Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧИТТӘ КАЛМАСКА!

Зиннур Хөснияр минем өчен яна автор. Бәлки шуңадыр, хикәяне зур кызыксыну, яшерен бер омет белән кулыма алдым Яле. яшь дустым, нәрсә алын киләсең икән? Әсәрең белән нәрсә әйтер!ә телисең? Янә сүзең бармы’ Сәнгати сиземләвең ни дәрәҗәдә?
Башта ук шуны әйтәсе килә хикәя беренче юлларыннан үк мавыктырып алып кереп китә. Димәк, укучыны тота. Яшь язучы вчеи бу инде бик мөһим нәрсә.
Хикәянең нзътибарны җәлеп итә торган тазын бер уңай язы бар: әсәрдә чазылдырыл- ган вакый(пныз( эчтәлегенә, сурәтләнгән материалына туры килә торган дөрес ритм табылган Авторның теле дә, әсәрнең эчтәлеге таләп иткәнчә. тигез агышлы, салмак саллы. сурәт
ләү чаралары да. буяу-интонацияләре дә. хикәя тукымасына гуры килеп, ятышып торалар.
Хикәяне укуымны дәвам итәм. Шунда үзем өчен тагын бер ачыш ясыйм Монысы да яшь автор файдасына. Әсәрдә алынган персонажларның эчке дөньялары, кичерешләре психологик яктан шактый ук акланганнар. Бу инде язучы осталыгын чагылдыра торган бик әһәмиятле казаныш Шулар янына тагын яшь авторның бары тик үзенә генә хас язу алымы, стиле, хикәяләү манерасы да бар сыман. Димәк, автор эзләнә, үз тавышын табарга тырыша.
Зиннур үзенен хикәясенә исемне дә дөрес сайлый белгән. Карчыгы дөнья куйганнан соң. япа-ялгыз калган Сабирулла карт үлем түшәге өстендә ята. Әмма аны бер уй изә. газаплый, кешелектән чыгара: «Гомере буе жыйган байлыгы кем кулына калыр? Бу уй хәтта үлемнең үзеннән дә куркынычрак, шомлырак иде». Шунда хикәягә тагын бер хикмәтле деталь килеп өстәлә. Сабирулланың сыңар канат бу-луы — бер хәл. аның ун як иңбашына кунаклап. тормышта кылган саваплы эшләрен, изгелекләрен теркәп-яэып баручы фәрештә дә сынар канатлы гарип-гораба икән ич! Фани дөньяда фәкать үзе өчен генә яшәгән, яман комсыз, кешелексез Сабирулла җилкәсендә аңа эш юк. вакытын, хуҗасы яныннан очып китеп, мунча кыегына куелган буш сыерчык оясында үткәрә—
Күргәнебезчә, яшь автор хикәясенең эчтәлеген тагын да катлауландырган, символикага мөрәҗәгать иткән. Бик һәйбәт! Фантазиягә бай кешенең максат-омтылышлары да эрерәк һәм кызыграк була...
Хуш! Зур өметләр баглап, әсәрне укуымны дәвам итәм. Нинди хикмәттер, яше алтмышка җиткән Сабирулла гомерендә беренче мәртәбә балалары булмаганга үкенә. Бу бәладән котылу юлы да әллә ни еракта йөрми икән ләбаса. Шулчак ишектә, көн саен кереп Сабирулланың ашарына әзерләп, өен җыештырып, кырык яшьләрдәге ялгыз хатын Алтынбикә пәйда була. Шунда ялгыз карт әлеге күрше хатынына тәкъдим ясарга уйлый. Хәер. Саби-рулланың запаста тагын «шушы арада гына өченче иреннән аерылып кайткан мут күзле Җәүһәрия» дә бар...
Ни хикмәттер, шушы тирәләргә җиткәч, хикәя шактый ук сузыла, сыеклана, кызыгын югалта башлый. Тәэсир итү көче кими. Әсәрдә сурәтләнгән вакыйгаларның да ышандыру, дәлилләү көче җитенкерәми башлый. Әгәр дә алынган вакыйга — хикәянең йөрәге булса, мотивлаштыру — аның җаны...
Хәзер әсәрдәге мотивлаштыру ягъни «хикәянең җаны* җитенкерәмәүгә берничә мисал китерик. Алтынбикәнең «урыныннан капылт кына сикереп торып... пыр тузынып чыгып китүен» мин. мәсәлән, берничек тә аңлый алмадым. Беренче мәртәбә ялгыз ирнең бусагасын атлап кергән көнне үк инде авылдашлары: «Әллә кияүгә чыгасыңмы?» — дип колагын тондырып бетергән булганнардыр, һәрхәлдә. Сабирулланың тәкъдим ясавы Алтынбикә өчен көтелмәгән хәл булырга тиеш түгел иде. Шулай ук «яшәргә өе дә булмаган» Җәүһәриянең дә: «Арка җылытыр өчен генә син башка кеше эзлә инде. Карт-коры бетмәгән»,— дип. төенчеген күтәреп чыгып китүе дә хакыйкатькә туры килмидер. Боларны автор бары тик Сабирулланы ялгыз калдыру өчен генә эшләгән, шунлыктан ябыштырып җиткермәгән дигән фикер кала.
Каенесе Шәрәфнең, ярты кыстырып, җиз- нәсеннән бурычка акча сорарга килүе дә ышан-дырмый. Гомерләрен бергә кичергән бу ике кеше бер-берсенең кемлеген белмиләр микәнни дигән тәэсир кала.
Аннары мал-мөлкәт, байлык тутырылган сандык белән булган маҗаралар да берьюлы мең төрле сорау тудыра. Сандыкмы ул. әллә кечкенә генә калай тартмамы? Сандык икән, аны күмеп куярлык туфрак чормага каян килсен икән? Ул кадәр туфракны өй матчалары ничек күтәреп торсын ди?
Менә хәтердә калырлык җанлы детальләр белән сурәтләнгән бер күренеш. Сабирулла чормада байлыгын — алтын әйберләрен барлый. «һәммәсе дә үз урынында, югалмаган, төп-төгәл унөч. Сабирулла аларның исәбен биш бармагы кебек белән. Дөресрәге, авызындагы унөч теше кебек...» Унөч — хәтәр, һәлакәтле сан! һәрхәлдә, тикмәгә кертелмәгәндер бу яман сан дип. берәр төрле хикмәтле могҗиза көтәсең. Әмма яшь авторнын хикәясендәге «Унөч» саны «уйнамый», үз вазифасын үтәми кала. Хикәя ифрат та нәзберек, бик тә «мәрхәмәтсез» жанр, ул артык детальне түгел, хәтта артык сүзне дә күтәрә алмый.
Кызганыч ки. акланмаган, мотивлашты- рылмаган. ышандырмый торган нәрсәләр хикәядә шактый. Ә бит әдәбият чынбарлыкка караганда да дөресрәк булырга тиеш!
Лирик чигенүләрнең берсендә Сабирулла узган гомере турында уйланып ята. «Еллар авыр вакытта ул. әнисенең хәер-фатихасын алып, бераз акча юнәтү нияте белән, күмер казый торган якларга чыгып китә. Ел ярымнан соң. әниең вафат дип, күршеләре телеграмма суга. Кайта, туган-тумачалары җыелып. әниләрен җирлиләр...» Янә бер-бер артлы сораулар туа. Кайсы елларда була бу хәлләр? Ничек итеп җәһәннәм читеннән көнендә кай-тып җитә алган ул? Әсәрдән әлеге сорауларга җавап эзлим. Чыннан да, кайсы еллар сон болар? «Әнисе вафат булганнан соң. яңа йорт- җир җиткерә. Бер акча тәмен татыган Сабирулла чәер исе аңкып торган нарат өйнен ишекләренә иске такталар кадаклады да янә сәфәргә чыгып китте. Кабат авылына кайтып төшкәндә, Сабирулланың яше утыз белән бара иде инде».
Менә шундый очы-очка ялганмаган нәрсәләр хикәя турында тискәре фикер уята, кәефне боза, чак кына игътибарлы булганда, шул ук телеграмманы: «Әниең авыр хәлдә»,— дип бирергә дә мөмкиндер бит?!
Яшь язучыларның шактый өлешенә хас булган уртак бер житди кимчелек турында әйтеп үтәргә уйлыйм. Белмим, ни өчендер яшьләребезнең бер өлеше үзләре тирәнтен белмәгән. тормышыбызның икенче сафында торган. бүгенге әдәбиятыбыз өчен әһәмияте аз яки бөтенләй ят нәрсәләр турында язарга алыналар. Ә бит бернинди олы художник та үз заманы омтылышларыннан. үз чоры проблема-ларыннан читтә кала алмаган, һәрчак социаль көрәшнең үзәгендә булырга тырышкан. Шуның нәтиҗәсендә генә җәмгыять белән бер адымнан атлаган, үз заманына аваздаш яңгыраган әсәрләр безнең көннәргә кадәр килеп житә алганнар. Чөнки андый әсәрләр, кагыйдә буларак, мәңгелек яшәү проблемаларына, кешене олылауга, аның бөеклегенә дан җырлауга багышланган булганнар.
Әдәбиятыбыз алдына куелган ифрат та зур. бик тә җаваплы бурычлар турында сүзне озак ка сузмыйча, бары тик шуны әйтә алам. Бүгенге көннен. бүгенге дөньяның иң актуаль мәсьәләләре — тынычлык-иминлек өчен көрәш. ил язмышы, аның узганы, бүгенгесе турында тирәнтен уйлану. Халык тормышының бөтен катлаулылыгын. драматик вакыйгаларын читләтеп узмыйча, аларны кыю рәвештә әсәрләргә кертеп, бөтен бер буынны, хәтта киләчәк буыннарны тәрбияләрлек, сәнгатьчә камил, үзенчәлекле, күп планлы, колачлы әсәрләрне яшьләр иҗат итми кем иҗат итсен сон?! Бу хәл. кемгә ничектер, әмма мине бик нык хафаландыра. пошаманга төшерә.
Язучыларнын соңгы форумнарында: үз язмышын әдәбият белән бәйләгән кешенең хәзер ярым-йорты егәрлегенә генә эшләргә хакы юк. дип басым ясап искәртелүе безнең барыбызга да бер үк дәрәҗәдә кагыла, минемчә.