КИЛӘЧӘК ЯКТЫСЫНДА


r ирсәй Әмирнең иң яхшы әсәрләрен — хикәядәнме ул, повестьтанмы, роман I яки пьесаданмы — кабат укыйм да элегрәк туган фикеремнең дөреслегенә I тагын бер кат ышанам: үлгәч тә яшәвен дәвам итә, калка, зурая бвра торган әдипләр җөмләсенә керә икән ул!
1937 елда язылган бер хикәятендә иске абзар-араннарда көн итүче терлек-туар һәм кош-кортлар яңа хәбәр ишетәләр: аларга дип яңа йортлар салып яталар икән «Бар командировкага.— диләр кәҗә тәкәсенә,— белеп кайт: күчәргә ярарлыкмы, юкмы». Кәҗә бара, карап йөри һәм кайтып әйтә юк, җәмәгать, анда күчәргә ярамый, чөнки, ди. тәрәзәләре, зур булса да, пыяласыз, ишекләре бөтенләй юк, идәннәре йомычка һәм бүкән башлары белән тулы Кәҗә тәкәсе, ди автор, күргәннәрен түкми-чәчми дөрес итеп сөйләде Әмма ул «...салынып ята торган яңа каралтыларның кичә ни хәлдә булулары һәм иртәгә ни хәлдә булачаклары турында фикер йөртү кадәр тирәнлеккә бара алмаган иде»
Бик тә мәгънәле бу язма минем хәтер сандыгыннан түбәндәге бер вакыйганы тартып чыгарды.
Татар дәүләт академия театрының художество советы утырышы. Культура эшләренә кагылышлы урта дәрәҗәдәге бер җитәкч? иптәш тә бар. Менә ул бервакыт драматургларны тормыштан артта калуда гаепләп сөйләргә кереште. Кыза барып һәм бик шәбәеп, болай дип тә җибәрде: «Кайда Гаганова хәрәкәте турында пьесаларыгыз?» Утырышта М. Әмир дә бар иде Менә ул сүз алды һәм, гадәтенчә, сабыр гына, вәземләп кенә сөйли башлап, якынча мондый фикер әйтте: «Язучының бурычы узганнарны теркәп бару булмаган кебек, теге яки бу карарны иллюстрацияләү дә аның вазифасына керми. Гаганова турында мин ул хәрәкәт башланудан унбиш ел элек язган идем».— һәм ул... «Миңлекамал» драмасын атады.
Ике очракта да социалистик реализм методының иң мөһим сыйфаты турында сүз барганны укучы чамалагандыр дип беләм. Уңай яңалыкны яралгы хәлендә үк тотыл алып, үстеребрәк, зурайтыбрак тасвирлау принцибы бу Икенче төрле әйтсәк, тормышны өченче чынбарлык — киләчәк яктылыгында чагылдыру, барны булырга тиеш белән органик берлектә күрсәтү.
Әнә шул принципны тормышка ашыруның төп чарасы,— мәгълүм булганча, уңай герой Менә ни өчен бу мәсьәлә дә М Әмирнең һәрвакыт игътибар үзәгендә булды. Чыгышларында һәм мәкаләләрендә ул моңа еш-еш кайта торды, бервакыт хәтта кимчелексез уңай герой концепциясен дә күтәрел чыккан иде.
Мирсәй Әмирнең сүзе эшеннән аерылмады: аның иҗаты уңай герой ярдәмендә чынбарлыкны үсештә чагылдыру принцибын тормышка ашыруның гаять отышлы мисалы булып хезмәт итә ала.
Менә 1933 елда басылып чыккан «Безнең авыл кешесе» исемле повесть. Үзәктә — өч персонаж. Яңа шартларга җайлашып алып, артель председателе булуга ирешкән мәкерле, каты бәгырьле һәм акыллы кулак Миргали. Кайда кыен, кайда өзеклек, шунда җибәрелә торган нык куллы чын коммунист Бикташев. Миргалигә бәйле хәлдә калып, кулак йогынтысында яшәп килгән колхозчы Сабир Төшерелгән «председатель» белән яңасы арасында рәхимсез көрәш башлана. Бикташев ягыннан бу Сабир һәм Сабир кебекләр өчен, ахыр чиктә социализм тантанасы хакына барган көрәш Колхозчылар алдында Миргалинең йөзен фаш иткәч. Бикташев, болай ди «Мине ялгыз дип белдеңмени син? Чит авыл кешесе дип белдеңмени син Бикташевны?!» «Безнең авыл кешесе ул Бикташев!» — дип, Сабир аваз салгач, аның сүзен күтәреп алалар «Әлбәттә, безнең авыл кешесе!» — Әнә бит ничек: үз авылларыныкы ят булса, чит авылныкы — үз кеше. Кешеләрне урынчылык. Һәм кардәш-ырулыктан бигрәк, уртак идея берләштерә икән.
M
Ибраһим Нуруллин
1936 елда дөнья курган «Агыйдел» повесте сугышка кадәр кулдан тешерми, чират торып укыла торган әсәрләрнең берсе булып киткән иде. Бүгеи дә аны яшьләр генә тугел, елкәннәр дә яратып укыйлар.
Әсәргә мондый уңыш китергән сәбәпләр байтак. Теманың актуальлегб, тормыш материалының кызыклы булуы да бар монда Сюжетны композицион яктан уткен һәм мавыктыргыч ител кора белу дә бар. Талкыр һәм эчке мәгънәгә ия булган детальләрне табыл уйната белу дә күзгә ташланып тора (авыл кулагы Тәкъвә Сәхәүиең малайлар текереген кәвеше белән ышкып баруын гына хәтерлик Акча түгелме, янәсе)
«Агыйдел» повестен озын гомерле иткән тел сәбәп исә шул заманның иң күркәм, иң алдынгы кешеләрен әсәрнең үзәгенә куеп, тормыштагыча жанлы, катлаулы һәм каршылыклы ител, ә кайберләрен калкыта, күтәрә тешел һәм беркадәр романтизм буявы кушып сурәтләвенә кайтып кала.
Менә җиләк-җимеш, яшелчә үстерүгә жаны-тәне белән бирелгән Тешсез Ибрай Авылны гына түгел, бөтен волостьны ул яшелчә белән күмү турында хыяллана Менә совет шартларында да кулак һәм кулак иярченнәренең рәхәт яшәвенә йөрәге янудан бунтарьланып йөри торган партизан Имели Менә һәр нәрсәгә кулы ята торган бай күңелле батрак Күчербай. Хикәяләүче сыйфатында тәкъдим ителгән Ильясны да болар янына теркәп кую дөрес булыр Ул — шәһәрдә укый торган гадәти авыл малае Дөньяга күзе ачылган, ярыйсы гына белем туплаган, политик яктан да оятка калдырырлык түгел
Әсәрдә язучы тарафыннан аеруча яратып язылган һәм, бүтән персонажлар янына куеп караганда, бер башка югары тора торган ике герой бар Болар — Гаяз белән Артыкбикә.
Эшче гаиләсендә туып-үскән Гаязны зирәк, үткен, кыю дип сыйфатласак, бу әле күп нәрсә аңлатмас. Чөнки әлеге сыйфатларның һәркайсы аңа икеләтә, өчләтә арттырып бирелгән Аңа, башсызлык дәрәжәсенә житкән батырлык белән берлектә, аек акыл белән кушылган ихтыяр көче хас Моңа тагын политик яктан әзерлекле булганын да өстик. Яңа гына үсмерлектән чыккан шушы кала егете күмәк хужалык өчен башланган көрәштә әйдәп баручыга әверелә Зурайту, калкытып кую, арттыру юкмы монда? Әлбеттә, бар. Әмма тормыш чынлыгын бозмый торган арттыру бу
Артыкбикә — шулай ук зурайтылган һәм романтизм буявы йөгертелген образ Тугызынчы бала булып туганга күрә (житмәсә, кыз!), аңа шундый исем биргәннәр Хәзер бу исем икенче мәгънә алган: бүтәннәрдән аерылып тора торган, бүтәннәрдән һәрьяклап артык кыз. Таң калдырырлык матур, саф күңелле, горур Яңа тормыш эчен кәрәш эшенә бөтенләе белән бирелгән комсомолка
«Агыйдел» повестеның уңышы башлыча әнә шул ике персонажга бәйле булганлыкка шикләнмәскә мөмкин.
Ниһаять, «Миңлекамал» Бу пьесаның «алтын фонд»ка кереп калу сәбәпләре дә якынча шул ук: драма жанрын сорый торган тормыш материалы, композицион яктан оста оештырылган булу, талкыр һәм отышлы детальләр, ягымлы юмор Төп сәбәп исә — Миңлекамал образы.
Миңлекамал М. Әмир күрергә теләгән «кимчелексез уңай герой»ның иң уңышлысы дисәм, шаять ялгышмам Ләкин пьедесталга бастырылган жансыэ сын дигән сүз түгел әле бу. Аның үткер почмаклары, чатлы-ботлы яклары да бар Әмма аларны кимчелек яисә житешсезлек дип атау бик үк тегел булмас Болар — Миңлекамалның шәхес буларак үзенчәлеге, аның характеры. Уңай сыйфатларын бер фокуска жыя, туендырып тора һәм ныгыта торган үзәк сыйфаты исә — чын мәгънәсендә партиялелек, идеялелек
Колхоз оештырып, аякка бастыру өчен көрәшеп яшәгән сеенле ирен кулаклар үтергән. Эшләрнең кирегә китүен күрел, Миңлекамал, ире башлаган эшнең дөреслеген исбат итер ечен, укытучылыгын ташлап, колхозда эшләргә керешкән Мал фермасында зур уңышка ирешеп, шик белдерүчеләрнең гайбәт сүзләрен ишеткәч, кыр эшенә күчкән Аида да, «женнәре булышып», уңышка ирешкән. Бөек Ватан сугышы башланып, ил үлем куркынычы астында калгач, күрше авылда Совет председателе булып эшлеген Миңлекамал үз колхозына председательлеккә тәкъдим итүләрен үтенеп райкомга киле
Язучының әсәрне оештыру, драматизмны көчәйтү осталыгын күрү ечен J иче пәрдәгә күз ташлыйк. Колхозның хәле болай да коточкыч авыр атлар күтәрәмгә калган, жигерлеге нибары унау, чәчүлек орлык житми. эшче ирләр дә аз, кайсы фронтта, кайсы читкә таралып беткән Колхоз камытын киеп алган Миңлекамал башына яңа бәла, яңа кыенлыклар ява башлый Биш ат военкоматта исәптә тора икән, илтергә кушалар Биш ир-егеткә повестка килә. Ул да булмый, коточкыч хәбәр Миңлекамалның хәзерге ире сугышта батырларча һәлак булган
Тамашачы тетрәнеп кете нишләр Миңлекамал, сыгылып тешмәсме, бу чаклы авыр-лыкларны жиңо алырмы? Пәрдә ахырына таба укучы яисә тамашачы ж*ңел сулап куя Бай колхоз председателе килеп чыга, чәчүлек биреп торырга вәгъдә ите Бер колхозчы карт найчандыр салынган һәм онытылган силос базын иске төшерә Икенчесе күтәрәмгә калган атларны аякка бастыруны естена ала Читтә эшләүчеләрнең берничесе
Миңлекамалның председатель булганын ишетел, авылга кайта. Фронттагы улыннан хат киле.
Ләкин авырлыклар бетте дигән сүз түгел әле бу Яңалары килеп чыга Күбесен эшләми ашарга, кеше хисабына яшәргә күнеккән Кылын Хәлим белән Мәймүнә тудыралар Алар хәтта Миңлекамал естенә комиссия китертүгә ирешәләр.
Әнә шул килеш тамашачы спектакльнең башыннан ахырына чаклы драматургның нык кулыннан ычкына алмый. Миңлекамалга бәла килгәндә, авыр кичерә, уңышларын күрел, ял итеп ала, яңа бәлаларга тагын уфтана, алары да артта калгач, тагын җиңел сулап куя Югарыда китерелгән әсәрләр янына шактый еллар буе сәхнәдә зур уңыш белән барган «Тормыш җыры» драмасын да өстәп куйыйк. Аның да үзәк герое — гаҗәеп матур кеше, эшли дә. сөя дә, көтә дә белгән яшь хатын Фатыйма.
«Кимчелексез уңай герой» концепциясе, күренә ки, М. Әмиргә зарар итмәгән, киресенчә. файда китергән. Хәер, «Ялан тау кешеләре» һәм «Саф күңел» романнарын күздә тотыл, укучының бу фикергә каршы төшүе дә мөмкин. Әйе, дилогиянең төп герое Сания Миңлекамал кебек үк уңышлы булып чыкмады. Әмма «уңай герой» концепциясе гаепле түгел монда. Татарстан язучыларының III съездында бу турыда автор үзе дә әйтеп чыккан иде. «Моның сәбәбе,— дигән иде,— авторның аңардагы (Саниядәге — И. Н) яхшы сыйфатларны геройның эше, хәрәкәтләре аша җитәрлек итеп ача белмә- гәнлегенә кайта».
М. Әмир иҗатының бер ягына, иң мөһим ягына киңрәк тукталганмын икән, бу тикмәгә түгел. Уңай герой мәсьәләсе бүген, җәмгыятьне һәр яктан үзгәртеп кору процессы барган бер вакытта бөтен кискенлеге белән алга килеп басты.
Соңгы берничә дистә елда еш кына кабынып ала торган сөйләшү һәм бәхәсләр, күбрәк «әдәбиятта уңай герой нинди булырга тиеш?» дигән мәсьәлә тирәсендә барып, артык зур файда китермичә төгәлләнәләр иде «Идеаль герой» һәм «кимчелекле герой» дип аталган ике агач арасында да шактый адашып йөрдек Теориядәге буталчыклар әдәбиятның үзенә дә үтел керде. Уңайга һәм тискәрегә аерганда, мәсәлән, «кресло принцибын» үткәрү очраклары да булып торды. Әйтик, райкомның беренче секретаре — һәрвакыт уңай образ, ә райисполком председателе, бигрәк тә аның урынбасары, тискәре образ ролен уйный иде. «Геройсызлык теориясен» алга сөреп, тормышның ыбыр-чыбырында казынучылар, төссез-чырайсыэ уртакул кешеләр турында язуны яклаучылар да булды, хәзер дә күренгәлөп тора.
Уңай герой проблемасын, тормышның үзеннән килеп, әдәбиятның үзәгендә «заман герое» торырга тиеш дигән мәгънәдә хәл итү дөресрәк булыр. Әмма сорау туа: кем соң ул заман герое? Озын-озак уйлап тормыйча, моңа гадәттә «хезмәт кешесе» дип >Цавап бирәләр. Хезмәт кешесе дигәндә исә, нефтьче һәм корыч коючы, механизатор һәм сыер савучы кебекләрне күздә тоталар. Врач яисә укытучы, галим яисә инженер, әйтерсең, эшләми ашыйлар. Бу — мәсьәләнең бер ягы. Икенче һәм әһәмиятлерәк ягы — хезмәтнең кем өчен, нәрсә хакына сарыф ителүе. Эшен сөеп башкару белән бергә, дереслек һәм гаделлек, ил мәнфәгате һәм коммунистик идеал хакына, бегелми-сыгылмый, ахыр чиккә кадәр бара торган көрәшче — менә кем ул заман герое. Механизатормы ул, райком секретаремы, академикмы, сыер савучымы, укытучымы яисә милиция работнигымы— барыбер! Менә кемнәр әдәбият түреннән хөрмәтле урын алырга тиешләр М. Әмир тәҗрибәсе дә бу мәсьәләне хәл итүгә өлеш булып керә алыр иде.
«Балыкчы ялганнары» повестеның дөньяга килүе исә М. Әмир өчен көтелмәгән хәл булмады. Ул,— күп санлы юмористик һәм сатирик хикәяләр авторы булган кебек, һәр җөмләсе көлдерә торган «Хикмәтуллинның маневрда күргәннәре» повестен язган әдип. «Җитди» әсәрләрендә дә юмор — сирәк кунак түгел.
Гомер һәм иҗат юлын М. Әмир биографик повестьлар циклын язып яткан хәлендә төгәлләде. Циклның дөньяга чыгып калган кадәресенә шул ук сыйфатлар хас: гади генә, салмак кына хикәяләү, кечкенә деталь яисә эпизодта зур мәгънә күрә алу, ягымлы юмор...
Бөтен иҗатына әлеге повестьларын кушып карагач, тагын бер хакыйкать ачылып китә.
М. Әмир үзенең иҗат эшчәнлегеи белем ягыннан шактый түбән ноктадан башлаган икән. Берничә мәртәбә омтылыш ясап та, рәсми рәвештә югары белем алмаган килеш дәвам итә һәм төгәлләп куя. Соң ничек ител ул озын гомерле әсәрләр тудыра алды? Сәбәп нәрсәдә? Талант? Әлбәттә! Хезмәт сөючәнлек? Әлбәттә! Тагын бер мөһим сәбәп — гражданлык тойгысы! М. Әмир бик яшьли яңа тормыш, социалистик яшәеш өчен барган көрәш эченә ташлана, якты киләчәкне якынайту хакына бар вакытын, бөтен көчен, йөрәк ялкынын бирә. Әдәби иҗатка да ул социалистик идеалны тормышка ашыруның бер чарасы итеп карый. Күп еллар буе халык депутаты булган, сугышка кадәр дә, сугыштан соң да ике мәртәбә озак кына Татарстан совет язучылары оешмасын җитәкләгән М. Әмир җәмәгать эшлек лесе иде. Гомеренең ахырына чаклы ул Гражданин булып калды.

Реклама