Логотип Казан Утлары
Публицистика

Журналда мәкалә чыккач...


«БЕЗГӘ НИЧЕК ХЕЗМӘТ КҮРСӘТӘЛӘР»
Журналның беренче санында шундый баш астында урнаштырылган мәкаләдә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүдәге кайбер кимчелекләр тәнкыйтьләнгән иде. Аерым алганда, ул язмада квартиралар ремонтлаудагы тәртипсезлекләр, кием-салым тегү ательеларындагы башбаштаклыклар, «Автосервис» станциясендә машиналар төзәтүдәге һәм телевизорлар караудагы кимчелекләр, патронаж сестраларының эшен яхшырту мәсьәләләре күтәрелде.
Мәкаләгә шул тармаклар өчен җаваплы министрлыклардан һәм ведомстволардан җаваплар алынды. Түбәндә шулерның кайберләрен урнаштырабыз.
Татарстан АССР Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү министрлыгы:
«Квартиралар ремонтлауны һәм бизәүне яхшырту, аларны заказчы теләгәнчә җиһазлау максатларында Казанда махсус эксперименталь ремонт-төзү идарәсе оештырылды. Островский урамындагы 104 нче йортта урнашкан бу идарә (телефоны 32-29-79) коллективы заказлар кабул итә башлады. Хәзерге вакытта керамик плиткалар һәм тезү материаллары белән тәэмин итү җайга салынды.
Өйләрне җыештыру өчен махсус оешма бар. Заказлар Кави Нәҗми урамындагы «Гаиләгә хезмәт күрсәтү бюросы»нда кабул ителә. Телефоны 32-24-81.
Журналдагы мәкалә «Татшвейбыт» берләшмәсенең «Людмила» ательесында производство киңәшмәсендә тикшерелде, заказларны үтәү срогын кыскарту, тегелгән кием- салымның сыйфатын күтәрү чаралары билгеләнде.
Ватык телевизорларны төзәтергә илтү мәсьәләсен тулысынча чишү, транспорт җитмәү сәбәпле, хәзергә мөмкин түгел. «Таттелерадиобыттехника» берләшмәсе абонементка куелган һәм гарантия срогы чыкмаган телевизорларны гына үз машинасы белән килеп
Хатка халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү министры урынбасары Н. П. Прохоров кул куйган.
Татарстан АССР Сәламәтлек саклау министрлыгы:
«Ялгыз яшәүче авыруларга һәм инвалидларга медицина хезмәтен шул райондагы поликлиникалардан тыш республика Кызыл Хач җәмгыятенең патронаж сестралары да күрсәтә. Хәзер Татарстанда 34. шул исәптән Казанда 14 шәфкать туташы эшли,— дип хәбәр итте редакциягә республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Р. Г. Яма- леев.— 1987 елда Кызыл Хач җәмгыятендә штатлы патронаж сестраларының гомуми саны тагы 16 кешегә арттырылды. Бу авырулар һәм инвалидларга хезмәт күрсәтүне шактый яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.
Республика Кызыл Хач җәмгыяте бу игелекле эшнең формаларын һәм ысулларын камилләштерү буенча даими эш алып бара».