ШИГЫРЬЛӘР

Безнең моңнар
Моңлы дөнья, моңлы тормышыбыз... Безнең ишеләрне моң баса. Моңлы җаннар Җирдә булмас иде, моңлы дөнья әгәр булмаса.
Үзе уйный, үзе җырлый күңел. Моңнар белән тулган ул күңел. Лачын итеп күккә алып менә, безнең моңнар — мескен моң түгел. Кирәк чакта иңә алар безгә, әкрен генә иңә, сиздерми.
Гел чистартып тора җаныбызны, дөньялардан безне биздерми. Яшел бөре булып агыла моң, яшел яфрак булып ярала.
Сары яфрак булып җиргә ята. кар бөртеге булып тарала. Әкрен генә аткан таңнар моңлы Кояш моңлы.
Моңлы иртәләр.
Җилләр булып кына исәләр дә. моңнар безне кеше итәләр.
Иркә генә, йомшак кына алар, гүя сөйгән кызлар карашы. Шушы моңнар ялап алды инде йөрәкләрнең күпме ярасын! Кырлар моңлы.
Моңлы авыл, шәһәр...
Моңлы сулар, моңлы һавалар...
Сөйгән ярлар моңлы, моңлы бала, моңлы безнең ата-аналар.
Моңлыларга башны иеп үтәм. Моңсызны да булды күргәнем Беркайчан да мин күрмәсәм иде дөньяларның моңсыз көннәрен!
КАДЫЙР СИБГАТУЛЛИН 1/942) - шагыйрь. «Әмиог». •Гамь* •Авазлар* һ в шигырь кигапшры авторы Кргжнгв ка.шсынЛа яши
Глобус
Алып кайтып куйдым өстәлемә. Кирәкме ул миңа, түгелме?
Чын Җир шары түгел икәненә ышандыра алмыйм күңелне, һәр көн саен аңа күзем төшә. Карап чыгам, барлыйм, тикшерәм...
һәр шәһәрнең кайсы параллельдә торганлыгын яттан мин беләм. Елгаларын карыйм, диңгезләрен, йөреп чыгам кат-кат тауларын. Сәяхәттә минем кичләр була. сәяхәттә ата таңнарым.
Җир шарымны һаман әйләндерәм. һәр ноктасын аның барлыйм мин. һәр көн саен, Җиргә соңгы тапкыр караган күк әрнеп карыйм мин. Әйтерсең мин бер авыру саклыйм. Үзем белмим: исән калырмы? —
Җибәрергә Җирнең тамырына сорарлар күк әле канымны. Инде үзем авыру мин хәзер. Бу тәннәр дә бүген чирдәдер... Авыруым бәлки бетәр иде, вируслары аның Җирдәдер.
Карлар
Көтмәгәндә
(әллә көткәндәме?), бер болытсыз ява карларым. Дөньяларга бүген тагын бер кат ап ак карлар аша карадым.
Рәхмәт әйттем мин күкләргә карап, рәхмәт әйттем ап-ак карларга.
Мин кулымны куйдым тагын бер кат «Яшәү матур!» дигән карарга.
Кемнәргәдәр бәлки гади кардыр, минем өчен гади кар түгел. Яусын әйдә сезнең иңнәргә дә, минем күңел алай тар түгел.
Кар яуганын бик күп күргәнем бар, көткәнем бар карлар яуганын.
Бу тормышта минем иңнәремә чиста карлар гына яумады... Барысын да юды шушы карлар, пычрак тормый минем өстемдә. Рәхмәт сезгә, минем ак карларым, күңел сафлыкларым өчен дә... Рәхмәт сезгә яуган өчен, миңа шатлык, юанулар китереп. Кар бөртеге очып йөри күктә безне уйлы-моңлы иттереп. Бик сөенеп күккә карап торам, рухым бүген түгел ялангач, бу дөньяның шушы карлары да, куандырып, мине ява алгач!
Шул бер
Кайткаларга кайчак туры килә авылларга — туган бишегеңә.
Яшәсәк тә күптән шәһәрләрдә, без өйрәнгән авыл ишегенә. Шыгырдаса бераз шыгырдасын. Дерматин да аңа кагылмасын. Тупасрак була булсын бераз, җеге-җеккә килеп ябылмасын. Ачып керү шуны күңеллерәк, күңеллерәк шуны ябып керү. Күңеллерәк үзең белән бергә берәр кочак суык алып керү.
ишек
Бусагадан аяк атлаганчы, минем күңел инде кереп китә. Бераз гына туңган булса, йөрәк каз мае күк кинәт эреп китә. Алып керә килен сөт исләрен, энекәш кайта арыш исе белән. Бер ачылып, бер ябылып тора шул бер ишек авыл хисе белән. Кичләр җитсә, урамнардан җанны тирбәтерлек моңнар, көйләр керә. Шәһәремә кайтсам, өч көн тоташ
төшләремә шушы өйләр керә.
Ачык калган авыл ишегеннән шаулый урман, шаулый чишмә, инеш...
Бер кечкенә шушы ишек аша киенмәгән, төренмәгән килеш тормыш үзе.
яшәү үзе көн дә кереп, чыгып тора, йөреп тора.
Мөлдерәгән моңлы күзе белән минем күңел шуны күреп тора. Без өйрәнгән: авыл ишекләрен
Ачып-ябып үскән малайлар шул — инде хәзер дерматинлы ишек ачып керә торган агайлар шул.
Суыгы да керми... җылысы да...
Бөтенесе тышта кала хәзер Агайлар без, дим дә. без, — мөгаен, балалыгын җуйган бала хәзер Күңелләр баи әле.
Әле ярый шул ишекләр ачык безгә һаман. Мин авылга барып кайткан саен күңелемә нидер алып салам. Бар хәзинәм шунда ята минем, мин кисәкләп аны алып кайтам Ничә кабат ярлы килеш китеп, ничә кабат шуннан баеп кайтам!
Күп нәрсәләр җитми безгә бүген, авылда да җитми —үзем беләм. Гомер буе җитми шул бер ишек, алып кайтып булмый үзен белән!
Мәгънә КИҢӘЙГӘНДӘ
Көтмәгәндә шундый бер көн килде, язмыш аңа:
— Гомерең бетте! — диде. Белә иде.
Ул бу көнне көтте.
Иң авыры инде баштан үтте. Кырда үскән чәчәк сорап алды. Язмыш белән бер ялгызы калды. Бу чәчәккә карап туймады ул. Исе китеп, шуны уйлады ул: «Бу чәчәкне күпме күргәнем бар. Бу чәчәкне таптап йөргәнем бар... Ант итә алам.
шунысы да хактыр күрәм аны мин беренче тапкыр». Елады ул:
Рәхмәт сиңа, үлем! Синең аша матурлыкны күрдем мин бары тик әле бүген генә.. Язмышымдыр . риза үлемемә.
Кинәт кенә каян килде кодрәт? Кинәт кенә еш-еш типте йөрәк...
Әйтте я <мыш:
- Тагын ялгышканмын, күзгә карап алдадылар тагын.
Кырда үскән кыргый бер чәчәк тә тыгыла бит минем киләчәккә!

Реклама