ЧИРМЕШӘН БУЙЛАРЫ ЯМЬЛЕ

Р. С. Мөбарәкҗанев,
КПССның Чирмешен райкомы беренче секретаре.

әбәгебезнең кай тарафындагы матурлыгына гына игътибар итсәк тә, сүз Ткешеләребезнең фидакарь хезмәтенә, тырышлыгына, белем һәм теләкләренә барып тоташыр иде. Дерес, чал тарих җирлегеннән торып караганда, безнең хөр тормышка ирешүебезгә әле күп вакыт үтмәгән. Бөек Октябрь социалистик революциясе җиңгән данлы көннәргә быел нибары 70 ел тулып килә. Мәгълүм булганча, шуңа кадәр хезмәт ияләре, төп хокуклардан мәхрүм ителеп, күп төрле кыерсытылуларга дучар кылына.
Безнең яклар тарихына патшаның 1732 елгы указы аерым бер тәэсир ясый. Бу указ нигезендә Мәскәү дәүләтенең чикләрендә Кама аръягы дип аталган махсус ныгытма булдырыла. «Ныгытма» патша власте өчен җан аямаучы ышанычлы кешеләрне берләштергән авыллардан һәм Чирмешән, Чишмә крепостьларыннан төзелә. Безнең райондагы авылларның күбесе шул вакыйга аркасында җыелган кешеләр тарафыннан салынган. Ул кешеләрнең кайбере власть кушуы буенча, башкалары буш җир барлыгын ишетеп, ачлыктан-хәерчелектән качып килеп урнашкан.
Бу хәлләрдән соң Бөек Октябрь революциясенә кадәр ике гасырга якын гомер узган. Патша власте үзенең таянычы булырдай «ныгытма» халкына нинди рәхәт күрсәткән соң? Статистик мәгълүматларга мөрәҗәгать итсәң, гаҗәпкә каласың. 1917 елга кадәр әлеге төбәк халкы тәмам хәерчелеккә бата. Ирләргә бирелгән 1,9 дисәтинә җирдән алынган уңыш ясак түләүдән дә артмый. Крестьяннарның 16 процентлавы исә әле ул җирдән дә мәхрүм ителә 36 проценты атлары булмаудан интегә. Андыйлар өлешләренә тигән җирләреннән дә баш тартырга мәҗбүр булып, читкә «бәхет эзләргә» — Баку якларына, Себергә үк китеп бара.
Ниһаять, телеграф тасмалары Петроградта социалистик революциянең җиңүе турындагы хәбәрне китереп җиткерә. Революция куйган бурычлар, якты максатлар халык күңеленә ифрат та хуш килә. Совет власте авыл кешесенең хыялында гасырлар буе яшәп килгән теләкне тормышка ашыра; җир, аны кем эшкәртсә, шуңа бирелә. 17 ноябрьдә ике урында крестьян депутатларының Советлары оештырыла. Аның составына үз күкрәк көче белән көн итүче кешеләр кертелә. Советларны оештыруда 1905—1906 елларда Владивосток солдат һәм матросларының восстаниеләрен җитәкләүчеләрнең берсе, политик каторжан Михаил Михайлович Титов зур активлык күрсәтә. Аңа революцион эшчәнлеге шулай ук 1905 елгы вакыйгалардан башланып киткән Демид Иванович Кочкин булыша.
Юк, крестьяннар аңындагы революция шома гына бармый. Безнең төбәкнең ул вакыттагы үзәге — Самарада уздырылган крестьяннарның губерна съезды Совет властен инкарь итә, властьны Учредительный собраниегә бирергә кирәк дип чыга. Шулай итеп, оештырылуларына бер ай тулыр-тулмас, Советлар кире таратыла. Бу хәл большевикларда һәм алар яклы активистларда көрәш рухын яңартып җибәрә. Совет властена кул кушырып утырып кына ирешеп булмаячагы аңлашыла. 1918 елның беренче көннәреннән үк көрәш уты кабынып та китә.
Бу вакытка авылларга куп кенә кешеләр фронттан өйләренә кайталар. Солдат- матрос хезмәтендә булучыларның күбесендә революцион көрәш дәрте кайный Арадан берәү — Андрей Федорович Малешии Самарада В В. Куйбышев белән дә очрашкан, аңардан файдалы киңәшләр ишеткән. Җир турындагы декретны өйрәнгән икән Өстәвенә аның кешеләрне оештыру, җитәкләү һәм рухландыру сәләте дә көчле була
Чирмешәндә Совет власте урнаштыру өчен барган көрәшнең вңа дулкыны шактый көчле шаулый. 1918 елның 27 январенда Советларның яңа комитеты оештырыла Башкарма комитет председателе итеп элекке солдат П. Г. Титов сайлана Комитет тегермәннәрне, трактирларны, күн заводларын национализацияли, спекулянтларга каршы кискен сугыш ача. Җирне крестьяннарга гадел иттереп бүлеп бирә Бу эшләрнең нинди зур каршылыклар аша башкарылуын күз алдына китерү кыен түгел. Көрәш биниһая кискен һәм кан коюлы була. 1918 елның җәендә, төбәкнең бер өлеше фетнәче чех корпусы кулына күчеп, губернада кабаттан Учредительный собрание комитеты хуҗа булып алгач, иске тәртипләр тергезелә башлый Актив көрәшчеләрдән М Д Шиповалов атып үтерелә. А С. Малешии кулга алына. Җирне байлар тартып ала.
Бу гыйбрәтле хәлләр крестьяннарның көрәш дәртен дөрләтеп җибәрә. Совет власте яклы ир-егетләр, авылларын ташлап, урманнарга китәләр, партизан отрядларына кушылалар.
Шушы елның октябрендә, Совет власте кабаттан урнаштырылгач. Чирмешендә партиянең башлангыч оешмаларын булдыру алга сөрелә башлый 1919 елның февралендә ленинчыл партия членнарына беренче билетлар тапшырыла Беренчеләр арасында П. Г. Титов, М. М. Титов, 8. Г Дуглас, Д. Г. Тумбинский кебек элекке солдат һәм матрослар, агалы-энеле Фроловлар кебек гади крестьяннар. И Е. Соловьев кебек эшчеләр сыйныфы вәкиле саналырдай тимерчеләр һәм И Сенотов кебек укытучылар да була Ленин партиясенә чын күңелдән бирелгән бу кешеләр авылларда зур политик эш алып баралар Кулаклар тарафыннан оештырылган фетнәләрне. Колчак бандаларының һөҗүмен. 1921 елгы ачлык китергән фаҗигаларны җиңгәндә, алар хезмәтенең күркәм нәтиҗәсе аеруча нык сизелә. Беренче большевикларның күбесе колчакчыларның канлы кулыннан һәлак була.
Чирмешән районы үзәгендә кечкенә генә тын бакча бар Бакча уртасына. Ватан, социализм, тынычлык өчен җаннарын аямаган батырлар истәлегенә багышлап, һәйкәл куелган. Бөек Ватан сугышына гына да бездән егерме меңләп егет-кыз китә, шулардай тугыз мең каһарман Ватан иминлеге хакына яу кырында һәлак булган Районыбызның биш егетенә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән: П. А Цаплин, Б Г Габдрахманов, И Н. Конев, П. С. Курасанов, С. А Ларионов Хөкүмәтебез орден-медальлеренэ лаек якташларыбыз меңнәрчә Кыскасы, яшь буынга үрнәк булырдай кешеләребез, тәрбия максатында мисал итеп күрсәтердәй эшләребез күп.
Чирмешән районы 1929 елны оештырыла Хәзер бездә унтугыз колхоз, ике совхоз исәпләнә Районыбыз элек-электән авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче төбәктән саналып килде Соңгы елларда районда нефть ятмалары ачылды, һем без илгә шактый күләмдә сыек ягулык та бирә башладык.
Асфальтланган юллар, тоташтан электрлаштыру. газ уздыру, радио-телевидение кертү, хезмәтне механикалаштыру — болар барысы да районыбызның йөзен танымаслык үзгәртте Безнең авыл кешесенең хәзер нинди икәненә игътибар итегез! Кагыйдә буларак аның, кимендә, урта белеме бар Гади гаилә елына уртача еч мең сумнан артыграк хезмәт хакы ала Үз хуҗалыгындагы мал-туары, яшелчәсе-бәрәңгесе тагын мең-мең ярым сумлап керем бире Шуларга колхозчыларга җәмәгать фондларыннан бара торган файданы да өстәргә кирәк Бу хәлләр - бер безнең район эчен генә түгеп, -л күлемендә табигый күренеш
Бер карасаң, хәйран калырлык. Шул гаҗәеп яңалыклар хәзер безнең эчен гадәти хәлгә әйләнеп калды Минемчә, үткәнне алай тиз онытырга ярамый Үз т әбәгебез мисалында элакке чорга тагын бер мөрәҗәгать итик әле! 1914 елда, мәсәлән, хөкүмәт безнең губерна кешеләренең мәгърифәтен арттыруга җан башына елына — 7 тиен, социаль тәэминат хаҗәтләренә 2/3 тиен акча тоткан Хәзер уку-укытуга җан башына елга— 118 сум, социаль тәэминат буенча 190 сум бүленә
Без бүген хәлебезнең ныклыгы турында гына түгел, чорга паек соеет кешеләре тәрбияләвебез белән дә горурлана алабыз Безнең яшәү рәвешебез, омтылыш һәм хыялларыбыз, теләк һем максатларыбыз яңача Күптән түгел без район яшьләренә сораулыклар тараткан идек Җавап бирүчеләрнең 94 проценты, тормыш ямен хезмәт-
теге уңышларымнан табам дип язган; 80 процентлавы үзен гомум коллектив хезмәтенең нәтиҗәсе ечен җаваплы саный; 70 проценты җәмгыять тормышына актив катнашырга теләаен әйтә. Яңа кеше ечен керәш туктаусыз дәвам итә, ченки, яшерен түгел, әлегә ямьсез күренешләр дә очрап куйгалый. Тик тормыш-көнкүрешебез социаль гаделлеккә, коллективизм һәм иптәшләрчә ярдәмләшүгә нигезләнгән икән, яман хәлләрдән арынырга мемкин булыр дип ышанабыз.
Колхоз-совхоз кешеләре, аерым хуҗалыклар чорына караганда, бертеклеләрне— 12, итне — 5, сетне — 3,5 мәртәбә күбрәк җитештерә. Эшләүче һәр колхозчы хәзер берүзе 60 кешене — икмәк. 10 кешене — ит. 25 кешене шикәр белән тәэмин итәрлек күрсәткечләр бирә. Соңгы бишьеллыкларда район сет. ит җитештерүне гел арттыра бара. Бөртеклеләр мәсьәләсе генә терле тибрәлүләр кичерә. Уңыш түбәнгә тәгәрәсә, барыбыз да табигать шартларына ышыкланырга өйрәнеп киләбез. Алай гына җаваплылык- тан котылу килешми. Җирне өйрәнергә, бу эшне фәнгә нигезләргә кирәк. Бу юлдагы тырышлыкларыбыэның беренче нәтиҗәләрен күрә дә башладык инде. Бигрәк то хәзер, партия бездән хуҗалыкның һәр тармагында фәнгә таянуны, тизләнешне таләп иткәндә, кырчылыктагы кимчелекләребездән кыска арада котылырга тиешбез. Шикәр чөгендере игүне индустриаль алымга күчерү тоткан юнәлешебезнең дәреслеген раслады. Кул хез-мәте кимеде, уңыш артты.
Эшне җиңеләйтү белән бергә колхозчыларның көнкүрешен яхшырту, аларга медицина, культура хезмәте күрсәтүне юлга салу да ныклы планга кертелде. Күл хуҗалыкларда профилакторийлар ачылды. Хәзер кон тәртибенә яшь гаиләләрне өйләр белән тәэмин итү ихтыяҗы килеп басты. Бу мәсьәлә буенча да эшлекле чаралар күрәбез.
Партия оешмалары да. хуҗалык җитәкчеләре дә алга куелган бурычларны хөл итү өчен иң отышлы ысулларны эзлиләр. Сынатырга һич хакыбыз юк. Безнең район моңарчы сер бирмәде. Исмәгыйль Әхмедуллин, Гөлсем Минһаҗева, Габбас Гыйматдн- нов кебек Социалистик Хезмәт Геройларын үстергән район бу! Укымышлылыгы, сәнгатьке- гүэәллеккә омтылышы белән дә элек-электән дан тоткан. Шагыйрь һәм галим Габдрәхим Утыз-Имәни төбәге бу!
Чирмешен районы Искәндәр Биктаһиров. Мнңхәмәт Гыйлаҗев кебек җырчыларны. Наил Шәйхетдинов, Рәис Вөлиев, Рейсе Мехәммәтшина кебек артистларны. Камил Бикта- һиров, Сәгыйт Хәйруллин, Сәгыйт Хафизов кебек галимнәрне үстерде. Бәзнең районда драматург Шамил Шаһгали яшәде һәм иҗат итте.
Киләчәк тагын да матур, кешеләребез тагын да күренеклерәк булсын өчен, район яңадан-яңа мөмкинлекләр ача, иҗади хезмәттән ләззәт алып яши.

Реклама