Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА ГАДӘТЛӘР, ЯҢА ЙОЛАЛАР


өи елгасы ике ут күршене аерып тора. Актаныш районының Шәимәрдә- иоа исемендәге колхозы белән Илеш районының «Сигнал» колхозы арасындагы чик шушы елга буйлап уза. Ләкин Сеи суы алариы аермый, киресенчә. берләштерә, тимер-бетон күперләр белән генә түгел, күзгә күренмәс, әмма өзелмәс ныклы җепләр белән тоташтыра. Экономик яктан көчле ике хуҗалык дистәләрчә еллар буе үзара ярышып, бер-берсенә ярдәмләшеп яши Инде күптән гадәткә кергән «Бердәм гаиләдә» дигән уртак бәйрәм үткәрү дә — әнә шул тирен дуслыкның чагылышы.
Бу бәйрәмгә бик күпкә алдан хәзерләнә башлыйлар Юллар күперләр төзеклән- дерелә, ихаталар чистартыла, урамнарга авыл һәм район зшчәинәренең уңышлары, алдагы бурычлары турында сөйләүче плакатлар, рәсемнәр эленә. Сеи буендагы аланлыкта зур сәхнә ясап куела.
Кояшлы җәйге нртә. Елганың һәр ике як ярыннан йөзләрчә кешеләр бәйрәмгә ашыга. Юлларда автобуслар, машиналар, атлы экипажлар Күп тә үтми, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар килеп тешә Алар үзләре генә дә өч йөздән артык. Колхоз эшчәннәре кадерле кунакларны чәчәк бәйләмнәре һәм татар халкының милли ашы чәк-чөк белән каршы ала. Өстәлләргә Сөн буе урман-болыннарыиың хуш исен, кояш нурын җыйган гәрәбәдәй бал куела, һәркайда җанлы еңгәмә башлана һәр иче колхоз җитәкчеләре, сыер савучылар һәм механизаторлар, бригадирлар һәм укытучылар үз хуҗалыкларының казанышлары, хезмәт уңышлары турында, бу дуслыкның эштә көч бирүе, ярышка дәрт өстәве турында рухланып сөйлиләр
Шәймөрдәнов исемендәге һәм «Сигнал» колхозлары. Актаныш һәм Илеш культура йортлары һәвәскәрләре биш меңнән артык тамашачы караячак бу концертка бай һем кызыклы программа әзерлиләр. Сәхнәдә татар, башкорт рус һәм илебезнең башка халыклары көйләре яңгырый, егетләр һәм кызлар дәртле бию тактына кушыла Берләштерелгән хор башкаруында «Күңелем Ленин белән сейләшә». «Туган ил» җырлары, куәтле дулкын булып, аланлыкны күмел китә
Сен буендагы һәр бәйрәм хуҗаларда да, кунаклар күңелендә дә җуелмас тәэсир калдыра. Тугандаш халык вәкилләренең мондый очрашуы милли культураларны үзара баетуда, хезмәт ияләрен социалистик интернационализм рухында тәрбияләүне кәчәйтүдә зур әһәмияткә ия.
Хәзерге вакытта бетен илебездәге кебек үк Татарстанда да традицияләр, йолалар, гадәтләр һәм бәйрәмнәрнең мәгълүм системасы барлыкка килде алар иҗтимагый һем шәхси тормышның төрле якларына кагыла
Иҗтимагыи-политик һәм дәүләт бәйрәмнәрен билгеләп үтү тормышыбызда меһим социаль вакыйгага әйләнә Җәмгыятебезнең коммунистик идеалларын, социализм тудырган мораль кыйммәтләрне гәүдәләндерүче Беек Октябрь бәйрәме. 1 Май 8 Март. Җиңү коне, СССР Конституциясе көне әнә шундыйлардан Совет Армиясе һәм Хәрби Диңгез Флоты кеме, В. И. Ленинның туган кеме, профессиональ бәйрәмнәр данлы юбилейлар бетен халык бәйрәме тесенде билгеләп үтәлә. Шулердан соңгы елларда аеруча популярлашкан берсенә тукталып үтәсе килә Ул — Советлар Союзы Герое.
С
Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең туган көнендә үткәрелә торган көрәшче- антифашистларны искә алу бәйрәме. Ялкынлы шагыйрь һәйкәле янындагы митинг, Татарстан берләштерелгән дәүләт музеенда «Моабит дәфтәрләре«н алып чыгу церемониясе. Җәлил замандашларының, батыр якташыбыз исемендәге комсомол премиясе лауреатларының почетлы каравылда торуы — барысы да дулкынландыргыч тәкир калдыра. Бәйрәмдә Советлар Союзы Геройлары, Хезмәт алдынгылары, укучы яшьләр, хәрби училище курсантлары, Казан гарнизоны сугышчылары катнаша. «Төп нөсхә көне» исеме белән гадәткә кергән бу тантана кичен тулай торакларга, культура сарайларына һәм клубларга күчә.
Батыр якташларны искә алу һәм хөрмәтләү фабрикаларда, колхоз-совхозларда да традициягә керә бара. Актаныш районының «Гигант» колхозында, мәсәлән. Беек Ватан сугышында һәлак булган Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтшинның туган көнен ел саен билгеләп үтәләр Шушындый ук традиция Лениногорск районының «Шушма» һәм Калинин исемендәге колхозларында — Ватаныбызга биш батыр, шул исәптән Газинур Гафиятуллинны бүләк иткән колхозларда да яшәп килә.
Көнкүрешкә яңа йолалар керү — үтә катлаулы процесс. Ул эшнең практикасына гына түгел, теориясенә дә кагыла. Биредә сүз халыкның борынгы йолаларын һәм гадәтләрен тәнкыйть күзлегеннән карап бәяләү, алар арасыннан заманга яраклыларын яңарту турында бара. Кызганычка каршы, бу өлкәдә әлегә төгәл критерийлар эшләнмәгән Бу үз чиратында борынгылык исе килгән һәр нәрсәне кире кагуга, я булмаса халык белән бернинди уртаклыгы булмаган формаларны куллана башлауга китерв
Илебездәге башка халыкларныкы шикелле үк татар халкының да тамырлары белән бик тирәнгә киткән күркәм традицияләре, гадәтләре һәм йолалары күп. Алар яшьләрдә хезмәткә мәхәббәт, өлкәннәрне зурлау, гуманизм, дуслык һәм иптәшлек, коллективизм, намуслылык, тугандаш халыкларга хөрмәт белән карау. Ватанны сакларга әзер булу, кыюлык һәм ихтыяр көче тәрбияләүгә булышлык итәләр.
Борынгы халык бәйрәмнәренең бүгенге социалистик чынбарлык белән органик кушылуын сәйләүче мисалларны тормышыбыздан күп китерергә мөмкин.
...Казан, Зеленодольск, Түбән Кама шәһәрләрендә, республикабызның байтак районнарында ел саен оештырыла торган чәчәк күргәзмәләрендә гаҗәеп матур, затлы гөлләрдән эшләнгән композицияләр, кешенең гүзәллеккә омтылуда иксез-чиксез фантазиясе булуын раслаучы чәчәк натюрмортлары күрергә мөмкин. Мондый күргәзмәләр инде күптән халык бәйрәменә әйләнде, кешеләр аларга бик теләп йөри. Аларда һәвәскәр бакчачылар да актив катнаша. Зеленодольскида күргәзмә көннәрендә әңгәмәләр уздырыла, йортларда, бүлмәләрдә чәчәк үстерү, букетны зәвык белән ясау турында белгечләр киңәшләрен бирәләр
• Түбән Каманы югары культуралы шәһәр итик!» — нефтехимиклар каласында чәчәк бәйрәме гадәттә әнә шундый девиз белән үтә. Биредә бакчачылар тәҗрибә уртаклашалар, ул чын мәгънәсендә киңәш-табыш итү, үзара аралашу мәктәбенә әверелә
Лениногорскилыларның да үзләренә генә хас төсмерләре бар. Нефтьчеләр шәһәрендә ул «Чәчәк балы» буларак уза, викториналар, уеннар оештырыла, чәчәкләр турындагы җырлар башкарыла. Сүз дә юк, мондый бәйрәмнәр — яшьләрдә табигатькә мәхәббәт хисе тәрбияләүдә үтемле чара.
Чәчәк бәйрәме — татар халкының ел фасылларына туры кигереп үткәрелә торган борынгы йолаларына барыл тоташа. Элекке заманнарда ул шомырт чәчәк аткан чакта, май урталарында уздырыла торган булган. Егет-кызлар, яшь җилкенчәкләр, урманга җыелып, төрле уеннар, күмәк биюләр оештырганнар. Бу борынгы йола хәзер яңа формаларда, яңа эчтәлек белән байый, яңадан туа. Киләчәктә ул тагын да киңрәк таралыр дип өмет итәргә була.
Кышны озату бәйрәме дә традициягә кереп бара. Аның шулай ук гасырлар тирәнлегеннән килүче тамырлары бар. Төрки халыкларда ул иске календарь белән 22—23 мартта, яңа елны каршылау йоласы — нәүрүз буларак билгеләп үтелә торган булган. Аның үзенә генә хас катлаулы йолалары да билгеле. Гадәттә авыл халкы шыттырылган арпадан нәүрүз боткасы — кужа пешергән, төннең кыл уртасында — тәхвил вакытында урамнарга чыгып, бер-берсен котлаган Икенче көнне иртән шәкертләр. җыр-бәетләр әйтеп, ейдән-өйгә йөргәннәр, халыкны котлаганнар. Авыл җыенында ел дәвамында булган эшләр турында хисап тотканнар. Шул ук вакытта ел фасыл-ларына багышланган күмәк уеннар, алдагы елда ярәшелергә тиешле егетләр өчен кыз
багу (нәүрүзбәк) уздырылган. Бу бәйрәмнең атамасы төрки-татар фамилияләрендә сакланып калган. Әзербәйҗаида нәүрүз ритуаллары хәзерге чорда да «бахор бәйрәме» ягъни аз бәйрәме үткәргәндә киң кулланыш таба
Кышны озату һәм язны каршы алу Казан. Брежнев, Түбән Кама. Әлмәт шәһәрләрендә, район үзәкләрендә һәм авылларда чын мәгънәсендә бөтен халык бәйрәме төсен ала. Күргәзмәләр һәм концертлар, спорт уеннары һәм шаян ярышлар, әкият персонажларының чыгышы — болар барысы да Казанның М. Горький исемендәге үзәк культура һәм ял паркындагы бәйрәмнең аерылгысыз атрибутлары Җыелган халык яшь фигурачылар чыгышын, юртаклар узышын фатып карый һәркайда җыр, уеи-
Соңгы елларда Татарстан авылларында борынгы һәм мавыктыргыч бәйрәм — каз өмәләренең яңадан тууы күзәтелә Өлкән һөм урта буын кешеләречең күңелендә онытылмас хатирәләр булып саклана торган бу йола хәзер бетен матурлыгы һәм кабатланмас төсмерләре белән яңа зчтәлек ала.
Көзге эшләр инде тәмамланган, басу-кырлар бушап калган чак Җәйге муллык инде амбарларда Авыл кышка хәзерләнә Нәкъ менә шундый чакларда каз өмәләре башлана. Яшь кызлар, яшь киленнәр, бизәкле көянтәләренә каз түшкәләре асып, елга, инеш, чишмә буена төшеп китәләр. Кызларның өлгерлеге, җитезлеге менә шунда сынала да инде Ә яшьләр булган жирдә уен-келкесез, җырсыз-биюсез, шаян сүзсез буламыниИ Өмәдән соң тагын хуҗабикә өендә кич утыру. Кичке тынлыкка чумган урамнар өстенә гармун моңы түгелә, шат авазлар яңгырый.
Өмәгә әзерлек күп алдан башлана Алдан ук туган-тумача, дус-ишләрге, күршеләргә хәбәр җиткерелә. Каз маенда кайнар коймак пешә, ә кичкә инде зур каз бәлеше дә елгерел җитә. Кызлар булган җирдән егетләр де читтә йерми Кем белә, бәлки нәкъ менә шушы өмәдә яшьләр бер-берсеи сыныйдыр, кемнәрнеңдер чәчләре-чәчкә бәйләнәдер.
Иң мөһиме, бу бәйрәмнәрдә дуслык һөм үзара ярдәмләшүнең тирән мәгънәсе, асылы ачыла. Халкыбызның гасырлар түреннән килгән канатлы сүзләрендә де бу ачык чагыла. «Бердә түгел, илдә кеч», «Киңәшле эш таркалмас», «Әртилнең өйрәсе куе», «Күмәк күтәрсә, күлне күчерер» һәм башкалар әнә шул күмәклек кадере турында сөйлиләр.
Өй өмәсе, күмәкләшеп бура күтәрү, өй юу, тула өмәсе кебек күркәм гадәтләрдә дә халыкның дуслыкка, үзара ярдәмләшүгә омтылышы гәүдәләнгән Хәзәргә вакытта хезмәттәшләренең, колхоз идарәсенең эчкерсез ярдәме белән меңнәрчә яшь игенче, терлекче, механизатор гаиләләре яңа йортларга күченә Республикабыз авылларында хуҗалык кече белән төзелгән йортлардан яшьләр урамнары үсеп чыкты. Аларга нәкъ менә шулай «Яшьләр урамы» дип исем кушалар да Борынгыдан килгән гадәт буенча өй туйлары үткәрү дә. шулай итеп, яңа. социалистик эчтәлек белән байый Бу бәйрәмнәр, табигый ки. халыкчан, оптимистик характерда була.
Халкыбызның иң яраткан, иң борынгы бәйрәмнәреннән берсе, әлбәттә. Яңа елны каршы алу. Башка бик күп халыклар шикелле үк безнең борынгы бабаларыбыз да кышкы кояш торгынлыгын билгеләп үтә торган булганнар 25 декабрьдән кыш челләсе — иң суык кырык кен башлана. Аларның баштагы уникесе нардуган бәйрәме дип атала. Бу чорда яңа елның ничек булачагын багу да. терпе маскарадлар да уздырыла. Аерым төбәкләрдә нардуган егерменче йөз башына кадәр сакланып килгән Аның аерым элементлары, әйтик, багу, кияү яки кәләш сайлау кебекләре хәзер дә үзешчән сәнгать коллективлары репертуарында файдаланылып киле.
Яңа ел алдыннан бизәлгән чыршы урнаштыруның тамырлары бик еракка барып тоташа Иң зәһәр суыкларда да яшеллеген саклап калган агач борынгы заманнарда кешеләргә сихри, тылсымлы һөм гайре табигыи булып тоелган Рухларның мәрхәмәтен казану өчен, кешеләр ул агачларга төрле бизәкләр, бүлекләр элгәннәр чыршы янында ритуал биюләр биегәннәр Соңрак христиан чиркәве бу гадәтне дин белән бәйле йолага әйләндерә
Яңа ел чыршысы, үзенең традицион элементларын санлаган хәлдә, безнең социә-
листик көнкүрешебезгә бөтенләй башка эчтәлек белән килеп керде. Ул иң тантаналы һәм күңелле, киләчәккә өмет һәм ышаныч белән тулы бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне ел дәвамында башкарылган эшкә йомгак ясала, киләсе елга яңа үрләр билгелән» Шәһәрләрдә һәм авылларда бәйрәмне әзерләү һәм үткәрү өчен махсус комиссияләр төзелә, алар яшьләр карнавалын, балалар кичәләрен, төрле конкурслар, күмәк уеннарны оештыручы буларак чыгыш ясыйлар. Аңлашыла ки, бу чараларда төп йөк культура-агарту хезмәткәрләренә төшә.
Чыршы бәйрәмен үткәрүнең яңа формаларын эзләү күпчелек хезмәт коллективларында. авылларда бу йоланың бик күп яңа төсмерләрен булдырырга ярдәм иттә. Моннан берничә ел элек кенә, мәсәлән, Мамадыш районында чыршы бәйрәме гадәттә тар даирәдә — гаиләдә, иң киң дигәндә дә авыл клубында гына үткәрелә иде. Социалистик традицияләр һәм йолаларны пропагандалау комиссиясе бәйрәмне урамнарга, мәйданнарга чыгарырга карар бирде. Шәһәрнең үзәк мәйданында мәһабәт чыршы урнаштырылды, аңа тоташучы урамнарда кар калалары, төрле җанвар сыннары, халык әкиятләре персонажлары куела башлады. Хезмәт коллективлары рапортлар һәм бүләкләр, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар кызыклы концерт номерлары әзерләделәр. Кыңгырауны пар атлары да табылды. Бәйрәм сәүдәсе, кибет һәм ашханәләргә генә сыеша алмыйча, урамнарга ташып чыкты. Кышкы суыкта, авызыңны пешерә-пешерә, кайнар чәй эчү, табадан яңа гына төшкән пәрәмәч, коймак белән сыйлану бәйрәмгә өстәмә ямь һәм тәм өстәде.
Актаныш һәм Мөслим якларында да Яңа елны үзенчәлекле каршылыйлар. Актанышта, мәсәлән, ул кышкы сабан туе төсен ала. Агыйдел өстендә, бозны чистартыл, мәйдан ясала, тик аның уртасына традицион багана урынына бизәлгән чыршы утыртыла. Аның янында гына шугалак, берничә чиләк сыешлы самавырлар гөжләп утыра, казаннарда пилмән өлгерә, шашлык кыза.
Тантана иртәнге унда район җитәкчеләреннән берсенең чыгышы белән башланып китә. Чәчәкле тастымаллар, тасмалар белән бизәлгән атларга төялеп, колхоз һәм совхозлардан килгән Кыш бабай һәм Кар кызларының мәйданда очрашуы бәйрәмнең иң югары ноктасына әйләнә. Алар үз хуҗалыкларының хезмәт уңышлары турында рапорт тапшыралар. Аксакаллар һәр җигүле экипажга смотр үткәрә, җиңүчеләргә дипломнар, күчмә кубоклар тапшырыла^
Хезмәт коллективларында шулай ук еллык йөкләмәләрен вакытыннан алда үтәгән алдынгы звенолар, бригадалар, сменалар, цехлар хөрмәтенә чыршы кабызу гадәте дә традициягә кереп килә.
Партия, совет һәм җәмәгать оешмалары тәҗрибәсе күрсәткәнчә, социалистик традицияләр һәм йолаларны тирәннән уйлап, тарихи һәм җирле үзенчәлекләрне искә алып үткәргәндә һәм пропагандалаганда, алар хезмәт ияләрен коммунистик тәрбияләүнең үтемле чарасына әйләнәләр, аек, сәламәт көнкүреш урнаштыруга ярдәм итәләр. Эчкечелек һәм алкоголизмга каршы киң җәелдерелгән көрәш барышында заманга ярашлы прогрессив йолалар активлашты. Мәсәлән. Казанның С. Сөетгалиев исемендәге культура сараенда республикада беренче булып «Аеклык клубы» оештырылды Клубка йөрүчеләр бәйрәмнәрне, туган көннәрне һәм башка истәлекле даталарны исерткеч эчемлекләрдән башка билгеләп үтәләр. Озакламый шундый ук клуб төзүчеләр культура сараенда, Казанның Ленин һәм Совет районнарында. Зеленодольскида, Тукай, Сарман һәм башка районнарда эшли башлады. Аек бәйрәмнәр ясауның үзенә генә хас төсмерләре, үзенчә-лекләре бар Әйтик, эчемлек сөреме белән исереп ясалма күңеллелек тудыру — бер нәрсә, ә аек күңеллелек — бөтенләй башка Беренче очракта магнитофоннан шау-шулы, зәвыгы шикле ансамбльләрнең кычкырып торуы да җитсә, икенчесендә бәйрәмдә катнашучылар үзара аралашудан, аңлашудан, үткен сүздән, җыр һәм биюдән тәм тапсын, күңел ачсын өчен, никадәр фантазия, сәләт һәм тырышлык кирәк. Ләкин, ничек кенә булмасын, киләчәк әнә шулерда. Соңгы елларда никахлашуларның 90, бала тууның 70 процентын тантаналы шартларда үткәрүне оештыра алганбыз икән, бу үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли.
Тарихка күз салсак, эчкечелекнең халкыбыз өчен чит, ят күренеш булуын ачык күрәбез. Каяндыр читтән кергән бу зәхмәт белән араны никадәр тиз өзә алсак, киләчәге-
без де шул кадер акты һем сәламәт булыр Ә бу юнәлештә байтак эш башкарылды инде. Шул уңайдан «Труд» газетасының 1985 ел, 13 июнь санында басылган «Аек бәйрәм сабантуй» дигән мәкаләгә игътибарны юнәлтәсе килә Аның авторы журналист Н Молчанов белгәч районында узган милли бәйрәм турында болай дип аза «Соңгы вакытта кемнеңдер җиңел кулыннан шау-шулы эчке мәҗлесләрен сабантуй дип атау гадәткә кергән иде Ихластыр, күмәк халык бәйрәмнәреннән иң аегына карата болай әйтү күңелне рәнҗетә Райбашкарма председателе урынбасарыннан (ул бәйрәм комиссиясенә дә җитәкчелек итә) бәйрәмдә күпме исерткеч эчемлек сатылуын сораган идем
— Бер шешә дә сатылмады,— диде ул.— Аның каравы лимонадны гадәттәгедән оч. «асны ике ярым талкырга күбрәк саттык Район чәйханәсе бер атналык нормасын диярлек үтәде — баллы, мәтрүшкәле, хуш исле чәйдән башка нинди сабан туе булсын ди ул?..»
Хәзер бәйрәм-йолвларны үткәрүдән ирешелгәннәр белән чикләнеп калмаска, тупланган тәҗрибәне киңрәк тарату турында кайгыртырга, аның һәркайда тормышка үтел керүенә ирешергә кирәк Аларны сәнгатьчә нәфис бизәү турында да уйланырга вакыт Яңа йолаларны кертү белән бәйле кадрлар булдыру мәсьәләсе дә кон тәртибенә килеп басты. Бәлки, мондый белгечләрне уку йортларында махсус әзерләргә кирәктер Чеики хәзергә аның белән нигездә энтузиастлар гына шегыльләнә. аларны күбесенә белем дә, тәҗрибә дә җитми.
йолалар һем бәйрәмнәр сәнгатьнең бик күп герләре үзара бәйләнгән синтетик берлекне хасил итәләр. Аларда музыка, драма, хореография һәм сынлы сәнгатьнең терлере һәр жанрлары яңа сыйфатта үзара багланышка керә, бер-берсен тулыландыра, баета. Язучылар, режиссерлар, композиторлар, рәссамнар, балетмейстерларның иҗади фикере һәр бәйрәмне яки йоланы чын мәгънәсендә сәнгать әсәренә әйләндерә алыр иде Ләкин, кызганычка каршы, бу елкедв актив эшләүче әдәбият һәм сәнгать әһелләре бик әз
Клубларны, культура йортларын, стадионнар һем спорт мәйданчыкларын, сабантуй мәйданнарын декоратив һәм техник җиһазлау мәсьәләсен до хәл итәсе бар һәр шәһәрдә, авылда яшел театрлар булса, начар булыр идемени?! Бер сүз белән әйткәндә, бу эштә проблемалар әле шактый Аларны хәл итү социалистик йолаларның иәтиҗәлелеген күтәрергә, һәркайда аек бәйрәмнәр һем гадәтләр булдырырга ярдәм итәр иде
Совет традициялере һәм йолалары — алар социалистик яшәү рәвешенең үзенчәлекле козгосе. Ул чынбарлыкны тегел һәм якты, тәхирләндергеч һәм гүзәл итеп чагылдырырга тиеш Мено шунлыктан традицияләр белән бәйле һәр нәрсә җентекләп уйланырга. такт, зәвык һем чаманы югалтмау хисе белән сугарылырга хаклы