СӨЕМБИКӘ КУВШИНЫ


1966 елда Казанның К. Насыйри урамындагы бер йорт нигезенә ремонт вакытында
табылган бу нәфис савыт — культурабыз тарихы өчен зур әһәмияткә ия. Беренчедән, ул —
Идел буе терки халыкларының XV-XVI гасыр тел һәм язма культурасы ядкаре. Икенчедән,
татар халкының борынгы заманнардан килгән ювелир сәнгате традицияләренең билгеле
бер этаптагы үрнәге дә...
Сынлы сәнгать формалары белән әдәбият, шигъри сүз стихиясенең үрелеп үсүе —
татар культурасы өчен характерлы факт; моның мисалы — Болгар архитектурасының
сырлап һәм нәкышләп эшләнгән текстлы фриз паннолары, шигъри юллар белән бизәлгән
савыт-саба, бакыр, көмеш тәңкәләр, сыннар, ачкычлар, афоризмнар язылган йөзек
кашлары
Татарстан Дәүләт музее залларының берсенә куелган әлеге алтынсу-сары төстәге җиз
кувшинга чүкеп һәм уеп төрле орнаменталь бизәкләр төшерелгән. Җентекләп караганда,
аның формасы кош гәүдәсенә охшаш. Күз алдына Ленин градта Эрмитажда һәм Мәскәүдә
Дәүләт тарих музеенда сакланган болгар чорының «тылсымлы үрдәк» сыннары
формасында эшләнгән чигә асылмалары килеп баса. Ювелир сәнгате, керамика, халык
авыз иҗатында киң таралган бу космогоник зат су төбеннән Җир «төше» — тормыш, яшәү
башлангычы табучы мифологик «энҗеле үрдәк» образы булуы мөмкин
Савытның түгәрәк аскы өлешенең ике ягына зур бадам чикләвеге форма сында ике
кургаш көзге эретелгән. Бу көзгеләрне йөзек кысасы кебек ике орнаменталь бизәк
тоташтырып тора. Көзгеләр үзәгендә заманында кыйммәтле асылташлар җемелдәп торган
булырга тиеш; сакланган чокырчыклар әнә шул турыда сөйли.
Кувшинның тоткасына, уеп. «Әмин ханның оста бакырчысының углы оста
Насыйрдан» дип язылган. Димәк, оста Насыйр — татар культурасы чәчәк аткан атаклы
Казан ханлыгы чорында хан булып торган Мөхәммәт Әминнең (148 -1 — 1519) сарай
ювелиры — бакырчысы булган.
Кувшинның муенында язу: «Барлык көчлеләрнең көчлесенә [багышлап] чокып
язам... Сугышлардан соң арыгач, капкачын ачып, һәркем иренен тидереп, сусавын бассын».
Савытның кемгә атап сынландырылуы турында да әһәмиятле мәгълүмат бар. Уң
ягында «И раббем, синең бөек йортыңда тулы [хокуклы] гаскәр башлыгы булган бәхетле
Күбәк [исемле] данлы ир егеткә» дигән башлама бар. Ир- егет Күбәк кем соң ул?
Татар халкында «Ак күбәк» дигән ярым тарихи, ярым легендар бер дастан бар. Аның
сюжеты конкрет тарихи детальләрнең байлыгы, татар алып ларының милли психология
үзенчәлекләренең чагылышы, халыкчан теле, патриотик интонациялә ре белән аерылып
тора. Бу дастанның герое — Русь елъязмаларында Аккубек, Кобяк. Кубек дип телгә
алынган, Казан, Касыйм, Әстерхан ханлыкларына мөнәсәбәтле, бер сугышта
каһарманнарча һәлак булган Күбәк Тугаев исемле ханзадә («царевич Аккобяк») булырга
мөмкин.
•йөзеңне күрдем инде күзләрем белән.
Әмма тарафыңа чыгарга кыймадым мин»,
— кебек шигырь юллары кувшинның иясе хатын кыз булуы ихтималы турында сөйли.
Бакырчы улы оста Насыйр, әлбәттә, атасының замандашларыннан һәм Әмин ханнан
соңрак яшәгән. Бу хронологик вакытны XVI гасырның беренче яртысы дип алсак, һәм
нәселдән килгән традиция буенча, оста Насыйр дәрәҗәле хан ювелиры булса, әлеге кувшин
ясалу чоры, тексттан күренгәнчә, тарихи сугышлар чорына (1540— 50 еллар) — Казан
ханлыгында Сөембикә патшалык иткән дәвергә туры килә.
Укымышлылыгы, зирәк акылы, гүзәллеге белән чит мәмләкәт илчеләрен таңга
калдырган, драматик язмышы халык иҗаты әсәрләрендә чагылыш тапкан, соңра рус
культурасында поэмалар, сәхнә әсәрләре, картиналар тууга рухландырган Сөембикә —
югарыдагы шигырьнең авторы һәм шәраб савытының рухи нәкышчесе булырга мөмкин.
Розалина ШАҺИЕВА, Татарстанның сынлы сәнгать
музее хезмәткәре.
Тышлыкның беренче битендә Валентин САВЕЛЬЕВ фотосы.
Тышлыкның дүртенче битендә: Куйбышев мәйданында Г. Тукай һәйкәле Рөстәм
МАНСУРОВ

Реклама