Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАДЕРЛЕРӘК БУЛА БАРА


еек шагыйребез Габдулла Тукай әсәрләренең соңгы томы басылып чыкты'. Еллар үткән саен, аның исеме кадерлерәк, мирасы — җитдирәк. тулырак, әһәмиятлерәк булып күз алдына баса. Дөрес, Тукайның күлтомлыклары моңа кадәр дә берничә тапкыр басылган иде инде. Соңгысы 1975—1977 елларда Карасаң, ун ел зчендә халкыбыз сөекле шагыйрен нык кына сагынып елгергән икән: күзәтелә торган биштомлыкның һәр китабы түземсезлек белән кетеп алынды, тиз арада халыкка таралып өлгерде
Ихлас күңелле укучылар, әдәбият сөючеләр, поэзия тарихын өйрәнүчеләр мондый томнарны китап киштәләрен бизәү өчен генә алмыйлар. Яңа китаптан укучы яңалык эзли, шагыйрь турында яңа сүз яки шагыйрьнең әлеге кадәр киң катлау укучыларга мәгълүм булмаган әсәрләрен, яисә аның тормышына һәм иҗатына караган яңа фактлар көтә.
Җыелманың соңгы томында күрсәтелгәнчә, «Биштомлыкта элекке басмаларда булмаган 125 әсәр» урын алган: 1 һәм 2 томнарда 4 шигырь: 3,4 һәм 5 томнарда шагыйрьнең әлеге кадер билгеле булмаган 108 проза эсере урнаштырылган. Күпме бу, азмы? — дип сорау биреп тору кирәкмәс. Күп бу. искиткеч күп1 Боек шагыйрьнең шул кадәр әсәре әлегә кадер укучыларга гына түгел, хәтта Тукай иҗатын махсус өйрәнүче галимнәргә дә билгеле булмаган икән!..
Мосьәлә монда гына да түгел әле Боек рус шагыйре А. С. Пушкинның «һәйкәл» шигыренә һәм аның каралама язмаларына махсус монографияләр багышлана. Ә менә бездә тик соңгы 5-10 елда гына да боек шагыйребезнең 125 әсәре табылган Ләкин бу хакта бүгенге көнгә кадәр вакытлы матбугатта сүз булмады диярлек Эш нәрсәдә соң? Бәлки бу бнштомлыкны «әзерләүченең тыйнаклыгыдыр? Әйе. бәлки шулайдыр да Ләкин, миңа калса, Тукайның бер генә яңа әсәре ачыкланса да, бу факт вакытлы матбугатта шунда ун хәбәр ителергә тиеш иде Яңа әсәрнең табылу тарихы, идея-тематнк эчтәлеге, Тукай иҗатында, гасыр башы әдә
бият һәм журналистика тарихында тоткан урыны турында махсус мәкаләләр, күзәтүләр язып барылса, бүгенге әдәби хәрәкәт өчен дә әһәмиятле факт булыр иде.
Әдәби һәм фәнни этика чикләрен беркадәр җимереп булса да, әлеге сорауны башкача да куярга мөмкин бәлки Тукай томнарына беренче тапкыр кертелгән әсәрләрнең әллә ни әһәмияте дә юктыр? Бәлки сүз вак-төяк яэма-сыэмалар хакында гына барадыр? Димәк, яңа табылган әсәрләрнең күләме, тематикасы, шигъри кыйммәте турында да берничә суз әйтергә кирәк Иң элек бу әсәрләрнең «тышкы» ягына игътибар итик. Шагыйрьнең ун ел элек дурттомлыгы чыккан иде; хәзергесе — биштомлык Димәк, яңа табылган әсәрләр тулы бер том тәшкил итә. Кайбер әдәбият белгечләренең фике- ренчә. Тукай әсәрләренең ачыкланып бетмәгәннәре әле хәзер дә аз түгел.
Укучылар игътибар иткәндер, биштом-лыкның һәрбер томында: «Томны, искәрмә һәм аңлатмаларны хәзерләде Р Гайнаное Текстларны хәзерләүдә Лена Гаинанова бу-лышты»,— дип язылган, һәрбер томның 20-21 табак булуын искә алсак, ике кеше тарафыннан 100 табактан артык материал хәзерләнгән булып чыга. Шул текст һәм аңлатмаларның биштән бер элеше бөтенләй яңадан хәзерләнгән. Бу юнәлештә күптән башланган эшне шундый ук тырышлык һәм түземлелек белен дәвам иткәндә, бәлки киләчәктә шагыйрьнең чыннан да тулы җыелмасын чыгару мөмкинлеге туар
Яңа материалларның характерына игътибар итсәк, иң элек аларның эчтәлеге гаять киң булуын күрсәтеп үтәргә кирәк көндәлек тормыш һәм әдәби хәрәкәт белән бәйле күзәтүләр, аерым шәхесләргә багышланган язмалар, газөта-журналларга бирелгән кыска, әмма ачы телле юмористик, сатирик характеристикалар, ил эчендәге тарихи һәм иҗтнмагый-политик вакыйгаларга шагыйрьнең мөнәсәбәтен чагылдырган мекале-эссе- лар. әдәби тәнкыйть материаллары Күренә ки, форма ягыннан да алар бик күп төрле, искәрмә яки аңлатма, мәзәк, юмористик яки сатирик сүзлек, истәлек, үзенчәлекле хикәя Ягъни, биштомлыкта урын алган аңа материаллар Тукайның иҗатын гына түгел, аның тормышын, күп кенә әсәрләренең язы
Б
лу тарихын, шагыйрьнең активлыгын, иҗади
темпераментын — бик кызу, кайнар темпе-
раментын — тагы да ачыграк күзалларга,
өйрәнергә. тикшерергә мөмкинлек бирә.
Аерым томнарны тезү һәм конкрет ма-
териалны томнарга бүлү принциплары 1955—
1956 һәм 1975—1977 елларда денья күргән
җыелмалардан әллә ни аерылмый кебек. Бу
басмаларның беренче ике томнары — шигъри,
калганнары прозаик әсәрләрдән, тәрҗемә, әдәби
тәнкыйть әсәрләреннән һәм хатлардан тора иде.
Шул ук принцип биштомлыкта да саклана: 1.2
томнарда — поэзия, 3. 4, 5 томнарДа — проза
әсәрләре.
Ләкин, шулай дисәк тә, Тукай прозасының
җитди бер үзенчәлегенә игътибар итми мемкин
түгел: Тукай үзенең прозаик әсәрләрен шигъри
юллар, строфалар (шагыйрь телендә — бәетләр),
төгәлләнгән шигырьләр белән бизи торган
булган. Бу типтагы әсәрләр биштомлыкта да бар
өченче томдагы «Казан» чәйханәсендәге голяма
җәмгыяте», «Уральскидә дарелмөгаллимин»,
■Дәхи' бер фетнә» һәм тагы алты прозаик
әсәрдәге шигъри өзекләр; дүртенче томдагы «Ай.
бат», «Идарәдән». «Безнең заман» дип
исемләнгән әсәрләр һ. 6. Шигъри өзекләрнең
әһәмияте Тукай поэтикасын өйрәнү өчен яңа
материаллар бирүдә генә түгел. Алар
шагыйрьнең иҗтимагый-политик карашларын,
XX йөз башындагы революцион хәрәкәткә
мөнәсәбәтен төгәлрәк ачыкларга ярдәм итә.
«Уральскидә думага беренче сайлаулар»
мәкаләсендә, әйтик, түбәндәге юллар китерелә:
Торгыл, күтәрел, эшче кешеләр.
Каршы тор дошманга, ач кешеләр! Яңгыра
дөньяга, үч авазы!
Алга, алга, алга!..
(3 том, 194—195 битләр)
Тагы да әһәмиятлерәге — бу өзеккә карата
тезүче мондый аңлатма бирә: «...башта халыкара
эшчеләр гимны, ә аннары Советлар Союзы
Коммунистлар партиясе һәм бүтән илләрнең
компартияләре гимны булып киткән
«Интернационал»дан бер куплет. Бу —
«Интернационал»ның иң беренче тәрҗемәсе
булырга кирәк» (3 том, 355 бит). Шул ук
революцион җырга шагыйрь тагы берничә
тапкыр туктала. «Мөһим эш — имамнар
җәмгыяте» мәкаләсендә җырның русча бер
строфасы китерелә. Тукай томнарына беренче
тапкыр кертелгән «Уральскидә сайлау- лар»да
шул ук строфаның татарча тәрҗемәсе бирелә:
Сезгә котылуны һичкем белмәс — Нә алла вә нә
падишаһ, вә нә баһадир.
Сез котылмакка җитәрсез Үзеңезнең
кулларыңыз илә...
(3 том, 261 бит)
Күптомлыктагы әсәрләр жанр һәм хро-
нология тәртибендә бирелгән Соңгы томның
керешендә күрсәтелгәнчә, 3 һәм 4 томнарның
төзелеше элегрәк чыккан басмалардан нык
аерылып тора: 3 томда— 1904— 1906, 4 томда—
1907—1913 елларга караган әсәрләр урын алган.
Конкрет материалны болай урнаштыруның төп
сәбәбе, тезүче күрсәтүенчә. Тукай томнарына
«беренче мәртәбә кертелә торган проза
әсәрләренең күләме (аеруча 3 иче томда) шактый
зур булуы» (5 том, 5 бит). Ә инде 5 нче томда
шагыйрь тарафыннан 1902—1913 елларда
язылган истәлекләр, юлъязмалар, хатлар һәм
мәсәлләр урын алган.
Тәнкыйть күзлегеннән караганда, биштом-
лыкта кулланылган фәнни принциплар хакында
да уйланасы бар. Биштомлыкны укыганда, без
шагыйрьнең иҗади юлы белән өч тапкыр
танышып чыгабыз: 1—2 томнарда Тукай —
шагыйрь; 3—4 томнарда — прозаик; 5 томда—
тагы бер тапкыр прозаик. Әмма 5 нче томның
бик отышлы бер ягы да бар: ул безгә Тукайны
бик үзенчәлекле, катлаулы һәм каршылыклы
тормыш юлы үткән шәхес буларак та күз алдына
китерергә ярдәм итә.
Күзәтүдән шундый бер сәер нәтиҗә килеп
чыга: биштомлыкта шагыйрь иҗаты, аның
әдәби мирасы өч кисәккә бүленгән һәм
укучыларга аерым-аерым кисәкләр рәвешендә
тәкъдим ителгән. Җыелманы болай төзү
а кланамы?
Мәсьәләгә матбугат тарихы һәм бүгенге
көндә күптомлыклар чыгару тәҗрибәсе күр-
сәткәнчә, биредә шаккатырлык берни дә юк. Рус
әдәбияты классиклары Пушкин. Лермонтов,
Некрасов җыелмалары да шул ук принцип
нигезендә төзелә. Ягъни, бер үк тарихи
шәхесләрнең әдәби мирасы өч яки дүрт кисәккә
бүлеп бирелә: шагыйрь — прозаик —
тәнкыйтьче һәм тарихи шәхес. Бәлки хәзер бу
искергән принциптан баш тартырга, күп-
томлыкларны хәзерләүдә һәм дөньяга чыгаруда
яңа принциплар эзләргә вакыт җиткәндер?
Бәлки бөек шәхесләрнең иҗатын аерым
кисәкләргә кисмичә, аны катлаулы, каршы-
лыкны, күпкырлы һәм көчле бер агым буларак
күз алдына китерү турында уйлап карарга
кирәктер? Тукай үзе дә бит 1911 елның 4
мартында С. Рәмиевкә язган хатында болай ди:
«Мин бит синең шикелле, саф, коеп куйган поэт
кына түгел, мин дипломат, политик,
общественный деятель дә бит. Минем күз күпне
күрә, колак күпне ишетә...» (5 том, 105 бит).
Шагыйрьнең әнә шул күпкырлы хезмәте
иҗатының беренче адымнарыннан башлап,
соңгы көннәренә кадәр дәвам итә. Әнә шул
күпкырлы хезмәт күптом- лыкның һәрбер
томында һәм төрле яклап ачыкланып барса,
Тукайның шагыйрь, лро-
заик, тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе булуын
без эзлеклерәк күзаллар идек.
Биредә сүз күптомлыкны тезү принцип-
ларын «җимерел ташлау* турында бармый Сүз
тик күлтомлыкларны тезүдә күптән урнашкан
һәм «катып калган» принциплар хакында гына.
Тукай бит гомеренең башлангыч чорында
шигырь-поэмалар, аннан соң прозаик әсәрләр,
иң соңыннан хатлар язу белән генә
шөгыльләнмәгән. Ул барысын бергә эшләгән.
Әнә шул күпкырлы, күпьяклы юлны
күзалларга ярдәм итсен иде киләчәк
күлтомлыклар.
Шул ук вакытта биштомлыкка конкрет бер
таләп тә куярга мөмкин соңгы өч томда
шагыйрьнең тик проза әсәрләре генә ур-
наштырылган. Шулай булгач, бу өч томда бер үк
хронологияне (3, 4 томнарда — 1904—1913, 5 нче
томда— 1902—1913 еллар) ике талкыр
кабатланмыйча, бер генә мәртәбә кулланганда,
һичшиксез уңышлырак булыр иде. Югыйсә,
бишенче томны укып чыккач, шундый бер
тәэсир кала; биредә, күрәсең, башка томнарга
«сыймаган» әсәрләр тупланган. Сәбәп нәрсәдә
соң? Тезүче бу сорауга болай җавап бирер иде:
күптән урнашкан традиция буенча, соңгы томга
шагыйрьнең шәхси тормышы белән бәйле әсәр-
ләр — истәлекләр, юлъязмалар, хатлар кертелде.
Әмма бу төр әсәрләр бишенче томның өчтән бер
өлешен генә алып тора. Минемчә, мәсьәлә
башкада: төзүчене шагыйрьнең яңа табылган
әсәрләре «әсәрләндергән» дә, ул, хронология
турында онытып, яңа әсәрләрнең барысын да
өченче томга сыйдырырга тырышкан. Биредә
гаҗәпләнерлек берни дә юк Иҗат кешесенең
һәркай- сы яңа табылган әсәрләрне
җәмәгатьчелеккә тизрәк тәкъдим итәргә
тырышыр иде.
Биштомлык Тукай мирасының яңа, әлеге
кадер рәтләп өйрәнелмәгән якларын ачыкларга
ярдәм итүе турында югарыда әйтелгән иде инде
Биредә шагыйрь иҗатында җитди урын алып
торган тагы бер төркем әсәрләргә игътибар
итик. Сүз И А. Крылов мәсәлләренең Тукай
тарафыннан хәзерләнгән татарча версияләре
турында бара Крыловтан тәрҗемә дип буламы
аларны? Юк. минемчә, булмый. Чөнки Тукайда
Крылов мәсәлләренең берсе генә дә турыдан-
туры тәрҗемә ителми Тукай Крылов мәсәленең
темасын, сюжетын, персонажларын (еш кына
җитди үзгәрешләр белән) ала да шул нигездә яңа
— саф татарча мәсәл иҗат итә. Әлеге әсәрләрнең
формасы ук шуны раслап тора. Крылов
мәсәлләренең барысы да шигырь белән язылган.
Тукай мәсәлләрендә исә шигъри юллар юк
дәрәҗәсендә Булганнары да татар халык иҗаты
белән бәйләнгән. И. А. Крыловның «Обед у
медведя, мәсәле ннгеэенде язылган «Аю
мәҗлесе»нә шагыйрь татар халык
җырларыннан бер өзек кертә
Ары да барып биисең. Омре де килеп биисең.
Бигрәк оста биисең, күз тияр дип белмисең
(5 том, 128 бит)
Крыловтан алынган мәсәлләрнең эчтәлеген
шагыйрь татар халкы тормышына якы-
найтырга тырыша, аларны беркадәр конкрет-
лаштыра Бәлки шуңа күрәдер бу мәсәлләрдә
ислам руханиларына каршы юнәлтелгәи юмор,
бигрәк тә сатира зур урын ала Крыловның
«Плотичка» мәсәле нигезендә язылган
«Чабак»та «нәтиҗә» рәвешендә мондый сүзләр
китерелә «Ишанның хәйләсен беләм дип, якын
барма — кармакка зләгерсең. Ул сине чәй
эчерер, аш ашатыр, шул вакыт уйла: балыкчы
балыкка файда өчен суалчан ашатамы? Бу сүзем
бай кешегә хитабәидер' — Ярлыны ишан
танымас» (S том. 297 бит).
Биштомлыкта урын алган мәсәлләр. Тукай
тарафыннан билгеле әсәрләр нигезендә язылган
башка куп кенә материаллар кебек үк,
мөстәкыйль иҗат җимеше булып торалар. Бу
яктан Тукай Каюм Насыйриның уңай
традицияләрен уңышлы дәвам итә.
Бөек әдипләрне. язучы-шәгыйрьләрие без
гадәттә иҗатчы буларак кына беләбез, аларның
язганы белен генә танышабыз — мәктәптә дә,
югары уку йортында да Шәхес буларак, алар
бездән еракта калалар Шагыйрь яки язучы
белән якыннанрак танышуда аларның
замандашлары тарафыннан язылган
истәлекләргә таянырга мемкии ■Тукай турында
замандашлары» дип аталган китаплар бездә
берничә талкыр басылып чыкты. Алар бөек
шагыйрьне шәхес буларак күз алдына китерергә
ярдәм итә.
Мәсьәләнең бу ягын ачыклауда едипнең
хатлары аеруча зур роль уйный Тукай хатлары
белән баз злей тә таныш идек Биш- томлыкта да
аларга зур урын бирелгән элегрәк чыккан дүрт
томлыктагы 27 хатка тагы 7 хат өстәлгән Бу
материаллар шагыйрьнең тормыш юлын хис-
кичереш лерен иаигы- хөсрәтеи тулырак
аңларга ярдем ителер дв Композициясе, теле-
стиле ягыннан Тукай хатларын өч төркемгә
бүлеп карарга мөмкин Апасы Саҗидәгә,
туганнары Абдуловларга язылган хатлар татар
халкында киң таралган шәхси хатларны
хәтерләтәләр Шагыйрьнең апасы Саҗидәгә
язган хатының яртысын диярлек «чиксез күп
Һәм бетмәс- текәнмәс сәламнәр» алып тора Тик
аның дүрттен бер елеше генә шагыйрьнең
тормышы, нужалары хакында сөйли. Калган
өлешендә тагы сәламнәр, шагыйрьгә ярдем итү-
челәргә рәхмәтләр белдерелә Икенче төркем
хатлар, мәсәлән, Г Шәрефке. Г Дәү- летшинга
адресланганнары бик кыска, официаль формада
язылган Өченче геркем хатларда шагыйрь
үзенең уйпары-фикөрг .әре белен уртаклаша
Аларда сүз берәр әсәр, әдәби хәрәкәтнең
ниндидер үзенчәлеге хакында бара С.
Сүнчеләигә. С. Рәмиеекә язган хатлар әнә
шундыйлардан
авыр тормыш шартлары турында гына түгел, үз
характерының кимчелекләре хакында да
ачыктан-ачык сөйли. Гомумән алганда исе,
Тукай хатларын укыгач, ирексезден Сибгат
Хәкимнең түбәндәге сүзләре хәтергә килә:
Тукай, Тукай — татар халкының ул Бугазында
газап төере...
Басманың һәрбер томында зур урын алган
«Искәрмә һәм аңлатмалархга да махсус
тукталырга кирәк. Алар зур кызыксыну белән
укылалар, тәфсилле язылганнар: һәрбер әсәрнең
кайчан һәм нинди шартларда язылуы, беренче
тапкыр кайда басылуы, шагыйрьнең кайсы
күптомлыгына кертелүе турында искәрмәләр
бай мәгълүмат бирә. Еш кына алар шагыйрь
әсәреннән берничә тапкыр зуррак булып
чыгалар. Моның үз сәбәпләре бар. Әйтелгәнчә,
Тукай — үз чорының иҗтимагый тормышында
һәм әдәби хәрәкәтендә актив катнашкан, төрле-
төрле жанрларда һәм бик күп язган әдип. Аерым
газета-журнал лардан аңа заказлар, чакырулар
килә торган булган. Әнә шундый күренешләрнең
берсе турында ул бер хатында болай ди:
«Яшенннең секретаре мин булганга, анда бик
күп язарга тугъры килә. Шул сәбәпле төрле-
төрле мөстәгар' имзалар артында яшеренәм» (5
том, 91 бит).
Тукай ижаты үз чоры тормышына искиткеч
якын. Шуңа күрә аның әсәрләрендә XX йөз
башы җәмәгать эшлеклелөре, ша- гыйрь-
яэучылар, редакторлар һәм башкаларның
исемнәре, эшләре, чыгышлары, гадәттән тыш
кыланышлары һ. б. фактлар телгә алына.
Хәзерге заман укучыларына аларның күбесе
билгесез. Ләкин Тукай әсәрләрен дөрес аңлау
һәм объектив бәяләү өчен анда кемнәр, нинди
кешеләр һәм аларның нинди эшләре турында сүз
барганын белергә кирәк. Димәк, искәрмә һәм
аңлатмаларда әнә шундый — безнең өчен серле
исем-фактлар- ның һәркайсына да ачыклык
кертергә кирәк. Биш томның искәрмәләрен
хәзерләүдә аларның авторы Р. Гайнанов зур
тырышлык күрсәткән.
Биредә мәсьәләнең тагы бер ягын искә
алырга кирәк. Тукай әсәрләрен эзләү, барлау,
яңаларын табу юнәлешендә Р Гайнанов ун елдан
артык эшли. Димәк, биштомлыкның
искәрмәләре моннан ун-унбиш ел элек
башланган эшнең дәвамы булып тора. Шулай
булгач, биштомлыкта искәрмәләрне Тукай
иҗатын өйрәнүдә билгеле бер дәрәҗәдә яңа адым
дип буламы?
Биштомлыкка яңадан 125 әсәр өстәлгән
икән, аларның һәркайсына яңа искәрмә кирәк.
һәм алар бар, нигездә яхшы, тәфсилле
эшләнгәннәр.
Дүрттомлыкның беренче томы «Мужик
йокысыхннан башлана идө. Ә инде биштом-
Мыгвгвр — уйлвп чыгарылган, псевдоним
(тевуче ис- лыкта бу шигырь алдыннан
Тукайның иң беренче басма әсәре «Гыйлемнең
бакчасында күңел ачып йөрик», тагы «Бер дә
бер көнне Камил әл-Мотыйгый...» шигырьләре
китерелә. «Мужик йокысыиның дүрттомлык-
тагы аңламасы да бер биттән чак кына артыграк
иде. Ә инде биштомлыкта шул ук шигырьгә өч
битлек аңлатма бирелгән. Аңлашыладыр:
биштомлыктагы искәрме киңрәк һәм
тәфсиллерәк. Бу искәрмәнең тагы бер
үзенчәлеге: анда А. В. Кольцов шигыренең русча
тулы тексты китерелә. Башка кайбер
аңлатмаларда да Тукай файдаланган әсәрләрнең
оригиналь тексты яки шулердан өзекләр бирелә;
әйтик, Крылов мәсәлләреннән, бигрәк тә алар
Тукай тарафыннан ничек тә булса үзгәртелгән
булса. Гомумән, биштомлыкның аңлатмалары,
элеккеге басмаларга караганда, нык кына
тулыландырылган һәм киңәйтелгән.
Тукай әсәрләрендә ислам мифологиясе белән
бәйле төшенчәләр, легендар-мифик
персонажлар, пәйгамбәрләрнең исемнәре еш
очрый. Төзүче әнә шундый төшенчәләргә дә киң
туктала: «Әгъраф — дини мифологиядә оҗмах
белән тәмуг арасындагы урын» (1 том, 341 бит),
«Кыямәт — мөселманнарның ышануынча,
үлгәннән соң яңадан терелү, хисап бирү көне» (1
том, 345 бит); «Замана ахыры (мәхшәр көне) —
мөселманнарның ышануынча, кешелек
дөньясының җирдә яшәүдән туктау көне» (1 том,
345 бит).
Искәрмәләрдә рәван җан, һарут берлә Марут,
Кәүсәр, Хозыр Ильяс, Сәлсәбил һ. 6. күп санлы
сүэ-исемнәргә тәфсилле һәм нигездә дөрес
аңлатмалар бирелә. Икенче төр аңлатмаларда
сүз төрле газета-журнал- лар, редакторлар,
язучы-шагыйрьләр турында бара. Мондый
материаллар матбугат тарихын. нәширләрнең,
яэучы-шагыйрь һәм башкаларның үзара
мөнәсәбәтләрен аңлау өчен искиткеч бай
материал бирә. Өченче төр аңлатмаларда сүз
аерым тарихи шәхесләр һәм вакыйгалар
турында бара. Әлеге аңлатма һәм искәрмәләрнең
барысы белән якыннан танышкач, күңелгә
шундый бер уй килә. Әгәр бу искәрмә һәм
аңлатмаларны хәзерләүче үзенең эзләнүләрен,
табышларын, теге яки бу күләмдәге ачышларын
бер системага салып, Ираклий Андронников
тәҗрибәсе нигезендә, әнә шул ээләнү-табышлар
турында бер әсәр язса, XX йөз башы әдәби
хәрәкәтенә багышланган мавыктыргыч де-
тектив барлыкка килер иде.
Биштомлыктагы «Искәрмәләр һәм аңлат-
малар»иың әһәмиятен ассызымлап әйткән
очракта да, андагы бер бәхәсле күренешкә
тукталып үтәргә кирәк. Сүз һәрбер томда очрый
торган бихисап кабатлаулар турында бара.
Әдәбият һәм сәнгать тарихы белән беркадәр
таныш булган һәркемгә билгеле фактларга
төзүче һәм редакторлар кат-кат тукталалар.
Исмәгыйль Гаспринский һәм «Тәрҗеман»
газетасы хәзер бик күлләргә мәгълүм. Бу хакта
биштомлыкның
һарбер томында диярлек, хетта бер үк томда
берниме тапкыр язу кирәк микән? Бер үк
газетага яки журналга берничә мәртәбә туктап,
бер үк сүзләрне кабатлау да акланып бетми.
««Ха-ха-ха»— 1906 елда Гас- прииский
тарафыннан «Тәрҗеман» газетасы янында
чыгарылган көлке журналы» (1 том, 347 бит).
Шуңа якын сүзләр басмада тагы 2-3 тапкыр
кабатлана (3 том, 361 бит; 4 том, 309 бит). Бездә
хәзер Газраилие белмәүче бар микән? Шулай да
бу сүзгә карата биш- томлыкта бирелгән
аңлатма терле вариацияләрдә кат-кат китерелә:
«Газраил — дини мифологиядә кешеләрнең
җанын алучы фәрештә» (1 том. 347, 2 том, 372; 3
том, 334 битләр). Кайвакыт кабатлаулар кызык
форма ала 0 0 Недоиосковның адвокат һәм
Икенче дәүләт думасы депутаты булуы ту-
рындагы сүзләр бер үк биттә нигәдер ике тапкыр
кабатлана (3 том. 352 бит).
Биш томның һәркайсындагы кабатлау-
ларны тикшереп чыккач, кабатланган нәрсәләр
исемлеге ярыйсы ук зур булып чыга.
«Аңлашылмаган сүзләрне укучы аерым том-
нардан эзләп аптырамасын дип, бер үк сүзгә. ул
ничә талкыр кабатланса да. һәр очракта да
махсус аңлатма биреп барырга булдык диярләр
тезүчеләр Бәлки болай аңлатуда беркадәр
хаклык та бардыр Ләкин әлеге кабатлауларның
санын бераз кыскартканда. дересрәк булыр иде
Йомгаклап, шуны әйтик: ничек кенә бул-
масын, бу кадәр зур хезмәттә аерым ким-
челекләр. вак-төяк җитешсезлеклер булуы
табигый. Тулаем алганда исә. беек шагыйрьнең
иҗади мирасын киң иңләгән бицгтомлык
бүгәнге текстологиябезнең һәм әдәбият
белемебезнең җитди казанышы дип бәяләнергә
тиеш. Редакторлар, аеруча тезүчеләр Рашат
Гайнанов белән Лена Гайнаноәа тарафыннан
тирән ихтирамга лаек зур хезмәт башкарылсын