Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЙӨРӘКТӘ НИЛӘР БАР?


r -ir чг ундый мизгелләр була күңел еш
II || кына көзге бакча кебек бушап г || кала Кәефсез, сырхау кеше сы- * ман үз-үзеңне кая куярга белмичә изаланасың, җәфаланасың. Тәнеңдәге һәр күзәнәкне ялгызлык изә. төшенке хисләр биләп ала. Әгәр дә әнә шул чакта күзеңә ниндидер китап чалынса, үзең дә сиз-мәстән. кайчандыр югалткан кадерле әйбереңне тапкандай сөенәсең. Җанга шат- лыклы-куанычлы хисләр тула
Китапның тылсымлы кодрәтен сүз белән генә аңлатып булмыйдыр, күрәсең һич арттыру булмас шагыйрь Фәннур Сафинның ’Күкчәчәк- исемле яңа китабы1 белән танышуым әнә шундый халәт вакы-тына туры килде
Болдырга ук чыгып кунак көткән хуҗа төсле, китапның беренче битендә урын алган -Яшик'- шигыре сине ачык йөз белән каршылый
Йөрәгемне мин сиңа тапшырам.— Ташлама җиргә, югалта күрмә Ул йөрәктә бит син үзең. үзең! Әйдә уз анда.уз син, уз түргә!
Ф Сафин моннан шактый еллар элек язган -Музей ачтым - шигырендә дә (минемчә. ул шагыйрьнең иң уңышлы әсәрләреннән иде) безне бер мәртәбә үз йөрәгенә дәшкән иде инде
Яңа музей — минем йөрәгемдә.
Килегез сез аңа,
Кешеләр!
Чакырган җиргә килми калу — әдәпсезлек Килдек Шагыйрьнең гадәти булмаган музее белән таныштык Мин гаҗәеп музей ачтым
Фатих Кәрим язган каләм бар.
Мин өр-яңа музей ачтым.
Анда
Кутуй кайта дигән хәбәр бар Минем музеемда Мөҗәйләрдән, Алишлардан яңа хатлар бар Анда Җәлил ярсып шигырь укый! Ә янында
Аның башын кискән балта бар
Һәм. без. әлбәттә, күңелдә тетрәндергеч тәэсирләр уяткан бу йөрәк-музейдан канәгать калдык Рәхмәтле булып калдык
Хәзер менә шагыйрь укучыны кабат үз йөрәгенә дәшә.
Түргә узар алдыннан, кыенсынып кына.
' Сафии Фэи и ур Күкчәчәк. Казан Татарстан китап нәшрияты. 1985 елшагыйрьдән гафу үтенәм бераз соңгарак калып килдем (“Күкчәчәк» китабы 1985 елда басылып чыкты) Безнең татарның гореф-гадәте шундый инде аның чакырган җиргә бераз көттереп, соңлабрак килергә ярата...
Түргә узам Кинәт йөзгә яз сулышы орынгандай була Гүя. бүректән арыган, кояш нурларын тансыклаган чәчләрне язгы җилләр тарап-тарап ала, яңа үләннәр арасында үз бәясен белеп кенә югарыга үрләгән табигать хушбуйлары — умырзаялардан һәм ландышлардан бөркелгән ләззәтле исләр борынны кытыклап уза
Мәгълүм ки. һәр шагыйрьнең яраткан фасылы була Үзенең бер халәтен чагылдырган «Уйчан көз» дигән шигырендә Мин — уйчан көз Кемдер, бәлки, яз-дыр • дисә дә. Фәннур Сафинның яраткан фасылы яз булырга тиеш дигән уй туды миндә Ни өчен дигәндә, яңа китапта урын алган шигырьләрнең күбесе шундый тәэсир калдыра Сүземне раслау өчен, төрле шигырьдәге аерым юлларга гына тукталам Без көткән яз күкрәп килер әле
(-Яз килер*)
Көзләрне дә язга охшатам!
(«Көзен чәчәк аткан алмагачтай »)
Язлардан соң язлар килеп
Гомерләргә ялганса
(•Күңел нишләр?’)
Инде күпме сиңа яз булып та, Таң булып та сөйләп карадым
(•Инде күпме сиңа «)
Күргәнебезчә, шагыйрь язга битараф түгел Ул аны үзенчә ярата, үз итә — мөнәсәбәтен белдерә Шагыйрь күңеле язга еш тартыла, чөнки аның өчен яз ул — наз. уяну Яз — яшеллек, яшьлек Яз — табыну, сагыну, учак кебек кабыну
Ф Сафинның моңарчы дөнья күргән китапларындагы шигырьләрдә яшьлек кайнарлыгы ташып-ургылып торган булса, яңа китапта исә ул бераз сүлпәнләнә төшкән Бу аңлашыла да шагыйрь төрле үзгәрешләр кичергән, уй-фикерләү басынкы-ланган, салмакланган Дөньяга караш та хәзер бүтәнчәрәк — ир уртасы булып өлгергән шагыйрьнеке Бәхәссез вакыт үз дигәнен эшли Табышлар өмет иткәндә, югалтулар бүләк итеп куйгалый. Куәт-дәрманны сыный. Шушы җәһәттән. Ф Сафинның чордашы шагыйрь Мөдәррис Әгъләмовның
1
Килт төшә вакыт — яньчэ гена Бар da була ул
диганча гена. — дигән сүзләренә кушылмыйча
б улмый
Шигърияттә «лирик мин» дигән бер төшенчә бар
Рецензияләрдә, тәнкыйть язмаларында •
шагыйрьнең лирик герое болай уйлый- -лирик
геройның рухи дөньясы шундый халәттә чагыла».
дигән кебегрәк сүзләрне бик еш очратырга мөмкин
Фәннур Сафинның -Тынлык* дигән китабы турында
язган рецензиясендә яшь тәнкыйтьче Ә. Сәхәпов
«лирик герой»ны үзенчә күзаллап болайрак тасвир
кылды
• ул — искиткеч оптимист табигатьле тормышны,
яшәүне җаны-тәне. бар күңеле белән сөюче ихлас
кеше Ул — табигатьнең моңлы бер баласы' Фәннур
Сафинның лирик герое яшьлек романтикасы белән
канатланган көчле ру хлы, нык үзәкле яшь кеше Аның
мәхәббәте ихлас, сөюе самими якты Ул бераз
хыялыйрак табигатьле дә ■
Лирик герой турындагы мондый күзаллауны
бернинди үзгәрешсез бүтән шагыйрьләр иҗатына
карата да әйтеп булыр иде дип уйлыйм Шуңа күрә,
кемгә ничектер, мин «лирик герой»ны аңлый алмыйм
аны кабул итә алмыйм Шагыйрь үзе булырга тиеш
шигырьдә, ә ниндидер лирик герой түгел Кояш
турында язамы шагыйрь. әллә кош исеменнән язамы
— аның >мин»ен (-лирик мин* түгел') гади укучы да
күрергә тиеш Бу урында Сергей Есенинның мәгълүм
сүзләрен искә төшерү урынлы булыр кебек «Минем
биографи ям — шигырьләремдә» - ди ул Моны шә-
рехләп тору кирәк түгелдер, шәт”
Ышанып әйтергә була Ф Сафинның >мин»е
шигырьләрендә бар Бер генә ми сал китерәм Менә
«Көзге сурәт* дигән сигез юллык шигырь
Сурәт кебек уйга талган урман.
Җил исләүгә, ахры. аптырап Күз кысарга куркып
кызаргандай Тып-тын калган нәни бер яфрак Көзге
ачы җиллар килерлар дә Карурманны ярсу итарлар
Ә яфракны алар үзлареча Юлдаш итеп урлап
китәрләр’
Карурман, җил. яфрак Халык, язмыш шагыйрь
Сигез юллык шигырьгә халык һәм шагыйрь язмышы
сыйган Шигырьдә үткән бар. бүген бар. киләчәк бар
«Мин- дигән сүз юк, әмма -мин» бар'
Яхшы шигыры-ә тылмач кирәкми Үзе өчен ул үзе
сөйли Аны бары тик күрә белергә, тыңлый белергә
кирәк һәм әл беттә, аңлый-уилый белергә дә кирәк
■ Күкчәчәк- китабы оч бүлектән тора -Туган җир-
, «йөрәктәге еракка- һәм
• Хаклык җиңә'- Исемнәрдән күргәнчә беренче
бүлектә - туган җир. табигать матурлык турындагы
шигырьләр Тыныч лык өчен җан атып язган
шигырьләр дә шактый
Җан омтыла һаман бу дөньяның Гел кояшлы ягына,
ягына
(«Колен чәчәк аткан алмагачтай •)
Торлыш Көрәш, әйе. Көрәш' Беләктә коч барында.
Кирәк Ирек һам Мәхәббәт
Сара йлары н сал ы р. а'
(•Тормыш
Икенче бүлектә урын алган шигырьләр Фәннур
Сафинның да -Мәхәббәтнең Мәҗнүн премиясен»
дәгъваларга лаек шагыйрь икәнлеге хакында сөйли
Ят куллардан сине ззлим. һам табалмый интегам
Үзем уйлыйм без да кавышлшсак. Чын махаббат
узе кайда соң?
(•Сине ззлим*)
— ДИГӘН шигъри табышларга сокланмый мөмкин
түгел
Ф Сафин шигырьләренең бер матур сыйфаты
бар ул — гадилек Мондый сыйфат
шагыйрьнең җырларына да хас «Без
барыбер бергә булырбыз- (Р Яхин музыкасы).
«Җырымда юатырмын» (Б Мулю- ков музыкасы).
«Ялгыз көймә» (Риф Гатауллин музыкасы)
җырларының халыкта популяр булуын шуның белән
аңлатырга кирәктер
Өй каршындагы бакчада аллы-гөлле чәчәкләр
белән аралашып үскән кыргын үләннәр шикелле
китаптагы уңышлы шигырьләрнең ямен бозыбрак
торган кайбер ■ кыргый шигырьләр» барлыгын да
ай.*... булмас «Курай турында баллада-. «Еп т- лекне
сынау өчен* -Яки шул ук «Очыш» -Көзге сурәт»
шикелле чәчәкләр янындагы -Ак бәйрәм* «Яну-
«Иске бзг чада» кебек «кыргый үләннәрне- шагыйрь
үзе яисә китап редакторы башта ук ■ йолык кан»
булса, иллә дә шәп буласы булган
Соңгы вакытта шагыйрьләрнең байтагы • Моң»
авыруы белән авырый башлады Тиз генә уза торган
авыру булмады ул. хәерсез. йогышлы авыру булды
бөтен кыяфәтенә. иҗатына көләчлек, шаянлык
чыккан шагыйрьләр дә. мин генә калмыйм дигәндәй.
кирәгеннән артык моңлана башлады Нишләмәк кирәк
моң матур сүз шул шайтан алгыры' Бу -авыру- Фәннур
Са фин шигъриятен дә читләтеп узмады Нинди
моңсу. нинди рәхәт.
Елыйсы килә хәтта'
(«Кылганнарың ■ )
Моң сыярмы күңел ярларына’
(«Курай турында баллада• )
Ниндидер моң баш миенә Кайнар моң булып тама
(«Бер халәт»)
Моң булып күә нурың тарала
(•Без барыбер бергә булырбыз'*)
Кем белә, бәлкем, шагыйрь халкыиа моңлы булу
килешәдер Ә меиә шигърият сөючеләргә аларның
кирәгеннән артык • моңлы» булулары ошый микән’’
Инде китапка исем биргән -Күкчәчәк- поэмасына
килик Ф Сафин моңарчы да поэма жанрында көчен
сынап караган шагыйрь Мин -Ак канатлы егет»
поэмасын күз алдында тотып әйтәм Әлеге әсәр
белән бу яңа поэма арасында уртаклык бар Икс
әсәрдә дә сугыш чоры тасвирлана Ике әсәрдә дә
бәхетсез мәхәббәт, язмышы кайгы-сагышка дучар
ителгән яшьлек
караш'*)
Поэманың кыскама эчтәлеге шуннан гыйбарәт
урмандагы яшел сукмак буйлап атлаган Зариф
үткәнен, яшьлеген хәтергә төшерә Ул «күкчәчәкле
күлмәк кигән сылу Зәйнәп-кә гашыйк Әмма Зәйнәп,
ни сәбәптәндер икенче берәүне үз итә. якынрак күрә
Сугыш Зариф — фронтта Аяусыз бәрелешләр,
югалтулар Бер бәрелештә Зарифның якын дусты
Кәримов һәлак була Җиңү' Сугыштан күкрәгенә
медальләр тагып кайта Зариф -Йөздән берәү исән
калып • Тик сөйгәне Зәйнәп авыру Окоп казыганда
үпкәсенә салкын тидергән Зәйнәп үз иткән берәү
дигәнебез — Зарифның күршесе — төрле имеш-
мимеш тарата Зарифның аңа җавабы Сабыр туй
Зәйнәпнең вафат булуы
Ул барыбер озак яшәмәде, Риза түгел иде кебек
туйга да
Зарифның ялгыз калуы
Кыскасы, менә шулар хакында шигырь
Күренгәнчә, әсәр үзәгендә — Зариф язмышы аның
бәхетле дә һәм шул ук вакытта бәхетсез дә язмышы
Шагыйрь әнә шул язмыш хакында сабыр гына сөйли,
үткәзеп сөйли. Ул Зариф образын, аның эчке
кичерешләрен тулаем бирергә омтыла, тормышка-
яшәешкә карата булган мөнәсәбәтен оптимистик
рухта тасвир кыла
Күкчәчәк — символ, мәхәббәт символы Ул
әсәрнең башыннан ахырынача җылы, якты нур булып
сирпелә Бу чыннан да шулай Күкчәчәктән генә
киенгән Зәйнәп Кәримов һәлак булган күл буендагы
кызыл балчык белән буталып, гөлчәчәкләр янында
берүзе исән-сау калган күкчәчәк Күкчәчәкләр тулы
хыялый алан Зарифның хәтеренә еш төшә
Күкчәчәкле урман дөнья кебек шаулап Зарифны
каршылый;
Нигә кайттың кабат, көчле кеше, Нәрсә лсит.ми
сиңа, туганым?
Поэма, гомумән алганда, күңелдә җылы тәэсир
калдыра Әмма, миңа калса, әсәрдә җитди генә
төгәлсезлекләр дә бар Мәсәлән мин Зарифның якын
дусты Кәримов һәм әлеге күрше егет образы бик үк
ачылып җитмәгән дип саныйм Ни генә әйтсәң дә.
поэманың үзенә күрә сюжеты булырга тиешлеген
онытмаска кирәк Аннан соң. Зәйнәпнең ни өчен
күрше егетне сайлавы да ахыргача сер булып кала
Күңелне тырнап торган шигъри юллар очравы да
поэманың җегәрен киметә. Кәримовның үлемен
хәбәр иткәннән соң, шагыйрь
Дусның соңгы каны тамган күлдән
Су эчәргә ярыймы соң?! —
диюе белән, шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов- ның
«Учак» дигән шигырендәге мондый юлларны хәтергә
төшерде
Сандугачлар янган утта Җылынырга ярыймы соң?!
Китап турында нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә
Фәннур Сафин — барыннан да бигрәк — яшьлек
шагыйре Яшьлек аның кыйбласы Шагыйрьнең үз
кыйбласына һәрчак тугры булып калуына ышанам
Яңа китап — моның шулай буласына янә бер дәлил.