САК-СОКЛАР


Кызыл вокзалда пыяла ишек. Сак белән Сокнын бәетен
ишет. Ике баланың язмышы элек Җырланган диләр, бәеткә
кереп. Каргалып бергә, кош булгач, алар Гомер-гомергә
кавышалмаганнар... Якынлашсалар, имеш, таң ата,—
Кавышу өметен шундук тарата: Ае рыла икән Сак-Соклар
елап. Китәләр икән каңгы pan ерак...
Алар язмышы килде безгә дә. Әкиятләр шулай чынга үзгәрә:
Кызара каннан кояш баешы. Килә ерактан Сак-Сок тавышы..
Салкын сабырлык өнди түзәргә,— Ә хәсрәт төсе чыга
күзләргә. Мөлдерәп тора, яшьләргә тулып, Юылмас зарны
юардай булып. Ватан өстендә кара болытлар... Коткар
илеңне, бәладән коткар! һәлакәт атлый изге йортыңа,—
Тетри Җир шары. Кояш тотыла.
Варислар онытмый шәһитләр васыятен. Әманәт итәләр
тарихлар хасы итен. Казанның болытлы чаклары булганмы?
Борынгы «.нмерелгән. таланган Болгарны Дәвамлап
калыккан, караңгы көннәрдә. Давыллар кичсә дә, тузмаган
көлләргә! Мәйданда батырлар егылган көрәштә...
НУРИ АРСЛАНОВ (19121 откан шагыйребез. гитар Аям рус тешврен&т уты.и>ан артык китап авторы.
ТЛССРның Г. Тукай исе/яендаее Д») япт премиясе лауреаты. Камкба яши
Ә Казан каласы горур да, көләч тә. Ул тора сызганып, Иделдәй киң сулап, Мин
әзер! дигәндәй, көрәшкә яу сорап.
Кызыл вокзал шыгырым тула: Китәләр... Озаталар...
Берәүләр яшькә буыла.
Берәүләр юаталар:
— И. улым, улым, улым!
Әйбәт иде уегыз,
Ниләр кылыйм!.. Шуңа җылыйм — Булмый калды туегыз.
И, улым, улым, улым!
Әллә Герман шашканмы?..
Кайда йөрми, ниләр күрми Газиз солдат башлары. И, улым,
улым, улым! Бу хәсрәтне күргәнче
Яшәрмен дип белмәдем бит — Яшьләргә күмелгәнче...
— И, әни, әни, әни, Күз яшең кем башына?!.
Сугыш туктар, улың Мохтар Кайтып басар каршыңа.
И, әни, әни, әни.
Җибәргән хатларыма
Юанырсың, куанырсың Сагынган чакларыңда.
Ә Җәүһәр бер читтән генә Мохтарга карап тора. Яшьли
хәсрәт чиккәненә Йөрәге канап тора... Бөркет нигә ау
алмасын, Ауга салсыннар да ди, Йөрәк нигә кан саумасын,
Бәгырьнең канлы калҗасын Умырып алсыннар да ди!..
һәркем үз уен уйлый. Гармун үз моңын уйный. Күңел тулгач
— күзләрдә яшь, Тыелып булмый, булмый... Сибә лә га рмун,
сибә лә, Моң ага, моң тирбәлә, Йөрәгенә чыдый алмый Егет
җырлап җибәрә: «Сандугачның мөшкел хәле — Канаты
каерылган...
Бер без генә түгел әле Ярыннан аерылган».
Менә өч тапкыр чаң сукты. Йөрәккә чәнчеп алды: Паровоз
сузып кычкыртты. Пошкырды һәм кузгалды. Кузгалды
кораллы солдат, Вагоннарга төялеп. Ә Җәүһәрләр калды
карап, Рәшәткәгә сөялеп.
Китте яшьлек, китте шатлык, Өметләр китте бергә...
Насыйп булыр микән, кайтып. Туган илне күрергә?..
Әллә кырлардан, әллә урманнан Ишетелә моңлы Сак-Сок
тавышы. Ак яңгыр сыман, күзләрдә томан. Хатларда килә
солдат сагышы... Сак-Сок тавышын җилләр тарата, Сак-Сок
бәетен солдат яңарта Кырыс язмышка кирәк булдык без, Бу
дөньяларга гыйбрәт булдык без. Өч почмакланып бөгелгән
хатлар. Күңелдән моңнар түгелгән чаклар!.. Илкәйдән
хатлар, әнкәйдән хатлар. Толлардан хатлар, кызлардан
хатлар... Хатларда моңлы Сак-Соклар өне. Ишетелә хәзер
ул көне-төне. «Кара карлыгач, сары сандугач. Әнкәй
җылама, солдат булды баш. Унтугыз тулгач, «язылды
канат», Безне озатып калдылар карап: «Мохтар, исән кайт,
җиңүгә иреш!» Хатлар языла окопта килеш: Таулар кичтек
без, сулар йөздек без, Сак-Соклар булып дөнья гиздек без.
Аклы күлмәгем туя кимәдем. Газиз ярымны туя сөймәдем»...
Төннәр дә була, таңнар да туа, Сак-Сок бәете дөньяга тула.
Сак-Сок бәетенә йолдызлар чыңлый, Сак-Сок бәетенә тол
кызлар җырлый. Элек чәчәктәй нәфис сылулар Инде
саргаеп, гөлдәй сулдылар...
Гөрелдәп еракка китсә дә яулар, Күчсә дә тарихка дәһшәтле
даулар. Халыкның йөрәктә ярасы бетмәгән. Тешләнгән
ирененнән каннарын сөртмәгән. Күзендә бәллүрдәй
яшьләре кипмәгән...
Бугазга тыгылган төердән күп еллар Арынмас, айнымас
ятимнәр һәм толлар. Күчкәндәй бәетләр телләрдән-
телләргә. Күчәр ул хатирә киләчәк көннәргә!
Карлар сугарып торса да, Сула умырзая да, Күпме
хыяллар корса да, Үтте гомер заяга...
Үтте еллар өмет куып. Җуелдылар эзләр дә. Кайгы кара
печать булып Ятты якты йөзләргә.
Кара печать, кара печать, Кайттың сугыш кырыннан:
Мохтарларга кердең нишләп, Узмыйча бер кырыйдан?!.
Җәүһәр кыз килеш тол калды Мәхәббәттән, рәхәттән...
Кызлар кырык ел сызланды, Түземнәр ашты хәттән:
Теләкләргә киртә салып, Язмыш яман уйнады.
Вакыт китәр әле алып Бөтен хәсрәт-уйларны. Дип
өметләнде тол кызлар, Юаныч табып эштә.
Тормышта юк шул тылсымнар,— Сагыш көйрәде эчтә...
Хезмәттә эш уңган белән Гомер җамы тулмады, Уртак
бәхет булган белән Тол кызларның — Җәүһәрләрнең Үз
бәхете булмады...
Яшьләр инде акмаса да, Күзләрдә һаман да чык... Яу, ук
төзәп атмаса да, Чыкмакчы мәйдан ачып. Сугыш кара
яшен төсле Атмакчы була кабат. Кемнә р анда, безгә
үчле, Яңадан суга набат?! Хиросимада «сынаулар»
Үткәрелде бит инде... Басыгыз сафка, уяулар! Акыл,
хөкем ит инде: Булмасын дип һәлакәтләр, Зур бәхәс
барган чакта. Тетри җирләр, мәмләкәтләр! Хикмәт, син
кайсы якта?!
Үзең уйлап тапкан көчне Үзең үк авызлыкла!
Җәннәт төсле җирнең өсте Шартлап чыкмасын юкка. Тол кызлар
дигән кушамат Тагылмасын тагын да.
Чәчәк ат, хәят, чәчәк ат Гашыйклар кочагында! Кеше! Яктырсын
тормышың Кояшың белән бергә, Ал кулыңа Җир язмышын. Ул
әверелмәсен көлгә. Гөлбакчалар шаулап торсын, Җиргә кырау
кунмасын!
Сак-Сок бәете булса булсын, Тик Сак-Соклар булмасын!
Әрни җан, сыкрый җан Сак-Соклар зарына... һаман да моңнары
бәгырьгә сарыла, һаман да тол кызлар язмышны каргыйлар:
«Ал өстән гарасат дәһшәтен, ал!»— диләр. Әверелсә түгәрәк
Җир кара печатькә,— һәлакәт! Котылгы юк аннан нишләп тә.
Тол кызлар шикелле тол калса Җир-Ана,— Хыяллар зир-зөбәр,
яшәү юк дөньяда! Мәетләр тәненнән өелсә зур таулар.
Сөякләр, көлләрдән яралса утраулар. Яралса җиһанда өрәкләр
оясы, Әйләнсә галәмдә җансызлар дөньясы. Тоташ бер кабергә
әверелгән Җиргә без, Кем белә, кешеләр, яңадан килмәбез...
Сакла син. Кешелек, сеңлесен Кояшның — Иминлек, мәхәббәт
һәм бәхет оясын!

Реклама