МӘГЪРИФӘТ УЧАГЫ


Оренбург — халкыбыз тарихында һәм мәгариф-мәдәният өлкәсендә тирән эз калдырган
шәһәрләрнең берсе Монда татарча газета-журналлар китаплар нәшер ителгән, спектакльләр
куелган, мәктәп-мәдрәсәләр эшләгән Либераль буржуазия вәкилләре бертуган Әхмәт һәм Мәхмүт
Хөсәеновлар тарафыннан 1889 елда ачылган •Хөсәения» мәдрәсәсе Октябрь революциясенә
кадәрге татар уку йортлары арасында иң атаклыларыннан саналган «Хөсәения* — рус һәм Европа
уку йортларыннан үрнәк алып, нык һәм эзлекле яңару юлына баскан җәдит мәдрәсәсе Башлангыч
чорында ул шәһәрдәге берничә йортта урнашкан була, ә 1905—1906 елларда өч катлы махсус яна
бина корыла Анда уку класслары төрле кабинетлар, китапханә өчен генә түгел, интернат һәм
ашханә өчен дә аерым бүлмәләр билгеләнә Мәдрәсәгә тирә-юньнән генә түгел, Себер. Кавказ, Урта
Азия кебек ерак төбәкләрдән дә шәкертләр агылган Алар карамагында әдәби, фәнни-педагогик
китаплар, дәреслекләр, төрле телләрдәге (татар, рус. гарәп, француз, төрек, немец, фарсы) газета-
журналлар тупланган бай китапханә була Кыскасы, зирәк, акыллы бала «Хөсәения*дә заманасы
өчен мөмкин булган белем дөньясына чумган Мәдрәсәнең тиз арада танылуында укытучыларның
тырышлыгы аеруча зур була, әлбәттә Анда татар теле һәм әдәбияты, халык иҗаты, педагогика,
методика һәм публицистика өлкәсендә тирән эз калдырган укы- тучы-мөгаллимнәр эшли
Күренекле татар язучысы һәм галиме Риза Фәхретдинев. шагыйрьләр Сәгыйт Рәмиен Сәгыйт
Сүнчәләй әдипләрдән Шәриф Камал Фатих Кәрими. Җамал Вәлид и, Төхфәт Ченәкәй. Шәрәф
Борһан һәм башкалар әнә шундыйлардан Н В Гогольнең «Ревизор* һәм «Өйләнү», Л Н Толстойның
«Тере мәет*. Э Войничның «Кигәвен*. Джованьолиның «Спартак* Софоклның «Әдип —
хөкемдар* Г Гейненың «Альмансор*. Байронның «Шильон мәхбүсе*. Н А Некрасов. М Ю Лер-
монтов әсәрләре. «Марсельеза*. «Интернационал* кебек революцион жырлар һәм дөнья
классикасының башка бик күп талантлы әсәрләре татар укучысына «Хөсәения* укытучылары
һәм анда белем алган укымышлылар тәрҗемәсендә ирешә
Мәдрәсәдә дәресләр заманча методика нигезендә, расписание буенча, кыңгырау белән алып
барыла Шәкертләр ислам дине кануннары, дин тарихыннан тыш татар тарихы. Россия тарихы,
география логика, физика, алгебра геометрия химия хтемен- тар юриспруденция, туган тел һәм
әдәбият рус теле һәм әдәбияты гарәп, фарсы, немец телләре, хисап өйрәнәләр «Хөсәения*дә башка
мәдрәсәләрдә күренмәгән педагогика. методика, гимнастика һәм гигиена, сызым һәм рәсем кебек
предметларны укытуга да зур игътибар бирелә Мәдрәсә каршында өч класслы рус мәктәбе дә
эшләп килгән
Шәкертләрнең күпчелеге социал-демократик идеяләр йогынтысында революцион хәрәкәттә
катнаша, демократик матбугатка языша 1905 елны күп кенә шәкертләр, хәтта үз заманы өчен
алдынгы саналган «Хөсәения* белеменә дә риза булмыйча, мәдрәсәне ташлап чыгалар
•Дин вә мәгыйшәт* кебек клерикаль матбугат органнары (1909. 18 сан) «Хөсәе- ния*дән елга
бер түгел, ун елга бер мулла да чыкмый, дини бәйрәмнәрдә шәкертләр Гоголь кичәләре үткәреп,
спектакльләр куялар дип яшь койганнар икән бу мәдрәсәдә шәкертләрнең нинди белем һәм тәрбия
алганын аңлау кыен түгел әлбәттә «Хөсәе- ния*не тәмамлаган шәкертләрдән әдәбият һәм сәнгать,
мәгариф-мәдәният. совет, партия, хуҗалык органнарында эшләп дан казанган шәхесләрне санап
китсәк, озын исемлек хасил булыр иде Шуңа күрә кайбер исемнәрне генә искә төшереп узыйк
Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил шагыйрь Сәгыйт Рәмиев,
гражданнар сугышы герое, әдип Шамил Усманов галим һәм язучы Мөхәммәт Гали, татар классик
драматургиясенең күренекле вәкиле Мирхәйдәр Фәйзи һәм башкалар
Мәдрәсәнең күпчелек шәкертләре һәм укытучылары Октябрь революциясен шатланып
каршы ала. гражданнар сугышы елларында дутовчыларга һәм басмачыларга каршы сугыш
хәрәкәтләрендә актив катнаша 1919—1920 елларда «Хөсәения* мәдрәсәсе Татар халык мәгариф
институты итеп үзгәртеп корыла Шулай итеп • Сөсәения* һәм аның кебек башка алдынгы
мәдрәсәләр халкыбызны совет властеның беренче елларында мәгариф өлкәсендә алып барылган
зур үзгәрешләргә әзерләгән дип. тулы ышаныч белән әйтә алабыз

Реклама