ЗУР ТАЛАНТ, ТИТАНИК ХЕЗМӘТ


атар әдәбияты, мәдәниятының күгендә якты янучы, ерактан күренеп, нур сибеп торучы мәһабәт йолдызлар аз түгел. Әмма алар арасында аеруча якты балкып, сихри бер көч белән үзенә тартып торган, халыкның яшәешенә, рухи дөньясына тәэсир көче ягыннан бөтенләй үзгә урын тоткан ике йолдыз бар. Алар Г. Тукай һәм Г. Ибраһимов йолдызлары.
Бөек шагыйрь Г. Тукайның 100 еллыгын бөтен ил күләмендә олы бәйрәм итеп һәм ЮНЕСКО рамкаларында билгеләп үткәннән соң, турыдан туры Г. Ибраһимовның бер гасырлык юбилеена күчү — һәм тарихи, һәм символик бер мәгънәгә ия. Бу ике бөек талант татар халкының XX гасыр тормышындагы тарихи-революцион яңарыш, социаль һәм политик үзгәрешләр белән бәйләнешле рәвештә яңа әдәбияты үсешендә, милли тел, сәнгать һәм мәдә-ният формалашуда, гомумән, халыкның рухи-эстетик җегәре оешу калып лануында, интернациональ офыклары киңәюдә тарихи роль уйнадылар. Аларның беренчесе — Г. Тукай — туган халкына аның поэтик җанын ачып бирде, иҗатында халыкның социаль һәм рухи азатлыкка омтылышларын гәүдәләндерде, шигърият аркылы татар милләтенең яшәү көчен, потенциаль мөмкинлекләрен раслады. Бөек шагыйрьнең тарихи миссиясе татар тормышын көнчыгыш феодализм артталыгыннан гомумроссия прогрессы юлына алып чыгуга, дини-схоластик торгынлыкны җимереп туган халкын XIX гасыр ахырларында — XX гасыр башларында илебездә киң җәелгән револю- цион-азатлык хәрәкәтенә китереп кушуга хезмәт итүдә, алда торган бөек тарихи алмашынуларга хәзерләүдә булды.
Г. Ибраһимов исә, Г. Тукай эстафетасын дәвам иттереп, милли тел һәм әдәбиятның, гомумән, рухи культураның бөтен куәтен турыдан-туры дөньяны революцион үзгәртеп кору максатларына җикте, прогрессив әдәби һәм мәдәни көчләрне революция белән, социалистик яңарыш өчен көрәш белән кушуда зур тарихи роль уйнады, ул социалистик революция аша яңа тормыш, әдәбият, сәнгать, культура төзелешендә юл яручы, әйдәп баручы, революцион байрак йөртүче булды. Аның иҗатында шулай ук культура үсешендә дәвамлылык та ачык чагылыш тапты. Ул Октябрьгә кадәрге татар демократик әдәбиятын, мәдәниятны совет әдәбияты, социалистик культура белән тоташтыручы, бәйләүче дә иде. Г. Тукай белән Г. Ибраһимов әдәби мирасы, герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм халыкның сөекле композиторы С. Сәйдә- шевның поэтик, музыкаль мираслары шикелле үк. татар халкының XX гасыр гомумкешелек рухи культурасына керткән лаеклы өлеше.
Күренекле рус совет язучысы Л. Соболев Г. Ибраһимовны бик хаклы рәвештә татар әдәбиятының титаны дип атаган иде. Моңа өстәп әйтергә кирәк, ул — әдәбиятның гына түгел, гомумән, татар культурасының титаны. Әдип татар совет культурасының бик күп тармакларында гаять зур эш башкарды, халыкның рухи тормышында тирән эз калдырды. Аның күпкырлы иҗтима гый-политик һәм гыйльми-иҗат эшчәнлегенең төп юнәлешләрен күрсәтеп кенә үтү дә әдипнең титаник образын күз алдына китереп бастыра.
Октябрьгә кадәрге чорда революцион азатлык хәрәкәтендә актив кат
Т
нашкан, социалистик революциянең һәм гражданнар сугышының үзәгендә кайнаган, В. И. Ленин җитәкчелегендә Совет үзәк дәүләт органнарында эш ләгән, Татарстан АССРны төзүгә, Совет властеның беренче елларында аны ныгытуга күп көч куйган күренекле революционер, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе; атаклы язучы, сүз остасы, милли әдәбиятның классигы, татар совет әдәбиятына нигез салучы, күпмилләтле совет әдәбиятының күренекле вәкиле; талантлы тәнкыйтьче, әдәбият белгече һәм тарихчысы, бездә тәнкыйтьнең һәм әдәбият фәненең марксистик методологиясен эшләүче; күп кенә татар совет матбугат органнарын нигезләүче, күренекле журналист һәм публицист; тирән эрудицияле тел галиме-филолог; сыйнфый-идеологик көрәш, революцион хәрәкәт тарихын ныклап тикшергән. Бөек Октябрь революциясе һәм пролетариат диктатурасы тәҗрибәсен, аның дөньякүләм революцион процесска йогынтысын, Коммунистлар партиясе тарихын, В. И. Ленин хезмәтләрен тирәнтен анализлаган, бу өлкәләрдә җитди оригиналь хезмәтләр калдырган атаклы тарихчы, галим, көнчыгышны өйрәнүче; ниһаять, революциягә кадәр һәм совет чорында практик эшчәнлеге һәм педагогик хезмәтләре белән мәгариф, тәрбия өлкәсендә онытылмаслык эз калдырган мәшһүр педагог.
Г. Ибраһимов үзенең көчле таланты һәм күпкырлы иҗаты белән югарыда саналган өлкәләрнең барысын да җыйнап, колачлап ала алган, ул аларның һәркайсында революционер, новатор, галим булган. Талантының һәм иҗат эшчәнлегенең характеры белән ул чын мәгънәсендә яңа гасыр энциклопедисты иде.
Әдипнең революцион көрәш, иҗтимагый хезмәт һәм иҗат гомере аеруча мөһим бер чорга — бай социаль-политик вакыйгалар, кешелек тарихындагы кискен борылыш, бөек үзгәрешләр чорына туры килде. Ул үзенең аңлы гомерендә өч революция кичерде, аларның идеяләре белән рухланып, өзлексез үсештә, камилләшү юлында булды, ә соңгысы — Бөек Октябрь революциясенең ышанычлы солдаты һәм каһарманы иде. Әдип гомеренең соңгы сулышына кадәр социализм өчен көрәшнең алгы сызыгында барып, илдәге бөек үзгәрешләрнең актив катнашучысы, җанлы шаһиты булды. Г. Ибраһимов үткән юл — татар халкының XX гасыр башларыннан алып утызынчы еллар ахырына чаклы, ягъни илдә социализм җиңүенә кадәр булган социаль- политик һәм рухи-мәдәни үсеш юлы ул. Әдипнең тормышы һәм иҗаты халыкның революцион көрәш тарихы, яңа тормыш төзү, социалистик аң һәм культура формалашуы белән аерылгысыз бәйләнгән.
КПСС ҮКның 1985 ел апрель Пленумы һәм XXVII съезды карарлары нигезендә партия җитәкчелегендә илебездә барган революцион яңарыш, җәмгыять тормышын, аның барлык өлкәләрен тирәнтен үзгәртеп кору өчен зур көрәштә Г. Ибраһимов кебек олы шәхесләрнең талант куәте, революцион фидакарьлеге, иҗат мирасларының эстетик тәэсир көче безнең өчен җанлы үрнәк, ныклы таяныч була ала. Әдипнең революцион эшчәнлеге, әдәби һәм фәнни мирасы бүгенге яңарыш заманы таләпләре, партия куйган бурычлар белән аваздаш. Нәкъ менә шуңа күрә дә аның 100 еллык юбилее республикабыз культура тормышында, күпмилләтле совет әдәбиятында күренекле вакыйга булып тора.
Бөтен тирә-юньгә матурлык һәм ямь биреп, күкрәп үсеп утырган олы. мәһабәт яшел агачны күргәч, җир өстендәге кәүсәсе, киң ябалдашы, ямь- яшел яфракларына сокланып кына калмыйсың, аның күзгә күренми торган тамырлары турында да уйлыйсың. Агач ни чаклы биек, ябалдашлары киң, тармаклары бай булса, аның җир астына киткән тамырлары да шулкадәр тирән, нык һәм тармакланган була. Бу бик табигый.
Халыкның әдәбияты, рухи культурасы, талантлары белән дә шулай. Әдәбият, сәнгать, культура никадәр зур, үскән, камилләшкән булса, аның • тамырлары» да халыкның тарихына, үткән дәверләренә, аның әдәби-куль- тура мирасына шулкадәр ныграк тоташкан, тирәнгәрәк, ераккарак киткән була. Татар әдәбиятының, культурасының олы вәкилләре, аларның иҗаты, тарихи язмышлары турында уйланганда, күңелгә әнә шундый чагыштыру килә. Г. Тукай белән Г. Ибраһимовның рухи тамырлары татар әдәбиятының һәм иҗтимагыи-фикер үсешенең берничә йөз еллык тарихына, аның бай традицияләренә барып тоташа.
Болгар чорының олы таланты Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәре, Казан ханлыгы чоры шагыйре Мөхәммәдъяр, феодализм дәверендә, рухи торгынлык шартларында калкып чыккан талантлар Мәүлә Колый Утыз Имә-
РУХИ ирек таләп итеп чаң суккан мәшһүр фикер иясе Курсавый, nt ,гасыР шагыйрьләре Каидалый, Акмулла, атаклы галим һәм философ Ill. Мәрҗани. күренекле мәгърифәтче, энциклопедист К. Насыйри — гасырдан гасырга тупланып, үстерелә барган ул җанлы традицияләрнең олы маяклары әнә шулар. Бу бай әдәби мирас, бай халык авыз иҗаты әсәрләре I. Ибраһимовның аңына һәм күңеленә яшьтән үк сеңә, тәэсир m > килгән.
Аларның кайберләрен. мәсәлән, «Кыйссаи Йосыф*ны ул әле сабый чакта ук, авылда кышкы озын төннәрдә кич утырганда, әбисе яки әнисе яттан көйләп укуында тыңлаган, икенчеләрен, әйтик, казах, татар, башкорт халык парының уртак шагыйре Акмулла шигырьләрен казах далаларында йөргән дә ишеткән, ә өченчеләре — Курсавый, Мәрҗани һәм К. Насыйри идеяләре аның рухи дөньясына мәдрәсәдә алган дәресләре белән килеп кергән. Туган әдәбиятының бай тарихы белән Г. Ибраһимовның төрле максатларда гомер буе якыннан кызыксынып торуын әйтергә кирәк. Революциягә кадәрге чорда, мәсәлән, ул аңа «Галия» мәдрәсәсендә әдәбият укытканда кирәк булган, ә совет чорында татар әдәбиятын ул Казанда Коммунистлар университетын да, башка уку йортларында укыткан, ә гыйльми үзәктә эшләгәндә, фәнни максатлар белән тикшергән, аның үрнәкләрен бастырып чыгарган, киң кат-лау укучыларга җиткерүгә күп көч куйган. Гомумән, Г. Ибраһимовның дөньяга карашлары формалашуда, аның язучы, көрәшче һәм гали'м булып җитешүендә милли әдәбият, аның бай традицияләре хәлиткеч факторларның, мөһим рухи чыганакларның берсе була.
Г. Ибраһимовның рухи чыганаклары хакында сүз чыккач, әлбәттә, әдипнең туган җирен, аның бай табигатен искә төшерми мөмкин түгел.
~ Ул Урал тауларының ерак итәгендә, татар әдәбиятына талантларны бирүдә гаять юмартлык күрсәткән көнбатыш Башкортстанда Солтанморат исемле татар авылында туган.
Г. Ибраһимовның үзе әйтмешли, кешенең олы шәхес булып җитешүе, халык тарихында, аның күңелендә тирән, җуелмаслык эз калдыруы өчен та бигый талант кына җитми, моның өчен тарихи җирлек, шул исәптән халык хәтеренең потенциаль көче, социаль политик inapt tap. хәтта ооларга өстәп әйтер идем — географик-табигать шартлары да кирәк.
Г. Ибраһимовның таланты формалашуы өчен беренче мөһим шарт — ул да булса бу төбәкнең бай. бәрәкәтле җир-сулары, урман-болыннары, ту ган авылының, тирә-юньнең хезмәт һәм сәнгать сөючән, нечкә күңелле кешеләре, аларның холкы, яшәү рәвеше, гореф гадәтләре. Булачак язучының та бигый талантын тирбәтеп үстергән тәүге тормыш бишеге, һичшиксез, аның туган җире, бу төбәкнең кабатланмас матур табигате булды. Әмма шуның белән бергә яшь талантның мәшһүр шәхес булып җитүе өчен зарури булган тагын берничә мөһим факторны, әдипнең рухи тамырларының башкаларын да күрсәтеп үтәргә кирәк.
Әдипнең рухи тамырлары туган җир туфрагы, милли әдәби традиция ләр аша тагын да ераккарак, дөнья әдәбиятының, гомумкешелек прогрессив культурасының тирән катламнарына барып тоташа. Бер якта, төрле тарихи һәм социаль сәбәпләр аркасында Идел-Урал буйларында яшәүче халыкларның рухи дөньясына нык үтеп кергән көнчыгышның гуманистик әдәбияты һәм фәлсәфәсе торса, икенче якта, бөек рус һәм Көнбатыш Европа әдәбияты була. Шул рәвешле әдипнең таланты туган җир бишегендә тирбәнеп, гуган туфракта «аякланып* китсә, аның иҗат канатлары ныгуында дөнья әдәбият лары казанышларының да роле әйтеп бетергесез зур.
Көнчыгыш әдәбияты һәм фәлсәфәсе белән Г. Ибраһимов әле мәдрәсә шәкерте чагында ук таныша башлый. Оренбургның «Хөсәения* (Ибраһимов анда укымаса да. бу мәдрәсәгә абыйсы Шакирҗан янына еш барып йөри, укыр өчен аннан китаплар ала), Уфадагы «Галия* мәдрәсәсендә бай китапханәләр була, аларда дини китаплар гына түгел, дөньяви әсәрләр дә, бигрәк тә гарәп, фарсы, төрки телләрендә басылып чыккан әсәрләр күп була. Г. Ибраһимов мәдрәсәдә укыганда, көнчыгышның Мәгарри, Гомәр Хәйям, Фирдәүси, Сәгъди, Хафиз, Физули, Низами, Нәваи кебек бөек шагыйрьләре әсәрләре белән таныша. Аннан соң мәдрәсәдә гарәп, фарсы телләрен өйрәнү Ибраһимовка ул телләрдәге чыганаклар аркылы борынгы грек мифология сенә, грек һәм рим әдәбиятларына, философиясенә үтеп керергә мөмкинлек бирә. Ибраһимов әле шәкерт чагында ук Гомер, Данте, Сервантес, Шекспир һ. б. бөек әдипләрнең әсәрләре белән яхшы таныш була. Ул Аристотель, Платон, Сократ, борынгы Кытай философы Конфуций, Әбугалисина, шулай • ук Декарт, Спенсер. Жан Жак Руссо идеяләре белән азыклана. Аның, мәсәлән. Декарт хакында махсус мәкалә дә язып чыгуы шуны раслый.
Болар остенә Г. Ибраһимов дөнья сынлы сәнгатенең бөек вәкилләре борынгы грек скульпторы Фидий, Пракситель иҗатын, Италиянең «Яңарыш дәвере» титаннары Рафаэль. Микеланджело. Леонардо да Винчи әсәрләрен,
Вагнер. Шопен кебек атаклы музыкантларның иҗатын ныклап өйрәнгән, алардагы тирән фикер һәм хисләр белән азыкланган.
Ә Ибраһимовның таланты, дөньяга карашлары формалашуда бөек рус әдәбиятының, эстетик Фикер байлыгының, гомумән, культурасының роленә аерым тукталмый мөмкин түгел. Чөнки аның принципиаль, методологик әһәмияте бар.
Әдипнең биографиясендә игътибарга лаеклы бер деталь бар. Ул әле сабый чакта ук рус мәктәбендә яхшы укыганы өчен А. С. Пушкин китабы белән бүләкләнә. Бу гыйбрәтле факт символик мәгънәгә ия. Нәкъ менә Пушкин әсәрләре белән булачак язучының рухи дөньясына бөек рус әдәбияты килеп керә, ул аны гомер буе озатып барачак, рухи баетып торачак.
Г. Ибраһимовның әдәбият мәйданына аяк баскан елларында ук язган иң элекке мәкаләләреннән берсе бөек рус тәнкыйтьчесе В. Г Белинский иҗатына багышланган булуы да очраклы хәл түгел. »Рус мөхәррирләреннән мәшһүр интикатчы В. Г. Белинский җәнаблары хакында» дип исемләнгән әлеге хезмәт белән ул, тәнкыйтьче һәм әдип буларак, үзенең шәхси иҗат юнәлешен генә билгеләп калмый, ә барыннан да элек милли әдәби-эстетик фикернең барыр юлын, үсеш перспективаларын ачыклый. Алга таба да ул рус әдәбиятыннан, рус революцион-демократик тәнкыйте һәм эстетикасыннан өйрәнүгә даими игътибар юнәлтә һәм үзенең замандашлары, каләмдәшләрен дә шушы юнәлештә нәтиҗәле эзләнүләргә әйди.
Әдәбиятта халыкчанлык һәм тормышчанлык принципларын яклап ул, Белинский белән бер үк дәрәҗәдә, Писарев һәм Добролюбов, Чернышевский һәм Плеханов хезмәтләрен эзлекле рәвештә өйрәнүгә зур игътибар бирә. Гомумән, рус тәнкыйте һәм эстетикасының теоретик нигезләре әдип өчен бөтен иҗат эшчәнлеге дәвамында ышанычлы арка терәге булып килде.
• Халыкка якынлыгы, тик халык өчен яшәве, халык йөрәгеннән туып, аның авыр хәятына бер нур. бер җиңеллек бирүне үзенә вазифа итеп алган булучылыгы белән рус әдәбиятының бөтен дөньяда мөмтаз вә мөстәсәм (күренекле, югары — М. X.) урын тотканлыгы мәйдандадыр. Рус — әдәбиятыннан үз кайгысына бер җиңеллек көтә Аның һәр әдибе иң элек үзен халыкның угылы итеп хис кыла, язу дигән сүздән рус хәятының авыр яраларына шифа эзләү дигән мәгънә аңлый..— дип язды Г. Ибраһимов 1913 елда «Иолдыз.да басылган мәкаләләренең берсендә. Шул рәвешле, әдәбиятның тормышчанлыгы һәм халыкчанлыгы үрнәген ул классик рус әдәбиятында күрде, һәм художникның изге бурычы гади халык массалары мәнфәгатенә фидакарь хезмәттә булырга тиешлеген яклады. Нәкъ әнә шул критерийлардан чыгып ул мәшһүр Т. Г. Шевченко иҗаты хакында махсус мәкалә дә язып чыкты. «Мин аны каһарман дим. Шагыйрь генә димим... Ул — хөррият каһарманы»,— дип бәяләде Ибраһимов Т. Г. Шевченко иҗаты һәм шәхесенә үзенең соклануын белгертеп.
Димәк, аның рус әдәбияты дигәндә, иң элек Пушкин, Некрасов, Гоголь, Тургенев. Толстой һәм Горький кебек әдип һәм шагыйрьләрне күз алдында тотуы да һич очраклы күренеш түгел иде. Әдәби иҗат эшчәнлегендә исә Г. Ибраһимовның аеруча И. С. Тургенев, Л. Н Толстой һәм А. М. Горький кебек бөек каләм ияләреннән өйрәнүе мәгълүм. Беренче икесе аны прозадагы фикер байлыклары, психологик анализ тирәнлеге һәм әдәби осталык җәһәтләреннән җәлеп итсә, бөек пролетар әдибендә ул формалашу юлында булган принципиаль яңа әдәбиятның гыйбрәтле иҗат мәктәбен күрде. Әле Киев вакыйгалары чорында ук жандармерия тарафыннан тикшерү вакытында кулга алынган Г. Ибраһимовның әйберләре арасыннан М. Горькийның • Ана» романы килеп чыгу очраклылык булмый, чөнки ул гомере буе үзен бөек пролетар әдипнең шәкерте һәм фикердәше санады.
Гомумән, классик рус әдәбияты һәм революцион-демократик әдәби-эсте- тик фикеренә йөз белән борылу һәм бу бай мирасны эзлекле рәвештә өйрәнү бер Г. Ибраһимов өчен генә түгел, тулаем милли әдәбият һәм культуранын үсеше, прогрессив иҗтимагый-политик һәм әдәби-эстетик фикерләрнең формалашуы өчен дә хәлиткеч роль уйнады Әлеге бәрәкәтле багланышның әһәмияте турында Бөек Октябрь революциясеннән соңгы хезмәтләренең бер сендә әдип болан дип язды: «Бу мәдәният (рус культурасы — М. X.) бик күп яктан безгә остаз була килде. Безнең яңаруыбыз, безнең әдәбиятыбыз, безнең гыйлемнәребез, безнең революция хәрәкәтләребез — һәммәсе бу pvc мәдәния тенең бик нык тәэсире һәм мөгаллимлеге астында үстеләр». ’
2
Әдипнең бер гасырлык түгәрәк бәйрәме тарихи көннәр — Бөек Октябрьгә җитмеш тулган елда уза. Бер карашка очраклылык кына булып тоелырга 6
мөмкин булган бу факт символик мәгънәгә дә ия. Октябрь таңында Г. Ибра- һимовка утыз була. Ир атның ныгып, утырып өлгергән чоры. Зур иҗади мәктәп, гыйльми тәҗрибә һәм революцион чыныгу да алырга өлгергән әдип нең рухи һәм физик энергиясе ташып торган еллар...
Табигате белән үк көрәш өчен, яну һәм шул үзе яккан учак җылысында башкаларны да җылыту, рухландыру, ялкынландыру өчен туган шәхес була Г. Ибраһимов. Чөнки аның бөтен иҗат эшчәнлеге, бөтен фидакарьлеге шушы максатларга, туган халкына һәм, гомумән, кешеләргә азатлык һәм бәхет, рух һәм гыйлем нуры өләшүдән, йөрәк кайнарлыгы белән башкаларны да җылытырга, көчле һәм ирекле итәргә омтылудан гыйбарәт иде. Әдәбиятта булсын, әдәби тәнкыйтьтә, фәннең төрле тармакларындамы, Г. Ибраһимов һәр очракта революционер иде һәм бөтен казанышлары һәм хәтта кимчелекләре белән дә ул тормышының соңгы көннәренәчә революционер булып калды. Менә шуңа күрә дә әдипнең иҗтимагый һәм революцион эшчәнлеген аның әдәби һәм гыйльми хезмәтләреннән аерып карау мөмкин түгел. Әдәбиятта революционерларга гына хас ялкын белән янып иҗат итсә, революция һәм иҗтимагый эшчәнлегендә ул һәрчак әдип булып калды.
Әйе, Г. Ибраһимов — революцион эшчәнлеге белән генә дә тарихыбызда күренекле урын алырга лаек шәхес. Аның исеме, хаклы рәвештә, халкыбызның күренекле революционерлары X. Ямашев, М. Вахитов, К. Якубовлар белән янәшә олылап искә алына.
Г. Ибраһимовның революцион көрәшкә килү юлы да каршылыклар һәм борылышларсыз гына булмады. Әмма ул өзлексез алга, киләчәккә омтылган юл иде. Әле шәкертлек елларында ук ул алдынгы карашлы яшьтәшләре белән бергә иске татар мәдрәсәләрендәге уку тәртипләренә каршы чыгып, аларның заман таләпләреннән нык калышуын аңлый һәм үзенең шәрик- тәшләренә дә шуны аңлатырга омтыла. Оренбургтагы Вәли хәзрәтнең ка- димчел мәдрәсәсен бер төркем иптәшләре белән ташлап китүе аның революцион көрәш юлына таба беренче кыю адымы була. Тагын берничә елдан, дөньяви гыйлемнән байтак мәгълүмат алырга һәм әдәби тәҗрибә туплап өлгергән яшь әдип Киевка ук барып чыга. Ул анда мөселман студентларының яшерен оешмасында катнашып кулга алына һәм төрмәгә ябыла. Бу фактның да Ибраһимовның революционер, көрәшче буларак чыныгу юлында гаять әһәмиятле икәнлеген искәрми мөмкин түгел. Әле Казанга кайткач та. шушы вакыйгаларга бәйләнешле эшләрен дәвам иткәнлеге өчен, Г. Ибраһимов берничә ел патша охранкасы күзәтүе астында яши. Әмма ни генә булмасын, башлаган юлыннан кире борылмый, һәм әдип, һәм фикер иясе, һәм җәмәгать эшлеклесе буларак алда торган зур вакыйгаларга әзерләнүендә дәвам итә.
Җәмәгать эшлеклесе һәм революционер буларак әдип талантының тулаем ачылуы өчен шартлар Бөек Октябрь белән бергә туды. Ул тиз арада вак буржуаз революционерлык этабын узып, милли чикләнгәнлек һәм эсерлар баткагына да бирешмичә, катлаулы һәм каршылыклы революцион көрәш юлында марксизм-ленинизмга, большевиклар сафына килеп кушылды.
Г. Ибраһимовның политик биографиясендә яңа этап башланды. Аның революционер буларак җитлеккәнлеге һәм политик сизгерлеге аеруча 1918 елның январенда ачылган Учредительное собраниега мөнәсәбәтендә күренде. Мөселман делегатлары, аерым бер фракция төзеп, учредилкага өметләр баглаган, яңгыравыклы лозунглар артына посып, халык һәм революция мәнфәгатьләреннән читләшә барган бер чорда, большевик делегатлар белән бергә ул аны ташлап чыкты. Бу елларда ул көрәштәше һәм чын ленинчы Мулланур Вахитов белән кулга-кул тотышып эшкә алына. Әлеге якын мөнәсәбәтләрнең һәр ике як өчен дә файдалы һәм бәрәкәтле булуын искәртү дә урынлы булыр. М. Вахитов белән Г. Ибраһимов В. И. Ленин җитәкчелегендә үзәк дәүләт аппаратында эшли һәм, даһи юлбашчы белән очрашып, аның кайгыртуын, киңәшләрен тыңлау бәхетенә ия булалар. Ул Советларның III һәм IV съездларында катнаша, Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитетына әгъза булып сайлана. Болар һәммәсе тынгысыз хезмәт һәм коммунистларча фидакарьлек белән үткән давыллы елларның әдип өчен ни дәрәҗәдә җаваплы һәм катлаулы булганлыгы хакында сөйлиләр. Бу катлаулы чорда Ибраһи-мовның һәр кылган эшен, бөтен эшчәнлеген В. И. Ленин идеяләре яктыртып тора. Аңа бит әле даими төстә, ВЦИК утырышларында катнашып, даһи юлбашчының күп кенә ялкынлы чыгышларын да тыңларга насыйп була. Мондый бай язмыш, һәм мондый да катлаулы, бөек вакыйгалар эчендә кайнау һнчкайчан һәм бер генә башка татар әдибенә дә туры килмәгән.
Г. Ибраһимовның әлеге эшчәнлеге партия тарафыннан үз вакытында ук югары бәяләнә. Мәгълүм булганча, большевиклар партиясенә ул официаль рәвештә 1920 елның декабрендә кабул ителә. Әмма актив революцион эшчәнлеген һәм марксизм ленинизмны пропагандалау юлындагы зур хезмәт
ләрен искә алып, аның партия стажы 1917 елның 15 апреленнән хисаплап йөртелә. Социалистик революциягә, большевиклар партиясенә вак буржуаз революционерлыгы аша килгән әдипнең эшчәнлегенә бирелгән гаять югары бәя иде бу, чөнки мондый чыгарылмалар партиябез тарихында үтә дә сирәк очракларда гына ясалган.
Даһи Ленин мәктәбен узган, көрәшләрдә чыныккан, бай тәҗрибә туплаган өлкән әдип, дәүләт эшлеклесе, коммунистик идеяләрнең пропагандисты, журналист һәм фикер иясе буларак. Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә дә зур өлеш кертә. Г. Ибраһимов — татар телендә чыккан беренче совет газетасы «Чулпан»ның оештыручысы һәм фактик редакторы. Совет хөкүмәтенең беренче декретлары әлеге газета сәхифәләре аша аның тәрҗемәсендә Россиянең төрки халыклары яшәгән күп кенә өлкәләргә тарала. Гомумән, әлеге газета татар халкының милли үзаңы үсешенә, коммунистик идеяләрне пропагандалау җәһәтеннән шактый ук өлеш кертеп өлгерә.
Партияле көндәлек матбугат тарихыбызны өйрәнүчеләр Г. Ибраһимов эшчәнлегенә әле киләчәктә дә кайтып кайтып мөрәҗәгать итәрләр. Бүгенге көндә республикабызда чыгучы бик күп органнарның элгәрләре булган газе- та-журналларның чыга башлавы һәм формалашуы турыдан-туры аның иҗтимагый һәм журналистлык эшчәнлегенә барып тоташа. Әйтик, ул — бүгенге «Казан утлары*ның башлангычы булган «Безнең юл« әдәби политик журналының оештыручысы һәм беренче редакторы. Шул ук вакытта ул — беренче татар совет педагогика журналын нигезләүче редактор, «Татарстан» газетасы һәм «Коммунистический путь» журналының беренче саннарын Г. Ибраһимов эшчәнлегеннән аерып карау мөмкин түгел. Авторитетлы әдипнең бу фидакарьлеге көндәлек матбугат эшенә башка әдип һәм журналистларны туплау юнәлешендә дә уңай нәтиҗәләр бирә.
Г. Ибраһимов — совет чорында халык мәгарифенә нигез салучыларның да иң күренеклесе. Әле Үзәк Мөселман Комиссариатында эшләгәндә үк ул бу идеологии трибунаның әһәмиятенә гаять зур игътибар юнәлткән иде. Революциягә кадәр белем алган укытучыларны совет платформасына күчеп хезмәт итәргә чакырды, яңа педагогик кадрлар тәрбияләүнең зарурлыгын кат- кат дәлилләп чыкты ул. Бөтенроссия мөселман укытучыларының 1918 елның маенда Казанда үткәрелгән III съезды һәм 1924 елның февралендә Мәскәүдә узган татар-башкорт мәгариф хезмәткәрләре съезды нәтиҗәләрендә дә аның зирәк акылы һәм кайгыртучанлыгы хәлиткеч әһәмияткә ия була.
Ә инде әдипнең Гыйльми үзәктәге эшчәнлеге — аерым игътибарга лаек һәм шулай ук махсус өйрәнүне сорый торган өлкә. Бу әһәмиятле дәүләт органы Г. Ибраһимов җитәкчелек иткән чорда чын мәгънәсендә гыйльми үзәккә, фән учагына әверелә, ил күләмендәге гыйльми җәмәгатьчелек каршында олы авторитет һәм мәртәбә казана. Республикада тарих, тел һәм әдәбият буенча гыйльми-тикшеренү эшләрен җайга салуда, фән, әдәбият һәм культура өлкәсендә һәркайсы үзбашка яшәп яткан көчләрне туплауда кыска гына вакыт эчендә Галимҗан Ибраһимовның титаник хезмәте һәм фидакарьлеге нәтиҗәсендә зур эшләр башкарыла. Татарстанда гуманитар фәннәр үсеше, марксистик дәреслек һәм кулланмалар чыгара башлауга да монда нигез салына. Гыйльми үзәк татарлар арасында иҗтимагый фикер үсеше һәм революцион хәрәкәт тарихын өйрәнү буенча нәтиҗәле эш башкара.
Ибраһимовның тагын бер зур хезмәте — бу оешма эшенә илнең танылган галимнәрен тартуда, Мәскәү һәм Ленинград кебек гыйльми үзәкләр белән нәтиҗәле һәм күпкырлы багланышларга нигез салуда. Нәтиҗәдә М. Павлович, А. Самойлович, В. Добрянский, Н. Фирсов, И. Бороздин, П. Коган кебек дистәләгән тарихчы һәм әдәбият белгечәре. Татарстан белән тыгыз мөнәсәбәттә торып, бездә яңа буын фән эшлеклеләре, гыйльми кадрлар хәзерләүгә җитди өлеш керттеләр. Әлеге бәйләнешләрнең башында Г. Ибраһимов кебек зур шәхеснең торуы очраклы булмавы аңлашылса кирәк. Чөнки инде бу елларда аның ил күләмендә билгеле әдип, фән, культура һәм җәмәгать эшлеклесе, утны-суны кичкән көрәшче, революционер дигән мәртәбәле исеме була.
Әдипнең, еллар саны белән исәпләсәң, кыска гына иҗат гомере бай иҗтимагый-политик вакыйгалар, туган халкы тарихындагы бөек үзгәрешләр чорына туры килде. Тарих һәм тормыш сынауларын лаеклы үтеп, ул татар халкының революцион көрәш тарихында җитди эз калдырды. Г. Ибраһимов язмышы татар халкының гомум Россия күләмендә җәелгән революцион- азатлык хәрәкәте аша яңа тормышка, социализмга тарихи күчешен, бу күчешнең ни дәрәҗәдә зарури булуын раслап торган ялкынлы революцион көрәш елъязмасына тиң.
3
Шагыйрь дигәч тә хәтердә Г. Тукай образы һәм шигърияте яңарганы г и-' 13учы’ ӘДИП дигәндә безнең укучы, могаен, иң элек күз алдына Г. Ибраһимовның калку образын китерә булса кирәк. Табигате һәм тумышы белән үк ул әдип, талантлы художник, сүз остасы иде. Татар әдәбияты тарихында аның кабатланмас һәм мәртәбәле урыны, традицияләре, үзенчәлекле һәм бай иҗади мәктәбе бар. Г. Ибраһимов искиткеч бай һәм масштаблы әдәби мирас калдырды. Аның егермеләп хикәясе, өч повесте, дүрт романы һәм пьесасы бар. Һәм хикмәт әлеге саннарда гына да түгел.
Г. Ибраһимов матур әдәбият дөньясына XX йөз башында татар халкы гомум Россия күләмендә җәелгән революцион азатлык хәрәкәтенә ныклап тартылган, хезмәт ияләре социаль һәм милли азатлык өчен актив көрәшкә күтәрелгән бер чорда килеп керде. Бу вакытта татар телендә милли вакытлы матбугат нигезләнеп, театр һәм сәнгатьнең башка төрләре үсеше өчен билгеле бер шартлар туган, яңа мөмкинлекләр ачылган иде инде. Әдәби тел формалашкан, әдәби-эстетик фикер иҗтимагый аңның мөстәкыйль юнәлеше буларак нигезләнгән һәм үсүгә юл тоткан еллар була. Нәтиҗәдә милли әдәбиятның үсеше, анда төрле жанрларның чарлануы һәм критик реализм иҗат методының формалашуы өчен бәрәкәтле җирлек һәм киң мәйдан барлыкка килә. Әдип әлеге үзгәрешләрнең кыл уртасында була, катлаулы һәм каршылыклы әдәби-эстетик хәрәкәтнең үзәгендә кайный, аның күренекле вәкиле, әйдәп баручысы була.
Әлбәттә, зур шәхесләр кинәттән генә һәм буш урында дөньяга килми. XX йөз башында татар әдәбияты күгендә кинәт кенә, тулы бер йолдызлыкны хәтерләткән, зур төркем талант ияләре пәйда булу очраклы күренеш түгел. Димәк, халыкның гасырлар дәвамында тупланып, буылып килгән рухи җегәре, иҗтимагый омтылышларының кинәт мәйданга чыгуы өчен кулай шартлар булуы гына көтелгән. Г. Тукай һәм Г. Ибраһимов, Ф. Әмирхан һәм Г. Камал, Г. Коләхметов һәм Ш. Камаллар иҗаты татар халкының гасырлар дәвамында тупланып килгән бай рухи потенциалының мөлдерәмә тулып ташып чыгуын хәтерләтә.
Г. Ибраһимовның Бөек Октябрьгә кадәрге әдәби иҗат эшчәнлеге, нигездә, ике чорга бүленә. 1907 —1912 елларда аның иҗат принциплары башлыча романтик юнәлештә үсте. Аның тормышка художниклык карашы хакимлек итүче стройны романтик кире кагу, аларга романтик идеалны каршы кую белән характерлана иде. Шуның нәтиҗәсе буларак, «Яз башы», «Диңгездә», «Сөю-сәгадәт», «Уты сүнгән җәһәннәм» һ. б. хикәяләрендә иҗтимагый тирәлек белән килешмәүче ярсу рухлы, романтик шәхесләрнең образлары сурәтләнде. Язучының геройлары социаль тәртипләргә кискен протест белдереп, аның белән йөзгә-йөз чәкешсәләр дә, чынбарлыкны үзгәртеп кору юлларын реаль тормышның үзеннән эзләмиләр иде әле. Үзләренә яшәү, хезмәт итү һәм хәтта сөю-сөелү өчен дә кысан булган социаль чынбарлыкка алар матур-лык, бәхет һәм мәхәббәт кебек идеалларны каршы куйдылар. Әлеге иҗат үзенчәлеге «Яшь йөрәкләр» романында да предметлы чагылыш тапты.
Гомумән. Г. Ибраһимов романтизмы — сәнгать алымы булу җәһәтеннән генә түгел, социаль эчтәлеге белән дә прогрессив күренеш, татар әдәбиятында һәм беренче чиратта прозасында алга таба ясалган җитди адым иде. Ул романтизм хакимлек итүче җәмгыятьтән ризасызлыкны, азатлыкка, рухи һәм физик сәламәтлеккә, матурлыкка омтылышны чагылдырды. Бу — татар халкының 1905 ел революциясе нәтиҗәсендә уянган милли үзаңының, социаль һәм милли изүгә каршы протестының әдәбияттагы чагылышы булды. Язучы көчле характерлы образлар тудырды, аларны әле яшәүләрендә дәвам иткән патриархаль тәртипләргә каршы куйды. Ибраһимов геройлары реаль чынбарлыкның тар кысаларыннан ычкынырга, яңача яшәүгә, иреккә омтылдылар. Шул рәвешле аның тәүге әсәрләре үк яңа кеше, революция һәм граж даннар сугышы шартларында да сынатмаячак корычтай нык рухлы көрәш- че-каһарманнар тәрбияләүгә зур өлеш кертте.
Романтик геройның рухи дөньясын сурәтләве белән әдип кеше табигатенең җанлы хәрәкәтен, аның күңелендә барган ташкын хисләр көрәшен күрсәтте. Татар прозасын лирик психологизм, кискен контрастлардан гыйбарәт бай әдәби буяулар, гадәттән тыш көчле характерлар һәм укучының йокымсырау халәтендәге эмоциясен уятырга сәләтле кискен ситуацияләр белән баетты. Әдипнең бу чор иҗатындагы принципиаль казанышларны күрмичә, аның беренче хикәяләрендәге әдәби-эстетик ачышларга лаеклы бәя бирми узу, гомумән, мөмкин түгел.
1912 ел ахырларыннан, Г. Ибраһимовның политик карашлары үсешенә бәйле рәвештә, аның идея-эстетик эзләнүләрендә дә яңа сыйфат үзенчәлек-
ләре барлыкка кила. Язучы үзенең әсәрләрендә социаль проблемаларга йөз белән борылып, аларны кыю рәвештә күтәреп чыга, изелгән, кимсетелгән катламнан алынган образларны сурәтләүгә даими игътибар бирә. Мисал итеп, «Карт ялчы» һәм «Көтүчеләр» кебек гыйбрәтле язмышларны сурәтләгән, чын реалистик сәнгать югарылыгындагы хикәяләрне искә алырга мөмкин.
Г. Ибраһимовның Октябрьгә кадәрге әдәби иҗатының югары ноктасы — «Безнең көннәр» романы. Аңарда иҗтимагый азатлык өчен революцион көрәшкә күтәрелгән геройларның үзенчәлекле һәм калку образлары сурәтләнде, татар халкының патша самодержавиесенә каршы хәлиткеч көрәшкә хәзерлек этаплары зур гомумиләштерүләр аша киң чагылыш тапты. Шуңа күрә дә бу роман бары тик революциядән соң гына дөнья күрү бәхетенә иреште.
«Мин үземнең әдәби иҗат көчләремнең иркен үсеп китә алулары тик Бөек Октябрь революциясе аркасында гына мөмкин булды дип табам»,— дип язды әдип. Чынлап та, бу тарихи вакыйга Г. Ибраһимовның идея үсешендә генә түгел, художник буларак чынбарлыкка мөнәсәбәтендә, әдәби- эстетик принципларында да зур үзгәрешләр тудырды. Нәтиҗәдә, ул, татар әдәбиятында беренчеләрдән булып, революция һәм гражданнар сугышы вакыйгаларын, яңа җәмгыять өчен көрәшче каһарманнар образын сурәтләп чыкты. Язучының чынбарлыкка яңача мөнәсәбәте барыннан да бигрәк чорның төп антагонизмына — пролетариатның буржуазия белән, революционерларның контрреволюцион көчләр белән көрәшенә — нигезләнгән булуында чагылды. Язучының матурлыкны аңлау критерийлары да инде, эстетик идеалы да, турыдан-туры революцион чынбарлыкның үзеннән килә, аның реаль шартларына бәйле иде. Бу чорда язылган әсәрләрнең геройлары — япа-ялгыз романтиклар түгел, ә аңлы рәвештә хәрәкәт итүче, әдипнең үзе кебек үк зур көрәшләрдә чыныккан революция һәм гражданнар сугышы каһарманнары. Язучы яңа шартларда яңа характерларның чыныгуын, яңа җәмгыять кешеләре тууын тасвирлады. Бу аның художник буларак чын новатор, юл ярып баручы масштаблы талант булуын тагын бер тапкыр ачык раслап килгән факт. Һәм Г. Ибраһимовның Октябрьдән соң ук язылган иң элекке әсәре очраклы рәвештә генә «Яңа кешеләр* дип аталмаган иде.
Инде Г. Ибраһимов каләме көче белән туган геройларга социаль оптимизм, югары революцион пафос һәм үз-үзләренә ныклы ышаныч үзенчәлекләре хас. Моның гыйбрәтле мисалларын шулай ук «Яңа кешеләр* драмасында һәм «Кызыл чәчәкләр» хикәясендә күрергә мөмкин.
Ләкин, әдип реализм принципларының яңадан-яңа мөмкинлекләрен эзләү белән бергә элеккедән дәвам итеп килгән иҗат үзенчәлекләрен камилләштерүдән дә баш тартмады. 1922 елда язып тәмамланган «Алмачуар» хикәясе моның ачык мисалы булды. Романтик рух белән өртелгән көчле, гадәттән тыш характерга ия геройларның дәвамы буларак туган образ — гади крестьян малае Закирның сәламәт рухы һәм бай табигате әле дә булса әдәбият сөючеләрне сокландырудан туктамый. Моның сәбәбе исә Г. Ибраһимовның иҗат методына хәрәкәттәге, үсештәге төшенчә буларак мөнәсәбәтеннән, бу өлкәдә катып калган кануннар булмыйча, яңалык һәм новаторлыкның узган белән тыгыз бәйләнештә генә җитди ачыш һәм уңай нәтиҗәләргә китерү ихтималын аңлап эш итүеннән килә иде. Табигать гүзәллеген, шул гүзәл бишектә үскән кеше психологиясенең табигый хәрәкәтен эзлекле рәвештә тасвирлау җәһәтеннән «Алмачуар» әле булса әдәбият дөнья сына килүче яңа буын язучылар өчен бетмәс-төкәнмәс әдәби осталык үрнәге булып кала бирә.
Өзлексез үсештә булган Ибраһимов талантының чираттагы җимеше «Казакъ кызы» романы булды. Бу юлы инде әдип иҗтимагый теманы көнкүреш мәсьәләләре белән тыгыз үрелештә сурәтләү остасы буларак ачыла. Аның югары романтик пафос белән сугарылган реализмы казакъ халкы тормышы ның эчке рухын, потенциаль мөмкинлекләрен сурәтләүдә, дала халкының үсеп барган иҗтимагый аңын күрсәтүдә күренде. Художникның үткен каләме халык тормышының асылына үтеп керә, гыйбрәтле характер һәм реаль вакыйгалар аша социаль каршылыкларга нигезләнгән җәмгыятьнең яраларын ачып бирүгә ирешә. Сюжет һәм композициясе төзеклеге, геройларның психологиясен үсештә, хәрәкәттә тасвирлавы, көнкүреш детальләре аша әһәмиятле идея-эстетик казанышларга ирешү, табигать һәм кеше рухының бөтенлеген сурәтләү, тел һәм сурәтләү чараларының колоритлылыгы белән «Казакъ кызы» романы татар совет прозасының гүзәл үрнәкләреннән берсенә әверелде. Бу әсәрне иҗат иткәндә автор үзенең шәхси тәҗрибәсеннән генә түгел, рус классик романы казанышларыннан һәм шулай ук казакъ халкының бай фольклор традицияләреннән дә киң файдалана.
Хатын кыз образын алгы планга чыгарып, аны киң полотнолы герой буларак сурәтләү җәһәтеннән «Казакъ кызы» романы «Татар хатыны ниләр күрми» повесте белән бергә, татар совет әдәбиятының гына түгел, гомумән,
төрки телле әдәбиятларның уртак казанышы иде. Соңгысында ачы хакыйкать буларак сурәтләнгән Гөлбану образы Октябрьгә кадәрге барлык мөселман хатын кызларының уртак язмышы дигән сүз. «Татар хатыны ниләр күрми» — трагик әсәр, ул Гөлбануның һәлакәте белән тәмамлана. Әдип моның белән иске тормыш кысаларында татар хатынын әлеге һәлакәттән коткару мөмкин түгел иде дигән нәтиҗә ясый. Әмма әсәр укучы күңелендә оптимистик трагедия буларак яңгыраш таба, чөнки аның әлеге варианты Бөек Октябрьдан соң иҗат ителеп, яңа тормышның иң зур казанышларыннан берсе — хатын-кыз азатлыгының тарихи әһәмиятен калку итеп күрсәтүдән гыйбарәт иде. Гомумән. Г. Ибраһимов иҗатында хатын-кыз азатлыгы проблемасы тарихи эзлеклелектә тасвирланып, социалистик революция казанышлары белән бәйләнештә бирелде. Әдипнең иҗатында татар хатынының XX гасыр башыннан алып утызынчы елларга кадәрге эволюциясе реаль чагылыш тапты. Нәкъ менә шушы сыйфатлары белән дә ул бөтен төрки телле тугандаш әдәбиятларның уртак хәзинәсе буларак кабул ителде.
~ Татар әдәбиятының күренекле вәкилләре кайтып-кайтып хатын кыз образларын иҗат итү юлында Г. Ибраһимов тәҗрибәсенә мөрәҗәгать иттеләр һәм әле дә аның идея художество казанышларына нигезләнүләрен дәвам иттерәләр. К. Нәҗми һәм Г. Бәширов, А. Шамов, Г. Кутуй һәм М. Әмир, Ә. Еники һәм А. Расих әсәрләрендәге татар хатын кызларының колоритлы образлары — кайчандыр Г. Ибраһимов нигезләгән әдәби осталык мәктәбенең закончалыклы җимешләре дигән сүз.
Татар совет әдәбиятында социалистик реализмның иҗат методы буларак формалашуы юлында хәлиткеч роль уйнаган әсәрләрнең күренеклесе,— бәхәссез, «Тирән тамырлар» романы. Монда татар прозасы өчен әлегәчә күтәрелмәгән чирәм булган яңа тема — дөньяны социалистик үзгәртеп кору темасы күтәрелә, ул киң социаль-тарихи перспективада ачып бирелә, яңа, социалистик мөнәсәбәтләрнең һәм моральнең иске вак буржуаз психология не җиңүе раслана, яңа кеше формалашу процессы күрсәтелә. Яңа тормыш проблемаларын колачлаудагы киңлеге пәм идея-эстетик тирәнлеге, халык язмышын, кешеләр характерын тасвирлаудагы новаторлыгы, вакыйгаларның социаль фәлсәфи мәгънәсенә үтеп керүе, реализмның җегәре җәһәтеннән татар совет әдәбияты тарихында бер этап, вакыйга булды «тирән тамырлар».
Тулаем, әдипнең кайсы гына әдәби әсәренә мөрәҗәгать итмә, аның татар прозасы һәм әдәбияты үсешендә бер яңалык, этап булуын танырга мәҗбүр буласың. Ул әсәрләрнең күбесе тугандаш әдәбиятларның үсешенә дә зур йогынты ясый килде. Казакъ язучысы М. Ауэзов, үзбәк язучысы Айбек, төрекмән әдибе Б.'Кербабаев, дөньякүләм танылган замандашыбыз күренек ле кыргыз совет язучысы Ч Айтматов кебек дистәләгән каләмдәшләренең моны тануы һәм югары бәяләве һич очраклы түгел. Г. Ибраһимов таланты милли рекламаларда гына чикләнеп калмады, чын интернационализм принципларына нигезләнеп иҗат ителгән әсәрләр ил күләмендә танылды һәм бөтенсоюз әдәбияты казанышына әверелде.
Г. Ибраһимов революцион көрәш юлы һәм әдәбиятыбыз тарихында тоткан мәртәбәле урыны аның күп тармаклы гыйльми һәм әдәби-эстетик эшчән- легеннән аерылгысыз иде. Дөресрәге, аның әдәби иҗат, иҗтимагый-револю- цион һәм гыйльми эшчәнлекләре үзара гармонияле рәвештә үрелеп бергә үсештә, хәрәкәттә булдылар. Еш кына үзенең теоретик эзләнүләрен — әдәби иҗатта, ә әдәби әсәрләрендәге тәҗрибәләрен гыйльми яктан килеп нигезли, дәлилли барды Г. Ибраһимов. Һәм, кайсы гына өлкәдә яисә жанрда эшләвенә карамастан, ул новатор иде, кәрванбаш дөя сыман, туган калкының иҗтимагый-революцион аңы үсешендә һәм прозада гына түгел, әдәби тәнкыйтьтә, тарих фәнендә һәм башка өлкәләрдә юл күрсәтеп, үзе артыннан әйдәп барды.
Г. Ибраһимов хаклы рәвештә, Г. Тукай һәм Ф. Әмирхан кебек бөек замандашлары белән бергә, татар әдәби тәнкыйтенә нигез салучылардан санала. Ул үзенең беренче тәнкыйть мәкаләләре белән үк татар әдәбиятының ул вакыттагы гомуми хәле, аерым жанрларның үсеше, әдәби процесста теге яисә бу язучының тоткан урыны, татарда сынлы сәнгать, профессиональ музыка тууы перспективалары, журналистика һ. б. мәсьәләләргә киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итте. Яшь тәнкыйтьче шул чорда ук инде, үзендә милли әдәбият һәм сәнгать язмышы өчен зур җаваплылык тоеп, әдәбият теориясе һәм эстетиканың аеруча катлаулы һәм моңарчы өйрәнелмәгән мәсьәләләрен күтәреп чыга. Һәм үзенең идея эстетик эзләнүләрендә ул рус революцион-демократик тәнкыйтенә йөз тотты. Г. Ибраһимов, В. Г. Белинский кебек үк, үзенең беренче тәнкыйть мәкаләләрендә материалистик
эстетиканың үзәк мәсьәләләрен күтәреп чыга һәм сәнгатьнең иҗтимагый функциясен алга куя. _ _ ,
' Аның шу тай ук татар әдәби тәнкыйтендә иң элеккеләрдән булып «әдәби һөнәрчелеккә», әдәбияттагы дидактизмга, вак-төяк фәлсәфә сатуларга каршы принципиаль көрәш башлап җибәрүе дә зур әһәмияткә ия була. Тәнкыйть ченең бигрәк тә 1910—1913 елларда язылган мәкалә һәм хезмәтләрендә, төп игътибарын сүз сәнгатенең үзенчәлеге, әдәби әсәрнең сәнгатьчә эшләнеш дәрәҗәсе һәм талант төшенчәсен ачыклауга юнәлдерүе дә очраклы булмый.
Әлбәттә, әдәбият һәм сәнгать проблемаларының барысын да Г. Ибраһи- мов тәнкыйть эшчәнлегенең беренче чорында ук фәнни дөрес, һичбер каршылыкларсыз гына хәл итте дип аңлату тарихи чынлыкка туры килмәс иде. Аларның бер ишен ул реализм һәм халыкчанлык рухында нигезләп аңлатса, икенчеләрен, көн тәртибенә куеп та, хәл иткәндә кайбер эстетик каршылыкларга очрады. Бу бигрәк тә аның «Татар шагыйрьләре» һәм • Альбом* кебек фәлсәфи эстетик тәҗрибә характерында язылган хезмәтләрендә ачык чагылыш тапты.
Әмма шуңа да карамастан, Октябрьгә кадәрге демократик татар тәнкыйте һәм эстетик фикер үсеше үзенең югары ноктасына Г. Ибраһимов эшчән легендә ирешә. Һәм әлеге казанышлар татар әдәбиятының, тизләтелгән үсеш юлы узып. Бөек Октябрь таңында ук. иң алдынгы әдәбиятлар гаиләсенә тигезләшүен тәэмин итте дә инде. Г. Ибраһимовның революциягә кадәрге тәнкыйть эшчәнлеге эзлекле рәвештә яңа марксистик әдәби тәнкыйтькә килеп тоташты, һәм аның татар совет тәнкыйтен фәнни нигезгә куючы, тән кыйтькә марксистик-ленинчыл методологияне кертүчеләрнең бездә иң элгәре- се булуы — һич очраклы күренеш түгел.
Әдипнең совет чорында язылган тәнкыйть мәкаләләрендә һәм хезмәтләрендә марксистик әдәбият фәне методологиясенең күп кенә мөһим проблемалары эшләнә. Ул яңа тормыш төзүдә әдәбият һәм сәнгатьнең роле, язучының дөньяга карашы, иҗат методы, әдәби осталык, үткәндәге мираска менә сәбәт һәм әдәбиятның сыйнфыйлыгын ачыклау мәсьәләләренә аеруча зур игътибар бирә. Шунда ук аның татар совет әдәбият белеменең нигез таш ларыннан саналырга хаклы хезмәтләре — «Пролетар әдәбияты турында» (1924), «Имля, тел, әдәбият мәсьәләләре» (1924) кебек гыйльми гомумиләш терүләргә бай эзләнүләре җитди әһәмияткә ия була.
Тарихи үткәнен өйрәнми торып, әдәбият һәм культураның бүгенгесен үстерү, киләчәк перспективалары турында фикер йөртү, әлбәттә, мөмкин түгел. Татар әдәбиятының күп гасырлык бай тарихын системалы рәвештә гыйльми өйрәнү эшенә марксистик методологиягә нигезләнеп алынучыларның да иң элгәресе Г. Ибраһимов була. Әдәбият тарихын дәверләргә бүлү принципларын ачыклау, аның эчтәлеген барлау юлында Ибраһимов башкарган эшләр үз чоры очен җитди хезмәт саналырга лаек.
Г. Ибраһимов тәнкыйтенең буеннан-буена дәвам итеп килгән тагы бер үзенчәлеге — ул да булса яшь иҗат көчләренә даими игътибар һәм әдәбият, милли культураның киләчәге хакында даими кайгырту. Бигрәк тә Совет чорында ул, даими төстә, әдәбиятка килүче яшь талантларны тәрбияләү һәм аларның марксистик-ленинчыл эстетика нигезләрен үзләштерүенә якыннан ярдәм күрсәтеп килде. Әйтик, еллык күзәтүләрендә әдип эзлекле рәвештә таләпчәнлек һәм кайгыртучанлык белән әдәбият мәйданына аяк баскан яңа исемнәргә бәя бирә килә. Үз вакытында Г. Ибраһимовның кайгыртучан тәнкыйть сүзен ишеткән Һ. Такташ һәм X. Туфан, Ф. Бурнаш һәм К. Нәҗми, М. Җәлил һәм Г. Кутуйлар соңыннан татар әдәбиятының күренекле вәкилләре булып үсеп җитте.
Г. Ибраһимов бу елларда тел белеме, педагогика һәм методика кебек, һәркайсы махсус әзерлек сорый торган специфик өлкәләрдә әйдәп баручы галим булды. Ул татар әдәби теленең үсешенә, аның саф һәм халыкчан булуына әдәби әсәрләре белән генә түгел, гыйльми хезмәтләре, педагогик һәм иҗтимагый эшчәнлеге белән дә зур өлеш кертте. Ул татар теленең байлыгын күрсәтеп чыкты, аның эчке закончалыкларын тикшерде, терминология прин-ципларын ачыклау һәм нигезләү юлында төп юнәлешләрне билгеләде. Шун да ук аның татар теле һәм әдәбиятын укытуда төпле методика булдыру максатыннан башкарылган һәм гыйльми, һәм практик эшчәнлеге гаять җитди әһәмияткә ия иде.
Г. Ибраһимов татар совет культурасының теоретик нигезләрен булдыру һәм бу өлкәдә В И. Ленин хезмәтләрендә күтәрелгән методологик тәгълимат ларны тормышка ашыру юнәлешендә дә җиң сызганып хезмәт күрсәтә килде. Егерменче еллардагы культура төзелешенең фактик тәҗрибәсенә таянып, социализм һәм милли культура, социалистик культурада милли һәм интернациональ сыйфатларның үзара мөнәсәбәте, культурабызның характеры һәм алга таба үсеш перспективалары кебек гыйльми практик мәсьәләләр күтәрелде аның хезмәтләрендә. ' Әдип эшчәнлегенең аерым игътибарга лаек һәм махсус өйрәнү объекты булган тагы бер җитди өлкә — ул да булса тарих. Г. Ибраһимов тарих мәсьәләләренә иҗат эшчәнлегенең башлангыч чорында ук даими игътибар Юнәлтеп ки лде Ә инде Бөек Октябрьдән соң ул, чын мәгънәсендә, күренекле тарих галиме, ориенталист, марксизм ленинизм идея (әренең ялкынлы пропа гандисты буларак танылды.
Тарих өлкәсенә караган күп кенә хезмәтләре арасыннан әдипнең «Татар лар арасында революция хәрәкәтләре» (1925) дип исемләнгән китабын аерым билгеләп узмый мөмкин түгел. Анда, татарлардан беренче буларак, Г. Ибраһимов Октябрь революциясе һәм коммунистлар партиясе тарихын өйрәнү юлында җитди адым ясады Бу хезмәттә Татарстандагы революцион-азат- лык көрәшенең ерак тамырлары, тарихи һәм экономик сәбәпләре, политик шартлары тирән яктыртыла, революция алдыннан булган социаль-экономик хәл. революциягә хәзерлекнең идеологии аспектлары бай тарихи чыганаклар, матбугат һәм архив материаллары нигезендә тикшерелә.
Г. Ибраһимовның тарих өлкәсендәге хезмәтләре әһәмиятен бүгенге фән казанышларыннан чыгып түгел, үзенә кадәрге һәм шул чордагы гыйльми чынбарлык белән янәшә куеп бәяләү дөрес булыр. Чынлыкта, ул өйрәнгән әлеге проблемалар хәл ителү түгел, гомумән, кузгатылмаган һәм кайберәү- ләре көн тәртибенә дә куелырга өлгермәгән була әле. Мисал өчен, кайберәүләр бездә революцион көрәш булдымы соң, татар милләте антагонистик классларга бүленгән идеме-юкмы дип фикер йөрткәндә. Г. Ибраһимов, бай мәгълүматларга нигезләнеп, татар пролетариатының формалашуын, аның илкүләм революцион хәрәкәттәге урынын калку итеп күрсәтеп чыкты. Каһарман як ташларыннан X. Ямашев һәм Г. Сәйфетдинов кебек ялкынлы революционерлар эшчәнлегенә махсус тукталып, аларның җитәкчелек ролен басым ясап күрсәтте.
Әдипнең әлеге хезмәтләренең әһәмияте гыйльми кысалар белән генә чикләнми, ул туплаган бай материал киләчәктә бездә тарихи-революцион роман жанрының үсеше өчен дә төп плацдарм булып хезмәт итте. Гыйбрәтле факт ич: әдәбиятыбызда тарихи-революцион роман жанрының беренче үрнәген тудырган (киң полотнолы «Безнең көннәр» романы күздә тотыла) әдип, үзенең гыйльми хезмәтләрендә киләчәктә язылачак яңа тарихи әсәрләр өчен күпкырлы материал туплап калдыра.
Г. Ибраһимов Совет властеның беренче елларыннан ук В. И. Ленин әсәрләрен. аның титаник революцион эшчәнлеген татар халкы арасында пропагандалауга кереште. 1920 елда бер-бер артлы «Пролетар диктатурасы һәм Ленин». «Ленинның әдәби хезмәтләре»дип исемләнгән мәкаләләр белән чыгып, аларда ул даһи юлбашчының революцион эшчәнлеген һәм теоретик хезмәтләрен мавыктыргыч итеп күрсәтергә омтылды. Ә тагы берничә елдан, юлбашчының үлеме турындагы кайгылы хәбәрне ишеткәч тә «Татарстан» газетасының 1924 елгы 24 январь санында болай дип язып чыкты: «Тарих бик олуг даһиларны белә. Күп зур җаннар адәм балаларын авыр коллыктан коткару өмете белән кузгалган көрәшләргә командирлык кылдылар. Ләкин дин, тел, җир. мәмләкәт, гореф гадәт аермасына карамастан, бөтен дөнья мәзлүмнәренең һәммәсенең йөрәгенә бер дәрәҗәдә якын, бер дәрәҗәдә үк кадерле, үзенеке булу — тик Ленинга насыйб булды».
Бу мәкалә көндәлек татар матбугатында даһи юлбашчының вафаты уңае белән дөнья күргән иң җитди һәм оператив публицистика үрнәге була. Аның пафосы турыдан-туры һ. Такташның «Гасырлар һәм минутлар» поэмасы белән аваздаш. Бу очракта талантлы шагыйрь өчен Ленинны күреп, якыннан аралашып белгән өлкән остазы Г. Ибраһимов хезмәтенең билгеле бер дәрәҗәдә этәргеч булу ихтималын да кире кагып булмый. Ни генә булмасын, татар әдәбиятының ике зур таланты В. И. Ленин образының масштабы һәм олылыгын аңлауда уртак позициядә иделәр.
Ниһаять. Г. Ибраһимов В. И. Ленинның бөек образын, аның тәгълима тын үз мәкаләләрендә пропагандалап кына калмады, юлбашчының теоретик мирасын татар телендә бастырып тарату эшенә дә зур өлеш кертте. Ул Ленин әсәрләрен тәрҗемә итү һәм бастырып чыгару өчен партия өлкә комитеты тарафыннан төзелгән махсус комиссияне җитәкләде. Бу җаваплы тарихи эш нең дә башында ул — тәҗрибәле революционер көрәшче, энциклопедист- галим Г. Ибраһимов торды.
Шәхеснең зур, тарихи булуы өчен бер талант көче генә җитми, В. Г. Белинский әйтмешли, ул яшәгән чорының бөеклеге, халкының рухи көченең зурлыгы да кирәк. Г. Ибраһимовка нәкъ менә шундый бәрәкәтле туфракта, шанлы елларда яшәргә насыйп була. Әдипнең тормышы чын мәгънәсендә, бай иҗтимагый политик вакыйгалар, кешелек тарихындагы бөек алмашынулар чорына туры килә. Үз гомерендә өч революция кичереп, ул илдә барган иҗтимагый политик көрәш, бөек яңаруларның үзәгендә кайный, социализм төзүчеләрнең әйдәп баручысы була. Шул еллардагы иҗтимагый
политик, әдәбият һәм культура тормышының кайсы гына олкәсенә мөрәҗәгать итмик, анда Г. Ибраһимов хезмәтләренең якты эзен тоймый-күрми узу мөмкин түгел. Коммунист әдипнең таланты, энциклопедик белеме һәм титаник хезмәте һәрдаим сокландырып тора.
Шулай да, революционер буларак никадәр тарихи, галим буларак ни дәрәҗәдә колачлы хезмәт күрсәткән шәхес булуына карамастан, Г. Ибраһи мов иң элек әдип иде, әдип, художник булып туган талант, һәм матур әдәбиятыбыз тарихында үз мәктәбе булган сирәк әдипләрнең дә күренеклесе ул. Әле әдип үзе исән чакта ук. аның әйләнәсенә бөтен бер буын яшь талантлар туплана, аның кайгыртучанлыгын тоеп, принципиаль тәнкыйть фикерен ишетеп, татар совет әдәбиятының нигез ташларын салышкан шагыйрь һәм прозаиклар үсеп чыга. Һ. Такташ һәм X. Туфан, М. Җәлил һәм Г. Кутуй, К. Нәҗми һәм Г. Бәширов, А. Шамов һәм М. Әмир, И. Гази һәм Г. Әпсә- ләмов, Ә. Еники һәм Г. Гобәй. Ф. Хөсни кебек дистәләгән художникларның талант мөмкинлекләре вакытында ачылып китү һәм зур нәтиҗәләр китерүендә, бәхәссез, аның да өлеше бар иде.
Г. Ибраһимов нигезләгән әдәби мәктәп әле булса дәвам итә һәм үзенең күпмеңләгән укучыларын яңа иҗат җимешләре белән шатландыру, рухландырудан туктамый. Аның тарихи һәм тарихи революцион прозабызны нигезләүгә керткән өлеше безнең замандашларыбыз А. Расих, Н. Фәттах һәм М. Хәбибуллин романнарында дәвам иттерелсә, заман тормышының четерекле социаль-әхлакый проблемаларын күтәрүдәге традицияләрен Г. Ахунов, X. Камалов, Т. Миңнуллин, М. Мәһдиев, А. Гыйләҗев һәм Мәхмүт Хәсәнов- лар сүндерми алып баралар. Әдәбият мәйданына килгән һәр яңа буын, кайсы жанрда һәм нинди юнәлештә иҗат итүенә карамастан, әдәби осталыкка өйрәнү чорында башлап Г. Тукай һәм Г. Ибраһимовка мөрәҗәгать итә.
Туган халкын ул бөек художникларга хас бер олы ярату белән үз итте, бөтен гомерен аның бәхетле киләчәге хакына хезмәткә багышлады. Үзен тәрбияләп үстергән халыкның бетмәс-төкәнмәс рухи җегәр чыганагы, берөзлексез ташып торган чишмәдәй юмартлыгын оныту, аңардан азыкланмый. сусавыңны басмый тору, әлбәттә, мөмкин түгел. Ләкин, туган Халкына булган мәхәббәте никадәрле генә олы булмасын, ул башка халыкларга мөнәсәбәттә чын интернационалист булып калды. Революцион хәрәкәттә һәм үзәк совет органнарында эшләү дәверендә ул һәммә тугандаш халыклар язмышын бер дәрәҗәдә кайгыртып, аларның бердәм гаиләдә тигез хокуклы күршеләр булуын яклады. Фәннең кайсы гына өлкәсендә эшләмәсен, дөнья һәм илебез халыкларының ул юнәлештәге уңышлары, казанышларыннан үрнәк алуны, милли культураларның үзара ярдәмләшеп үсүен прогресска илтүче беренче шарт дип санады. Ә аның роман һәм повестьларында исә татар һәм рус, казах һәм башкорт, украин һәм башка халык вәкилләре бер дәрәҗәдә хөрмәт белән, яратып тасвир кылынды. Шуңа күрә дә аның иҗат үрнәк ләре һәм күптармаклы эшчәнлеге гомум әһәмияткә ия, рус, украин, казах, таҗик, үзбәк, кыргыз, төрекмән һәм башкорт халыклары тарафыннан бер дәрәҗәдә үз итеп кабул ителә.
Бөек пролетар язучы А М. Горький, Г. Ибраһимовны күп милләтле совет әдәбияты үсешенә аеруча зур өлеш керткән олы художник санады. А. А. Фадеев бөтенсоюз трибунасыннан торып, әдипләрне аңардан әдәби осталыкка өйрәнергә чакырды. Күренекле француз язучысы Л Арагон аны татар әдәбиятында роман жанрын нигезләүче дип. аның күпьяклы таланты алдында үзенең баш июен билгеләп үтте. Ә күренекле совет әдәбияты белгече профессор П. С. Коган: «Ул — әһәмияте үз иле чикләреннән ерак китә торган художникларның берсе. Ул кешелек дөньясының иң яхшы шагыйрьләре рәтенә горур атлап керә ала»,— дип язды.
Күренекле революционер, әдип һәм фикер иясе Г. Ибраһимовның ялкынлы, кешелекле иҗаты, күп тармаклы фидакарь эшчәнлеге олы язмышка ия булды. Аның зур таланты һәм титаник хезмәтләре тарих җиле һәм вакыт яңгырларына да бирешмичә, чор белән. Ватан һәм туган халкы белән килә чәккә үтә.
КПСС Үзәк Комитетының Генеральный секретаре М. С. Горбачев масса- күләм информация һәм пропаганда чаралары җитәкчеләре белән очрашуда ясаган чыгышында. «Бөек революциябезнең 70 еллыгы уңае белән аны ясаучыларны күләгәдә калдырырга ярамый. Кешеләрне революция һәм социализм өчен гомерләрен бирүчеләр мисалында тәрбияләргә кирәк»,—диде.
Г. Ибраһимов — Бөек Октябрь революциясе, социализм өчен көрәшкә үзенең талантын, иҗатын, бөтен гомерен биргән олы шәхесләрнең берсе.

Реклама