«ТАҺИР БЕЛӘН ЗӨҺРӘ» ДАСТАНЫ


атар дастаннарын өйранү, барлау сонгы елларда шактый җанланып китте Шуның
нәтиҗәсе буларак татар фольклорының дастан жанрына карата яшәп килгән шөбһәле
фикерләрнең нигезсезлеге исбатланып килә
Эш шунда ки. моңа кадәр Идел буе татарларында дастан булмаган,
дастан — ул күчмә халыкларга гына хас фольклор жанры дигән фикер яшәп килә иде Хәлбуки
күчмәлек традициясенә килгәндә, дастаннь-ң күп гасырлык утрак тормыш алып барган төрек,
уйгур, үзбәк һ б халыкларда бүгенге көнгә кадәр актив яшәве бә хәснең икенче өлешен уңай хәл
итәргә мөмкинлек бирә Соңгы елларда чыккан «Дастаннар» җыентыгында 1 Себер татарларыннан
язып алынган дастан үрнәкләре белән рәттән Идел буе татарларыннан җыйналган дастаннарның
дистәләрчә үрнәкләре бар Аларның күбесе мәхәббәт дастаннары Идел буе татар дастаннары
арасында «Йосыф белән Зөләйха*. «Ләйлә белән Мәҗнүн-. -Таһир белән Зөһрә* сюжетлары күп
таралган Аталып киткән дастан сюжетлары халык тарафыннан сөелеп сөйләнгән, язма рәвештә
таралган һәм аларның кулъязмалары сирәк булса да археөграфик экспедицияләр вакытында хәзер
дә табылып тора Соңгы елларда архео- граф-галим Миркасыйм Госманов «Түләк-Сусылу
дастаны- кулъязмасын тапты* Әлеге дастанның бер кулъязмасы язучы һәм галим Нәкый ага
Исәнбәттә саклану хакында да хәбәр бар
Яңа табылган татар дастаннары кулъязмаларыннан «Таһир белән Зөһрә* дастаны
нөсхәләрен дә күрсәтергә мөмкин
«Таһир белән Зөһрә» дастаны сюжеты татар халкы фольклоры һәм әдәбиятында ерак
гасырлардан бирле яшәп килә Әдәбият галимнәре тарафыннан аның иң иске версиясе итеп
«Бабахан дастаны» күрсәтелә’ Зур күләмле бу дастанның татар әдәбиятына ясаган тәэсире хакында
ныклы тикшеренүләр эшләнмәгән әле
1876 елда күренекле татар шагыйре Әхмәт Ураэаев-Курмаши бу сюжетны яңадан эшләп,
халык арасында бик популяр булган «Таһир илә Зөһрә кыйссасы*н язып, бастырып чыгара
Археографии экспедицияләр вакытында Курмаши әсәренең берничә кулъязма нөсхәләре табылды
Курмаши әсәре тәэсирендә казах акыны Акылбек Са- билов. «Таһир-Зөһрә* дастанының яңа
вариантын иҗат итеп. 1911 елда Казанда бастырып чыгара' Дастанның үзбәк, уйгур һ б халыклар
арасында таралган вариантлары да мәгълүм
• Таһир белән Зөһрә* дастанының соңгы елларда моңарчы билгесез булган версиясенең ике
кулъязмасы мәгълүм булды Аларның беренчесе һәм тулы текстлысы. 1973 елда, шушы юлларның
авторы тарафыннан Татарстанның Арча районы Яңа Мәңгәр авылында Хәсбиуллина Фатиха
(1903 елда туган) биргән китаплар арасыннан табылды
Икенче, тулы булмаган нөсхә, И Гыйләҗев тарафыннан 1984 елда шул ук Арча районы
Ишнарат авылында Хайруллина Факиядән (1901 елда тугай) алынган кулъязмалар арасыннан
ачыкланды
Яңа Мәңгәр кулъязмасы иске татар телендә язылган төрле хикәятләрдән һәм мөселман
әхлагы йолаларын өйрәтә торган җыентык Дастан кулъязманың 5—9 кәгазьләренә язылган,
җыентыкның 46 бите ахырында аның язылу урыны хакында • фи карья-и Бәрәскә. фи мәдрәсә-и
мелла Бикчәнтәй бине мелла Ибраһим бу китапның иясенә һәр заман син гыйнаять әйләгилйа •—
дигән мәгълүмат бар Кулъязмада искә алынган авыл — Татарстанның хәзерге Арча районы.
Бәрәскә авылы Андагы
Татар мааын ижаты Дастаннар Камн 1004
* Госманма М Каурый надан аэнинаи Казан 1004 110—13» 06
1 Норынгы татар нааАннты Казан 1003. MB—334 М
* Гашыянан» Алматы. 1030 4в0 в |наааа тме«лв|
Т
мәдрәсәнең мөдәррисе Бикчәнтәй бине Ибраһим Байлар Сабасы авылы кешесе. 1775—1801 елларда
(ягъни үлгәнче) Бәрәскәдә дәрес әйткән Димәк, җыентык шушы елларда төзелгән, яки күчерелгән
Язуы гарәп графикасының нәстәгьлик төре белән язылган
Икенче кулъязма барысы ике кәгазьдән генә гыйбарәт Язуы бозык тәгълик. текст кызгылт
кысалар эченә алынган Кулъязманы шулай ук XVIII гасырның соңгы чирегендә язылган дип
карарга мөмкин Аның беренче битендә дастанның баш өлеше, икенче битендә Зөһрәгә ак сакаллы
пирнең төшендә гөл бирү вакыйгасы тасвирлана
Икенче кулъязмада дастаннан өзекләр генә булса да аның ярдәмендә әсәрнең XVIII гасырда
халыкта яшәеше хакында кайбер мәгълүматлар алырга мөмкин Гомумән алганда аермалар зур
түгел, ләкин әһәмиятле Ишнарат кулъязмасында Таһир исеме бер урында Биктаһир дип атала.
Яңа Мәңгәр вариантында андый очрак юк Шул ук вариантта Карачумак. патша вәзиренең исеме,
ә тулы вариантта вәзирнең улы шулай дип атала һ. б
Бу фактлар XVIII йөздә үк Казан артында дастанның вариантлар формасында актив яшәвен
раслыйлар Текстларны күзәтү тагын бер фикергә этәрә: язуга ул кыскартыбрак беркетелгән
Дастанның теле татар теленең урта диалектына хас үзенчәлекләргә ия Мәсәлән, дәрья сүзен
һәр ике кулъязмада дәрҗә формасында җ-лаштырып бирелгән Текстта татар теленә генә хас
булган кузна, сага, тәрәзә, ишек, чарагъ. тал. таян һ. б сүзләр шактый очрый Кыскасы дастанның
тел үзенчәлекләре махсус өйрәнелүгә лаек
Текстны басмага хәзерләгәндә публикация характерын исәпкә алып, аның орфографиясе
бераз җиңеләйтелеп, бүгенге татар теле нормаларына якынайтылып бирелде Бу үзгәрешләр
фигыль формаларын бирүгә һәм кайбер фонетик үзгәрешләр кертүгә кайтып кала Алар
түбәндәгеләр бардур — бардыр, баруб — барып, белүр — белер, ирди — ирде. ирмәсмү — ирмәсме.
керүб — кереп, килтүрди — килтерде. килүб — килеп. кыйлдый — кылды, кыйлуб — кылып, нә
— ни, сүвенчи — сүвенче. тиб — дип. тиди — диде, торур — торыр, әйди — әйтте, әйтти — әйтте
Кыскасы, фигыль формантлары -и. -е, -дур. -дыр. -тыр. -үб. -еп. -үр. -ер үзгәртелеп алыналар

Реклама