Культура тормышы көндәлеге


ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ ПАРТИЯ
ОЕШМАСЫНДА
20 январьда Татарстан Язучылар союзы
партия оешмасының чираттагы җыелышы
булды. «Иҗат секцияләренең эше турында» отчет
белән Татарстан Язучылар союзы идарәсе
председателенең урынбасары Р. Хәмид чыкты.
Фикер алышуларда Татарстан Язучы лар
союзы идарәсе председателе Т. Миңнул лин,
язучылар: М. Хәсәнов, А. Гыйләҗев, Р.
Ишморатова, Р. Мостафин, Р. Мөхәммә диев, Р.
Гатауллин, М. Галиев һ. б. чыгыш ясап, иҗат
секцияләре алдында торган кичектергесез
проблемалар турында сөйләделәр, иҗат эшләрен
яхшырту мәсьәләле ренә тукталдылар.
ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР КОНФЕРЕНЦИЯСЕ
4 февральдә Әлмәт шәһәрендә «Яшьләргә
— кайгыртучанлык һәм таләпчәнлек» девизы
белән зона конференциясе уздырыл ды.
Татарстан Язучылар союзы идарәсе, ВЛКСМның
Татарстан өлкә комитеты һәм Әлмәт язучылар
оешмасы тарафыннан оештырылган бу
конференциядә Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск.
Җәлил һәм Сарман иҗат берләшмәләре
вәкилләре катнашты.
Конференциядә Татарстан Язучылар союзы
идарәсе председателе Т. Миңнуллин доклад белән
чыкты.
Аннары конференциягә килүчеләр
секцияләргә бүленеп эшләделәр Секция ләрдә
язучылар И. Юзеев, Ш. Галиев, Р. Кутуй, К.
Керимов, М. Галиев, Ә. Му шинский, Р.
Мингалимов, Н. Гыйматдинова. X. Гайнетдинов,
Әлмәт язучылар оешмасы ның җаваплы
секретаре Ә. Гаффар чыгыш ясады.
Язучылар Әлмәт районында иң алдын гы
хуҗалыклардан саналган Токарликов
исемендәге совхозда булдылар, авыл культура
йортында совхоз хеэмәтчәннәре һәм мәктәп
укучылары белән очраштылар. Бу кичәдә
КПССның Әлмәт шәһәр комитеты ның беренче
секретаре Р. Г. Галиев кат нашты.
5 февральдә әдәбият һәм сәнгать бәй рәме
Техника йортында дәвам итте. Биредә язучылар
һәм шагыйрьләр үзләренең әсәр ләрен укыдылар
Язучылар союзы идарәсе председателе Т.
Миңнуллин әдәбият һәм сәнгать сөючеләрнең
күпләгән сораулары на җавап бирде.
ТЕАТР ЮБИЛЕЕ
7 февральдә Г. Камал исемендәге Ленин
орденлы Татар дәүләт академия театрының яңа
бинасында татар театрының 80 еллыгына
багышланган тантаналы кичә булды.
Кичәне кереш сүз белән ТАССР Министрлар
Советы Председателенең беренче урынбасары М.
X. Хәсәнов ачты
Татарстан АССР Верховный Советы Пре-
зидиумы Председателе Ш. Ә. Мустаев котлау сүзе
белән чыкты, коллективка ТАССР Верховный
Советы Президиумының Мактау грамотасын
тапшырды.
Театрның иҗат юлы турында ТАССР
культура министры М. М. Таишев сөйләде.
Театр коллективын олы юбилее белән
«Камгэсэнергострой» берләшмәсенең ташчылар
бригадиры. СССР Верховный Советы депутаты
В. С. Мәүликов, ТАССР Язу чылар союзы идарәсе
председателе Т. Миң- нуллин, Алма Ата, Уфа.
Чабаксардан кил гән театр эшлеклеләре,
республикабыз театр коллективлары вәкилләре
котлады.
Аннары театрлаштырылган тамаша
күрсәтелде.
Тантаналы кичәдә КПСС өлкә комитеты
секретаре Р. К. Беляев. ТАССР Халык контроле
комитеты председателе И. П. Наумов. КПСС өлкә
комитеты бюросы члены Н. В. Фролов, ВЛКСМ
өлкә комитетының беренче секретаре Д. К.
Шәяхметов, КПСС өлкә комитетының культура
бүлеге мөдире Д. X. Зарипова, ТАССР Верховный
Советы Президиумы Секретаре Д. С. Дәүләтшина
иптәшләр катнашты.
Г. ӘПСӘЛӘМОВНЫ ИСКӘ АЛУ КИЧӘСЕ
16 январьда Казанның Актерлар йортын да
ТАССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе
лауреаты, күренекле язучы Габ драхман
Әпсәләмовның тууына 75 яшь тулуга
багышланган искә алу кичәсе булып узды.
Кичәне кереш сүз белән Татарстан Язу чылар
союзы идарәсе председателе Т Миң нуллин ачты.
Язучының тормыш һәм иҗат юлы турында
шагыйрь Әхсән Баянов доклад сөй ләде.
Язучылар Л. Ихсанова. Г Ахунов һ. б. үзләренең
истәлекләре белән уртак лаштылар.
Кичәдә ТАССР Министрлар Советы
Председателенең беренче урынбасары М. X.
Хәсәнов. КПСС өлкә комитетының культура
бүлеге мөдире Д X. Зарипова катнашты.
М. ӘМИР ЮБИЛЕЕНА БАГЫШЛАП
26 январьда Г Камал исемендәге Татар
дәүләт академия театрының иске бинасын да
күренекле татар совет язучысы Мирсәй Әмирнең
тууына 80 ел тулуга багышлан
ган әдәби драматик кичә булды. Аны ТАССР
Язучылар союзы идарәсе председателе Т
Миңнуллин ачты. Язучының тормыш һәм ижат
юлы турында филология фәннәре докторы Ф
Мусин сөйләде. Язучылар А Расих һәм Р.
Ишморат Мирсәй Әмир турында истәлекләре
белән уртаклаштылар. Кичәдә М. Әмирнең туган
җире — Башкортстанның Мәләүез район Советы
башкарма комитеты председателе 3. Г.
Бикбулатов, тәнкыйтьче И. Вәлитов чыгыш
я сады.
Аннары сәнгать осталары концерты булды.
Кичәдә ТАССР Министрлар Советы
Председателенең беренче урынбасары М. X.
Хәсәнов, КПСС өлкә комитетының культура
бүлеге мөдире Д. X. Зарипова иптәшләр
катнашты.
1 февральдә Оренбургның X. Ямашев
исемендәге шәһәр китапханәсендә Мирсәй
Әмирнең тууына 80 ел тулуга багышланган әдәби
музыкаль кичә үткәрелде. Язу чының тормыш
һәм иҗат юлы турында китапханәнең уку залы
мөдире Л. Рафыйкова сөйләде. Китапханә
хезмәткәре Н. Бадамшина язучының китаплары
буенча биб лиографик күзәтү ясады. X Ямашев
исемендәге китапханә каршында эшләүче әдә-
бият түгәрәге җитәкчесе 3. Шакиров Мирсәй
Әмир турындагы истәлекләре белән ур-
таклашты.
Кичәнең икенче бүлегендә тамашачылар
Оренбург филармония артистлары һәм Тө-
зүчеләр культура сараеның үзешчән коллективы
чыгышын карадылар.
БРЕЖНЕВ ЯЗУЧЫЛАР ОЕШМАСЫНДА
27 январьда Брежневта яшәп иҗат итүче
язучылар, «Ләйсән» һәм «Орфей» әдәби
берләшмәләре членнары «Камгэсэнерго- строй»
производство берләшмәсе начальнигы,
Социалистик Хезмәт Герое, ТАССР Верховный
Советы депутаты Е Н. Батенчук белән
очраштылар. Ул Түбән Кама ГЭСы, Татарстан
АЭСы, Кама трактор заводы, шәһәр төзелеше
проблемалары турында бик җентекләп сөйләде,
язучыларның сорауларына җавап бирде.
28 январьда язучылар оешмасы һәм шәһәр
китап сөючеләр җәмгыяте тарафыннан •Глобус»
китап кибетендә татар китабы бәйрәме
үткәрелде. Анда язучылар оешмасының
җаваплы секретаре Я. Игәнәй, шагыйрь К.
Сибгатуллнн татар телендә ки таплар басылу
тарихы, китапларның кешенең рухи
тормышындагы роле, әһәмияте турында
сөйләделәр, яңа шигырьләрен укыдылар.
БӨЕК ПУШКИН ИСТӘЛЕГЕНӘ
6 февральдә язучыларның Г. Тукай исе-
мендәге клубында бөек рус шагыйре А. С.
Пушкинның һәлак булуына 150 ел тулу датасына
багышланган әдәби кичә булды.
Бөек шагыйрь турында кереш сүз белән Р.
Гатауллин чыкты.
Кичәдә А. С. Пушкинга багышланган
шигырьләре белән Ә. Исхак, Н. Арсланов, Р.
Харис, Зөлфәт, Ф. Сафин, Г. Моратов чыгыш
ясады РСФСРның халык артисты А. Арсланов
Пушкин шигырьләрен (М. Җәлил тәрҗемәсендә)
укыды. Пушкин сүзләренә язылган романслар,
җырлар артистлар Р. Гобәйдуллин, Л.
Хангильдина баш каруында яңгырады.
ЛЕНИНГРАДТА ТУКАЙ КИЧӘСЕ
17 январьда Ленинградның Октябрьская
тимер юлчылар клубында бөек шагыйрь
Габдулла Тукайга багышлап әдәби кичә
уздырылды. Татар шигыре һәм җыры бәйрәме
булып күңелләрдә матур эз кал дырган бу кичәдә
филология фәннәре кандидаты Э. Сәгыйдова,
РСФСРның атказанган артисткасы Э.
Җиһаншина, артист Р. Хабруллин һәм
һәвәскәрләр чыгыш ясады.
Бу турыда журнал укучыбыз Н. Юси- пов
хәбәр итте.
ШАГЫЙРЬЛӘР КИЧӘСЕ
Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт фи
лармониясе шагыйрьләребез иҗатына ба-
гышланган әдәби музыкаль кичәләр уздыруны
дәвам итә.
Шундый кичәләрнең берсе 26 январьда Казан
шәһәренең Киров исемендәге культура йортында
шагыйрьләр Равил Файзуллин һәм Марсель
Галиев иҗатына багышлап уздырылды.
Әлеге әдипләр иҗаты турында шагыйрь Р
Гатауллин сөйләде. Артистлар Э Җәлә- летдинов,
В. Гыйззәтуллина. Р. Ибраһимова, Ә. Яһудин, Ф.
Сөләйманова, И. Әхмәтҗа- нов, X. Тимергалиева,
И. Биктаһиров һәм композитор Л. Ватыркаева
катнашында узган әдәби-музыкаль кичәне
тамашачылар яратып карады.
Г. ШАМУКОВ ИСТӘЛЕГЕНӘ
Күренекле сәхнә остасы, язучы һәм тәр-
җемәче Габдулла Шамуков гомеренең соң гы
елларында Казанның Большая Красная
урамындагы 59 ичы йортта яшәде. 6 февральдә
шушы йортка аның истәлегенә мемориаль такта
куелды. Анда рус һәм татар телләрендә «Бу
йортта 1963 1981 елларда
СССРның халык артисты Шамуков Габдул ла
Рухулла улы яшәде» дип язылган.
Мемориаль такта ачу тантанасына рес-
публикабыз башкаласының партия һәм
профсоюз оешмалары вәкилләре, әдәбият һәм
сәнгать эшлеклеләре, шәһәр җәмәгатьчелеге, Г.
Шамуковның туганнары җыелган иде.
Тантананы ТАССР культура министры
урынбасары М. Т. Низамиев ачты. ТАССР ның
халык артистлары һ. Солтанов, И. Баһ- манов.
язучы Р. Мостафин Габдулла Шамуков турында
истәлекләре белән уртаклаштылар.
БӨТЕНРОССИЯ СЕМИНАРЫНДА
23 октябрь — 6 ноябрьдә Дубултыда язу-
чыларның Я. Райнис исемендәге иҗат йор-
тында яшь тәнкыйтьчеләрнең VII Бөтен- россия
семинары булды. Анда Татарстаннан яшь
тәнкыйтьче Әхмәт Сәхапов катнашты. Аның
иҗаты күренекле тәнкыйтьчеләр җи тәкләгән
группада тикшерелде һәм уңай бәя алды.
ШЕФЛЫК ЯРДӘМЕ БЕЛӘН
Шагыйрь Ш. Маниапов. бер ай дәвамында
район газетасы редакциясенә шефлык ярдәме
күрсәтү максаты белән. Балтач районында
булды. Ул район авылларында хезмәт ияләре һәм
мәктәп укучылары белән очрашты. Ш.
Маннапов шулай ук • Янар чәчәк» район әдәби
берләшмәсенә йорүче яшь иҗатчылар белән
очрашып, аларның яңа әсәрләрен укып
тикшерүдә катнашты.
СИРИННЫҢ МИРАС КОМИССИЯСЕ
Татарстан Язучылар союзы шагыйрь Си-
ринның (Сирин Батыршинның) мирас ко-
миссиясен төзеде. Комиссиягә түбәндәге
иптәшләр кертелде Рәшит Әхмәтҗанов
(председатель). Ә. Шәрипов (секретарь). С.
Сабиров, Р. Файзуллин. М. Латыйфул лин. К.
Әхмәтҗанов.
Мирас комиссиясе кулларында шагыйрьнең
иҗатына, тормышына караган мате риаллар,
истәлекләр, фоторәсемнәр булган иптәшләрдән,
аларны шушы адрес буенча җибәрүләрен үтенә
420012. Казан шәһәре. Комлев урамы. 14 йорт.
Татарстан Язучы лар союзы идарәсе.
МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘР
Совет театр сәнгате өлкәсендәге хезмәт ләре
өчен Г. Камал исемендәге Татар дәү ләт академия
театры режиссеры Празат Нвкыевич Исәнбәткә.
РСФСР Верховный Советы Президиумының
1986 ел. 26 декабрь Указы нигезендә,
«РСФСРның атказанган сәнгать зшлеклесе*
дигән мактаулы исем бирелде.
Совет культурасы өлкәсендәге күпьеллык
нәтиҗәле эшчәнлеге өчен язучы Габдулла
Шәрәфигә, РСФСР Верховный Сове ты
Президиумының 1986 ел. 30 октябрь Указы
нигезендә. «РСФСРның атказанган культура
работнигы» дигән мактаулы исем бирелде.
Сынлы сәнгатьне үстерүгә зур өлеш
керткәннәре өчен һәм Татарстан АССР Ху
дожниклар союзы оешуга илле ел тулу уңаеннан.
Татарстан АССР Верховный Со веты
Президиумының 1986 ел. 19 декабрь Указы белән.
Зуев Евгений Владимирович ка. Скобеен
Валерий Николаевичка һәм По нов Владимир
Александровичка «Татар стан АССРның халык
художнигы» дигән мактаулы исем бирелде.
Сынлы сәнгатьне үстерүгә зур өлеш керт
коннәре өчен һәм Татарстан АССР Худож никлар
союзы оешуга илле ел тулу уңаен нан. Татарстан
АССР Верховный Советы Президиумының 1986
ел. 19 декабрь Указы белән. Абзгильдин Абрек
Әмировичка һәм Имашев Рәшит Фатыйховичка
Татарстан АССРның атказанган сәнгать
эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде.
Совет театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре
өчен Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия
театры артисты Наил Гали- муллович Әюповка.
Татарстан АССР Верховный Советы
Президиумының 1987 ел. 5 февраль Указы белән.
«Татарстан АССРның халык артисты* дигән
мактаулы исем бирелде.
Совет театр сәнгате өлкәсендәге хезмәт ләре
өчен. Татарстан АССР Верховный Советы
Президиумының 1987 ел. 5 февраль Указы белән.
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия
театры артистлары Әх мәтҗанов Илдус
Хәнифовичка һәм Шамка ев Рәшит Мирзаевичка
«Татарстан АССР иың атказанган артисты*
дигән мактаулы исем бирелде.
ХЕЗМӘТЛӘРЕН ХӨРМӘТЛӘП
Сынлы сәнгатьне үстерүгә зур өлеш керт
көне өчен һәм Татарстан АССР Художник лар
союзы оешуга илле ел тулу уңаеннан рәссам
Зөфәр Фаатович Гыймаев. Татарстан АССР
Верховный Советы Президиумы ның 1986 ел. 19
декабрь Указы нигезендә. Татарстан АССР
Верховный Советы Презн диумының Мактау
грамотасы белән бүләк ләнде.
Республика сынлы сәнгатен пропагандалау
буенча озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен һәм
Татарстан АССР Художниклар союзы оешуга
илле ел тулу уңаеннан. ТАССР сынлы сәнгать
музееның сәнгать белгечләре Шаһиева Розалина
Гомәровна һәм Цой Вера Алексеевна. КПСС өлкә
коми теты һәм Татарстан АССР Министрлар Со-
ветының Мактау грамотасы белән бүләк-
ләнделәр.
Сынлы сәнгать өлкәсендәге хезмәтләре өчен
һәм Татарстан АССР Художниклар союзы
оешуга илле ел тулу уңаеннан рәссам Сутюшев
Мәэмүн Галневич КПСС өлкә комитеты һәм
Татарстан АССР Министрлар Советының
Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Совет театр сәнгате өлкәсендәге уңышла ры
өчен һәм Г. Камал исемендәге Татар дәүләт
академия театрының оештырылуы на сиксән ел
тулу уңаеннан театр артист лары Җәләлов Хәлим
Бәдриевнч. Камало ва Гәүһәр Абдулловна.
Касыймов Дусил Гаяэович һәм Миңлебасва
Мәрзия Газим баевна. Татарстан АССР
Верховный Советы Президиумының 1987 ел. 5
февраль Ука зы нигезендә. Татарстан АССР
Верховный Советы Президиумының Мактау
грамотасы белән бүләкләнделәр.

Реклама