ШИГЫРЬЛӘР

Туган туфрак
Кыр ягыдай ачык җаным: Эчемдә ни — тышымда шул. «Туган туфрак» — димәс идем, Бар булганым шушында шул!..
Туган туфрак — кара туфрак, Ак бәхетем балкыган җир. Монда күпме кайгыларым Чүбек булып талкынгандыр...
Кыр ягының якынлыгы Аннан гына түгел ләкин, Бу якларда хыял татлы, Йөзләр якты, күңелләр киң.
Су басса да нурлы бу як!
Тик аз гына моңсуырак: Үрләр ерак, су мулырак, Кыр-туфрак дымсуырак...
Сулар ага, җилләр исә...
Сөеп-сыйпап акса да су, Юаш кына какса да су, Боз астында калса да су, Ярны ишә, комнар күчә...
Тамчы булып тамса да су, Ташкын булып ташса да су, Җыелып-тынып ятса да су, Ташны тишә, юлны кисә...
Бусаң, сыймый кысага су: Кысрыклый — кыса да су, Тарая кыр, сыгыла басу — Бар авырлык җиргә төшә?!.
РИФГАТЬ ЗАКИРОВ (1938) — »Шахтер моңы» исемле шигырь китабы авторы- Казанда яши
Бер шик туа ихтыярсыз:
Я су әрсез, я без гамьсез...
Су буйларсыз... Ни уйларсыз?..
Дип гөнаһсыз җилләр исә.
Билгесез югалган
солдатларга
Сез киләсез агымсулар аша. Сез киләсез шаулы еллар аша; Сез киләсез һаман Безгә табан, һәйкәл булып торып баса-баса.
Сез чыгасыз кичеп сазлык аша. Сез чыгасыз килеп ялкын аша...
Сез үткән чик ераклашкан саен Үлемсезлек сезгә якынлаша!
Сез билгесез.
Әмма сез үлемсез —
Сез торасыз басып нык җирлектә;
Сезне сугыш бер үтерсә, халык Хәтерендә кабат мең терелтә!
Сез узарсыз заман-чорлар аша. Яңгырарсыз яңа җырлар аша.
Сез барырсыз һаман Алга табан,
Таңнан — таңга, ерак елларгача!

Реклама