Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖӘМИЛ МОСТАФИНГА — 60 ЯШЬ


Мәскәү язучысы Җәмил Мостафин иҗаты турында суз башлар алдыннан Ленин премиясе лауреаты Мариэтта Шагинянның сүзләрен телгә аласы килә «Җәмил Мостафин — авыр тормыш мәктәбе үткән кеше 1927 елда Башкортстанда крестьян гаиләсендә деньяга килеп, ул тимерче, слесарь, токарь булып эшләгән Эшче халкы аның хикәяләрендә гаҗәеп төгәллек белән һәм чиста тасвирлана. Укып чыкканнан соң. аның әсәрләрен озак оныта алмыйсың, ә иң мөһиме — алар язучының кешеләрне ниндидер нәфис һәм күркәм яратуы белән яктырып торалар» Ул Җ. Мостафинның табигать һәм җәнлекләр турында бик тасвирлы, шигъри язуын да билгеләп үтте. Хикәяләрендә булсын, повестьларында, романнарында булсын. Җ Мостафин «йөрәк хәтере» белән яза. һәм бу хәтер аның әсәрләрендә халык хәтере сыйфатында чагыла.
Алай да Җәмил Мостафин иҗатының төп асылын нәрсә тәшкил итә соң? Минемчә, иң әүвәл — халыктагы бердәмлек хисе Аның әсәрләрен аерым-аерым алып тикшерсәң дә. тулаем куз алдына китерсәң дә бер үзенчәлек хакында уйланасың Ул да булса — язучының илебездәге төрле милләт вәкилләре холык-табигатен тирәнтен белеп чагылдыруы, аларга хас рух бөтенлеген, омтылышлар бөеклеген, максат чисталыгын төгәл гәүдәләндереп, гомуми мәгънә дәрәҗәсенә җиткерүе Аның БАМ төзүчеләре турындагы «Күпер» дигән повестен укыйсыңмы яисә Себердәге мәһабәт үзгәрешләрне эпик киңлектә сурәтләгән «Юл» романынмы — күңелне бер хис били Җ Мостафин. кайсы гына милләт вәкилләренең тормышын сурәтләсә дә. соңгы нәүбәттә киләчәкне тезүчеләрнең шәхес буларак үзкыйммәтен, кабатланмас икәнлеген раслый Ахыр килеп, бу раслауда какшамас бер принципиальлек, ягъни кешелеклелек тантанасын, уртак бәхетне дәгъвалау ярылып ята Бу әсәрләрдәге геройлар — безнең заман кешеләре заманча кешеләр, язмышлары үтә гыйбрәтле. «Юл» романында геройларның язмышлары психологик тирәнлектә ачыла, эчтәлеге публицистик кайнарлыкка, биләп алырдай катлаулы вакыйгаларга бай, гражданлык күтәренкелеге, фәлсәфи уй-фикерләр белән тулып тора Язучы үз геройларын һәрчак көрәшче итеп тасвирлый Прораб Петр Новгородое. бетончы Иван Шпак, юл монтеры Клава Варфоломеева, Себердә утызынчы елларда теплөнеп калган татар хатыны Рабига — һәркайсында язучы кешеләрнең эштәге, тормыштагы үзара катлаулы мөнәсәбәтләрен синтезлап күрсәтә Рабига түти мәсәлән, сугышта ирен ике улын югалтып, ялгыз Калса да. ныклыгын, сабырлыгын, чит кеше кайгыларын җаны-тәне белән үзенеке ител кабул итүен бетен гомере буена инанган байрагы төсендә дәвам иттерә Бу образ Г Баширов. Ә Еники. А. Гыиләҗеә. М Мәһдиев кебек едипләр иҗат иткән татар хатын-кызлары галереясында лаеклы урын тота.
Интернациональ рухлы язучы Җ. Мостафин — СССР Язучылар союзының кыргыз әдәбияты советы члены. Мәскәүдаге Ворошилов район Советы депутаты. РСФСР әдәби фондының президиум члены Ул бик күп милли язучыларның әсәрләрен русчага тәрҗемә итеп, үзәк газет а-журналларда. нәшриятларда чыгарды Алар арасында татар азучыларының әсәрләре аеруча күп. Татар әдәбияты Татарстан белен даими элемтәдә тора Әлмөт нефтьчеләре янына ул әледән-әле кайта, тормышлары белен кызыксына, китап укучылар конференцияләре үткәрә
Тормыштан алып язган геройлары язмышында Җ Мостафинның үз язмышын да чамаларга була Ул — зур тормыш мәктәбен, авыр сынаулар үткән кеше Җ. Мостафин — язучы буларак, чын мәгънәсендә көрәшче кеше Дөреслек ечен көрәшүче Аның язган әсәрләренең һәркайсы ышандыра алар уйлап чыгарылмаган, алар автобиографик рух белән сугарылган. Язучының «йөрәк хәтере» — менә шунда инде
Бу хәтернең озын җепләре Җ Мостафин иҗатын башка халыкларның рухи деньясы белән дә тоташтыра Аның әсәрләре СССР халык ларының күп телләренә тәрҗемә ителгән Кайбер әсәрләре поляк, югослав вьетнам, монгол, немец, инглиз, испан телләрендә чыкты
Бу елның май аенда язучы Җемил Мостафа улы Мостафинга 60 яшь тула Шушы нисбәттән аңа сәламәтлек, рухи ныклык, иҗат офыгының һәрчак шулай ачык булуын, укучыларны чакырып торган учак төсле үз иерәге хәтере тиресенә җыюын телисе киле
Әдипнең бер хикәясен, рус теленнән тәрҗемә итеп, укучылар игътибарына тәкъдим итем