ТУКАЙГА МӘХӘББӘТ БЕЛӘН


ренбург якларында татар культурасы тарихын өйрәнгәндә, миңа халкыбызның сөекле
шагыйре Габдулла Тукай исеме белән бәйле күп кенә истәлекләргә юлыгырга туры килә.
Билгеле ки. шагыйрь үзе дә бу төбәктәге хәл-әхвәлләргә, мәдәни тормышка битараф
булмаган. Хәтердә аның. «Әле Оренбурдан да, мине чакырып, хат килде; «Вакыт»
гәзитәсендә, «Шура» журналларында эшләргә Ләкин мин хәзергә анда бара алмыйм.
Оренбур язучылары илә гәзитә аркылы бераз чәкәләшеп алган идек...» — кебек юллары яңара.
Тукай исән вакытта ук аның исеме Оренбург халкының төрле катламнары арасында, бигрәк тә
укымышлылар һәм шәкертләр даирәсендә зур хөрмәт белән искә алына. Шуңа күрә шагыйрьнең
вафаты да гаять үкенечле югалту, милләт күләмендәге кайгы буларак кабул ителә.
«Хөсәения» мәдрәсәсе шәкерте Фатих Бакировның көндәлегендә ул көннәр менә ничек
тасвирланган:
«Шагыйрь Габдулла Тукайның үлеме хакындагы хәбәр «Хөсәения» шәкертләренә бик
тетрәндергеч тәэсир ясады. Шул ук сәгатьтә үзеннән-үзе матәм митингысы башланып китте.
Кайгысын белдереп чыгыш ясарга теләүчеләрнең хисабы юк иде.
Зур югалтудан ачынып, шагыйрьне сагынып, татар шәкертләре генә түгел, Фирга - нәдән
Ходжаев. Әүлия-Атадан Һади Сәфәргалиев, Алма-Атадан Ситдыйк Аблаиов вә башкалар сөйләде
Барысының да күзләрендә яшь иде.
Аннары барчабыз бергә мәдрәсәдән чыгып, кала үзәгенә таба юл тоттык. Николай (хәзерге
Совет — М. Р) урамындагы китап кибете ишеге янына Габдулла Тукайның сурәте һәм аның
вафаты мөнәсәбәте белән язылган шигырь урнаштырылган иде. Шигырьне китап кибетендә
эшләүче, «Хөсәенияпнең элекке шәкертләреннән Исхак Әлмәшев язган диделәр. Без төркем-төркем
булып шагыйрь сурәте яныннан уздык, яшь аралаш кайгылы шигырь юлларын укыдык. Бу—
Оренбург халкының Габдулла Тукай белән үзенчә хушлашуы иде...»
Кызганычка каршы, матәм көнендә шагыйрьнең рәсемен кем ясаганлыгы хәзергә билгесез
булып кала. Әлеге сурәт тә. китап кибетендә эшләүче егет язган мәрсия-шигырь дә сакланмаган
Шулай да. кем соң ул — Исхак Әлмәшев, бөек шагыйрьнең вафатына аның шулай үзенчәлекле
мөнәсәбәт белдерүе очраклы гына хәл булганмы?
О
Архивларда эзләнә торгач, мин бу кеше турында шактый кызыклы мәгълүмат табуга
ирештем (Оренбург елкәсе дәүләт архивы, ф Р—450. I тасв . 991 эш. 11 б). Революциягә кадар Фатих
Кәриминең китап кибетенде эшләгән И. Әлмәшев соңра Оренбургтагы беренче совет уку
йортларында (ледагогив техникумында, педагоги» институтында) татар теле һәм әдәбияты буенча
мегаллимлек иткән. Бер ук вакытта ул үзәнең бетен тормышын татар сәхнәсе белән бәйләгән
энтузиаст та булып күз алдына килә. Ул, үзешчән артист, режиссер. 1919—1928 елларда губерна
халык мәгарифе бүлегендә сәнгать секциясе җитәкчесе буларак. Оренбургта татар театрының
ныгуына, үсешенә зур элеш кертә. Җирле газеталар артист Әлмәшевның тамашачылар мәхәббәтен
казануы, режиссер Әлмәшевның Оренбург сәхнәсендә рус, әэербайҗан, Кен- батыш Европа
драматургларының әсәрләрен дә уңышлы куюы турында язалар Исхак Әлмәшевиы күреп бел гән
кешеләр, гомеренең соңгы кеннәренә кадәр ул Габдулла Тукай шигырьләре белән чыгыш ясарга
яратты дип искә алалар. 1925 елның 23 декаб рендә Оренбург татар театрының 20 еллыгына
багышланган тантаналы кичәдә Исхак Мәхомметҗан улы Әлмәшевка «Сәхнә батыры» исеме
бирелә, шәһәр җәмәгатьчелеге аңа зур хермәт күрсәтел, бүләкләр тапшыра.
Инде башта ук телгә алынган Фатих Салих улы Бакиров (1900—1975) турында кыс- кача гына
мәгълүмат «Үзбәк Совет эициклопедиясе»ндә (Ташкент. 1972) аның гражданнар сугышы ветераны
булуы, заманында Ташкент газеталарында редакторлык итүе, аннары исе Урта Азия дәүләт
университеты профессоры. кафедра мәдире булып эшләве әйтелә, юридик фәннәр докторы
буларак, күпсанлы хезмәтләр авторы икәнлеге билгеләп үтелә. Фатих ага миңа язган хатларында
Оренбургның «Хәсәения» мәдрәсәсе белән бәйле яшьлек елларын еш искә ала. мәдрәсә
шәкертләренең боек Тукайга мәхәббәтен һем аның үрнәгендә халыкка хезмәт итәргә әзерләнүләрен
тасвирлый иде Ул үзенең дә яшьлек омтылышларына, Тукай рухына тугрылыклы булып калуы
белән горурланып яшәде
Шунысы куанычлы, Исхак Әлмәшев, Фатих Бакировлардан эстафета яшьрек буыннарга
күчә бара Шәһәребезнең Хесәен Ямашев исемендәге китапханәсе хезмәткәрләре, татар едеби -
муэыкаль берләшмәсе җитәкчесе Зиннур Шакиров кебек ялкынлы йерәкле энтузиастлар халык
сәнгатен пропагандалау, Тукай традицияләрен дәвам итү юнәлешендә игелекле эшчәнлек
күрсәтәләр
Оренбург татар халык шагыйре турында хатирәләрне онытмый, кадерләп саклый, киләчәккә
тапшыра.

Реклама