Логотип Казан Утлары
Хикәя

ИКЕ ЯЗМЫШ


олыннар бер үк көнне, бер үк вакытта диярлек, урман куелыгыннан аерылып чыгуларына шатлангандай торган яшь каеннар һәм чыршылар кочагындагы уйсу бер болынлыкта дөньяга килделәр.
Россия киңлекләрендә мондый матур урыннар күп ул.
Юеш колыннар яшел чирәмлектә кыймылдамый ча гына яталар, әйтерсең лә таныш булмаган чуар дөнья тавышларын сагаеп тыңлыйлар Бияләр тын гысыз башларын игәннәр дә аналарга гына хас гаҗәеп түземле төстә аларны, сөлге белән сөрткәндәй, телләре белән ялап киптерәләр иде.
Читтәрәк бүтән атлар йөри һәм һични күрмәмешкә салышалар, табигатьнең бөек күренеше — тере җан ияләре дөньяга килгәнгә игътибар итмәгәндәй булалар Кырыкмыш тайлар да тыныч кына читтә йөриләр, нишләргә белмичә, әле тибенәләр, әле сын шикелле катып калалар Ә картрак атлар кайда парлашып, кайда өчәүләп, бер-берсенең арка шатлыктан ташып торган, әле ныгып җитмәгән кешнәү тавышы ертып җибәргәндәй була. Яшь урманны шундук кошлар чыркылдавы басып китә Болындагы атлар сагаештылар, йөренергә керештеләр Колыннар яллары чак сизелерлек тотнаксыз муеннарындагы тупыйк борынлы баш ларын күтәреп, дөньяга гаҗәпсенүле карашларын юнәлттеләр. Аларга җавап итеп, бияләр кабарынкы койрыкларын тыйнак төстә селеккәлә- деләр һәм колакларын шәңкәйттеләр. Кешнәү авазы колыннарны җирдән күтәреп бастыргандай итте, һәм алар калтырап торган, нечкә аякларын киң җәеп, аналарының корсаклары астына борыннарын төрткәләделәр Ниһаять, тыгыз иреннәре белән кара имчәк башларын эләктереп алдылар да шәфкатьсез төстә тарткалый башладылар. Сөт башта аларның телләренә төште, аннары, татлы агым булып, тамакларына агып керде.
Авырттырса да, бияләр түзде һәм колыннарның бәхетле уйнаклаган кыска койрыкларына шатланган сыман карап тордылар. Хәнәфи агай канәгать төстә аларга якынрак килде, төбәлеп диярлек, тайларга караш ташлады Ул шундук малларның килеш-килбәте яхшы икәнен абайлады: кузна сөякләре югары, койрык өсләре таманча түгәрәк, күкрәкләре киң
- Яхшы мал булыр бу! — диде ул һәм турының дымсу муенын каккалап алды
Бия пошкырып куйды да бәрхет иреннәрен картка таба сузды Ат
ларына башларын салган көйгә, сагаеп кына җилгә колак салалар, йомылыр-йомылмас торган зәйтүн күзләре белән беренче тайларын сизгер борыннары белән иснәштергәләгән һәм аларны һаман да иркәләүдән туктамаган яшь ана атлар ягына карангалап алалар. Яшь бияләр һәр төкләре белән ат караучы карт Хәнәфи агайның үзләрен борчылып күзәткәнен тоеп тордылар Ул агачка сөялгән дә, вакыт һәм тәмәке каралткан төрепкәсенең күптән сүнгәнен дә сизмичә, аны яңаклары батып кергәнче суыруын белә
Кинәт күк гөмбәзен чакыру авазы белән тулган, шул ук вакытта
караучы сырмасының кесәсеннән тәмәке исе сеңгән ипи кыерчыгы чыгар-ды. Туры ипине гадәтләнгәнчә киң, бияләйгә охшаган тешләре белән эләк
тереп алды
Ат караучы кола атның да тир каралткан муенына суккалады, анысына да учында ипи сузды
Яхшы мал булыр бу! - дип кабатлады ул.
Хәнәфи агай барлык атларны да бердәй ярата иде. Әмма аеруча тыныч һәм эшчәннәрен һәрчак үз яклавы астына ала аларны ипи белән сыйлый, утлыкларына бер-ике уч солыны артыграк сипкәли, дирбия ләрен тәртиптә тота, һәрбер ат камытының бушлыгын, шлеянең тәнен яки ботларын кыруын шундук тоеп җиткерми бит Инде дуга да чнт, ят икән, эш бөтенләй харап — тәртә арасында, ат дагалау станындагы шикелле, кая бәрелергә белми торасың. Эшкә чит дирбия белән җиксәләр, тагын да начаррак. Камытның җилкә калкымын чи иткәчә кырганын эштән соң гына күреп аласың.
Зоотехник Рәхим Садриев, картның бу йомшаклыгын белеп
Хәнәфи агай, синең үтә яраткан атларың бар дип сөйлиләр, дөресме? — дип шаярткалый иде
Андый нәрсә юк югын, агайне. Юк,—дип мыгырдана Хәнәфи агай Үтә ярату кешеләр арасында гына була ул. Ә атларның бар часы эшчән бит. Ялкаулары да бар. әлбәттә Тик алар — барыбер ат Аларның бер ишләрен генә яратып, икенчеләрен кагу эшмени ул? һәр кайсы — ат көче. Уйлап та чыгаралар соң: машиналарның көчен дә ат белән үлчиләр!
Шулай да Хәнәфи агай кайбер атларны башкаларыннан өстен куйга лый иде Моның өчен аны гаепләп булмый торгандыр, мөгаен Атлар аның яратуын ялагайланып, икейөзлеләнеп түгел, ә эшләре белән казана иделәр.
Менә хәзер, яңа гына дөньяга килгән һәм һәр йотым сөт саен үзләрен ышанычлырак тоткан колыннарга карап торганда да холкы белән уйга бирелүчән Хәнәфи агай аларның киләчәк язмышларын күз алдына китерергә тырыша иде Ни өчендер ул аларны җиңел таран таска җигелгән көйгә авыл урамнары буенча җилдерер өчен яратылган Чибәркәйләр итеп күрергә теләде Картның киң яңаклары төссезләнеп китте, көрән күзе кысылып, ул гына күрә алырдай ерак-еракларга төбәлде Буш төрепкәсен күнитегенең балтырына каккаларга кереште Күңеле белән ул атларның шундый язмышына көнләшеп алды Ничек көнләшмисең ди? Эше тупас түгел, ризыклары да шәптән булыр Эш атларына болын печәне җитенкерәмәсә дә. җиңел тарантас тәртәсенә кергәннәрнең алдыннан өзелмәс әле
Кеше утыртып кына йөртергә язган атларны сөйми түгел Хәнәфи, ләкин андый тигезсезлекне йөрәге белән кабул итеп тө бетерми Бөтен атларга шундый язмыш эләгү начар түгел анысы Мәгәр дөнья бит бу. алай гына бул алмый
Хәнәфи үз уена уфтанып куйды ул чагында кырда, фермада кай сысы эшләр соң? Анысы машина белән хәзер бөтен дөнья тулган, тик ат көчен дә санга сугарга кирәк әле .
Сүз куешканнар диярсең колыннар бер үк вакытта имүләрен таш ладылар да аналары тирәли беренче тапкыр йөренә башладылар Бия 'ләрне әйләнеп чыккач, алар бер-берсен күреп алдылар да кара каршы якынайдылар Бер-берсен иснәштергәләгәч. гаҗәпсенделәр һәркайсын нан сөт исе килә икән бит’ Кола ат белән туры ат. алардан күз ләрен алмыйча, тын гына, шат төстә кешнәп куйдылар Бәхетле аналар янына башка атлар да тартылды Колыннар башта алардан куркынып читкә янтайдылар Аяк асларындагы җир каядыр шуыша кебек иде койрыклары үрә торды Ят атлар, курыкмагыз дигәндәй пошкырынып, башларын чайкадылар Гүя үзләренең колын чаклары белән очрашулары Алар да дөньяга беренче мәртәбә шулай гаҗәпсенү катыш курку белән караганнар иде бит Аларның да шундый уйган мәрмәр сымак тояклы озын аяклары бар иде; иреннәре дә. шәлперәйгәнче кайнатылган пил мән шикелле, асылынып тормый иде Ул чагында ат караучы да. башын
казык итеп боргалый-боргалый һәм «Җитәр, җитәр, малкайлар!» дип сөйләнә-сөйләнә. үз муенын кытыкларга рөхсәт итә иде. Хәзер инде, әүвәлгечә киң күңелле булса да. ул алар белән уйнап тормый. Бәлки, алар эшкә яраксыз калганнардыр инде? Ә бәлки Хәнәфи агай үзе дә картайгандыр? Вакыт ага да ага бит ул. Әнә. корсак тирәсен тәртә һәм дирбияләр ничек кырган, койрыклары шундый сирәкләнгән туйдырып бетерүче бөгәлчәннәрнең дә әллә ни исләре китми. Таушалган, белен шикелле җәелеп калган тояклар хакында уйлап та торасы юк — аларга дагалар көчкә эләгеп тора. Ул тоякларның рәхәтләнеп боз ваткан чаклары да бар иде ләбаса, дагаларның кирәге дә юк иде.
И гомер, гомер’ Атларны ни генә кыландырмый ул!
Шаулап яуган яңгыр астында ат көтүенең бергә укмашып, күк күкрәгән саен пошаманга калуына карамастан, яшеннәрнең камчы шикелле селтәнүен бар дип тә белмичә, тай-тулак бөтен болынны бетереп тузына, рәхәтләнеп тибешә иде. Яшьләре арткан саен, аларга сабырлык иңә башлады, аналары алар өчен артык кайгырмас, бүтән атлар кыерсыткан чагында да борчылмас булдылар Тай булып җитлеккәндә, кола белән турының буйсыннары өлкән атлар белән тиңләшсә дә. көч ягыннан калыша иделәр әле Бер заманны алар, бурлы бия белән шаярып алгач, йөрәк тибешен тыңлаган кебек, башларын аның биленә салган көйгә талгын бер хозурлык хисе кичереп торалар иде. Көтмәгәндә яннарына алмачуар айгыр томырылып килде дә кола тайның сыртын карт, ләкин нык тешләре белән каптырып алды Кола тайның авыртудан һәм хәтере калудан кешнәп җибәрүе урман киңлегенә таралды. Каршыеында көтүдәге иң мәртәбәле, иң хөрмәтле айгыр торуына да карамастан, кола тай үзенең кыерсытучысына ташланды Әмма күкрәгенә көчле тояклар килеп төшкәч, ул янга тайпылды, шәм сыман үрә басты. Алмачуар да үрә торды һәм. алгы аяклары белән тукмый тукмый, аны муеныннан эләктермәкче булды. Үз дигәненә иреште дигәндә генә, кола тайга ярдәмгә туры тай килеп җитте Алмачуар көндәшләренең өстенлеген бнк тиз таныды Шушы кыюлык һәм. иң мөһиме, күмәк каршылык күр сәтү өч яшьлек тайларны үзләрен яклый алырлык өлгергән малларга әйләндерде. Кола тай белән туры тай алмачуарның муенын түбән каерып төшерделәр, теге, ычкынып, урманга качарга мәҗбүр булды Тавышка, ыгы-зыгыга йөгереп килгән ат караучы. алышу зәһәрлегеннән сүрелеп өлгермәгән тайларның үзара пошкырынуын күрде дә, көрәшнең ахырына канәгать калып.
Яхшы маллар булып җитештеләр, яхшы маллар булып.— диде Кемдер җиңел кулдан кола тайга Орлик дип, ә аның иптәше туры атка гади генә Туры дигән кушамат бирде. Күпләрнең гаҗәпләнүенә каршы. Орлик белән Туры җигемгә тиз күнектеләр һәм теләсә нинди йөкне рәхәтләнеп тарталар иде. Ияләшенмәгән бу эштә алар үзенә күрә рәхәтлек таптылар. Гадәттә, тиреләре астында тыгыз туплар кебек теләр-теләмәс кенә кыймылдаган мускуллары киерелгәндә, аларның яшь тәннәре җылына, йөрәк тибешләре кызулана, каннары күз аллары тоныкланганчы кайнарлана иде...
Ат караучы карт аларга мактау сүзен кызганмады, шул ук вакытта яшертен генә аларга яхшы язмыш теләде. Тупас дирбия арасында да сыгылмалы йөреш саклауларын күреп:
— Әх. ат заводына җибәрәсе иде сезне, малкайлар, дип уфтан- галый иде.
Атларның язмышына хәтере калу, кызгану аны торган саен ныграк били барды Ихтимал, моңа Орлик белән Турының эш сөюе, кешеләрне үз итүләре дә сәбәпчедер. Ә бәлки мондый матур, җигүгә тиз ияләшкән атларның утарда тулып ятмавы да булгандыр Хәнәфи агай киез эчле камытларның тора-бара атларны ни дәрәҗәдә таушалтуын яхшы белә иде шул Шуңа күрә Орлик белән Турыны җигүче йөкче Тимофей Передеринга ул еш кына:
Син инде, Тимоша, арттырып җибәрә күрмә,— дия иде - Беләм мин сине, аю ат кына түгел, арба еларлык итеп төйисең Онытма атлар яшь әле, буыннары утырып җитмәгән, өзлегүләре бар Андый чакларда Передерии ни өчендер уңайсызлана иде
Кыерсытмам, Хәнәфи at ай. Беләсең ич инде, аттан да яхшырак җан ияләре минем өчен юк бит ул. Аларны үзе ялкау кеше генә аңламый. Әнә, мин аларны икмәк белән дә сыйлыйм. — ди йөкче, солы капчыгына ишарәләп Ашханәдә әрәм шәрәм итәләр, ә мин — атларга Ничектер бер заманны Хәнәфи агай янына зоотехник Садриев килеп керде дә урап урап сүз башлады
Безнең фермалар кайсы кайда чәчелеп ята, Хәнәфи агай Әйләнеп килгәнче, ни гомер вакыт уза Миңа тарантаска җигә торган ат кирәк Аякка җиңел булсын, килеш килбәте дә ким хур булмасын Әлбәттә, дирбиясе дә кеше күзенә чүп булып кермәсен
Карт, зоотехникның дилбегәне кая борганын чамалап
Машинаңа ни булган? дип сорады
Машина җансыз бит ул Ат белән дөнья рәхәте.
Ат җигеп йөрсәң, кеше көлмәсме соң? Заманы ул түгел бнг
Әх, заман, заман' Гомер-гомергә ат белән игенче икесе бер җан булган Шуннан көләр көнгә калдыкмыни? Менә шул, Хәнәфи агай Миңа, таушалмас борын. Орликны бигеләп куй әле син Камытның атларны ничек үтүкләгәнен үзең беләсең Рессорлы тарантаска куябыг. сбруен да җиңелне юнәтергә кирәк. Ике тәгәрмәчле a, г кулайрәк булыр. Минем андыйларны Мөслим районының «Урожай» колхозы ипподромын да күргәнем бар Оча гына атлар, тояк асларыннан кара буран тузгып кала . Безнең Орлик кай ягы белән ним’ Ризамы’ Синең малыңа нинди язмыш елмаясын белдеңме инде? Тора бара, бәлки. Турыны да жылы урынга урнаштырырбыз
Карт, төрепкәсен сызгыртып, бер суырды да дәшми торгач
Ниятең изге, олан Тик Турыга иптәшсез кыенга килер инде Алар бергә үсте ич Тимоша да Һәр икесен ярата Яхшы, тырыш атлар. ди, аларны ипи белән сынлый. Кызгана ул аларны диде
Орликны чабышкылар рационы белән ашатырга кирәк Биш кило солы, кишер, чөгендер, ә печән күпме кирәк, кызганма, алдыннан өзелмәсен
Кайвакытны атларга бер уч солы да тәтеми Ә монда берүзенә биш кило Тел төбеңә төшенмим әле, энем
Корчаңгы атта йөри алмыйм ич инде мнн? Халык курен сөенсен, халык! Бигрәк тә балаларны ат җанлы итәргә вакыт Моның нәрсә сенә төшенмисең?
Ул чагында Орлик белән Туры фермага салам, силос ташый иде Алар үз азыкларын намуслы эш белән табалар Көпчәкләре берәр канауга туры килсә, Тимоша аларны сак кына каулый, андый чакларда ул аз сүзле, кырыс кешедән тел бистәсенә әверелә, атларның бер алдына, бер артына төшә Төкемсә йөкченең татлы теленә гаҗәпләнәсе генә кала Кешеләргә түгел, атларга бит'
. Бер караганда, Орликның язмышына шөкер кылсаң да ярарлык Ул рессорлы тарантаста зоотехникны җилдертеп кенә йөртә, аның конто расы гәбендә сәгатьләр буена тик тора Күнегү кыен түгел, җиңел тормышка бигрәк тә Ул Хәнәфи агайның ү ген салкын каршылый баш ланын шундук тойды Инде менә күпме тапкыр ул. әүвәлгемә, картның колакчын бүреген тешләп салдырмакчы булып кыланды Ат караучы
Жигәрсәнә' Симерүдән көчеңне кая куярга белмисең, дип кенә җибәрде
Кайчандыр кип күңелле булган бу карт аңа тәмәке исе сеңгән тозлы ипи кыерчыгы да төртми, яратып кына «Аргансың да соң. малкай
Ярый, хәзер ял итәрсең. Безнең эш җиңелдән түгел бит ул», — дия- дия, муенына да суккаламый инде.
Шунысы сәер: барысыннан да бигрәк Орликка элеккеге хуҗасы Тимошадан эләккәләде. Пөкче зоотехник атын күрмәмешкә салыну гына түгел, җаен китереп, усал калын тавыш белән:
— Әх син, җилбәзәк! Бушка ашап, бүксәң киерелеп беткән! Сугымга әзерлиләрмени, тьфү! - дип, тубал кадәрле йодрыгы белән аның сыртын төеп алудан да тайчынмый иде — Кара инде моны — кабыргаларының кайдалыгын да белерлек түгел!
Орликны куркудан хәтта очкылык тота башлый. Мондый эше өчен Хәнәфи агай Тнмошаны тиргәп тә ташлады.
— Нигә тик торган малны кыерсытасың әле син? Башың белән уйла әле: ходай аякларын нәфис уйган да матур күзләр куйган икән — моңа ат гаеплемени?
— Төкерәм мин аның нәфис аягы белән матур күзенә! Минем Турым, салам ташыса да, тирес түксә дә, аннан тамчы да кайтыш түгел.
— Мал хәленә кермәү барыбер әйбәт түгел,- дип, Хәнәфи агай Орликны аратага бикләп куя.
Кешеләр генәме соң — Орликка карата Турының да мөннәсәбәте үзгәрде. Ул үзенә бүтән иптәш — корсагы шәлперәеп торган, балалар бакчасына су ташуга куелган карт алмачуарны сайлап алды.
Ә Орлик белән Турының, башларын бер-берсенең муеннарына куеп, тиздән аерыласыларын сизгән шикелле, сәгатьләр буена басып торганнары бар иде бит
Орлик та, Туры да үз аналарын хәтерләмиләр иде инде — алар, төштәге сыман, сиздермичә генә башка атлар арасында югалып калдылар. Бервакыт, алар әле колын гына чакта, кола бия белән туры бияләрнең яна колыннары дөньяга килде. Болында уйнап йөргән Орлик белән Туры аларның кыңгырау тавышын хәтерләткән беренче йомшак кешнәүләрен ишеттеләр. Әле онытылмаган тәмле исне тоеп, аналар йөрәге кебек җылы, татлы сөт авыз итү нияте белән тайлар шул тарафка элдерделәр. Аларның бу ашкынуында ярату, иркәләнәсе килү, ышаныч ташып тора иде Ул аларны сукырайткан шикелле итте. Шуңа күрә аналарының тешләрен ыржайтып, колакларын яткырып, әллә ниткән нәфрәт белән тулы күзләрен акайтып каршылауларын башта күрми дә калдылар Аналары куркыныч кыяфәтле, аңардан рәхим-шәфкать көтәрлек түгел иде Яңа гаиләләренең изгелегенә үрелгән теләсә кем белән үлгәнче сугышырга әзерләр Орлик алданрак аңга килде. Чабып килгән уңайга ул юлын үзгәртте, шулай да анасы аның бер уч ялын йолкын алырга өлгерде Күбрәк ышанучан Туры, анасының ыржайган тешләренә илтифат итмәстән, башын сузды, һәм шул ук мәлдә аның иңбашы каты авырту белән тулды, күзеннән яшь бәреп чыкты. Башка атларның дулкынлануы һәм кешнәп куюы биянең хаклылыгын аңлата иде. Шуңа күрә авырту тиз сүрелде, ләкин эзсез югалмады.
Орлик үткәннәрне онытыр да иде бәлки. Шулай булмый хәле юк иде анык Ул инде барлык атлар да, үзе кебек, җиңел тарантас кына тартып йөрүләре ихтималлыгы белән килешкән иде Ләкин, тормышта еш кына булгалаганча, көтелмәгән бер хәл килеп чыкты.
Ноябрь урталары иде. Җиргә кар ятты Беренче кар күренгәнгә кырык көннәр узган иде инде Карның бөтенләйгә ятканына ышанган авыл кешеләре мал суя башлады, каз өмәләре китте. Кинәт бәргән салкыннар җирне яргаларга да кереште. Егетләр, шаулап-гөрләп, армия сафларына китеп баралар, кайтып төшкәннәренең кайсылары туйлап та ат герде.
Зоотехник Рәхим Садриевның сөйгән кызы Кама аръягында. Бер көнне ул Орликны җиңел чанага җигеп алды, мәктәптән сорап торып, дугага көмешле кыңгырау такты, кызыл башлы сөлге урады һәм. бөтен авыл урамына бәйрәм төсе биреп, сөйгән кызын алмага чыгып китте
Янында иңенә кызыл башлы сөлге салган, кулында баян уйнаткан кияү егете Шулай, артларында кар бураны уйнатып, кызарып чыккан кояшка каршы җилдереп киттеләр. Орлик кызлар шикелле биеп бара, бөтен җаны кайный, аякларын гаярь салып барышында — дәрт-дәрман. борыныннан, бөтерелеп, пар чыга, авызлык кигезелгәнгә күрә ирен читләре күбекле, менә-менә күккә ашып очар кебек
Кама туңган иде инде. Алай да ике паром кара-каршы йөри әле. Аларның юллары кар яткан боз аклыгында каралып тбра Ике ярга да машиналар чираты тезелгән Сарыч тавы ягындагы шоферлар җылынырга, чәйләп апырга совхоз ашханәсенә кереп чыккалый, каршы яктагылар учак ягып җылына ахрысы, ул турыда кара төтен баганасы күренә — иске покрышка ягалар булса кирәк Паромнарның икесе дә теге як ярда Шоферлар тынгысызлана, кичүне менә-менә ябулары, паромнарның кышкы затонга китеп барулары бик ихтимал иде.
Бозга җәяүле сукмак салынган иде инде Шуңа күрә Рәхим Садриев паромны көтеп тормыйча, елгага кереп, бозның ныклыгын карап чыкты, халыктан сорашты Кайсысы кермәскә киңәш итте, кайсысы иңбашын җыерды. Кайсысы, җиңел гәүдәле атка, җиңел чанага сынап, аларны капшап карагач, тәвәккәл төстә кул изәде
— Егет кешегә диңгез тубыктан' Әйләнәм дигәнгә киртә бармыни ул!
Боз өстен тутырып, малай-шалай хоккей уйный иде Садриев соңгы киңәшне алардан сорарга уйлады аларның белмәгәне бармыни'
Егетләр, диде ул. - боз ныкмы соң?
Таш шикелле! диделәр. Без ике атна уйныйбыз инде Иртә белән Савва дәдәй, ат җигеп, Алексеевскийга чыгып китте инде Әнкәсе авырган, шуны апкайта.
Аның аты трактор хәтле. Ничава. узды.
Ә минем ат кош шикелле!
Күз ачып йомганчы чыга ул' диеште малайлар, аны куәтләп Зоотехник пальто төймәләрен чишеп җибәрде дә. гайрәтләнеп, кошев касына менеп утырды
Син шушында көтеп тор. диде ул иптәш егетенә
Мин кемнән ким? диде кияү егете, риза булмыйча
Юк-юк, үпкәләмә. Сакланганны алла саклаган. Кызы миңа гына кирәк, ә баянчы туйга
Кияү егете, сыкы сарган мыек очын чәйнәп, ризасыз төстә:
Ярый Мин арттан чыгам, диде.
Атның дагалы тояклары бозга чакма таш шикелле чакылдап төшә, таеп-таеп киткәндә, ат пошкырып куя. күзен уйната иде Боз ярчык лары, шрапнель шикелле, атның корсагына чәчри, зыңгылдап, кошев каның алгы такталарына бәрә Орликның аяклары тыгыз боздан резин туп сыман сикергәлән бара кебек
Ярдан ерак та китмәделәр, бозның буеннан буена гайрәтле зың йө герен узды Шуннан куркып, ат бер генә мизгелгә туктады да чәбәләнеп таптанып алды, уңлы суллы каерылды, арткы аяклары алга шуып, тыпырчынып торды, арткы саны бозга тия язып чүкте Кырпак кар белән капланган бо» кинәт зәңгәрләнеп аска иңеп килде
Орлик' Но-о-о! Алга. әйдә, алга' - дип кычкырды Садриев һәм. дилбегәне кулыннан ычкындырмыйча, янга сикереп төште Боз тагын да ныграк сыгылды, ат калтыранып һәм тотнаксыз төстә алга тартылды Ләкин аның арт аяклары таянычын югалткан иде инде Боз өетенә кара кучкыл су бәреп чыкты да ашъяулык булып җәелә башлады
' Атны җибәр' дип кычкырды кияү егете һәм. йөгереп килеп, кошевканы янга бора башлады Хәлне аңлаган ат та кире борылды, ләкин өлгерми калды аның аяк астындагы боз убылып китте, ул тәр тәләргэ генә эләгеп тора иде инде Боз өстендә алгы саны гына калкып калды Ул кабалана, алгы аяклары бозны төя. корсагын үткер боз кыра иде. куркудан күзе томаланды
Боз өстенә шоферлар йөгерешеп төште. Кайсысы такта, кайсысы бау эләктереп өлгергән. Ат баткан урынга якын килмәскә тырышып, алар кошевканы арканладылар, ат тыпырчынган саен, чананы аның җаена боргаладылар
Садриев атны тугарырга, камыт бавын, аркалыкларны, түшлекләрне кисәргә кирәклеген аңлап алды һәм, күп уйлап тормастан, пәке чыгарды да. пальтосын салып, тәртәгә таяна-таяна суга керде. Салкын су. корыч кыршау булып, муенын китереп кысты, бер генә мизгелгә йөрәге тибүдән тукталгандай тоелды.
«Әле дә ярый яр чите.—дип уйлады ул —Юкса су суырыр да алыр иде» Ул, Орликның аяк астына туры килүдән булдыра алганча качып, атны тынычландырырга тырышып, дирбияләрне кискәләп чыкты Кешеләрнең ыгы-зыгысы Орликны ярсыта иде. Ул елга өстен тутырып кешнәп җибәрде һәм. азатлык сизеп, бар гайрәте белән алга ыргылды
Рәхим Садриевка куе чәй эчертеп, тәнен аракы белән уа башлагач, ул яткан урынында балык кебек үрсәләнде һәм йорт хуҗасыннан Орликны берәр җылы җәймә белән каплавын, алдына ашарга салуын үтенде Хуҗа моны ошатып җиткермичә:
— Үзеңнең хәлеңне уйла башта. Бу коенуыңның нәрсәгә төшәсе билгесез әле. Ә синдә — ат кайгысы, — дип мыгырданды — Ат — ат инде ул, егет — Аннары, бөркәнеп яткан зоотехникның урыныннан калкуын күреп: — Яхшы, син дигәнчә булыр,— диде.
Аны көтеп тормастан. кияү егет ат янына чыгып китте.
Тик барыбер җиренә җиткерә алмаганнар ахрысы. Өч ай уздымы, юкмы — Орлик аксый башлады. Ветеринар да аның янында байтак кайнашты, әмма тегенең соңгы сүзе хәерле булмады:
— Аяк тамырлары шешенгән Дәваларлык түгел, чире гомерлек.
Шулай итеп. Орликның язмышы тагын үзгәрде, дөресрәге, элеккегә кайтып калды Зоотехник аны җикми инде: өйләнгәч, ат кайгысымы соң? Орликны Хәнәфи агай тагын Туры белән бергә яба башлады. Ә Туры үзенең элеккеге дустыннан читләшкән икән инде, ятсынды, исе китмәде Аларның уртак утлыгында солы — хәзер бик сирәк сый, ашаганнары салам да печән, эчкәннәре бозлы су. Орликны яңадан Тимоша җигә иде инде. Ул Орликның үзенә әйләнеп кайтуына әллә ни шатлык белдермәде. Аксак атны жиккән вакытта еш кына:
— Кинәндерделәр’ Боздылар да кире төрттеләр имеш! Хәзер нәрсәгә ярый инде бу малкай? Матурлыгына чиркәү саласыңмыни аның? — дип сөйләнә иде.
Ул аны әүвәлгечә һәм кызганусыз җигә, һәрчак авызлык кидерә — әйтерсең ат тыеп булмастай шайтанга әверелгән. Авызлыкны чәйни- чәйни, Орликның иреннәре авыртып бетә иде, гүя кызган тимер белән каезлыйлар.
Бервакыт, ат чанасына Тимошаның чамасыз төстә фураж төягәнен күреп. Хәнәфи агай түзмәде.
— Син нәрсә, шаштыңмы әллә? — диде ул ярсып.— Йөрәгең таш икән, валлаһи! Аягы нишләгәнен оныттыңмыни, мәлгунь? Өзлексен, тәмам эштән чыксын, итлеккә китсен дисеңмени?!
Карт кесәсеннән ипи кыерчыгы чыгарды да Орликка сузды Ат, зәйтүндәй күзләрен зур ачып, гаҗәпләнгәндәй, озак итеп карап торды, алыргамы-алмаскамы дип уй кордымыни. Хәнәфи карт аның боек карашын күтәрә алмады, читкә борылды һәм ишетелер-ишетелмәстәй генә әйтте:
— Күрәсеңме. Тимоша, атларда да акыл бар, әйеме?
Орлик, ниһаять, ипине тешләре белән кыяр-кыймас кына эләктереп алды һәм. нидер уйлаган кебек, туктап-туктап чәйнәргә кереште.
Кичен, һәрвакыттагыча, Хәнәфи агай утарга килеп керде. Сүрән ут яктысында ул Орликның аякларын карап чыкты, канәгать калды
— Без әле җигүдә, җанкай,— диде ул, аның ялын бармаклары белән аралап
Килешкән шикелле. Орлик башын чайкап куйды, күптән булмаганча, сак кына анын муенына үрелде. Карт янтаймады, киресенчә, атның сөякчел яңагына башын терәп торды
— Әй, гомер Су белән бер ага да китә икән, әйеме? — диде ул атка, кешегә эндәшкән кебек.
Кайтып киткәнче, ул шулай араталарга кереп-кереп чыкты, йокы алдыннан балаларын юаткан ана шикелле, атларның һәркайсын барлады, әйтәсе сүзен калдырмады, утлыклардан курпыларны алып алып атты, асларындагы пычкы чүбен тараткалады, мал тозларын жайлап-жайлап куйды
Кышкы гадәти тыныч һәм серле кич житеп килә иде Кыршылган тимер акчага охшаган айның йөзе яктырган, аның нуры түбәдәге шифер читләреннән сузылып төшкән беренче нечкә боз сөңгеләрен зәңгәрләтеп тора Хәнәфи агай авыр эштән соң йоклаган атларның тирән сулышларын тойды, пошкыруларыннан кайсысын ни борчыганын билгеләргә тырышты Ул Орликны күз алдына китерде. Туры, тәгаен, башын анын муенына салгандыр һәм алар шул көйгә бер-берсен тыннары белән тынычландырып, тигез, тирән сулыш алалардыр