән иде Райкомның икенче секретаре Мансур Сабирович алып калды Ханәфинең моңарчы юньле эш күрсәткәне бул- маса да. нигәдер ышана иде ул аңа. Ханәфинең колхоз белән тиешенчә җитәкчелек итә алмавы вакытлы хәл генә, киләчәктә үзгәрер, әйбәт председатель булып китәр дип өметләнә иде Шул фикерен ул «Кызыл үрнәк»нең илле алтынчы елның февраль аенда үткәрелгән отчет җыелышында колхозчыларга да әйтте Район халкы арасында авторитеты зур иде Мансур Сабировичның Аңа ышанып кына калдырганнар иде Ханәфине Алдагы елда Ханәфн үзе дә эшен яхшыртырга ниятләгән иде Мансур Сабировичның сүзен аклау өчен генә булса да. колхозны һич югы уртадагылар рәтенә кертергә кирәк иде аңа. Ләкин Ниятенә ирешә алмады гына түгел, киресенчә, ул елны «Кызыл үрнәк» барлык күрсәткечләре ягыннан тагын да арткарак калды. Моның өчен иң элек Ханәфн җаваплы, иң элек аннан сорарга тиешләр һәм. әлбәттә, аны урыныннан очырачаклар иде Бәхетенә каршы, колхозларны эреләндерү кампаниясе башланды «Кызыл үрнәк»не «Кызыл юл»га кушып, бригада итеп калдырдылар Эреләндерелгән колхозның рулен Ханәфигә тот тыру хакында сүз дә булмады, билгеле Шулай да бөтенләй үк этеп тә екмадылар Чөнки Ханәфн район җитәкчеләре белән сөйләшә белә: алар кушканны эшләргә вәгъдәне мул бирә, районда үткәрелгән җыелышларда чыгыш ясамый калмый Куштанлыгы да бар начальство авылга килгән чакларында тиешенчә каршы алып, тиешенчә кунак итеп җибәрә белә Аннары килеп, ул елларда җитәкче кадрлар да бик алай артып тормый иде Ханәфн ни генә дисәң дә, заманында райком аппаратында эшләгән кадр иде бит Шуңа күрә аны үтилгә үк чыгарып ташламадылар. Эшсез калуына ай да үтмәде, авыл советына председатель итеп сайладылар.
Әгәр колхозның эше Ханәфигә кадәрге председатель вакытындагы шикелле әйбәт барган булса. «Кызыл үрнәк»не каядыр кушу хакында сүз дә булмас, ихтимал, ул әледә элеккечә алдынгы колхоз булып, гөрләп утырыр иде Әгәр инде, җире аз. андый колхозда идарә аппараты тоту экономик яктан файдалы түгел дип. башка берәр колхозга кушкан булсалар да, колхозның үзәге Куралыкта булыр, һәм ул менә шушылай үчүгә бармас, киресенчә, зурайган, матурланган булыр иде. Мисалга ерак барасы түгел, әнә. Чирмешән авылын гына ал. Кырык биш-илле йортлы кечерәк кенә бер авыл иде теге елларда Бүген шул авылда йөз дә егерме өч йорт бар. Ике йөз илле кешелек тамаша залы, ындыр табагы хәтле спорт залы, унсигез меңгә якын китабы булган китапханә, төрле түгәрәкләр өчен әллә ничә бүлмәле менә дигән культура йорты эшләп тора Чөнки ул колхоз үзәге. Аның шулай үзәк булып калуы элекке председатель — Ханәфинең замандашы Газнзов Гыйлемхан аркасында булды.
I ыйлемханның булсын дип тырышып йөргәнен райком да, халык та белә иде Аның колхозын зуррак колхозга кушып, үзен шунда председатель итеп куярга уйлаганнар иде башта Ләкин Чирмешән халкы да. Гыйлемхан үзе дә кушылырга теләмәделәр «Әгәр безне бригада итеп калдырасыз икән, ул чакта мин председатель булып эшләмәячәкмен!» дип. Гыйлемхан мәсьәләне бик конкрет куйды. *
Райкомнын андый председательне югалтасы килми иде. шуна аның = белән исәпләшмичә кала алмадылар Аннары килеп, кушыласы колхоз- i ның колхозчылары да Газизов председатель булуны телиләр иде Шу- = ңа алар да үзәкне Чирмешәндә калдыруга каршы килмәделәр. Тик * эреләндерелгән колхозга алар колхозының "исемен бирүне генә шарт итеп § куйдылар Анысына ике як та риза булды Шулай эшләп, һәр ике як та * отты: эреләндерелгән «Алга» колхозы Гыйлемхан Газизов җитәкчеле- ф гендә күзгә күренеп алга барды Бүген дә ул колхоз — районда гына ту- _ гел. республика күләмендә алдынгыларның берсе, ел саен алып килә = торган саф табышы гына да миллион ярымнан кнм булганы юк'
Гыйлемхан — әле дә шул колхозда председатель. Дүрт ордены £ бар инде Партия съездына делегат булып барды Хәзергесе көндә — i республика Верховный Советы депутаты Начальство каршында да ав в торитеты зур: кая барса да сүзе үтә Халык та ярата үзен ни әйтсә = шуны тыңлан, авызына карап торалар Ә бит председатель булып Ханә- ’ фи белән бер тирәдә утыз меңче булып эшли башлаган кеше иде бит < ул Аның да. Хәнәфинеке кебек үк. авыл хуҗалыгы буенча махсус белеме юк. Ул да нибары җиде класс бетергән иде Аерма тик шунда Ханәфи колхозга райком аппаратыннан үз теләге белән кайтты, ә Гыйлемханны бригадир булып эшләп йөргән җиреннән председатель итеп мәҗб.үри диярлек күтәрделәр
Ә хәзер Ханәфи кем дә Гыйлемхан кем? Куралык авылы нинди дә Чирмешән авылы нинди? Аерма җир белән кук арасы Хәзер инде искә алырга да оят хәтта Гомерне шул кадәр дә заяга үткәрергә кирәк бит' Шул кадәр дә мәгънәсезгә үткәрергә кирәк бит бер генә тапкыр бирелә торган гомерне'
Уйланган кешегә уйланырлык вакытлар булмады түгел Гыйлемхан башта авыл хуҗалыгы техникумын, аннары институт тәмамлаганны Ханәфи күреп-белеп тормадымыни? Ничек кенә белде әле Техникумга керергә җыенганда. Гыйлемхан анын янына үзе килеп: «Әйдә, агай эне. бергә барыйк, алай күңеллерәк тә булыр, үзара ярдәмләшеп тә укырбыз». дип әгъвалап караган иде Ханәфи аны тыңламады гына түгел, киресенчә: «Ә нигә вакыт уздырып, чабата туздырып, мәшәкатьләнеп торырга? Әнә. шәһәрдән килгән прелсед.нельләр укысын Ничу безгә анда барып, авылны күргәннәре дә булмаган «белгечләржең авыл, колхоз тормышын ничек алып бару турында акыл сатканын тыштан уты-рырга Аннары шунысын да онытма хәзерге таманда колхоз председательләрен алыштыруны чүпкә дә санамыйлар Аның өчен район начальствосына каршы нибары бер сүз әйтү җитә Укып йөреп тә начальствога ярый алмасаң ул укуның нигә кирәге кала? Син теләсәң ни әйт. Гыйлемхан, бармыйм мин ул техникумга Сипа да киңәш итмим», дип, аның да күңеленә корт салып җибәрде Ул чакта Ханәфи. чыннан да. шулай дип уйлый һәм. шулай уйлап, бик tepee эшлим дня исәпли иде
Ялгышты, бик нык ялгышты Ханәфи Эх. шул елларны кире кайтарып була торган булса. Гыйлемхан Хәнәфине түгел. Ханәфи үзе башлап аны укырга әгъвалар иде
Әлбәттә. Гыйлемханга да җиңел булмады Бүгенге дан-дәрәҗәгә ирешкәнче кәҗә майларын байтак чыгарырга туры килде аңа. Гыйлем хан техникумга керик дип килгәч Хәнәфинең аңа әйткән сүзләре өлешчә расланды. Өч батасы, юктан гына кылтаерга торган хатыны булган, шул ук вакытта колхоз тикле кот хшны җитәкләп алып барган кешегә читтән торып уку ботай да җиңел түгел Шуның өстен ә тагын ул
елларда, гәрчә җанын-тәнен биреп колхоз эше өчен тырышса да, Гыйлемханны райкомнын беренче секретаре бик үк өнәп бетерми; җае чыккан саен, аны кимсетеп тора, ә уңышларын бөтенләй күрмәмешкә сабыша иде. Сәбәбе шул: Гыйлемханның начальствога ялагайлана торган гадәте юк. кемнең кем булуына карамастан, турысын әйтә, ә Беренче андыйларны яратмый, чөнки тик үзен генә белдекле саный, кешеләр фикере белән бөтенләй исәпләшми. Шуңа күрә үзенә ялагайланучы председательләрне гәрчә тегеләренең эше әллә ни дан булмаса да. яклый һәм мактый, ал арга һәрьяклап ярдәм итә. Ә Гыйлемхан ишеләргә кадер-сан юк: бик мөһим мәсьәлә белән килгән вакытларында да андыйларны кабул итмичә җибәрә иде.
Дөрес, Гыйлемханның холкы май да бал түгел, ул да үзен артык горур тота Район күләмендәге киңәшмәләрдә булсын, райком бюросында булсын, башкалар шикелле шабыр тиргә батып, тын алырга да куркып утырмый. Әйтәсе сүзен әйтә, үзе инанган эшне эшли. Үзе инанмаганны. әллә нинди карарлар белән мәҗбүр итәргә тырышсалар да. эшләми иде Әнә шуның өчен башта аңа елына икешәр-өчәр шелтә бирә килделәр. Аннары эшеннән алдылар Монысы, нәкъ Ханәфи юраганча, Гыйлемхан авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап кайткан елны булды Бүгенгедән чыгып караганда. Гыйлемханның ул чактагы «гаебе» бөтенләй көлке булып күренергә мөмкин: «колхозчыларга колхоз кырыннан печән бүлеп биреп, башбаштаклык кылганы, шуның белән башка колхозларның колхозчыларына начар үрнәк күрсәткәне» өчен алдылар аны эшеннән.
Шулай бер көнне ул, райкомнан кайтышлый, Чирмешәнгә сугылып, Гыйлемханның хәлен белеп, юатып чыгарга булды.
Әле кайчан гына типсә тимер өзәрдәй таза, йөз дә ун килолы Гыйлемхан унбиш-егерме көндә күзгә күренеп ябыккан, элек тә ике метрлы буе тагын да озынаеп киткән шикелле тоелды. Ханәфи аның аракы эчмәгәнен белә Ләкин элек грамм да капмаган кешеләрнең дә мондый хәсрәтле вакытларында эчүгә сабышканнарын күргәләгәне бар иде аның Гыйлемхан да түзә алмагандыр, ычкынып киткәндер дип уйлаган иде Ханәфи Бераз салып, сөйләшеп утырырбыз дип, район кибетеннән бер шешә «күчтәнәч» тә алды.
Ләкин, гаҗәпкә каршы, ул уйлаганча булып чыкмады. Көннәр әле салкын, март башы гына булса да, Гыйлемхан йоннан бәйләгән свитердан гына калып, ишегалларында сарай бурап ята. Ындыр табагыдай киң җилкәсенә ап-ак булып бәс сарган иде. Гадәтенчә сабыр гына елмаеп каршылады Ханәфине. Кул биреп күрештеләр «Исәнме?». «Исән», — дип хәл сорашып алдылар. Бопай да сүзгә әллә ни юмарт булмаган Гыйлемханның Ханәфине өйгә дәшү түгел, ишегалдында да җәелеп китәр чамасы күренми иде. Минем синең белән бүтән сөйләшер сүзем юк дигәндәй, бүрәнәгә каптырып куйган балтасын алды да бүленеп калган эшен дәвам итә башлады
Кирәге чыкканда җылырак булсын дип. тун кесәсенә тыгып куелган теге нәрсә Ханәфинең күңелен бик хәтәр кымырҗытып торса да. мондый хәлдә үзе башлап ул хакта сүз кушу килешми иде. Чәй эчеп чык дип әйтмәгән Гыйлемхан яныннан Ханәфинең тизрәк китәсе килә, әмма хаксызга кимсетелгән кордашының хәленә кермичә, ана ниндидер юату сүзләре әйтмичә, капыл гына китеп бару да ничектер уңайсыз иде.
— Син алай бик бетеренмә инде, Гыйлемхан.— диде ул, тегенең күңелен табарга тырышып — Мин бит беләм: синдә гаеп юк. Дөрес итмәделәр сине эшеңнән алып. Хата эшләде Беренче.
— Кызганып, хәлемә кереп кагылуың өчен рәхмәт. Ханәфи. Тик хәзер ул хакта сөйләшеп торудан ни мәгънә?
Шуны гына әйтте дә тагын үз эшен дәвам итте Гыйлемхан. Кайгысын уртаклашырга дип. якын итеп килгән кешегә аның шушылай битарафлыгы бер дә ошамады Ханәфигә: мин-минлегенә сукты Аның
янына Гыйлемхан өйләренә дәшмәгәнгә күңеленә кереп калган үпкә хисе дә килеп кушылгач. Ханәфинен ачуы ныклап ук кабарып китте Ул да. үз чиратында тегеңә төрттереп куярга булды
Анысы шулай. Әйе. эш үткәч, сөйләп торудан әллә ни фәтвә юк Ләкин бит. күптән узган хәлне хәтеренә төшерүем өчен гафу ит. мин сина моннан дүрт ел элек биргән акыллы киңәшне тотмыйча бик ♦ нык ялгыштың син. Гыйлемхан Исендәдер, укып-укып та. ахырдан g эшеннән алып атсалар. . .1 кылырсың дигән идем мин сиңа ул чакта ; Өч дүрт ел чиләнеп, техникум бетерүеңнең ни кирәге калды инде менә j. Кая барырга, ни эшләргә хәзер ниятен'-'
Бүтән кайгың булмаса. минем өчен хәсрәтләнмә. диде Гый- £ лемхан. гомерендә булмаганча кискен итеп — Укыганыма һич үкенмим * Булган белем зыян итмәс Эше дә бетмәс Ни тотсам, шуны эшли алам * ич мин Минем бит әти урман каравылчысы булмады Синең шикелле = әтиемә ияреп, кая барсам, анда кунак булып үскән егет түгел мин Өч * яшемдә атасыз, тугыз яшемдә бөтенләй ятим калып, кем сыендырса — ч шуңа сыенып, ни кушсалар шуны эшләп үскән кеше Шулай булгач ?
Ярар ла инде. Мин бит сине үпкәләтергә дип түгел, якын итеп * әйтүем генә Күпме көч куеп, тәмам бетеп барган колхозны кеше итеп “ җиткергәч кенә урыныңнан чыгарып ташлауларына җаным әрнеп ка = гылуым Менә минем колхозга агроном кирәк Син агрономия фа- 2 культетын бетергән кеше Райкомга барып. Беренче белән шул хакта * сөйләшеп карасам, мина агроном булып күчәргә ризамы дип. ниятеңне * белеп китәргә уйлаган идем
Ханәфнгә агроном, чыннан да. кирәк Ләкин аның Гыйлемханны алырга исәбе юк. чөнки «буялган» кешене эшкә алырга дип йөри башласа. үзе дә шул «буялганнар» исемлегенә эләгәчәген ул бик яхшы аңлый иде Безгә киләсеңме, дип. Гыйлемхан алдында яхшы атлы булып күренү өчен һәм бүтән акыллырак сүз тапмаганнан гына әйтүе иде Ләкин, бар. алдарсың Гыйлемханны'
Беренчедән. диде ул. бу мәсьәлә белән син Беренчегә артыңнан мылтык терәп торсалар да керәчәк түгел «Гаепле» кешене яклап сүз әйтергә йөрәгең җитмәячәк Чөнки синең үз урындыгың да бик нык түгел бүген очырып төшерерләрме, иртәгә алып ташларлармы дип. дер калтырап утырасын Икенчедән, райкомнан рөхсәт ителгән тәкъдирдә дә мин синең белән эшләргә риза булмас идем. Син бит кешеләр белән эшли белмисең Нәкъ Беренче кебек, тик үзеңне генә яратасын Тик үзеңне генә акыллы дип саныйсың Ә минем бүтәннәрне дә акыллы дип саный торган җитәкче кулы астында эшлисем килә Гыйлемханның бу сүзләренә Ханәфи шул тикле гарьләнде, кесә сендәге теге нәрсәгә үрелүдән бик авырлык белән генә тыелып калды һәм
Ярар, яхшылыкның кадерен белмисең икән, көт инде алайса шундый заманнар килгәнен' - дип. саубуллашып та тормыйча, капкага юнәлде Гыйлемхан аның артыннан, гадәтенчә, сабыр гына әйтеп калды
Кнтәм. Ханәфи. көтәм Ул заман килергә күп калмады инде Бушбугазлар чоры үтеп бара, кемнең кем икәнен ни сөйләвенә карал түгел, ни эшләвенә карап билгели башлаячаклар тиздән
Гыйлемхан шактый дөрес чамалаган булып чыкты Заман әллә ни нык үзгәрмәгә дә. шул көнге сөйләшүдән ике-өч ай үткәч, районла начальство үзгәрде узган ел. районның икмәк планын тутыру артын нан куып, фуражга саласы ашлыкны да дәүләткә тапшыртып бетер гәнгә. язгы якта колхозларда бик күп маллар ачтан кырылгач, аннары килеп район язгы чәчүне дә вакытында башкарып чыга алмау сәбәпле. Беренче секретарьны эшеннән бушаттылар да моңарчы икенче секретарь булып эшләгән Мансур Сабировичны Беренче итеп куйдылар
Электән белгән кешесе булгач. Ханәфи бу хәлгә бик нык куанган иде. Ләкин куанычы коры куаныч кына булып чыкты Әлеге шул Ман
сур Сабирович Беренче булып эшли башлаганга ел да үтмәде—Хәнәфине колхоз председателе урындыгыннан шудырдылар Аның әле иң гаҗәбе шул моны Мансур Сабирович шәхсән үзе шулай эшләде. Колхоз председателе булып катмаячагын сизенгәч. Ханәфи. аның янына барып
Ничек була соң инде бу. Сез бит мине күптәннән бетәсез3 Мин бит әле үземне күрсәтергә дә — дип үпкә белдерә башлаган иде, тыңлап тормады теге.
— Нәкъ менә күптәннән бетгәнгә күрә дә ул эштән азат итәргә булдык без сине. Безнең заманда биш ет вакыт — күп гомер ул. Үзен күрсәтергә теләгән кешегә күрсәтергә була иде бу вакыт эчендә Шул биш елда бүтән председательләр иң артка калган колхозларны да алдынгылар рәтенә күтәрделәр Ә син иң алдынгы колхозны таркатып бетерә яздын. Без сиңа эшли башлавыңның беренче елыннан әйтә килдек Ләкин тиешле нәтиҗә ясамадың Шулай булгач, үзеңә үпкәлә. Моңарчы түзеп торганыбызга рәхмәт әйт тә. эшеңнән азат итүләрен сорап, колхозчыларның гомуми җыелышы исеменә гариза яз! — диде
Гади колхозчы булып калсам, нишләрмен дип коты алынган иде Ханәфинен Ләкин Мансур Сабирович миһербанлы кеше, этеп екмады Эшсез калуына ай да үтмәде. Ханәфине авыл советы председателе итеп куйдылар
Ә менә Гыйлемханның эшләре Хәнәфинең уена да килмәгәнчә бу лып китте Чирмешәнгә әле председатель куя алганнары юк. чөнки авыл халкы аны председательлектән төшерүгә риза түгел, шуңа күрә Чирмешәннен үзеннән берәү дә аның урынына утырырга теләми, ә читтән кеше китерүгә чирмешәннекеләр үзләре каршы иде. Председатель вазифасын вакытлыча партоешма секретаре үтәп килә, ләкин, башка яктан уңган кеше булса да. бу эшкә аның сәләте дә чамалы, теләге бөтенләй дә юк Менә шул кеше. Мансур Сабирович Беренче булып эшли башлаганга атна-ун көн үтү белән, райкомга барган да әйткән: Гыйльметдинов Гыйлемханны бары тик эллекке Беренчегә ошамаган өчен генә эшеннән алганнарын сез беләсез. Мансур Сабирович Эшен ул белә һәм ярата Халык та хөрмәт итә аны Дәүләткә дә бик кирәк андый кадрлар. Шулай булгач, әйдәгез. Гыйльметдинов- ны яңадан үз урынына куйыйк Бер дә шикләнмичә әйтәм, ул сезнең йөзгә кызыллык китермәячәк Тагын да тырышыбрак эшләячәк. Халык та канәгать булачак.
Ай ярым дигәндә, яңадан председатель итеп куйдылар Гыйлемханны Ул тагын канатланып эшли башлады Техникум белән генә канәгатьләнеп калмыйча, читтән торып институт тәмамлады. Шул ук вакытта колхозы да елдан-ел алга барды.
Ханәфи аның бу уңышларына башта артык исе китмичә, очраклы хәл. бәхетенә шулай туры килеп тора дип карый иде. «Әйдә, тырыш тырыш, ләкин син дә әллә кая китә алмассың Бер дә бер көнне теге чактагы шикелле шалт иттереп урыныңнан чөеп атканнан соң. үзең дә аңларсың. Нигә шул кадәр ахмак булып, җан-фәрман тырышып йөргән булдым икән дип. үкенеп бетә алмассың әле». - дип. астыртын гына Гыйлемханнан көлеп һәм шулай булуын көтеп йөргән иде Ханәфи Шулай булган тәкъдирдә икенче көнне үк аның өенә барып. «Әйткән идемме мин сиңа, колхоз дип ул кадәр үк тырышма, үзеңне үзең бетермә. дип Менә, күрдеңме инде, ни эшләттеләр?» - дип. күзенә терәп әйтеп, тегенең ачуын чыгарып, үзенең күңелен тынычландырып кайт- макчы иде.
Ул көннәрдән бирле инде чирек гасыр гомер үтте. Ләкин Ханәфи теләгәнчә булганы юк әле. Булыр төсле дә күренми Чөнки Гыйлемхан әле дә председатель урындыгында нык утыра. Колхозчылары алдында да. дәүләт алдында да кадер-хөрмәттә йөри. Орденнары гына да дүртәү инде.
16
Ярый әле алтмышка җиткән кешеләрдән <Ж.авап бир. кеше: шушы яшенә җитеп, халкына, иленә, гаиләңә нинди яхшылыклар эшләден? Үзеннән соңгы буыннарга сине сагынып искә алырлык нинди мирас калдырып китәсең?» - дип сорау алу юк Әгәр шулай булса. Ханәфн * ише бәндәләр оятларыннан кая керер тишек таба алмас иде
Ә ул сорауларга җавап бирүне гамәлгә кертү һәм җавапны алт- * мыштагылардан түгел, бәлки адәм баласы илле яшькә җиткәч бир- = дертүне мәҗбүри итеп кую начар булмас иде Илле яшьтә инде кемнең 1 нәрсәгә сәләтле икәне ачыкланган’ адәм баласы кулыннан килердәй 1 эшләрнең күбесен эшләгән була Шул ук вакытта яшьлектә җибәргән < хаталарын төзәтергә һәм. гомумән, киләчәктә акыллырак эш итәргә « кимендә тагын ун ел вакыты кала анын Ун ел вакыт — үзе бер гомер ул = Зур максат куеп, ныклап торып тотынган кеше ун ел эчендә бөтен ® дөньяга мәгълүм булырлык эшләр эшли ала Әгәр шундый имтихан =: сыман бер нәрсә кертелсә, адәм балалары үз гомерләрен мәгънәлерәк. 2 оятка калмаслыграк итеп үткәрергә тырышырлар иде шикелле һәр * хәлдә шулай тоела менә хәзер Ханәфигә
Анысы шулаен шулай да. ләкин кылган гамәлләре, эшләнмәгән = эшләре, тормышка ашмаган ниятләре өчен җаваплылыкны адәм бала 1 сының берүзенә (бу очракта, мәсәлән. Ханәфигә) кайтарып калдыру да » бик үк дөрес булмас иде. Аның менә шушы аяныч хәлгә калуына башкаларның, атап әйткәндә, начальствоның да өлеше зур булды лабаса. Колхоз председателе чагында Ханәфинең күңеле эштә түгел, җнл-далада булуын, атнасына җиде көн сәрхүш булып йөргәнен күрел тормадымыни алар? Ләкин ни эшләделәр, нинди чара күрделәр Ханәфинс менә шушы хәлгә төшүдән саклап калу өчен? Бар «чаралары» шул булды Хәнәфинең һәр яктан бозыла баруын бик яхшы күреп белеп торсалар да, дүрт ел буе берни әйтмичә, күрмәмешкә сабышып килделәр Ни өчен шулай булды? Чөнки ул чорда алар үзләре дә хәмер дигән нәрсәне яраталар иде Диңгез баштан болгана, ди Ул чорда Беренче булып эшләгән иптәш кайчан күрсәң дә мәрҗән шикелле кын кызыл булып йөри торган иде Вакыты иркенрәк булып, табигать кочагында «ял итеп» утырган чакларында исә тәмам туарылып китә дә аннары икешәр өчәр көн махмырлап ята иде. Теләсә кем белән алай түгел, әлбәттә Үзенә тугрылыклы, ышанычлы кешеләр белән булганда Ә Ханәфн аның иң ышанычлы кешеләреннән иде Беренче шашлык яратканны белә, килгән чакларында, уттай кызу эш өсте булса да. һәйбәтләп шашлык белән сыйламыйча җибәрми иде
Ләкин Ханәфинең менә шушы бүгенге хәлгә калуына бер ул гына гаепле түгел Мансур Сабировичка да үпкәсе бар Ханәфинең Беренче секретарь булып утыру белән Ханәфнне председательлектән төшерүен төшерде, ләкин авыл советы председателе итеп куйдыртты бит ул аны Кәҗәне кәбестә бакчасына кертеп җибәрү белән бер булды бу Ни өчен дигәндә, авыл советы председегеленә хезмәт хакын акчы эта һәм ай саен түләп баралар Аты. тарантасы үз кулында Ә эше җав аклылыгы колхоз председателенеке белән чагыштырганда, бик күпкә аз Аның бит әле ярдәмчесе авыл советы секретаре да бар Көндәлек эшләрне ул алып бара Председательгә атнага бер ике тапкыр кереп, күренеп кит сә бик җиткән Авыл советына ун көнгә бер генә килгән чаклары да була иде Ханәфинең. анда да эше тукталып калмый тавыш тын чыгаручы юк иде Председатель председатель инде ул Теләмәсәләр дә. аның белән исәпләшми мөмкин түгел Кемгә барып керсә дә ипи-тоз. якты йө< белән каршы алалар Ым гына как шешәсен дә чыгарып утырталар
Әнә шул җнңел эш һәм рәхәт тормышның да зыяны күп булды Ханәфигә Әгәр Мансур Сабирович Хәнәфине колхоз председательлеген
нән төшергән чагында чын коммунистларча принципиальлек белән әйтсә «Безгә үпкәләрлеген юк, Хәйретдинов: без сиңа үзеңнең сәләтеңне күрсәтергә мөмкинлеген дә. вакытын да җитәрлек бирдек Ләкин син ышанычны аклый алмадың: юньле җитәкче чыкмады синнән. И һәм чыкмаячак та!» — дисә һәм аны гади колхозчы итеп кенә калдырсалар. халык өчен дә. Ханәфинең үзе өчен дә йөз тапкыр әйбәтрәк булган булыр иде.
Сүз дә юк. болай иткәндә. Ханәфигә башта бик кыен булыр: мине аңламадылар, урынсызга җәберләделәр дип. барысына да үпкәләп, ачу тотып йөрер иде. Ләкин үпкәсе озакка бармас, үтәр иде әле. Чөнки ул чакта Ханәфи нибары утыз өчтә — мөгезеннән каерып, үгезне егар чагы иде Рядовой колхозчы булып калу башта аңа түбәнлек булып тоелса да. тора-бара анысына да күнегер, ул да бүтәннәрдән ким эшләмәс иде Аның шикеллеләр эшләделәр бит Әнә. дүрт ел бер парта арасында Ханәфи белән бергә утырып укыган Фәрзетдинне генә ал Бишенче класска барып та тормады Абыйсына ияреп, унөч яшеннән атлы эштә эшли башлады. Аннары тракторга утырды. Инде алтмышка җитеп килә, һаман шул эшендә эшли. Кирәк чакта комбайнын да. машинасын да йөртә Әле һаман көчле-куәтле. яшьләргә алыштыргысыз
Әйе. ялгышты ул чакта Мансур Сабирович Ханәфине авыл советы председателе итеп куйдырып Гомерлек зур зыян ясады Ханәфигә...
Карап торышка әллә ни төшемле урын күренмәсә дә. файдалана белгән кешегә авыл советы председателенең мөмкинлекләре шактый аның Колхозда эш барышы өчен конкрет җавап бирәсе булмаса да. колхоз тормышына кагылышлы һәр нәрсәгә катнашырга аның тулы хокукы бар Чөнки ул. бердән, колхоз идарәсе члены Икенчедән, авылда совет властен гәүдәләндерүче кеше. Башка вәкаләтләре хакында әйткән дә юк. аның хәтта хуҗа хатыннарның кер юган суны кая түгүенә тикле тикшереп-белеп торырга кирәк дип тапса, ул суны да үзе кушкан урынга гына түктерергә хакы бар Келәт яки гараж төзиме авыл агае, алар өчен дә ин элек ул авыл советы председателеннән рөхсәт алырга тиеш Авыл халкыннан берәрсенә белешмә-мазар кирәк булмый калган көннәр, ай-һай. ел тәүлегенә ничәү генә була икән? Тормыш бит ул: кайсы туа. кайсы үлә. кайсына паспорт алырга, кайсына базарга ит-май сата барырга, кайсына пенсия юлларга белешмә кирәк булып кына тора Укырга җыенсалар да. өйләнешсәләр яки аерылышсалар да авыл советыннан башка беркая бара алмыйлар. Ягарларына утын, өй салырга бүрәнә, түбәләрен ябарга шифер кирәк булганнары — шулай ук авыл советына килергә мәҗбүр Мал-туарына бер-бер хәл булса яки анда йорты янып китсә дә. страхование акчасын алыр өчен, эшне иң элек авыл советыннан башларга кирәк авыл кешесенә. Әлбәттә, йомыш белән килүчеләрнең үтенечен күп очракта авыл советы секретаре үзе генә дә хәл итеп җибәрә алыр иде. Ләкин Ханәфи тарафыннан шулай куелган — секретарь аннан башка бер генә белешмә дә бирә алмый. Ни өчен шулай куйган моны Ханәфи? Шуның өчен шулай куйган, моның белән ул. беренчедән, колхоз председателе булган вакытында бик нык төшкән авторитетын күтәрмәкче. икенчедән...
Халык бит ул кемнең кем икәнен, кайдан ничек эш итәргә кирәген бик тиз чамалап ала Печән-утын алып кайтырга, тегермәнгә барырга ат сорап килгән вакытларында Ханәфи ин элек колхозчыларның «кесә»сенә карарга яратканны Куралык халкы инде күптән, ул колхоз председателе булган вакыттан ук белә иде. Авыл советы председателе булып эшли башлагач та ташламады ул гадәтен Сүз дә юк. хәзерге заманда Ханәфи алай иркен кылана алмас, урыныннан бик тиз чөеп ыргытырлар иде. Әмма ул елларда барысы да бата иде Ул чорда халык та хәзерге шикелле вак түгел: һәр нәрсәне гадел итеп, законга туры китереп эшләгәнне таләп итеп, төпченеп йөрми, ни әйтсәң — шуңа риза, ни кушсаң — шуны эшли торган иде Ханәфинең менә
шушы бүгенге кызганыч хәлдә калуында халыкның да гаебе зур Әгәр ул халык. үз хокукын белеп, үзенә кирәк нәрсәләрне майлаусыз-җай- лаусыз 'ына таләп иткән булса. Ханәфи атай ук йөгәнсезләнеп йөри алыр идемени? Көн саен кияү егете урынына сыйлап, куштанланып, халык үзе бозды аны'
Ә бер бозылгач тыелу кыен иде инде Тора-бара эшләр шуңа * килеп җитте. берәрсе дәшеп салдырмый катган көннәрдә Ханәфи хатык- = ның зиратка койма тотарга дип җыйган акчасына хәтле эчә башлады. S Соңыннан әнә шул нәрсәнең исе чыгып, эшләр чак кына зурга китмичә = калды
«Бу бәладән хәвеф-хәтәрсез котылсам, бүтән андый эшкә якын да < бармас идем»,—дип антлар эчкән иде ул чакта Ханәфи Бөкрене кабер * генә турайта, дип белмичә әйтмәгәннәр шул күп тә үтмәде тагын шул * халык өстеннән сыйланып йөрү юлына басты Ханәфи Шулай да бу - юлы инде саграк. як-ягына каранып эш итте һәм җитмеш алтынчы етга = кадәр авыл советы председателе булып утырды әле ул.
17 е
с
Хатын-кыз кавеменә дә үпкәсе бик зур Хәнәфинең Ходайның һәр * бирмеш көнендә салып, сәрхушләнеп йөргән кешенең башына ни килмәс * Андый чакта ир-атның күңеле хатын кыз ягына каерылу әллә кайчаннан билгеле нәрсә Ханәфи алла бозавы түгел ләбаса Аның да җаны бар. ул да шул тубал башларга тартыла иде. Ә алар Ханәфигә караңгы чырай күрсәтми генә түгел, киресенчә, үзләре дәшеп торапар иде Әгәр үз дәрәҗәләрен белеп, хатын кыз горурлыкларын саклап, катырак кырысрак торсалар, апай ук иркен кылана алыр идемени ул?' Юк. ни генә димә, күп булды ул чәчбикәләрнең Ханәфигә зыяны, бик күп булды Аның илле дүрт яшьтән менә шулай корышып калуына иң элек әнә шулар сәбәпче булмады микән әле’
Югыйсә илле дүрт яшь - ир атның самый өлгереп ныгып җиткән чагы .Ханәфидән си ы раклары да бүген умыртып эшләп йөриләр әле. Әнә. Хәнәфиләргә ике өй аркылы Хисамн картны гына ат Сиксән икенче яше белән бара. Моннан өч ел элек, җитмеш тугыз яшендә чакта, хатыны Бәдерниса карчык үлеп киткәч, ике-өч ай да үтмәде, алтмышка якынлашып килгән малае Мөбинне:
Гел бодай ялгыз яшәп булмас, улым Кырык бишләр-иллеләр тирәсендәге ару гына бер тат хатын кирәгие бит. дип тыкырдата башлаган
Сиксәнгә җиткәч нинди өйләнү инде ул. мәшәкать арттырып Әнә. намазыңны укы да. тыныч кына тик ят инде' — дип каршы килеп тә караган Мөбине
Карт барыбер үз дигәнен итте: Гобәй авылыннан илле бер яшьлек чибәр генә, тыйнак кына, тупырдап торган тат хатын алып кайтгы Шуннан бирле яшь килен белән яшь кияү шикелле, чөкердәшеп яшәп яталар Хисаметдин карт әле һаман яшьләреңнән болайрак итеп катхоз эшен эшли трактор, машина арбаларына яна әрҗәләр, яңа салынган йортларга тәрәзә наличниклары ясарга ни Кече Елгада, ни Куралыкта аннан оста кеше юк Ә хатынын шул тикле ярата, хәтта копхат эшендә эшләтми дә Тегесе пенсиягә тикле генә эшлим инде дип әйтеп караган икән дә. монысы риза булмаган «Ярар. I өлзәйдә матурым, ватылып йөрмә Моңарчы ватылганың да җиткән утыз ике ел рәттән сыер саву шүтке түгел ул сиңа Курыкма, яшең җиткәч, пенсиясен дә бирерләр Анарчы сине туйдырырлык кына эшлим мин Аннары кенәгәм дә бөтенләй үк буш түгел унҗиде мен тәңкә акчам бар кассыда. Синең белән минем гомергә генә анысы да җитә аның», дип әйткән ди
Дөрестер: алдаша торган карт түгел ул Гомерендә бер тамчы хәмер капканы, бер төрем тәмәке тартканы булмады Гомере буена ат урынына эшләп килде Колхоз эше белән генә чикләнми, авыл .халкына тәрәзә рамнары ясап, сарай-мунчалар да бурап бирә әле ул Куралыктагы һәркайсы үзенчә бизәкләп ясалган тәрәзә наличниклары — шулай ук анын эше. Шуңа колхоз җитәкчеләре дә, халык та бик .хөрмәт итәләр үзен
Әйбәтләп бер ял итеп кайт дип, узган кыш председатель Нургазиз Казан тирәсендәге «Крутушка»га хатыны белән икесен ял йортына җибәргән иде Аның урынында бүтән берәү булса: «Вәт. малай, бар икән ул дөньяның җәннәт урыннары: иртүк торып эшкә чыгасы юк. мал-туар карыйсы, ишегалларын җыештырасы, утын кисәсе юк Ашыйсың да йоклыйсың, йоклыйсын да ашыйсың. Көн саен киносын күрсәтеп торалар Биергә теләгән кешегә көн саен танцысы бар»,— дип мактап туя алмас иде Ә бу кайтып килешли үк председатель янына кергән дә: «Нинди ачуың барые. олан, миндә? - ди икән тегеңә — Ни дип андый ялкаулар йортына җибәрдең син мине? Барып, ике көн тору белән, эшсезлектән тәмам алҗып, ярый әле дум уддыхнын башлыгы янына кердем: «Мин. энем, батан эшсез ятарга өйрәнмәгән Давай, берәр эш тап миңа' Ишек төбенә төнге каравылчы итеп булса да куй! Миңа акчасы кирәк түгел, миңа тик кешеләргә файда китерә торган эше генә булсын, — дим — Әгәр берәр эш тапмыйсың икән, иртәгә үк хатынны няртәм дә кайтып китәм».— мин әйтәм Шулай дигәч, хәлне аңлады теге: ишегалды җыештыручылары ялга киткән булган икән, шуның урынына куйды бу мине Шундагы эш бетән юанып кына кайтыр көнебез җиткәнче түзеп тордым Кара аны, мине бүтән андый эшсез ята торган җиргә җибәрәсе булма!» — ди икән
Менә сиңа сиксән яшьлек карт!
Ә Ханәфи. эш эшлисе урында әтәчләнеп йөреп, яшь башыннан менә шушылай картаеп калды Хатын-кызлар янына бара атмавына алтынчы ел китте инде.
Хатын-кыз димәктән. ул тубал башларны да әйтерең бармы! Бер Мәрфуга дигәне генә дә ярты картайтты Ханәфине Шул сихер капчыгы ымсындырып-тартып тормаган булса, семьясын ук ташлауга барып җитәсе кеше түгел иде ул. Шул Мәрфуга миңгерәйтте аны
Бөгәлчән шикелле нечкә билле, тонык зәңгәр күзле, әле утызы тулмаса да, ике рәт кияүдә булып кайткан, сары гына, чибәр генә, читтән (Чүпрәле якларыннан) килеп чыккан бер нәрсә иде ул Хәнәфинең авыл советы председателе чагы, ә теге хатын клуб мөдире булып килгән иде.
Иптәш булырсың дип. фатир кертергә теләүче ялгыз карчыклар булса да. азар янына кермичә, буш тора торган бер өйдә ялгызы гына яши иде ул хатын Кайчан килеп керсәң дә йөзе якты, сүзе татлы, сые әзер була иде. Башта Ханәфи аның янына бодай гына, ничек яши икәнен безергә дип кенә кергән иде Ләкин
Күрәчәк күз йомдыра дигәннәре шулдыр инде, ул хатынның кояштай базкыган йөзен һәм бар җире дә искиткеч төгәл итеп яратылган сылу гәүдәсен күргәч, үзенең кем икәнен онытып, кыз катына беренче кат к изгән егеттәй, каушап калды Ханәфи. Ул шулай аңгыраеп торган арада «Ой, Ханәфи Хәйретдинович. изге кеше икәнсез сез! Мин сезне үзем чакырырга бик теләсәм дә. кыенсынып тора идем. Ә сез менә үзегез килеп кердегез Бүген минем туган көнем бит'» дип сөйләнә- сөйләнә, күз ачып йомганчы табын әзерләп, өстәл уртасына өч йолдызлы нәрсәкәй китереп утыртты Шуннан соң гына азрак һушына килеп. т\ргә үтте Ханәфи. хәл-әхвәл сораштыра башлады Инде бодай да матур гына «капкан» өстенә тегенең коньягын да берәр йөз грамм салып куйгач, тезе бөтенләй үк ачылып китте. Мәрфуга аңа кырык хур кызының берсе аның да иң сылуы булып күренә, ә ул үзе шул хур кызының казы булырга әзер иде инде.
Шуннан китте инде эшләр Берәр төрле күрсәтмә бирергә кергән атлы булып. Ханәфи ул хатын янына көн саен диярлек кереп йөри башлады Яңгыр яки кар явуны сылтау итеп, яки җыелыш булган иде дә бик азакка барды дигән булып, куралыкка кайтмыйча казган көннәре дә була иде Тора-бара Мәрфуга аны шундый итеп үз мохитенә бөтереп алып кереп китте ки. шул Мәрфуганы ешрак күрер өчен, хәтта * законлы хатыны Хәлимәсен ташлап. Кече елгада фатир торып яши баш- = лады Ханәфи S
Ләкин авыл советы председателе булгач, эше төшкәләп тора. Кура- | лыкка кайткалап йөрергә дә туры килә Шул чакларда өйләренә дә ■ кагылып, ашап-эчеп чыга Сирәк-мирәк кунгалап та каза Әмма ни < Хәлимәгә, ни малае Хәсәнгә һичнинди ярдәм итми иде. *
Хәлимә аның Мәрфуга белән чуалганын инде күптән белә. әмма * бәйләнеп интектерми Тик бер тапкыр гына: «Мине дә. малаеңны да х оятка калдырып, кәҗә тәкәсе шикелле өйдән-өйгә йөргәнең өчен гомер 5 буе рәхәт күрмәсәң иде», дип каргый каргый елады да шуның белән тынды Кергән чакларында Ханәфине ашата-эчертә. Кунарга калганда 2 үзенә аерым урын җәеп бирә Шуннан башка якынлык юк Ул бичара * Ханәфинең әнә шулай сирәк-мирәк кергәләп йөрүенә дә риза булып. “ тавышсыз тынсыз гына яши иде Ана Ханәфине катырак тотарга, яхшы- = лык белән игә китерә ат м аса. хәтта райкомга ук барып җитәргә 2 кирәк булгандыр Шулай иткән булса, мөгаен Ханәфи акылына килер. 5 өйләренә кайтып, матур гына тора башлар иде Тик Хәлимә беркая а бармады һәм шуның белән зур хата эшләде Кече Елгада торуына Хәлимә әллә ни сүз әйтмәгәч, өстеннән жалоба белән йөрмәгәч. Ханәфи артыгын иркенәеп китте һәм Мәрфугага йортка кереп, ачыктан ачык аның янында тора башлады
Балай да бик каты кайгырып, эчтән сызып йөргән Хәлимәнең шуннан соң түземе шартлады Беркөнне Куралыкка кайткач. Ханәфи хуҗаларча бик ышанычлы атлап өйләренә кереп килә иде. кай арада күреп ал- I андыр. Хәлимә анын каршына өЙалдына чыкты да ишеккә аркылы басты
Юк. Ханәфетдин. кермисең'
Бу хәл Ханәфи өчен шул тикле көтелмәгән булды, башта ул телсез өнсез калды Хәлимәнен йөзе шхлкадәр җитди, әйткәннән кайтмаячагы аермачык күренеп тора иде Тик Ханәфинең моңа ышанасы кил мәде: бап ай гына. хатын кыз гадәте буенча, формасы килсен өчен генә кәҗәләнергә булгандыр, үтәр, җайланыр дип уйлады
Я. я. шаярма әле! дигән булды ул. мәсьәләне уенга алырга теләп Әйдә. өи1 ә керик әзе Сөйләшәсе сүз бар
Селкенеп тә карамады Хәлимә
Ә минем синең белән сөйләшер сүзем юк'
Ну бит минем ү.з өемә керергә хакым бардыр1 - дип Ханәфи тегенең кулы астыннан иелеп үтеп китмәнче иде. Хәлимә Ханәфине ишек яныннан этеп үк җибәрде. Ишекне шартлатып ябып, эчтән бикләде дә:
Калагыңа киртлән кун. «җегет». менә шушы минуттан алып, синең бу йортта эзең дә булырга тиеш түгел! диде
«Ярый, мин дә сиңа бик алай ялынып йөрмәм' Кертмисен икән үзеңә үпкәләрсең!» димәкче булып. Ханәфи ишегалды як тәрәзәгә килгән иде. сүзен әйтә алмыйча, тотлыгып калды малае Хәсән шундый моңсу иген, шундый нәүмизләнен әлеге шул ишегалды як тәрәзәсеннән каран тора, аны күрсә, хәтта таш йөрәкле кеше дә битараф кала длмас иде Пөрәге чәнчеп, тәннәре чымырдап куйды .Ханәфинен
Әниең кертми бит. улым Чык әле минем янга! диде ул. үзен гаепсез итеп күрсәтергә тырышып
«Ни булды, әнием, нигә кертмисең әтине», дигән шикелле итеп. Хәсән, борылып, әнисенә карап алды Ул арада Хәлимә өстәл җыештырырга тотынган иде малаеның карашын күрмәде Тәрәз төбеннән ялт кына сикереп төшеп. Хәсән әнисенең итәгенә барып сарылды
— Керт инде, әнием, әтине!
Бик авыр минутлар иде бу Ханәфи өчен. Хәлимәгә дә җиңел түгел иде булса кирәк аның хәтта күзләре дә яшьләнгән иде Шуны Ханәфигә күрсәтмәс өчен, Хәлимә малайны җитәкләде дә, аркасыннан сөя-сөя. кече якка кереп китте.
Бәлки җайланыр, малай сүзен тынлап булса да, ачар ишекне дип, Ханәфи шактый гомер тәрәз буенда көтеп торды. Әмма ишек ачылмады Шуңа бик гарьләнде Ханәфи Жен ачуы белән:
— Ярый әле ачмадың: барыбер керми идем! Моннан ары бу йортта минем эзем дә булмаячак дип әйтергә генә килгән идем мин! — диде дә Кече Елгага Мәрфуга янына китеп барды
18
Сүзендә торды Ханәфи: авыл советыннан чыгарылып, үз авыллары Куралыкка бригадир булып кайтканчы, шушы йортның бусагасын атлап кергәне булмады Керергә теләмәүдән түгел. Хәсәнен алдына утыртып сөяргә теләгән чаклары күп булды аның Хәлимә пешергән ашларны ашыйсы килгән вакытлары да күп булды. Ләкин ул боларның берсен дә эшли атмый, чөнки Мәрфуга аны бик каты тота иде. Ханәфи авыл советы эше белән Куратыкка барасы булганда, бауга таккан шикелле, аңа ияреп килә һәм, адым да калмыйча, артыннан йөри Шул кадәр нык көнче, Ханәфигә Хәлимәне күреп сөйләшергә түгел, хәтта улы Хәсән янына барырга да ирек бирми иде.
Ә үзенең таза ир-ат күрсә, күзләре майлана Бигрәк тә районнан килгән башлыклар алдында чытлыкланырга ярата иде. Шул тикле ярарга тырыша аларга, йөреш-торышлары гына түгел, хәтта тавышларына кадәр үзгәрә. Ә тегеләргә аның шул кыланышы нигәдер бик ошый: бер тиенлек эшләре булмаса да. Кече Елгага сугылып китәргә тырышалар иде. Мәрфуга алар килгәнгә һәрвакыт шат Ханәфи өйдә булмаган чакларда да аларны бик теләп кабул итә, кунак итеп, әйбәтләп сыйлап җибәрә. Алар белән үзе дә сыйлана торган иде...
Билгеле, Ханәфинең моңа ачуы килә: «Син миңа законлы хатыным белән законлы малаемны күреп сөйләшергә дә рөхсәт итмисең. Булды. Җитте Икенең берсен сайла, я мин өйдә юкта моннан ары беркемне кертмичә, минем белән юньле генә итеп яши башлыйсың, яки мин үземнең улым белән хатыным янына кайтып китәм!» — дип мәсьәләне кабыргасы белән куярга теләгән чаклары да булгалады Ханәфинең Ләкин Мәрфуганың әллә нинди явызлыклар китереп чыгаруыннан куркып, берни белмәгән, берни күрмәгән атлы кыланырга туры килә иде.
Мәрфуга белән ачыктан-ачык бергә тора башлауларына бишенче ай киткәндә, ул хатын Ханәфигә бер малай «алып кайтты» Хәнәфидән булгандырмы ул бала, башка берәүдәнме—анысын бер алла белә. Әмма шунысы хак: малай, әнисенә охшап, гаҗәеп дәрәҗәдә тере булды. Ай үсәсен көн үсте. Малайларга, гадәттә, тел ике яшь тулганда гына чыга. Ә бу яшь тә ике айлык чагында ук чытырдатып сөйләшә башлады. Аннары бик зиһенле дә: күргән-ишеткәнен шундук отып ала Дүрт яшькә җиткәндә, алы кеше акыллары бар иде ул малайда. Аның шул зирәклегеннән Мәрфуга бик оста файдалана: Ханәфи Куралыкка барган чакта, аңа күз-калак булу өчен, малайны ияртеп җибәрә торган булды Ә малай әнисенә караганда да көнчелрәк: әтием дә әтием дип кенә тора, һәм, чабуга таккан шикелле, ияреп йөри.
Әнә шул чакларда Куралык урамында малайлар белән уйнап йөргән Хәсән дә күрә иде бал арны Күреп ала да, бер сүз дә эндәшмичә, читтән генә карап тора. Ә иптәш малайларының теле тик тормый «Хәсән, Хәсән, әнә. әтиең кайткан бит. Энеңне дә алып кайткан' Ни карап торасың, бар инде тизрәк яннарына!» — дип көлешәләр
Хәсәннең үзенең дә Ханәфи янына килеп. «әти» дип сыенасы килгәне әллә кайдан күренеп тора. Ләкин ул Мәрфуга малае Шәрәфи шикелле кыю түгел Хәлимәгә охшаган: хисләрен ачыктан-ачык белдерми Кызарып-уңайсызланып, шул ук вакытта Ханәфи килеп башыннан сыйпамасмы дип өметләнеп, сабыр гына карап тора. Ханәфи моны бик яхшы сизә. Аның үзенең дә Хәсәнне кочагына алып, туйганчы бер * сөясе килеп, бәгырьләре өзгәләнеп куя. Әмма ул моны эшли атмый, һәй. = кая ул сиңа куенга атып сөю! Хәсәнгә шулай ерактан карап торган х өчен дә көнләшә Шәрәфи Шундук. «Син нигә ул малайга карыйсың? = Карама аңа. Миңа гына карап тор Мине генә ярат Әйдә, кайтыйк инде, f Әни озак тормаска кушты'» - дип. Кече Елгага сөйри башлый
Шуның кыланышларын күрәсе килмичә булса кирәк, соңга таба < Ханәфи Куралыкка кайткан чакларда Хәсән аңа күренмәскә тырыша: кара каршы очрашырга туры килгәндә я берәрсенең ишегалдына кереп. _ яки башка берәр җиргә посып кала иде
Ә гомер сизелмичә генә үтә торды Көтмәгәндә генә Ханәфине 2 авыл советыннан да шудырдылар Тик бу юлы да этеп җыймадылар, * Куралыкка бригадир итеп куйдылар Ханәфигә хәзер, теләсә-теләмәсә > дә. көн саен Куралыкка барып йөрергә туры килә. Әмма ул. Хәлимә х белән тагын бер тапкыр әйбәтләп сөйләшеп карарга нияте булса да. * Мәрфугадан куркып, анда керми, төшке ашны Нурмыйларда ашый да з кичкә Кече Елгага кайтып китә иде Инде Хәсән дә егет булып җит- * кән: әти килеп, башымнан сыйпармы дип. күз нурларын түгел Ха- = нәфигә карап тормый, киресенчә, аның янына Ханәфи үзе барырга теләгәндә дә. күрмәмешкә-ишетмәмешкә салышып, читкә китеп бара торган иде.
Бригадир гына булып калгач, авыл халкы да Ханәфи белән бик алай исәпләшми башлады. Ул кушкан эшкә барасылары килсә баралар, барасылары килмәсә юк Ә авыз ачып сүз әйтә башласаң, җаваплары әзер: «Бик кирәк икән, үзең барып эшлә Югыйсә, шушы яшенә җитеп, эшкә кул тидереп караганың юк Гомер буе кешегә акыл өйрәтеп, күрсәтмә биреп йөрисең!» дип кенә җибәрәләр Әйтерсең, барысы да алдан сүз берләшеп куйганнар
Элекке еллар түгел, усаллык белән берни эшләтеп булмый тегеләрне. Йон уңаеннан сыпырып кына торырга туры килә Ә бу нәрсә гарьләндерә. мин-минлегенә тия Хәнәфинең Шундый вакытлары була барысына төкереп, авылдан бөтенләй китеп барыр чиккә җитә торган иде.
Хәзер, менә шул хакта уйлап утыргач, күренә: чыннан да. каядыр китәсе булган ич. Чөнки ул чакта аңа әле илле дә тулмаган, әле сау-таза. авыруның ни икәнен дә белми иде Тәвәккәлләп. КамАЗга яки башка берәр шундый төзелешкә китеп барса, ул менә шушы бүгенге мескен хәлгә калмас иде. Белеме, һөнәре булмагач, дөрес анда алай зур начальник була алмас иде алуын Начальниклар Ханәфидәи башка да җитәрлектер анда Шулай да заманында райком аппаратында эшләгән кеше, бөтенләй үк рядовой эшче булып йөрмәс, һич югы берәр тулай торакка комендант булып урнашыр иде әле Әгәр инде салуын ташлый алмаса, азык-төлек кибетенә товар бушатучы булып керер иде дә шунда әкрен генә эшләп, чамасын белеп кенә салгалап йөрер көне тере кешеләр арасында утәр иде Ничек тә бүгенгедән начар булмас иде әле Ә ул. ахмак баш. шул чакта тәвәккәлли алмады Ә менә Мәрфуга
19
Шуны гына көтеп торган диярсен. Ханәфине председательлектән төшереп, бригадир итеп калдыргач, аңарчы да инде бик нык явыз ланган Мәрфуга бөтенләй санга сукмый башлады аны Нәрсә тели с 51
шуны эшли, кая тети — шунда бара Казанга дип чыгып китеп тә атналап-атналап югалып тора Районга китеп тә икешәр-өчәр көн торып кайта Өйдә чагында да Ханәфигә бәйләнергә сәбәп эзләп кенә йөри иде Ханәфи эштән кайтырга аш-су әзерләп кую, кием-салымнарын юу дигән нәрсәләр дә онытылды Әйтә башласаң «Кирәк икән, әнә, пешер дә аша үзең.'» — дип кенә җавап бирә.
Ә бервакыт, туган-тумачаларымны күптән күргәнем юк. дип туган ягына китеп барган җиреннән әзмәвердәй бер ир-ат ияртеп кайтты бу. Кайтты да, күзен дә йоммыйча. «Таныш булыгыз. Ханәфетдин абзый Бу иптәш минем ирем булыр: кияүгә чыгып кайттым»,— диде
Башка да сыймаслык бу хәлгә ни дип әйтергә бетмичә, Ханәфи шаккатып торган арада Мәрфуга үзе кирәк дип тапкан әйберләрне атып чыгып, теге Әзмәвернең капка төбендә торган «Жигули»ена төяделәр дә китеп бардылар
Мәрфуга Шәрәфине дә үзе белән атып китте. Алып китеп бик әйбәт итте. Ханәфи малае булып саналса да. аның фамилиясендә йөрсә дә, ул малайның кыяфәтендә Ханәфигә тамчы да охшашлык юк: Кавказ ягы халыкларыныкы кебек, кара бөдрә чәчле, коңгырт зур күзле кәкре дәү борынлы, каратут чырайлы бер малай иде ул. Ә Ханәфи үзе аксыл-сары чәчле, зәңгәр күзле тупыйк борынлы, чандыр гына бер кеше. Шәрәфинең Ханәфигә охшамаганын халык та бик яхшы күреп тора һәм. җае чыккан саен, астыртын елмаеп: «Кемгә охшап батай бөдрә булган соң сезнең бу малаегыз?» дип. Ханәфинең болай да авыртып торган күңел ярасына тоз сибәләр иде. Шуңа күрә Мәрфуга малаен үзе белән атып киткәнгә сөенде генә Ханәфи хәзер инде теге үтергеч сорауны биреп тинтерәтмәячәкләр иде.
Мәрфуганың китеп баруы шундый да көтелмәгән, шундый да кинәт кенә булды ки. Ханәфи аннан ник китәсең дип түгел, кая китәсең, кем соң синең бу Әзмәверең, дип сорарга да өлгерә алмады. Соңыннан Кече Елга халкы арасында йөргән имеш-мимешләргә караганда, эш болай булган Теге Әзмәвер — Мәрфуганың авылдашы икән. Яшь чакларында алар үзара сөешеп йөргәннәр, өйләнешергә дә сүз куешкан булганнар Ләкин Мәрфуга эшне бозып ташлаган: авылларына кунакка кайткан бер офицерга ияреп китеп барган. Шуның ачуыннан Әзмәвер дә авылларыннан чыгып киткән дә. болар бер-берсен бөтенләй югалт-каннар Әмма икесе дә. бер-берен оныта алмыйча, сагынышып яшәгәннәр Мәрфуга авылларына кайткан вакытта Әзмәвернең дә кунакка кайткан чагы булган. Әзмәвер шуңарчы өйләнми йөргән булган икән. Әнә шулай очрашканнар, сөйләшкәннәр дә кавышырга булганнар, имеш
Чыны шулай булгандырмы, әллә халык уйлап чыгарган әкият кенә идеме бу — шайтан белсен. Тик шунысы хак тегенең китүенә куанды гына Ханәфи. Югыйсә тагын әллә ниләр кыланып. Ханәфинең башын бөтенләй дә миңкетеп бетерер иде Аңарчы кайнаттырганы да бик җиткән ул хатынның. Шул елларда булган хәлләрне исенә төшергәч, менә хәзер дә күңелләре болганып куйды Ханәфинең. Шул юха елан башын әйләндермәгән булса, болай ук адәм хурына калмый иде ул. һәм рухи яктан, һәм физик яктан сөлек урынына суыру өстенә. Ханәфи тапкан акчаның да тиененә хәтле үзенә йомып, җилгә очырып торды ул. иблис кавеменнән яралган нәрсә' «Сәламәтлегем шәп түгел, врачлар шулай куша». — дигән булып, җәй саен диңгез буена ялга йөри, анда алып киткән акчасын туздырып бетерә дә. кайтыр юлга акчам калмады дип. телеграф аша сорап алдыра иде.
Әнә шуңа күрә, ярый, китеп баруы яхшы булды әле. бер дә әллә кем түгел, ир-ат алдында кылтаеп куштанланып йөрүдән башканы белми иде. кагылдым ичмаса дип. куанган иде Ханәфи. Әмма куанычы күпкә бармады Китеп, күп тә тормады. Ханәфине судка биреп. Ханәфигә тырнак очы кадәр дә охшамаган Шәрәфиенә алимент түләттерә башлады ул имансыз хатын
20
Бердән. Мәрфуга китеп баргач, икенчедән, эш урыны инде күптән Курачыкта булганга. Ханәфигә Кече Елгада яшәүнең мәгънәсе качмады Куралыкка кайтып яши башларга кирәк иде аңа Үз өйләренә* кайтырга теләвен белдереп, кеше аркылы Хәлимәгә сүз катып караган = иде якын да китермәде хатыны Малае Хәсән ул елны инде уннверсн- 1 тетның икенче курсында укый иде. Аптырагач, аның аша эш итеп ■- карарга булды Ханәфи. Октябрь бәйрәме көннәрендә авылга әнисе янына j кайтканын көтеп торды да. урамда туры китереп:
Мин теге завклуб хатыннан киттем. Авылга кайтырга иде исәп. | Әниең белән сөйләшеп кара әле, улым, дип сүз башлаган ңде Ханәфи * Хәсән кырт кисте: *
Юк инде, абзый! Кайтасы булгач, элегрәк, әни белән безгә = кирәк чагында кайтырга иде аны Хәзер синең хаҗәтең бер тиен' 5 диде. х
Үз каныннан яралган, үз токымын дәвам итәргә тиеш булган бер- £ дәнбер баласыннан шундый сүзләрне ишетү бик авыр булды Ханәфигә = Болай дип әйткәнче, яңагына сугып китсә, җиңелрәк булыр: бер авыртыр * да бетәр иде. Ә ул малай сукмыйча аңгырайтып китте
«Тыныч сөйләшүләр» юлы белән эш чыгара алмагач. Ханәфи ж йортка дәгъва кылып, судка бирде Инде ничә ел аерым яшәсәләр 2 дә. закон каршында ул әле Хәлимәнең ире санала, шулай булгач, йортның яртысына дәгъва кылырга хакым бар дип уйлаган иде Аннары килен, ул бит йорт бүлүне таләп итми, шунда кереп яшәргә генә тели иде.
Бу юлы да эш ул дигәнчә барып чыкмады Инде ничә еллар өегездә семьягыз белән яшәмәгәнлектән. сез ул йортка дәгъва кылу хокукын югалткансыз дип. суд Ханәфииең үтенечен кире какты
Күрәсең. Ханәфииең ир-ат башы белән шулай вакланып йөрүенә ачуы чыккандыр, күп тә үтмәде, аерылышу хакында Хәлимә үзе судка бирле
Аерылу үз файдасына булмаячагын сизә иде Ханәфи Шуңа күрә аерылышырга ризалык бирмәде. Аннары тагын судьясы да бөтенләй үк күз күрмәгән кеше түгел, әшнәсе үк булмаса да. күптәнге танышы Ханәфи колхоз председателе чагында да. авыл советы председателе булган чакта да килгәләп йөргән кеше иде Шуңа да карамастан, суд ал арны берсүзсез аерды Чөнки Ханәфииең инде ничә еллар Kt*ie Елгада Мәрфуга белән торуын бөтен район, шул исәптән, судья да белә иде. Мәсьәләне Хәлимә файдасына хәл кылуда әнә шул факт эшне хәл итте. Аның әле шунысы гаҗәп суд барышында судья гел Хәлимә ягыннан торды Эшне аның файдасына хәл итүе генә җитмәгән. ул әле Хәлимәне кызганын, акыл өйрәтеп утырган була
Нигә соң сез. ди. ирегез бүтән хатын-кыз белән тора баш лагач ук аерылмадыгыз? Шул чакта аерылсагыз, гражданин ХәЙрет- диновтан балагызга алимент алып торган булыр идегез, ли
«Каян килен андый нәрсәгә башы җитсен ул тубал башның?'» дип. эченнән генә көлеп-куанып куйган иде шунда Ханәфи. Әмма алданрак куанган булып чыкты Хәлимә судьяга менә ничек җавап бирде
Беренчедән, аның эшләгәне эчүгә һәм сөяркәләренә дә җит ми иде Икенчедән, мин аннан алимент түләттереп торган булсам, соңыннан ул үзе дә малайдан алимент алып канын корытачак иде Болай. ичмаса, улымның киләчәге өчен җаным тыныч'
Менә сиңа мә! Иөр син аны тубал баш дип Дөрес, башта >ле район үзәгендә яшәгән чакларында, кибеттә эшләгәне, исәп-хисап белән алыш биреш иткәне бар иде Хәлимәнең. Куралыкка кайткач та. «Кызыл үрнәк»не «Кызыл юлэга кушып, авылда кибетне бетергәнгә кадәр, кибетче булып торды Аннан соң инде күпме вакыт үтте бит
Соңгы ун унбиш елда ул. кая кушсалар, шунда барып, гади колхозчы булып кына эшләде Кешеләрдән акыл алгандыр дияр идең, елына берәр тапкыр Казанга барып кайтуларын санамаганда, читкә, зур дөньяга чыкканы да юк Шуңа күрә Ханәфи аны бик тә надан һәм томанага санап йөргән иде Ә ул. әнә. Ханәфидән акыллырак булып чыкты барысын да алдан күреп эш иткән! Әитәм аны теге чакта Ханәфине өйалды ишеге төбеннән борып җибәргәннән бирле актан да. карадан ла дәшмичә, шыпырт кына йөргән иде Барысын да эченә җыеп, ачуын алыр өчен көне-сәгате килеп җиткәнен көтеп йөргән икән, явыз...
21
Шулай итеп, йорты бар килеш торыр урынсыз, үз авылында чит кеше булып калды Ханәфи Ул көннәр исенә төшкәч, менә хәзер дә тәннәре чымырдап, эсселе-суыклы булып китте. Чөнки ул көннәрдә күргән-кичергәннәре әле дә бик ачык хәтерендә саклана иде.
Ханәфи Куралыкка кире кайтырга теләгән ул чорда авылда ху- жалары читкә киткән дүрт йорт буш тора иде. Вакытлыча гына кереп торырга рөхсәт сорап. Ханәфи аларның хуҗаларына хат язып караса да. әйтерсең алдан сүз белешеп куйганнар, берсе дә ризалык бирмәде. «Гаеп итмә. Ханәфи туган, рөхсәт бирә алмыйбыз шул Үзебез кайтырга җыенабыз»,—дип җавап бирделәр Ләкин Ханәфи белә: берсе дә кайтырга җыенмый иде аларның. Хәнәфинең председатель чагындагы кыланышларын оныта алмыйлар Әлбәттә. Хәнәфинең ал арга карата гаделсез чаклары, кайбер очракларда хәтта тиешсезгә кимсеткән көннәре дә булгандыр Тик нигә инде шул вак-төяк нәрсәләрне гомер буе күңелдә саклап, кинә тотып йөрергә кирәк5 һәй. болан булырын белгән булса, алай гына кыланыр идемени ул! Кандала урынына сытар иде аларны! Колхоз председателе чагында теләсә кайсын «әпипә»гә биетә ала иде бит ул аларның!
Амбар хәтле йорты була торып, туган авылында сыеныр урын таба алмыйча интеккәч, аралары инде күптән суынган булса да. элекке дуслык хөрмәтенә бәлки сыендырып торыр дип. Хөсниҗамал хозурына да барып караган иде Ханәфи Тик ул хатын да: «Юк. булмый Ханәфи агай, кешедән ару түгел Әллә ни сөйләүләре бар Аннары, үзен күреп торасың, кызым да үсеп җитте». - дигән булып, күзен дә йоммыйча борып җибәрде Ә бит заманында: «Ханәфием-җаным. Ханәфием-бәгырем Синнән дә акыллырак, синнән дә көчлерәк, синнән дә сөйкемлерәк ир-ат юктыр Синең белән очрашмасак. бу дөньяда яшәүнең тәмен белмичә үләсе идем Ярый әле. бәхетемә, сине туры китерде ходай!» дип. Ханәфи өчен күккә ашарга әзер булып, кая басканын белмичә бөтерелеп йөри иде Ә хәзер, кулыннан власть киткәч. Хәнәфинең аңа кирәге калмаган, ул аны вакытлыча гына сыйдырып торырга да теләми Их-ха-ха! Хатын-кызга ир-атның үзе түгел, биләгән урыны, дәрәҗәсе кирәк икән шул...
Ул елларда калхозлар экономик яктан шактый ныгыган, читтән килгән яшь белгечләргә: агрономнарга, укытучыларга, өйләнеп башка чыккан яшь механизаторларга, хәтта кайбер гади колхозчыларга да колхоз исәбеннән (бәясен акрынлап соңыннан түләү шарты белән) йортлар салып бирә башлаган иде Ә Ханәфидән соң эшли башлаган председатель җитәкчелегендә «Кызыл юл» колхозы бу җәһәттән тагын да алгарак китте шәһәрчә бөтен уңайлыклары булган, өчәр, дүртәр бүлмәле типовой йортлар төзергә кереште. Ханәфи,— бердән, гади колхозчы гына түгел, бригадир кеше Икенчедән, аңа Кече Елгадагы шикелле дүртәр бүлмәле таш йорт кирәк тугел. үзләренең Куралыгында ару гына бер агач йорт булса.бик җиткән иде. Менә шул ният белән ул. Куралыкта үзенә йорт салып бирүләрен . генеп.
колхоз идарәсе исеменә гариза язды һәм шул бәләкәй генә үтенечен берсүзсез канәгатьләндерерләр дип уйлаган иде Моменты да бик уңай «Кызыл юл»ны республика күләмендә алдынгылар рәтенә чыгарган, әмма нигәдер Ханәфине бик үк өнәп бетерми торган элекке председатель пенсиягә киткән, анын урынына Ханәфигә хөрмәт бепән карый, аннары аңа бераз чыбык очы да тиешле әлеге шул Нургазизне председатель * итеп куйганнар иде. ’ =
Ләкин Нургазиз. Хәнәфинең гаризасын идарә утырышына куеп та I тормыйча, үзенә кире кайтарып бирде =
Юк. Ханәфи абый. - диде ул. аның гаризасына күз салу * белән Бу эшне колхоз үз өстенә алмаячак Расхудыннан куркуда « яки сине санламауда түгел мәсьәлә Хикмәт башкада Хәтереңә төшер « әле: Куралыктагы сарык фермасын Кече Елгага күчерттерү өчен заманында кем тырышып йөргән иде? *
Кем дип идарә карары белән эшләнгән эш иде инде ул =
- Дөрес, идарә карары белән эшләнгән Ләкин синен тәкъдим 5 белән чагарылган бит ул карар Аннары килеп, әле ун ел элек кенә > Куралыкта егермеләп ат булганын мин үзем дә хәтерлим Алар кем > инициативасы белән бетерелде? Синең күрсәтмә белән' Инде килеп. = Куралыктагы башлангыч мәктәпне яптыру кем эше булды? Анысы да • синең эш! Ә бит авылда укучы балалар аз булганга килеп чыккан z кагылгысыз хәл түгел иде бу. Сезнең авылда ул елларда ел саен * тугызар-унар бала укырга кереп тора иде Ул балаларның аталары = колхозда түгел. Үшемкә ПМКсында эшли, шулай булгач, балаларын да шунда алып барып укытсыннар, дигән сылтау белән яптырдың син ул мәктәпне Перспективасы юк дип. син хәтта Куралыкның үзен дә Кече Елгага күчертергә йөргән идең Авыл халкы Верховный Советка язып кына коткарып калды аны Ә хәзер, атлары, фермасы, мәктәбе булмау аркасында авыл яшьләре читкә китеп беткәч. Куралыкның үсү перепек тивасы. чыннан да. юк инде. Шулай булгач, мине санламыйлар, ким сетәләр,’ йорт салып бирмиләр, дип син идарәгә үпкәләмә. Ханәфи агай Беркем кимсетми сине Хөрмәтебез дә бар Ничек булса да. гомерең буе җитәкче эштә эшләп килден Анысын бик яхшы беләбез Телисең икән, һич тә кызганмыйча. Кече Елгада яшь белгечләргә дип салынган йортлардан бер бүлмәле фатирны иртәгә үк бирә апабыз Анда торып. Курапыкта эшләү авыр булыр дисәң, рәхим ит. кайта килә йөрер өчен үзеңә бер ат та беркетергә мөмкин Әмма Курапыкта йорт салып бирү турында сүз дә була апмый, агай
Әнә шулай нпләп кенә Хәнәфинең авызын томалап куйды ул егет Аңа каршы килеп булмый, чөнки әйткәннәре барысы да дөрес иде, кызганычка каршы. Хәзер инде искә алырга да оят Куралыкны менә шушы бүгенге аяныч хәлгә калдыру шулай кирәк булганнан яки өстән кушып эшләнгән эш булмады ул. Фәкать Хәнәфинең үз мәнфәгатен кайгыртуыннан килеп чыкты Куралыкны Кече Елгага күчергән тәкъ дирдә, беренчедән. Ханәфи Хәлимәнең горурлыгына бик каты сугачак иде: «Теге чакта өеңә дә кертмичә, әллә кем булып, бусагаңнан кире борып җибәргән булдың Ханәфи белән шаяру яхшылыкка алып бар мый ул: менә хәзер өең белән бергә минем янга Кече Елгага күчеп килдеңме инде?» дип әйтмәкче иде ул. Хәлимәнең йөзенә бәреп
Аннары килеп, Куралыкны күчерүнең Ханәфи өчен тагын берничә уңай ягы бар һәр ел саен авылның ике чишмәсен төзәттереп, буасын будыртып йөрисе булмый, инде бик нык тузган зират коймасын төзәттерүнең кирәге капмый, авылга электр кертик, радио уткәртик дип. Куралык халкы Ханәфине бимазалаудан туктаячак нде
Авылны күчертергә йөрүенә югарыдан каршылык юк. киресенчә, хуплап торалар, чөнки ул чорда гомуми курс шундый иде Әнә. ышанмаган кеше алып карасын ул елларда чыккан газета журналларны Укып карасын шул елларда басылган китапларны Кечкенә авыллар
ның перспективасы булмавы, шәһәр белән авыл арасындагы аерманы бетерү юлында кечкенә авылларның киртә булып торулары, шуңа күрә аларны тизрәк зур авылларга күчерү кирәклеге хакында күпме мәдхия язылган анда!..
Хәзер генә ул бәләкәй авылларны бетерергә ярамавын, аларны да сакларга кирәклеген күтәреп чыктылар чөнки һәр авылның ка- '■ -тланмас матурлыгы, тарихы, традицияләре бар Колхозларның алга таба үсешендә алар киртә түгел, киресенчә, файдалы булулары хакында яза да. сөйли дә башладылар Әйтергә кирәк, белеп язалар, белеп сөйлиләр. Менә шушы Куралык авылын гына ал Үзе зур бул- часа да. тарихы борынгыдан килә. Ул тарих авыл зиратындагы кабер ташларына язып барылган. Бер кабер өстендәге таш әнә Батгар дәүләте заманында ук куелган ди. Казаннан килгән археологлар тик шергән иде. шулар әйтте Аннан соңрак куелган бүтән гыйбрәтле ташлар да байтак анда Ханәфинең үзенең дә биш бабасы шунда күмелгән Ике бабасының кабере әле дә билгеле (Ханәфи кечкенә чакта әтисе күрсәткән иде) Тик алар инде иңеп, жир бетән тигезләнеп килә Ул каберләрне Ханәфи бары өсләрендә үсеп утырган агачларыннан гына таный. Элек, көчендә-куәтендә чакта, шуларга кабер ташы кундырырга башына килмәгән Хәзер бик куйдырасы да, әмма рәте юк Үзе авыл советы председателе чагында уйларга иде аңа бо- ларны Яңартасы иде бит шул зиратның коймасын дип. халык Хәнәфигә күпме әйтте. Ханәфи ул эш белән мәшәкатьләнеп йөрергә теләми иде «Яңартасы икәнен үзем дә беләм. ләкин акча юк бит», —дип. тегеләрдән ансат кына котылырга теләде. Шуннан соң халык үзара сөйләшеп, акча да жыйган иде. Ханәфигә тик баганалыкларын һәм коймалык такталарын гына юллап бирәсе калган, ә рәшәткәсен ир- атлар бушлай тотып бирергә дә риза иделәр Ул. ахмак баш. шуны да эшләмәде Алай гына да түгел, ул хәтта зиратка койма тотарга дип жыйган халык акчасын исраф итеп, эчеп бетерде. Моннан да зур жи- наятьнең булуы мөмкинме соң? Гөнаһысы зур кешеләрне жир йота торган булса. Ханәфине инде күптән йотар иде. ярый әле жирнең андый гадәте юк...
Хәзерге авыл советы председателе, әнә. баганаларын да. жеп- сәлекләрен дә. рәшәткәлек тактасын да үзем табам, эш хакын да түлим. тик коймасын гына коеп бирегез шул зиратның дип. күпме ялварып йөрде. Авылда аны эшләрлек кешеләре дә бар. Әхмәтгалиләр. Нурмыйлар. Мөбиннәр, пенсиядә булсалар да. үзләренә кирәкне яшьләреңнән болайрак эшлиләр Зиратка койма тотарга берсе дә теләмәде шуларнын «Хәзер аңа койма коюдан ни мәгънә? Авылны үчермәскә кнрәгие Авыл үзе беткәч, аның зираты агач рәшәткә түгел, бетон койма корсаң да бетә инде ул».— диделәр Ә үзләре берәрсе- нең капка төбендәге такта өстенә жыелып, хатыннар күк. көннәр буе ләчтит сатып, кәрт уйнап, тәмәке пыскытып утыралар Шул хәлгә эче по шып. быел жәй бер вакыт тегеләрне оялтмакчы булып караган иде Ханәфи. ник авыз ачканына үкенеп бетә алмаслык иттеләр:
— Үткән тарих белән киләчәк буыннар хакында кайгыртырлык акылың булгач, нигә соң син ул зиратны элегрәк, үзең авыл советы персидәтеле чакта, халык үзе сорап торган чакта, авыл әле таралмаган чакта рәшәткәләтмәдең? Хәзер нәрсә? Хәзер күмәр кеше дә бетеп бара бит инде ул зиратка! —дип көлделәр генә
һәй. кая анда Ханәфинең сүзен исәпкә алу. хәтта сиксән яшьлек Хисам карт сүзен дә калакларына да элмәделәр.
— Курыкмагыз. аңа гына бүсерегез төшмәс. Багана төпләрен казышып, баганаларын утыртышсагыз, коймасын үзем дә мәтәштерәм мин аның!—дип тә караган иде Хисами карт Ыжлап та бирмәделәр. Шуннан ары Хисами карт
- Кадалып китегез инде алай булгач!—дип лачкылдатып бер
төкерде дә, күрше авылдан кешеләр яллап, зират коймасын үз акчасына тоттырды Аннары район үзәгендәге көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатына барып, ике кабер ташы алып кайтты Берсе — үзенә, берсе Гөлзәйрәсенә. Ташларга үзләренең исем-фамилияләрен. туган елларын да яздырган, үлгән елларын язарга урын калдырган -Хнысы ашыгыч түгел, ахырдан яздыртырсың дип. Гайнелхәят малае Каюмга * алдан ук акчасын биреп, ул яктан да эшен бетереп куйган Бәдерннса = карчыкка үлгән елында ук таш куйган иде инде Ә чардуган куюны 8 ул кирәк дип санамый Үлгәч тә башкалардан аерылып торырга те- = ләгән ахмаклар уйлап тапкан’нэрсэ генә ул ди
Ни гомер начальник булып йөреп. Ханәфи үзенең газиз әнкәсе « каберенә тәки ни чардуган, ни таш куйдыра алмады Бабалары ха- ' кында әйткән юк инде Ә бит зират — адәм баласының төп йорты ф Беркем, шул исәптән Ханәфи дә. анда бармый калмаячак Биле белән _ аяклары һаман шушылай йөрәккә төшеп сызлап торса, быел кыш ук = китеп бармагае әле. Ярты дөньяны яулап алган патшалар да каршы тора алмаган үлемгә Алай-болай булып китсә, авыл халкы казыр инде > анысын Ә менә каберенә таш куючы булмас! Алдан хәстәрли башлый- А сы иде дә Бу хәлдә кая анын артыннан йөрү' Утырган урыныннан ку- = бып китәргә дә коты чыгып утыра әле менә Ай-Һай яман икән бу * радикулит дигән нәрсә!
Ә бит бу каһәр суккан авыру аңа үз ахмаклыгы аркасында эләкте *
22
Куралыкта электән калган ферма өе бар иде Авылда фатир таба алмагач, Ханәфи ул елны шул өйдә тора башлады Инде бик нык тузган кыйшайган, авылдан читтә берүзе боегып утырган зур. шык сыз бер өй иде ул Каралты-курасы түгел, хәтта янында бәдрәфе дә юк иде аның Авыл советы председателе чагында Ханәфигә «Сиңа әнә шул йортта берүзең яшәргә туры киләчәк».—дисәләр, ул моңа ышан мае. кычкырып көләр генә иде Ә теге елны исә әнә шул ярым /кимерек йортка куанып урнашты ул Авылның чүплек чокырына чыгарып таш лангаи бер иске тимер караватны төнлә, кеше-кара күрмәгән чакта, шул өйгә алып кайтып, үзенә ятак әзерләде Комбайнчылардан калган ватык өстәлне алып кайтып, рәтләштереп куйды Әлумин кәстрүл, тәлинкә, кашык, чүмеч сатып алды да шул өйдә көн күрә башлады
Башта бик күңелсез һәм шомлы булды аңа Төнлә берәр үч.ик үтереп чыгар сыман яки. караңгыда тышка чыкканын саклап торып, бүре буып китәр шикелле иде. Шулардай куркып, төннәр буе йоклый алмыйча ятты Тора-бара ияләште тагы
Бригадир эше авыл советындагыга караганда бөтенләй дә җиңел булып чыкты Тегендә көненә йөз кеше төрле мәсьәлә белән кнлеп. башны катырып бетерәләр иде Ә монда, эшкә ярый торган тугыз бөртек колхозчыны көндәлек эшкә кушу, ике-өч көнгә бер ипкыр Кече Елгага барып, председательдән күрсәтмәләр алу кайтышлый авыл кешеләренә дигән хатларны, гәҗитләрне алып кайтуның бер кыенлыгы да юк. ә хезмәт хакын башка бригадирлар белән тигез ту лиләр иде
Тик бер нәрсә ашарга әзерләү мәсьәләсе кыен иде Ханәфигә Иллегә җитеп килсә дә. анын бит шуңарчы аш пешерү икмәк салу түгел, хәтта бәрәңге әрчеп караганы да булмады Башына төшкәч, башмакчы буласың икән ул ал арын а да өйрәнергә туры килде һәрхәл дә. шул ялгызак тормышка ул инде тәмам күнегеп килә, болан яшәунең хәтта уңай ягы да бар кайчан кайтып керсә дә. кайда булдың, ни эшләп йөрдең дип. Мәрфуга шикелле допрос алучы юк иде Әмма
Жәнләр. көзләр үтеп, кышка кергәч, хәлләре хөртиләнде Ханәфи
нен. Ничә еллар хуҗасыз торганга, мүкләрен кош-корт йолкып, тычкан кисеп, нигезен кумак тишеп бетергән, аннары миче дә бик искергән ул өй, күпме яксаң да. җылынмый иде. Күрше авылдан кеше яллап стеналарын мүкләтүнең дә файдасы тимәде. Мичен яңартырга кирәк иде.
Кирәген кирәк тә, бу заманда мич чыгаручы табу җиңел эш түгеп шул. Түләвен дә әйбәт түлиләр кана үзләренә, икмәк миче чыгару йөз илле тәңкә тора. Аннары килеп ашау-эчүе дә хуҗа өстеннән, үзләреннән бер тиен акча чагарасы түгел. Миччене өенә барып алалар, эшен бетергәч. илтеп куялар Тәҗрибәле мичче иң зур мичне дә көн ярым- ике көн эчендә эһ тә итмичә салып бетерә. Шулай итеп, ике көндә бригадирның бер айлык эш хакын кесәсенә сала да кайтып китә. Хәнәфинең хәзер ата торган пенсиясеннән түлисе булса — ике айлык пенсия кирәк Ләкин юк. мич эшенә өйрәнергә, ни хикмәттер, бер дә атлыгып тормый хәзергеләр. Авыр эш. пычрак эш дип карыйлар, күрәсең. Ә бит оста мичче кулын да буямыйча эшли ул эшне. Аның бит балчыгын хуҗалар үзләре изә, кирпечен дә миччегә алар биреп тора.
Интекте ул елны Ханәфи кеше эзләп. Кече Елгада мичче бар иде барын. Ләкин, кыш өстеннән эшли торган эш түгел ул дигән булып, асылда исә Ханәфигә яхшылык итәсе килмичә, риза булмады. Инде ни эшләргә дип, ут йогып йөргәндә, җае чыкты тагы. Үшемкә ПМКсында тракторда эшләүче үз авыллары егете, майның ундүртенче кичәсе кебек түм-түгәрәк табак битле, сап-сары чәчле, сирәк ак кашлы Рәшитнең мич чыгарганы бар икән. Гозерли торгач, шуны күндерде Ханәфи. Бер тотынгач, эшне бик тиз тотты егет: уналтынчы декабрьдә иртәнге сәгать сигезләрдә башлаган иде, унҗидесендә кичке бишләргә чыгарып та бетерде. Кар әле аз, әмма җир бик нык туңган, төннәрен суык унҗидешәр градуска җитә иде ул көннәрдә. Куралыкка электр уты Ханәфи авыл советыннан киткән айда ук кертелгән булса да, ферма өенә чыбык сузылмаган иде. Шуңа күрә шул суыкта теге егет ничек эшләр икән дип борчылган иде Ханәфи Аның да җаен тапты Рәшит: үзе ясаган тимер миче бар икән, мич чыгарганда, Хәнәфинең өен дә, измә ясыйсы суны да шул мич белән җылытып тордылар Аның әле тагы шунысы гаҗәп: башка вакытта хәйран гына салып йөри торган Рәшит Ханәфи кыстап торганда да: «Эшләгәндә — эчмибез, эчмәгәндә — эшлибез Кыстама, агай»,-дип, мич чыгарганда бер грамм капмады. Эш хакын да башкалар шикелле каерып түгеп, бик арзан — нибары илле сум гына алды. Ә мичнең стенасын шундый тигез итеп салган — карап кына торырлык! Гомер буе мич чыгарып йөргән атаклы осталарның да кайчакта эшләре уңышлы булмый, морҗалары төтенне суыр- маса, яңадан сүтеп чыгарырга туры килә иде: Рәшит чыгарган мичкә ул яктан да теп тидерерлек түгел иде: чыгарып бетергәч, беренче тапкыр ягып җибәргәндә үк завод торбасы шикелле гөрләтеп кенә суырып алып китте. Куанып бетә алмаган иде моңа Ханәфи
Тик менә җылы тотмый торган булып чыкты ул мич. Яккан чагында, дөрес, кул тидереп булмаслык дәрәҗәдә кыза. Ягудан туктап, морҗа калагын томалауга, ике-өч сәгать үтми — суына да бетә. Авыл җирендә, гадәттә, олы мичкә тәүлегенә бер тапкырдан ары ягылмый Ә моңа икешәр тапкыр ягудан да файда юк. Аптырагач, әллә шуннан суына микән дип, Ханәфи юшкә калагы өстенә киез дә каплап караган иде барыбер нәтиҗәсе булмады. Иртән торуга чиләктәге суларга хәтле бозланып ката, ишек җепсәләрен ап-ак сыкы каплый иде.
Әнә шул чакта эләкте Ханәфигә радикулит. Аңарчы ул әле сау- таза, бер тапкыр да врачка барып караган кеше түгеп иде. Грипп- фәлән эләгеп, азрак чирли башласа, тозлап-борычлап бер стакан акны салып ятып йоклый да. иртән торуга, авыруы юып алгандай була торган иде Шул салкын ферма өендә торган елны гына харап булды Ханәфи. Яңа елга каршы төндә шундый «төшереп» кайтылган, Ханәфи хәтта өенә кайчан һәм ничек кайтып кергәнен дә хәтерләми иде
Тениең бер вакытында башы ярылырдай булып авыртканга уянып китсә ишек бусагасы төбендә идәндә ята бу Өстен чишенүен чишенгән, әмма урынга барып ятарлык хәле булмаган, күрәсең, бусага төбендә как идәндә йоклаган Ток тоткандай, дер-дер калтырый иде ул Җитмәсә тагын бик хәтәр укшыта да иде Шунда берәр йөз грамм сатып куйса, яисә кайнар чәй эчсә дә бераз хәлләнеп китәр иде Ләкин. * күрәчәгенә каршы, бер грамм әйбере дә катмаган, ә чәй кайнатырлык = хәле юк иде Ханәфинең Караватына да көч-хәл белән генә барып г ятты ул Иртән бөтенләй тора да атмады һәм унике көн рәттән урын = өстендә ятты Ярый әле. хәленә кереп. Нурмый ярдәм итте: Ханәфи - аякка басканчы иртә-кич аның миченә ягып, ашарына әзерләп торды 5 (ни әйтсәң дә. Ханәфи ул чакта кирәкле кеше — бригадир иде бит < әле) Әнә шуннан гарипләнеп калды ул
Моңа барыннан да элек Ханәфи үзе гаепле иде. әлбәттә Акы- - лып җуярлык хәлгә җиткәнче лыкынгач. шулай булмыйча ничек булсын? * Дөрес, ул көнге эчүе бөтенләй үк сәбәпсез ту тет. сәбәбе бар иде аның Урып-җыю чорында планнарын арттырып үтәгән комбайнчылар, шо- ? фсрлар. тракторчылар белән бергә. Ханәфигә дә шактый гына премия * тиде ул көнне Шуны «юганнар» иде Ләкин бит премия алдым дигәч = тә дуңгыз булганчы эчәргә димәгән! Ул көнне премияне Ханәфигә ка- £ раганда биш тапкыр артык алган комбайнчылар булды Аңа карап. 2 берсе дә Ханәфи хәленә төшмәгән, барысы да вакытында өйләренә “ кайтып ятканнар лабаса!
Шулай да аңа авыру эләгү бер исереклек аркасында гына булмады Ни өчен дигәндә, ул бит. ничек кенә сәрхушләнмәсен, юлда егылып калмаган, өенә кайтып егылган Әгәр шунда өе бүтән кешеләрнеке шикелле җылы торса, идәндә йоклаганнан гына әллә ни булмас иде аңа Азрак салкын тиеп, йөткергәләп йөрер иде дә шуның белән үтеп китәр иде Ә менә болай. өе сулар катарлык салкын булгач, авыру эләгү генә түгел, бөтенләй катып үлүе дә бик ихтимал иде ул чакта Ханәфинең Шунда өнсез-аңсыз килеш «ычкынган» булса, менә шушылай, кымшанырга да куркып, сызланып яшәү җәзасыннан котылган булыр иде ичмаса! Инде ничә ел чиләнә бит өзми дә. куймый да җелеккә төшеп торган шушы сызлану белән. Әле тагын күнме чиләнәсе бардыр Яшерен батырын түгел, билләре аяклары сызлануга түзә алмыйча, үзенә- үзе кул салыр чиккә җиткән чаклары була Ханәфинең Берәүгә дә кирәгең калмыйча, бернинди максат нмегссз яшәүнең ни кызыгы бар да ни хаҗәте бар? Авыру кешеләрнең кайберләре, алда ышаныч өмет ләре булмаса да. яшь-егәрле чакларында эшләгән эшләрен, кешеләр гә кылган яхшылыкларын хәтерләп, шулар белән рухланып яши Иксн че берләре гаилә тормышы белән юанып. хатыннары, бала чагалары хөрмәтен тоеп, шуңа тотынып тора. Кайберләре хәлләреннән килердәй берәр файдалы шөгыль таба һәм шуның бетән гомер үткәрә Ханәфинең исә ни горурланып искә алырлык эшләгән эше. ни гаиләсе, ни дус-ише. ни шөгыле юк Ул беркемгә дә кирәк түгел Чөнки ул. шушы яшенә җитеп, берәүгә дә игелек күрсәтмәгән. Ә хөсетлекне куп эшләгән
Әлеге шул миченең җылы тотмавы да Ханәфи канчандыр кылган миһербансызлыкка җавап йөзеннән эшләнгән эш булып чыкты Табак бит Рәшит эше Анасыннан шәрә туган ул малай Ханәфи морҗасы ның төтен юлын калактан читтә үтә торган итеп чыгарган булган Шуңа күрә мичнең җылысы морҗа калагы ябык булганда да һавага очып барган Табак бит соңыннан Ханәфигә моны у ле әйтте Әйтте генә түгел, килеп, морҗаның төтенен калак аша үтә торган итеп рәтләп тә китте Ханәфи аңа
Нигә дип шулай кыландың, малай? Ни үчең барыг миндә? дигән иде. авылын ерган да көлә теге
Үчем юк. агай, ну ачуым бар ндс Исендәме, колхоз npen.ee-
дателе чагында урманнан утын алып кайтырга безнең әнигә ат бирми интектергән идең?
Ханәфи. әлбәттә хәтерләми иде. Аз булдымыни аның ат сораган кешеләргә ат бирмәгән вакытлары.
— Бирмәгәнмен икән, димәк, мөмкинлеге булмаган!—диде ул. Табак битнең шуны да аңламавына җене чыгып — Шуның өчен генә ачу саклап йөрмәсәң дә ярар иде!
— Юк шул. агай. — ди теге.—Мөмкинлегең барые синең ул чакта. Ләкин син атларны я өенә дәшеп эчергән, яки ат сорарга килгәндә кесәләренә шешә кыстырып килгән кешеләргә бирә идең. Безнең әнинең сиңа аракы алырлык акчасы юк иде. Шуңа күрә син аны көн саен, бүген булмый, иртәгә килерсең, дип унбер көн тинтерәтеп йөрттең
— Ну бит утынсыз калмагансыз уникенче көнне барыбер бир гәнмен!
— Хикмәт тә шунда, утынсыз калдык шул. Син ат бирмичә йөрткән арада безнең ул утынны урлап алып киткәннәр иде инде. Үкси-үкси җылады шул чакта әни Исән-сау үсеп кенә җитим, үзенә дә бу «әҗәтне» кайтарам әле мин ул персидәтелгә дип. әнә шул көнне үземә-үзем сүз биреп куйган идем Шулай булгач, син миңа ачуланма, агай, әҗәтне кайтару гына бу!— ди.
Ни эшләтәсең аны? Авызың кыек булгач, көзгегә үпкәләп булмый. Ә мичне начар салмаган иде ул Табак бит Төтен юлын калак аша үтә торган итеп төзәткәч, тәүлеккә икешәр тапкыр ягып азаплануның кирәге калмады, бер якканы да бик җитә иде.
Әмма . ул арада Хәнәфинең рәте киткән иде инде. Авыруы бодайга ук барып җитәр дип. башта ул уена да китермәде. Менә бетәр, менә үтәр дип ышанып йөрде. Эшләр шушылайга ук китәрен чамалаган булса, белә торып җинаять эшләгәне өчен. Ханәфи ул Табак битне шатырдатып торып судка бирер иде дә. аңа гомере буе акча түләп тора торган иттерер иде. Кызганычка каршы, мондый көннәргә ка- лырын бетмәде шул .
Ә авыруы елдан-ел көчәя барды Икенче группа инвалид булып калганына да инде ике ел тулып килә. Башта биш елдан артык теге ферма йортында ялгызы торып чиләнде.
Хәзер ул яктан зарланырга урын юк: инде менә өченче елы, ферма йортында яшәү газабыннан котылды: Хәлимә, Хәсән янына Казанга киткәндә, Ханәфигә йортын калдырып китте. Электры да. газ плитә- се дә бар Газын китереп торалар. Аракы эчмәсәң, башка кирәк-яракларына җитәрлек пенсиясе килеп тора..
Анысы шулаен шулай, тик менә тормышының кызыгы, яшәвенең мәгънәсе юк Хәнәфинең Алтмышка җиткәндә ни хатының, ни балаларың, ни дус-ишләрең булмыйча, карт бүре шикелле бер ялгызың тереклек итүгә калгач, нинди тормыш инде ул?
Гомер буе гел җитәкче булып йөреп, картаймыш көнеңдә авылдашларың хөрмәт итәрлек тә авторитет казана алмагач, хатының — ир, балаң — ата итәрлек тә абруең булмагач, бу дөньяга килеп, ипи черетеп йөрүең ни хаҗәте булды икән? Их-их-их-их!..
23
Менә тагын бер көн үтеп китте. Күңелсез, авыр уйлардан башка. бу көн дә, башкалары кебек үк. бернинди куаныч китермәде Ханәфигә Ике күзен дүрт итеп көткән кешеләре — Хәсән белән Хәлимә кайтмады Бил-аякларының сызлавы кимемәде. Алынмаган унбиш сутый бәрәңгесе бүген дә шулай түтәлендә торып калды Көнозын шушы капка төбендә утырып. Мокыт Нурмыйның нервы бозып китүеннән башка янына килеп хәл белешкән, дөнья хәлләрен сөйләшеп утыр-
ган кеше булмады Үзе эндәшеп туктатмаган булса. Хөсннжамал булып Хөсннжамал да күрмәмешкә сабышып узып китәсе иде бит
Әнә. көтү дә кайтып килә Халык мул яши хәзер һәр йортта сыер, сигезәр-унар баш сарык Сыер өстенә таналы-бозаулы кешьчәр дә бар Хатын-кызлар хәзер гөбердәтеп сыер сава башлаячак Авылга жылы сөт исе таралачак Ә Хәнәфинең хәтта кәжәсе дә юк Узган ел кеше аркылы инкубатордан унбиш чебеш апкайттырып асрап караган иде, аш атып-эчертеп йөрүе авырга килгәч, ачарны да суеп ашап бетерде..
Болай булгач, кайтмауларыдыр инде Хачимә белән Хәсәннең Кайтасы кеше моңарчы калмас иде
Болытлар куерганнан-куера бара Җиле дә көчәйде Сачкынай- тып та жибәрде Мөгаен, төнлә яварга ниятли Әбиләр чуагы купкә бармый шул ул Тиздән көзге яңгырлар китәр Тәрәзә капкачларын йолкып атардай булып, салкын-ачы жилләр исә башлар Андый көннәр Ханәфигә бер дә файдачы түгел Аның бит әле кыш ягарга утыны да юк Хәсәне юллап кайтартмаса, харап Хәнәфинең хәлләре
Ярар, монда утырудан мәгънә чыкмас Ничек итеп булса да кузгалып. өйгә керә башларга кирәк Дөрес, анда кереп кенә хәле яхшырмас яхшыруын Шулай ла өй өй булыр әле. капка төбендә төн үткәреп булмый лабаса
Казан - Переделкино — Карабельнач роща
1985—19Я6 еллар